Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (ахыры)

(Әсәрне башыннан укыгыз)

23

Кызлар белгәннәрен уртаклаштылар, әмма мәгълүмат җитәрлек түгел иде.

– Безгә корал кирәк, – дип Тәнзиләгә текәлде Наташа. – Алар синең абзардамы?

– Урманга яшердем.

– Алып кайтырга кирәк.

– Яхшы, – диде Тәнзилә. – Хәзер болай итәбез... Безнең мәгълүмат бик чамалы. Беренчедән, немец офицерлары һәм полицайлар яшәгән урыннарны тикшереп чыгарга кирәк – ничә кеше саклый, нәрсә белән коралланганнар, кыскасы, барсын да ачыкларга. Йөк машиналары ничәү?

– Безнең төп максат хәзер үч алу гына түгел, – дип йомгаклады Наташа, – Без авыл кешеләрен Смоленскига озатуны туктатырга тиешбез. Ә хәзер Тәнзилә урманга китә, ә без урамга...

Башкача сүз озайтып тормадылар. Кызларның барысы да алдан әзерләнгәндәй кара киемнән иде. Төн куенында эрер өчен бик җайлы. Караңгылыкның бер өлеше булып кызларның дүртесе дүрт якка сибелде.

Наташаның ашыктыруы ярап куйды. Тәнзилә урманнан бернинди маҗарасыз әйләнеп кайтты. Ялгызы гына барырга кирәкмәгәндер инде, “тылсымлы йорт”та байлык хәтсез иде. Тик ул барсын да күтәреп кайталмаячагын чамалап, кызылармиячеләрдән алган гранаталарны, автоматларны, пистолетны алды. Теге бүлмәләрнең берсендә маузерлар да бар иде, кыз аларны да эләктерде. Патроннарны да онытмады. Ә мылтыкларны калдырды, күтәрергә дә авыр, атарга да бик уңайлы кебек тоелмады. Кызларның берәрсен ияртеп менсә, кәрәчин алырга да мөмкин иде. Нишлисең инде, аларның үз эше бар.

Урап кайтып. күпмедер вакыт узуга, урам тынгысызлана башлады. Моңа Барбосның кисәтүе сәбәпче иде бугай. Һәм кешеләрнең беркатлылыгы да. Урманга качарга теләүчеләрнең бер өлеше, капчык-төенчекләрен күтәреп чыккан да. бала-чагасын ияртеп, урам буйлап атлый... Кунакка баралар диярсең, билләһи. Урам буйлап тикшереп йөрүче полицайлар аларны кыйный-кыйный йортларына куа. Яшьрәкләрен тартып-сөйрәп караңгырак урынга алып кереп китәләр. Полицайлар кычкырган, хатын-кызлар ыңгырашкан, балалар елаган тавышлар ишетелә. Ара-тирә мылтык шартлаган авазлар да яңгырап китә...

Озакламый Оля белән Катя кайтып җитте. Алар күзәтүләре белән уртаклаштылар. Гауптштурмфюрер Ольгалар урамындагы зур гына бер йортта тора, аның белән сигез СС солдаты, немецлар урнашкан. Күршедәге йортларда – ваграк офицерлар, шулай ук җиде-сигез солдат. Полицайлар – җитмешләп кеше. Аларның беразы – мәктәптә, иллесе клубта казарма кебек нәрсәдә яши. Машиналар кәнсәләр алдында тора.

Бераздан Наташа да кайтып җитте. Аның авызы колагында иде. Керү белән стакан рәвешендәге ике минаны өстәлгә чыгарып утыртты:

– Шпрингминен, – дип. Тәнзилә дә елмайды. – Каян таптың моны?

Наташа җавап бирмәде:

– Кызлар, сез монда каласыз, – диде ул әмер биргән шикелле. – Без Тәнзилә белән йөреп киләбез.

– Без дә... – Ольга сүзен әйтеп бетералмады, Тәнзилә каршы төште:

– Утны сүндерегез. Өстегездән бикләп китәбез.

Наташаның ни уйлаганын ул бераз аңлаган иде инде. Тәнзилә ишекне элгән арада Наташа ындыр ягына барып бер капчык күтәреп килде, аннан сарайдагы китаплар саклана торган бүлмәгә керделәр. «Тылсымлы йорт»тан алып кайткан кораллар шушында иде.

– Автоматлар әлегә кирәк булмас, – диде Наташа аларны читкәрәк шудырып. – Ә менә маузер шәп! Егерме патронлы! Каян алдың?

Тәнзилә аңа серле караш ташлады:

– Үзең әйтмәдең ич.

Тәнзилә күтәргән капчыгын өстәлгә куйды:

– Хәтереңдәме, безне кинога кертми торганнар иде? – ул елмаеп Тәнзиләгә төбәлде, – Авыл клубы бит ул элек мәчет булган, подвалы да бар. Әни элек китапханәдә эшләде бит, алар шул подвалдан иске китапларны чыгардылар. Ә мин бер баштан икенчесенә сугылып йөрдем дә, тар гына коридор сыман җиргә килеп чыктым. Ул мәчет артындагы бакчага чыга торган яшерен юл икән. Ә кино килә башлагач, шуны искә төшердем. Вәт, шунда мин клубның идән астыннан кереп карый идем.

Тәнзиләнең күзләре маңгаена менде:

– Вәт сиңа ахирәт... Миңа әйтмәдеңме?

– Сине бит Ревмир болай да уздырып җибәрә иде, – дип көлде Наташа, – Менә шул подвалда немецларның корал склады. Ә анда менә мондый уенчыклар бик күп...

– Яшерен юлны немецлар белмиме? – дип көлемсерәде Тәнзилә, – Сәер...

Ә нәрсәсе сәер? – Наташа аңа текәлде, – Эчтән бөтенләй сизелми ул, үзем дә ялгыш кына таптым. Бакча ягыннан – куак төбе кебек күренә. Аны бит мәчеттәге акыл ияләре ясаган, синең белән минем кебек кенә кешеләр түгел.

Тәнзилә бер мизгелгә катып калды. Колак төбендә теге чакта кергән солдатның сүзләре яңгырап киткәндәй булды: "Власть кемнеке булса да җире үзебезнеке бит..." Әле менә Наташаның үз яшерен урыны ачыкланды. Тәнзиләнеке – “тылсымлы йорт”. Тикшерә башласаң, бәлки, Катя белән Ольганыкы да, башкаларныкы да бардыр әле. Менә бит ничек килеп чыга! Ата-бабалар, әйтерсең, илбасарлар килерен алдан сизгәннәр дә, балаларына, оныкларына ярдәм булсын дип, шундый серле корылмалар әзерләп куйганнар. Ата-бабаларның өнсез әманәте...

– Нәрсә катып калдың? Әй... – Наташа бармакларын Тәнзиләнең борын очында уйнатып алды. – Син мине ишетәсеңме ул?

– Әйе...

– Ишетсәң, шул... Гауптштурмфюрер торган йортка якын килеп булмый. Анда дүртәр сакчы, берсе – капка, берсе – ишек төбендә, берсе – ындыр ягында, дүртенчесе өй тирәли йөренеп тора. Болар чын СС солдатлары, полицайлар гына да түгел. Калган офицерлар торган өйләрдә дә шундыйрак хәл.

– Аларга безнең көч җитмәс шул, – диде Тәнзилә. – Әйдә, болай итик. Мин кәнсәләр янындагы машиналарга шартлаткыч   куям һәм кәнсәләргә кереп, гаупманның өстәл астына тарттыргыч сузам. Монсы болай гына, бәлки эләгер дип. Ә син клубта шрапнель миналарыңны...

Наташа аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Клубта барысы да эшләнгән инде, – дип елмайды ул, "шпрингминен" дип аталган шрапнель миналарына ымлап – Мин аларга менә бу "бака"ларны куеп чыктым. Һәм берничә магнитлы брикет.

– Кит аннан? – Тәнзилә аптыраулы карашын ахирәтенә төбәде. – Кай арада өлгердең?

– Ә мин яхшы укыдым, – дип елмайды Наташа. – Немецларның диверсантлар әзерләү мәктәбендә.

Тәнзилә аның аркасыннан какты:

– Хәзер мәктәпкә куябыз да урамда ыгы-зыгы оештырабыз. Бөтен полицайларны урыныннан кузгатырлык итеп.

- Алайса, автоматларны да алыйк, – диде Наташа, – Әйдә, урамдагы шау-шу беткәнче җитешеп калырга кирәк.

Барбоска рәхмәт. Аны-моны уйламый, үзләре дә аңламастан, полицайларның игътибарын таркатырга ярдәм итте. Кизүдәге полицайларның бөтен уе урманга качарга җыенган кешеләрдә иде. Бу исә кызларга эшне җайлады гына. Алар ихатадан ихатага, бакчадан бакчага күчеп, мәктәп алдына килеп җиттеләр. Капка янында ике полицай сакта тора иде. Икесен дә автоматтан атып ектылар. Мәктәп ишеге янындагылар нәрсәдер кычкыра-кычкыра бу якка йөгерә башлады. Аларга да автоматтан сиптерделәр. Авыл урамында инде полицайлар кайберәүләрне үтерә башлаган иде бугай, әледән -әле шартлау тавышлары ишетелә. Шулай булгач, кызларның атуына игътибар итүче күренмәде. Ул полицайларның чираттагы атышы булып тоелды.

Мәктәп ишегеннән чыгып, унбиш-егерме адым үткәннәр эләгерлек итеп кер бавыннан тарттыргыч суздылар да авып китмәсен өчен якындагы эре ташлар белән терәтеп, ике якка ике шрапнель минасы куйдылар. Шундый ук бер минаны капка янына да урнаштырдылар. Эшне тәмамлауга мәктәп ягына атлаучы дүрт полицай күренде. Алар нәрсәдәндер шикләнеп кызлар ягына борылды.

– Кем бар анда? – дип кычкырды полицайларның берсе, – Тукта! Кулыңны күтәр!

Наташа алар ягына граната ыргытты да клуб ягына йөгерде, Тәнзилә аңа иярде.

– Автоматтан гына атарга иде, – дип чәйнәнде Тәнзилә. – Яки пистолеттан.

– Шау-шу кирәк! – дип кычкырды Наташа дәртле тавыш белән. – Хәзер казармадагылар урамга ташланачак.

Һәм ул тагын бер граната ыргытты.

– Дошманныкы бит, жәлке түгел, – дип көлде үзе. – Аны тагын кайда шартлатасың?

Күп тә үтми мәктәптән полицайлар төркеме йөгереп чыкты. Болар әллә шуны гына көтеп торганнар, барысы да киенгән һәм коралланган иде. Ул арада тыкрыктан тагын җиде-сигез немец солдаты пәйда булды да, ата-ата, кызлар артыннан йөгерергә тотынды. Мәктәп ихатасында шартлау яңгырады. Урамга таба йөгергән егермеләп полицай бер-бер артлы җиргә ауды. СС солдатлары бер мизгелгә тукталып калды һәм кычкырыша-кычкырыша мәктәп ихатасындагы полицайларга ярдәмгә ташланды. Бераздан тагын шартлау тавышы ишетелде.

Шрапнель минасы бик үзенчәлекле һәм куркыныч корал иде. Кеше тарттыргычның җебенә аягы белән эләгә дә шартлаткычны хәрәкәткә китерә, стакан рәвешендәге нәрсә метр-метр ярымга кадәр сикереп  бөтен тирә-якка тимер ярчыклар сиптерә башлый һәм 15-20 метрдагы бөтен җан иясен кырып сала. Кемдер үлә, кемдер яралана...

Клуб алдына җиткәч, кызлар сакта торучы полицайларны атып екты. Тагын берничә граната тондырды. Граната шартлавы беркемгә дә зыян салмады, ул бары тик ыгы-зыгы куптару өчен генә иде.  Ләкин монда бер мизгел дә тоткарланмыйча алар койма аша сикереп, клуб артына чыктылар һәм елга буена хәтле йөгерделәр, аннан кәнсәләр ягына киттеләр. Клубта да шартлау тавышы ишетелде. Ул бик ныклы итеп төзелгән һәм тиз генә җимерелә торган түгел иде, ә менә эчтәге полицайлар өчен чын мәхшәр булгандыр.

Кәнсәләр тирәсендә туктап калдылар. Бөркәвечле MAN F-2H6 автомобилләренә граната гына ташласаң да җитәчәк иде. Тик бу бик гади булып тоелды. Кәнсәләр алдында ике генә солдат сакта тора. Яшеренгән урыннарыннан аларны атып ектылар да, ул-бу булмасмы, дип беркадәр тын тордылар.

– Әйдә, бакларына ком гына салабыз, – диде Наташа. – Бу якта шикләнерлек нәрсә булмасын иде.

– Яхшы, ә мин гауптштурмфюрер өстәленә тарттыргыч куеп чыгам, – Тәнзилә сакчыны тентеп ачкыч тартып алды да ишеккә атлады. – Елга буендагы үзебезнең урында очрашабыз.

 

24

Тәнзилә кәнсәләргә кергәч, күзе караңгылыкка ныклап өйрәнгәнче ишек төбендә басып торды да эчкә узды. Гауптштурмфюрер бүлмәсендә тәрәзәдән ай нуры төшә иде. Бу бик вакытлы булып чыкты. Түрдәге өстәлнең бер аягына граната бәйләп куйды, боҗрасын җеп белән эләктереп, икенче якка сузды. Гауптштурмфюрер керп утыру белән аягы җепкә тиячәк һәм граната хәрәкәткә киләчәк иде.

Эшен бетергәч, бүлмәгә күз йөгертте. Сейф. Монда кызыклы документлар саклана торгандыр инде. Әмма аны тиз генә ачу мөмкинлеге юк иде. Эшкә ярарлык нәрсә күренмиме, дип каранганда, ян яктагы ишеккә күзе төште. Ул ачык булып чыкты. Тәнзилә эчкә узды һәм үз күзләренә үзе ышанмый торды. Монда радиоүзәк урнашкан иде. Мондый җайланмаларны файдаланырга өйрәткәннәр иде кызны. Ул радионы кабызды да микрофонга сугып карады. Багана башындагы тәлинкәдән ишетелгән тавыш монда кадәр үтеп керә иде. Тәнзилә беркадәр уйланып торды да микрофон алдындагы утыргычка утырды.

- Хөрмәтле авылдашлар! Йокыларыгыздан уяныгыз һәм игътибар белән мине тыңлагыз! Таң атуга дошманнар 15-35 яшьлек хатын-кызларны концлагерьга озатырга җыена. Ә монда калучыларны нәрсә көткәне билгесез. Әмма бер нәрсә ачык – немец фашистлары кулында сезнең берегезне дә бәхетле тормыш көтмәячәк. Шуңа күрә бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, качу, яшеренү ягын карагыз. Һәр адымда каршылык күрсәтегез. Партизаннар инде якында, авылда. Хөрмәтле авылдашлар! Сезнең киләчәгегез үз кулыгызда. Аны дошман кулына тапшырмагыз.

Төнге тавыш әллә нинди сәер була, кирәгеннән артык көчле ишетелә икән. Тәнзиләнең тавышы да әллә кайларга кадәр яңгырыйдыр кебек тоелды, һәрхәлдә, тәрәзә пыялалары зеңләп торды. Ә ул тиз генә туктый алмады, авылдашларына бөтенесен дә җентекләп аңлатып бирергә теләде.

– Тәнзилә! – дип тыны-көне бетеп йөгереп керде Наташа. – Нәрсә, үзеңне Левитан итеп сиздеңме әллә? Немецлар килә. Качарга кирәк.

Алар урамга атылып чыктылар. Авыл эченнән бер төркем СС солдаты ата-ата, бу якка йөгерә иде. Әлегә ерак, әмма җитезләр, ә пулялары ерактан алдыра торган. Кызлар алан-йолан каранып алдылар да елга буена йөгерделәр.

– Ком салдыңмы?

– Юк... – Наташа бер мәлгә тукталып калды да машиналарның берсенә граната тондырды. – Болай итсәк тә була.

Тәнзилә икенче машинаны шартлатты.

– Болай да ярый...

Хәзер алар үзләренең кәнсәләргә кергәнлеген сиздерделәр һәм машиналарны ачыктан ачык шартлатсаң да мөмкин иде. Гауптштурмфюрерның минага эләгүе  генә бик икеле. Саперлар тикшереп чыкмыйча, кәнсәләргә кермәскә дә мөмкиннәр. Болар андый-мондый полицай ише генә түгел, ә махсус өйрәнү узган һәм сугышларда чыныккан СС солдатлары. Андыйлар белән беркатлы булырга ярамый иде.

Тәнзилә белән Наташа елга буйлап бераз йөгерделәр дә, теге ягына чыгып, бар хутларына тизлек арттырдылар. Ярый әле төн карасы һәм кызларның бу тирәдәге яшерен сукмакларны яхшы белүе ярдәмгә килде. Монда аларны беркем дә тиз генә тота алмаячак.

Тәнзиләләрнең өендә ут булмаса да кызлар йокламаган иде. Анда шау-шу, монда шартлау булганда йокы килмидер ул. Кызларны алар шатланышып каршылады:

– Кайттыгызмы? Исән-саумы?

– Кайттык...

"Кайттык... – дип кабатлады күңеленнән Тәнзилә, – Урау юллар узып, үзебезгә кайттык. Үз җиребезне саклаучылар сафына. Дәверләрнең төрле чагы булыр. Хакимнәр дә берсен-берсе алыштырып торыр. Ә туган җир – бер генә. Алыштыргысыз."

 

* * *

Ләкин өйдә озак юанырга туры килмәде. Авылдагы кешеләрнең барысы да аякка баскан иде инде. Тәнзиләнең багана башындагы тәлинкәләрдән ишетелгән чыгышы барсын да кузгатып җибәрде. Кешеләр торып, юлга җыена башлады. Аларны тыярга дип, исән калган полицайлар, солдатлар урамга чыкты. Гауптштурмфюрер моның тиз генә туктамаячагын аңлап, әмер бирде:

– Бөтен авыл халкын кәнсәләр янына җыегыз! Тиз генә!

Аның боерыгын белдерүгә әйләндереп, урам саен урнашкан радио тәлинкәләре кабатлап торды:

– Бөтен авыл халкы, яшеннән алып картына кадәр тиз арада кәнсәләр алдына җыелырга тиеш! Бу – боерык. Килми калучыларның барысы да җәзалап үтереләчәк.

Полицайлар шактый кимеп калган иде. Бөтенесе бергә егермеләп булыр. Солдатлар да сирәгәйгән. Хәзер аларның барысы да икешәрләп авыл урамнарына таралды һәм халыкны төрткәләп урамга куып чыгардылар да, кәнсәләр ягына куа башладылар. Алар аяусыз иде. Аз гына каршылык күрсәтүчеләрне дә атып куркыттылар. Үтерүен үтермәделәр, әмма аяк-кулларына атудан тайчанып тормадылар.

Беркадәр вакыттан соң халыкны кәнсәләр алдына җыеп китерделәр. Гауптштурмфюрер староста белән Барбосны чакырып алды. Тегеләр килеп каршысына басу белән яман итеп төкереп куйды да, нәрсәдер әйтте. Һәм пистолетын чыгарып, икесенең дә маңгаена атты.

Халык дерт итеп куйды. Гауптштурмфюрерның сүзләрен тәрҗемәче халыкка җиткерде:

- Авылда тәртипсезлеккә юл куйган һәм партизаннар белән хезмәттәшлек иткән өчен болар үлем җәзасына хөкем ителә.

Гауптштурмфюрер тәрҗемәчесенә ниндидер кәгазь биреп, ым какты, тегесе халык алдынарак чыгып исемлек укый башлады. Исеме чыкканнарга аерым урын күрсәтеп, күчеп басарга кушты.

Ул арада полицайлар төркеме кәнсәләрдән ерак түгел урнашкан ашлык җилләтә торган амбар капкаларын киереп ачып куйды. Ә амбарның тирә-ягына басудан ат арбасына төяп алып төшкән салам күбәләре өяргә тотындылар. Бераздан канистр күтәреп килүчеләр дә күренде.

 Исемлек укылып беткәч, бу төркемне немец солдатлары уратып алды да олы юлга таба куаларга тотынды.

– Җәяү алып китәләр, – дип куйды Наташа. – Вәт, кабахәтләр.

Ахирәтләр үзләренең елга буендагы яшерен урыннарында кеше-кара күрмәслек итеп урнашканнар иде. Ә полицайлар калган халыкны амбар ягына куарга тотынды.

– Сез әйбәтлекне аңламыйсыз, – дип гауптштурмфюрерның сүзләрен җиткерде тәрҗемәче. – Әйбәтлекне аңламаган хайваннарның яшәүгә хакы юк.

Халык амбарга кермәскә тырышып карышса да полицайларның кулларында корал иде. Алар берничә кешене атып үтергәч, калганнарының карышу теләге юкка чыкты һәм күрсәтелгән тарафка күндәм генә атладылар.

– Әйдә! – диде Наташа, – Юкса, өлгермибез.

– Шайтан алгыры!

Гауптштурмфюрер җайлы мишень булып күтәрмәдә басып торган җиреннән кузгалып, җиңел машинасына таба атлады. Тәнзилә сулыш алудан туктап калды. Һәм тәтегә басты.

- Бик яхшы! - диде Наташа һәм гауптштурмфюрер гәүдәсе янына җыелган офицерларга автоматтан ут сиптерде дә башка урынга күчте. – Әйдә...

Тәнзилә мылтыгыннан тагын ике тапкыр атты да, автоматын алып, бүтән урынга шуышты. Баягы урынга якынлашып килүче өч полицайны атып екты. Ул арада концлагерьга китүче тоткыннарны озатып барган төркемнән унлап солдат кәнсәләр ягына йөгерә башлады.

Халыкны кертеп ябып, амбар ишеген бикләделәр. Кайбер урыннарда ут төрттеләр бугай, тирә-якка төтен исе таралды. Кәнсәләр алдындагы солдатлар уч төбендәге кебек иде. Бары тик бераз чүпләргә дә, урыныңны алыштырырга. Беркадәр шулай эшләделәр дә. Дошманның берничә солдаты авып калды. Әмма алар тиз һушларына килде һәм кызлар ягына гранаталар ыргытырга тотынды. Болар кем ничек тели шулай түгел, ә гранаталарны билгеле бер тәртип белән, бер җир дә буш калмаслык итеп ташлый. Ярый, кызлар вакытында чигенеп, амбар ягына күчеп өлгерде, элеке урыннарында калсалар, көлләре күккә очасы иде. Гранаталар белән эшкәрткәч, эсэсчылар, ата-ата елга ярына таба атлады.

Амбарга инде ут төртеп җибәргән иделәр. Ул әлегә бик куркыныч булып күтәрелмәгән, әмма тиздән ялкынга уралачак. Тәнзилә канистр тотып йөгергән полицайга сиптерде. Канистр шартлады, полицай әллә кайда очып барып төште. Наташа да ут ачты. Полицайлар амбар турында онытып, җиргә яттылар, мөмкин булган урыннарга ышыкландылар һәм бераздан ут ачтылар.

– Елганың теге ягына! – дип кычкырды Тәнзилә. – Тиз! Тиз!

Наташа инде шул якка йөгерә иде. Өлгералмасаң, ике ут арасында калуың көн кебек, алдан – полицайлар, арттан эсэсчылар ут сиптерәчәк. Әмма кинәт нәрсәдер булды. Амбарның теге башыннан килеп чыккан бер төркем кеше полицайларны кырып салды да, кәнсәләр ягындагылар белән атышырга тотынды. Эсэсчылар ягында да кыска вакытлы көчле атышлар булып алды.

– Әлегә сугыш бетте, – Наташа елмаеп, урман ягына ымлады. – Партизаннар...

Чынлап та сугыш тынган иде. Бераздан партизаннар  амбардагы халыкны чыгара башлады. Олы юл буйлап китүчеләр кире кайтты. Кәнсәләр янында халыкның шатлыклы авазлары ишетелде. Наташа иңендәге автоматын кычыткан арасына ташлады да Тәнзиләгә эндәште:

– Пссс!

Тәнзилә дә коралын яшерде. Наташа аны култыклап алды:

– Яшь кызларга автомат асып йөрү килешми.

Һәм алар кәнсәләр алдына, халык җыелып торган урынга атлады. Монда авыл халкы да, партизаннар да, кызылармиячеләр дә бар иде.

– Әй, кызый...

Ахирәтләр тавыш ишетелгән якка борылды. Анда яшь кенә бер егет елмаеп тора иде.

– Ә мин сезне беләм, – диде ул Тәнзиләгә карап. – Без сездә ашап чыккан идек.

– Нәрсә?

– Мин синең әниеңә: "Без кайтырбыз әле," – дип вәгъдә биргән идем...

Егет һаман елмая иде.

– Менә... Кайттым...

Шунда гына кызның башына барып җитте. Бу теге егет лабаса! Тәнзилә дә елмайды:

– Кайтырга кирәк, – диде ул күзләрен кыса биреп. – Хакимнәр нинди булса да җир бит үзебезнеке...

Тәмам.

(Дәвамы бар)