Якты шәхес
Рафаэль Мостафин дигәч, минем өчен идеалга якын әдип образы күз алдына килә. Болай уйлаучылар бер мин генә түгел, алар байтактыр. Бу затны сыйфатлар өчен күп эпитетлар тезәргә мөмкин: кешелекле, зыялы, талантлы, ярдәмчел, эшчән, гыйлемле, пөхтә... Якты күңелле шәхестән кешеләргә ниндидер җылы нур бөркелә иде.
Үткән гасырның 60 нчы елларында Рафаэль Мостафинга, яшь буын татар интеллигенциясенең күркәм бер вәкиле буларак, өлкән әдипләр зур ышаныч багладылар, студент яшьләр аңа охшарга тырыштылар. Аңлап та була: гали мәдрәсәләрдә тәрбияләнгән укымышлы катлам инкыйлаб чорында, шәхес культы һәм сугыш елларында бик нык кырылды. Рухи-мәдәни мәйдан бушап калды. Р.Мостафин “җепшеклек” чоры тудырган сирәк һәм зирәк зыялыларның берсе булды.
Казан университетының рус әдәбияты бүлегендә укыган, татар әдәбияты кафедрасында аспирантура тәмамлаган яшь галимнең дәрәҗәсе ифрат зур иде ул елларда. Татар әдәбиятындагы хәлләрне дөньядагы әдәби хәрәкәт белән бәйле рәвештә өйрәнде һәм бәһаләде ул. Аның әдәбиятыбыздагы актуаль проблемаларны яктырткан үткен һәм үтемле мәкаләләре, чыгышлары җирле һәм үзәк (СССР) матбугатта еш басылды, әдәби җәмәгатьчелек даирәсендә зур резонанс тудырды. Ул елларда татар әдәбияты үсешендә азмы-күпме өлеш керткән әдипләребезнең төп әсәрләре аның күз уңыннан читтә калмады. Кайберләрен генә искә алып узыйк: С.Хәким иҗаты турында махсус монография (ул хезмәт рус телендә Мәскәүдә аерым китап булып та чыкты). Х.Туфан, Ә.Еники, Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни, М.Әмир. М.Юныс, Ш.Галиев, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин турында күләмле иҗат портретлары... Соңрак ул хезмәтләр “Силуэты: литературные портреты писателей Татарстана” дигән китапта туплап бирелде. 2006 елда чыккан бу җыентык авторның исән чагында чыккан соңгы китапларының берсе булды.
Рафаэль Мостафин – күпкырлы талант иясе: тәнкыйтьче-галим, публицист, эссеист, сәясәтче һәм сәяхәтче... Әдип-гражданин буларак, яшәешебездәге күп нәрсәләр аның игътибары үзәгендә иде. Туган якны, бигрәк тә борынгы Казанны өйрәнү буенча да аның саллы хезмәтләре бар. Чыккан китапларының исемнәрен генә искә алыйк: “Кабан күле серләре”, “И Казан, серле Казан”, “Казань и ее слободы” һ.б.
Шулай да, Р.Мостафин гомеренең төп өлешен Муса Җәлилгә багышлады дип әйтсәк тә, ялгышмыйбыздыр. Герой шагыйрьне киң дөньяга танытуда иң күп көч куйган кеше Рафаэль абый Мостафин булды дип беләм. Җәлилне күтәреп, бүтән халык-кавемнәр алдында татар халкының дәрәҗәсен күтәрде, күпләрне рухи турайтты. Бу очракта аның күпсанлы хезмәтләрен санап үтү кирәкмидер дә, алар һәммәбезгә мәгълүм.
Шулай да, аның бер хезмәтен аерым атап үтәр идем: ул – “Өзелгән җыр эзеннән” (“По следам оборванной песни”) дип исемләнгән китап. Төрле елларда рус һәм татар телләрендә ярты миллионга якын тираж белән чыккан. 2006 елны бу китап өчен Р.Мостафин Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Заманында М.Җәлил исемендәге кораб диңгез-океаннар гизгән исән, бүген бортына “Җәлил” дип язылган зур самолет-авиалайнер күкләрне иңләп оча икән, шагыйрь рухы материальләшкән бу гамәлләрдә Р.Мостафинның да өлеше зур дип исәплим.
Зур чын язучы, гадәттә, менә дигән журналист та ул. Аларны хәтта аерымлау да кыен. Безнең язучыларның байтагы - төрле газета-журнал редакцияләрдә эшләп, зур тәҗрибә туплаган кешеләр. Бүген дә дистәләгән язучыларыбыз төрле басмаларда җаваплы мөхәррир яки бүлек хезмәткәрләре булып эшли. Алар арасында Рафаэль абый Мостафин, һичшиксез, өлге-үрнәк булырлык. Ике телдә – татар һәм рус телләрендә иҗат итте (андыйлар хәзер юк шикелле). Журналист буларак та, язучы буларак та, һәрвакыт югары профессионал дәрәҗәдә иде. Шуңа күрә дә үз вакытында Республиканың ике төп журналы (“Казан утлары”, “Татарстан”) белән җитәкчелек итә алды да. Р.Мостафин турында сөйләгәндә, тагын шуны да әйтергә кирәк: әсәрләренең барысы да диярлек – документаль. Чын вакыйгалар, төгәл фактлар, конкрет кешеләр. Кабинетта утырып, ярымуйдырма язмалар оештыру бер нәрсә, ә архивларда эзләнеп, кеше язмышларының асылын ачыклап, белгән-тапканыңны бүтәннәргә җиткерү - бөтенләй икенче нәрсә. Минемчә, хәзерге заман әсәрләре, нигездә, документаль булырга тиеш. Хәер, бу хакта элгәрләребездән Л.Толстой кебек бөекләр дә әйтеп калдырган инде. Бу уңайдан. Р.Мостафинның репрессия тырнагына эләккән язучыларга багышланган татарча, русча, инглиз телләрендә чыккан “Һәммәсен исемләп искә алыйк” дигән китабы аеруча гыйбрәтле һәм әһәмиятле.
Әдип турындагы биобиблиографик белешмәләр, яки юбилейлар уңае белән язылган мәкаләләргә карап, аның тормыш һәм иҗат юлы эзлекле рәвештә гел өскә үрләгән бәхетле язмышлы булган икән дип уйларга да мөмкин. Болай уйлау да дөреслеккә туры килә. Ул – күп санлы укучыларын тапкан зур әдип. Димәк, бәхетле язучы. Әмма партия диктатурасы чорында аның җитәкче даирәләр тарафыннан гаделсез рәвештә рәнҗетелгән, тибәрелгән чаклары да яхшы ук хәтердә әле. Бер генә мисал: Татарстан язучыларның VII съездында (1968) Рафаэль Мостафинның чыгышына югарыдагыларның реакциясе. Бу хакта минем “Татарстан язучылар берлеге” дигән китабымда бу хәл болай теркәлгән (документаль булсын өчен шул китаптан цитата китерәм):
“Чыгышның төп бер тезисы шул иде: 1913 елда татар китаплары сан буенча хәзергедән күбрәк чыккан. XIX йөз ахырында Казанда 15 басмаханә эшләгән, аларда русча китаплар белән беррәттән татар телендә дә 140-180 исемдә китап нәшер ителгән (гомумтиражлары 1,5-2 млн!). Әдәбият әһелләре арасында сөйкемле сөяк саналган, русча-татарча иркен сөйләшә һәм яза алган дәрәҗәле Р.Мостафинның бу чыгышы партия түрәләре өчен һич тә көтелмәгән хәл булды. Ничек инде революциягә кадәр шулай булырга тиеш, ди. Әнә бит республика җитәккчеләренең берсе “татарлар революциягә кадәр тоташ грамотасыз булган” дип бара! Нинди каршылык! Дөресрәге, партия линиясенә каршылык!.. Бу чыгышка рәсми реакция катгый булды: бер айдан Р.Мостафин “Казан утлары” журналының баш мөхәррире вазифасыннан азат ителде...”
Сүземнең башында Рафаэль абыйны “минем өчен идеалга якын әдип” дип атадым. Болай диюемнең нигез-сәбәбе шунда: ул миңа гомере буе яхшы күз белән карады, өлкән әдип һәм остаз буларак, гомере буе теге яки бу рәвештә ярдәм итте. Әдип 80 елга якын гомер кичерде. Шул гомернең 50 ләп елында миңа аның белән якыннан аралашып яшәргә, иҗат итәргә туры килде. Язмышка рәхмәт! Ничектер, беренче әдәби адымнар ясаганда ук, игътибар итте ул миңа. 60 нчы еллар башында шигырьләремне рус телендә Татарстанда һәм Үзәк матбугатта (“Лит. газета”, “Литература и жизнь”) чыгарырга ярдәм итте һәм алар турында язып та чыкты. 1965 елны төп әдәби журналыбызда “Ньюнлар иле” дип аталган кыска шигырьләрне зур итеп (9 бит!) бастырып чыгаруы, ул вакытта баш редактор булып эшләгән Р.Мостафинның зур кыюлыгы һәм тәвәккәллеге иде. Кемнәргәдер ошады ул 3-4 юллыклар, кемнәрдер каршы чыкты, әмма шау-шуы хәйран булды, һәм бу хәл, минем язганнарыма күпләрнең игътибарын юнәлтте. Кирәк вакытта сузылган ярдәм кулы гомергә онытылмый ул! Үткән гасырның 60 нчы еллар уртасында (әле студент чак) миңа “Казан утлары”ның төрле бүлекләрендә вакытлыча эшләп алырга туры килде. Нәкъ шул вакытта – 1965 елда журналыбыз “Совет әдәбияты”ннан (шул ук исемдә Төрекмәнстанда да әдәби журнал чыга иде, язылу-подписка вакытында СССРның бүтән өлкәләрендә буталыш-аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга иде) “Казан утлары”на әйләнде. Менә шушы күчеш чорында бу яңалыкны бөтен ил буенча таралган әбүнәчеләребезгә җиткерү эшен ул миңа йөкләде. Хәлне аңлатып, илнең төрле төбәк җитәкчеләренә, СССРдагы барлык өлкәләрнең рәсми газеталарына 150 ләп махсус хатлар җибәрелде. Редакциянең бөтен коллективы белән бергәләп эшләгәч, ахыр чиктә, яхшы нәтиҗәгә дә ирешелде: ел ярым эчендә тиражыбыз 25 меңнән 60 меңгә җитте! Безнең бүгенге хәлләрне искә алганда – фантастика! Әгәр баш редакторның оештыру сәләте, алдан күрүчәнлеге, стратегик зур максатлары булмаса, мондый нәтиҗәгә ирешә алыр идек микән?
Әйе, Рафаэль абый – минем остазым. Шунысы да кызык: тормышымның кайбер этапларында аның үткән юлы күпмедер кабатланылды да. 60 нчы еллар ахырында Рафаэль абый Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы секретарь (рәис урынбасары) булып эшләгән иде, 4-5 ел үткәч, миңа да бу вазифаны башкарырга туры килде; бер заман ул “Казан утлары” журналының баш редакторы булды, соңрак миңа да 25 елга якын бу журнал белән җитәкчелек итәргә насыйп итте... Традицияләрнең дәвам итүе, буыннар чылбырының өзелмәве, киресенчә, ныгуы түгелме соң бу?
Бездә теге яки бу шәхес турында, кагыйдә буларак, юбилей елларында мәкаләләр язу, кичәләр үткәрү, радио-телетапшырулар ясау гадәткә кергән. Бу хәл аңлашыла һәм аклана да шикелле. Шулай да, әгәр зур шәхесләрнең хезмәтләре киләчәкне кайгыртуга юнәлтелгән булса, аларны һәрдаим истә тоту лазем. Бу очракта сүз чын әдипләр, чын журналистлар турында бара. Җәмгыятебездә иман һәм әхлак какшаган заманда аларның мирасы безгә нык рухи терәк була ала.