Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы (10))

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

11

Сугыш авылдагы таза ирләрнең барысын да җыеп алды. Кайсылары фронтка, кайсылары урманга китте. Бары тик карт-коры, гарип-гораба ир-егетләр һәм үсмерлеккә барып җитмәгән малайлар гына торып калды. Алары да бармак белән генә санарлык иде. Шул рәвешле, бөтен авыр эш хатын-кызлар җилкәсенә күчте. Алар печәнен дә чапты, җирен дә сөрде,
мал да карады. Яшьрәк хатыннар ирләр урынына җигелде, ә хатын-кызлар эше әбиләргә һәм Тәнзилә ише кызлар җилкәсенә төште.
Әле печән өсте иде. Барбос хәзер артык сүгенмичә генә таң белән
үз вазифасын башкарып чыга. Ап-ак күлмәкләр кигән хатын-кызлар, чалгыларын иңнәренә салып, төркем-төркем булып, басуга юнәлә. Читтән карап торганда, алар ниндидер бәйрәмгә баргандай тоела. Ләкин бу бәйрәм түгел. Алар ачлы-туклы көенә көн озыны печән чаба. Чык кибүгә ахирәтләре, олы апалар белән бергә Тәнзилә дә тырма, сәнәк тотып, болынга китә. Кипмәгән покосларны әйләндерәләр, кипкәннәрен күбәгә салалар.
Аннары бер урынга ташып, чүмәлә ясыйлар, кибән куялар. Көн озыны эшләп арысалар да, печән өсте күңелле тоела. Бу чиста эш. Җир сөрү дә, симәнә ташу да түгел.
Көн озыны эштә йөргәч, ахирәтләренең сугышка китеп, батырлык кылу теләге дә юкка чыкты бугай, һәрхәлдә, аларның берсе дә бу хакта кабат искә төшермәде. Багана башындагы тәлинкәдән ишетелгән хәбәрләргә караганда, сугышка китүнең кирәге дә юк, ул үзе бу якка килә иде. Кычкырып сөйләүчеләр булмаса да, кешеләр инде немецларның бу авылга да килеп җитәчәгенә шикләнми иде. Берничә көн үтүгә авыл өстендә канатларына тәре төшерелгән самолётлар да күренә башлады. Алар бернинди дә зыян салмадылар, кайберләре Мәскәү ягына очты, кайберләре
тирә-якта әйләнеп йөрде. Барыр урыны булганнар биштәр асып, балаларын, якыннарын ияртеп, авылдан чыгып китү җаен карады. Авыл урамнарында илнең үзәгенәрәк күчеп китәргә теләгән кешеләр төркеме барлыкка килде. Кайберләре ат җигеп, кайберләре җәяүләп, юлга кузгалды. Аларны тыючы да, туктатып
сорау бирүче дә булмады. Һәркемнең үз җаны үзенә кадерле, ә киләчәк билгесез иде. Ә немецлар турындагы хәбәрләр бер генә төрле түгел: берәүләре бик мактап сөйли, икенчеләре «ерткычтан да яман» дип әйтә. Шулай булгач, китүчеләрне гаепләрлек түгел иде. Авыл урамнарында тәрәзәләренә аркылы такта сугылган буш йортлар күбәйде. Авыл халкы азаю белән монда торып калучыларга эш артты. Печәнне вакытында җыеп алырга кирәк, ә эшче куллар ярыйсы ук сирәкләнгән иде. Печән өсте бетүгә
уракка төшәсе, монысы инде тагын да авыррак.
Тәнзилә баштарак немецлар килгәч, дөнья үзгәрер, әйбәтләнер дип
уйласа, хәзер бераз шикләнә башлады. Авыл халкының күпчелеге аларның килүен яхшыга юрамый иде. Ә көннәрнең берендә бригадир Барбос үзенең иртәнге чыгышында кешеләргә шундый хәбәр таратты:
– Болынга чыгыгыз. Хезмәт көнегезгә карап, печән бүлеп бирәм. Бүген шуны кураларыгызга ташып куярсыз. Бөтен эшегез шул булыр. Икенче көнне ул авыл фермасындагы бөтен мал-туарны кешеләргә бүлеп бирде. Бушлай булгач, алырга теләүчеләр күп иде. Тәнзиләнең әнисе дә бер савым сыеры, бер бозау эләктерде. Аннан соң болында артып калган бер кибән печәнне ихаталарына ташып өеп куйдылар. Шушы хәлләрдән соң колхозга эшкә әйтүче булмады. Сөенделәр инде, бәрәңге бакчасында да эш җитәрлек иде.
Озакламый чигенеп баручы кызыл армиячеләр күренә башлады. Алар авылга кермәделәр, беркадәр читтәнрәк узган олы юлдан киттеләр. Сирәк- саяк машиналар да очраштырды. Тик күбесенчә җәяүлеләр иде. Әнисе якын барырга рөхсәт итмәсә дә, Тәнзилә ахирәтләре белән олы юл буенча чыгып, аларны күзәтте. Башта таныш кешеләр юкмы дип текәлеп-текәлеп карадылар, аннан соң санарга тотындылар. Чигенүчеләр күп иде, озакка киткәч, аларны
санау да ялкытты. Төркем-төркем булып чигенүче солдатлар инде офыктан офыкка кадәр иде, аларның чиге-чамасы юктыр сыман тоелды.
– Зерә сез сугышка китә алмадыгыз, – дип шаяртты Тәнзилә. – Менә мин шушында чыгып карап утырыр идем. Ә сез әнә теге абзыйлар белән бер сафка басып әйләнеп кайтыр идегез... кочаклашып күрешер, көлешер идек. Ә болай... Кызык түгел...
Наташа көйдергеч итеп карап куйды да дәшми калды. Катя телгә килде:
– Безнең авылныкылар күренми әле, – диде ул моңсу гына. – Үлеп
калдылар микән...
– Алар башка җирдәдер, – диде Ольга. – Безнекеләр болай чигенмәсләр иде.
Кинәт Наташа каткан балчык алып, солдатлар сафына ыргытты:
– Куркаклар! – дип кычкырды ул. – Нәрсә дип чигенәсез? Сезнең урынгабез сугышырга тиешмени!
Аңа беркем дә җавап бирмәде, ничек атлап килсәләр, шулай узып
киттеләр. Наташа чираттагы төркемгә балчык ыргытты:
– Һәй! Әнә тегендә елга бар. Ыштан төпләрегезне юып китегез, сасы ис килә. Куркаклар!
– Җитәр, – дип туктатты аны Тәнзилә. – Үзләре беләләрдер. Күрәсеңме, әнә, кайберләрен носилкага салып күтәргәннәр.

– Монда гына туктамасыннар иде, – дип куйды Катя шомлы кыяфәт белән. – Туктасалар, сугыш монда булачак. Авыл бетте дигән сүз аннан соң.
– Бәй, үзең бит әле генә сугышка барырга йөри идең, – дип елмайды Тәнзилә. – Ә хәзер...
Катя җитди килеш калды:
– Анысы бит аның чит җирдә. Чит авыл ул бик кызганыч түгел. Ә монда үзебезнеке. Өстәвенә, безнең өй дә яңарак салынган.
Тәнзиләгә аның сүзләре кызык тоелды да кычкырып көлеп җибәрде, аңа ахирәтләре дә кушылды. Кычкырып көлешеп торган кызлар бу дөнья өчен сәер иде бугай. Чигенүче солдатларның кайберсе аларга борылып, аптыраулы караш ташлады. Кайберләре күзен түбән кадады, кайберләренең карашында нәфрәт чагылып китте. Ә кызлар аның саен көлде. Хәзер инде
алар нигә көлгәннәрен дә белмәде, алар өчен көлү үзе кызык, үзе көлүгә лаек иде.
Көтмәгәндә, гүләү ишетелде. Тәнзилә аның кайдан килгәнен чамаларга теләп, тирә-ягына каранды. Бераздан гүләүгә тырылдаган тавыш та кушылды. Һавада бер самолёт пәйда булган иде, ул түбәнгә үк төшеп диярлек, олы юл буйлап килә һәм пулемёттан ут сиптерә. Чигенеп баручы солдатлар һушына килеп өлгергәнче күпләре авып калды. Калганнары төрле якка сибелде, берәүләре самолётка атарга кереште, икенчеләре җиргә капланып ятты, өченчеләре якындагы урманга табан йөгерде. Ә самолёт ут
сиптерә-сиптерә офыкка китеп югалды да һавада әйләнеш ясап кабат олы юл буйлап оча башлады. Ул инде кызларга якынлаша иде. Тәнзилә дә, ахирәтләре дә әлеге хәлдән һушлары китеп, бер хәрәкәтсез катып калдылар. Бу чынбарлыкка һич тә охшамаган, бу төш кенәдер, хәзер уянып китәрләр дә шундый сәер төш күрүләреннән көлешергә тотынырлар сыман тоелды. Кинәт яннарыннан узып баручы берничә солдат кызлар өстенә ташланды, аларны җиргә сузып салдылар да өсләренә
менеп яттылар. Тәнзиләгә ниндидер авыр гәүдәле таза абзый туры килде. Ул инде аны-моны аңларлык яшьтә иде, үзе өстенә менеп яткан адәмне этеп төшерергә теләп чәбәләнде, тырмашты, кайсы җиреннәндер тешләп тә алды бугай. Менә сиңа үзебезнең солдатлар! Менә сиңа яклаучылар! Ләкин солдат зур да, көчле дә иде. Ул кызны җиргә сеңдерде дә аның ике яңагыннан учлары белән кысып тынып калды. Якында гына Наташаның кычкырганы ишетелде:
– Коткарыгыз! Көчлиләр!
Нәкъ шул вакытта җир тетрәнергә, тирә-якта нәрсәләрдер биешергә тотынды. Бу бер мизгел генә дәвам итте дә туктады. Тәнзилә көч-хәл белән үзенең өстендәге ирне шудырып төшерде, шунда кулы ниндидер кайнар лайлага тиеп чыланганын тойды. Бу кан иде.
Самолёт инде олы юлның офыкка тоташкан урынына җитеп түбәнәя башлаган, артыннан төтен болыты сузылып килә... Җирдә солдатлар өелешеп ята, исән калганнары яралыларны күтәреп, урманга ашыга. Әле генә тыныч һәм кызык булып тоелган дөньяда канлы мәхшәр купкан иде. Бераздан Наташа да үзе өстендәге солдатны шудырып төшерде. Аннан соң Ольганы азат итте, аны ике солдат каплаган, үзе генә тырмашып чыгарлык түгел иде. Моны күреп Тәнзилә Катяның өстендәге солдатны әйләндерде.

Тик Катя торып утырырга ашыкмады, ул һушын җуйган иде. Тәнзилә авырттырмаска тырышып кына, Катяның яңакларына чапкалады. Бераздан кыз күзләрен ачты, торып утырды, тирә-ягына каранды һәм кычкырып елап җибәрде.
Тәнзилә үзе өстендә яткан солдатка текәлде. Аның аркасы теткәләнеп беткән иде. Кыз аны чалкан әйләндерде. Егерме яшьләр тирәсендәге егет. Чибәр. Сөйгән кызы яки кәләше көтәдер инде. Ә ул үзенә бөтенләй таныш булмаган кызларны коткару өчен гомерен бирде. Кыз эченнән генә дога укып, аның күзләрен йомдырды, кулларын күкрәгенә яткырып куйды. Янда аунаган автоматны алып үзенең иңенә асты. Биштәрен, кесәләрен актарып
кем икәнен беләсе иде дә. Ләкин көтмәгәндә, аның башына алама уй килде, һәм ул ахирәтләренә эндәште:
– Әйдәгез, коралларын җыябыз.
Бу сүзләре боерык кебек яңгырады. Наташа сәерсенеп карады:
– Әнә бит, солдатлар...
Солдатларның бер төркеме олы юл буйлап сузылган мәетләрнең
автоматларын, биштәрләрен, документларын карап йөри иде. Әле монда кадәр ерак, өлгерергә була.
– Киттек!
Тәнзилә олы юлга менеп, кораллар җыярга тотынды. Берничә автомат, берничә мылтык... Гранаталар... Кызлар да аңа иярде. Күтәрә алганча төянеп беткәч, тизрәк булырга тырышып, авыл ягына йөгерделәр. Солдатларның нәрсәдер дип кычкырганы ишетелде. Тик аларга игътибар биреп тормадылар, артларыннан куа чыгучы да табылмады. Кәнсәләр ягыннан елга буена төшкәч, коралларны кычыткан арасына яшереп куйдылар.
– Әйдә, теге солдатлар янына, – диде Ольга моңсу тавыш белән. –
Аларның кем икәнен ачыкларга һәм хөрмәтләп җирләргә бит инде. Безне үлемнән саклап калдылар.
– Барырбыз, – диде Наташа. – Ә кораллар белән нишлибез? Башта шуны хәл итәргә кирәк.
– Шушында калып торсын, – диде Катя. Наташа каршы төште:
– Монда югалачак. Хәзер кычыткан әзерли торган вакыт, кемдер табып алачак.
– Бүлешәбез дә, печәнлеккә кайтарып яшерәбез, – диде Ольга.
– Мин алалмыйм, – Наташа көлемсерәде. – Әнинең нинди икәнен үзегез беләсез, күреп калса...
– Безнең печәнлек тә юк...
– Мин алам, – дип кистерде Тәнзилә. – Әлегә шушында торсыннар, ә кич җиткәч, безгә илтеп куярбыз.
– Яхшы. – Кызлар иңнәреннән йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды. –
Кичен ташырбыз, ә хәзер...
Кабат олы юл буена чыккач, барысының да йөрәкләре «жу» итеп куйды. Аларны коткарган солдатлар баягы урында юк иде инде. Олы юл буйлап сибелгән мәетләрнең берсе дә калмаган, солдатлар аларның барысын да җыеп, урман буенда туганнар каберлеге ясаганнар, хәзер күмәкләшеп, шуны күмеп маташалар иде.
– Йа Хода, исемнәрен дә белми калдык бит, – дип әрнеде Тәнзилә. – Алар бит безнең өчен һәлак булды. Без булмасак, урманга качып та өлгерерләр иде, бәлки.
Наташа да моңсу иде:
– Ә бит бер карасаң, бу зур батырлык, – дип уйчанланды ул. – Һәм иң аянычы – шушы батырлыкны бәяләр кешеләр юк. Хәтта без үзебез дә аларның кем икәнен белми калдык.
– Ходай бәяләсен инде, – дип куйды Катя.
Ә Тәнзиләгә кыен иде. Кайдан башына килде аның корал җыю турындагы уй! Шулай кыланып йөрмәсәләр, һич югы солдатларның кем икәнен белеп калырлар иде. Аларның шушы батырлыгы турында сөйләп, исемнәрен булса да, яктылыкка күмәрләр иде. Ә болай... Кинәт Тәнзиләнең күңелен чиксез әрнү биләп алды. Теш сызлагандагы кебек бөтен булмышыңны
актара торган югары әрнү, тик ул теш сызлавы гына түгел, монда хәтта нәрсәң сызлаганны да аңлый алмыйсың, тик нәрсәңдер әрни, тынгы бирми, җаның тәнеңә сыймый, күңелеңдә күз яшьләре дулый, әмма елап та котыла алмыйсың – бар булмышың әрнү тоткынлыгында, өстәвенә утлы яшен булып үкенү тойгысы камчылый... Югалту ачысы...
Кинәт кемдер елап җибәрде. Бу Наташа иде. Наташа нык, чая кыз, аның елаганын күрү үзе үк сәер һәм моңсу иде.
– Гафу ит мине, зинһар... – дип үкседе ул. – Мин бит сине көчләргә
итә дип уйлаган идем. Ә син үлемнән коткарып калгансың. Гафу ит мине, билгесез солдат. Мин булмасам, яшәр идең әле... Ә син булмасаң, мин үләр идем...
Бераздан Катя белән Ольга да сытылды... Башта тыелып маташтылар да сулкылдап еларга тотындылар. Тәнзилә дә яңаклары буйлап кайнар тасма сузылуын тойды, тамагына төер тыгылды. Үзләрен коткарган солдатлар да, юл буйлап офыктан офыкка атлап килүче хәрбиләрнең олы юл буйлап сузылган мәетләр өеменә әйләнүе һәм берничә минут эчендә гүр иясе булулары да кызганыч иде. Коточкыч иде бу! Тормышта бернинди
тотрыклылык юк, бер мизгел эчендә дөньяның асты-өскә әйләнергә мөмкин дигән сүз. Кеше язмышлары инде иленнән дә, җиреннән дә аерылган, алар тормыш җиле уңаена бәргәләнеп йөрергә хөкем ителгән.

(Дәвамы бар)