Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы (11))

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

12

Чигенеп баручы солдатларның авыл аша узганнары да булган икән. Шундыйларның берничәсе Тәнзиләләргә дә кергән, ашарга сораганнар. Тәнзиләнең әнисе аларны кызганып, бәрәңге пешергән, сөт савып биргән. Кыз кайтканда, алар өстәл башында утыралар иде.
– Һо, кызыгыз да кайтты, – дип елмайды аларның берсе. – Мактап йөри икән. Безнең дә эшләр алга китәр әле болай булгач.
– Бигрәк матур бала, күз тимәсен, – дип өстәде икенчесе. – Бәхете
булсын инде, берүк.
Тәнзилә саулык сорашты да аларның сүзенә катнашмый гына түр якка узды. Солдатлар үзләренекен дәвам итте.
– Алга китәрме-юкмы – анысын бер Ходай белә, – диде икенчесе. – Ну, шунысы көн кебек ачык – Совет власте бетте хәзер. Безгә дә сугыш дип йөрисе юк, өйләргә таралырга вакыт.Кайсыдыр көлеп җибәрде:
– Рөхсәт иттеләр, ди, көтеп тор. Өйгә кайту турында уйлаганыңны сизеп калса, комиссарлар шундук атып үтерәчәк. На месте.
– Анысы, браток, куркыныч түгел. Нимес үтерде ни дә, кызыл комиссар үтерде ни. Болар сафында калсаң, точно исән калмаячаксың. Карале, дурак... Нимес пыр тузып һөҗүм итә, ә безгә атарга да рөхсәт бирмиләр. Без карап торабыз. Провокация, имеш. Командирлар гаепле барысына да. Сугышка безне солдат итеп түгел, ә мишень итеп алып чыкканнар. Чигенми нишлисең, шулай булгач? «Бу юлы тидерә алмадыгыз, тагын атыгыз әле,
пажалыста»,– дип көтеп торасыңмыни?
– Анысы шулай... – дип көрсенде берсе. – Сугышырга рөхсәт булса, мондый тизлек белән бара алмаслар иде. Туктатыр идек әле, без дә төшеп калган малайлар түгел.
– Әйтәм бит, командирлар гаепле барысына да. Үз башларын сакларга тырышып, югарыдан боерык көтеп яталар. Соң, басып кергәннәр бит инде. Үтерәләр, аталар бит. Син дә каршы атарга тиеш бит инде. Юк, аларга өстән приказ кирәк. Аларның үз башы юк. Әнә бит, буйсынмыйча каршы ата башлаганнарны нишләттеләр! Под трибунал, дип, машинага төяп
җибәрделәр.
– Бер карасаң, Совет властена шул кирәк лә ул, – дип көрсенде карт тавышлы берсе. – Килгән көненнән башлап кан коя, юк кына гаебең өчен дә төрмәгә тыгарга тора. Егерме елдан артты, бер рәхәт күрсәткәне булмады. Нимесләр килсә, тормыш көйләнеп китмәсме, дим. Алар үзләре бик бай, бик рәхәт яши икән дип сөйлиләр бит. Югары культуралы халык, диләр.
– Белгән юк инде, малай, белгән юк... Берсе дә крәстиянгә рәхәт
күрсәтергә тормый. Нинди власть килсә дә, үзе өчен генә тырыша.
– Совет власте да, нимес власте да ник чукынып катмый шунда. Өйләргә таралышырга кирәк. Безнең бөтен власть җир дә гаилә инде.
– Рәхмәт сиңа, ханым. – Солдатлар кинәт кенә табыннан кузгалдылар.
– Безнең сүзләргә гаҗәпләнмәгез инде. Аптыраганнан сөйләнәбез. Көн күрсәтмәсә дә, Совет властена ияләшеп килә идек әле. Монысы тагын ничек булыр. Эч поша, барыбер, чигенәсе килми...
Тәнзиләнең әнисе сүзне озынга җибәрмәде:
– Шулайдыр инде, – диде дә ашамлыклар тутырылган биштәр сузды.
– Менә монысы юлга булыр. Әллә нәрсәләр юк инде юклыгын, шулай да ярап торыр әле.
– О-о, рәхмәт, апа, шулкадәр мәшәкатьләнмәсәгез дә, ярар иде, – диде яшьрәк тавышлысы. – Болай да табыныгызны ялтыратып куйдык бит. Шуннан ул биштәр эчен тәртипкә китергән булып, азакка калды да башкалар чыгып киткәч, пышылдап кына әйтте:
– Ташлап китәләр дип борчылмагыз, апа, без кайтырбыз әле ул.
Фашистларны куып җибәрербез. Власте советныкы булса да, җире үзебезнеке бит.
Бу егетнең соңгы сүзе Тәнзиләнең күңеленә уелып калды. Шушы егетне күреп калырга дип, бәләкәй якка ашыкты, тик өлгерә алмады, ул инде чыгып киткән иде.
Солдатларның бу сөйләшүе, гомумән, аның уйларын актарып ташлады. Күз алдына шундый картина килеп басты: фашистлар һөҗүм итә, ә командирлары боларга каршылык күрсәтергә рөхсәт бирми, югарыдан боерык көтә, үз белдеге белән каршы атканнарны хөкемгә тарттыралар... Ә немецлар ата... Һәм бу солдатлар үлә... Һәм чигенергә, качарга мәҗбүр булалар... Ә югарыдан боерык юк... Болар ташландык бала хөкемендә...
Әнә бит, олы юл буйлап чигенүчеләрне бер самолёт килеп кырып
китте. Бер самолёт! Ә Совет властеның шул бер самолётка каршылык күрсәтерлек тә кодрәте юк. Адәм көлкесе. Һәлак булучылар да аның авылдашлары шикелле үк илемне яклыйм дип, сугышка киткән кешеләр булгандыр инде. Аларның да өйләрендә әниләре, хатыннары, балалары көтәдер. Кайберләре, бәлки, өйләнеп тә өлгермәгәннәрдер. Шуларның
барысына да кул селтәп, язмыш иркендә... юк, сугыш хөкемендә
калдырган ул властьның нәрсәсен яклыйсың да кай җирен хөрмәт
итәсең? Үз кешеләренең кадерен белми торган дәүләт нигә кирәк? Кемгә? Һәрхәлдә, Тәнзиләгә ул кирәкми иде.

* * *

Күз бәйләнә башлау белән кызлар елга буена җыелды. Тәнзилә кеше- фәлән очраса дип, киндер капчыклар да алып килде. Коралларга беркем дә тимәгән, алар һаман кычыткан арасында ята иде. Саклык белән генә капчыкларга урнаштырдылар. Автоматларны – бер капчыкка, алар дүртәү булып чыкты, гранаталарны – икенчесенә... Аларның тукмакка охшаганы
да, эре бәрәңге шикеллесе дә бар иде – бергә куйдылар. Мылтыклар өчәү иде. Патрон тәлинкәләрен дә автоматлар янына салдылар. Ике пистолет... Кызлар бу коралларның ничек аталганын да, ничек атырга кирәклеген дә белми иде. Тәнзилә коралларны үзе җыярга кушса да, ни өчен шулай эшләгәнен үзе дә аңлата алмый иде. Булсын, торсын дигәндер инде. Сугыш
чоры бит. Бәлки, кирәге дә чыгып куяр.
Башта елга буйлап килделәр дә тыкрык буйлап күтәрелеп, ындыр
артлап кына Тәнзиләләрнең абзарына чыктылар. Күпергә кадәр барып, урам аша ихатага кергәндә, турырак та, җайлырак та иде. Тик анда кеше күрергә мөмкин. Чит кеше очрамаса да, Тәнзиләнең әнисе каршы чыгар. Сораштыра башлар. Аннан соң: «Ихатага якын китерәсе булмагыз, кем күрсә дә, башыбызны ашар», – дип куып чыгарыр. Ә болай, абзар артыннан кереп, сәндерәгә яшереп куйганда, әлләни куркыныч юк иде.
Капчыкларны абзар башына күтәреп, өстен печән белән капладылар. Эшләрен бетереп, урамга чыкканчы берсе бер авыз сүз дәшмәде. Аннан соң дүртесе берьюлы иңнәреннән кочаклашып тынып калдылар.
– Рәхмәт, кызлар! – дип тышылдады Тәнзилә. – Булдырдык. Тик бер кешегә дә сөйләнмибез, яме.
– Сөйләнмибез! – дип кистерде Наташа. – Мин ант итәм.
– Ант!
– Ант!
Һәркайсы ант итеп чыкты.
– Менә хәзер безгә сугышка барып та торасы юк, – дип елмайды Тәнзилә.
– Хәзер без үзебез – бер армия.– Кызыл Армияме? – дип авызын турсайтты Ольга. – Ул бит качарга гына оста.
– Кызлар Армиясе, – дип елмайды Тәнзилә. – Чая кызлар армиясе.
– Кем яклы булып сугышабыз соң? – Катяның кыяфәте көләсене
китерерлек дәрәҗәдә җитди иде. – Кем өчен?
Бу сорауга Тәнзиләнең җавабы юк иде. Дөресен әйткәндә, әлегә аның беркем өчен дә сугышасы килми, ә кораллар бары тик үз-үзеңне яклау өчен дә кирәк булырга мөмкин. Әнә бит, Кызыл Армия чигенә, гитлерчылар куа килә. Урманда да сугыштан качып ятучылар мыжгып тора. Тагын әллә кемнәре бардыр әле. Урманда бернәрсәне дә өеп куймаганнар. Урлашырга яки авыл кешеләрен таларга килүчеләр дә җитәрлек булыр. Шуңа күрә корал беркайчан да комачау итмәс. Ләкин ул боларны ахирәтләренә сөйләп
тормады:
– Вакыт күрсәтер, – дип кенә куйды.
– Кем өчен сугышу түгел, ә батырлык эшләү мөһим! – дип чатнатты
Наташа. – Батырлык ул...
Кыз сүзен әйтеп бетерә алмыйча тынып калды. Урам буйлап гөрелдәү ишетелде, ул якынайганнан-якыная барды һәм тиздән борылмадан танк килеп чыкты да кызларга табан килә башлады. Әле берсенең дә чын танкны болай якыннан күргәне юк иде, алар бер-берсенә карашып алдылар да өнсез булып катып калдылар. Өстенә берничә солдат утырган танк алар яныннан җилдереп узып китте. Солдатларның берсе нәрсәдер кычкырды, калганнары
көлеште. Танк урам очына кадәр барды да олы юлга табан ашыкты. Ә олы юлның буеннан-буена шундый ук танклар бара иде.
– Немецлар, – дип куйды Катя. – Алар инде килеп тә җиткән...
Танклар, төрле кораллар таккан машиналар таңга кадәр агылды бугай. Һәрхәлдә, Тәнзилә өйгә кереп, тамак ялгап йокларга яткач та, аларның тавышы тынмады. Таң алдыннан кибегеп уянып киткәндә дә ишетелә иде әле. Кыз әнисен уятмаска тырышып, ихатага чыкты. Сәндерә түбәсенә менеп, капчыктагы коралларны җайлап тезде, шалтырамаслык итеп бәйләде дә «Тылсымлы йорт»ка китте. Урманга керер алдыннан тагын олы юлга күз
салды. Машиналар, рәт-рәт булып тезелгән солдатлар агымы туктамаган иде әле. Җәяүлеләре юл буйлап та, читтән дә баралар һәм санап бетерерлек кенә түгел иде.
Таң алды – йокының иң тәмле вакыты, диләр. Чынлап та шулайдыр. Тәнзиләгә беркем дә очрамады. Ул коралларны «Тылсымлы йорт»ка бернинди хәвеф-хәтәрсез илтеп куйды. Ни өчен икәнен үзе дә аңламастан, сәндерәдә бер пистолет калдырган иде. Анысын яшереп куярга кирәк булыр...
Урманнан әйләнеп чыкканда да, юл буйлап килүче солдатлар агымы туктамаган иде әле. Әллә бөтен Германия монда күчеп килгән, аларның чиге-чамасы юк. Тәнзилә инде кызылармиячеләрнең ни өчен чигенүен аңлагандай булды, шушы хәтле кодрәткә каршы тору мөмкин түгелдер. Боларның кешеләре дә күп, кораллары да санап бетергесез һәм читтән караганда да, куәтле булып күренә иде. Бу хәтле көчне күрүгә үк: «Совет
власте бетте», – дип уйларга мөмкин. Дөньядагы бөтен властьны җир белән тигезләрлек гаскәр иде бу.

(Дәвамы бар)