Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы (14))

(Әсәрне башыннан укыгыз)

15

Эштән кайтуларына капка төбендә дүрт полицай көтеп тора иде. Күреп калу белән каршыга атладылар да бер сүз әйтеп тормастан, ике яклап култыклап, Тәнзилә белән әнисен кәнсәләр ягына алып киттеләр.

– Җибәрегез, нәрсә эшлисез сез?

Әнисе карышып чәбәләнеп караган иде, файдасы тимәде, кулларын ныграк каерып тоттылар да аякларын җиргә тидерер-тидермәс күтәреп бара башладылар.

– Җибәрегез әнине! – дип кычкырды Тәнзилә. – Авырта ич, күрмисез мени?

– Йом авызыңны, маңка! – Полицайларның берсе учы белән аның авызына тондырды. – Тагын бер сүз ычкындырсаң, атып үтерәм.

Шулай да әнисенең кулларын каерудан туктадылар, култыклап кына бара башладылар. Кәнсәләргә барып җиткәнче беркем берсүз әйтмәде. Бары тик полицайлар гына үзара мыгырдашты:

– Читтән караганда, бер гөнаһсыз кебек кыланалар, ә үзләре...

– Урманнарда кызыл армия калдыклары йөри, диләр. Бәлки, шулар белән бәйләнеш тоталардыр.

Кәнсәләргә җиткәч, полицайларның берсе сакта торган немец солдатына хәлне аңлатты. Теге эчтәге сакчыга нәрсәдер кычкырды. Бераздан кәнсәләр эченнән немец солдаты чыкты да аларны комендант бүлмәсенә озатып куйды. Полицайларның өчесе тышта калды, берсе генә алар белән узды.

– Тентү вакытында яшереп куелган пистолет таптык, – диде полицай. – Менә сезнең хозурга алып килдек.

Тәнзилә инде күңеле белән немец режимын кабул итеп бетергән кебек иде. Әмма үзләре эштә чагында полицайларның өй-кураны тентеп йөрүе сәер тоелды. Күз алдында яткан нәрсә булса да бер хәл, яшереп куелган әйберне тапканнар бит әле.

Комендант Саша полицайлар биргән пистолетны кулында әйләндерә-әйләндерә ана белән кызны күзәтте.

– Сәндрәдә, печән астына яшерелгән иде, – диде полицай. – Кызыл армия арсеналыннан.

– Рәхмәт, – диде комендант. – Барыгыз, эшегезне дәвам итегез.

Полицай "Һайл Гитлер!" - дип кулын күтәрде дә кырт борылып чыгып китте. Ә комендант дәшми-тынмый гына пистолетны кулында әйләндерүен белде. Шул рәвешле бераз утыргач, Тәнзиләнең әнисенә төбәлде:

– Кайдан килгән бу? Ник тапшырмадыгыз?

Әнисе иңнәрен генә җыерды:

– Белмим, беренче тапкыр күрүем.

– Аны мин алып кайттым, – диде Тәнзилә. – Олы юл буйлап кызыл армия чигенә иде. Көтмәгәндә бер самолет килеп чыкты да аларны кырып салды. Самолет киткәч, мин олы юлдагы солдатларның биштәреннән икмәк алдым, берсенең пистолетын да эләктердем. Алар ыгы-зыгыдан арынганчы, авылга йөгердем. Кайткач, әни күрмәсен дип сәндерә түбәсенә яшереп куйдым.

Комендант аңа сынап карап торды.

– Икмәк кенә алдыңмы? Ә нигә тушенка алмадың?

– Белмим, – дип чатнатып җавап бирде кыз, – Курыктым мин. Икмәк булгач, җитте дип уйладым. Актарынып торсам, солдатлар ут ачар кебек тоелды.

Комендант аңа озак кына текәлеп торды.

– Ә пистолет сиңа ни өчен кирәк иде?

– Атып карыйсым килде.

– Аттыгызмы?

– Юк. Бер тапкыр да.

Комендант кычкырып көлеп җибәрде. Һәм Тәнзиләнең әнисенә борылды:

– Сез кайта торыгыз, ә без кызыгыз белән әңгәмәләшеп алыйк. – Әнисенең йөзен курку каплаганын күреп елмайды, – Юк, юк, борчылмагыз, бар да яхшы булачак.

Әнисе теләр-теләмәс кенә чыгып китте, аның шиге барыбер таралмаган иде.

– Менә нәрсә, Тәнзилә, – диде комендант җитди итеп. – Әгәр дә пистолеттан, яки автоматтан атып карарга телисең икән, менә дигән мөмкинлек бар. Мин сине яшүсмерләрнең хәрби мәктәбенә урнаштырам. Анда син иң кирәкле һөнәрләргә өйрәнеп, чын солдат булып чыгачаксың.

Тәнзилә ни әйтергә дә белмәде. Кызыктыра иде, әлбәттә. Тирә-якта сугыш барган чакта һичьюгында үз-үзеңне, якыннарыңны сакларлык дәрәҗәдә генә булса да хәрби һөнәрне үзләштерү зыян итмәс иде. Тик әнисе ни әйтер бит әле. Хәер, комендант куша икән, әнисе нишли ала инде?

– Ә урман эше? – диде ул нәрсә әйтергә белмәннән. – Ул бит...

– Яхшы, – комендант елмайгандай итте. – Уку вакыты ай-ай ярым чамасы. Бу вакыт эчендә синең хезмәт хакың сакланачак, ә көндәлек ашың һәм паегыңны әниең алып барачак.

– Белмим, әни нәрсә әйтер бит әле... – диде кыз кыюсызланып. – Әгәр баш тартсам?

Комендант теге пистолетны кулында уйнатырга кереште. Тәнзилә аның ни әйтергә теләгәнен аңлаган кебек булды, корал саклау җитди җинаять, аның өчен атып үтерергә дә мөмкин, дип кисәткән иде теге офицер. Әгәр баш тарта икән, әнисен дә... Ләкин комендант бөтенләй бүтән сүз әйтте:

– Барысы да үз ихтыярыңда, – дип елмайды. – Беркем дә мәҗбүр итми. Телисең икән, иртәгә сәгать тугызга мәктәпкә кил, теләмисең икән – урман эшенә чык. Сау бул, Тәнзилә.

Кыз бер мәлгә баскан урынында катып калды. Аннан соң саубуллашып ишеккә юнәлде. Урамга чыккач та кайсы якка барырга белмичә аптырабрак торды. Комендантның соңгы сүзе бөтенләй аяктан екты, ул һич көтелмәгәнчә иде. барысы да үз иркеңдә. Телисең икән... Юк, хурлап булмый инде бу немецларны. Берничек тә. "Барсы да үз иркеңдә" – дигән сүзне аның власть әһелләреннән мәңге ишеткәне юк иде. Ә монда...

Утлы корал белән эш итә белсәң, сугыш алымнарын өйрәнсәң яхшы инде. Әнә ич, полицайлар кулларын каерып тоткач, әнисен дә яклаша алмады. Әтисе әллә исән, әллә юк. Гаиләне кемдер якларга тиеш. Бер ай әлләни күп вакыт түгел бит.

Әнисе аның өчен борчылып тора иде бугай, кайту белән кочаклап алды:

– Балакаем! – Һәм сораштырырга тотынды: – Нәрсә турында сөйләштегез, кызым?

Рөхсәт сораса, әнисенең каршы киләчәген белгәнгә, кыз бераз хәйләләшергә булды:

– Бер айга укырга җибәрәләр, – дип елмайды ул. – Хезмәт хакы саклана. Көндәлек ризыкны һәм паекны сиңа бирәләр.

– Туктале, кызым, нинди уку соң ул? – Әнисенең йөзен тагын борчылу шәүләсе каплады. – Хезмәт хакларын да сакларлык булгач...

Кыз шул шәүләне эретерлек итеп елмайды:

– Фельдшерга укыталар, әни.

Әнисенең йөзенә нур кайтты, тик шулай да:

– Сугышка җибәрмәсәләр ярый ла, – дип куйды.

 

* * *

Мәктәпнең зур гына бер бүлмәсен спортзал итеп эшләгәннәр икән. Тәнзилә кергәндә 11-15 яшьләр тирәсендәге егермеләп кыз җыелган иде, стена буендагы скәмияләргә тезелешеп утырганнар.

– Тәнзилә!

– Әйдә, монда кил!

Ахирәтләре икән. Наташа да, Ольга да, Катя да монда. Кыз алар янына килеп хәл сорашуга бүлмәгә комендант белән берничә солдат керде. Саша кызларны барлап чыкты да тезелеп басарга кушты. Шуннан "Син! Син! Алга чык." – дип кызларны төркемнәргә бүлде. Янәшә басып торгангамы, Тәнзилә ахирәтләренең берсе белән дә бер төркемгә эләкмәде. Моңа бераз эче пошып куйды, тик каршы эндәшерлек түгел иде. Бишәр кешедән торган биш төркем хасил булды. Комендант дүрт төркемне дүрт стена буена күчерде, бер төркем уртада калды.

Уртада калган төркем алдына солдатларның берсе подноска салынган бер таяк колбаса куйды. "Хәзер безне сыйларга җыеналар икән," – дип уйлады Тәнзилә. Тик комендант аның өметен акламады:

– Сез хәрби һөнәргә өйрәнергә теләдегез, – диде ул кырыс тавыш белән, – Хәрби булу – ул сугышта булу. Сез сугыша белергә тиеш. Хәзер сез шушы колбаса өчен сугышырга тиеш. Кем аңа хуҗа була, шул җиңүче. Бишегездән берегез генә аңа хуҗа була. Бишегездән берегез генә укуга бара. Сугышка хәзерләнегез.

Тәнзилә уртадагы төркемдә иде. Димәк, ул беренчеләрдән сугышачак. Янындагы кызлар ярыйсы ук таза гәүдәле. Болар белән турыдан-туры сугыша башласаң, күрмәгәнеңне күрсәтерләр. Бер мизгелгә кыз төшенкелеккә дә бирелеп алды. Юкка гына әйтте әнисенә укырга барам, дип. Хәзер исә үзенең колбасаны эләктерәчәгенә, димәк, укуга бара алачагына бераз шикләнә иде. Тик үзен кулга алырга тырышты. Эш гәүдә зурлыгында түгел инде, бер карасаң. Сугышу бит ул көчләрне чәкәштерү генә түгел, башны эшләтү дә. Кемнең башы яхшырак эшли, шул җиңә. Ә кемнең башы яхшырак эшли? Тәнзиләнеке, әлбәттә...

Ул шулай үз-үзен юатып торган арада комендант команда бирде һәм төркемдәге кызларның барысы да колбасага ташланды. Тәнзилә өлгералмый калды. Хәзер инде болар арасына башны да тыгарлык түгел иде. Колбаса әле берсенә, әле икенчесенә күчте. Кулына колбаса эләккәч, берсе аны куенына яшерергә тырышты, тик кызларның берсе тегенең күлмәген ертып җибәрде. Аннан соң бер-берсенең чәчләренә ябыштылар. Болар белән сугышу түгел, яннарына якын барырга да куркыныч иде. Тәнзилә читтән карап күзәтеп торды. Ә хатын-кыз бер-берсенең чәченә ябыштымы, аларны аерып алып булмый. Бу юлы да шулай этләнделәр. Беркайда китә дә алмыйлар, чәчләрен дә ычкындырмыйлар – чыелдаша-чыелдаша селкенешеп тик торалар. Инде нәрсә өчен сугышканнарын да оныттылар кебек, бары тик бер-берсенә ныграк зарар китерергә, авырттырырга, хәлсезләндерергә генә тырышалар. Шулчак колбасалары идәнгә төшеп китте. Аның артыннан ташланучы булмады. Бер-берсенең чәченнән тарта-тарта әйләнә бирәләр. Тәнзилә дүрт аяклап урталарына керде дә колбасаны эләктереп тә алды. Кызлар һаман бер-берсен ычкындырмадылар. Тәнзилә аларны беркадәр күзәткәннән соң колбасаны тотып ишеккә юнәлде. Карап торган кызлар да көлешә-көлешә кул чабарга тотынды:

– Молодец, Тәнзилә! – дип кычкырды ахирәтләре.

Комендант та, солдатлар да көлеште. Ниһаять Сашаның:

– Туктагыз! – дигән боерыгы ишетелде. – Җитте! Җиңүче билгеле.

Әмма кызлар туктамады. Солдатлар аерып алгач кына түгәрәк ясап басып, бер-берсенә нәфрәтле күзләрен төбәп еш-еш суладылар. Һәм карашлары белән җиңүчене эзләделәр. Колбасаның үзләреннән ике башка кечкенә кыз кулында икәнен күргәч, авызлары ачылып, күзләре маңгайларына менде.

– Сезгә кайтырга мөмкин, – диде офицер Тәнзиләләр төркемен тезеп бастыргач. – Ә син, Тәнзилә, юлга әзерләнеп сәгать уникегә килеп җит. Соңга калырга ярамый.

 

16

Машинага кергәнче үк Тәнзиләнең башына капчык сыман нәрсә кидереп куйдылар да кирәкле җиргә барып җиткәч кенә салдырдылар.

- Үзара сөйләшергә ярамый, – дип кисәтте аларны китерүче офицер, – Көлешү-шаярышу тыела. Корыч тәртип булырга тиеш.

Кызлар бишәү иде. Арада Наташа да бар, алар бер-берсен күргәч шатланыштылар. Әмма яннарындагы офицерның кырыс карашын тоеп, артык шаулашмадылар, елмаешып кочаклаштылар да бер-берсенең аркасыннан сөеп кенә куйдылар. Бергә килгән кызлар спортзалдагылар түгел, ә бөтенләй ят иде. Кызыксынулы карашларын төбәшеп торсалар да авыз ачып сүз әйтергә кыймадылар.

Килгән җирләре мәктәп тә, башка уку йорты да түгел, ә шәһәр читендәге дача шикеллерәк нәрсә иде.  Зур ике катлы йорт, аның каршысында зур сарай. Икесенең дә ишек төпләрендә кораллы ике солдат сакта тора. Арткы якта төрле спорт корылмалары тезелеп киткән мәйдан. Тир да шунда бугай.

Качкы авылыннан артык ерак булырга тиеш түгел, бик озак килмәделәр кебек – берәр сәгать тирәседер. Кайдадыр тукталып та тордылар әле, озакка түгел берничә минутка гына. Тәнзилә башта ник килгәненә үкенеп куйды, ә Наташа сөенә иде, авызы колагында. Офицердан куркып кына үзен тыярга тырыша.

Бераздан өйдән костюм кигән кеше чыкты. Озын буйлы, ябык, төз гәүдәле. Һәм офицер белән нәрсәдер сөйләштеләр дә кызларга үз артыннан иярергә кушты. Сарайга уздылар. Анда ике җиңел машина, ике йөк машинасы тора. Төпкәрәк үткәч, тар гына коридор бар ике яклап бүлмәләр тезелеп киткән. Костюмлы кеше тукталып калды. Елмайды.

– Пётр Иванович Федоров булам, – диде һәм ишекләрнең берсен ачты.– Ике кеше.

Тәнзилә Наташаны шунда сөйрәде.

– Без.

– Яхшы, – диде Пётр Иванович. – Бу сезнең бүлмә. Ә монсы...

– Без өчебез? – Кызларның берсе әллә сорады, әллә ризалашты. – Өч кеше.

– Юк, ике кеше.

Ике кыз бүлмәгә кереп югалды. Ялгыз калганы үпкәләгәндәй итеп:

– Ә мин? – дип авызын турсайтты.

– Синең бер үзеңә бер бүлмә.

– Кереп урнашыгыз да йорт алдына килерсез. – Пётр Иванович кинәт борылып китеп барды.

Бүлмәдә бер нәрсә дә юк иде. Тумбочка да, карават та. Таш стена, такта идән һәм бетте. Хәтта тәрәзәсе дә юк. Үзләре белән алган биштәрләрен идәнгә ташладылар да коридорга чыктылар.

– Сездә дә буш бүлмәме? – дип аптырашты кызлар. – Кайда килеп эләктек без?

Ул арада бер-берсе белән танышып та өлгерделәр. Кызлар күрше авылдан икән. Лена белән Фирдәвес һәм берүзе урнашканы Эмма. Алар медичка булырга әзерләнеп килгән. Медиклар хәрби осталыкны, хәрбиләр медицинаны белергә тиеш, дип шаяртышып та алдылар. Һәм йорт алдына чыктылар. Пётр Иванович көтеп тора иде инде.

– Мин сезнең инструктор булам, – диде ул. – Тәрбияче дип әйтергә дә мөмкин. Без бер ай, яки ай ярым буена бергә эшләячәкбез. Тәртип каты. Өйрәнәсе әйберләр күп. Шуңа күрә һәрвакыт җыйнак һәм игътибарлы булыгыз. Көн тәртибе болай: сәгать җидедә уянасыз, туалет һәм зарядка өчен ярты сәгать, Сигезенче яртыдан сигезгә кадәр – иртәнге аш. Аннан дүрт сәгать дәресләр. Бердән икегә кадәр төшке аш. Аннан соң – дәресләр, алтыда кичке аш һәм унынчы яртыга кадәр тагын укулар. Сәгать унда йокларга ятыш. Аңлашылдымы?

Кызлар баш какты. Пётр Иванович дәвам итте:

- Хәзер киемнәр аласыз. Аннан бүлмәләргә урнашасыз. Юынып, яңа киемнәрегезне кигәч, ашап чыгасыз һәм кинозалга керәсез. Әйдәгез.

Йортка уздылар. Тыштан да зур гына күренә иде, ә эченә керсәң ялан кебек икән. Бер бүлмә янына тукталдылар. Пётр Иванович ишек какты. Бүлмәдән таза гәүдәле ханым чыкты, кызларга күз йөгертеп алды һәм шүрлектән киемнәр сайлап һәркайсының кулына тоттырды. Аннан соң үзләре яшәячәк бүлмәгә уздылар. Монда шифоньер, биш тумбочка, биш карават, бер өстәл һәм берсе өстенә берсе өелгән биш табуретка бар иде.

- Менә монда туалет һәм юыну бүлмәсе. Юыну һәм кием алыштыру өчен ярты сәгать вакыт.

Иркенләп тормыйча гына чайканып чыктылар. Тәнзиләнең иң курыкканы киемнәрнең зур булуы иде. Тик барыныкы да үзләренә үлчәп тегелгән кебек булып чыкты. Теге ханымга ирексездән хөрмәт уянды, бер караштан ничек шулай белеп була икән! Йокы киемнәрен тумбочкаларга төреп куйдылар. Монда әле эш киеме кебек нәрсә дә бар икән, гамәли күнекмәләр өчендер инде, Анысын да тумбочкага ташларга туры килде. Ә зәңгәрсу кара төстәгесе немец солдатларыныкына охшап тора иде, иңендә киң погоннары да бар, җиңенә ак җирлеккә кара тәре төшкән бизәге дә матурлык өстәп тора, үзеңне чын солдат итеп тоярга рухландыра. Бу киемнәрне кигәч, Тәнзилә үзен бер башка үсеп киткәндәй сизде.

- Килешәме?

- Бу төше ничегрәк?

- Менә моннан тартып торган кебек түгелме?

Шулай бер-берсе алдында көязләнеп, вакыт кысканын чамалап, залга чыктылар.

- Ашханә монда, – дигән таныш тавыш ишетелде. – Тиз булыгыз!

Аш тәмле иде, тик ул азрак булып тоелды. Ләкин өстәмә сорап утырып булмый, монда әнкәң юк – ни бирсәләр шуңа ризалашырга туры килә.

Кинофильм рус телендә иде. Германия шәһәрләре, аның матур авыллары, истәлекле урыннары, бәхетле һәм фидакарь кешеләре турында сөйләделәр. Чынлап та матур иде Германия. Качкының салам түбәле нечкәреп беткән буралы өйләре белән чагыштырырлык та түгел. Урамнары тип-тигез, ялтырап тора. Бер җирендә бер пычрак урын күрмәссең. Бар да пөхтә, бар да тәртип белән тезелгән.

Моның барысына да фюрерның алдан күрүчәнлеге, халык турында кайгыртуы, халыкның тырышлыгы сәбәпче икән. Әгәр Сталин һәм большевиклар буып тормаса СССРда да шундый ук тормыш булыр иде. СССР абревиатурасын болай дип зурайту дөп-дөрес булачак – "Смерть Сталина Спасет Россию". Бәхеткә каршы, Өченче Рейхның кыю солдатлары бар, алар Россиядә яшәгән халыкларга азатлык алып килә. Большевикларны себереп түккәч, Россиянең дә нәкъ менә шундый матурлыкка, муллыкка, бәхеткә ирешер мөмкинлеге бар. Һәм һәр кеше шушы көннәрне якынайту өчен кулыннан килгәннең барсын да эшләргә тиеш.

Кинодан Тәнзилә үзенең Германиядә тумавы өчен чын күңеленнән үкенеп чыкты. Тизрәк бетсен иде бу сугыш, себереп түгәсе иде шул большевикларны һәм матур, бәхетле ил төзеп шунда шатланып яшисе иде. Югыйсә, үзен-үзе белгәннән бирле курку, газап, ачлык, авыр эш, михнәт. Тагын әллә нәрсәләр. Ни гаебе бар инде аның шундый тормышта яшәрлек. Әнә ичмасам, Германиядәге яшьтәшләре... Бер кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхәтләнеп яши бирәләр. Нинди булуың гына түгел, кайсы халык вәкиле булып, кайсы илдә тууың да мөһим шул.

Кинодан соң, күнекмәләр өчен махсус киемнәр киеп, тирга чыктылар. Пётр Иванович һәркайсының кулын дөрес куеп, киңәшләрен биреп торды:

– Сулышыгызны тыегыз. Талгын гына итеп тәтене тартыгыз.

Колакны тондырырлык шартлау тавышлары яңгырады. Шул рәвешле биш-алты тапкыр аттылар. Тик берсе дә тидерә алмады. Борыннары бераз салынган кызларга карап инструктор елмайды гына:

– Борчылмагыз, кызлар. Әле сезгә төз ату түгел, ә атып карау мөһим. Өйрәнерсез.

Аннан соң спорт мәйданы тирәли берничә тапкыр йөгереп уздылар да җайланмаларда гади генә күнекмәләр ясадылар. Бераздан инструктор өч килолы гантельләрне кулны алга сузып күтәреп торырга кушты:

– Мондый статик күнегүләр төз ату өчен файдалы, – диде ул. – Ләкин кулга көч килмәсен өчен статик күнегүләр белән динамик хәрәкәтләрне чиратлаштырып торырга кирәк.

Сәгать чамасы шулай шөгыльләнгәннән соң, сыйныф бүлмәсенә керделәр. Монсы топография буенча лекция иде. Пётр Иванович һәркайсына калын дәфтәрләр таратып чыкты да язып барырга кушты, ә үзе топографиянең нәрсә икәнен, җир өсте турында төгәл мәгълумәт алу, тауларны, урманнарны, елгаларны, кеше кулы белән төзелгән әйберләрне картада күрсәтү һәм әзер карта белән файдалану алымнары турында сөйләде.

Беренче дәрестә берни дә аңлашылмаган шикелле иде. Тора-бара барысы да көйләнде, урманнарга чыгып карта төзеделәр, яшерелгән әйберләрне карта һәм компас буенча эзләп табарга өйрәнделәр. Вакыт үткән саен дәресләр кызыклырак, күнекмәләр катлаулырак була барды. Элек Тәнзилә яткан килеш тә мишеньгә тидерә алмаса, хәзер ул йөгереп барган уңайга да төз атарга өйрәнде.

Кул сугышы күнекмәләрен яратты. Һәр алымны йөзәр тапкыр кабатлады. Ахырдан аларны чын сакчылар янына алып бардылар. Кызларның бурычы: шушы солдатларны коралсызландырып, склад эченә үтү иде. Бик шома гына килеп чыкмады, әмма складны алдылар. Бу әле поездларны саклаган солдатлар белән дә кабатланды.

Аннан соң һәртөрле шартлаткычларны сүтеп җыйдылар, кул астындагы химикатлардан үзләре шартлаткыч ясарга өйрәнделәр. Махсус чакырылган сакчыларны коралсызландырып, төрле урыннарга шартлаткыч куйдылар.

Фронт сызыгы аша сиздермичә генә чыгарга да өйрәттеләр. Монда инде бөтен белгәнеңне эшкә кушарга кирәк иде: кайда шуышырга, кайда сугышырга, кайда алдашырга, мескенгә сабышырга туры килә. Еш бирелә торган дежур сорауларга уйлап та тормыйча җавап кайтару серенә төшенделәр.

Әлбәттә, барысы да җайлы да кызык кына булмады, җиде кат тиреңне түгәргә туры килгән чаклар да күп иде. Урманда ничек төн үткәрергә, сазлык аша ничек чыгарга, парашюттан сикерергә... Һәм иң авыры – кыйнауларга ничек чыдарга.

Бер мәлне Тәнзиләнең серен алырга теләп, ике әзмәвердәй солдат кыйнады, тырнак арасына энә тыкты, тәнен пласкалар белән чеметте, башын суга тыгып җәзалады, тагын кыйнадылар, тик ул сатмады. Ахыр чиктә аягына да басып торалмас хәлгә җиткереп, беренче көнне биштәрен калдырган буш бүлмәгә кертеп ыргыттылар. Һушына килгәч тә чыгарырга ашыкмадылар, берничә көн торып тәмам ачыгып, хәлсезләнеп беткәч, тагын сорау алырга чакырдылар. Ул сатмады. Бары тик шулай сынагач кына йорттагы махсус бүлмәгә кертеп табип чакырдылар. Ул тиз аякка бастырды.

Кечкенә гәүдәле яклаучысыз кыздан Тәнзилә җен кебек сугыша торган солдатка әверелде. Ул моның өчен Өченче Рейхка, аннан да бигрәк, Фюрерга рәхмәтле иде. Большевикларны себереп түккәч, ул мотлак Германияга барып яшәячәк. Чөнки андагы матурлык, андагы бәхетле тормыш, андагы камил кешеләр  дөньяның бер илендә дә юк. Камиллеккә Тәнзилә үзе дә беркадәр якыная, азатлык хакына батырлыклар кылса, тагы да күтәреләчәк. Аңа Германиянең үзе теләгән шәһәрендә яшәү мөмкинлеге һәм бушлай фатир бирәчәкләр. Әнисен дә шунда күчерәчәк, әтисен дә азат итеп алып киләчәк. Халык дошманы булудан да, бернәрсәдән дә, беркемнән дә курыкмыйча шунда яшәячәкләр.

– Котлыйм, хәзер син Өченче Рейхның асыл солдаты, – ди инструктор Пётр Иванович, – Бөек фюрер өчен зур эшләр башкарырга сәләтле кеше, чын ариец. Син илеңне азат итү хакына батырлык эшләргә әзерме?

– Әзер, Пётр Иванович! Хет хәзер үк.

Инструктор елмайды.

– Яхшы, яхшы. Бик яхшы. – Һәм ул кызның алдына карта җәеп салды. – Кызыл Армиянең танклар һәм артиллерия корылмалары төягән поезды менә шушы маршрут аша уза.

Тәнзилә баш какты.

– Аңлашыла.

– Менә бу станциядә ул ярты сәгать туктап тора, – Пётр Иванович кызга текәлде, – Ярты сәгать эчендә өлгерергә кирәк. Димәк, бу унынчы яртыдан унга кадәр дигән сүз.

– Сакчылары күпме? – диде Тәнзилә, – Урнашу тәртибе ничек?

Пётр Ивановичның йөзенә борчылу билгеләре чыкты:

– Бездә андый мәгълумәт юк. Ләкин шушы поездны шартлата алсак, без дошманның гаять зур техникасын һәм артеллерия җайланмаларын сафтан чыгарабыз. Бу искиткеч батырлык булачак.

– Яхшы, – дип елмайды Тәнзилә, – Мин риза.

– Бу пароль, – дип нечкә җилем белән капланган тукыма кисәге сузды инструктор, – Үзеңнән калдырма, эшеңне бетереп бу якка чыкканда үзебезнең солдатларга күрсәтерсең, алар сине тиешле җиргә итеп куярлар. Әзерлән. Төнлә ташлыйбыз.

– Мин әзер, Пётр Иванович.

17

Вакыт җитәрлек иде әле. Кыз ашыкмыйча гына киемнәрен алыштырды. Кояшта уңып, нинди төстә икәнен дә төгәл әйтеп булмаслык күлмәк, ертылып беткән иске бишмәт, соры төстәге яулык... Уңайлы хәрби киемнән соң мондый иске-москы кию, ничектер, үз-үзеңне кимсетү кебегрәк тоелды, әмма бүтән чара юк иде. Тәнзилә парашютын, хәрби киемнәрен җиргә күмде дә көрәген якындагы куак төбенә ыргытты. Иске биштәрен ачып әйберләрен барлап чыкты: өч кисәк ташкүмер, өч брикет – болары шартлаткычлар, атналык ризык, 400 сум акча, карталар, компас... Кире кайту планын Пётр Иванович белән билгеләгәннәр иде, тик вакыйгалар үзгәреп тора, көтелмәгән очрак чыкса, ул урындагы хәлләргә карап үзенчә хәрәкәт итәргә тиеш. Биштәрдән карта белән компас алып, айдан төшкән яктылыкка туры китерергә тырышып, барасы юлын билгеләде. Хәтсез генә җәяү тәпиләргә туры киләчәк.

Шәһәргә ул таң атканчы кереп җитте. Туп-туры станциягә бармады, урамнарны әйләнде, арттыннан күзәтүче юкмы, берәрсе иярмәдеме, дип кабат-кабат тикшерде. Шикләнерлек нәрсә күренмәде. Шәһәр котсыз иде. Хәтта таң атып, алтын бизәк булып кояш нурлары сибеләч тә берни үзгәрмәде. Ярым җимерек агач йортлар, салам түбәләр. Ара-тирә очраштырган икешәр катлы кирпеч йортларның да нуры-фәләне юк. Теге киноларда күргән немец өйләре түгел инде, алар үзләре үк матурлык тарата, ә мондагы өйләр кояш нурларының, табигатьнең гүзәллеген йотып торучы шикелле.

Тәнзилә туп-туры станциягә барып кермәде. Якындагы калкулык сыманрак урынга басып күзәтергә тотынды. Башта шушылай гомум картина белән танышып, үз хәрәкәтләреңне билгеләп куйсаң, уңайлырак булыр сыман тоелды.

Станция дә котсыз иде. Таштан булса да буявы уңып беткән, кайбер урыннарында тоташы белән штукатуркасы кубып төшкән. Зур тәрәзәләрен үрмәкүч пәрәвезе сарган, пыялаларын тузан баскан. Бина алдында да пероннарда да кешеләр кайнаша. Өсләрендә иске-москы киемнәр, кулларында төенчекләр. Карап күз сөенерлек бер генә нәрсә дә юк. Шулай булуы бәлки яхшыгадыр да аның. Германиядәге кебек матурлык булса, шартлаткыч куярга кул бармас иде. Ә монда... Бу чын тормыш түгел, ә аның күп хаталы караламасыдыр кебек тоела һәм аны кичекмәстән чүп савытына ташлыйсы килә.

Перроннарда сакчылар да, милиция хезмәткәрләре дә күренми. Станция бинасы алдында гына ике милиционер арлы-бирле йөрештереп тора. Әмма бу куркыныч түгел, бинаны читтәнрәк урап узарга да мөмкин. Туктап торган поездлар тирәсендә пассажирлардан башка кеше күренми. Кайберләре иркенләп кереп-чыгып йөри. Тикшергән кеше юк. Читтән караганда, барысы да җайлы кебек. Әмма бу – пассажир вагоны. Танклар төяп фронтка китеп барган составта сакчылар булмый калмас.

Тәнзиләне уйларыннан бүлеп гудок тавышы ишетелде. Станциянең сул ягыннан санап бетергесез вагоннар тагып, "Эшка" паровозы якынлаша иде. Тәнзилә утырган урыныннан ничек сикереп торганын да сизми калды. Йөрәге дөп-дөп типте. Тамагы кибеп киткәндәй тоелды. Бу аның поезды иде. Тәнзилә аны тагын бер кат күздән кичерде. Алдарак ике "теплушка", өч пассажир вагоны, алардан соң танклар төялгән биш платформа, артиллерия корылмалары төялгәне унга якын, һәм тагын өсләре брезент белән капланган ярымачык һәм ябык вагоннар...

Тагын гудок тавышы ишетелде. Уң яктан түбәсенә "И Сталин" дип язылган тагын бер паровоз станциягә кереп бара иде. Кыз үз поезды туктаган перронга юнәлде. Бәхеткә каршы, анда кеше күп, яңа туктаган поездан төшүчеләр "Эшка" вагоннары астыннан үтеп, станциягә таба атлый. Каршы алырга килүчеләр теге якка чыга. Кораллы сакчылар аларны кисәтә, әмма каршы төшмиләр, туктатмыйлар. Ә кешеләр бик игътибар итеп тә бармый, чөнки башка юл юк, ә беркемнең дә көтеп торасы килми. Тәнзилә дә поезның койрыгына табанрак барып, артиллерия корылмалары төялгән ярымачык вагоннар астыннан күршедәге перронга шуышты.

– Әй, кызый! Анда керергә ярамый! – дип кисәтте кораллы сакчы. Тик Тәнзилә илтифат итеп тормады, поезд астына чүгәләп керде дә сумкасыннан магнитлы брикетны алып вагон астындагы тимергә беркетеп куйды. Күршедәге перронга чыккач, алгарак китеп, танклар төялгән платформа астына керде. Игътибар итүче табылмады. Кешеләр ашыга, үз хәстәрләре хәстәр иде. Ә сакчыларның күзләре шиклерәк тоелган өлкән кешеләрне күзлидер, бот буе кызчыктан кем шикләнсен инде?! Тәнзилә тагы да алгарак китеп вагон астына өченче брикетны беркетте дә паровоз ягына атлады. Хәзер топкага кереп ташкүмер кисәкләрен ташларга кирәк иде. Монсы иң мөһиме, чөнки әле беркеткән брикетлар ташкүмер рәвешендәге шартлаткыч мичкә кереп шартлагач кына хәрәкәткә киләчәк, шунсыз алар түшкә тагылган значок кебек файдасыз. Кешеләр таралышып беткәнче тизрәк өлгерергә кирәк. Әмма паровоз тәңгәленә җиттем генә дигәндә, юлына кораллы сакчы аркылы басты:

– Кая барасың! – диде ул кызның җилкәсеннән эләктереп, – Анда барырга ярамый.

– Җибәр! – дип кычкырды Тәнзилә. – Анда минем әти. Миңа ярый.

Сакчы моны көтмәгән иде бугай, бераз шикләнеп кызга текәлде.

– Әти! – дип кычкырды Тәнзилә, паровоз ишеге янында кемнедер күргән кебек итеп. – Әти, әйт әле... Мине җибәрсен әле...

Сакчы артына борылып карады. Беркем дә юк иде. Шуннан Тәнзиләгә иелде:

– Бар, тиз бул, – диде ул аны ишеккә таба этәреп. – Кеше күрмәсен.

Аның паровоз эченә кергәне юк иде, бер мизгелгә тукталып өскә күз салды: төтен кайдан чыга, мич шул тирәдә булырга тиеш. Иң түргә үтәргә кирәк икән. Ишектән керү белән фуражкалы абзый очрады, машинистыр инде.

– Син кайда? – дип көлемсерәде ул. Кечкенә кызның шушында атылып керүе сәер тоелгандыр инде.

– Әти янына, – кыз эчкә узды. Мич янында кеше юк иде.

– Нинди әти? – Фуражкалы кеше бу якка атлады. – Кем ул?

Тәнзилә алдан ук җайлап әзерләп куйган шартлаткычларны тиз генә ташкүмер савытына бушатты. Үзе шул арада җавап бирергә ашыкты:

– Виталий. Кочегар.

– Юк монда андый кеше, - диде фуражкалы зат ачусыз-нисез генә. – Бәлки, син паровозларны бутагансыңдыр?

Тәнзилә тирә-ягына каранып алды. Хәйләләшергә кирәк иде.

– Юк, – диде ул тавышын беркатлырак итәргә тырышып, – нәкъ шушы. Иосиф Сталин паровозы.

Фуражкалы кеше кычкырып көлеп җибәрде:

– Бутагансың шул, кызый. "Иска" менә ул, күршедә тора. Бар, йөгер тизрәк, кузгалып китмәсен.

Тәнзилә шатлыгыннан ишеккә ташланмакчы булып талпынып куйды да тукталып калды. Нәрсәдер дөрес түгел иде монда, тик кыз аның ни икәнен генә аңлый алмады.

– Бар, бар тизрәк, – дип ашыктырды абзый.

Тәнзилә перронга сикереп төште дә станция ягына таба атлады. Хәзер аның йөгерәсе, бу урынны тизрәк ташлап китәсе һәм мәңгегә онытасы килде. Әмма сабыр итәргә кирәк иде. Ашыкмаска, берни булмагандай тыныч кына атларга.

Нәкъ шул вакытта тагын бер фуражкалы кеше очрады. Тәртип сакчысы түгел, машинистмы, ярдәмчесеме шунда. Паровоз ишегендә карашлары белән кызны озатып торган теге абзыйга карап:

– Аз гына соңларга туры киләчәк, – дип кычкырды ул. – Штрафникларны безнең белән җибәрәләр. Әлегә килеп җитмәгәннәр.

– Шайтан алгыры!.. Ул солдатлар болай да ике вагон бит инде.

– Болары өченче вагонга.

Тәнзилә барган җиреннән шып итеп туктап калды. "Теплушка"лардан соң тагылган вагонга солдатлар кереп бара иде. Икенчесе янында да бер төркем тәмәке тартып тора. Менә шунда гына ул нәрсәнең дөрес түгел икәнен чамалады. Кешеләр!

Тәнзилә бит кешеләр турында бөтенләй дә уйламады. Ул танкларны, башка төрле коралларны шартлатам да Рейхка файда китерәм, дип исәпләде. Ә монда пассажир вагоннары да бар, имеш. Поезд шартлый икән, бу кешеләрнең бит барысы да һәлак булачак. Ә анда солдатлар. Үз авылларыннан сугышка киткән кешеләр кебек. Бер генә мизгелгә аның күз алдына Ләйсәниянең Ревмирны озаткан вакыты килеп басты.

- Иптәш офицер... Ләйсәния ярсып хәрбинең изүеннән эләктерә дә куллары салынып төшә. Ул хәлсез адымнар белән Ревмиры ягына атлый, егет инде аның янына килеп җиткән, кыз муенына асылына да сулкылдап еларга керешә, Кайт, кадерлем. Бөтен үлемнәргә үч итеп кайт. Мин сине көтәрмен. Мин сине үлгәнче көтәрмен.

Боларның да көтәр кешеләре бардыр ич. Әниләре, хатыннары, сөйгән ярлары, балалары... Хәтта беркем көтеп тормаса да һәммәсенең яшәргә хакы бар. Һәрхәлдә, аларның гомерен Тәнзилә өзәргә тиеш түгел. Өченче Рейх та өзәргә тиеш түгел. Бернинди кешенең дә, бернинди дәүләтнең дә кеше гомерен өзәргә хакы юк! Кешегә гомерне халык та, дәүләт тә бирмәгән.

Тәнзилә кинәт борылды да каудырланып паровоз ягына атлады.

– Нәрсә инде тагын, – дип каршылады аны фуражкалы кеше, – Әтиең китә бит инде.

– Кәшилүгем төшеп калган...

Абзый аны җилкәсеннән генә күтәреп алды да паровоз ишеге төбенә бастырып куйды:

– Йөрисең инде шунда эч пошырып, – дип көлемсерәде ул, – Бар, тиз бул.

Тәнзилә мич янына ташланды. Ташкүмер кисәкләре баягы урында ята иде. Тәнзилә аларны тиз генә  биштәренә яшерде.

- Аһ, син, карак кыз! – дигән тавыш ишетелде артыннан, – Урынына куй әле ташкүмерне...

Тәнзилә чүгәләгән җиреннән торып басты да әтисенә иркәләнгән кыз кыяфәтен алды:

- Алыйм инде, сезнең күп бит...

- Нигә кирәк ул сиңа?

- Икмәккә алыштырам, – диде кыз аңа мөлдерәп карап. – Зинһар...

Фуражкалы кеше кул селтәде һәм ниндидер тартманы актарып зур гына кисәк икмәк тартып чыгарды:

– Мә, ал, – диде ул ниндидер хәстәрлекле тавыш белән. – Болай булгач, әтиеңне тиз генә күрә алмыйсың инде син.

Тәнзилә бер икмәккә, бер абзыйга карап катып калды. Ни өчендер тамагына төер утырды. Керфекләренә яшь өркелде. Ул икмәкне алып биштәренә салды да рәхмәт тә әйтә алмыйча чыгып китте. Күз яшьләре сөенечтән иде. Үзен кызганып, икмәк сузып торган шушы абзый да шартлаячак иде бит... Ә ул ... Ярый әле вакытында җитешеп калды. Вакытында... Җебеп торырга вакыт юк... Тегеләренә дә...

Бәхеткә каршы, "иска" китеп өлгермәгән иде әле. Элек поездан төшүчеләр булса, хәзер утырырга теләүчеләр сарып алган. Шуңа күрә, магнитлы брикетларны җыеп өлгерүнең кыенлыгы сизелмәде. Менә хәзер алардан ничек котылырга? Станциядән уңышлы гына чыгып җиталсаң, бу бик кыен булмас иде, әлбәттә. Тик анда милиция, НКВД хезмәткәрләре күбәя бара.

(Дәвамы бар)