Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы (8))

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

9

Кайда икәнен төп-төгәл беләм дип уйласа да, Тәнзилә, «Тылсымлы
йорт»ны тиз генә таба алмады. Катнаш урманлы тау итәген абага ише үләннәр каплаган, аларны ерып чыгуга кура җиләге, гөлҗимеш куаклары, тагын әллә нәрсәләр чытырман ясап бетергән. Соңгы вакытта бу якларда көтү йөрми, шуңа урманның да тәртибе юк. Хәер, шулай булуы яхшы да инде, югыйсә әлеге җир асты йортының бөтен кызыгы бетәр, тылсымы югалыр иде. Ә болай ул тоташ сер шикелле.
Йөри торгач, үзе дә аңламастан ишек төбенә килеп чыкты. Тирә-ягына каранып, бер тын күзәтеп торды, ул-бу юк иде, аннан аяк астында яткан баш зурлыгындагы ташны тәгәрәтеп җибәрде. Таш бер карыш чамасы күчте дә кабат урынына кайтты. Бу мөһим түгел иде. Моңа кадәр мәңге ватылмастай тоелган зур таш акрын гына аска төшә башлады. Тәнзилә аның урынына утыруын көтеп тормыйча, эчкә узды. Караңгы иде. Ишектән кереп, сул якка өч-дүрт адым атлау белән стена буендагы сәке өстендә куыклы лампа, аның янында шырпы булырга тиеш. Моны Тәнзилә яхшы хәтерли, әтисе кабат-кабат кисәткән иде.

Кыз утны кабызып җибәрде дә аркасындагы янчыкны сәкегә урнаштырды. Җиңел булып калды. Моңарчы бик игътибар итмәсә дә, капчык бавы җилкәсен ару гына кискән икән. Бабай да ризыкны кызганмаган: бәрәңгенең пешкәнен дә салган, пешмәгәнен дә. Ярты күмәч. Ике ит консервасы. Бер литрлы савыт белән әйрән. Монысы да җитеп ашкан иде, әмма Тәнзиләне хәйранга калдырганы бөтенләй бүтән нәрсә булды. Янчыкка бабай бинокль
дә салган иде. Кыз аны кулына алып әйләндереп-әйләндереп карады да елмаеп куйды. Рәхмәтләр генә яусын!
Кыз сый-нигъмәтләрне аз гына түрдәрәк урнашкан кечкенә өстәлгә тезеп салды да ашарга тотынды. Ачыктырган икән. Сусаткан да. Ашаган арада бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Эре ташлардан күтәрелгән диварлар. Түбәсендә ни икәнен аңлап бетерерлек түгел, әллә тимер юл рельсларын тезгәннәр, әллә башка нәрсә. Тәнзиләнең каршысында, ишектән кергәч тә уң якта, хуҗалык
кирәк-яракларын җыя торган зур булмаган бүлмә. Әле бүлмәләр түр якта да бар: өчәү. Берсендә рәхәтләнеп йокларга була: бөтен кирәк-яраклары белән ике карават тора. Калган ике бүлмәдә нәрсәләр барлыгын Тәнзилә белми, моңа кадәр күрергә туры килмәде. Ярый, өлгерер әле. Вакыты муеннан хәзер.
Чынлап уйласаң, бу йортта рәхәтләнеп яшәргә була инде. Эчендә дә бөтен уңайлыклары бар, тышкы яктан да чит-ят күзләргә күренеп тормый. Өстәвенә, чишмә дә якында гына. Караңгы төшкәч, берәр канистра су алып кайтып куйдыңмы, әллә ничә көнгә җитә. Куыклы лампаны да җаның теләгән кадәр яндырырга мөмкин, кәрәчин бетә дип кайгырасы юк, ул әнә теге бүлмәдә ике мичкә утыра. Кәрәчин лампасында калай көрешке белән ашарга әзерләргә дә, чәй кайнатырга да була. Кыскасы, бу чынлап та
тылсымлы йорт һәм аны эшләгән кешеләр барысын да күз уңында тоткан, бөтен нечкәлекләрен исәпкә кертергә тырышкан.
Шушы йортка карап соклануга әтисен исенә төшерде ул. Аның да
өлеше кергән бит инде аның тылсымын арттыруга, ул аны бүгенге заманга яраклаштырып эшләгән, бөтен уңайлыкларны тудырырга тырышкан. Тик үзе генә нигәдер качып өлгермәде. Алып киттеләр. Их, күн курткалы кешеләр килгәнче үк өчесе дә шушында күченсәләр... Урман кешеләре булып яшәрләр иде әле, ашарга да табылыр иде. Һич булмаса, әнә теге бүлмәдә әтисенең мылтыклары бар – ауга чыгар иде. Йә балык тотарга. Йә
Тәнзилә йөгереп кенә, күрше авыл кибетенә барып килер иде. Җан биргәнгә җүн биргән, дип әйтәләр бит. Ник алдан ук шушында күчмәделәр икән?!. Кинәт Тәнзиләнең күңелендә сәер бер уй балкып китте. Ә хәзер соңмыни шушы йортта бергә яшәргә? Соң, әлбәттә. Әтисе дә, әнисе дә фуражкалы, күн курткалы кешеләр кулында. Тик Тәнзилә кача алды бит! Димәк, аларны да ничектер коткарырга мөмкин. Дошманнар тырнагыннан ычкынып, монда
кайтырга да урман кешеләре булып, бергә яшәргә. Бүтәннәр кирәкми. Аклары да, кызыллары да, башкалары да... Әбисе белән бабасын да кулак дип, Себергә сөргәннәр Тәнзиләнең. Хәзер менә әтисе белән әнисен алып киттеләр. Кирәкми шуңа бүтән кешеләр. Алар тыныч кына яши алмый. Әле бер власть килә тәхеткә, әле икенче власть. Һәркайсы үз тәртибен кертергә тырыша. Ә кеше гомере – берәү генә. Шушындый киң күңелле һәм матур урман да берәү. Урманда яшәргә кирәк, «Тылсымлы йорт»та. Монда син
беркемгә дә бәйле түгел. Монда син үзеңә үзең хуҗа.

Нияте яхшы иде, әлбәттә. Әмма әтисе белән әнисен кайлардан эзләп табарга да ничек азат итәргә соң? Шушы сорауларга аның җавабы юк һәм кайчан булуы да билгесез иде. Ярый, табылыр әле. Барысы да берьюлы килми. Хәзергә үз халәтеңә күнегергә, тормышка җайлашырга, анда үз урыныңны булдырырга кирәк. Әле ул нечкә генә җеп белән күккә асып куелган шикелле. Аз гына хәрәкәтләндеңме, җеп өзелә дә лапылдап, җиргә килеп төшәсең. Үзеңә үзең хуҗа булырлык итеп, тормышны җайлап җибәрергә кирәк.

* * *

Бу уйлары ул чакта бик зур, бик җитди булып тоелган иде. Тик Тәнзилә берни дә майтара алмады. Тамагы туюга йокы басты да түр яктагы йокы бүлмәсенә кереп ятты. Рәхәтләнеп, изрәп йоклады ул, әллә нинди татлы төшләр күреп бетерде. Күпме вакыт шулай узгандыр. Торып, тамак ялгады да тагын кереп ятты. Әлегә бу бердәнбер дөрес юл булып тоелды: беренчедән, хәл җыярга, көч тупларга кирәк, икенчедән, күпмедер вакытка адәм күзенә күренмичә тору хәерлерәк.
Шул рәвешле бер атна чамасы хәл туплагач, үзләренең йортына кайтып килергә булды. Алама-сәләмә киемнәрен киеп, хәер сорашучы кыяфәтенә керде дә авыл урамы буйлап китте. Танымадылар бугай. Каткан икмәк, бәрәңге бирүчеләр булды. Кайберләре капка төбеннән үк куып җибәрде. Өй буенча йөреп, үзләренең йортына җитте. Өй янында кеше-мазар күренмәде.
Бәлки, элек тә булмагандыр инде алар, булсалар да, киткәннәрдер. Шулай да кыз ишек аша түгел, ә абзардан өй базына чыга торган яшерен юл аша керде. Дөньялар бик имин тормагач, андый-мондый хәл була-калса дип, әтисе эшләгән инде бу юлны. Үзенә файдасы тимәде, ә менә Тәнзилә өчен бу бик кулай булды. Артыңнан эзләп килсәләр дә, ишектә йозак тора, өйдә кеше бармы-юкмы икәнен белерлек түгел иде.
Йорт эчендә тентүдән соң калган тәртипсезлек хөкем сөрә. Тәнзилә
барысын да җыештырды. Һәр нәрсәне үз урынына куйды, идән юып чыкты. Өй эче кунак көткәндәге шикелле пөхтә, матур булып калды. Аннан соң янчыгындагы такы-токыны өстәлгә җәеп, тамак туйдырып алды. Калган ризыкларын кабат янчыгына салып, юлга әзерләп куйды да караватка аркылы ятып тынып калды.
Моңсу иде. Туган йортында булса да, Тәнзилә үзен төрмәдәге кебек хис итте. Әтисен алып киттеләр. Хатыны, баласы елап кала бит, ятим булып калалар дип тә тормадылар. Бераздан әнисен... Тәнзиләнең үзен... Бер дөньяда булып та, бер-берсен күрә алмый яшәгән Сак-Сок турында, әнә, бәет тә чыгарганнар. Ә аларның өчесен өч тарафка ташладылар, өчесен өч якта саргаерга мәҗбүр иттеләр. Һәм үзләренең шушы өчәүгә никадәр бәхетсезлек
китерүе турында уйлап та бирүче юк. Кемнәр генә бәет чыгарыр икән?
Кыз чынлап та төрмәдәге кебек иде. Урамда ачыктан-ачык йөри алмый, ахирәтләре, иптәш малайлары белән уйный алмый. Аның бернәрсәгә дә хакы юк. Ул бу дөньяның бер хокуксыз баласы. Шул дәрәҗәләргә төшерерлек нинди гөнаһ кылды да, нинди ярамаган эш эшләде соң? Барысына да әтисе, әнисе гаеплеме? Аларның бер гаебе дә юк бит... Бабасы гаепледер, күрәсең. Ул кулак булган, диләр...

Кинәт ишектә нәрсәдер чылтыраган тавыш ишетелде. Тәнзилә башта ни икәнен аңламый торды. Йозак! Кемдер йозакны ачарга азаплана иде. Кем? Караклар булырга мөмкин. Алар күп һәм караучысыз калган нәрсәләргә тынгылык бирми иде. Фуражкалы кешеләр... Юк, алар ишек дөбердәтерләр, ачучы булмаса, ватып керерләр иде. Тәнзилә моны белә, үзенең күргәне бар. Чоланга чыгып карасаң, кем икәне күренә дә бит, тик ул чакта үзеңне дә
күрәләр. Хәер, кем икәне мөһим дә түгел әле. Күзләренә чалынмаска кирәк. Тәнзилә төенчеген алып, җәһәт кенә базга төште. Сайгакны ябуга өй ишеге ачылып китте. Шау-шу, дөбер-шатыр аяк тавышлары ишетелер кебек иде. Юк, алай булмады. Керүче аякларын көчкә сөйрәп, берничә адым атлады да караватка барып утырды. Бераздан нечкә генә булып бәгырь төбеннән сыгылып чыккан елау авазы ишетелде.
Тәнзилә бер мизгелгә катып калды. Аннан сизелер-сизелмәс кенә итеп, сайгакны күтәрде. Караватта ябыгып, чыра кебек кенә калган хатын утыра иде. Ул учлары белән йөзен каплаган да үксеп елый.
– Әни! – дип сайгакны атып бәрде кыз. – Әнием! Кайттыңмы, әнием...
Һәм баздан атылып чыгып, караватта калтырана-калтырана елап утырган әнисен барып кочаклады. Әнисе башта аны читкә этәрде, янында кем икәнен аңлагач, тезләренә утыртып, куенына кысты да кызының чәчләреннән үбә- үбә такмакларга тотынды:
– Кызым! Кызым... Тәнзиләм...

(Дәвамы бар)