Логотип Казан Утлары
Повесть

Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы (3))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Җиңүнең егерме еллыгы

Хафиз абыйсы Рәхимәнең «уфалла» арбасын яз башында бер төзәтеп биргән иде инде, менә ул тагын таралды. Пәриле күл буеннан печән ташуга арба кадәр арба да түзми, ватыла, ә Рәхимә бирешми, түзә, көн саен чалгысын сала да межа ягына чыгып китә.
Сарыкларына, сөт кәҗәсенә, аның бәтиләренә ярарлык тәмле печән Пәриле күл буенда гына шул. Пәриле күлгә аяк басарлык түгел, ярты авыл шунда. Мари ягындагы кипкән елгада тагын да шәбрәк үлән бар, ләкин ул ерак шул. Бердән, авырткан аяклар белән анда бару кыен булса, печән төялгән уфалланы өстерәп кайтуы тагын да авыр. Барганда аксаклап булса да, тиз бара Рәхимә, ә менә кайтканда вакыт озак уза. Югыйсә үзе генә дә
түгел бит инде, «Шәйхие» арттан этешә.
...Кәҗәсе быел ике бәти китерде. Аякларына басуга, сикерешә-
сикерешә уйный башладылар, җетеләр, тереләр. Рәхимә аларны туу белән «сөйләшергә» өйрәтә, олы кәҗәләр белән күптән сөйләшә инде, ә менә бәтиләр белән аңлашу баштарак авыр. Тыңламыйлар. Тамаклары туюга янә уйнарга керешәләр.
Аларның тамаклары туйсын өчен көн саен уфалла арбасын тартып, печәнгә барырга кирәк. Болай да җәй буе йөри инде. Дөресрәге, йөриләр: Рәхимә, уфалла һәм алтылы чалгы. Дуслашып беттеләр, үзара медер-медер сөйләшәләр. Болында аларны беркем дә ишетми. Ишетсәләр, чигәләренә төртеп, бармакларын борган булырлар иде, янәсе, Рәхимәнең капка түбәсе чалшая башлаган. Чалшаерга, капкасының болай да түбәсе юк аның. Авылдагы бар фронтовик хатыннарының капкасы түбәсез әнә.

***

Иртәгә 9 Май. Иртәгә халык бәйрәм итәчәк. Радиодан бертуктаусыз: «Бөек Ватан сугышында җиңүнең егерме еллыгы җитә!» – дип кабатлап торалар.
Уфалла әйтә, «әйдә, Рәхимә, без дә бүгеннән үк бәйрәм ясыйк үзебезгә, Пәриле күлгә кадәр өстерәлеп барып тормыйк», ди. Рәхимә, әлбәттә, каршы килә. «Хәйләкәр син, арба дус. Барабыз. Бармасак, Шәйхи абыең ни әйтер? Ул кәҗә бәтиләренә нәрсә ашатырбыз?» Алар шул рәвешле бәхәсләшергә керешә.
Уфалла усал, турысын әйтә:
– Шәйхи дә бәйрәм итсен бүген! Фронтовик дисең бит син аны!
Рәхимә җавапсыз каласы килмәгәнгә генә:
– Хәбәрсез югалганнар исемлегендә бит ул... – дип куйды. – Мари урманында югалмаган бит ул! Утын урларга барган җиреннән
юкка чыкмаган?!.
– Юк, сугышта... Аларны Брестка ук җибәргән булырга тиешләр, дигән сүзләр йөри бит. – Рәхимә авыр сулады, хәтта арбаны этеп барган җиреннән капылт туктап калды. Уфалланың моңа эче пошты:
– Туктама син. Туктасаң, кайгы тагы да катырак баса ул!
Рәхимә кеткелдәп көлеп куйды һәм янә кузгалып:
– Кайгының ни икәнен каян беләсең инде син? И-и, хәчтерүш, сөйләнгән була тагы! – дип куйды.
– Беләм! – диде уфалла, гайрәтләнеп. – Ник белмәскә! Әнә, үзең кара, туктасак, печән авырлыгыннан көпчәкләр сыгылып килә. Барганда, алай түгел. Шыгырдыйлар гына.
– Ярар, Хафиз абыйдан майлаттырырмын.
– Хафиз абый да, Хафиз абый, дисең син! Беткән, ди, аның эше. Үзенең дә өй тулы бала-чагасы. Аларны ашатасы, киендерәсе. Кайчак төннәрен дә кешегә мич чыгара, дисең бит!
Рәхимә уфалла белән килешкәндәй:
– Алайса Гыйлаҗ абыйдан инде... – дип куйды.
– Аның да биш бала! – дип шыңгырдады уфалла һәм кинәт шат тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Әһә, таптым!
– Нәрсә таптың тагы?
– Насрый, күрше Насрый, үзенең ат арбасының көпчәген майлаганда, пумаласын миңа да тигезеп алса бит инде канә!
Рәхимә янә кеткелдәп куйды.
– Син минем һәр сүздән көләргә генә торасың!
– Көлмим. Хак сүз әйттең, диюем генә.
Уфалланың кәефе күтәрелеп китте, мактана ук башлады:
– Арбалар ялгышмый алар!
Уфалла беркавым дәшмичә барды. Күренеп тора, аның Рәхимәгә кире каккысыз, шәп дәлилле сүз әйтәсе килә иде. Ул моны тапты да шикелле. – Чөнки уфалла арбалары йөк күтәрә, ат арбасы кебек арттан тагылып йөрми!
Рәхимәнең үз сүзен дә арба көпчәге астында калдырасы килмәде, ул баядан бирле уйлап барганын әйтеп салды:
– Дөнья йөген берүзең тарткан кебек сөйләшәсең тагы!
Уфалланы бу каты сүздән үпкәләр дә башка дәшмәс, үз көенә тик
шыгырдап барыр дип уйлаган иде. Тегесе үҗәт булып чыкты, алай гына да түгел, фәлсәфәче дә икән.
– Без, Рәхимә дус, синең белән икәү болай да бар дөнья йөген, ил йөген тартып барабыз!
– Шуннан, шуннан?
– Ирең сугышта үлеп калдымы? Калды! Нинди сугышта? Ватан
сугышында! Ил өчен башын салды Шәйхиең. Мәгәр ул исән-сау булса, син, аның яраткан хатыны, картаеп барган көнеңдә болай арба тартып, туя белмәс кәҗәләреңә печән ташып йөрмәс идең! Ил йөген тартып барабыз без! Аксак аякларың белән! Дөресме? 

– Белмим, – диде Рәхимә күңелсез генә.
Уфалла сүзне читкә борды, әңгәмәне ул Рәхимә сөйләшергә теләмәгән юлдан алып китте. Шуңа күрә хатын җавап биреп тормады, эченнән ниндидер күңелле көй көйли-көйли, тәртәне этүендә булды.
– Дәшмисеңме? Тагын әйтәм, дөньяны өч кит та, ирләр дә күтәреп
тормый! Дөнья гомер-гомергә хатын-кыз җилкәсендә!
Аның бу сүзләреннән Рәхимә пырхылдап көлеп җибәрде. Тик уфалланы үпкәләтәсе килми иде, бер кулын тәртәдән алып, җәһәт кенә авызын каплады, тик йөзендәге елмаю яшерерлек түгел иде:
– Каян килә торгандыр башыңа әллә нинди тузга язмаган уйлар? – диде ул. Рәхимә җавап бирмичә булдыра алмый иде, чөнки тыштан уфаллага каршы төшсә дә, күңеленнән үзе дә аныңча уйлый.
– Дөньяны хатын-кыз ашата! – дип дәвам итте сүзен уфалла.
– Хатын-кызның ашарга пешерүен әйтәсеңме?
– Аны да... Адәм баласы тугач та хатын-кызның күкрәгенә сузыла. Чөнки ашыйсы килә! Күкрәк сөтен имезеп үстерә ул кеше токымын!
– Үз баласын! – дип дөресләде аны Рәхимә.
Алар колхоз басуы аша уза торган такыр юлга килеп чыкты. Кырда комбайннар, тракторлар эшли, машиналар фермага печән ташый. Люцерна басуында, юл кырыенда ук, печән чабучы комбайн туктап калган. Аны Гәүһәр малае йөртә. Ватылганмы, әллә чокырга төшкәнме?
Уфалла аны ерактан ук күреп алды һәм гаярь тавыш белән:
– Төне буе кызлар артыннан чабалар да, йокылары туймый, күзләре күрми башлый! – диде.
– Әй, шыгырдамале, күп беләсең! – диде Рәхимә аңа каршы.
– Беләм чөнки! Капка ярыгыннан бар да күренеп тора бит.
– Йөрсеннәр! Безнең кызларның, әнә, клубка чыгарлык күлмәкләре дә булмады! Хәзер бар да бар, Ходайга шөкер!
– Син дә шул Нәфи токымын яклап торган буласың тагы! – дип үҗәтләнде уфалла. – Узган ел тугызынчы май алдыннан нишләде җиңгәсе?!
Рәхимә җавап кайтармады, бу хакта сөйләшүдән бигрәк, әлеге хәлне искә төшерәсе килми иде.
– Дәшмисең, дөрес сүз күзгә төртелә! Шулчак мине урамда калдырган булсаң соң!
– Нишләгән булыр идең?
– Чиләге ние белән миңа сөртенеп егылган булыр иде. Мөртәт! Бер чиләк кәҗә мәрҗәне китереп куйган бит капка төбеңә, адәм страмы. Имеш, бәйрәм алдыннан Шәйхигә кәҗә мидәлләре!
– Куйса соң... Бер дә аптырап тормадым әле, бакчага алып кердем дә сиптем. Кәҗә тизәге кызыл чөгендерне яхшы үстерә, ди.
– Алайса үз кәҗәләрең юк инде!..
– Иш янына куш булды!
– Абау, кире син, сыртың белән төшсәң дә егылдым, димәссең!
– Үкереп җылап утырыйммы шуның өчен! Мескен бит ул! Ие, мин
түгел, ул – мескен!
– Ник шулай үч ала ул синнән, Рәхимә?
– Күп белсәң, тиз картаерсың!– Ярар, әйтмәсәң әйтмә шунда, Майшәкәрдән сорыйм. Аның белмәгәне юк. Йә, Разиядән!
Рәхимә авыр сулап:
– Аларның белмәгән нәрсәләре дә күп тормышта! – дип куйды.
Комбайн яныннан узып барганда, уфалла:
– Шул кирәк сиңа, ватылдыңмы! – дип кычкырмакчы иде дә, үзенең башка кешеләр белән «сөйләшә» белмәгәне исенә төшеп, шыгырдаган аваз гына чыгарып куйды.
Гәүһәр малае үзе чыкты каршыларына.
– Ватылмадым мин, Рәхимә апа, сине көтеп торуым.
– Ие, улым, ни булды?
– Сезнең лапас артына бер олау люцерна аударып киттем. Клеверлы ул. Кәҗәләргә әйбәт.
Малай шулай диде дә комбайнына таба атлады.
– Алланың рәхмәтләре яусын сиңа, улым! Әниең әйткәндер инде?
– Юк, Рәдис кушты. – Шулай диде дә артыгын сөйләп тормыйча,
комбайнына утырып китеп тә барды. Әле мәктәптә генә укыса да, әтисе янында комбайн ярдәмчесе булып эшкә өйрәнде егет. Рәдис дигәннәре Рәхимәнең оныгы – Зәйнәпләренең төпчек малае. Алар Гәүһәр малае белән классташ.
– Кара, дәү әнисен кайгырта башлаган, кәтүк малай! – дип, Рәхимә бу хәбәргә ихластан сөенде.
Уфалла баягы ялгыш сүзләре өчен үзен бик гаепле тоя иде, күрәсең, шактый ара шыгырдамый барды, аннан барыбер түземлеге төкәнде:
– Әйдә, басу ягыннан гына кайтабыз!
– Урлаган үлән түгел бит, ник алай дисең?
– Күршеләрең Мәдинәңә, Зәйнәбеңә әйтсәләр, уфалла белән үлән ташып йөрүеңне! Белсәләр, үзеңне орышырлар бит аннан! Һәм дөрес орышырлар, аксак аякларың белән азапланып йөрисең!
– Син бигрәк инде, үзең турында уйлыйсың, ахры, уфалла! Ярар, бүтән барасың килмәсә, Габделханның арбасын сорап торырмын!
– Һәй, үпкәләде тагы!
– Мәдинә белән Зәйнәпнең үзләренеке үзләренә җиткән, беләсең, итәк тулы балалары бар, борчыйсым килми аларны! Аннары без гомер буе азапланган да җиткән! Кызларым минем шикелле азап күрмәсен!
– Ярар, ышандырдың, бүтән каршы килмим. Тик бу үләнеңне бушаткач, мине капка янына ук илтеп куярсың әле, яме. Форточкаңны да ачып җибәр.
– Нишләп тагы?
– Насрый малае Шамил мине күргәч, күчәремне майлап китәчәк.
– Ә форточка белән нишлисең?
– Радио тыңлыйм.
Рәхимә уфалла белән ризалашты, бу юлы каршы килмәде, нәкъ ул теләгәнчә эшләргә булды. Гәүһәр малае китергән үләнне дә урнаштырасы бар иде әле аның.
Капкадан керүгә аларга сәлам бирүче әле яңа гына бәтиләгән сөт кәҗәсе «Күмәч» булды. Хуҗасының кайтканын сизеп, мекердәп куйды ул.
– Көткәнсеңдер шул, Күмәчем, көткәнсеңдер. Бәтиләрең бигрәк тиктормас, җелегеңә кадәр суырып бетергәннәрдер инде. Хәзер сиңа апаң тәмле үлән бирә, су бирә. Хәзер, хәзер, үләннәрне генә урнаштырыйм да.
Кәҗәнең Рәхимә кушкан кушаматы шулай булса да, күмәч түгел,
каткан ипи дә күргәне юк. Ни хәл итеп, икмәк кадәр икмәкне хайванга бирмәк кирәк, ди. Бу кәҗәнең сөте шулкадәр тәмле, аны күмәч белән ашарга ярата Рәхимә. Исем дә, әнә шулай, тиктомалдан гына ябышып калды сөтбикәгә. Иң кызыгы шул: кәҗәләрнең һәркайсы үз кушаматын белә, әйтүгә йә борылып карый, йә йөгереп үк килә. Мәдинәсе көлә: «Әни, син циркач шикелле, малларны да кеше гадәтләренә өйрәтеп
бетергәнсең», – ди.
Мамык кәҗәсе дә бар әле аның, Гыйлаҗ абый Ырынбур якларыннан ук китерделәр, ди. Иң затлы мамык кәҗәсе ул авылда. Мамыгыннан бәйләнгән шәлгә чират торалар. Рәхимә аңа да кушаматны тиз тапты: «Ырынбыр». «Күмәч»нең яңа туган ике бәтиенә генә әлегә исем юк. Мәрьяме килгәч, табып бирер әле, андыйга ул бик оста.
Рәхимә кәҗәләргә үләннең иң тәмлесен генә сайлап алып керде. «Күмәч» әүвәл борынын төртеп иснәп караган булды, аннан башы әйләнеп киткәндәй кыланды да:
– Һай, апак, каян җыйдың мондый тәмле үләнне? – дип мактагандай итте.
Рәхимәнең күңеле булды. Ике бәтине дә кулына алып, бала сөйгәндәй кочып яратты да лапастан ишегалдына чыкты. Бүген Майшәкәр янына да керә алмадым, Фәйрүзә дә югалткандыр дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өй ишегенә таба китте. Юлын уфалла бүлде:
– Әле генә радиодан әйттеләр, сугышта егерме миллион кеше һәлак булган икән, ди.
– Булыр, булыр, дүрт ел буе барды бит ул, чебен кебек кырылды халык.
Уфалла аның сүзләрен тыңлап та тормады, үзенеке куәтле иде:
– Күпме була ул егерме миллион? Бу авылда шулхәтле кеше бармы?
Рәхимә бусагага утырды һәм көлеп куйды. Уфалланың авыл белән
чагыштыруы ошады аңа.
– Әти элек «Көелдә дүрт йөздән артык кеше яши», дип әйтә торган иде. Аннан соң сугышта күпме ир-ат кырылды. И, башымны катырмале, яме.
Уфалла аның саен үҗәтләнде:
– Егерме миллион ничә авыл була ул?
– Башкайларымны катырма, дидем, әнә, Мәрьямнән исәпләтерсең.
Саннарга, исәпләргә бик ярата ул.
– Авыл көтүе аның чаклы бармы?
Рәхимә бу юлы көлмичә булдыра алмады һәм хәзер инде җитди кыяфәт чыгарып:
– 17 сыер бар безнең хуҗалык көтүендә!
– Ә колхозныкында?
– Күп!
– Ә менә алайса егерме миллионнан ничә колхоз көтүе булыр иде?
– Сугышта җан биргәннәрне колхоз көтүе белән чагыштырып тормасаң! Шәйхи абыең, беләсең килсә, берүзе миллион ир-атка торырлык иде. Менә шулай булгач, исәпләп кара тагы...

Уфаллага үпкәләп, Рәхимә өенә кереп китте һәм шартлатып, форточканы ябып куйды.
...Иртәгә – 9 Май, иртәгә – Җиңү көне иде!

***

Бүген Бөек Җиңүнең егерме еллыгы. Ветераннарны һәм сугышта
ирләре, уллары һәлак булган хатын-кызны, көндез клубка җыеп, концерт күрсәтәселәр, ди. Ветераннарга беренче мәртәбә тантаналы рәвештә медаль тапшырачаклар, фронтовик гаиләләренә районнан бүләкләр дә буласы икән. Бу хакта бер атна элек хәбәр ителде, чакырылган кешеләрнең исемлеге төзелде. Радио иртәдән бирле батыр совет солдатларын мактый. Рәхимәнең концертка да, күчтәнәч-бүләк алырга да барасы юк. Китаплар арасыннан калай тартманы табып алды да андагы «орден-медальләр»не өстәлгә бушатты. Мәдинә аларның һәркайсын, мәктәптә укыганда катыргыдан кисеп ясап, китаплардан карый-карый, чын медальгә охшарлык итеп буяган,
кайберсен чытырдавык кәгазьләр белән бизәгән иде. Аларның һәммәсе чын орденга, чын медальгә охшап тора. Артларына бала кулы белән: «Әтигә!» Яисә «Герой әтиемә!» дип язылган. Рәхимә диварга кулдан суккан бизәкле киндер сөлге беркетеп, әлеге «бүләкләрне» шунда тезеп чыкты. Тик яннарына Шәйхинең фотосурәтен генә элеп булмый, чөнки сагынганда, күңел өчен карарлык рәсеме дә юк иде аның...
Тол карчык шушы гамәленнән канәгать булып, ишеккә зур йозак салып, болынга юнәлде. Мамык кәҗәсе – Ырынбыр тиздән бәтиләргә тиеш иде. Әүвәл ул аны абзарда калдырырга уйлады, җиленнәрен капшап карады да бәтиләргә әле иртәрәк дигән фикергә килеп, үзенә ияртте. Нигәдер өйдә утырасы килмәде аның. Болында клуб янындагы багана башына эленгән радио тавышы да ишетелмәс, үзе дә тынычланып кайтыр, кәҗәләргә дә
бер сәяхәт булыр, дип уйлады ул.
Көн аяз, болында рәхәт иде. Янына Шәйхие дә «килде». Алар икәүләшеп, кәҗәләрен калкулык җиргә алып менделәр. Шәйхи яр буеннан бәтиләргә сусыл тал ботаклары сындырып бирде дә, гадәтенчә, саубуллашмый-нитми генә кояш нурларында эреп югалды.
Тау башында кар иртә эрегәнлектән, бәбкә үләне ишле булып чыккан, күл буенда ат кузгалаклары күтәрелгән. Яз иртә килде шул быел, кар апрель уртасында ук эреп бетте. Үлән дә мул шытты. Ләкин кәҗәләргә үлән кирәк түгел иде, алар тал ботакларын сырып алды. Башка чак булса, талга беренче булып, Ырынбыр чабар иде. Тик бүген бик сүлпән иде ул. Үләнне дә бер-ике мәртәбә чемченеп алды да, кояш җылысына сыртын куеп, әледән-әле як-ягына карана, йә җирне исни дә, ятып карый, аннан тагын Рәхимә янына килеп баса.
– Нәрсә, Ырынбыр, өйгә кайтасың килә, ахрысы? Кәефең булмаса
кайтыйк? – диде ул, аның сыртыннан сыйпап. – Бәтиләргә җыенасың бугай... Күңелсез күренәсең, шуңа әйтүем.
Рәхимә башка сүз катмады. Моннан ферма янындагы җил тегермәне күренеп тора. Тегермән канатлары әлегә әйләнми, онны иртәдән тартмыйлар, ахры. Тегермән канатын күргәч, фермада эшләп йөргән вакытлары исенә төште Рәхимәнең. Каршысына Нәфи килеп чыкканнан бирле, эшкә ул урамнан йөрми башлаган иде ул. Шулай да ул чакта Нәфи барыбер тагын очрашу җаен тапты, бер вакытны аның төнге кизүдә икәнлеген белеп,
кичкырын бар кеше кайтып беткәч килеп керде. Районда комсомолда кемдер булып эшләгән чагы, икенче хатыны белән райүзәктә тора башлаган иде ул.
Вакыйга кыш көне булды. Каравылчы бүлмәсенә изүләре ачык пәлтәдән, бүреген салып, култык астына кыстырган көйгә килеп керде ул. Ишектә тавыш булгач, әүвәл борылып та карамады Рәхимә, чөнки олы кызы ашарына бәрәңге пешереп китерергә ниятләвен әйткән иде. «Буржуйка»ның утыны беткән, шуңа пүлән тыгып маташкан хатынны кинәт артыннан кочып алдылар. Борылып караса, авып китә язды хатын – каршында Нәфи басып
тора. Ул аны төртеп җибәрмәде, ипләп кенә кочагыннан шуып чыкты да ишек катына килеп басты.
– Нишләп йөрүең бу?!
– Сине сагынып килдем, Рәхимә! – диде тегесе, аңа якынлашып.
– Мине сагынып?!
– Тынычлан, тынычлан, әйдә, утыр әле, сөйләшик. Сүзем бар сиңа, – диде ул. Рәхимәнең ачуы басыла төшкән иде, шулай да кырыс кына:
– Сүзе бар кеше төн ката йөрми ул, Нәфи, – диде.
Тегесе инде сәкегә менеп кунаклаган хатынны кабып йотардай булып карап торды-торды да тамагын кырып:
– Кыендыр сиңа бер башыңа? – дип сүз катты.
– Аллага шөкер! Бер башым түгел, алма кебек ике кызым бар!
– Мин сиңа ярдәм итәргә телим. Фронтовик хатыны булып та
саналмыйсың бит син... Авырдыр?
– Түзәбез, – диде хатын, йомшара төшеп. Нәфи тагы да кыюланды.
– Авырдыр, беләм. Мин сиңа ярдәм итеп торган булырыем.
– Ә нәрсә комачаулый? Шәйхинең фронтка китеп баруын үзең күрдең бит. Урманда качып ятмады.
– Рәхимә, мин бит сине төшләремдә күрәм! Мәгәр үз күзләрем белән күрмәгән булсам... шушы ферма киемнәре, шушы бишмәтең, бишмәт өстеннән кигән кара халатың астында нинди сихри матурлык барын белмәгән булсам, билләһи, яныңа аяк та атламасыем. Синең хакта төннәр буе хыялланып, татлы газап утында янмаган булырыем.
Нәфинең сүзләре ихлас, нияте бозыклыкта булса да, җанында ялкын дөрли. Рәхимә тавышын тагын да йомшарта төште, ташы кызган иргә каршы ни әйтәсен белми иде әле ул – чәнечкеле сүз эзләде.
– Тагын ими каптырыйм мәллә, Нәфи... Шуның өчен йөрисеңме төн
уртасында йокыңнан калып? – Ул моны җитди кыяфәттә әйтте, әмма тавышында мыскыллау, көлү аһәңе төсмерләнә иде. Аңы томаланган Нәфи моны сизмәде, ялт кына сәкегә кунды да, хатынны кочаклап:
– Каптыр! Үкенмәссең! Барыбер әрәм булып ятасың бит... Кулдан
килгәнчә ярдәм итеп торырмын!
Рәхимә сикереп торды, Нәфи күтәрә башлаган халат итәген рәтләде һәм тагын да тынычрак тавыш белән:
– Йөрмә, Нәфи, мине мыскыл итеп. Тол хатын дигәч тә... Кайтачак минем Шәйхием. Менә күрерсең, кайтып төшәчәк ул. Энә түгел лә, нинди сүздер инде, тапканнар, хәбәрсез югалган, имеш. Ышанмыйм мин моңа!

Хатын шулай тыныч сөйләшкәч, Нәфи һаман батырая, әрсезләнә бара иде. Ул бар көченә хатынны биленнән кочып, сәкегә аударды. Шулчак ишек ачылып китте, аннан әүвәл урам салкыны белән кергән томан күтәрелде. Ул арада Рәхимә Нәфинең кочагыннан котылырга өлгергән иде. Ишектән әнисенең иске шәленә уранган Мәдинәсе килеп керде. Ул аптырап, әле әнисенә, әле райкомолда эшләгән кайры тунлы абыйга карады, тик ни дип сүз башларга да белмәгәнлектән, әүвәл тамак кырды. Тиз ушына килде кыз.
Үткен, кыю иде ул. Чукраклар арасына эләккәндәй:
– А-а-б-ы-ый, анда атың ычкынып киткән! Марига таба чапты. Мине дә бәреп ега язды! – дип шәрран ярды.
Ул төнне Рәхимә ферманың каравыл өендә кызы белән бергәләшеп төн уздырды. Кизү чираты булганда, иптәшкә гел кызларының берәрсен ияртергә ияләнде. Нәфинең үз янына башка аяк та басмаячагын белми иде әле ул.
Нәфинең каладан кунакка кайткан сеңлесе Гәүһәр, абыйсының Рәхимәне эзәрлекләвен ишетеп, ниятеннән ваз кичәрлек иткән булып чыкты аны. «Тагын бер мәртәбә Рәхимә апаны җәберлисе булсаң, ике дә уйлап тормыйм, районга барып, җәвит итәм. Заградотрядта булуыңны бөтен районга сасытам! Безнең солдатларны артларыннан атып йөрергә куюларын салган
баштан үзең сөйләдең! «Герой», «фронтовик» дип, күкрәк киереп йөргән буласың тагы! Түшен орден-медаль белән тутырган да! Бәлки, Шәйхи абыйны да Рәхимә апаны үзеңнеке итү өчен син атып үтергәнсеңдер әле?!! Комсомол вожагы, имеш!» – дип, астына шыр җибәрерлек иткән ул.
Нәфи Рәхимәнең күзенә башка күренмәде. Әмма астыртын рәвештә үч алудан да туктамады.
...Көн тиз узды. Рәхимә кәҗәләрен кайтарып япты да өенә кереп, чәй куйды. Башы әйләнгән сарык кебек әрле-бирле йөрде, бер лапаска чыгып керде, бер чоланда нидер эзләгән булды.
Төн уртасы якынлашканда, Ырынбыр ике бәти алып кайтты. Моңарчы әсәрләнеп йөргән җаны тәмам утырды Рәхимәнең, хәзер бар мәшәкате шул бәтиләрне карауда булды. Салкындыр, туңа күрмәсеннәр тагын дип, әле өйгә алып керде, әле имезергә дип, кабат әниләре янына чыгарды.
Ул мендәренә башын куйганда, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, туар көннең таңы беленеп килә иде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Кәҗә комсомолга керә...

Мәдинә тормышында быел зур үзгәрешләр көтелә: сыйныф белән
комсомолга керәчәкләр. Бу шатлыклы вакыйгага көздән – уку елы
башлангач ук әзерләнергә кереште ул. Комсомол Уставын ятлады, махсус җырлар өйрәнелде, бәйрәм уңаеннан күрсәтәсе концерт номерларына кадәр әзер.
Мәдинәгә мәктәптә уку бик ошый. Кайчандыр әтиләре тимерчелектәге эшеннән аерылып, кечкенә кызын җитәкләп, бәйрәм күрсәтергә алып килгән иде аны. Бу вакыйга хәтер почмагында күңелле төш булып кына сакланып калган. Бәйрәм хөрмәтенә (ТАССР төзелү бәйрәме икәнлеген соңыннан әнисеннән белде) җәйнең иң матур чагы – 25 июньдә авыл халкы җыелышып, өмә үткәрде. Соңыннан күл буендагы мәктәп янына җыелыштылар. Баганадагы радиодан күңелле көйләр агыла. Сталинның чыгышы тапшырылды. Кем икәнлеген белмәсә дә, Мәдинәнең радиодан сөйләгән абыйны бик игътибар белән тыңлаганы исендә калган. Иртән бәйрәм хөрмәтенә туптан атканнар. Анысы өмәгә чакыру булган икән.
Казан халкы Театр мәйданы дип аталган урында янгыннан зыян
күргән хәрабәләрне чистарткан. Шуннан Юнысов мәйданында Мулланур Вахитовка куелачак һәйкәл урынына тантаналы рәвештә таш салынган. Сөембикә манарасы каршында исә – митинг, кич белән кызылармиячеләр сараенда тантаналы җыелыш узган. Мәдинә өчен иң истә калганы – әтисенә ияреп, мәктәпкә керү һәм багана башындагы радиодан ишетелгән җырлар иде. Чыгыш ясаган абый татар халкының йорт нигезенә – дәүләтенә нигез ташы салынган көн, диде. Әлбәттә, боларның мәгънәсенә төшенмәде кыз: әмма йорт нигезе дә, аларның гаилә-дәүләтенең терәге дә бары бер кеше, ул да булса, аның әтисе икәнлеген җаны-тәне белән тоя иде ул.
1945 елның маенда шуңа охшаш бәйрәм мәктәп янында тагын
кабатланды. Ул көнне бәйрәм итүчеләрнең күзләре яшьләнеп беткән иде. Икенче сыйныфта укучы Мәдинә дә, Сталинның сөйләвен бик дулкынланып тыңлады. Урысчаны такы-токы аңлаган кызга Сталин кинәт татарчага күчәр дә: «Мәдинә! Борчылма, сугыш бетте, тиздән әтиең кайтыр!» – дип
әйтер сыман тоелды. И өметләнде бала: күзләрен йомды да Сталин сөйләп бетергәнче ачмады. Үзе көткән сүзне ишетмәгәч, бәлки, күзне йомганга күрә ишетми калганмындыр дип, көне буе кайгырып йөрде. Шулай да өмет чаткысы җаныннан җуелмады. Кайтыр әтисе, кайтачак ул, сугыш беткән бит инде. Сугыш булмагач, нишләп йөрсен ул читтә, аны өендә көтәләр,
аны тимерчелектәге эше көтә ләбаса!..
...Инде көзге салкыннар башлануга карамастан, Мәдинәнең аякларында кара эчле галошлар иде. Башта районнан килгән комсомол секретаре кызның аякларына карап, борынын җыерды. Ләкин кыз шулхәтле дулкынланган, борчулары исә тагын да куәтлерәк. Әгәр Уставның сүзләрен онытса, мәгәр каушаудан райкомол кешеләре биргән сорауларга җавап таба алмыйча
тотлыгып калса?!
Ни гаҗәп, аларга берәү дә Устав турында сорау бирергә җыенмый
иде. Чираты җиткәннәрне алга чыгарып сораштырырга керештеләр. «Әтиең кайсы фронтта булган, нинди орден-медальләре бар? Бабаң мулла нәселеннән түгелме? Өегездә намаз укучы өлкәннәр юкмы?»
Читтә тыңлап торган Мәдинә әлеге сорауларга да тиз-тиз җаваплар әзерләде: кызның комсомолга бик тә, бик тә керәсе килә иде. Бик тә тагасы килә иде түшенә Ленин бабай рәсеме төшерелгән значокны! Значокка да охшамаган әле ул, нәкъ медаль кебек.
Берәү узды сынауны, икәү, өченчесе. Мәдинәгә чират җиткәч, сары
чәчле, кара киез каталы абый аннан да әтисе турында сораштырырга кереште.
– Кайсы фронтта булган?
– Әтием фронтта хәбәрсез югалган!
– Бәлки, пленга эләккәндер дә, качып ята торгандыр ул нимечләр ягында? Әнә, фәлән авылның фәлән кешесе пленга төшкәч, Германиядә яшәгән, фашист кызына өйләнеп калган!
Баштагы сорауларга тыныч кына җавап биреп барган кыз, монысын ишеткәч, бурлаттай кызарды һәм күзләренә килеп тыгылган кайнар яшьләрне кешегә күрсәтмәс өчен урамга чыгып йөгерде.

Өенә дә йөгерә-йөгерә кайтты ул, шундый ук кызулык белән ишектән керде, дөбер-шатыр килеп, үзенең калай тартмасын тартып чыгарды. Рәсемгә оста иде кыз. Катыргыдан кисеп, комсомол значокларын күптән ясап куйган иде. Аларны чын значоктан аерырлык та түгел хәтта. Тимер булмагач, артык ялтырамый гына. Шуны түшенә тагып, көзге янында бөтерелергә ярата иде ул.
Ул бераздан күз яшьләрен сөртеп, дөньядан үзенең ятимлеге өчен үзенчә үч алырга булды. Тормышның мәрхәмәтсезлегенә каршы шулай әмәл табып, күңелен күтәрергә, гарьлеген «онытырга» өйрәнде кыз. Бу юлы да карават башына бәйләп куелган пионер галстугы белән үзе ясаган комсомол «значогын» эләктерде дә җәһәт кенә лапаска йөгереп чыкты ул. Аннан аратадан сөт кәҗәсе «Сыхари»ны лапас уртасына сөйрәп чыгарды. Әүвәл кәҗә муенына галстукны бәйләде һәм кызыл чүпрәккә катыргы билгене
беркетеп куйды. Кәҗәгә бигрәк тә галстук ошады, ул аны бер кырыеннан чәйнәргә үк кереште. Ләкин Мәдинә аны каршысына бастырды да:
– Син, Сыхари, гомер буе пионерларча намуслы һәм тырыш булдың! Күп итеп бәтиләр китердең, безгә тәмле сөт биреп торасың! Хәзер син пионер гына түгел, чын комсомолка да! Мин сине тантаналы рәвештә комсомоллар сафына кабул итәм! – диде.
Кәҗә шатлыгын белдергәндәй мекердәп куйды.
– Бу исемгә киләчәктә дә лаеклы кәҗә булырга ант ит, Сыхари! «Ант итәм!» – диген!
Кәҗә җавап биргәндәй, янә мекердәвен белде. Кыз лапастан чыгып киткәндә, ул кабат галстук кырыен тәмләп чәйнәргә керешкән иде.
Әнисе кич эштән кайтканда лапаска сугылса, чак артына авып китмәде. Муенындагы кызыл элмәгеннән киртә башына эленеп, Сыхарилары батыр комсомолларча җан тәслим кылган иде.
Ул чакта әнисенең, кызлардан качып, яшерен генә елаганын сизде
Мәдинә, әмма баласын орышып, ник бер ачулы сүз әйтсен шунда?! Бары эче пошкан чакларда гел кабатлый торган такмагын гына көйләде:
Дөнья каты чикләвек.
Ватып караган идек,
Эче тулы корт икән –
Анда безнең йорт икән...
Җиденче сыйныфта укыганда, «комсомол хәлләре»ннән соң, «Ул – ил дигән йорт икән» дигән юлны инша язган чакта Мәдинә үзе өстәде...
Колхоз рәисе аны икенче көнне үк райкомсомолга утыртып барып, кара тавыш чыгарды, ул Нәфи белән бик каты сүзгә килде. Нәтиҗәдә, Мәдинәне шул көнне үк комсомолга алып кайтарып җибәрделәр. Алай гына да түгел, кыш буе кара эчле галош киеп йөргән кызны кайгыртып, итекчедән колхоз хисабына киез ката да суктырдылар.

 ***

Авылда мәктәп җиде класслы гына иде. Укуын дәвам итәсе килүчеләр Мәмдәл урта мәктәбенә бара. Мәдинәнең дә Казанда укып, табиб буласы килде. Әнисенең аяклары торган саен күбрәк аксый. Җитмәсә, борчак басуыннан кулын сындырып кайтты. Белем алса, үз куллары белән дәвалар иде ул әнисен! Ләкин анда ук барып укырга кешенеке төсле рәтле киеме юк. Әнисе аяклары авыртса да, кулы гарип булып калса да, колхоз эшеннән
туктый алмый, көн итәсе бар. Күрше бригадир Мөхәррәм абый, Мәдинәнең сигезенчегә бармаганын белгәч, ялынып-ялварып диярлек, ындырга, төнге эшкә кушты. Ашлыкны җилгәрергә кеше җитми иде. Өстәвенә бик авыр эш. Мәдинә каршы килмәде, икенче көнне үк әвенгә менеп китте. Тырышып эшләде. Кызның тырышлыгын күрделәр, яраттылар. Ындыр табагында
эшләр тәмамлангач, җыелышта, әйбәт эшләгәне өчен, Мөхәррәм абый кызны медпунктка фельдшер Саимә янына эшкә куярга теләве турындагы фикерен җиткерде. Шулай итеп, Мәдинә Саимә апасы янында эшли башлады. Аңа өч йөз сум хезмәт хакы да билгеләделәр. Чорына күрә зур акча иде ул.
Кыз Саимә апасына зур ярдәмче булды. Хәтта укол ясарга да өйрәнде, нинди авырудан нинди дару кирәген хәтеренә сеңдереп барды, ике ел эчендә үзе дә дипломсыз табибка әверелеп җитә язды. Баласының шулай кул астына керә башлавына бик куанды Рәхимә. Зәйнәбе дә бишенче сыйныфны тәмамлагач, мәктәпкә барып тормады, ферма малларына бәрәңге пешерергә алынды. Анысына нибары ун яшь иде.

(Дәвамы бар)