Без югалткан сүзләр – күктәме?..
Кадерләсәм...
Яңа күзәнәкләр ачылмаса,
Искеләрен үзле балчык басса,
Зарын сөйләр чишмә тотлыгып.
Иелер дә, кем соң эчәр дисең,
Тынчу суын сусап, йотлыгып.
Тел дә – чишмә...
Карамәтле сүзләр –
Сулыш өргән күзәнәкләре.
...Мәрхүм сүзләр каберлеген эзли
Гаҗиз төшем күбәләкләре...
Ташларына чәчәк уяр идем
Хыялымда гына булса да.
...Тел-калкансыз, кылычсыз да кавем
Хокуксызлык татый тупсада...
Зәгыйфь телгә дошман йозак элә,
Тозак куя һәрбер адымда.
...Без бурычлы дала кылганына
Каны тамган сүзләр алдында,
Яшькә тулы күзләр алдында...
Җегәр юкка чыкмый, кайда икән
Без югалткан сүзләр, күктәме?
Кулланышка кайтарасы иде
Денле сүзләр явын күптәнге.
Хәтерләтеп, чагылдырсын алар
Данлы, шанлы, ханлы үткәнне.
Дала буйлап татар җайдаклары
Акбүз атта җилеп үткәнне.
...Күпме сүзнең тән сакчысы булып,
Яндым, туңдым, меңгә телендем.
«Әнкәемнең күкрәк сөте – хәләл,
Кадерләсәм, – дидем, –
Һәр иҗеген туган телемнең…»
Тормышка дан җырлап
Алмагачлар ак күбеккә баткан,
Сиреньннәр дә зәңгәр чәчәктә.
Матурлыкны күреп соклануым
Кеше итеп мине яшәтә.
Күзләр күккә карый, тургай сайрый,
Өнди-өнди күкрәп яшьнәргә.
Тыңлыйбызмы?!
Саф чишмәләр чыңлый,
Яшелләнеп кырлар яшәрә!
Табигатьнең үз кануны – канун
Уяна ул, кемнән сорасын?!
…Бакыйлыктан иңгән уй-тәхеттән
Офыкларга карап торасың…
Йөгерешеп нурлар куыш уйный
Таулар иңендәге урманда.
Нинди шатлык, бал кортлары безләп
Алларыңа килеп кунганда!
Канат җилпеп күбәләкләр уза
Хуш исләрдән чиккән нур аша.
Шикләнмим дә, бу мизгелдә язым,
Мәхәббәткә тугры җан авазым
Хызыр-Ильяс белән очраша…
Тереклекнең нәкъ үзенә охшап
Килә минем бәйсез буласым.
...Юлларымда каршылыклар калыкса –
Йөрәгемдә давыл суласын!
Һәр күзәнәк тормышка дан җырлап,
Тантаналы балкып ачыла.
Бәхет төсе чәчеп бәрхет үлән
Күтәрелә, җаным, каршыла!
Ярлыка
Давыллы, яшеньле гакылым
Син миңа ни өчен бирелгән?
Яңалык ачмадым…
Мин – гөлмен
Кысалы киндергә чигелгән...
Заманга карыйсым килгәндә
Гаделлек, тигезлек чигеннән,
Салават күпере балкыган
Офыклар артына чигенәм...
Сыеша алмый да тарлыкка,
Кемнәргә кызганыч күренәм?
Кечкенә гаебем тойсаң да,
Ярлыка, и, туган җир генәм!
Көч туплап, кайтырга омтылып
Яңадан тереклек шартына,
Ирексез сулаудан отылып,
Баш иеп, сулудан котылып,
Чигенәм офыклар артына...
Шикләнмим: без адәм затына
Вакытлы чигенү кирәктер.
Ул бәлки, яманлык чирүен
Көрәшеп җиңәргә өйрәтер...
Күкрәгем читлеге артында
Аллаһка табынган бай йөрәк...
Уйларым туфрагы катында
Тынгысыз шыбырдый байтирәк*...
*Байтирәк – тамырлары җирасты дөньясына тоташкан, очы күккә җитеп үскән мифик агач.
***
Сафлык бишегендә
Тоткарлыклар аша
Чишмә юлын таба.
Челтер-челтер ага
Офыкларга таба.
Мәгърур таулар тора
Ак болытка тиеп.
Үзәннәрдә таллар
Шаулый җилдә биеп.
Җәеп, киң колачын,
Күктә оча лачын.
Ирек... Хокук… Киңлек
Юк, татымый кимлек!
Күбәләкнең канат
Җилендә хуш исләр.
Бәйсезлекне сөйгән
Миндә гүзәл хисләр.
Тамырларым буйлап
Каным ага чыңлап.
Баскан җирем тоймыйм
Хәят тынын тыңлап.
Ышанмагыз, зинһар
Күңелсезмен, дисәм.
Кичермәгез мине
Башым түбән исәм.
Сафлык бишегендә
Җаным, тәнем исә-ә-ән!
Дәшә мине
Ташланыйм да дулкыннарга
Кайларга китим агып?
Мин батасы төбәктәме,
Әллә инде йөрәктәме
Тормышның тапсыз агы?
Озата бара уйларымны
Фәрештәләрнең сагы.
...Дәшә мине ера-а-к ярга
Дөньяның балачагы!
Дөнья матур!
Кояш балкый... Җирдә чык җемелди...
Башын өскә чөйгән миләүшә
Җил кузгалган саен телгә килеп,
Тирә-юньгә шатлык өләшә.
Һәркемгә дә озын гомер юрап
Тавыш бирә кәккүк урманда.
Мәңгелекнең серен укый белгән
Күрәзәче бугай ул анда..
Җирдән, күктән аңкый яшьлек исе,
Тамыр хисе белән кушылып.
Табаныма кайнар дулкын бәргән
Бу мизгелдә эрим хуш булып.
Ак каеннар шаулый... Төз наратлар
Ерак офыкларга төбәлгән.
Югарыда сабый халәтемнең
Наз-таганы җырлап тирбәлгән!
Каршыма ук ике болан чыкты,
Дәрәҗәле, вәкарь адымлы.
Колач җитмәс мөгезләре аша
Яшәр өчен хокук алдыммы?
Әйе, алдым...
Урман чишмәсенең суын эчтем,
Басылгандай булды сусыным?
…Тураеп та, зураеп та китте
Нур һавасы сеңгән буй-сыным!
Янәшәмнән кара елан узды,
Янамады усал ысылдап.
Кемгә генә ишетелде икән?
«Дөнья матур!» – дидем… пышылдап…
***
Яшәү чыгы
Яшьлек үтте...
Саулык мүкте...
Тезләр чүкте...
Үбәм инде ирексездән
Күксел мүкне.
Көтсәм дә мин язмышымнан
Артык күпне,
Күрдемме соң, башны чөеп
Зәңгәр күкне?...
Бу дөньяда яшиселәр
Калгандырмы?
Уем – хакыйкатьтерме,
Ялгандырмы?
Туар көннәр тамырына
Ялганырмы?
Ялганырга өлгерми дә
Таланырмы?
Фаразлый да алулардан
Мәхрүмменме?
Туу белән үтерелгән
Мәрхүмменме?
Юк ла, юк ла, күзләремдә
Яшәү чыгы!
Күңелемдә сайрый әле
Сыерчыгы!
Котылды
Алтынсу офыклар ягына
Ашкына-ашкына йөгерде...
Җитәргә калганда аз гына
Күзләре түренә төн керде...
Яшәде? Әллә соң көн күрде
Сөңгеле, аяусыз кочакта?
Яралы ерткычтай еракта
Котырган дулкыннар үкерде.
Югалды салават күпере...
Кояшы, ае да тотылды...
Ачмады ачынып: ачулы,
Ярсулы, кылычлы, ач уйлы
Дәһшәткә нәфрәтле үч кынын…
Өметнең яп-якты очкынын
Кулына кысты да... ул... тынды...
…Аугач та җуймыйча акылын
Иң соңгы хыялы – ал колын
Офыкның читенә тотынды...
...Иярми өзелгән кап-кара
Сакалы тәүге кат отылды...
Ул кем соң? Гавамга матурлык,
Игелек, мәхәббәт, татулык,
Туганлык хисләрен өләште.
Хезмәте хөрмәтсез йотылды.
...Язмышы телендә җил дәште:
«Котылды...
Котылды...
Котылды!..»
Авылны уйлап
Кошлары киткән оялар кебек
Ятимсерәгән авыл өйләре.
Урамнар буп-буш, ишетелми дә
Тальян гармунның тансык көйләре.
Күкрәктә йөрәк көйсезләнә дә,
Югалту тоеп, тотлыгып кага.
Үткәнгә кайтып, тамырлар буйлап
Хәтерем каны юксынып ага...
Һәр яңа көнгә ерткыч вазгыять
Тәгәрмәчләрсез арбасын тага.
…Юаныч көтеп, өмет тә итеп
Бага күзләрем фани дөньяга…
Бөгелеп эзлим балачак эзен,
Ничек соң табыйм? –
Кычыткан баскан.
Элекке ваем, кайгыртучанлык
Җаваплылык та туфрактан качкан…
Хөрмәт татымый, хезмәткә тугры
Җаннарны кайчан, кемнәр кадерләр?
Кешесез калган авылны уйлап,
Туар таңнарсыз ямансу сулап
Көрсенеп куйган кебек каберләр…
***
Вәһемме бу, чынбарлыкмы?
Әле генә кояш иде –
Болыт каплады күкне.
Вәһемме бу?
Чынбарлыкмы?
Соравым айкый күкне.
Ни өчен җиргә килгәнбез?
Вазифабыз аңламый
Китәрбезме?
Билгесезлек
Безне һәр яктан камый.
Әйләнеп торган дөньялык
Үзгәрә… хәрәкәттә.
Кайчандыр урап кайтачак
Иминлек, бәрәкәт тә.
Шуны татымый китәргә
Безгә насыйп булса да,
Түргә узсын чиста буын,
Тормасын бусагада…
Вәһем – иллюзия, хыялда туган уй
Дөреслек теле
Күзләргә яшь тулган чорда,
Җанда хәсрәт туган чорда,
Ялкында да туңган чорда,
Түбәнсенеп елыйммы?
Улыйммы? Юк ла, җырлыйм!
Кешелекне коткарачак,
Яктылыкка юл ярачак,
Чәчәктән орлык табачак,
Матурлыкка омтылыйм…
Мәрхәмәткә тугры калган,
Мәхәббәттән кодрәт алган,
Вөҗданнары каралмаган,
Хәрәм имеп, каргалмаган
Шәхесләрне олылыйм.
Раббым, сорыйм:
« Зинһар өчен
Дөреслек теле булыйм...»
Һәрбер әйткән сүзем өчен
Җавап бирәсем уйлыйм,
Кыямәт көненнән соң.
Шуңадыр ла, күзләремдә
Һич төкәнмәс сагыш-моң?..