Логотип Казан Утлары
Повесть

Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

«Ушатый таракан»

Мәдинә төн буе саташып чыкты. Имеш, Сабантуй алды икән. Авыл ир-атлары гармун белән йорт саен йөреп, киленнәрдән чүпрәк-чапрак җыя, әби-чәбиләр көрәшче малайларга дип, күкәй чыгара. Барысы да шат, авыл урамнарында бәйрәм тузаны, Сабантуй тузаны. Менә берзаман таңнан аларның капкасын дөбердәтергә керештеләр. «Шәйхи! Ач капкаңны! Нишләп йоклап ятасың син, ә! Сабантуй бит, бәйрәм! Ач әле, капкаңны, Шәйхетдин!»
Урам уртасында балалар такмак әйтешә. Җыр тына, капка шакудан туктыйлар. Мәдинә инде уянган, ләкин һаман ярымуяу килеш миңгерәүләнеп ята. Нишләп Шәйхи, диләр әле? Аның ире Заһретдин атлы бит! Ник аның исемен әйтмиләр? Ә-ә-ә, ул һаман Көелдә икән әле, кияүгә чыкмаган, әнисенең иркә кызы булып, йокысыннан арына алмыйча, урын өстендә ята икән...

***

Кызны әнисенең ыңгырашып дәшкән тавышы айнытып җибәрде
һәм кичтән булган вакыйгалар исенә төште. Өй ягылмаганлыктан, кыз чирканып, юрганын башына кадәр тартты. Тик кичәге хәл-вакыйгалардан юрган астына гына качып котылырлык түгел иде, ул торып утырды. Тәпиләре суык идәнгә тигәч, төшеннән тәмам айнып китте. Чү, өй эчендә алар үзләре генә түгел. Әнә, бер ир-ат күзләрен чекерәйтеп, эчке күлмәктән караватта утырган яшь кызның шәрә ботларына, ачык изүенә карап утыра.
Ир кинәт хәрәкәткә килде дә, тәрәзә буендагы караватта башыннан ук бөркәнеп яткан әнисе янына якынлашты. Әүвәл Мәдинәне «Әти кайткан! – дигән уй өнсез итте. – Төнлә, алар йоклаганда, шыпырт кына кайтып кергән дә, гаиләсенең йокысын саклап, уятырга кыймыйча, аптырап тора!»
Тик ир әтисенә охшамаган, бөтенләй чит кеше ләбаса!

 – Тс-с-с! Тавышланма! – дип, ул бармагын ирененә тигереп алды да: Әниеңне кара, мин киттем, – дип, мәче кебек сак кына басып, ишектән чыгып югалды.

***

Яңа көн һәммәсен дә үз урынына куйды. Кичә кичке савымнан кайтканда, әнисе җил тегермәне янындагы черек салам эскертендә авып калган. Аны бер ир-ат күреп алып, өйгә чаклы күтәреп кайткан. «Әни үлгән!» – дип кычкырды кечкенә Зәйнәп, өнсез Рәхимәне күтәреп керүләрен күргәч. Шөкер, әниләре исән иде. Менә ул карават буендагы артсыз урындыкта утыра. Чабаталары бозланып каткан. Теге ир-ат кызларның өлкәнрәген
булышырга чакырды, алар икәүләшеп, Рәхимәнең бозланган аякларыннан чабатасын куптара башлады. Бозны ничек кенә эретергә тырышсалар да, чабатаны каерып диярлек алгач, аяк йөзенең бер өлеше тиресе белән үк умырылып төште.
Мәдинә күрми дә калды, әнисен урынга яткырып, кишер яфрагы
салынган кайнар су эчерткән арада теге ир юкка да чыкты. Мәдинә аның турында сорашып, әнисен бимазалап тормады. Болай да эт булып арыган, болай да сызлана иде ул.

***

...Капканы чынлап та шакыганнар икән, тавыш тагын кабатланды. Инде сугыш күптән бетсә дә, авыл халкы өстендә һаман зур афәт тора, ул да булса, халык телендә «задание» дип йөртелгән салым түләү вакыты килеп җиткән. Кырык кило ит, ике йөз йомырка, ничәләптер кадак йон, май ише нәрсәләрне крестьяннан буып диярлек алып чыгып китәләр. Финотдел начальнигы Латыйпов үзе җыеп йөри аларны, күрәсең, башкаларга ышанмый.
Авылга Латыйпов килүен ишетүгә, Мәдинә йөгереп, абзарга чыкты
һәм Кояшның муеныннан кочаклап үксергә кереште. Тавыш-тынсыз елады унике яшьлек үсмер. Әле узган ел гына Гыйлаҗ абыйлары Морки базарыннан алып кайткан кызыл сыер аңа хәзер иптәш кызларыннан да якын иде. Ул аны сава, астын тазарта, аның белән сөйләшә иде. Кызыл сыерга Зәйнәп тә бик ияләште. Анысы бишенче сыйныфны тәмамлагач, кияргә дә, ашарга да булмаганлыктан, укуын ташлап, фермага бәрәңге пешерергә эшкә ялланды. Кайтканда, Кояшка бер черек бәрәңге булса да, эләктереп кайтуның җаен таба иде чая кыз. Чынлап та, аларның җимерек лапасын төзек итеп, ятим кызларны туендырып торды Кояшкай. Ә хәзер ул пычак астына керергә тиеш: заданиегә ит кирәк! Рәхимә әүвәл сәвиткә барып: «Бәлки, безнең заданиене киметерсез, Шәйхи дә – сугыш ветераны! Хәбәрсез югалды дигәч тә!» – дип ялварып караган иде дә, авызын тиз капладылар: «Нинди сугышта катнашкан Гыймадиев Шәйхи, кайсы фронтта
булган?! Орден-медальләре бармы?!»
Чынлап та, Шәйхидән ун елга якын бер хәбәр дә килеп ирешкәне
булмады. Сугыш бетүгә дә биш ел тулып килә, Шәйхидән сыңар хат кисәге дә юк. Военкоматта: «Кызылармеец Гыймадиев Шәйхи хәбәрсез югалган!» – диделәр. Бетте-китте, вәссәлам! Кеше хәтле кеше югалган, имеш, инә дип белгәннәрдерме аны?.. Гади кеше генә дә түгел бит әле ул, ике кызның газиз әтисе, Рәхимәнең сөекле ире. Ватанны сакларга чыгып киткән Шәйхи Гыймадиев бит ул...
Кояшкайны «заданиегә» тапшыргач, сәвиттән бүләк итеп, Сталин
сурәтен бирделәр. Уч төбенә сыярлык иде ул. «Өегезнең түренә элеп куй, тузан җыеп ята торган булса, башың Себер китәчәк! Кара аны!» – дип кисәттеләр дә әле. Рәхимә бу вакытта шактый усалланырга өлгергән иде, портретны кире үзләренә сузды: «Өемнән фәрештәләрне качырасым юк әле!» – диде. Бу сүзләрне ул пышылдап кына әйткән булдымы икән, әллә тол хатын дип кызгандылармы – моның өчен ябып куймадылар, Себер
дә җибәрмәделәр. Ләкин ул портретны куенына тыгып кайтырга мәҗбүр булды. Юл буе үзен сүкте: «Гафу ит мине, иптәш Сталин, көфер сүзләрем өчен! Уйламыйчарак әйтелде! Зинһар, гафу итә күр! Аллага шөкер, Син бар әле! Рәхмәт сиңа!»
Ни хәл итмәк кирәк, Сталин портреты алар өендә «күчмә» язмышка дучар булды. Бер атна эчендә дивардан шкаф артына, шкаф артыннан диварга әллә ничә мәртәбә күчеп йөрде. Кызларының кәефенә карап, Сталин портретының урын үзгәртүенә Рәхимәнең эче дә поша башлады. Берәрсе килеп керсә шунда! Аның шкаф артында тузан җыеп ятканын күреп алса? Бетте баш!
Әле ул гына да түгел, йә тамагы бик ачыкса, бигрәк тә урамга уйнарга чыгарга күлмәге булмаса (пычратып кайткан киемен Рәхимә юып куя да, алмашка кияренә булмый), Зәйнәбе Сталин портреты янына бара да сакау теле белән:
– Нишкә шин бежнең Шталин булдың, ә?! Нишкә булдың алайша? Яңа күлмәк алып бир миңа! Шин алып бирмәшәң, башка кеше алып биршен... Ул кеше Шталин булшын аннары!.. – дип, портретны «тинтерәтә». Моны ишеткән Рәхимә тәмам куркуга сабыша. Сталин изге, аңа рәхмәттән башка сүз әйтергә ярамый!
«Нәрсә карый икән бу Сталин?!» – дип сөйләнгәннәре өчен күрше
Каракүлдән, әнә, хәтта бер фронтовикны да алып киттеләр. Курамастан ике марины ябып куйганнар. Тегеләре көмешкә чөмергәч, имеш, Сталин турында «контр» такмаклар җырлаган. Ул, ипләп кенә, Сталинның кем икәнлеген, аның сурәтен шкаф артына ташларга ярамаганлыкны аңлатырга уйлады. Кызларын каршыларына утыртты, үзе борылып, дивардагы сурәткә
карый-карый:
– Балалар, Сталин – безнең юлбашчыбыз! Ул безне нимесләрдән
коткарып калды! Аны шкаф артына ташларга ярамый! – диде.
– Калган, ди, бар, нимешләрдән коткарып! Нимешләрне бежнең әти атып үтергән аларны! – дип кәҗәләнде Зәйнәбе. Мәдинә өлкәнрәк шул, Сталинның кем икәнлеген аңлый һәм әнисе белән килешкәнне аңлатып:
«Ие, – дип куя да киреләнеп утырган Зәйнәпкә төртеп ала.

– Сталинны шкаф артына ташласаң, апкитәләр сине, белдеңме?! Апкитәләр дә салкын базга бакалар янына ябып куялар!» Зәйнәпнең иң курыкканы – бака. Ул сагаеп кала һәм кычкырып елап җибәрә.
Рәхимә үзе дә күңеле тулганда, нарасыйның сүзләрен эченнән генә
кабатлый-кабатлый елый торган иде: «Син нигә безнең Сталин булдың соң алайса? Бер тол хатынны да якларга хәлеңнән килмәгәч... Ярдәм кулы суза алмагач! Кулыңнан килмәгәчтен... Синең урынга башка кеше безнең Сталин булсын иде алайса!» Бу сүзләре өчен үзе дә шактый гомер куркып йөрде ул: «Шөкер, эчтән генә әйткәнмен әле», дип сөенде дә. Ләкин барыбер үзен туктаусыз тирги дә иде: «Сталин изге! Сталин булмаса, барыбыз да
бетәбез! Рәхмәт Сталинга! Дан аңа!» – дип кабатлый торгач кына, күңеле бераз урынына утырган кебек булды. Әмма нарасыена тиешенчә аңлата алмаган икән, аның кабат портрет янына килеп, сөйләшеп торганын күреп, өнсез калды: «Әй, Шталин абый, «кыжым» дип әйт әле миңа, ә! Нәкъ бежнең әти шикелле итеп әйт түлке: кы-ыыы-жыммм! Шулай шужып әйтә алашыңмы шин бежнең әти шикелле? Әйтмишең, беләм, әйтә алмыйшың
шин! Ушатый таракан!»

***

Мәдинә бүгенгедәй хәтерли, яз көне иде ул. Басулар кардан арчыла башлаган вакыт. Халык чабата белән басу пычрагын изә: кыш буе кар астында ятып өшегән черек бәрәңгене («күкәрин» дип йөртәләр иде аны Дөбъяз якларында) җыя. Аңардан әниләре он ясый, чүп үләннәре кушып, бармак башы хәтле генә май салып, ипи пешерә иде.
Әй, күкәрин, күкәрин,
Булмасаң, нишләрием!
– дигән такмак та бик озак авыл халкы телендә йөрде.
Фермада эшләүче әниләренә айга ун кило он бирәләр. Утынны ике
чакрым арадагы Мослыга барып, чанага салып тартып кайталар. Өрәңге ботакларының беркайчан да ялкыны булмый торган иде, тамчы тамыза- тамыза елап, тик төтенләп торыр иде ул мич эчендә.
Бригадир Мөхәррәм абый беркөнне Рәхимәгә, кызларың ачыгадыр дип, фермадан сыңар тавык биреп җибәргән. Икенче тавык читән аша очып качкан булган. Иш янына куш булыр дип, Рәхимә аны да култык астына кыстырган. Шул ике тавыкны авылдан илле чакрым ераклыктагы Казан базарына җәяүләп барып, саткан акчасына икмәк күтәреп кайта ул берзаман.
Ә колхоз биргән оннан, умач әвәләп, аңа бәрәңге яфраклары кушып, аш пешерә торган иде ул. Авыр елларда авыл халкы яз килүен зур бәйрәм кебек көтеп яшәде, чөнки өстәлдә суган, кузгалак, какы, алабута оныннан пешерелгән ризыклар күренгәли башлый иде.

«Потыр абый!»

Сазлык кырыендагы аланга җиткәч, Рәхимә белән Гәүһәр өнсез
калырлык тамашага тап булды. Өч бүре тырыша-тырыша, ялгыз нарат төбен казый, ә нарат башында исә көрән төстәге аю тешләрен шыкырдатып утыра. Нараттан җиргә таба бау сузылган. Хатыннар тагын да югарырак күтәрелеп караса, озын наратның урта бер җирендәге иң юан ботагында хәрби киемле ир-ат асылынып тора. Гәүдәсе җил белән чак кына селкенә, ул
күптән җан-тәслим кылганга охшаган. Аю шуны алырга менгән булгандыр, күрәсең. Ач бүреләр дә, мәет исен сизеп, нарат төбенә җыелышкан.

 Рәхимә белән Гәүһәр баскан урыннарында тораташ булып катып калды: алга да бара алмыйлар, качып китәргә дә куркыта.
Аю агач башына бүреләрдән куркып менмәгән икән. Менә ул, тегеләрнең әрсезлегенә ачуы килеп, шуып диярлек, түбәнгә төшә башлады. Бүреләр, читкә сибелсәләр дә, һаман тешләрен ыржайтып, аңа ташланырга әзер торалар иде әле. Аю төшеп җиткәч, янә агач башына күтәрелеп карады, аннан ике аягына басып, яман тавыш белән үкереп җибәрде. Бүре көтүе
кабат артка чигенде, ләкин качарга исәпләре юк иде. Күренеп тора, бүреләргә тамакларын туйдыру өчен җилдә селкенеп торган мәет кирәк, аю – бердән, ул мәетне бүреләр авызына җиргә төшерә алучы булса, икенчедән, аларның юлына каршы төшәчәк төп дошман. Рәхимә белән Гәүһәрнең дә, бүре көтүенең дә, аюның да бу халәттә тагын күпме торасылары мәгълүм түгел иде, кинәт якында гына мылтык тавышы ишетелде, ерткычлар төрлесе төрле якка таралышты. Агачлар арасыннан кулына мылтык тоткан
бер ир-ат пәйда булды һәм бу аланда япа-ялгыз йөрүче кыз-хатыннарны күрүенә бик гаҗәпләнде. Тегеләр әлегә телсез иде, телләре аңкауларына ябышкан, үзләре усак яфрагы кебек калтырый. Сунарчы беркавым боларга карап торды да:
– Кузе тендан лумда1? – дип куйды.

Гәүһәрнең әтисе гомер буе мари якларында балта чапты, ике генә чакрым ераклыктагы мари авылында яшәгән таныш-белешләре, хәтта гаилә дуслары да бар иде. Кыз маричаны шулардан эләктергән булып чыкты, тегенең соравын шундук аңлап алды.
– Без Көелдән! Мин Гәүһәр, бу – иптәшем Рәхимә апа! Лагерьга барабыз, – дип, урысча, марича, татарча – бар белгәнен бергә кушып аңлатырга кереште. Ләкин тегесе һаман аңламыйча басып торуын белде. Гәүһәр:

–Мин Көелнең Пәләхи кыз! – дип кычкыргач кына:
– Әәә, Пәләхи кыз! Мыйын лумем2 Пётр, – дип, исемен атап елмаеп куйды һәм үзе артыннан барырга кушып, мылтык көпшәсен аска төшерде.
– Потыр! Потыр абый! – дип кабатлап, юлчылар аның артыннан иярде.
Урманчы Потыр хатыны белән шуннан ерак түгел казылган землянкада яшәп ята икән. Җәйгә Көмеш елга буенда өйләре дә әзер булырга тиеш. Потыр Михайлов моңа кадәр Волжск районында зур гына урман хуҗалыгының директоры булган, көзлектә Сурокка гади урманчы итеп җибәрүләрен үзе сораган. Чодраялда унике яшьлек кызлары калган, каенанасына иптәш булыр дип, шундый карарга килгәннәр; кыз баланы җир асты өенә алып килеп тә булмый бит инде.  Юлчыларга боларның барысы хакында да Потырның хатыны – ачык йөзле, тәмле сүзле Улинә түти сөйләде.
Улинә түти тумышы белән Курамас (Яңа Карамас, Мари иле белән Татар иле чигендәге авыл) кызы. Көел белән Курамас арасы – ике чакрымлык юл. Хатыннарның үз якташлары икәнне белгәч, ул аеруча ачылып китте. Өстәвенә, Гәүһәрнең атасы Фәләхи абзый аларга алты почмаклы йорт та салып биргән булган. Татар авылы Көел белән мари Курамасы гомер- гомергә аралашып, туганнарча ярдәм итешеп яши, мари ягында агач күп булса, татарлар тимерчелеккә, балта эшенә оста. 

– Пагален ужына – түрдән узыгыз! – дип, ул аларны табынга дәште. Улинә түти ачылып китеп, хәрби лагерь турында сөйләргә авызын ачкан иде, Потыр аны шундук туктатты.
– Баралар бит, күрерләр, – диде ул, үзалдына мыгырданып. Ире югында ишеттергәннәреннән шул мәгълүм булды: Потыр моннан ике ай элек үзе дә солдатка чакырылып, лагерьда – хәрби өйрәнүләрдә булып кайткан. Сурокта түгел, Суслонгерда. Потырның урманчы икәнлеген белгәч, командирлар бронь әмәлләп, аны якындагы хәрби урманчылыкка куйган. Хәрби лагерь
янындагы урманны кисәргә рөхсәт юк икән, утынны бирегә моннан
берничә чакрым ераклыктагы Звенигово урманчылыгыннан ташыйлар. Фашистларга каршы корал ясарга бик күп тимер, корыч кирәк. Шуңа күрә, тимер мичкәләренә ягу өчен утын поезд вагоннарында заводларга озатыла.
– Ник! Безнекеләр монда урман кисеп ятамыни, мылтыктан атарга
өйрәнмиме?! – дип, беркатлы сорау биргән иде Гәүһәр, Потыр тагын ачулы мыгырданып:

– Атарга да өйрәнәләр... Нарат ботагына асылынырга да... –
диде. Соңгы җөмләсен ярымпышылдап әйтте.
Хатыннар килү белән үзләренең урманда таланулары хакында сөйләгән иде инде. Аларның башында буш кул белән анда барудан ни файда, бәлки, кире өйгә кайтып китәргә дә, берәр атнадан тагын юлга чыгаргадыр, дигән фикер җитлегә башлаган иде. Ләкин Потыр ашыкмаска кушты: «Иртәгә кадәр ни дә булса уйлашырбыз, хәзергә ял итегез, төнгә каршы барыбер юлга чыгып булмый», – диде.
Улинә Рәхимәнең каткан күкрәкләре йомшарсын өчен кулдан иләнгән байбак тиресе каплады, бераздан хатынны чаршау артына яшереп, күкрәкләрен саудырды. Рәхимә җиңеләеп калды. Йокылары да, тамаклары да туйгач, юлчыларның кәефләре дә бераз күтәрелде.
Иртән Улинә түти аларның икесенең дә кулына зур төенчекләр
тоттырды, анда ниләр булуын да тәфсилләп сөйләп бирде. Потыр кичәге аюны атып алган да итен урман аша гына Сутнор базарына алып барып, икмәккә алыштырып кайткан. Калай банкалы «тушёнка»лар да бар икән төенчекләрендә. Потыр алар турында кат-кат кисәтеп әйтте: «Сезне тикшерәчәкләр. Каян алуыгыз белән кызыксынсалар, базардан сатып алдык
диярсез! Карагыз аны, бутамагыз, Сутнор базарыннан сатып алдыгыз!»
Потыр атын җигеп, ашыгыч рәвештә урман хуҗалыгы конторына китеп барды, аларны юлга Улинә озатты. Хатын өстәп, тагын бер бәләкәйрәк төенчек тә тоттырды: монысы командирларга, диде. Анда кылыч борынлы бер кансыз офицер бар икән, килүгә төенчекне шуңа бирергә киңәш итте. Алайса эшләр харап булачак, ирләренә дигән ризыкларны да талап алырга күп сорамый, ди, ул кансыз бәндә. Шуны бирмәсәң, сакчылар лагерьга якын да китермәячәк икән. Аерылганда, хатын-кыз бит, нишләтәсең,
Улинә тиз генә үзенең йөрәк серен чишеп алды. Унсигез яшьлек уллары Адашны да Сурок лагерена өйрәнүләргә алган булганнар. Анда бик яман икән, халык ачтан кырыла, ди. Потыр ниндидер җаен табып, кемнәрнедер көйләп, сыйлап, малайны лагерьдан йолып калмакчы булган. Ләкин аларның ниятен сизгән кылыч борынлы офицер егетне атып үтергән, имеш.
Качып барганда, куып җитеп, урманда аткан, гәүдәсен дә җирләргә рөхсәт бирмәгән, елгага ташларга кушкан. Имеш, бу эшне Потыр үз куллары белән эшләгән! Әлеге вакыйганы нигәдер кат-кат, һәр сүзенә басым ясап сөйләде Улинә. Әйтерсең, юлчы хатыннар аңа ышанмыйлар иде. Тик болар хакында җәелеп сөйләшергә дә, ул турыда тыңлап торырга да вакытлары юк иде юлчыларның. Рәхимә монда икенче әйләнеп килүендә, Адаш вакыйгасын
ишетеп, үз күзләре белән күреп, таң калды. Адәм баласы яшәү өчен ниләргә генә бармый да, нинди генә юллар уйлап чыгармый! Алда ботак сынган тавышлар ишетелде. Улинә ашык-пошык саубуллашып, тиз генә кире борылды. Хатыннар яңа көн тууга, ул күрсәткән юл буенча кургашка әверелгән аякларын көчкә өстерәп, лагерь ягына таба китте.
Урман юлы шундый ул, якында гына дигән җиреңә дә атлый-атлый
хәлдән таясың, ерак дигәненә исә, ничектер агачлар арасыннан ялт кына килеп тә чыгасың. Рәхимәнең әле дә исендә: Морки базарына барган юл шулхәтле ерак һәм озын тоелган иде, кайтканда, күз ачып-йомарга да өлгермәгән шикелле булды. Әллә сыер койрыгына ябышып кайту аякларны тизләтте инде, аңламассың да.
Улинә түти лагерь моннан ерак түгел диде, алар өчен нәрсә ул барлы- юклы биш чакрым?! Тик иртәрәк куанган булып чыктылар, әлеге биш чакрым араны узу шактый михнәтле булып чыкты. Бераз юл үтүгә каршыларына арба тарткан ир-атлар очрый башлады. Арбаларында аннан- моннан кагылган такта табутлар! Аларны бераз арырак елга үзәнендәге тирән чокырга ыргытып китәләр, анда кадәр барырга хәле булмаганнар мәетләрне янәшәдәге күл ярында калдыра!
Бу юлны ничек узганнарын гомергә онытасы юк Рәхимәнең. Гәүһәр дә әүвәлрәк «ай, абау!» дип кычкырып барды-барды да тынды, кыз күңеле таш булып каткан иде. Шулар арасында аның Хәлиле дә, газиз абыйсы Нәфи дә булырга мөмкин бит! Рәхимәнең ире Шәйхи шушы табутта булса?! Бу хакта уйларга да куркыныч, шуңа күрә алар, ару-талуны да тоймады, тизрәк атларга тырышты.
Лагерьга килеп җиткәч тә, җиңел суларга җай булмады, икесен
бергә тактадан әмәлләнгән бүлмәгә кертеп яптылар. Бүлмәләр кечкенә, һәркайсында ерак җирләрдән ирләре, абый-энеләре белән күрешергә килүче кыз-хатыннар иде.
Сакчылар беренче эш итеп, төенчекләрен тикшерергә алды, Гәүһәр, өлкәнрәк күренгәненә Улинә түти биргән күчтәнәчне тоттырса да, берәү дә мәрхәмәт күрсәтергә ашыкмады. Чөнки күчтәнәч Кылыч борынга эләкмәгән иде. Төенчекләрен алдылар да үзләрен зуррак бүлмәгә төртеп керттеләр. Анысы чыннан да зур, тәрәзәләре дә бар иде. Диварда мари хатыннарының кызыл җеп белән чиккән постау-сөлге өстенә идәннән түшәмгә чаклы арага Сталин портреты эленгән. Сталинны күргәч, хатыннарның күңелләре ничектер йомшарып киткәндәй тоелды. Сталин
булып эшләүче әлеге мыеклы абый, саран гына елмаеп, аларны күзәтә кебек. Әле ярый өсләрендәге иске-москыны салып, төенчекләренә төрделәр, бу киемнәр белән Сталин хозурында булу алай ук оят түгел дип уйлады Гәүһәр.
Хәлилне фронтка озатып өлгергәннәр икән, күрешү бүлмәсенә абыйсы Нәфине чакырып китерделәр. Ә Рәхимәгә көтәргә кушылды, Шәйхине, имеш, бик мөһим йомыш белән каядыр җибәрелгән, диделәр.
Гәүһәр абыйсын күргәч кенә аңына килде – кулындагы төенчеге буш, ул аптырап, кулларын күтәргән дә әле абыйсына, әле шул буш кулларына карап тора. Хәтта елый да алмый, күзләренә тыгылган кайнар яшь, кан тамырлары буйлап, кызның йөрәгенә сава. Рәхимәнең дә төенчеген алып калганнар. Ләкин ул тәҗрибәлерәк хатын, өч калай банканың берсен күкрәк
арасына, икесен корсагына яшерергә өлгергән. Менә аның фамилиясен кычкырдылар да, алдагы ишеккә күрсәттеләр. Ирле хатыннарны, күрәсең, аерым бүлмәдә күрештерәләр. Ул җәһәт кенә күкрәк турысына яшергән банканы алды да Гәүһәргә сузды һәм ишеккә атылды. Ләкин хатыннарны энә күзеннән үткәреп торган солдатларның берсе:
– Самогон алып килдегезме?! Самогонмы бу тушёнка банкасында?! – дип кычкырды. Аннан Нәфине төртеп җибәрде дә банканы үзенә алды һәм тикшерергә дигән булып: «Самогон, ди җир бит!» дип чыгып китте.
Рәхимәнең борын төбендә үк ишек ябылды, каяндыр икенче бер солдат пәйда булып, хатынның кендек турысына төртте һәм, бишмәт астына кулын тыгып, калган ике банканы тартып чыгарды.
– Самогон! – дип кычкыра-кычкыра, анысы да күздән югалды.
Шәйхиен танымады Рәхимә! Киемнәре сәләмә, үзе коры сөяккә калган. Әле ярый хатынын күргәч, елмаеп җибәрде, шул елмаюыннан төсмерләде ул аны. Ләкин икесе дә ни дип әйтергә дә белмичә, бер-берсенә карашып, тик басып тордылар. Аптырагач, Рәхимә буш кулларын күтәреп күрсәтте. Елмайгандай итте. Шәйхи дә һаман елмая, хәленең шәп түгеллеген хатынына сиздерәсе килми, имеш. Бүлмәдә икесе генә иде. Шәйхи хатынын
агач сәкегә утыртты да:
– Син, Рәхимә, борчыла күрмә тагы! Монда бөтен кеше шулай. Бер мин генә түгел. Күрәсең бит – сугыш! Гитлер кабахәт! Борчылма син. Мин менә үзем борчылам әле, шулкадәр ерак юлга ник чыгасы иттең?
Рәхимә ирен кочаклап алды. Башыннан сыйпады, күкрәгенә
кысты. Күкрәкләре янә сөт белән тулырга өлгергән иде. Монда күпме күрештерәселәрен белгән юк, шуңа күрә ул ашыгып:
– Ишек бикләнә микән? – дип сорады һәм үзе тикшереп килеп, аның элгечен эләктергәч, янә Шәйхие янына утырды. Ах бу Мәсти нәселе, биле сынса да, бирешәсе түгел, һаман елмайган була, үзенең эчәкләре эчәккә ябышкан бит инде канә!
Рәхимә тиз генә бишмәт төймәләрен ычкындырды, кофтасын чиште һәм, күкрәк изүен ачып, иренең башын үзенә таба тартты. Кайнар сөт Шәйхинең битенә сиптерде. Рәхимә иренә сөтен, бала имезгән кебек, башыннан сыйпый-сыйпый ашатты. Бер имие җиңеләеп калды. Шәйхинең инде елмаюы сүрелсә дә, күзләрендә очкын пәйда булган, йөзләре алсуланып киткән иде. «Хәзер, хәзер!» – диде хатын, кабаланып, икенче күкрәген ача-ача. –Хәзер, хәзер...
Тик Шәйхине, фамилиясен атап, чакырып алдылар. Ул хәзер әйләнеп киләм, көт дигәндәй, ым какты да урамга ашыкты. Ишектән Гәүһәр килеп керде. Ул елаудан шешенеп беткән. Тик Рәхимәнең ачык күкрәген күреп, елавыннан шып туктады. Аптырап, әле як-ягына, әле Рәхимәгә карады.
– Рәхимә апа... – диде кыз, пышылдап. – Рәхимә апа... Әллә?..
Аның артыннан, аякларын көч-хәл сөйрәп, Нәфи кереп килә иде...

(Дәвамы бар)