Логотип Казан Утлары
Публицистика

Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы (3))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

1897 елгы җанисәптә татарларның социаль йөзе чагылу

 

Россия империясендә халыкның социаль статусы дәүләт тарафыннан кабул ителгән сословие страталары буенча билгеләнә, ягъни кешеләрнең хокуклары һәм бурычлары аларның, гадәттә, нәсел-нәсбәтенә бәйле рәвештә билгеле бер сословиегә керүләре белән билгеләнә. 1905 елга кадәр илдә демократик ирекләр булмау шартларында этноконфессиональ җәмгыятьнең социомәдәни үсеш мөмкинлекләренең зур өлеше сословиеләрнең  хокукларына барып тоташа

1897 елгы җанисәп, иң беренче чиратта, татарларның социаль статусын күзәтергә, төрле катлам вәкилләренең кайсы төбәкләрдә ничек яшәвен ачыкларга ярдәм итә.

Татар элиталары

XIX гасыр азагында Үзәк Россиядә, Урта Иделдә һәм Көнбатыш Себердә яшәгән  татарларның абсолют күпчелеге крестьян сословиесенә карый (98 %тан артык), традицион җәмгыятьтә, авыл җирендә яши. Үзәк-кара туфраклы өлкәләрдә (92 %) һәм бигрәк тә Көньяк Уралда бу күрсәткечләр түбәнрәк (89 %). Казакъ далаларында татар диаспорасының күпчелек өлеше шәһәрләрдә урнаша, монда крестьян сословиесе – 58 %, икенче зур сословие төркемен (өчтән берен) мещаннар тәшкил итә.

Татар элиталары

Дворяннар. XIX гасыр ахыры Идел-Урал төбәгендә татар арасында нәселле дворяннарның (дәрәҗәсе нәселдән тапшырыла торган төркем) 91 % ыһәм шәхси дворяннарның (дворян хокукы балаларына күчми торган төркем) һәм чиновникларның 62 %ы авыл җирендә көн күрә. Нәселле дворяннарның яртысыннан артыгы Уфа губернасында (5696 кеше 54,5 %), чагыштырмача зур төркемнәр Пенза (981 кеше18,4 %), Оренбург (510 кеше  9,9 %) губерналарында, азсанлы төркемнәр Саратов (316 кеше 4,6 %) һәм Самара (235 кеше 4,4 %) губерналарында яши  Уфа губернасында, татарлардан тыш, башкортлардан 512 кеше (ике җенестән дә), мещеряклардан – 10, типтәрләрдән – 2 кеше теркәлгән. Күрше төбәкләрдә бу күрсәткечләр түбәндәгечә була: Оренбург губернасында башкорт булып язылган 452 дворян, Самара губернасында – 117 башкорт һәм 8 типтәр дворяны, Саратов губернасында  1 башкорт, Вятка губернасында 9 типтәр, Пермь  ягында 3 башкорт дворяны исәпләнә (Байбулатова Л. Ф. Из истории татарского мусульманского дворянства Российской империи XIX в. // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. Казань, 2012.  Вып. 2. С. 46–63)..

ХIХ гасырның соңгы чирегендә земствовалар оешкач, хөкүмәт татарлар арасында мәктәпләр ачып, рус телен тарата башлагач, дворяннарның элита буларак дәрәҗәләре үсә, дәүләт, земство һәм шәһәр үзидарә оешмаларында, мәктәпләрдә укытучы булып эшләп, алар халык арасында яңалык таратуда зур хезмәт куялар. 1905 – 1907 еллардагы Беренче рус революция елларында Россиядә демократик ирекләр кертелгәч, аларның татар җәмгыятендә әһәмияте тагын да арта, бу бигрәк тә Дәүләт думасында депутат булып эшләүләрендә, дворян зыялыларының мәгърифәтчелек, байларының  меценатлык эшчәнлегендә ачык чагылыш таба (Азаматова Г. Б. Уфимское земство (1874–1917 гг.): социальный состав, бюджет, деятельность в области народного образования. Уфа, 2005. С. 196197).

Гомумән алганда, татар этносы составында өстенлекле яки ярым-өстенлекле төркем вәкилләренең тоткан урыннары руслар белән чагыштырганда түбәнрәк. Дөрес, чыгармалар да бар. Беренчесе –  Уфа губернасы татарлары арасында дворяннар катламы руслар белән чагыштырганда да калынрак була. Әмма бу саннарны этнос масштабында караганда, дворяннар өлеше бик кечкенә килеп чыга. Икенче чыгарма – Дала өлкәләрендәге (Казакъ даласында) шәһәрләр дә татар сәүдәгәрләре катламы башка милләт эшмәкәрләренекеннән күп тапкырга артык булуы  –  2,23 % (монда «шәрәфле гражданнар» – күренекле сәүдәгәрләр, һәм сәүдәгәрләр саннары кушыла).

Сәүдәгәрләр. Модернизация чорында, сәнәгатьнең традицион: сабын кайнату, текстиль, йон юу, май эретү, он һәм тире эшкәртү – тармаклары белән янәшә татар эшмәкәрләре яңа юнәлешләрдә көч сыный: шырпы эшләү, пыяла ясау, нефть эшкәртү, химия, металл эшкәртү, крахмалл җитештерү, крахмалл-патока әзерләү. Казан губернасында, нигездә, сабын кайнату, тире иләү, Вятка губернасында – киҗе-мамык тукымалар әзерләү, Сембер һәм Саратов губерналарында – йон тукыма (сукно) эшләү (Россия армиясен киендерү өчен казна заказы буенча), Оренбург губернасында – алтын чыгару һәм терлек итен тозлау, ыслау, эчәкләрен эшкәртү, маен эретү алга киткән була (Гибадуллин М.З. Общие тенденции и особенности формирования капиталов татарской буржуазии России (1861–1913 гг.): дисс. … канд. экон. наук.  Казань, 2001.  С. 100-101).

XIX гасыр ахырында татар сәнәгать капиталы асылда Сембер һәм Оренбург губерналарына туплана. Оренбург төбәге XIX гасырның икенче яртысыннан башлап  терлекчелек продукциясен җитештерү буенча Россиядә беренче урынга чыга, монда алдынгы технологияләр куллану һәм эшне яңача оештыру, ит җитештерү индустриясен һәм инфраструктрасын булдыруда  татар эшмәкәрләренең роле зур була. (Материалы Круглого стола «Социально-экономическая история татар  Нового времени» // Из истории  и культуры народов Среднего Поволжья. 2018. № 8. Т.1. С. 144-149, 153-156). ХХ гасыр башында Оренбург төбәгенең 35 алтын табучы предприятиесе арасында «Бертуган М.Ш. һәм М.З. Рәмиевләр» товариществосы иң алдынгы һәм эреләрдән санала (Миңнуллин Җ. Рәмиевләрнең алтын приискалары // Бертуган Рәмиевләр: фәнни-библиографик җыентык. Казан, 2002. 82–91 бб.).

1890 елга Казан, Самара, Сембер, Саратов, Нократ, Оренбург, Уфа, Пермь, Рязан һәм Тамбов губерналарында татар эшмәкәрләре 4653 эшчесе булган һәм еллык җитештерү күләме 2 миллион 455 мең сум тәшкил иткән 76 предприятие тота. Күпчелек сәнәгать оешмалары зур булмый: 41 предприятиедә – 10 кешегә кадәр, 24ендә – уннан йөзгә кадәр, 11ендә – йөздән артык эшче исәпләнә (Хасанов Х. Х. Формирование татарской буржуазной нации. Казань, 1977. С. 106–107). Җитештерү сезонлы яки даими принципта оештырыла. Аларда эшләүчеләрнең бер өлеше яки күпчелеге татарлар була.

Идел һәм Урал төбәгендә сәнәгать предприятияләрендә татарларның өлеше 2 %тан бераз гына артык була. Моның сәбәпләре татарларның керем табуның башка юлларына өстенлек бирүе. Аларның капиталистик типтагы предприятиеләре, гадәттә, вак яки уртача булып, эре капитал кертүне таләп итми, ә эш оештыру ягыннан мануфактура яки мастерской рәвешен ала. Алар конкуренция югары булмаган традицион тармакларга йөз тота. 

Идел-Урал төбәгенең 10 губернасы буенча җанисәп мәгълүматларына караганда, татар эшмәкәрләренең һәм сәүдәгәрләренең иң зур катламы Оренбург (686 кеше (ике җенестән) яки губернадагы барлык сәүдәгәрләрнең 24,7 %), шулай ук Казан (441 кеше яки 12,8 %) һәм Уфа губерналарында (262 кеше яки 13,9 %) яши (Гибадуллин М. З. Общие тенденции и особенности формирования капиталов татарской буржуазии России (1861–1913 гг.): дисс. … канд. экон. наук.  Казань, 2001. Табл. 1. С. 59).

Бу ярым-өстенлекле төркемне гаиләләре белән сәүдәгәрләр, ягъни эшмәкәрлек һәм сәүдә ярдәмендә, үзләренең хезмәте һәм җитезлеге белән капитал туплаган кешеләр тәшкил итә. Шәһәрләрдә яшәгән татар сәүдәгәрләре һәм мещаннарының саны төбәккә карап, нык аерыла: Үзәк Россиядә, Урта Иделдә һәм Уралда – 1-2 %тан алып, Үзәк кара туфраклы өлкәләрдә һәм Түбән Иделдә, шулай ук Көньяк Уралда 5-8 %ка кадәр җитә.

Модернизация, капиталистик мөнәсәбәтләр үсеше милли буржуазиянең җәдитчелек хәрәкәтендә әһәмиятен арттыра. Татар җәмгыятенә яңарыш идеяләренең үтеп керүе, шиксез, югарыда күрсәтелгән сословие-социаль төркемнәр белән бәйле була. Алар, конкрет тарихи һәм җирле шартларга карап, төбәк һәм гомумтатар милли элитасы ролен үти башлыйлар.

Мөселман руханилары. XVIII гасырда дворяннарның азсанлы һәм икътисади яктан көчсез булуы мөселман руханиларын бердәнбер абруйлы корпоратив төркемгә әйләндерә һәм аларның иҗтимагый вазифаларын киңәйтә. Әмма руханилар асылда «мәдәниятнең конфессиональ өлешен» кайгырта, бу татар җәмгыятенең берьяклы гына үсешенә китерә (Усманов М. А. Приветственное слово // Татарские мурзы и дворяне: история и современность: сб. ст.  Казань, 2010.  Вып. 1.  С. 7). Татарларның мәдәни үсешендә дини башлангычның алга чыгуында Россия империясенең сәясәте: аларның дөньяви мәктәпләр ачу, туган телдә вакытлы матбугат булдыру  омтылышына аяк чалу да зур роль уйный.

Империя хакимиятенә каршы килми торган руханилар төркеме туплау максатыннан, 1788 елны хөкүмәт Мәхкамәи шәргыя Ырынбургыя төзи. Бу вакыйга исламның ил хокукый мәйданына урнашуын да хәбәр итә.

Мәхкамәи шәргыя округына XVI гасырның икенче яртысы – XVIII гасырның икенче чирегендә Россия составына кергән бөтен җирләр (Таврия һәм көнбатыш губерналар, Кавказ һәм Кавказ арты, Төркестан җирләреннән кала) карый (1868 елны Казакъ даласы аның карамагыннан алына). 1897 елгы Беренче гомум халык санын алу мәгълүматлары буенча Россиядә (Бохара һәм Хива ханлыкларын кертмичә) 13,6 миллион мөселман яши. Алар барлык халыкның 11,6 %ын тәшкил итә, шул исәптән Россиянең Европа өлешендә – 3,5 млн, Себердә – 126 мең, Урта Азиядә – якынча 7 млн, Кавказда – 3,2 млн булулары ачыклана. Әгәр Урта Азиядә һәм Кавказда алар халыкның күпчелеген – 90,29 % һәм 34,54 % тәшкил итсәләр, Россиянең Европа өлешендә һәм Себердә –3,8 % һәм 2,2 %  кына булалар (Распределение населения империи по главным вероисповеданиям. СПб., 1901. С. 2–5) .

Мәхкамәи шәргыя Ырынбургыя округына кергән мөселман руханилары җанисәп вакытында аерым сословие буларак язылмаган. Дин әһелләре турында статистик мәгълүматлар Мәхкамәи шәргыя архивында тупланган. 1856 елны алар 5814 кеше булса, 1908 елга 8312гә җиткән.  1916 елны Мәхкамәи шәргыя округында 6081 мәчет, 13328 рухани, шул исәплән 220 ахун, 3822 хатыйб, 3346 имам, 5940 мөэзин теркәлгән. Һәр мәхәлләдә уртача 2,19 дин әһеле хисапланган (Загидуллин И.К. Исламские институты в Российской империи: мечети в европейской части России и Сибири. Казань, 2007. Табл. № 3. С. 143).

Милли элитаны тәшкил иткән дворян, сәүдәгәр һәм рухани  вәкилләренең эшчәнлеге татар җәмгыятендә сыйфат үзгәрешләренә китерә, бу яңалыклар, беренче чиратта, дини фикер үсешендә, мәгърифәтчелектә, мәгарифнең һәм мәдәниятнең европалашуында чагылыш таба.

 

Татарларда хезмәт бүленеше һәм һөнәрләр

1897 елгы җанисәп губерналарда материаль социаль-икътисади процессларны комплекслы һәм милли аспектта анализларга зур азык бирә.

Мәскәү (1,11 %), Санкт-Петербург (1,32 %) губерналарда (башкалаларда) һәм Казакъ даласында (Акмулла (12,62 %), Җидепулат (22,66 %) һәм Җидесу (26,43 %) өлкәләре) авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләрнең аз булуы шәһәрләргә максатчан күченүләр, ә Рязань губернасында (46,72 %) –  татарлар яшәгән Касыйм өязеннән миграциянең киңлеге белән аңлатыла. Соңгысында бу күренеш татар торак пунктларының саны кимүгә китерә: әгәр XIX  гасыр уртасында Касыйм өязендә 62 авыл булса, гасыр ахырына 38 кала (Шарифуллина Ф. Касимовские татары. Казань, 1991. С.99). Әстерхан губернасында моның сәбәбе (38,36 %) татарлар яшәгән шәһәр яны торак пунктларын губерна үзәге составына кушуда булып чыга. Пермь губернасында (66,38 %) татарларның бер өлеше эшчеләр бистәләрендә яши. Оренбург губернасында югары күрсәткечләр (54,1 %) төбәктә шәһәрләшүнең актив барышы белән аңлатыла.

Калган губерналарда авыл хуҗалыгы (җир эшкәртү, хайван асрау, умартачылык, урманчылык һәм агач эшкәртү, ау һәм балык тоту) татарлар икътисадының төп тармагы булып кала. Вятка (77,78 %) губернасыннан кала башка барлык Идел-Урал төбәге губерналарында бу күрсәткеч 81-91 % тәшкил итә. 

Үзәк Россия һәм Дала өлкәләрендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче татар крестьяннары саны түбән булу шәһәр кешеләренең халык хуҗалыгындагы башка тармакларда, беренче чиратта, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүдә (трактирлар, кунакханәләр тоту, йорт хуҗалыгы һ.б.) мәшгульлеге белән аңлатыла. Дала районнарында шәһәр һөнәрләре, хәтта, авыл хуҗалыгы җитештерүеннән югарырак. К.Ноак фикеренчә, далада яшәүче татарлар арасында һәр бишенчесе алыпсатар була (Ноак К. Некоторые особенности социальной структуры поволжских татар в эпоху формирования наций (конец XIX – начало XX в.) // Отечественная история. 1998. №5. Табл. 1, 2. С. 148 – 149).

Шулай итеп, татарлардагы сословие бүленеше XIX гасыр ахырында төрле социаль төркемнәр арасында җитди сыйнфый каршылыклар булмау турында сөйли.  Дәүләт чиновниклары, помещиклар юклык, дворяннарның азлыгы, банкирлар, эре сәүдәгәрләр һәм промышленниклар булмау татарларны, беркадәр өстенлекле төркемнәре булса да, нигездә, «крестьян халкы» буларак сыйфатлый.

(Дәвамы бар)