Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы (3))

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

4

Тәнзиләләрдән ерак түгел генә елга ага. Кечкенә ул үзе, исемен дә белүче юк, барысы да елга дип кенә йөртә. Авыл читеннән узган зур елганың бер чаты бугай инде. Менә шуның ярында вак ком тулып ята. Комлык алар өчен хөрриятнең үзе шикелле, әллә нинди уеннар уйнап бетерәләр, әллә ниләр төзиләр. Ул чакта өйле уйныйлар иде. Күптән инде бу, Тәнзиләнең бәләкәй чагында ук. Өч... Юк, дүрт елга якын вакыт үткән. Тәнзилә үз өенең олы
ягын бизәп маташканда, Катя кычкырып җибәрде:
– Кызлар, карагыз әле!
Кызларның барысы да ул күрсәткән якка борылды. Кап-кара, ялтырап торган җиңел машина күпергә якынлаша иде. Тәнзиләнең мондыйны беренче тапкыр күрүе, авылдагы шалтыр-пылтыр килеп, калтырап йөри торган бердәнбер полуторкадан башканы күргәне юк. Ул өнсез калып күзәтергә тотынды. Оля да, Катя да шундый ук хәлдә иде. Бары тик Наташа гына баскан урынында талпына-талпына үз белеме белән шаккатырырга ашыкты:
– «Эмка» бит бу! «Эмка»! Минем моны күргән бар әти белән шәһәргә баргач.
Тәнзилә йөзен чытып куйды. Аның «Эмка» дигән нәрсәне дә, шушындый машиналар йөри торган зур шәһәрне дә күргәне юк иде. Кызларның барысы да көнләшү катыш сокланулы карашларын Наташага төбәде. Ә Наташа һаман:
– «Эмка» бу, «Эмка»! – дип кабатлады.
Вәт, чукынган нәрсә, ә... Исемен дә белә бит әле! «Эмка», имеш. Күргәне бар, имеш. Юк инде, моңа түзеп торып булмый.
– Ә минем утырып та йөргән бар, – диде Тәнзилә исе китмәгәнгә
салынып һәм ахирәтләренең шикле карашын тоеп өстәп куйды: – Болар безнең туганнар.
Кызларның күзләре маңгайларына менде, тик бераздан йөзләрендә елмаю пәйда булды. Мәсхәрә үк түгел инде, шикләнүле елмаю, ә тагы да дөресрәге: ышанмауны аңлата торган елмаю. Тәнзилә әлегә хәреф танымый иде, әмма кызларның йөзен ул китап кебек итеп укыды. Ышанмыйлар.
– Шыттырасың син, – диде Ольга, күзләрен чекерәйтеп. – Туганнарыгыз булса, сезгә туктарлар...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмыйча күзләрен акайтып тынып калды. Берчә ахирәтләренә, берчә Тәнзиләгә карап алды да кабат машинага төбәлде.
– Менә сиңа мә!
Машина күперне чыгып бераз барды да Тәнзиләләрнең капка төбенә барып туктады. Аннан өч кеше төшеп, капкага юнәлде, бераздан хәрби киемле кеше дә төште һәм машина ишеге төбенә басып, тәмәке тартырга тотынды.
– Әйдә, тагын утырып күрсәт шул машинага, – дип, астыртын елмайды Наташа. – Туганнарыгыз булгач.
Тәнзилә борын тартып алды да ахирәтләренә күз йөгертеп чыкты. Һәм елмайды:
– Әйдәгез, сезне дә утыртам.
– Юк, без карап кына торабыз, – диде Наташа.
Катя белән Ольга да аны хуплады:
– Үзең генә утыр. Теләсәң, соңыннан чакырырсың.
– Һи, куркаклар! – дип, Тәнзилә машина янына йөгерде. Үзенең дә
күңелендә бераз курку бар иде, бөтенләй күргән-белгән абыйлар түгел бит, кем утыртсын инде сине шундый машинага?! Якынрак китерсәләр ярый әле, куып җибәрергә дә күп сорамаслар.
Шунда ул хәйләләшергә булды. Йөгереп килде дә тәмәке тартып торган хәрбинең ботларыннан кочаклап алды. Һәм башын өскә күтәреп елмайды да:
– Абый, машинаңа утырт әле, – дип пышылдады. – Иптәш кызлар белән бәхәсләштек, алар карап тора. Утырт инде, абый, азга гына...
Шушылай итеп ботыннан кочаклап алса, әтисе һәрвакыт Тәнзиләгә юл куя, ул теләгәнне үти торган иде. Бу юлы да шулай булырга тиеш. Әмма машина алдында торган абый аның әтисе түгел иде. Ул бер мәлгә бу көтелмәгән хәлдән аптырап калды. Аннан соң йөзенә чиркануга тартым бер хис калкып чыкты. Аякларын буташтырып, кызның кулларыннан арынырга тырышты. Алай да булмагач, бераз иелә төшеп, кызның кулларын ычкындырды.
– Кит моннан, маңка танау!
– Абый, машинага...
– Син нәрсә, әйткәнне аңламыйсыңмы? Югал күземнән! – дип ул аны төртеп җибәрде.
Тәнзилә тигезлеген югалтып, берничә чалыш адым атлады да җиргә барып төште. Әмма шундук сикереп торды, елга буендагы ахирәтләре ягына карап алды. Күрделәр. Ирештерерләр, күз дә ачырмаслар инде. Юкка гына алдашты. Ярый, нишлисең инде... Тәнзилә өс-башын какты да башын иеп, ихатага атлады. Тик өйдән кемнәрнеңдер чыгып килүен күреп, капка читендәге эскәмиягә утырды.
Сөйләшмичә генә, капка алдына чыктылар. Килүчеләрнең йөзендә
битарафлык иде. «Барысы да хәл ителгән, без берни дә эшли алмыйбыз». Әтисе дә күңелсез. Шулай да ул кәефе юклыгын сиздермәскә тырыша. Әнисенең йөзендә чиксез борчылу, менә-менә елап җибәрер сыман. Капка алдына җиткәч, әнисе түзмәде, әтисен муеныннан кочаклап алды да йөзен аның күкрәгенә кадады.
Килүчеләр моны беркадәр күзәтеп торды. Елау тавышы ишетелгәч, берсе әйтеп куйды:
– Вакыт.
Аңа икенчесе кушылды:
– Әйдә, озакламагыз.
Әтисе әнисенең куеныннан арынып, аның күзләренә төбәлде:
– Елама... Нык бул! – Һәм елмайгандай итте. – Тикшерерләр дә
җибәрерләр. Ялгышлык килеп чыккан инде монда.
Ул кискен хәрәкәт ясап Тәнзиләне күтәреп алды. Нык итеп кысты. Нык та, назлы да итеп. Кызының битләреннән үбеп алды. Чәчләре белән аның битен кытыклатты да Тәнзиләгә карап елмайды:
– Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен. – Һәм
Тәнзиләнең сытылырга маташуын күреп өстәп куйды: – Елама, кызым. Беркайчан да... Көчле бул!
– Ә кайтмасаң? – дип эләктереп алды әнисе. – Кайтмаганнар да күп бит хәзер...
Әтисе Тәнзиләне җиргә төшерде дә әнисенә борылды:
– Кайтырмын, – дип елмайды ул. – Минем бер гаебем дә юк бит.
– Җитте! – дигән кырыс тавыш ишетелде. – Китәргә вакыт!
Ул ым какты һәм һаман машина янында торган хәрби килеп, әтисен култыклап алды. Икенче ягыннан өчлекнең фуражка кигәне эләктерде дә култыклап машинага алып киттеләр.
Әнисе бераз катып басып торды да кинәт һушына килеп:
– Юк, – дип кычкырды. – Юк, алып китмәгез!
Ул машинага ташланды. Әтисен арткы ишектән кертеп утыртканнар иде инде.
– Калдырыгыз. Аның гаебе юк!
Машинаның арткы ишегенә үрелдем генә дигәндә, әнисен теге хәрби киемле кеше тотып алды да читкә этәрде. Тик әнисе бирешергә теләмичә, тагын ишеккә ташланды. Бу юлы хәрби аны көч белән этеп җибәрде, әнисе тигезлеген җуеп егылып китте, торырга, машина артыннан иярергә омтылды, әмма аның кузгалып китүен күреп хәлсезләнеп кабат җиргә ятты,
үксеп еларга тотынды.
Тәнзилә йөгереп барып әнисенең муеныннан кочаклап алды, юатырга теләп чәчләреннән сыпырды. Әнисе дә аны кочаклады, тик үксүеннән һаман туктый алмады, аңлаешсыз тавыш белән:
– Кызым... Балакаем... – дип ыңгырашты.
Машина күперне чыккан иде инде. Тәнзилә әнисенең куеныннан
арынып, аның артыннан йөгерде. Ни өчен шулай иткәнен хәзер төгәл генә әйтә дә алмый. Беркадәр вакыттан буыны йомшарып киттеме, берәр нәрсәгә абындымы, урам уртасына тәгәрәп барып төште. Кайсыдыр җире авыртты бугай, күзеннән утлар күренде. Кыз аңа игътибар бирмәде. Тиз генә сикереп торды да машина артыннан ташланды. Ул инде күренми иде. Тик Тәнзилә белә, кәнсәләргә туктап китәргә мөмкиннәр.

Чынлап та шунда туктаганнар иде. Машина эчендә беркем дә юк.
Тәнзилә баскычтан менде дә бер мәлгә тынып калды һәм бөтен кыюлыгын җыеп ишекне тартты. Юк, ачылмады. Тагын... Тагын... Юк. Ишек эчтән бикле иде.
– Әти! – дип кычкырды ул җан өзгеч тавыш белән. – Әти!..
Шунда кылт итеп янгын каланчасы исенә төште һәм ул утар аша йортның артына чыгып, каланча баскычына үрмәләде. Тәрәзәдән барысы да күренеп тора иде. Кәнсәләр түрендәге кителгән тәре рәвешендәге өстәл артында эшләпә кигән абый утыра, калганнары ике яклап урнашкан. Монда әле әтисен алып киткән кешеләр генә түгел, тагын кемнәрдер бар. Ә әтисе – ишек төбендәге как урындыкта. Аннан нәрсәдер сорыйлар, ул башын чайкап кына җавап бирә. Кызганыч, сүзләрен ишетеп булмый.
Шул рәвешле озак кына дәвам итте. Юк, шул рәвешле түгел, теге
абыйларның хәрәкәтендә ниндидер кискенлек, үртәлү барлыкка килде. Алар кычкырышалар иде. Бераздан кайберләре ишекле-түрле йөренеп алды. Түрдә утырганы берничә тапкыр өстәлгә сукты. Әтисе урыныннан кузгалмады, кычкырмады да бугай. Һәрхәлдә, Тәнзиләгә ул бик тыныч кебек тоелды. И-и, әтисе шундый инде аның, Тәнзиләгә дә бер тапкыр кычкырганы юк...
Кинәт нәрсәдер булды. Өстәлнең ике як читендә басып торган
ике хәрби ике яклап әтисен култыклап алдылар да үрә бастырдылар. Берсе аның артына төшеп кулларын каерды, икенчесе алга чыкты да йодрыклап эченә сукты. Тагын... Тагын... Әтисенә терәлеп диярлек килеп басты да кычкырырга тотынды. Тавышы ишетелмәсә дә аның зур ачылган авызы, бүрткән муен тамырлары шуны күрсәтә иде. Кинәт нәрсәдер булды, хәрби бөгелеп төште, хәзер аркасы гына күренә иде. Бераздан ул торып басты да пистолет тартып чыгарды һәм аны әтисенең
маңгаена терәде.
Тәнзиләнең йөрәге жу итеп куйды. Бу хәшәрәтләр әтисен атып үтерергә дә мөмкиннәр икән бит. Ярдәм итәргә кирәк! Тәнзилә ярдәмгә ашыгып, баскычтан сикереп төште... Һәм аягы нәрсәгәдер эләгеп китте дә лап итеп җиргә егылды. Күз алдында утлы шарлар биешеп алды, дөнья караңгылыкка уралды.
Һушына килеп күзләрен ачуга, башы авыртуын тоеп, капшап карады. Кан-фәлән юк бугай, әмма бәрәңге зурлыгында күбеп чыккан иде. Аягына басарга итте, тик авыртуга чыдамыйча ыңгырашып куйды. Аягы да шешеп чыккан иде. Шулай да ул аксаклый-аксаклый каланча баскычына кабат менде. Кәнсәләр эчендә кеше юк иде. Титаклап алгы якка чыкты. Машина
да юк иде. Кәнсәләр алдында каравылчы Хәтмулла бабай гына тәмәке тартып утыра.
– Һәй, бәләкәч, кайдан килеп чыктың син? – диде ул кызны күрүгә
һәм көрсенде: – Әтиеңне алып киттеләр шул, балам. Мировой кеше! Син кайгырма, кызым, кайтыр әле ул. Кайтыр...
Хәтмулла бабайның сүзләре дә матур, тавышы да ягымлы иде. Тәнзилә үзенең ничек елап җибәргәнен дә сизми калды. Һәм мышкылдый- мышкылдый урам буйлап китте.
Ул еламый тагын кем еласын инде. Әтисен кыйный-кыйный каядыр алып киттеләр, әнисе капка алдында үксеп калды, үзенең башы күпкән, аягы шешкән, күңеленә төер утырган. Көтмәгәндә-уйламаганда, башына ишелеп төшкән шушы хәлләргә еламыйча ничек түзеп булсын?!

(Дәвамы бар)