Каратай робагыйлары
***
Халкыма ярдәм булсын, дип мин сүз әйттем мөнбәрдән,
Исе дә китмәде, башын кузгатмады мендәрдән.
Колак салган кайберәүләр нәгърә ордылар миңа, –
Тәңремә сыгындым әрнеп, үзем сорадым ярдәм.
***
Китә ис күреп тарихи тарлыкны...
Коллыкка без мәңгегә дип тардыкмы?
Бөтен бер ил үз телендә укырга
Мәскәү ханнан көтеп ята ярлыкны.
***
Без бөек! – ди, көрәшик! – ди... Югала.
Әйтерсең лә ул мәйданга юл ала.
Тик мәйдан буш, юк бер тавыш. Нишләсен? –
Түрә-кара тирәсендә чуала.
***
Безнең өстә мал-мөлкәткә хирыс нәфес колы,
Мескенлеген яшергән дә күренә ул олы.
Колга буйсынган халыкны биетәләр болгап,
Без мимечне җиңгән идек, ди-ди, теге юлы.
***
Кабатлыйбыз, ахры, тагын бабайларның хатасын, –
Кем соң белсен ул Үләтнең таҗлар киеп кайтасын?
Ахырзаман атнасы да ерак калмаган бугай,
Анда вирус, монда... ересь – керер тишек тапмассың....
***
Африкадан юк нигәдер хәтер-хәбәр,
Көнбатышта гына, диләр, хәтәр хәлләр.
Анда тагын унбишме соң кеше үлгән, –
Кайта-кайта һаман шуны күрсәтәләр.
***
Көзге яңгыр бер көчәя, бер басыла...
Җылы эзәп йөри сыман ул асылда.
Тик тәрәзләр томаланган, ишек ябык! –
Ачылмас та кебек алар бу гасырда.
***
Күзсенгән бала кебек мин утырам көн үтсенгә,
Бердәнбер уенчыгым бар – аны да кемдер күпсенә.
Уеным фани сый гына, ә тыенкы кибарьлек
Гомерем чүленә тамган күз яше булып сеңә.
***
Дулкынланмыйм нигә хәзер сизелерлек?
Хис уянмый үзәкләрем өзелерлек.
Атын ат мин әле дә... Тик күңел үзгә!
Як-ягымны томалады күзелдерек.
***
Онытырга кирәк инде, онытырга...
Өшеп туңган йөрәгемне җылытырга
Бер уч кына учак эзлим ишек шакып.
Этләр өрә... китәм карлар ера-ера.
***
Кайчак татлы, кайчак ачы бәйрәм ашы...
Җырладык та, биедек тә кара-каршы.
Башы – хәйран! Ахыры бик истә түгел,
Үтеп китте күзне ачып караганчы.
***
Күңеленә дусның тидем бугай мин,
Шулай була табалмасаң сүз җаен.
Яра салдым саксыз әйтеп, һәм менә
Үз җанымда тоям аны көн саен.
***
Нигә бу мәхәббәт хисе һаман җуелмый икән?
Әллә ул гөл, әллә инде чәнечкеле бер тикән, –
Кунган да шуңа ялгышып күңелемнең былбылы,
Тыпырчына, ахры мәңге аерылмаска береккән.
***
Сиреньнәр шәмәхә төтенгә төренде.
Ачылды җил-капка, бер кызый күренде.
Кемгә кул болгады "кер инде!" дигәндәй?
Сиреньнәр сеңдергән татлы бер сер инде.
***
Ыгы-зыгы, вак мәшәкать бу тормышта...
Исе китми генә яңгыр ява тышта.
Караңгыга качып чыккан яшь кәләштәй
Тавыш-тынсыз югалыр ул борылышта.
***
Үтте бер кыз, атлаулары, һай, эре!
Әйтте бер карт: “Чукыныплар киткере,
Нинди чибәр!” – Юраганы юш килде –
Чукынды, дип кемдер хәбәр җиткерде.
***
Бит тиресен тарттыргач та, күз буягач,
Кул чаптылар байбичәгә, элделәр таҗ, –
Нинди көяз! Нинди яшь! – дип. Тик берәрсе
Күрсә иде аны иртән, икәү калгач.
***
Көн дә, төн дә бизәнә ул – түз генә!
Гел буласы килә кеше күзендә.
Һәр сүземнән эз кала, дип ышана,
Ком коелып күмә ләкин эзен дә.
***
Мин яратмыйм сине, ди ул, өнәмим,
Шуңа күрә беркемнән дә көнләмим.
Күз ташласам ялгыш кына берәүгә...
Ни буласын беркемгә дә теләмим.
***
Сүзен үлчәп тормый инде – шундый дорфа.
Теләсә ни әйтеп кайчак йөзне ерта.
Нигә күңел шуңа тарта, менә гаҗәп!
Фәрештә ул! – дип әллә соң җен котырта?
****
Кашы җәя, керфеге ук, күздә очкын!
Очтым хыял канатында, назлап кочтым.
Икенче көн кабат күрдем хыялымны, –
Китеп барды берәү белән падыручкым.
***
"Эшлә! – диләр, – синең әле эшләр чагың,
Нәрсә инде тагын юлда туктап калдың?"
"Тын кысылды..." – дип әйтергә кыенсынып,
Үтеп барган бер чибәргә мин күз салдым.
***
Әллә ниләр сөйлисең син саташып...
Юкса миңа синең тарих ап-ачык:
Зыңлап торган кызыл балчык – әүвәлең,
Ә ахырың – тавыш-тынсыз вак балчык.
***
Күк гөмбәзен терәп тора гүя –
Ялгыз каен сыкрап башын ия.
Сөелгәндер, сөйгәндер ул элек...
Китеп бара кара көя-көя.
***
Үзәкләрне өзеп искә төште,
Көзге сагыш җелегемә күчте.
Сызылды таң. Исте бер җил шыпырт.
Юатмады. Кичке иде. Иске.
***
Яңгыр ява йөткергәләп, сырхау яңгыр!
Савылып төшкән толымнары нигә чалдыр...
Саңгырау бер аваз биреп тәрәз кага,
Күзе шомырт, йөзе коңгырт, үзе чандыр.
***
Юлыктым чишмәгә – сулкылдап елады;
Таралып китәр күк мүкләнгән улагы.
Ул дәште... йөгендем... Һәм миңа иптәшкә
Йотлыгып су эчте бер зелпе куагы.
***
Гыйнвар ае. Елый дөнья! Яңгыр ява җилле.
Аңламассың, яңа елда әллә соң яз килде?
Әллә инде көз кайттымы безне эзләп кире?
Бергә елыйк! – Барысы да тик Аңа билгеле...
***
Үткен пычактай уйнады аҗаган,
Куркып каядыр йөгерде яшь чаган.
Шом оялады илнең бәгыренә...
Чаган түгел мин – беркая качалмам.
***
Онытылган кара савытын таптым,
Элеккечә каләмемне яптым.
Тик карасы кипкән, яме киткән...
Мин дә, имеш, яшьлегемә кайттым!
***
Яңгыр йөренә түбәдә шыбыр-шыбыр,
Бәлки көзнең бу беренче яңгырыдыр.
Берялгызым тәрәзәдән таңны көтәм, -
Нинди көннәр мине тагын таң калдырыр?
***
Мең энә төсле ул җиргә кадалды –
И ява! эре-тәкәббер-һавалы.
Үтте барыбер. Ай күрде, көн алды...
Елгада вәләкин һаман ява әле.
***
Диңгез искә төште әле никтер, -
Колач җәеп йөзәсе иде бер!
Дулкын йөгергәнен төштә күреп
Калды хәтер, үтеп ките гомер.
***
Ай сукмагыннан бит узалдым!
Сызланмадым түгел, сызландым:
Үз хәлем хәл иде, мин исә
Айда калган кызны кызгандым.
***
Көзнең дә үз исе, һәм монда үзгә төс!
Кып-кызыл миләшне сузылып өзәбез, -
Ә аста яфраклар – сап-сары, йүп-йүеш...
Без аны сизмибез, миләштә әле күз.
***
Уемда ни генә булса да,
Сагыштан күңелем тулса да,
Көлдем мин кычкырып дөньядан, -
Түр булды һәр мескен бусага.
***
Эзебез тузанга күмелер,
Шәүләбез рәшәгә төренер,
Хәтер калыр, ул да сөрелер...
Бер күрешү үзе бер гомер.