Шушы туфрактан без
Авылның язмышы, көнкүреше анда яшәүчеләр кулында. Алар – үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәрләренә тугры булып калган затлар!
– Туган туфракка мәхәббәт һәм ата-бабаларыбыз традицияләренә ихтирам хисләре миңа әти-әниемнән күчкән, – ди Рөстәм Миңнулла улы Бикбов.
Җир эшенең бөтен авырлыгын кечкенәдән татып үскән егетнең һөнәрен авыл хуҗалыгына туры китереп сайлавын башкача аңлатып та булмый. Ә авыл физик һәм рухи ныклыкны, вакыт белән исәпләшмичә көнне төнгә ялгап эшләүне таләп итә.
Рөстәм әфәнде үзенең кечкенә чагында әтисен эштән сагынып көтүләрен, аның еш кына башкалар уянганчы чыгып китеп,
инде кич төнгә авышкач кына кайтып керүен еш искә төшерә. Әмма бу хатирәләре дә киләчәктә уңышлы эшләп китәчәк
хуҗалык җитәкчесен үз алдына куйган максатларына ирешү юлында туктата алмый.
Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, Рөстәм озак уйлап тормый- Оренбургтагы кооператив техникумның сатучы һәм коммерция эшчәнлеген оештыру бүлегенә укырга керә. Үзгәртеп кору елларында канат ныгыткан егетнең әлеге теләге киләчәккә карап эш итүен – бу тармакның башка өлкәләр белән чагыштырганда, күпмедер дәрәҗәдә тотрыклы булуын күзаллавы белән аңлатырга мөмкин. Әмма кулына диплом алган егет белгечлеге буенча озак эшләми – тынгысыз күңеле һаман туган җиренә ашкына. «Тәвәккәлләп, комбайн алдым һәм урып-җыю чорында ялланып эшли башладым», – дип сөйли бүген Рөстәм әфәнде. Тәвәккәл таш ярыр, диләр. Ниятләгәнсең, үз алдыңа максат куйгансың икән, бөтен энергияң шуңа юнәлә, Ходай рәхмәте белән юллар ачылып китә. Рөстәм Миңнулла улы үз эшен ачу турында шактый уйланып йөри. Һәм моннан бер дистә еллап элек ул Октябрь районында арендага – җир, кредитка акча ала.
– Кендек каным тамган җирдә үз почмагымны булдыру турында яшьтән хыяллана идем, – ди Рөстәм Бикбов. – Бу инде туган җирнең бер өлешен булса да, хуҗаларча кайгырту дигән сүз. Аны эшкәртү, уңдырышлылыгын арттыру өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз.
«Ата һөнәре – балага мирас», ди халык. Рөстәм әфәнденең әтисе Миңнулла аганы Оренбург өлкәсендә тәҗрибәле җитәкче буларак беләләр. 54 ел дәвамында бер хуҗалыкта эшләп, ихтирам казанган мөхтәрәм шәхес хезмәтенә күрә хөрмәт казанган:
күпсанлы бүләкләргә, «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек ул. Инде менә олы улы ирешкән уңышларга да куаныр чак җиткән. Рөстәм Миңнулла улы җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәнең Октябрь районы
Яңа Биккол авылында урнашкан, соңгы елларда эш нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы хуҗалыклары рәтендә. Ун ел вакыт эчендә сан һәм сыйфат ягыннан шактый зур күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык бүген дә аягында нык басып торучылар сафында. Әлеге вакытта төбәктә тотрыклы уңыш бирә торган культуралар өстенлек итә, бу исә алга таба кыюрак планнар корырга, аларны курыкмыйча гамәлгә ашырырга була
дигән сүз.
«Хуҗалык тармактагы иң алдынгы технологияләргә нигезләнеп эшли, – ди ата кеше, улының тырышлыклары бушка китмәгәнгә сөенечен белдереп. – Шулай да бу уңышларда җитәкченең дә роле бик зур. Ул үзенә һәм коллективына таләпчән, бар җирдә дә тәртип һәм дисциплина булганны ярата. Болар барысы бергә кушылып,
уңышка ирешергә ярдәм итә».
Рөстәм Миңнулла улы өчен хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган әти-әнисенең һәр сүзе әһәмиятле. «Ирешелгәндә туктамаска». Бу – Рөстәм Миңнулла улының тормыш принцибы. Бүген дә һаман эзләнүдә ул. Төрле семинар-киңәшмәләрдә
катнашырга, ил күләмендә оештырылган күргәзмәләргә барып кайтырга өлгерә – шул рәвешле яңалыклардан хәбәрдар булырга тырыша. Тагын бер максаты әлеге дә баягы киләчәкне күзаллавына бәйле. Улы һәм өч кызы нәселне генә түгел, эшне дә дәвам итүчеләр булып җитешерләр дип өметләнә.
– Нинди генә яңа технологияләрне үзләштерергә, кулланырга тырышсак та, төп кыйммәтнең кеше икәнлеген истән чыгармыйбыз, – ди җитәкче. – Һәр хезмәткәр – шәхес, шуңа күрә аларның һәрберсе уңайлы шартларда эшләргә тиеш. Үзебезнең
коллективта елдан-ел үткәрелеп килә торган чараларыбыз да бар.
Алай гына да түгел, Оренбург татарларының өлкә автономиясе әгъзасы буларак, Рөстәм әфәнде милләттәшләре белән дә тыгыз элемтәдә тора. «Ата-бабаларыбыздан мирас булып килгән гореф-гадәтләребезне сакларга, балаларыбызга, оныкларыбызга
җиткерергә тырышабыз. Чөнки матди байлык бер көнлек, ә безгә рухи якны кайгыртырга кирәк», – ди җитәкче.
Хезмәте җир эше белән бәйле булса да, җай чыкканда, концерт-театрларга йөрергә ярата икән үзе. Моңа өстәп, Рөстәм Бикбов җитәкләгән хуҗалыкның тотрыклы эшләве җирлекнең социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итә, хәйриячелек белән
шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Татар барда уңыш бар шул.