Логотип Казан Утлары
Бәян

Качкын (дәвамы (2))

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Читлектә

Кеше барысына да ияләшә, диләр. Хак сүзләр. Әле кайчан гына төзелеш идарәсе участогы җитәкчесе иде, хәзер аны поезддагы төрмә вагоныннан чыгу белән талап үтерергә әзер этләр, әзмәвер сакчылар каршылый. Нидер ошамаса, чукмар белән дөмбәсләргә дә күп сорап тормыйлар... Барысы да шәхесне бетерү, аның рухын сындыру өчен эшләнә! Шул авыр шартларда чыдам, нык булырга кирәк. Ул ныклыкны каян алырга соң? Әүвәл Ләйлә хыянәте, аннан Елдашев – Светлана, Василий Пузиковлар...
Иректә андыйлар меңгә бер булса, монда алар адым саен. Киләчәктә ничек яшәргә? Бу гарьлекне ничек онытырга? Әллә инде мордар китәргәме?.. Юк! Нәсел башында торган әби-бабайлар гафу итмәс! Бирешмәскә! Нык булырга кирәк! Бу уйлар Искәндәрнең инде ничәнче мәртәбә башыннан узды. Ышанырга кирәк. Дөреслек өскә чыкмый калмас.
Микуньда тоткыннарны күчерү пункты урнашкан. Вагон-төрмәләр ил буенча килә тора. Андагы зекларны аерып, төрле төзәтү учреждениеләренә – лагерьларга җибәрәләр. Искәндәрне дә шахтёрлар шәһәренә – сугышка кадәр һәм аннан соңгы елларда да иң куркыныч саналган урынга озатырга булдылар. Анда утыручылар чәнечкеле чыбыклар белән кат-кат уратып
алынган, көчле прожекторлар белән яктыртылган соры төстәге баракларда яши. Һәр баракта бер отряд – бригада. Алар нинди дә булса объектта эшли. Отряд тормышын бер офицер күзәтә, ул «вертухай»1 дип атала. Синең язмыш – аның кулында. Теләсә, туганнарың белән очраштырырга, срогыңнан иртәрәк төрмәдән чыгарга ярдәм итәргә мөмкин. Тоткыннарның исә үз кануны. Алар белән «бригадир» – абруйлы зек җитәкчелек итә. Килгән посылкаларны, акчаларны бүлү, кемне нинди хезмәткә билгеләү
– монысы аның карамагында. «Законлы бур»ларны гадәттә хезмәт белән төзәтү лагерьларына җибәрмиләр. Әмма вертикаль буенча барлык җинаять дөньясы – алар карамагында.
Искәндәр бирегә җибәрелүенең серен аңлады: монда таяныч булырдай бер генә татар да, бер генә Казан кешесе дә юк. Үзе генә булган кешене сындыру җиңел бит!
Зонадагылар белән танышу бригадирдан башланды. Ул олы гәүдәле, нык, таза. Сөйләшкәндә, «г» авазын «х»га алыштыруыннан көнбатыш өлкәләрдән икәнен чамаларга мөмкин. Уң кул бармакларының һәрберсенә хач ясалган. Димәк, инде бишенче мәртәбә хөкем ителгән – бишенче «ходка»сы! Искәндәр аңа кемлеге, ни өчен срок алуы хакында яшермичә сөйләп бирде.
– Эх, сломали твою судьбу… – дип сүгенде бригадир. Аның «шестёркасы» булса кирәк, икесенә дә тәмле чәй, печенье алып килде. Бригадир чәйне үзенчә бер рәхәтлек белән йотып:
– Маляву получил. Ты действительно не виноват. Может ещё пересмотр дела будет, ну или там условно-досрочное освобождение, – дип, Искәндәрне тынычландырды. Аннан: – Ты здесь нам нужен как спец, – дип, сүзен дәвам итте. – Завтра с утра нашу бригаду повезут в объекты. Посмотрим, порешаем как быть. Благополучие зэков зависит от плана. Попашешь – и при хавчике и при бабле будешь. Все вопросы решать со мной. Не боись, тебя никто не тронет! Бывай, Искандер!
Бригада сәүдә базасы төзергә тиеш икән. Заказчысы – шәһәр
администрациясе. Ә хакимият эш башкаруны уникенче төзелеш идарәсенә тапшырган. Төзүчеләр исә, зекларны яллап эшләтә. Башкарылган хезмәт күләменә карап, акча түли. Заказчының вәкиле итеп, Пётр Ципков билгеләнгән. Александр Колобов дигәннәре – мастер. Утыручыларны объектка тимер читлекле автомобильләрдә китерәләр, анда автомат белән коралланган ике солдат утыра. Автомобиль зонага кергәч, тоткыннарны тезеп саныйлар да эшкә озаталар. Дүрт почмакта сак каланчалары.
Койма белән зона арасы егерме метрлы бушлык. Анда махсус чыбыклар тарттырылган. Аяк керә калса, тартып алыйм, димә! Кыскасы, бирегә хәтта кошлар да төшә алмый!
Бригадир белән Ципков махсус урында утыра. Биредә телефон, проект кәгазьләре, өстәлдә чәйнек. Почмакта кирпечтән ясалган бәләкәй генә мич. Аның кызуы бүлмәне җылыта. Искәндәр белән иректәгеләр дә танышты, болары аракы эчеп, тәмәке төтене белән агуланган кешеләр иде.
Авызларыннан чыккан ике сүзнең берсе – сүгенү.
– Фундаментка җир казырга кирәк. Эш күләме шактый. Бу якларда
июль аенда көннәр җылыну белән бетон салыначак котлованга су тула. Ә кышын бетон салырга шартлар юк, ул ясаган чакта ук туңарга, катарга өлгерә. Билгеләнгән срокка фундамент салып өлгермәсәк – безгә хана! Менә нишләргә дип баш ватабыз. Син – спец.! Уйла! – дип, Искәндәргә алга куелган бурычны аңлаттылар. Ул документлар белән танышты. Монда әле һаман искечә фикер йөртәләр, иске алымнар белән эшлиләр икән...
Тоткыннар иртәнге ашны объектта ашады. Аларга ботка, ике шакмак шикәр, май кисәге, чәй өләштеләр. Соңрак канистраларга салып, төшке аш та китерелде, аның янына майлы ботка, ипи белән компот та куелды. Кичен кабат ботка белән чәй өләшенде. Искәндәр белән бригадирга төшке ашны теге шестёрка-ярдәмче китерде. Алар кофедан да авыз итте.
Биредә поляр кыш апрельгә кадәр дәвам итә. Шунлыктан төзү объекты көчле прожекторлар белән яктыртылган. Суыкта зэклар җир казый. Өлгерә алсалар, анда тимер-бетон фундамент булачак. Арып-талчыкканнар чиратлашып, көнкүреш бинасына кереп җылына, итекләрен киптерә. Кирәк-ярак кораллар да шунда ук. Аны гомерен төрмәдә уздырган карт Битушинский карап, көйләп тора. Җир казырга берничә компрессор куелган. План буенча һәр сменага бер зэк отбойный молотоклар ярдәмендә
алты кубометр грунт чыгарырга тиеш. Ташлы грунт эләгә икән – эш харап, бер кубны казый алсаң да чак кына! Компрессорчылар, электрик, шофёрлар – ирекле төзүчеләрдән. Алар төзелеш участогында эшли. Бирегә чакыру буенча гына килеп китә.
Яшәргә, срок тутырырга шартлар начар ук булмаса да, кеше өчен иң мөһиме – ирек юк. Кичке алтыда тоткыннарны бер рәткә тезеп барлап чыктылар да, брезент белән капланган рәшәткәле машиналарда зонага кайтардылар. Искәндәр эш күләме, аны үтәү вакыты белән танышкач, кышкы шартларда фундамент салу турындагы уй-фикерләрен бригадир белән бүлеште. Участок начальнигы һәм идарәдәге җитештерү бүлегеннән белгечләрне чакыру зарурлыгын әйтте. Иртәгесен сәгать унда делегация
инде объекттагы бригадир бүлмәсендә иде. Участок җитәкчесе Герман фамилияле эстон кешесе, ПТО начальнигы чибәр генә хатын-кыз – Алиса Смирнова, инженер үзен Елмеев дип таныштырды.
– Минем тәкъдим болай, – дип башлады сүзен Искәндәр. – Сезнең
алым белән эшләсәк, объектны төзеп, файдалануга тапшыру артык озакка сузылачак. Беренчедән, фундаментның бинаны тотачагы билгеле түгел. Туң эреп, аста бушлык хасил булуы ихтимал. Бу стеналарны җимерүгә китерәчәк...
– Әй акыллы фикер. Бу бит икегә-ике кебек аңлашыла. Моны синнән башка да яхшы беләбез дип, – Пётр Ципков аны бүлдерергә тырышса да, Искәндәр сүзен дәвам итте.
– Установка алып килеп, астагы катламга кадәр тишекләр ясарга.
Арматуралар төшереп бетон салырга, катмасын өчен аны электродлар ярдәмендә җылытырга да, аннан барысын бергә ленталы бетон белән тоташтырырга. Әлеге эшне сүтеп-җыела торган модуль эчендә башкарырга кирәк. Мәйданны җылыту өчен ташкүмер ягарга мөмкин. Май аенда көннәр җылына дип беләм, фундамент салуны бер айда төгәлли алачакбыз. Җир казу күләме биш мәртәбә кими, чыгымнар азая. Арматураларны биредә
үк әзерләргә кирәк. Безнең арада арматурчылар, ташчылар, сылаучы- буяучылар, эретеп ябыштыручылар юк. Аларны эш урынында кыска вакытлы курслар ачып укыту мәслихәт! Шулай төзү-монтаж эшенең чыгымнары күпкә кимиячәк! Бер ел дигәндә, объектны файдалануга тапшырырга була.
Искәндәр бригадирга мөрәҗәгать итеп:
– Контингентка яхшы итеп аңлату кирәк булыр. Эше булса, акчасы да тамар. Иреккә һөнәр алып чыгарлар... – диде. Герман яңа фикерле, кискен кеше иде, ул үзе дә төрмәне үткән төзүче.
– Без идарә җитәкчелеге белән киңәшләшербез. Бу яңалык шәһәрдәге төзелеш сәясәтен үзгәртә, – диде.
Якалары майланып каткан пәлтәле Ципков кына канәгатьсезлеген
белдереп:
– Видали мы разных профессоров-болтунов! – дип төкеренде. Ләкин идарәдән килгән белгечләр моңа игътибар итмәде.
Зонада эшләр искечә дәвам итте. Германга идарә начальнигына, аннан трест җитәкчесенә бу яңалыкны кат-кат аңлатырга туры килгән. Соңгы чиктә Искәндәр тәкъдимен кабул итеп, сынау рәвешендә эшләп карарга рөхсәт алынды. Бер айда техник-проект документларына үзгәрешләр кертелде. Чылбырлы тракторга охшаш тишү машинасы белән төзү мәйданында тикшерү эшләре узды. Фундамент салынасы урында таш катламы булу төзүчеләрнең эшен җиңеләйтте. Димәк, Искәндәрнең фикере
дөрес булып чыга.
Отряд талчыгып, эштән кайткач, йокыга кадәр берникадәр вакыт кала. Тоткыннар кайсылары карта, домино уйный, кемдер китап укый, өйләренә хат яза. Бинада чират буенча бер тоткын кизү тора. Ул бакта эчәр су булуын, идәндәге чисталыкны тәэмин итә, ишектә йөрүчеләрне барлый.
Бригадир – Михаил Краснокутский өчен аерым бер бүлмә әзерләнгән.Анда тоткыннар чакыру буенча гына керә ала. Искәрмә буларак, Искәндәрне ул үз янындарак тота. Кырык бишенче яше белән барган бу авторитет Ростов өлкәсеннән икән. Балалар йортында үскән, бокс белән кызыксынган, көчсезләрне һәрчак үз канаты астына алган, кимсетергә ирек бирмәгән.
Балалар йортында, әлбәттә, һәр кеше дә мантый алмый.
Гаделлек көрәшчесе Михаил очрагында исә, аларны укыткан Джульетта Чарухчян беренче көннән үк егетне күрә алмый. Кирәксә-кирәкмәсә дә каныгып, болай да язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның тормышын тәмугка әйләндерүдән тәм табучы хатын горур малайны ничек тә сындырырга тырыша. Ә җиденче сыйныфта укып йөргәндә, форсат чыга. Математика укытучысының сумкасыннан акча урлыйлар. Шик Михаилга төшә. Тикшерми-нитми торып, аны яшүсмерләрне хезмәт белән төзәтү
колониясенә җибәрәләр. Шунда ул сугышып, беренче срогын алып, өч ел утыра. Техникумга кереп, елгалар, диңгезләр кичәргә хыялланган егет, җинаятьчеләр төркеменә килеп эләгә. Аннан инде чыгу юлы бикле. Гаделсезлеккә карата нәфрәт, кешеләргә бар ышанычын югалту аны бүгенгә кадәр озатып килә. Иллегә җитүче бригадирның ни гаиләсе, ни туганнары юк. Өч елдан кабат иреккә чыгасы. Ә анда аңа нишләргә? Икенче яктан, гомере буе казённый йортта яшәп, төрмәдә үләргә түгелдер бит инде?!
– Корефан, миңа нинди киңәш бирер идең? – ди ул Искәндәргә.
– Туганнарың булмый калмас. Бәлки, әти-әниең бәхетсезлеккә
очрагандыр да, сине балалар йортына урнаштырганнардыр. Димәк, туганнарыңны архивлардан эзләп карарга кирәк. Мин булышырмын! Аннан соң детдомда җан дусларың булмый калмагандыр? Эзлик! Вакытны юкка уздырганчы һөнәр үзләштер. Әйтик, арматурчы, эретеп ябыштыручы... Кичке мәктәпкә кер... Бер-беребезгә ярдәмләшик.
Бу сүзләрдән Краснокутскийның күзләрендә очкыннар балкып китте:
– Добро, кореш, добро! – дигән булды.
Хатларны озакка сузмыйча яза да башладылар. Мастер булып эшләүче Александр Клоков арадашчы булырга ризалык бирде. Рәсми җаваплар аның адресына килә торды.
...Хөкем ителгәннәрнең барысы да эшлим дип тормый. Арада ничек кенә булса да, бушка вакыт уздыру, эштән качу ягын караучылар да бар. Гаиләле тоткыннар срокларыннан иртәрәк иреккә чыгып, өйләренә исән- имин кайту өчен тырыша.
Мәсәлән, Коми егете Василий кабат боланнар көтәргә хыяллана,
очсыз-кырыйсыз тундраны, башлары ак кардан аерылмаган поляр Уралын сагына. Аны язын яңа көтүлекләргә күчкәндә, суга баткан боланнар өчен гаепләп, ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Сосновский фамилияле егет белорус милләтеннән. Ул уен карталары буенча белгеч, күз буу, кеше алдау аңа чүп кенә. Үзе акыллы, гыйлемле, шигырьләрне яттан сөйләп, теләсә кемне авызына карата ала. Тик куллары чүкеч, балта тотар өчен
яралмаган. Отрядтагы тоткыннарның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы.
Сашка Туганов дигәненә әле унсигез яшь кенә. Олпат гәүдәле, слесарь булып эшләгән, кичке мәктәптә укыган. Дуслары белән Яңа ел бәйрәмен каршылаганда, артыгын эчеп ташлаган. Иртәгесен үзен кулга да алганнар. Янәсе, арада булган бер кызга бәйләнгән! «Дусты» Юра аның өстеннән шикаять биргән. Нәтиҗәдә, егетне хатын-кызны көчләүдә гаепләгәннәр. Ә чынбарлыкта бу адымга шикаять язучы үзе барган. Әлбәттә, тоткыннарның күпчелеге закон бозган өчен утыра. Андыйларның үз-үзләрен тотышы, уй- фикерләре бөтенләй башкача. Намуссыз, икейөзле адәм актыклары биредә мыжлап тора...
Искәндәр тирәсендә Сашка, Василий, тагын берничә тоткын оешты. Алар әле бозылып өлгермәгән, иреккә чыгып, яңа тормыш корырга хыялланучы кешеләр.

***

Николай Анисимович Щёлоков – эчке эшләр министры. Ул бу постында 16 ел эшләде. Шахтёр, Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул эшләгән чорда ирегеннән мәхрүм булган тоткыннарга карата дәүләт тарафыннан караш тамырдан үзгәрде. Аларны тышкы дөнья белән аралаштыру, азык- төлек белән тәэмин итү, яшәү урыннарын яхшырту буенча зур эшләр башкарылды. Тоткыннарга хезмәт хакы бирү гамәлгә кертелде. Зонада төрле тармакларда – җитештерү, төзелеш өлкәләрендә эшләтү оештырылды.
Мондый мөмкинлекләр ачылгач, тоткыннарның күбесе хезмәт белән төзәлү юлына басты. Вакытын тутырып, иреккә чыгучы тоткынның кием-салымын алырга, кыскасы яңа тормыш башларга мөмкинлекләре барлыкка килде. Краснокутский – отрядның авторитеты, тоткыннарны җыеп, Искәндәр белән таныштырырга карар кылды. Искәндәр үзенең кемлеге, ни өчен бирегә эләккәне хакында аңлатып узды, иректә чакта төзелештә ирешкән казанышлары белән таныштырды.
– Армиядә хезмәт иткәннәр «Солдат йоклый – хезмәт бара» дигән
әйтемне яхшы белә. Монда да эленке-салынкы йөреп, вакытны үткәрергә була. Бер генә тоткынның да интегәсе килми, – диде Искәндәр.
Арада:
– Юк! Ирек кирәк, бер көн ирек, 10 ел төрмәдән өстен, – дигән сүзләр ишетелде.
– Пургу гонишь, кореш. Чо, предлагаешь нам лошадкой быть, – диде Акула.
Сосновский алгы тешләре сынык, күзләре эчкә баткан Акуланы
туктатып:
– Сөйләсен, аннан ирек исе килә, дөнья турында да сөйләсен, – диде.
Искәндәр хуҗалык исәбендә эшләүнең файдасы, фундамент салуның яңача ысулы белән таныштырды. Күпчелек зэкларны акча эшләү, һөнәр үзләштереп, иреккә чыгу мөмкинлекләре кызыксындырды. Ә менә кесә карагы «Бритва»га яңа һөнәр үзләштерү тәкъдиме ошамады.
– Минем бармаклар, кием-салымнарны, хәтта хатын-кызның эчке
күлмәген дә тоемлый, аера белә. Бетончы булгач, мин төп профессиямне югалтам түгелме? – диде ул.

Акула кабат сүзгә кушылды:
– Курыкма, Бритва, арматурчы була калсаң, куркыныч түгел, бармакларың чыныгыр, тимер-томыр белән эш итәргә өйрәнерсең... Банклар басарга дип әйтүем, – дип, авызын чалшайтып, көлемсерәгән кыяфәт ясады.
Акуланың бу сүзләреннән көлүче булмады. Тоткыннар яңа һөнәр,
иртәгесе тормыш турында уйга батты. Ә бит тау мәгарәсендәге караңгылык аша бик еракта булса да, яктылык күрү тоткыннар күңеленә өмет бирә. Төньяк халыклары да бит ерак сәфәргә чыкканда, алда баручы этнең буе җитмәс урынга ит кисәге элә торган булган. Маэмайлар җимне «хәзер эләктерәм дә, кабып йотам» дип алданып, гел алга ыргылган. Соңыннан, хәлсезләнеп егылгач кына, хуҗалары мескеннәрне туйганчы ашаткан.
Ялганны аңлаган усал этләрнең хуҗаларына ташланган очраклары да булган, ди, имеш. Менә Искәндәргә дә шундый язмышка дучар булу яный. Әгәр эшләр ул уйлаганча барып чыкмаса, зэклар аны үз законнары белән хөкем итәчәк! Эш катлаулы, әмма инде кирегә чигенү юк! Хулиганлык өчен биш елга хөкем ителгән Искәндәр Хәмзин сәүдә базасы төзелешенең җаваплы кешесенә әверелде. Бригадир Краснокутский исә,
эчке тәртипне тәэмин итүче булып калды. Герман, Ципков, Колосовлар объекттагы төзелеш технологиясенең үтәлешен энә күзеннән үткәреп торды. Тоткыннарны арматурчы, ташчы, бетончы һөнәрләрен үзләштерү курсларында укыту өчен төзелеш идарәсеннән ирекле белгечләр чакыртылды. Тау грунтын бораулаучы трактор һәм махсус җайланма ярдәмендә әзерләнгән чокырларга кирәкле озынлыктагы субайлар кагылды.
Тиешле юанлыктагы тимер-бетон салынган мәйданнарга арматуралардан дүртпочмаклы кәрәзләр үрелде, субайлар белән өске өлешләрдәге металл арматуралар бер-берсенә эретеп ябыштырылды. Поляр төннәр бетеп, озын көннәр башланганда, объект инде фундамент салырлык хәлгә китерелгән иде. Май урталарында бетон килә башлады. Махсус трансформатор
ярдәмендә электродлар бетонны җылытты. Алар артыннан ташчылар эшкә кереште. Бинаның аскы өлешен ике-өч метрга күтәргәч, кыш көне ясалган корылма сүтелде. Базаның ак кирпечләрдән салынган диварларын күрү төзүчеләргә дәрт һәм ышаныч өстәде.
Эшенә күрә хезмәт хаклары да күзгә күренеп артты. Болан караучы
Коми егете Василийның иреккә чыкканда, шактый ук акчасы җыелган иде. Дус-ишләре дә өстәгәч, күңеле тагын да күтәрелде. Акчалы тоткыннарга заказ буенча кирәк-яраклар китерде. Шулай итеп, әлеге зона – хезмәт белән төзәтү лагерена әверелде. Элек үзенең «батырлыгы» хакында гәп сатудан башы чыкмаган «Бритва» да ирекле тормыш турында сөйләнә башлады.
Ирешелгән уңышлар тоткыннарга якыннары белән очрашу мөмкинлекләрен дә арттырды. Технологик чылбырны дөрес үтәү нәтиҗәсендә, кышкы салкыннарга кадәр бина эченә җылылык та бирелде. Сылау-буяу эшен башкару мөмкинлеге туды. Искәндәр фаразлап куйганча – бер ел дигәндә объект файдалануга тапшырылды. Учреждение начальнигы Головин, участок җитәкчесе Герман дәүләт бүләкләренә лаек булды. Эшләре уңышлы башкарылганга Краснокутский белән Хәмзинга да рәхмәт әйтелде. Аннан бригадага яңа объектлар – шифаханә белән кошчылык фабрикасы биналары төзү эшләре планлаштырылды.
Вакыт уза торды. Срокларын тутырган зэклар азмы-күпме акча алып, иреккә чыкты. Башка колонияләрдә утыручы тоткыннарга караганда, мондагылар җәза срогын җиңелрәк кичерә башлады. Искәндәр үзе дә, әгәр яраткан эше булмаса, бәлки, бөтенләй төшенкелеккә бирелеп, киләчәккә өметен җуйган булыр иде. Беренче тимер-бетон субайларын җиргә чумдырганда да, аннан соң арматуралардан фундамент күтәргәндә дә, ул гади төзүчегә әйләнде. Хезмәтенең нәтиҗәсен күреп сөенү аның таяну ноктасына әйләнде, физик һәм рухи халәтен баетты. Тик аның ирекле дөнья
белән аралашуы ара-тирә әти-әнисенә хат язудан узмады. Җизнәсе корган тозактан котылу өчен кемнәндер ярдәм көтүне – ялгыш юл дип исәпләде ул. Бу хактагы фикеренең ялгыш булуына да соңарып төшенде...

1 Вертухай – тоткыннар, иврит теленнән алган жаргон-сүз.

(Дәвамы бар)