Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы (8))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

 – Әйе, бу егетне автомеханиклар төркеменә отделение командиры итү турында сүз бара, - диде ул.

Минем күз алдыма Тәлгатнең үтенеч белән тулы карашы килде. Шул турыда Козыревка да җиткердем. Ул шаянрак интонация белән әйтеп куйды:

 – Риза. Тик ике шарт белән: үзең кебек әйбәт егет булса һәм аны Малиновкадан кузгатып монда китертә алсаң!

 – Беренче шартыгызга гарантия бирәм. Икенчесе бик үк җиңел булмас, әмма нәрсә әйтим,  өметсез, - шайтан, ди.

Җан биргәнгә юнь бирер, дигән сүз бар. Гамәленә керешсәң, Ходай Тәгалә ярдәм итми калмый. Күрәсең, Тәлгатнең бирегә килү теләге дә ихлас булгандыр дип уйларга кирәк, мәсьәлә көтмәгәндә уңай хәл ителде.

Август ае башында часть командиры полковник Журавель мине үзе белән Воронеж шәһәренә алып барды. Анда ниндидер бер киңәшмәдә яшьләр оешмалары эшләре турында тәҗрибә уртаклашып чыгыш ясарга кушты.

 – Син Мәскәүдә бездәге эшне әйбәт кенә күрсәтә алгансың. Шуннан соң син ораторлык осталыгың буенча таныла барасың икән, - диде ул көлемсерәп, - әйдә, воронежлыларны да ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп кайт әле.

Мин шуңа игътибар иттем: командирның шофёры гадәттә эшли торган Калуга егете ефрейтор Игорь түгел, бәлки  контракт белән хезмәт итүче миңа билгесез ниндидер кече сержант. Яше буенча да инде кимендә утызга якынлашып килә торган егет булырга тиеш. Мин эчемнән генә  уйлап та куйдым:

 – Күрәсең, андый зур шәһәрләргә барганда, командир тәҗрибәлерәк шофёрны ала торгандыр.

Алар, мине бер хәрби частьтә калдырдылар да, каядыр үз юллары белән китеп бардылар. Мин, мондагы эшемне бетерүгә, әлеге егет мине алырга килеп җитте. Без бергәләп командирның тиешле урындагы эшләрен тәмамлавын бер-ике сәгатьләп көтеп тордык.  Шунда, сүз иярә сүз чыгып, кече сержанттан  сорап куйдым:

 – Игорь нишәп үзе килмәде, әллә зур шәһәр урамнарында машина йөртергә кыенсынамы?

 – Нишләп кыенсынсын? Ул Мәскәүне дә яхшы белә. Хуҗа аны шуңа үз янында тотты да. Игорь соңгы елын хезмәт итә  бит. Югары уку йортына керергә тели. Командир аны, имтиханнар бирү өчен, Калугага җибәрде. Әгәр укырга керә алса, монда кире кайтып тормас та. Шуңа күрә хәзергә менә мин йөреп торам. Бер әйбәт шофёр табылганчы, эшләп торуымны сорадылар.

Тәлгатнең сүзләре келт итеп исемә төште. Иманым камил, ул – оста шофёр. Командир белән дә эшли алыр иде. Дөрес, аңа Мәскәүдә йөрү кыен булыр. Әмма Тәлгат – зирәк егет, анысын да тиз төшенер. Генеральный штабка бару юлын өйрәнсә, башкаларын командир белән бергәләп эзләп табарлар.  Эше канәгатьләндереп бетермәсә дә,  бер килгәч, кире җибәрмәсләр. Аның каравы монда төпләнеп калыр. Берәр урын табылмыйча калмас. Әмма бу турыда командир белән ничек сөйләшергә? Җайлы-җайсыз сүз башлап булмый бит.

Монысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Кайтышлый командир  сүз башлады:

 – Син бит комсомол  башлыгы, солдатларны миңа караганда яхшырак беләсең, миңа бер әйбәт шофёр табып бир әле.

 – Була ул, иптәш поковник. Эзләрбез, табарбыз.

Бераз уйланган кебек бардым да, әйтеп куйдым:

 – Бер бик әйбәт егетне беләм мин, әмма бер җайсызрак ягы бар.

 – Нинди җайсыз як, без дә белик?

 – Бүгенге көндә ул Малиновкада хезмәт итә. Икенче елын. Менә ул ас инде! Армиягә кадәр үк машина белән әвәрә килгән егет.

 – Монысы яхшы. Фамилиясе ничек?

 – Галимов, иптәш полковник.

 – Галимов! Нәрсә, синең якташыңмы әллә?

 – Шулай, иптәш полковник, шуңа күрә аны яхшы беләм дә. Булдыклы егет.

 – Галимуллин, Галимов, фамилияләрегез дә охшаган. Аларның мәгънәләре бардыр бит инде?

 – Бар, әлбәттә, Галимов – югары дигәнне белдерә, мәсәлән, югары уку йорты. Галимуллин исә югары дәрәҗәдәге мулла була.

 – Синең фамилия бигрәк хәтәр икән. Әйтәм аны, оратор булып танылып барасың. Ә менә, шофёр өчен сөйләү осталыгы мәҗбүри түгел. Машинаны югары дәрәҗәдә белеп, имин йөртә икән, аның өчен иң югары бәя шул була. 

 – Ул яктан тыныч булырга мөмкин, бу таләпләргә ул тулысынча җавап бирә!

 – Димәк, синең җаваплылыкта! Иртәгә үк күрсәтмә җибәрәм. Карарбыз, сөйләшербез.

Бераз баргач, ул тагын сорап куйды:

 – Галимов Малиновкада нинди вазифада хезмәт итә?

 – Хуҗалык взводында, иптәш полковник.  Тамбов, Липецк шәһәрләреннән кайтып керми.

 – Монысы да әйбәт, гел часть коймалары артында хәрби хәзерлек белән генә шөгыльләнгән кешегә яңа шартларда эшләргә җайлашу кыенрак булырга да мөмкин. Бер атнадан якташың монда булыр!

Мин иркен сулап куйдым.

Атна-ун көн үттеме-юкмы, чыннан да, Тәлгат Грязи шәһәрендәге частебездә иде инде. Мин штабтан чыгып килә идем, ишек төбендә аңа тап булдым. Икебез дә көтелмәгән очрашудан аптырашып калдык. Минем иң беренче соравым шул булды:

 – Син монда хезмәт итәргә үк килдеңме?

 – Менә, кабул итсәгез, килүем инде.

 – Ничек кабул итмәскә? Менә шәп булган. Әле кайда, ничек урнаштырасыларын белдеңме? Ниләр әйттеләр?

 – Юк әле, менә килеп кенә җиттем. Штаб начальнигына тапшырырга дип документлар да биреп җибәргәннәр иде.

Мин кире борылдым. Аның белән яңадан штабка кердем. Документларны штаб начальнигына тапшырдык. Тәлгатне биредәге хуҗалык взводына урнашырга җибәрделәр. Командир үзе бу арада кайдадыр командировкада икән. Хезмәткә урнаштыру мәсьәләсен ул үзе генә хәл итәчәк, диделәр. Ике көн көтәргә куштылар.

Аның каравы Тәлгат белән аралашу өчен безгә Ходай үзе җай чыгарды. Отпускада булуым, анда күргәннәрем, кичергәннәрем, уртак танышларыбыз турында иркенләп сөйләшә  алдык. Икенче көнне, хозвзвод старшинасыннан рөхсәт сорап, әйберләр алып кайтасы бар дигән сылтау белән, Тәлгатне шәһәргә алып чыгып киттем. Аңа шәһәр күрсәттем, бер ашханәгә кереп, әйбәтләп сыйланып чыктык. Әлбәттә, сыра-фәлән турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Беләм, Тәлгат тә ул нәрсәләргә исе китә торган егет түгел. Аның каравы кинотеатрда фильм карап чыктык. Иркенлектә йөреп, канәгатьләнү хисләре кичереп,  частебезгә кайтык. Әйтерсең лә, без өйгә кайтып килдек.

Иртәгәсен эш урыныма килеп керүгә, коридорда ...Игорь очрады. Мин аптырап киттем, укырга керергә дип киткән кеше монда ни эшләп йөри? Башыма шундый сорау китереп бәрде. Шуңа күрә аңа биргән соравым да кискен булып чыкты?

 – Игорь, без сине инде монда күрербез дип өметләнмәгән идек. Нинди җилләр белән?

 – Нинди булсын, каршы җилләр инде. Укырга керү барып чыкмады. Тагын монда өч ай хезмәт итәргә туры килә.

Бу сүзләр мине шактый пошаманга салды, әмма берни дә сиздермәдем. Сүз дә юк, командир бу берничә айда Игорь белән эшләячәк иде. Алар бер-берсенә күнеккәннәр, җайлашканнар, мондый очракта башкача булырга да мөмкин түгел.

Шулай булып чыкты да. Тәлгаткә хәзергә шул хуҗалык взводында эшләп торырга кушылды. Әмма минем моның белән килешәсем килмәде. Ник дигәндә, болай буласын белсә, ул Малиновкада да рәхәтләнеп кала ала иде. Күнегелгән җир, үз кешеләр. Хәлне төзәтү өчен, нәрсә дә булса эшләргә кирәклеге көн кебек ачык. Мин кабат сержант Козыревны искә төшердем. Аның шоферы Кохась инде башка отделениедә хезмәт итә. Аның урынында Мордовиядән килгән бер егет эшкә керешкән. Мин ничектер ишетеп калган идем, ул солдат хуҗалык взводыннан сугышчан экипажга алынуга бик үк риза булмаган икән. Аның шундагы эшен дәвам иттерәсе килгән. Бу турыда Козырев белән сөйләшергә кирәк иде.

Козырев та әлеге имеш-мимешне раслады. Әмма егет әкренләп эшкә тартылып килә, ничек булыр икән, дигән уйда калды. Шулай да син аның үзе белән сөйләшеп кара, миңа исә бу хакта сүз башлау уңайсыз, диде. Бер җай туры китереп, мин Саранск егетенә сүз каттым. Ул, мөмкинлек булса, хужалык взводында рәхәтләнеп кайтыр идем, дигәч, җилкәдән авыр йөк төшкәндәй булды. Тиешле кешеләр белән сөйләшеп, тора-бара, Тәлгатнең бирегә килүенә бер ай чамасы булуга, аны Козырев экипажында күрә башладылар. Козырев миңа әйтеп тә куйды:

 – Ай-яй, татар князләре  токымыннан булуың күренеп тора, эшне әйләндереп чыгара алдың бит, ә! Хәзер инде бөтенесе Галимовның ышанычыңны ничек аклавыннан тора.

 – Аклар, аклар. Татар егете дигән марканы кулында нык тота торган егет ул! 

Шулай булып чыкты да. Тәлгат колективта үзенең урынын җайлы гына тапты. Кем әйтмешли, машинасының сәгать кебек ышанычлы эшләве аның төп казанышы булды. Козырев үзе дә, шундый солдатны табып бирүем өчен, миңа рәхмәт әйтте. Көз көне, Игорь кайтып киткәч тә, Тәлгатне урыныннан кузгатып тормадылар, ник дигәндә, аның биредә булуы кирәгрәк дип уйладылар. Бу дөрес тә иде. Чөнки Козырев та, хезмәтен тәмамлап, кайтып китте. Яңа командир Анатолий Сикачевка  эшне белүчеләр белән җитәкчелек итү яхшырак булачак дип исәпләделәр.

Мин, Тәлгат белән сөйләшкәндә, аның яңа шартларда үзен ничек хис итүе белән кызыксынам. Ул, дөресен әйткәндә, баштарак бик үк риза да түгел иде кебек. Ни өчен дигәндә, ел ярым хезмәт итеп, ул иртәнге физзарядкаларның, марш-бросокларда катнашуның, сафта йөрүнең, солдат тормышы өчен гадәти булган нәрсәләрнең күбесен белмәде дә. Менә хәзер инде ул да шуларның бөтенесен үтәргә тиеш иде. Беренче атналарда аңа шактый авыр булды кебек. Әмма моны үзеннән башка беркем дә белмәде. Тора-бара үзе дә күнекте. Чисталыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып торды. Кием-салымы, урын-җире һәрвакыт тәртиптә. Биредәге солдатлар да аны күптәнге танышлары кебек кабул иттеләр, үзе күп сөйләшмәсә дә, һәрвакыт кеше арасында булыр, иң кирәкле урыннарда гына сүз кыстырып, сөйләшү барышына ниндидер яңа борылыш биреп җибәрер, урынлы репликасы белән иптәшләренең карашларына үз мөнәсәбәтен белдереп куяр. Мин дә тыныч күңел белән эшемне дәвам иттердем. Юкса, Тәлгатнең  кайдадыр аерылып калуы ничектер күңелне тырнап тора иде. Хәзер инде аны үзем башкара торган эшләрдә дә катнаштыру, аңа солдат хезмәтенең төрле якларын күрсәтү мөмкинлеге дә барлыкка килде. Мин моны булдыра алганча файдаланырга да тырыштым.

Без шул яклардагы Добринка районындагы бер колхозның комсомол оешмасы белән хезмәттәшлек итү турында килешкән идек. Көзге көннәрнең берсендә, алар белән ныклабрак аралашу да булыр дип, без шул авылга берничә көнгә салам җыешырга бардык. Көзге кояшлы, җылы көннәрнең берсе. Күңелләр күтәренке. Тәлгат тә безнең белән. Мондый мохиттә булу аңа да тансык.

Шәһәрдән килгән шәпкә безне кырга җибәрделәр. Комбайннар ташлап калдырган саламны бер урынга җыю, эскертләү эшендә авыл кешеләре дә кыймылдап яталар иде. “Кыймылдап” сүзе очраклы гына ычкынмады, чөнки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Үзләре әйтүенчә, инде өч көн азапланулары икән, әмма әле бер кибән дә очлый алмаганнар. Безнең егетләр исә ярты көндә  ике эскерт куярга өлгерделәр. Без килгәч, авыл агайлары, егетләргә нәрсәне ничек эшләргә кирәклеген күрсәтеп бирделәр дә, үзләре тел чарлап эш барышын күзәтеп торучыларга гына әверелделәр дияргә мөмкин. Хатын-кызлары да тел шомартып, уен-көлке сөйләшеп, кыр яңгыратып көлешеп, солдатларның күңелен иләсләндерүдән тәм табып мәш килү белән генә мәшгуль булдылар кебек. Һәрхәлдә аларга да, безгә дә кызык,  бу яңа аралашу мохите  мавыктыргыч, гадәттән тыш хәл  иде. Шулай эш кызып барганда, бригадирлары килеп, авылда безгә төшке аш әзерләнгәнен  әйтте. Машинага төялеп, җырлый-җырлый авылга кайттык.

 Солдатларның булышырга килүләре турындагы хәбәр авылга үзебездән алда кайтып җиткән икән. Безнең җырлаганны ишетеп, бөтенесе урамга чыккан, кызыкснып карап калалар. Бер өйдә аш әзерләгәннәр. Уртасында зур  мич урнашкан иркен генә өй. “Г” хәрефе рәвешендә өстәлләр тезелгән. Егермедән артык егет кереп утыргач, өй эче кечерәеп калган кебек булды. Егетләр миңа урынны иң түрдә калдырганнар. Шунда ук лампасы янып торган икона эленеп тора. Моңа иптәшләрем игътибар иттеләр булса кирәк, миңа карап елмаеп куюларыннан шул сизелеп калды. Барысы да ачыккан, тәлинкә белән авыз арасында кашыклар бии башлады. Яшь кызлар безгә өстәмәләр китерергә өлгерә алмый. Барысы да кәефле. Кызларның аягүрә басып  сыйлап йөрүләрен күптән күрмәгән егетләргә бу хәл бик тансык иде. Шул вакыт ишектә бер карчык күренде, ул да безгә  тәмле ашлар теләде, иконага карап чукына-чукына, арты белән чигенә-чигенә кире чыгып китә дигәндә генә, безнең Хабалко дигән егетебез әйтеп куймасынмы:

 – Әби,  беләсеңме, син, иконага карап кына түгел, татар егетенә карап та чукындың бит.

Әби каушап китте, үзен шактый уңайсыз сизде, нәрсә әйтергә дә белмәде. Егетләр шаулашып көлеп җибәрделәр.

Мин әбине җайсыз хәлдән  чыгарырга теләп:

 – Син кирәкмәгән нәрсәне күрмә, әби өскә – иконагага карап чукынды, шулай бит, әби?

 – Шулай, шулай, улым.

Ул, бераз тынычлангач, минем янга ук килде.

 – Син, улым, татар мыни?

 – Без, әби, барыбыз да - кешеләр. Иң мөһиме – шунысы. Аш-суыгыз тәмле булган, менә монысы  хәзергә иң кирәге. Рәхмәт сезгә.

Әби каударланып ишеккә юнәлде. Бу сөйләшү безгә аш-су китереп торучы кызларны  да   кызыксындырды кебек. Аларның карашын тоеп тору  миңа  бераз уңайсыз да иде.

Бу хәбәр яшен тизлеге белән авылга мәгълүм булган. Без өйдән чыгуга, кызыксынган карашлы авыл кешеләре, минем янга елышалар, аларның татар егетен күрәселәре килә. Аларга яңалар өстәлә, белгәннәре миңа төртеп-төртеп күрсәтәләр, кайберләре хәтта мине тотып-тотып карыйлар.

 – Син, чыннан да, татармы? - дип сорыйлар.

Мондый кызыксынуның сәбәбе гади генә булып чыкты – бу тирәдә гомумән татарлар юк икән. Дөнья күргән ир-атлар, әлбәттә, йөргән җирләрендә күп халыкларны күргәннәр, аларда гаҗәпләнү юк диярлек.  Авыл тирәсендә генә көн иткәннәре өчен, сүз дә юк, бу инде үзенә күрә бер вакыйга булып чыккан. Чөнки татарларга кагылышлы байтак имеш-мимешләр ишеткәннәр, шуларга дөреслектән ерак торган дәреслекләр дә өстәлгәч, ниндидер үзенчәлекле күзаллау барлыкка килгән. Солдатлар арасында бердәнбер сержантның да шушы татар егете булуы аларга кызык булып тоелган, имеш. Ә без исә армиядә кемнең нинди милләттән булуына түгел, бәлки аның кешелек сыйфатларына игътибар итәбез. Безгә шунысы мөһим. Гади халык өчен кемнең нинди милләттән булуы да әһәмияткә ия икән.

Аштан чыккач, шул ук Хабалко, корсагын сыйпый-сыйпый, тагын бер мәсьәләне күтәрде:

 – Иптәш сержант, болар барысы да әйбәт. Авылга килгәч, бер рәхәтләнеп мунча да керәсе килә бит. Шул якны да рәтләп булмасмы?

Дөресен әйткәндә, бу минем үземнең дә теләгем иде. Колхоз рәисе күренү белән, бу хакта аңа да әйттем. Ул шактый уйга калды.

 – Авылда мунчалар бар барын.Тик алар, ике кеше керсә, борылырга да урын калмаслык кечкенә итеп салынган.

Бераз уйлап торгач, әйтеп куйды:

 – Мунчаны тиз арада үзегез салсагыз гына инде. Мин пилорамадан материаллар бирә алам. Сез бит мунчаны  үзегез белән күтәреп алып китмәссез, барыбер безгә калыр.  Әйдә, кулыгыз кычытса, булдыра алсагыз, эшкә керешегез!

Мин яныма егетләрне җыйдым.

 – Менә шундый тәкъдим бар. Кемнәр нәрсә эшли  ала? Дүрт-биш кешене төзелешкә калдырабыз да, башкаларыбыз саламны алар өчен дә җыябыз.

Иң элек Тәлгат кул күтәрде.

 – Минем балта тотканым бар.

Аңа шул ук Хабалко, тагын бер-ике егет кушылды.

Аларны председатель янында калдырдык та без басуга китеп бардык.

Без киткәч,  монда ниләр булганын Тәлгат миңа түкми-чәчми сөйләп бирде:

 – Колхоз председателе, безне полуторкасына утыртып, пилорамага алып барды. Анда такта яралар, төрле үлчәмнәрдә борыслыклар, төзелеш өчен яраклы башка нәрсәләр ясыйлар икән. Урман куенында урнашканлыктан, агачларны да әллә кайдан китертәсе юк. Барысы да кул астында. Шунысы гаҗәп, шундый мөмкинлекләр була торып, авылда иркен итеп мунча салуга теләкләре булмаган, һәрхәлдә гамәленә керешергә куллары җитмәгән. Такта яручылар бригадирына эшне аңлаткач, ул ике куллап ярдәм итәргә риза булды.

 – Әйдә, безнең авылда да гомуми мунча булсын әле, салыгыз, кулдан килгәннең барысын да бирербез, - ди.

Шуннан соң председатель сорый:

 – Сезнең арада мунчаны ничек салырга кирәклеген белүче бармысоң?

 Башкалар тын калгач, Тәлгат әйтеп сала:

 – Минем мунча салышканым бар. Безнең авылда һәр өйнең үз мунчасы бар.

 – Кайда инде ул сезнең авылда?

 –Татарстанда.

 – Әллә син дә - татармы?

 – Әйе, татар.

 – Тагын кайсыгыз татар?

 – Монда мин генә бугай.

 – Тагын сержантыгыз татар.

 – Күрмәгән кешеләр рәхәтләнеп күрсеннәр, безгә ике татар егете килгән.

 – Ә нишләп икегез дә татарга охшамаган?

 – Ә татар нинди була?

 – Безгә килгәннәре сезнең кебек була. Ә менә килмәгәннәре нинди буладыр, анысын белмим инде. Синең урыс булмавыңны сөйләшүеңнән үк белдем инде. Ә менә сержантыгыз тел тегермәнен бездән дә остарак тарттыра.

Шунда такта яручыларның берсе сорау бирә:

 – Синең исем-фамилияң ничек?

 – Тәлгат Галимов.

 – Тәлгат! Андый исем буламыни?

 – Буладыр инде, миңа кушканнар бит.

 – Фамилияң ничек дидең әле?

 – Галимов.

 – Безнең авылда Алимов бар. Аның исеме Серафим.

 – Алимовлар безнең Татарстанда да бар.

 – Ул Алимов безгә читтән, каяндыр Кемерово ягыннан кайтып урнашты. Әллә ул да татармы икән?

 – Анысын сез белергә тиештер инде. Йә, ярый, эшкә керешик. Сержант кайтса, нәрсә эшләдегез? – дип сорар.

Председатель әйтә:

 – Алай мунча салганың да булгач, син прораб булырсың. Менә сайла, күрсәт, нәрсәләр аласыз? Тактамы, бүрәнәме? Язып бир, Добринкадан ниләр кайтарыйк? Кадак кебек нәрсәләр күпме кирәк?

Тәлгать аларга барысын да аңлатып, язып бирә.

 – Ярый, боларын килештек, иптәш председатель. Мунча булачак урынны да күрсәтсәгез, эшкә керешер идек.

 – Үзем дә шул турыда баш ватам, кайда салырга дигән сорауга җавап таба алмый азапланам?  Бу сорауны иртәнге якта биргән булсалар, әнә сез төшке ашны ашаган әби бакчсасында салабыз, дияр идем. Хәзер булмый инде. Әбиебез сезне өендә кабул итүдән баш тартты. Ник минем өйгә чит кешеләр керттегез дип ачуланды да әле. Болай итәбез, мунча уртак була, димәк, аны авыл уртасындарак салырга кирәк булыр. Кибет артындагы бакчада бер иркен урын бар. Шунда салабыз.

Тәлгат, шул җиргә казыклар кагып, булачак мунчаның планын билгели. Көрәк алып, нигез казырга керешәләр. Без кичен басудан кайтканда, нигез казылып беткән, вак ташлар, ком ише әйберләр китерелгән. Иртән цемент китерсәләр, нигезне сала башларга да мөмкин дип торалар иде. Тәлгат, чыннан да,  монда төп  оештыручы булып әверелгән. Барысы да аның авызына карап торалар.

Әйе, көндезге әбиебез бездән баш тарткан, шуңа күрә клуб сәхнәсенә салам түшәп, аның өстенә торыпша җәеп, безне шунда йоклатырга булдылар. Ашау-эчүне колхоз ашханәсендә оештырдылар. Кеше мәшәкатьләгәнче, башта ук шулай итәргә кирәк булгандыр да, нихәл итәсең, ялгыш гамәлләрне тормыш үзе төзәтә шул ул.

Кичке якта без урнашкан клуб янына авыл яшьләре җыелды. Кызлар күп килгәч,  безнең егетләргә күңелле булды. Рәхәтләнеп биештеләр, җырлаштылар, шаярыштылар. Аннан авыл буйлап кайсы кая  таралып беттеләр. Авыл егетләре әлләни күп түгел икән, булганнары да шәһәрләргә китеп эшли, ди. Ял көннәрендә генә кайталар икән. Шуңа күрә  авылда кызларга без хуҗа булдык дияргә мөмкин. Мин кичтән үк егетләрне кисәтеп куйдым: тәртипле генә йөрергә, авыл егетләре белән нинди дә булса низагка кермәскә, төнге икедән дә соңга калмаска. Иртәгә Сабан туе түгел, безне эш көтә, дип тә өстәдем. Алар минем мондый шартларны аңлап кабул иттеләр.  Шуңа күрә ул яктан тәртип, дияргә мөмкин. Дөрес, Хабалка  кайтканда, таң беленә иде инде. Мин моны сизмәгәнгә  салыштым. Иртәгә дә шул хәл кабатланса, әйтми дә булмас, дип күңелемә салып куйдым. Иң мөһиме - исән-сау кайтып яткан, юк белән кәефләрен җибәрәсем килмәде.

Икенче көнне көндезге ашны басуга ук китерделәр. Шоферын күрү белән, минем башымнан бу кеше татар түгелме икән  дигән уй йөгереп үтте. Әллә ул кичә искә алынган Алимов дигән кешеме? Нәкъ менә  безнең авылдагы Сәләхетдин Биктимере инде. Ягымлы, җитди йөз, зәңгәр күзләре белән кешегә сынап карап торуы белән бигрәк тә охшаш. Өстендәге эш киеме дә бөтен, чиста. Сөйләшүе дә тигез, ягымлы икән.

 – Әйдә, егетләр, эш белән мавыгып, тамак ягын да онытмагыз, бүген көндезге аш үзе сезне эзләп килде.

Ул эскерт төбенә киң генә торыпша җәеп куйды. Аның белән килгән ике апа тәлинкәләр тезделәр, аларга тәмле ашлар салып чыктылар.

Егетләр өчен басуда ашап утыру аеруча күңелле тоелды, “романтика” дип куаныштылар.

Мин әлеге шофер абый янына килдем. Бернинди кереш сүзсез аңа эндәштем:

 – Әссәламегаләйкем!

Абыем сискәнеп куйды, әмма үзен тиз кулга алды. Миңа җентекләп карап куйды.

 – Вәгаләйкемәссаләм!

 –  Сезнең фамилиягез Алимов бит, шулаймы?

Абзый кеше җавап бирде:

 – Шулай...

 – Исемегез – Серафим.

 – Юк, Сәлим.

 – Ә сез мине каян беләсез?

 – Кичә фамилиягезне әйттеләр дә,  Алимов булгач, татар түгелме икән дип кызыксындым. Исемегезне Серафим дигәч, юк татар түгел икән, дип нәтиҗә ясадым. Менә хәзер үзегезне күргәч,  безнең авылның бер  кешесенә бигрәк тә охшаган булуыгызны абайладым.

 – Мин монда гына Серафим, чын исемем Сәлим.

 – Сер булмаса, әйтсәгез иде, монда ничек килеп чыгасы иттегез? Бу якларда безнең кешеләрне очрату мөмкин түгел икән ич. Татар икәнемне белгәч, кичә миңа “экзотик экспонат” итеп караганнар.

 – Шулай, шулай, аны миңа да әйттеләр. Әле монда юл тотканда, татар егете дигәннәре кайсысы икән дип уйлап килдем. Син үзең килеп эндәшмәсәң, танымаган да булыр идем. Мин монда татар икәнлегемне бик белдермәскә тырышып яшим. Без булачак хатыным белән Кемерова шахталарында эшләгәндә очраштык. Әти-әнисе авырый башлагач, хатыным бирегә туган яклрына кайтырга булды. Ике балабыз да булгач, аңа иярдем. Балалар үсеп таралышты, мин дә шушы авылда  бөтенләйгә калдым бугай инде. Татарча сөйләшергә кеше юк. Әле син эндәшкәч, бөтенләй икенче дөньядан килгән аваз кебек тоелды.

 – Ә үзегез чыгышыгыз белән кайсы яктан?

 – Маридан мин Бәрәңге дигән районны ишеткәнең бармы? Шуннан. Анда туганнарым юк инде. Шуңа күрә кайтмаганыма да егерме биш ел бардыр.

Безнең татарча сөйләшкәнне беркем дә ишетмәде. Шуңа күрә бу безнең арада сер булып кына калды.

 – Син  бу турыда беркемгә дә әйтмә инде, болар мине урыс дип уйлауларын дәвам иттерсеннәр. Минем синең белән иркенләп бер сөйләшеп утырасым килә килүен. Берәр җаен табарбыз әле...

Авылда татарлар турында мәгълүматлы тагын бер кеше бар булып чыкты. Өлкән яшьтәге бер апа. Ул үзе мине эзләп тапты. Теге беренче көндәге әбинең үзен бик үк кунакчыл тотмавын ишеткән дә, шуңа борчылып килгән.

 – Сезнең аңа бик исегез китмәсен. Наданлыктан гына инде. Татарлар турында ниләр генә сөйләмиләр дә, ниләр генә язмыйлар бит. Бары да тузга язмаган нәрсәләр. Мин фронтта татар докторы кул астында шәфкать туташы булып эшләдем. Аның никадәр белемле, эшен җиренә җиткереп башкаручы, кыю, шәфкатьле кеше икәнлеген бик күп хәлләрдә күрергә туры килде. Менә сез да минем татарлар турындагы уңай карашымны тагын да ныгытып куйдыгыз.

Бу сөйләшүне тыңлап торган председатель дә:

 – Хәзер иптәш сержантны безнең авылныкы дип саный алабыз. Безгә кунакка килеп йөрегез, - дип куйды.

 Тәлгатләр якшәмбе көнне мунчаны төзеп тә бетерделәр. Чынлап тырышсаң, әле ипләп бетерәсе урыннары бар барын. Әмма миченә ягып була, су җылына, ташы кыза. Безгә тагын ни кирәк? Калганын авыл кешеләре үзләре дә җиренә җиткерерләр. Без ул көнне кырдан иртәрәк кайттык. Биш көн эчендә колхозның барлык саламнарын бер урынга җыеп, эскертләр куйдык. Тузанга баттык. Тәннәребезгә кылчыклар кадалып җәфалады. Шуңа күрә мунчаны барыбыз да көтеп алдык.

Тәлгат – баш мунчачы – мичкә ягып җибәрде. Мич чыгаруны авылдагы бер оста абзыйдан сораган идек. Аңа кавказлы бер егетебез булышты. Алар да биредә бөтерелә, янәсе, мич тартамы? Тарта, төтене ургылып чыга. Сизәбез инде, абзыйның бераз тамак чылатып аласы да килә. Каян инде ул бездә андый нәрсә?! Мунчачылар су ташый, мич кыздыра, башкаларыбыз да шул тирәдә кайнаша. Авыл кешеләренең  дә кайберләре кызык карарга килгән. Ниһаять, Тәлгат тантаналы рәвештә белдерә:

 – Мунча әзер! Беренче булып кемнәр керә? Берьюлы алты-җиде   кеше юына ала, аннан артса, тыгызрак булыр.

Барысы да миңа карыйлар. Мин исә карашым белән Хабалконы эзләп табам.

  – Мунча салу турында сүзне Хабалко башлады. Беренче булып ул барсын.

Арттан кемдер кычкыра:

 – Дөрес, дөрес, аның башка гөнаһлары да күбрәк булды, ул чистарынып чыксын!

Хабалкога нәрсә, аның авызы, һәрвакыттагыча ерык. Беренче булып кереп китә. Аңа Херсон егетләре иярә. Мунча ишегеннән пар бөркелеп чыга. Чаж-чож чабыну, егетләрнең рәхәтлектән кычкырып-кычкырып җибәрүләре ишетелә. Тышта калганнар, аларның ләззәтләнүләренә кызыгып, көлешәләр, тиздән үзләренең дә каен себеркесе белән иркәләнәселәрен белеп куанышалар. Мин, Тәлгат, тагын ике-өч егет иң ахырдан кердек. Колхоз председателе белән бригадир кичке аш-суны да мулдан әзерләткәннәр. Миңа пышылдап кына:

 – Әз генә градуслыны да өстәмибезме, - диләр.

Мин катгый рәвештә кире кагам.

 – Армиядә коры закон, бетте-китте! Әнә мич чыгарырга булышкан абзыйны сыйласагыз, каршы түгел.

Дөрес, кичкә таба кайбер егетләремнең кызарган битләре күзгә ташланды ташлануын, әмма алары миннән башка гына булган хилафлык. Андыйларны күрмәмешкә салынудан да яхшысы юк.

Кыскасы, без бу сәяхәттән иркенләп аралашып, тагын да дуслашып, ял итеп, күңелләрне ачып кайттык. Председатель, бәрәңге алуда да булыша алмассызмы,  дип калды.  Бу сүзне ишетеп калган егетләр, миңа үтенеч тулы күз белән карап, ялваргандай итәләр:

 – Иптәш сержант, барасы булсагыз, безне калдырмагыз. Без тәртипле генә йөрдек, көз көне дә шулай булырбыз.

Мин дә елмаеп күп мәгънәле итеп әйтеп куям:

 – Беләм мин, кемнең ничек йөргәнен. Шулай да мин сездән  канәгать, молодцы, булдырдыгыз. Мунча салу үзе генә дә ни тора!

Колхоз рәисенең “безгә кунакка килеп йөрегез” дигән сүзе, ничектер, күңелгә кереп калды. Шул авылга тагын бер барып кайтасы килү теләге миндә генә булмаган икән, бу хакта башка иптәшләребез дә юк-юкта әйткәләп куялар. Көз көне анда барып чыгу мөмкинлеге чыккач, без берничә иптәш белән моны кулдан ычкындырмадык, барып та кайттык. Күңелле булды. Без салган мунча тик тормый икән. Көн саен диярлек чиратлап ягып торалар, аны бигрәк тә карт-коры үз иткән. Шунысы кызык, аңа “Татар мунчасы” дигән исем кушканнар.

Мин әйтәм:

 – Ә нигә андый исем?

 – Нигә булсын, син җитәкчелек иттең, теге уңган татар егете – синең энекәшең – үз кулы белән салды. Ник “Татар мунчасы” булмасын? Исем кушу өчен, шул җиткән инде.

 Кайтканда, уйлап кайтам: безгә, татарларга, һәрвакыт үзебезне эштә, көрәштә ныклы булуыбызны, затлылыгыбызны раслап торырга туры килә. Әнә бит маршал Р. Малиновский да аермачык итеп “Татарлар арысландай сугышалар!” дип бәя биргән. Мәгүбә Сыртланованы берүзе эскадрелияне алыштырырлык бөркет, дип юка гына әйтмәгәннәр. Минем Кузбасста, Донбасста  йөргәндә, татарларның иң йөрәкле, эшчән шахтер булулары хакында ишеттем. Кайда татар – шунда җиңү! Бу  инде ничәмә ничә расланган  хакыйкать. Җан кыючыларның балтасы баш өстендә әленеп торганда, “Үлемем дә яңгырар җыр булып!” дигән шагыйрь Муса Җәлил дә -  татар халкы улы бит. Ә Фатих Кәрим? “Илең турында уйласаң, гомерең озын була”, дип бары тик үз халкына ахыр чиккә кадәр тугрылыклы булган кеше генә әйтә ала!

(Дәвамы бар)