Истанбул малае (дәвамы (6))
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
Үскәч кем булырга?
Искешәһәргә кунакка кайткач, Йосыф бабасының туганының улы –
Таһир абыйларга барып йөриләр иде. Таһир абзый үзе хәзрәт кеше, үзе моңлы итеп җырлый. Өч баласы исә укытучылык һөнәрен сайлаган. Аларның тәртибенә, үзләрен шулай тыйнак һәм матур тотуларына карап кызыгырлык. Шуларга карап, Мәхмәтнең укытучы буласы килде. Ләкин мәктәптәге укытучысы бөтенләй башка шул. Юк, укытучылыкны сайламас, йә Фирдәвес апасына охшар. Аннары рәссам булырга хыялланды. Бу хыялын исә баскетбол оныттырды. Югославия мөһаҗире Никола уйнарга өйрәтте аны. Аны гына түгел, бөтен урам малайларын
баскетбол белән җенләндерде. Атна саен техник университетның ябык спорт залына барып, туп чөяләр.
Лицейда укып йөргәндә, укытучылары 500гә якын сораудан торган тест үткәрде. Кызык-кызык сорауларга җавап биреп утырдылар. Әйтик, поездда сәяхәт иткәндә, ни белән мәшгуль булырсың? Дүрт төрле җавап бирелгән: тәрәзәдән карап барырмын, юлдашлар белән сөйләшермен, йоклармын, китап укырмын. Берсен сайла шуларның. Мәхмәт юлда йөргәндә, яңа җирләрне күрүенә шатланып, кызыксынып тәрәзәдән карап барганын исенә төшерде, баштагы җавапны сайлады. Шулай, һәр сорауга диярлек
җавапларны күңеленә туры килгәнчә бирде.
Әлеге җавапларны психологлар укыган, балларны санап, һәр укучыга бәя биргәннәр. Һәр укучы баланың нинди һөнәргә һәвәс икәнлеген ачыклаганнар. Мәхмәтнең беренче урында фермерлыкка, икенчедә инженерлыкка һәвәслеге чыкты. Нәтиҗәләр университетта кайсы бүлекне сайларга кирәклекне ачыклады. Шуңа күрә имтиханнар тапшырыр алдыннан университетка керергә гариза язганда, Мәхмәт болай тезеп төште:
электроника инженеры, электр инженеры, металлургия инженеры... Ә бу уку йортында авыл хуҗалыгы белән бәйле бүлек юк иде. Дөресен әйткәндә, ул барысыннан бигрәк компьютер инженеры булырга тели. Ә бу белгечлеккә әлегә бары тик Анкара университетында гына укыталар икән шул. Әти-әнисе анда язмаска киңәш итте, чит шәһәрдә укытырга көчебез җитмәс, диделәр. Шуннан Мәхмәт гаризасын үзе баскетбол уйнап йөргән техник университетка тапшырды. Анда имтиханнарга кадәр әзерлек курслары булачагы хакында әйттеләр. Ләкин
түләүле икән, шуңа күрә Мәхмәт анысына бара алмады.
Лицейны тәмамлагач укырга керү теләге зур була торып та, бөтенләй башка юлны сайлавың мөмкин. Чөнки акчага бәйле мәшәкатьләр өскәрәк чыга. Нигә кирәк соң ул укырга керү? Бәлки, барып тормаскадыр? Җитмәсә, әтисенең ательесында эшләп йөргән Акчин да:
– Мәхмәт улым, лән, укып нишләячәксең?! Кибет, ателье эше бик әйбәт бара. Шуны алга алып барырга тырыш, яшь башың белән шул хакта уйла... – дигән була.
Ә бәлки, чыннан да укып тору кирәкмидер?!
Әлеге сөйләшүне читтән күзәтеп торган Хөсәен малаеның йөзендә
икеләнү галәмәте күреп, янына дәшеп алды.
– Акчин ни сөйли?
Әтисеннән берни яшерергә өйрәнмәгән Мәхмәт бу юлы теләр-теләмәс кенә җавап бирде:
– Юк, сөйләми...
– Сөйли, сөйли... Көндез эшләп, кич уку авыр дип зарланамы? Әйеме диген...
Әтисенең сорау урынына, киресенчә, сүзен җөпләп әйтә торган «әйеме диген»ен ишетүгә:
– Әйе, – дигәнен сизми калды. Кара, Акчин аңар эшләргә кушып тора, үзе укып йөри икән! Шулай да икеләнүе бөтенләй юкка чыкмады. Әгәр инженерлыкка кичке якта укытсалар, Мәхмәт шулай итәр иде лә... Ул уйланып торган арада әтисе эшенә тотынды, Мәхмәт моны күреп, урынына барып басты.
Әтисе көндезге сөйләшүне өйдә, бөтенесе ишетсен дигәндәй, кичке
ашка җыелгач, янә кузгатты.
– Без яшь заманда, 48 нче елларда, хөкүмәт бик яхшы карар кабул итте. Төркия авылларыннан балаларны җыеп, «өгрәтмәнлек»кә укыта башладылар. Ул вакытта «көй институты» дигәнне уйлап тапканнар иде. Әйеме диген, Сәрвиназ? – Соравын аш бүлеп йөргән хатынына юллады.
Анысы эшеннән бүленми генә сорауга сорау белән җавап бирде:
– Теге... Кем малае әле? Шулай укыдымыни?!
Әтисе кем укыганын әйтеп тормыйча, сүзен дәвам итте:
– Безнең авылга хөкүмәт кешеләре килде. Мин алар белән китәргә бик теләдем. Укыйсым бик килә иде. Укытучы булырга хыялландым. Бушка укырга җай чыгып торганда, ничек бармый каласың инде, китәргә карар кылдым. Шуннан хөкүмәт кешеләре килүен, укучылар җыеп йөргәнне ишетүгә, тиз генә әзерләнеп, урамга йөгереп чыктым. Арбаларына менеп утырдым гына дигәндә, әти сөйрәп төшерде. Минем чыгып йөгергәнне күрше күреп торган икән, шул кереп әйткән. Әти колактан шатырдатып тотып борды, өйгә дә колактан гына сөйрәп алып кайтты. «Укып, коммунист булырга җыендыңмы?!» – дип, и ачуланды инде... Мин шулай укый алмый калдым. Ә сез укыгыз...
Кечкенәдән һәр якшәмбе иртәнге ашка ипи-газет алып кайтудан башлап, ательеда эшчеләр белән идарә итүгә кадәр шактый вазифа ышанып тапшырылганга күрә, Мәхмәттә җаваплылык хисе бик иртә формалашты. Җаваплылык хисен гаиләдә иң өлкән бала булу да арттырды кебек.
– Ә ателье эше? Кем булышыр сиңа, әти?
– Ателье эшләре барыр ул... Ә сез алган гыйлемегез белән тагын да алга китәрсез. Фәкыйрьлек гаеп түгел, гыйлемсезлек – гаеп, улым.
Сөйләшү шунда тәмам дигәндәй, әтиләре телевизор тавышын ачты, чөнки хәбәрләр башланган иде. Хәбәрләр исә көннән-көн бертөслегә әйләнә бара. Һава торышы сөйләгәндәй, тыныч кына тезәләр: автобус шартлатканнар, кибет яндырганнар, банк басканнар... Аннары Хөсәен кулына «Казан» журналының яңа санын тотып утырган иде, университетта укып йөргән кызын, хатынын ияртеп, гаилә дуслары Җаббар килеп җитте.
Мәхмәт кызны күрүгә шатланып:
– Син укырга ничек кердең? Имтиханда нинди сораулар бирәләр? – дип тезеп китте.
Ачык күңелле һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер кыз имтихан тапшыру тәртипләрен җентекләп аңлатты.
– Минем өйдә китаплар бар. Имтиханга әзерләнү өчен алган идек. Хәзер миңа кирәкләре юк, килеп ал, – диде. Әлбәттә, Мәхмәт ялындырып тормады, икенче көнне үк барып алып кайтты, шуларга өстәп сатып та алды. Укып, мисалларын чишеп чыкты. Рәхәтләнде генә...
Имтиханга килеп утыргач, үзе яраткан геометрия, математика мәсьәләләренә тотынды. Шуның белән аздан гына янмый
калды, чөнки мәсьәләләр белән утырып, вакыт узганын сизми калган. Имтихан алучының карлыккан тавышын ишетүгә айнып киткәндәй булды.
– Имтихан бетәргә 15 минут калды. Төгәлләргә җыеныгыз.
Мәхмәт ашыга-ашыга башка сорауларга күчте, болары җип-җиңел икән ләбаса! Ләкин никадәр җиңел булса да, күбесенең җавабын язарга өлгерә алмаячак, вакыт кыса. Җитешкән кадәр язып чыкты. Шулай итеп, электроника инженеры бүлеген яулый алмады, баллары җитмәде, металлургия инженеры факультетына керде. Югары уку йортына керү җиңел түгел икән: һәм матди яктан, һәм белем ягыннан бик нык әзерлек сорый. Имтиханнарны тапшыру өчен никадәр тырышлык куярга, өйрәнергә, белергә кирәк. Шуңа
һәр йөз кешедән унысы гына керә ала. Димәк, хыялларын тормышка ашыра алганнар инде иң нык сайланган, белемле, акыллы була... Ни гаҗәп, иң ялкау дуслары университетка кереп куймасынмы?! Белмәгәннәрен аяк астына салсаң, башлары күккә тияр иде мәгәр. Мәхмәт баскетбол уйнарга җыелгач шаккатуын яшерә алмады, шуларның берсеннән сорады:
– Ничек алай җиңел кердең? Ничек бирдең имтиханнарны?
– Мин ни, лото ясадым. Имтихан тесты сорауларына ничек туры килде, шулай яздым чыктым. Ә алар дөрес җаваплар булган, – диде, үзе дә гаҗәпкә калганын яшермичә.
Малайлар көлеп җибәрделәр, икенче бер иптәшләренең кәефе бераз кырылганны күреп туктадылар.
– Укырга кергәнгә борчыла, ахры, – диде Мәхмәт.
– Юк... Минем лицейдан бер дәрес имтиханы тапшырылмаган. Аны белсәләр, алмаслар...
Мәхмәт баскетбол уйнап туйгач, шушы иптәшләре өчен билге сорарга укытучылары янына барырга әйдәде. Кыенсынып-нитеп тормадылар, әйттеләр дә бирделәр. Укытучылары җиңел генә сораулардан торган имтихан тапшыртты. Шулай итеп, атсаң атылмас, сатсаң сатылмас ялкау малай студент булып китте! Ләкин бу, ничектер, гадәттән тыш хәл. Барыбер югары уку йортына иң гыйлемлеләр, акыллылар гына аяк баса. Уку йорты
ишеген ачып керүгә бу беркатлы күзаллаулары туп тигән кибет пыяласы кебек кырылып төшмәсме?!
Кызлар
Истанбулның Флория бистәсендә диңгездә су кереп була. Шәһәрдә
«комлыкта кызыну» культурасын керткән урын ул. Византия чорларыннан ук Мәрмәр диңгезе ярындагы алтын төсендәге сары комлыкны патшалар юкка гына үз итмәгәндер. Аяк астында йомшак ком, кул сузымында җылы сулы диңгез... Бу тирәләрдә солтаннар һәм аларга якын кешеләр йөрсә дә, ни Византия империясеннән, ни Госманлы чорыннан тарихи корылма
сакланмаган. Чын булса, ак руслар – төрекләр белорусларны шулай атыйлар – диңгезгә кереп чыккач, ярга сузылып ята торган булган. Төрекләр исә диңгезгә керү өчен агачтан махсус диңгез мунчалары ясатканнар. Мунча бүрәнәләре суга кертеп салынган, ябулы торган. Ә болар берни белән капланмыйча, ярымшәрә килеш ачык комда кызына икән! Менә шулар «комлык»ка яңа сулыш өргәнне сөйлиләр, дөрес булса. Тора-бара төрекләр
чишенеп, су керә башлаган, ди...
Мәхмәт, энесе Сәлим, туганнан туганы Кадри әлеге төрекләр үзләре дә, чит илләрдән килгән кешеләр дә ярата торган ял итү урынына Яшел көй бистәсе аша, тимер юл буйлап, җәяү йөриләр. Чөнки башка бер генә бистәгә охшамаган бу гаҗәп урынны өчесе дә бик ярата. Бистә төрле илләрдән килгән бай кешеләр салган ял итү йортларыннан тора. Кем кытайча, кем японча итеп төзеткән. Димәк, хуҗалары шул яктан. Хәтта Африканы хәтерләткән өйләр бар. Бөтен дөнья халыклары шушы бистәгә җыелган төсле. Һәр өй үзенчә матур, үзенчә милли. Түбәләре, капкалары, баскычлары бик үзенчәлекле. Кемнекедер таштан, кемнекедер агачтан.
Ничек кенә ясап бетергәннәрдер. Малайлар диңгезгә коенырга гел шул өйләргә карый-карый, төзелешләренә исләре китеп, берсен икенчесе белән чагыштырып бара.
Шулай бер көнне кинәт яңгыр ява башлады, автобуска утырып киттеләр. Тыныч кына автобуста баралар иде, Мәхмәт зәңгәр күзле, кара бөдрә чәчле француз кызының үзенә текәлгәнен сизде. Уңайсызланып куйды. Кыз исә һаман күзен алмый, карапмы карый. Мәхмәт тәмам аптырады, уңайсызланды. Шул вакыт кыз аңардан сорады:
– Сез кайдан?
Ул вакытта Мәхмәт лицейда француз телен шактый өйрәнгән иде. Шуңа күрә кызны аңлап, җавап бирде:
– Истанбулдан.
– Истанбулданмы?!
Мәхмәт кыз янында әти-әнисе утырганга игътибар итте. Кызлары белән һич таныш түгел малайның сөйләшүенә ачулары чыгар. Читкә карап бас.
– Сез төреккә охшамаган.
Кызның «төреккә охшамаган» дигәне бала чактан озата килгән «аерылып тору» хисенә тиде.
– Кемгә охшаган?
– Кытай яки японнарга.
– Мин Төркиядә тудым. Мин – татар, – дип, кырт кисте.
Кыз әлеге җавапка аптыравын яшереп тормыйча сорашуын дәвам итте:
– Татар кем була?
Мәхмәт «Казан» журналыннан укыганнарын искә төшерә-төшерә,
французчага тәрҗемә итеп, кызга татарларның кайда яшәгәннәрен, нинди милләт икәнлекләрен аңлатты. Кыз тыныч кына тыңлап барды.
– Франциядә, Парижда сезгә охшаган кешеләр бар. Алар үзләрен татар, дими. Казакъ, диләр.
– Татарлар, казакълар, төрекләр – төрки тугандаш халыклар. – Алар төрекләргә охшамаган, чәйне сөт белән эчәләр.
Мәхмәт елмаеп куйды. Аннары:
– Мин дә иртәнге чәйне сөт белән эчәм, – диде.
Кыз да аңа ияреп елмайды. Кояшта кызынган түгәрәк йөзенә алсулык йөгерде. Төрле телләрне белүләре икесе ике илдән, ике милләттән булуга карамастан бер-берсен танырга ярдәм итте. Үзләренә мәгълүм булган кадәр тарих, гореф-гадәтләр турында фикерләшүләре бик самими чыкты. Кыз:
– Бездә, Европада, сөтле чәй эчмиләр, – дип куйды. Мәхмәт аңар каршы төште:
– Ничек инде эчмәсеннәр?! Англиядә «сәгать биш чәе» гадәте саклана. Биштә сөтле чәй эчәләр.
– Инглизләр белән безнең арада диңгез бар, – диде кыз, инглизләр белән французларның төрле халык булуына ишарә ясап. Аннары урыннарыннан кузгалган әти-әнисенә иярде, автобустан төшәргә әзерләнде. Үзе шул арада Мәхмәткә елмаеп кабатлады:
– Димәк, татарлар дөньяга чәй таныткан инглизләр кебек чәй эчә.
Мәхмәт җавап бирергә өлгермәде, француз гаиләсе автобустан төшеп калды. Автобус ишеге ябылып, кузгалып киткәч кенә, күңеленә үкенеч керде. Их, адресын сорамадым, хат алышыр идек...
Үзе дә сизмәстән ул яңа тынышын әкияти сары чәчле Саман кызы белән чагыштырды. Чәчен, күзен, гомумән, кыяфәтен түгел, ә сөйләшүләрен.
Диңгез буена барып яткач, уенда гел икесе чуалды.
Әйе, Ходай аны хыялында йөрткән сары чәчле, кызыл күлмәкле кыз белән берничә ай элек көтмәгәндә-уйламаганда, тагын очраштырды. Беренче тапкырындагы кебек туйда түгел. Икенче мәртәбә күргәндәге кебек тузанлы авыл юлында да түгел. Эссе җәйге көндә диңгез буенда ял иткәндә, алтын төсле комлыкта.
Малайлар, гадәттәгечә, Флория бистәсенә диңгездә су коенырга
килгәннәр иде. Рәхәтләнеп йөзгәч, комлыкта ял итәргә карар иттеләр.Әтиләрендә эшләп йөрүче авылдашлары Кәмал абый килеп чыкмасынмы! Малайлар шаяртып күрештеләр.
– О-о-о, Кәмал абый диңгезгә килгән!
– Бельгиядән кунаклар бар. Менә алып килдем, безнең шифалы диңгездә коенып, рәхәтләнеп ял итсеннәр!
Мәхмәт Кәмал абый артында басып торучыларга күтәрелеп караса, араларында Саман кызы да бар! Җан атып йөргән Саман кызы! Юктыр... Охшаган, охшамаган... Үскән, бераз үзгәргән кебек. Теге вакыттагы кебек үк чәчләре озын, кояшта ялтырап торган сары төстә. Комлыкка малайлардан читкәрәк утырды. Башын бик югары тотып, үз кадерен белеп кенә. Әһә, Саман кызы дигәнең, Европа кызына әйләнгән түгелме, Мәхмәт?! Бәлки, ул бөтенләй Саман кызы түгелдер әле! Бутыйсың, Мәхмәт, бутыйсың! Юк,
Саман кызы, башка беркем түгел! Ярый, икеләнеп утырма, хәзер үк ачыкла! Форсат һәрвакыт кулга кермәс. Кыз каршына аякларын солтаннар төсле бөкләп утырды һәм читләтеп сораша башлады. Авылда булганы бармы, кайчан кайткан, туйга барганмы... Җавапларны ишеткәч, Саман кызы икәненә шиге бетте. Йөрәге дөп-дөп типте. Әле генә бик кыю сөйләшкән иде, ул кыюлык әллә кая качты.Хыялында йөрткән кыз, ниһаять, каршында утыра. Каушавын яндагылар, бигрәк тә кыз сизә күрмәсен дип, диңгезгә борылып утырды. Шушы кызны күрер өчен «татар малае» булып йөргәннәре, тырышып та, берни майтара алмагач, ачуы купкан, ничә кат авылга кайтып, һич очрата алмаган өчен күңеле сызып йөргәннәр күз алдына килде.
Кояш нурларында җем-җем иткән диңгез суы төнге күк йөзендә йолдызлар сибелгән Саман юлына әйләнде кебек. Менә шул әкияти юлдан килеп чыккан кыз, ничек инде, менә шушылай комлыкта сөйләшеп утырсын, ди?! Барыбер ышанасы килми...
Хәер, Сәлахетдин абый ни дигән иде әле? Язмыштан узмыш юк, бәлки, Ходай теләк-ниятләреңне тормышка ашырыр...
Мәхмәт янә кызга борылып утырды һәм сораулар бирүен дәвам итте:
– Авылда ошадымы соң?
– Җәй көне бик тузан анда. Бельгиядә тузан юк. Мин шәһәрдә үскән
кыз, тузан яратмыйм.
Менә сиңа мә. Тузан яратмый, димәк, авылны... Алайса Истанбулны хуш күргәндер, шәһәрдә үскән бит.
– Истанбул ничек?
– Монда да тузан. Машина өстенә бармак калынлыгы тузан җыела. Бельгиядә һәр җирдә яшеллек, бер җирдә тузан юк...
Мәхмәт тәмам аптырады, Истанбулны яратмаган! Истанбул кебек матур шәһәр бармы икән тагы? Гаҗәп! Тузан булмаган җирләре күп аның, менә диңгездә бер бөртек тузан юк! Кызның диңгезне мактавын көтеп сорады:
– Диңгез ничек, ошадымы?
Ләкин сорау биргәненә кызарды гына.
– И-и-и... Сездә диңгезгә ыштан белән керәләр. Су киемнәре ала
белмиләр. Читтән бигрәк ямьсез күренәләр.
Кыз ияге белән генә ярдагыларга ишарәләде. Күренеш, игътибар итсәң, чыннан да матур түгел, хәтта оялырлык иде. Зур-зур гәүдәле таза кешеләр судан чыга, эчке киемнәре тәннәренә ябышкан, шәрә түгелләр түгелен, шулай да бөтен әгъзалары диярлек күренеп тора. Күбрәк карап тора башласаң, гел шәрә бегемотлар, филләр төсле.
Мәхмәт карашын ярдан алды, кызга туры карады. Сүзне бөтенләй башка тарафка борырга карар итте. Бетмәс монда тузан-музан, ыштан-мыштан...
– Синең әти-әниләрең татар, син дә татар кызы, – дип, татарлык хакында сүз башлаган иде, кыз кырт бүлде:
– Татарлык бетте. Минем әти-әни татар, алар өйдә татарча сөйләшә, ә без сөйләшә белмибез.
– Авылда сөйләшәләр.
– Әйе, әмма югары белемнәре юк. Татарлык үлде, бездән соң бөтенләй калмаячак.
Ходай чибәр татар кызын янәдән юлына чыгарды, янәдән күрсәтте.
Читтән, ерактан күргәндә, бик сокландырган иде, ә болай күзгә-күз
сөйләшеп утыру кызны бөтенләй башка яктан ачты. Бик горур, үзен өстен күрә, әллә кем диярсең. Ни дисәң, шуны хурларга тора.
Инсанның ите ашалмас, тиресе киелмәс, татлы теленнән башка нәрсәсе бар?! Инсан үзен тәмле тел белән яраттырыр. Тел сөйдерер дә, биздерер дә. Ә кызның сөйләшүе туры һәм кырт-мырт иде. Каян өйрәнгән? Югыйсә әти-әнисе авылдан чыккан, ә авылда алай сөйләшмиләр. Өлкәннәрдә усаллык-кырыслык бар барын, барыбер тавышлары йомшак, сөйләшүләре ипле, көйле, җайлы, җырлап тора. Хәтта төрекләр кебек аерым авазларны
сузып, каты басым ясап әйтмиләр. Төрекчә сөйләшүләре дә назлы әле аларның. Татарча кебек. Иң теңкәгә тигәне татарларга кагылышлы сүзе. Татарлыкны бетте, үлде, ди. Каян чыгып әйтә?! Шәһәр кызы, имеш, барысын да белә, имеш. Ялгыша. Беркем бетмәде!
...Диңгез меңәрләгән йолдызлар сибелгән Саман юлын хәтерләтте, шул җем-җем итеп торган юлдан сары чәчле кыз килә. Кызның күлмәк итәге әле кызыл, әле ак төскә кереп, җилдә уйный. Кинәт йолдызлар төсле яктылык чәчеп торган Саман кызы ярга басмыйча тәкәббер генә еракка караш ташлады. Аның ярга басуын көткән Мәхмәт илереп диярлек кычкырды:
– Син – Саман кызы! Син – татар кызы!
Ни күрсен, шул вакыт сары чәчле Саман кызы үзгәрә башлады. Чәче каралды, кыскарды, күзенә бөдрәләнеп төште... Мизгел узмады, аңар почык борынлы француз кызы көлеп карап тора иде. Кыз сары комда кечкенә аяк эзләре калдырып, яр буйлап китте. Берничә адым атлагач борылды, шундый ягымлы тавыш белән:
– Сөтле чәй әчәсеңме? – дип сорады.
Мәхмәт бөтен көченә кычкырды:
– Сөтле чәй эчәм! Эчәм! Эчәм!
Кыз шаркылдап көлде. Шулай көлә-көлә юкка чыкты, тавышы гына
яңгырап калды. Бу мизгелдә Мәхмәткә бик, бик кызу була башлады, әйтерсең, комга ут капты. Диңгез кул сузымы гына ераклыкта, шунда чум бит инде югыйсә! Юк, һич урыныннан кузгала алмый. Ут төсле кайнар ком башта аякларын күмде, акрынлап тезләренә үрмәләде, күп тә узмады, ярты бәдәне күмелде. Мәхмәт бу хәлдән тәмам куркып, комны чәчәргә,
өстеннән коярга, ничек тә котылырга тырышты.
...Төш күреп, ыңгырашып яткан Мәхмәтне малайлар йөзенә су сибеп уятты.
– Абый, тор! Кызу тидеме әллә сиңа? Уян, кайтырга вакыт җитте. Без җыенабыз...
Кара малай яткан җиреннән сикереп торды, ком чыннан да бик кызган иде. И Аллам, йокыга киткән икән ләбаса.
Уку урынына сәясәт килде
Истанбулда XVIII гасыр ахырында инженерлык гыйлемен укыту
максатыннан корылган мәктәп гасырлар шаукымында эзен җуймады, киресенчә, киңәеп-үсеп, Истанбул техник университеты дәрәҗәсенә җитте. Факультетларына үзе кебек үк тарихи Долмабакча паркында солтан сарае белән беррәттән урнашкан биналар бирелде. Солтан гаскәриләр кулланган өч тарихи бина гыйлем учагына әверелде. Ул биналар Госманлы дәверендә
чокырлы паркны тирәләп, кара-каршы төзелгән, һәркайсының исеме бар. Сарайга иң якыны 1870 нче елларда салынган. Анда Долмабакча сараен саклаучы гаскәриләр яшәгәне билгеле. Көмешсуы бистәсендә урнашканга күрә, исеме дә шул бистәнеке кебек. Икенчесе Ташкышла. 1850 елларда гаскәриләр хастаханәсе буларак төзелгән. Болары бакчаның бер ягында,Мачка дип йөртелгән өченче бинасы каршы тарафка салынган. Анда
заманында кораллар сакланган. Хәтта ул бина астыннан диңгезгә илтә торган җир асты юлы ясалган дип сөйлиләр. Мәхмәтнең металлургия- инженерлык факультеты шунда иде.
Истанбул техник университетның Мачка бинасының агачтан ясалган биек ишеген ачып керүгә фойега куелган өч өстәл каршы алды. Өч өстәлдә өч төрле революционер утыра. Һәр кергән кешене үзләренә җәлеп итәргә тырышалар, «Монда кил, булышабыз», – дип торалар. Шулар тирәсендә умарта күчедәй, студентлар гөж итә.
Беренчеләре, Кытай яклылар, Мао тарафдарлары. Алар теориясе
буенча, инкыйлабны авыллардан башларга кирәк. Икенчеләре – җирле революционерлар. Зыялылар һәм пролетариат белән революция ясарга хыялланучылар. Өченчеләр – чит ил ярдәменнән башка инкыйлаб барып чыкмаячагын әйтеп, СССРдан ярдәм көтүчеләр.
Әлбәттә, Мәхмәт аларны һич аермады, якында торган өстәл янында тукталды. Шуннан бер революционер аңар университетны күрсәтте, нинди документлар кирәклеген өйрәтеп торды. Аннары ниндидер белешмә кәгазе тутырды, шунда Мәхмәтне «китаески» дип яза башлаган иде, Кара малай
аны татарга төзәттерде. Аннары тартма сузды, ягъни булышлык иткәнгә түләргә кирәк.
Дөньяның иң борынгы техник уку йорты буларак дан тоткан уку
йортында гыйлем бирү урынына сәяси эшләр кайнаткан партия лидерлары тәүге дәрес башланыр алдыннан ук чәчрәп чыгып, нотык тоттылар.
– Бүгенге көндә хөкүмәт олигархлар, байлар кулында. Без моны
үзгәртергә тырышабыз. Сезнең әти-әниләрегез – пролетариат вәкилләре, сез безнең тарафдарлар булыгыз!
Лидерлар сөйләгәндә, ярдәмчеләре студентлар арасында янә тартма йөртте, янәсе, уртак идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итегез.
Мәхмәт үзен университетта түгел, төрле партияләр тупланган җыенда утырган кебек хис итте. Атна узмады, моңа кадәр һич кызыксынмаган партия эшләрен өйрәнеп бетерде. Һәм ыгы-зыгыдан, каршылыклардан торган вазгыятьтән тиз туйды. Чөнки көн саен диярлек университет эчендә, тышында агитацияләр бара, дәресләрне бүлеп, партия җыелышлары ясыйлар, укырга түгел, сәясәт ясарга килгәннәр, диярсең. Әле, ачуың килгерләре, тартма йөртәләр, акчаң гына җитсен. Өйдәгеләргә алып кайтып күрсәтер өчен язуларын тоттырып җибәрүләре – икенче бәла.
Әтисе эштән кайткач, шуларны күреп алды да барысын бергә җыеп, мичкә тондырды:
– Боларны күземә күрсәтмә! Башка алып кайтасы булма!
Мәхмәт дәресенә хәзерләнеп утырган җиреннән сикереп торды. Әтисе кызып-кызып, суба мичендә университеттан ияреп кайткан кәгазьләрне яндырды.
– Беләсеңме, күпме татар болардан качкан? Мөһаҗирлеккә чыгып
китәргә мәҗбүр булган! Никадәр газап чиккән! Беләсеңме?!
Әнисе тегеп утырган җиреннән туктады, кулындагы тукымасын ачу белән машина өстенә ташлады.
– Йөрмә шулар тирәсендә! Баш бутаучылар!
Мәхмәтнең болай да күңеле үз урынында түгел иде, әтисе белән әнисе ачулангач, үзен гаепсезгә гаеплиләр кебек тоелды, эчендә саклап йөрткән үпкәсе бәреп чыкты:
– Үзегез мине башка шәһәргә җибәрмәдегез! Монда көн саен акча
сорыйлар!
Әнисе борчылып, яннарына ук килеп басты. Бу юлы битәрле карашын иренә төбәп:
– Каян акча җиткерербез?! – диде.
Әтисе исә Мәхмәткә:
– Бирмә! – дип кычкырды.
– Мин нишлим? Тартма йөртеп торгач!
– Салма!
Мәхмәт әтисенең бик борчылганын күреп, каршы дәшергә кыймады. Эчендә котырган давылны басып, дәресләренә хәзерләнүен дәвам итте. Бу сөйләшүдән соң күп вакыт узмады, әтисе татар дуслары белән киңәшкән, күрәсең, аларның төрле уку йортларында белем алып йөрүче малайлары Мәхмәт янына килеп, үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерде. Университетта,
уку йорты янындагы кафеларда утырганда, төрле фикерле, төрле карашлы кешеләр очрар, үзләренә ияртергә тырышыр, диделәр. Төрле юллар белән башыңны бутарлар. Бәлки әле, акча бирәбез, диярләр, яңа кием бүләк итәрләр. Хәтта кыз иптәш табып бирерләр. Боларга алданма, зинһар. Үзләрен бары яхшы яктан күрсәтергә тырышып йөрүчеләргә ышанма. Шулай кармак салырлар, аннары үзләренчә эшләтә башларлар. Тагын...
Сәясәтчеләрнең билгеле бер көннәре бар. Күпләп җыела, очраша торган көннәре. Йә, үзләренең бәйрәмнәре. Мәсәлән, беренче майдагы кебек. Шундый көннәрдә университетка бармый калырга кирәк. Әлеге киңәшләрнең уку елы дәвамында файдасы тими калмады. Ни беләндер кызыктырырлар, дигәндә, Мәхмәтнең татар икәнен белгәч, татар милләтенә аерым өстенлек биреләчәге турында әйтеп тордылар. Әллә ничә мәртәбә Төркия Анадолага әйләнеп, төрле автономияләрдән торырга тиешлеге хакында ишетте.
Мәхмәт төшке ашка йөзәр ел үскән агачлардан торган куе парк аша үтеп, Ташкышлага йөри иде, чөнки аның ашханәсеннән Босфор күренеп тора. Ләкин шул матур манзарага карап, тыныч кына хозурланып утырырга ирек юк. Янына килеп утырган революционерлар әллә нәрсәләр сөйләнә дә күңеленә төрле уйлар салып китәләр. Төркиянең эчке Анадола бүлегендә Караман Социалистик Халык Җөмһүрияте корылачак икән. Шуның эчендә
калган Искешәрдә Татар Автоном Республикасы төзеләчәк, шунда татарлар үзләре җитәкчелек итәчәк, имештер. Әгәр планнары тормышка аша калса, Искешәһәрдәгеләр, авылдагылар Татар Республикасында яшәячәкләр, ди. Бәлки, болардан шулай качып йөрергә, куркырга кирәкмидер, киресенчә, Татар Республикасы төзергә булышыргадыр?! Әгәр берәр революционер кыз янына килеп уйнап-көлеп дуслашырга теләсә, әгәр берәр революционер
малай акча вәгъдә итсә, бу кадәр фикере чуалыр идеме?! Юктыр, мөгаен... Андый очраклардан сакланырга кушып, бик яхшы өйрәттеләр, кисәттеләр. Ә менә бу «Татар Республикасы» дигәне һәр татарның үз дәүләте турындагы хыялын тормышка ашырачак тарихи мөһим эшме? Әллә бу яңа кармакмы? Бу фикернең башында, әтисе әйтмешли, төрле милләт кешеләрен чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр иткән, җирсез калдырган шул ук сәясәтчеләр тора.
Гомумән, 1972-80 еллардагы фракцияләргә бүленеш илнең тынычлыгын алды. Франциядә урамга чыккан студентлар тәэсире Төркияне дә читләтеп узмады: мондагы студентлар үз фракцияләрен ачтылар. 1971дә хәрбиләр аларны туктатты, лидерларын тотты, суд хөкеме белән асты. 1974тә
«сул партия» хөкүмәткә килгәч көчәйделәр, революционер эшчеләрнең профсоюзлары оешты. Уң тарафлар республика кулдан китмәсен өчен аларга каршы торырга тырышты. Киеренкелек елдан-ел арта барды.
Төркия берничә ел дәвамында алты төрле фракциягә бүленеп, үзара ызгыш-талаш эчендә калды. Өч төрле революционерлардан тыш, милләтчеләр үзләре ике төрле. Берләре – либераллар, икенчеләре – «ак бүречеләр», ягъни өлкәчеләр. Болардан тыш динчеләр аерым төркем. Һәр партия үзенең газетасын чыгара, һәркайсы үзенчә тырыша: төннәрен диварларга шигарьләр
языла, машиналарга бомбалар куела, лидерлар үтерелә...
Һәр бистә, һәр оешма кемдер кулында. Мәсәлән, Мәхмәт укыган
университет революционерлар кулында, яшәгән бистәләренә милләтчеләр хуҗа. Шуңа күрә Мәхмәт университетта нинди бистәдә яшәгәнен белмәсәләр ярый дип йөрсә, бистәгә кайткач, каян кайтканны күрмәсәләр ярый, дип өметләнә. Революционерлар милләтчеләр университетка килүгә, хәзер уку
йортын бушаттыра. Янәсе, «ак бүречеләр» белән бер бинада кала алмыйлар. Бу арада яңа тышкы сәясәт дулкыны килеп бәрелде, СССР белән Кытай арасындагы сәяси бозылыш аркасында коммунистларның Төркиядәге ике төркеме үзара көрәшә башлады.
70 еллар азагында студентлар өчен гыйлем алырга йөрү куркыныч эшкә әверелде. Мәхмәткә китапларын биреп торган, университететка керергә ярдәм иткән гаилә дусларының кызы белем ала торган уку йортын дәрес барган вакытта утка тотканнар. Җитмәсә, гаилә дусларының машинасын шартлаттылар. Таң вакыты җиткәндә, йортлары янында торган машина дөрләп янган.
Әтисенең җитдилеге, эченнән сызланып йөргән көннәре артты. Хөсәенне борчылды дип әйтү генә аздыр. Революционерлар яклы хөкүмәтнең җәмгыять исеменә бәйле үзгәрешләр кертүне таләп итә башлаулары гына ни тора! Җәмгыять исемендә «төркиләр» дигән сүз булырга тиеш түгел икән. Исемен сәбәп итеп басым ясаулары, бу илдә милли вазгыятьнең нык катлаулануын күрсәтә иде.
Революционерлар милләтчеләрне «фашистлар» дип атауга кадәр барып җитте. Милли хисләрен оныттырырга, милли хисләр белән яшәү дөрес түгеллеккә ышандырырга тырышалармы?! Бер язмасында нефтьче-инженер Кәмал бәй бу проблеманы бик яхшы аңлатты: «Милләтчелекне аңламаган яки аңламаучылар кебек күренгәннәр миллиятчелекнең кирәксезлеген әйтәләр һәм гуманизмга сарылалар. Аларга күрә, милләт – арадагы
кирәксез бер элементтыр. Асыл булган – инсанлыктыр. Моңардан милләт аңы вә миллиятчелек фикерен читкә куеп, бар инсаннарны бертигез ясарга кирәк, дип әйтәләр. Бер караганда, бу бик уңайлы, үзенә җәлеп итә торган фикер кебек күренә. Әмма бу фикер дөрес түгел һәм реаль түгел. Чөнки милләтләрне юк итү мөмкин түгел. Бер җәмгыять эчендә гаилә ничек кирәкле һәм реаль аң яки фикер исә, кешелек дөньясы эчендә милләт шулай ук. Бүген дөньяның иң алга киткән өлкәләренә караганда, боларның милләт булганын күрәбез. Франция, Англия, Япония...»
Татар җәмгыяте җитәкчеләре бу хакта Ташхандага ательеда әллә ничә тапкыр җыелып сөйләште. Милли хисләренә янаучыларны күреп әрнегән, шомланган күңелләре иза чикте. Күзләре тирән гамь белән тулды. Кемдер, иң мөһиме – җисеме дип, оешма исемен үзгәртеп, басымнан качарга үгетләде, кемдер каршы торырга кушты... Кызганыч, болар котылу юлы түгел иде, вазгыять болай дәвам итсә, иртәме-соңмы җәмгыятьне бөтенләй ябып куячакларын әйбәт аңладылар. Һәм ул көн килде. Башта
исем үзгәртелде. Әмма бу «сул яклы» хөкүмәткә җитмәде. 1978дә полиция җәмгыятьнең документларын тикшерә башлады, тикшерә торгач, сәбәпләр тартып чыгарылды, җәмгыятьнең эшчәнлеге туктатылды.
Икенчедән, Хөсәеннең эченнән кимергән башка хәтәр курку бар иде. Анысы газиз улы белән бәйле. Революционерлар кулындагы университетта укый. Теләсә кайсы вакытта ялкынланып янарга әзер кызган күмер өстендә йөри кебек. Күрәсең, әтисе, шигъри күңелле Йосыф карт аны укытмый хаклы булган, дөрес курыккан. Хәзер менә үзенең малаеннан ата коммунист чыгармы...