Истанбул малае (дәвамы (4))
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
Ришвәт урынына һөнәрен бушка сатты
Өйләреннән Лаләле бистәсендәге Ташхан базары тирәсендәге ательега җәяү киткәндә, ярты сәгать чамасы гына тәпилисе. Мәхмәт әтисенең ательесында көн дәвамында эшчеләргә боерыклар бирә, эшләрне бүлә... Аның өстенә каучуктан әйберләр ясатырга теләүче клиентлар белән аралаша, сөйләшә, заказлар ала. Ягъни үзенә күрә идарә итә, зур малай бит инде ул. Шул ук вакытта башка эшчеләр кебек үк «үрдәк аяклар», күзлекләр ясарга өлгерә.
Көннәрдән бер көнне яңа клиентларының берсе, чират көтеп торасы килмәдеме, Мәхмәткә сүз катты:
– Әйдә, болай килешик: син минекен алданрак ясап бир, мин сиңа акча бирермен.
Абзыең шулай Мәхмәтне бала-чагага санадымы, җиңел генә чират
бозып, ришвәт биреп, морадына ирешмәкче иде. Ләкин малай ательеда үзбашына олыларча никадәр карарлар кабул итүенә карамастан, каучук әйберен тизрәк ясатырга теләүче клиент үтенечен әтисенә җиткерде.
– Әти, әнә теге кеше алдан ясаганны сорады. Акча бирәм, диде.
Әтисе ачуланып, кулындагы тимерне читкә ыргытты.
– Ришвәт булмас! Күпме кеше үзенең чиратын көтә, алар хакына
кермәкчеме? Чакыр монда үзен!
Аннары Мәхмәт күз алдында таныш түгел иргә каучук әйберләрне ничек ясаганнарын өйрәтте. Кыскасы, ришвәт алмады, аның урынына һөнәрен бушка сатты. Берникадәр вакыттан соң әлеге кешенең шул эшкә керешүе турында хәбәр килеп иреште, ателье ачып җибәргән.
Әлбәттә, яшь малайны бу хәлләр гаҗәпкә калдыра иде. Әтисе үз куллары белән көндәш арттырып утырмаса инде дип тә уйлаган вакытлары бар. Анысы әле алай ук куркыныч хәл түгел кебек. Әйбер ясатырга теләүчеләр җитәрлек. Ягъни эшсез калмаслар. Ләкин Мәхмәтнең мантыйгына туры килмәгән бүтән бер күренеш тә бар шул. Клиентлар никадәр күп булса да, көне-төне эшләсәләр дә, арткан җирләре юк. Атна соңында башка эшчеләренә түләгәч, акча калмый диярлек. Әле азрагын Мәхмәткә бүлеп бирсә, тагын да кими.
Ничек шулай килеп чыга соң: заказ бирүчеләр күп, эшләре күп, акча керми?! Баксаң, әтисе генә түгел, башка ателье корган татарлар да көне- төне эшлиләр, шуңа карамастан үзләренең йортлары юк, арендага бүлмә, фатир тота. Кемдер акча җыйган, болар һаман янчык теккән шикелле.
Осталар акчасыз утыра булып чыга лабаса! Мәхмәт ни өчен шулай икәнен аңларга теләп, башка бер ателье хуҗасы – әнисенең кардәше Шаһбан абыйсы янына юл тотты. Нияте – ничек хисап ясарга кирәклеген өйрәнү иде. Шактый сөйләшеп-гәпләшеп утырдылар. Шаһбан абыйсы үзе белгәнне өйрәтте:
– Улым, менә кара, мисал китерәм сиңа. Тимер алам, әйеме? Аның үз хакы бар. Мәсәлән, 5 лира, ди. Аны эретәм. Ун көн дәвамында ательеда шул тимердән калып ясыйм. Эретүгә киткән чыгым өстәлә... Электрга киткән чыгым өстәлә... Эшләп кенә тормыйсың, тамак ялгарга да кирәк. Анысы тагын аерым чыгым. Шуларның барысын санагач, әйтик 100 лира чыкты, ди. Бөтен исраф күләме бу. Шуннан... Тагын ун лира өстим дә, кем сораган, шуңа сатам.
– Алай икән. Син дә әти төсле саныйсың.
– Шулайдыр.
– Шаһбан абый, ә башкалар син ясаган калыптан никадәр акча
казанганын исәпләгәнең бармы?
Әлбәттә, Шаһбан мондый сорауны көтмәгән иде. Ул аптырап торган арада малай сүзен дәвам итте.
– Менә, Шаһбан абый, синнән бер калып ясаттылар, ди. Шул калыпны файдаланган башка кеше әллә никадәр әйбер ясый. Ясаганнарын өчләтә бәядән сата. Шулай итеп баеп бетә. Шулай түгелме?
Малай дөрес фикер йөртә түгелме?! Үзе дә игътибар итә, кем калып ясата, шул көннән-көн ныгый бара. Ә менә эш башында торган Шаһбан кебек осталарның тормышы алга китми. Ләкин...
– Улым, син хаклы кебек. Тик мин калыпны бик кыйммәт ясасам, ул башкасына китәр, башкасында ясатыр бит!
– Соң, ясатсалар, аңа ни булган?
– Минем кирәгем калмас!
– Ничек инде кирәгең калмасын, әллә ничә көннәр чират торалар бит сиңа! Калып ясатучылар бетмәс, килер, Шаһбан абый! Безгә дә әллә никадәр кеше чиратта тора, җитешә алмыйбыз. Тик алга киткән юк...
Малай өлкән абзыйны берничек үзенекенә ышандыра алмады. Әйтерсең, татарларның эшкә хирыслыгы, яңалыкка омтылучанлыклары, осталыклары иң төп сыйфатлары буларак, күзәнәкләренә кадәр сеңгән, ә менә һәрвакыт һәрнәрсәдән күбрәк керем алу өчен исәп-хисап тоту, җиңел акча эшләү юлларын барлау теләге бөтенләй ят кебек. Булганы җитә, Ходай юнен бирә ул.
Төрекләр еш кына яһүдиләрнең киң таралган тәэсирле әйтемен искә ала: «Акча казанасың килсә, ал да сат. Дога казанасың килсә, яса да сат». Татарларның күбесе, әйтерсең, шул сүзләрнең хаклыгын раслап тора иде. Дөрес, искәрмә буларак, араларында «ал да сат» дип йөрүчеләр дә бар. Бигрәк тә бу эш белән зәрканчылар яхшы шөгыльләнә.
Менә Рәфыйк абзыйлары алтын сатарга һәвәс. Шуның белән алга
китте. Аны чит ил кешеләре дә эзләп килә хәтта. Бер тапкыр абзыйсының сәүдәгәрлек осталыгына исе китте Мәхмәтнең. Кичке як, базарда алыш- биреш төкәнеп килгән чак иде. Барысы да җыена, соңгы клиентларына итагать күрсәтеп торучылар гына тоткарлана. Кыскасы, базарның ыгы- зыгыдан арынып, итәк-җиңен җыйган мәле. Мәхмәт Рәфыйк абыйсы белән бергә чыкты. Кибетне япкач, өйгә базар эченнән юл тоттылар. Менә күп ара узмадылар, кибетен ябып яткан урта яшьләрдәге зәрканчы аларны күрүгә,
тураеп басты. Рәфыйк абзый узып барышлый сүз катты:
– Иртәгә алтын килә. Ничә сумнан алырсың?
Тегесе бәясен әйтте, килештеләр, кул кысыштылар. Зәрканчы ишеген бикләп калды. Юлны дәвам иттеләр. Икенче рәткә чыгуга абыйсы башкасы янында тукталды.
– Иртәгә алтын кирәк. Ничәдән бирәсең?
Сатучы белән гадәт саклар өчен генә сатулашып алгач, иртәгә китерергә кушып, юлын дәвам итте. Аннары да әллә ничә тапкыр тукталдылар. Берсенә иске алтын беләзекләр алырга сүз бирде, икенчесенә сатарга...
Базардан чыкканчы ничә килешү, ничә алыш-биреш ясалгандыр,
Мәхмәт хисабын югалтты. Һәм, гаҗәп, бу килешүләр һәммәсе телдән корылды. Вәгъдәгә. Алам – сатам, китерәм – табам... Сүз белән алды, сүз белән сатты... Ә мал – иртәгә. Мал дигәнең әллә ни кыйммәт тормаган иске-москы, алам-салам, чүпрак-чапрак, диярсең. Хәтта граммлап түгел, кило-кило алтыннар турында сүз бара!
Мәхмәтнең моңа кадәр Рәфыйк абыйсының кибетенә барганы, аның сәүдә эшләренә сокланганы булды булуын. Бу кадәрен күргәне юк иде. Базарда шушылай вәгъдәгә корылган сәүдә барлыгына исе китте. Ничек инде товар булмыйча торып, аны сатасың да аласың, ди?! Алар исә башта калыплар өчен заказ ала, аннары ясарга кирәк, шуннан соң гына акча керә.
Рәфыйк абыйсы малайның ниләрдер төшенеп барганын сизде, ахры:
– Энем, аптырама, мин алты кат кына алдандым, – диде. – Базарда мин белмәгән һәм мине белмәгән зәрканчы юк, шуның өчен без үзара ышаныч саклыйбыз. Ә менә читтән килгәннәр белән сак булырга кирәк. Бүген акча алганнар төнлә нәфескә бирелсә, иртәгәсе көндә алтын китермәс. Нәфес дигән шайтан һәркемгә ияреп йөри. Кем котыла, кем тотыла, бер Аллаһ белә.
Шулай читтән караганда, һәр сәүдә алтын төсле ялтырый, алтын төсле шома гына бара кебек...
Мәхмәт ял көннәрендә урамга йөрергә чыкса, өйләренә якын булганга күрә Ташханнан урап-әйләнеп кайтуны гадәт итте, чөнки анда әти-әнисенең авылдашлары, яшьлек дуслары, һәркайсы аны таный, белә, яратып сөйләшә. Шаһбан абый, Акиф абый, Аднан абый һәм башкаларның ательеларына рәттән диярлек сугылып уза.
Япониядән күчеп килгән юлдашы Вакказ абый вафат булгач, аның эшен Акиф абый дәвам итте. Күршесендә генә Аднан абый ательесы урнашкан. Ул Германиядә эшләп, пенсиягә чыгып кайткан кеше. Германиядән пластик күзлек модельләрен алып килгән, менә шуларны ясарга кереште.
Бер көнне Мәхмәт Аднан абый ательесы урнашкан бинаның ишекләре ачык торганны күреп алды. Хуҗа кеше шундадыр дип, эчкә узды. Аскы катта һичкемсә юк иде. Икенче катка үрләгән баскыч янына килеп, өскә таба карады. Кемдер йөргәне, эшләгәне сизелми, ә менә татар көйләре агыла. Мәхмәт акрын гына баскычтан күтәрелде, менгән саен татар көе ныграк ишетелде. Аднан абыйсының бобин магнитоласы татар көйләре язылган
зур-зур кәтүкләрне әйләндерә икән. Үзе шул магнитола торган өстәлгә кул сузымы гына арада онытылып утыра, күзләрен йомган. Шулай ялгызы гына эш урынында ата-бабалары моңына күмелгән. Бу татарларның кайсын карасаң да, кулларында осталык, һәвәслек, күңелләрендә моң шул...
Без туган илләрдә чәчәк идек
Ташханда ателье тоткан Казан татарлары белән себер татарларын базар таныштырды. Мәвлана шәһәре буларак данлыклы Конья тарафында, Истанбулдан 600 чакрым ераклыкта Бөгредәлек дигән авылны коручылар борынгы гореф-гадәтләрен, телләрен саклап, нигездә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнеп яшиләр. Адәм баласын ихтыяҗ йөртә, ихтыяҗ таныштыра, кардәш-туган итә. Бөгредәлек халкы авыл хуҗалыгы өчен
кирәк-яракларны таба алмыйча интеккәндә, татарлар тоткан ательеларга тап була. Бу вакытларда Истанбул татарлары җәмгыятен җитәкләгән, кибетләр ачкан һәм бик күп татар яшьләрен эшле-ашлы иткән Кәбир Канбир кырда эшли торган техника тәгәрмәчләре өчен ластиктан, каучуктан каешлар ясый. Авыл җитәкчесе Хәким Ауз агай белән Кәбир әфәнде уртак телне
тиз таба. Авыл агае урып-җыю вакытында күзгә тузан керүдән саклый торган күзлекләрне дә Кәбир таныштырган татарлардан ала. Истанбул һәм Бөгредәлек татарлары арасында эчкерсез дуслык элемтәләре менә шулай башлана...
Истанбулда укып йөргән милли җанлы Бөгредәлек егете Аднан Җиңгиз авылдашларыннан Ташхандагы татарлар турында ишетүгә үк алар белән барып танышты. Һәм биредә эшләүче татарлар янына еш килеп йөри торган булды.
Шулай көннәрдән бер көнне Мәхмәт әтисе янында эшләгәндә, алар
янына үзе ябык, үзе тел бистәсе булган студент егет килеп керде.
– Сәлам, Хөсәен абый. Ничек хәлләрегез? – дип, башта әтисе белән, аннары Мәхмәт белән күреште. Һәм малайны мактап: – Машалла! Ару күренәсең! Көчең ташып тора! Ат итен әйбәт ашыйсың, ахры, – диде.
Әлеге сүзләр Мәхмәтне чыгырыннан чыгарды. Кычкырып җибәргәнен сизми дә калды:
– Мин ат ите ашамыйм!
Тегесе малайның үртәлгәнен күреп, тагын да котыртты.
– Ашыйсың! Бу кадәр көч каян килсен?!
– Без ат ите ашамыйбыз. Казан татарлары ат ите ашамый!
– Ашый!
– Кырымнар, нугайлар гына ат ите ашый! Без ашамыйбыз!
Мәхмәт үртәлеп, кулындагы ластикларны ыргытты. Аднан туктарга
җыенмый иде, кызык табып, тагын да ныграк үртәде. Төркия газетларында ат итен ашау ясак эш итеп тасвирланган мәгълүматлар гел дөнья күрә. Мәктәптәге иптәшләре дә ярамаганын гел искә төшереп тора. Мәхмәт, әлбәттә, ясак гамәлне бозуга теше-тырнагы белән каршы торырга әзер. Еларга җитешеп, үзләренең ясак гамәлне бозмавын расларга тырышты.
Аднан исә көлә-көлә ирештерүен дәвам итте:
– Казан татарлары ашый, дим. Син дә ашыйсың, дим!
Әлбәттә, ул хаклы иде. Истанбулның Зәйтүн борыны районында 30 меңгә якын казакъ, кыргыз, нугай бакчалы өйләрдә яши. Әлеге район шәһәрдә рөхсәтсез салынган беренче өйләре белән билгеле. Ул өйләрне истанбуллылар төн чыкканчы качып төзелгәнгә күрә «гечә кунды» – «кич кунды» дип йөртәләр. Ул тирәләргә Ташханнан поезд йөреп тора, 4-5 тукталыш кына барасы. Мәхмәтнең әтисе дуслары белән барыштыра. Анда ат ите, мае, кымыз тиз табыла.
Фатих районында Византия заманыннан калган биек, калын таш
диварлар янында кырым татарлары күп яши торган Шәһрәмәне бистәсе бар. Шул тарихи диварлар тирәсенә барсаң, ябулы урыннарына керсәң, ат сөякләре шактый табыла. Кырымнар да ат итен ярата шул. Әллә никадәр милли ашлары шул ат итеннән пешерелә.
Кыскасы, төрки мөһаҗирләр арасында төрекләр бик каты гаеп күргән һәм рөхсәт итмәгән ат чалу, ат ите ашау галәмәте һич туктамады. Төркиянең олы шәһәрләреннән шактый читтәге кырым, нугай, казакъ авылларында гына түгел, хәтта Истанбул үзәгендә урнашкан бистәләрдә дә кача-поса булса да чалдылар. Шулай ук Казан татарлары корган авыллар да атсыз, шәһәрдәгеләр итсез тормады. Шуңа күрә Мәхмәтнең балалык самимилеге
белән Аднан абыйсына ачулануы юкка иде.
Кәбир абый Канбир килеп кергәч кенә, Аднан малай белән булышуыннан туктады. Чөнки уен-муенга вакыт юк, Бөгредәлекләр кунакка көтә. Хәзер моны татарлар җитәкчесе Кәбир абый белән Хөсәен абыйга яхшылап аңлату кирәк. Авылдашларының үтенечен ул бөртекләп, сүзен-сүзгә диярлек җиткерде. Кәбир бәй бераз уйланып торгач:
– Авыл башлыклары Хәким абый килгән саен чакырып китә, олы кешегә каршы килү – хаксызлык. Барыйк, Аллага тапшырып. Юл ерак, яхшылап әзерләнү мәслихәт. Сәфәр өч көнлек булыр. Безнең татар яшьләренең фольклор төркеме бар, чыгыш әзерләр, – дип, ризалыгын белдерде.
Аднанның шатлыктан авызы ерылды, өлкәннәр сөйләшкәнне тыңлап торган Мәхмәт күңеленә «Болар авылына барсаң, ат ите ашатырлармы? Бармый калыргамы әллә?» дигән вәсвәсәле уй керде. Әмма беркайчан күрмәгән татар авылын күрәсе бик килә иде! Ияртә генә күрсеннәр!
Ел саен Корбан бәйрәменең өченче көнендә Истанбул татарлары
җыелышып бәйрәм итә, концертлар оештыра. Шуңа күрә Бөгредәлеккә баруны Ураза гаете вакытына туры китерделәр. Аннары юл чыгымнарын барлау китте. Кешеләрне туплауны уйлаштылар. Ничә кеше җыелыр, кем кемдә төн кунар – барысы да исәпкә алынды.
Бөгредәлеккә бару турында хәбәрне хупладылар дип әйтү генә аз булыр, и сөенделәр инде татарлар, и сөенделәр. Мәхмәтләрнең ательесына кергән һәркем, әтисе исемлек җыйганны белгәч, шатланып язылды. Менә шул мизгелдә «Әйдә, киттек», дисәң, чыгып китәрләр төсле, билләһи. Тора-бара сәфәргә иң нык шатланганнар баш тартырга кереште. Имештер, юл шактый
ерак, эсседә автобуста барасы булачак... Имештер, эшләре чуктин-чук...
Сәбәп арты сәбәп табылды.
Әтисе инде боларга багышлап җыр әйтә башлады:
– Ният иттек Бөгредәлеккә китәргә,
Китмисезме дип, кешеләргә әйтергә.
Китәбез дип, разый булып әйткәннәр,
Вакыт җиткәч башладылар яфрак кебек түгелергә...
Сәфәр өчен арендага автобус алдылар, исемлеккә язылган кырык кеше урынына утызы җыелды. Алар арасында җәмгыять эшләрен йөрткәннәрдән Кәбир Канбир, нефтьче-инженер Кәмал Локман, Төркиянең латин әлифбасын өйрәтүче беренче укытучыларыннан Сәгыйть Таргул, сәүдәгәр Мәхмүт Ураллы һәм башкалар бар иде. Алардан тыш татар җырларын, биюләрен өйрәнгән татар яшьләре тупланды. Мәхмәт кебек әти-әниләре иярткән бала-чага шактый җыелды.
Алдан килешкәнчә, Рамазан аеның соңгы көнендә кич җитеп килгәндә, бисмиллаһ әйтеп, юлга чыктылар. Ифтарны юлда ясадылар. Иртән таң атканда, Бөгредәлек урнашкан Җиһанбәйле районында мосафирларны Мөхетдин, Иззәт, Бәһчәт абыйлар каршы алды. Авылга килүләренә инде софра1 корылган, чәйләр дәмләнгән2. Юлда сусаганны баса-баса хәл- әһвәл белештеләр, сөйләшеп утырдылар. Чәй эчкән арада Бөгредәлекнең Япониядә Ислам динен таныткан хәзрәт, мәгърифәтче, милли сәясәтче
Габдрәшит Ибраһим нигез салган татар авылы булуын горурланып әйттеләр. Габдрәшит хәзрәтне исеме белән атап түгел, күбрәк «бабай» дип, зурлап сөйләделәр. Сөйләшүне яңадан дәвам итәргә сүз куешып, урыннарыннан торып бастылар, чөнки Ураза гаете намазы вакыты якынлашып килә иде.
Авыл кешеләре салган, идәне, түбәсе агачтан ясалган мәчет түрендә утырган хәзрәт һәркемнең йөрәгенә тиярлек итеп, вәгазь сөйләде, күңелләре тулды. Намаздан соң зиратка юл тоттылар. Россиянең төрле тарафларыннан һиҗрәт юлына баскан, мөһаҗирлекнең ачысын-төчесен кичергән, Аллаһ ярдәме белән диннәрен, нәселләрен саклаган ата-бабалар рухына дога кылганда, янә яшьле күзләрен сөрттеләр. Аннары инде өйдән
өйгә йөрешү, бәйрәм, якыннан танышулар башланды... Чәй арты чәй эчелде, себер татарларының бәйрәм өчен әзерләнгән милли ризыкларын, дөгеле бәлешләрен авыз иттеләр. Мәхмәткә иң ошаганы – катык, гаҗәпкә калдырганы – авылда яшәүчеләрнең сөйләшүләре иде. Татарчалары башка төрле, ул кайтып йөри торган Һөектәгедән аерыла. Менә энесе Сәлим һәм дусларының малае Алпасан белән урамга чыкканнар иде, бер бабай аларны күргәч, Мәхмәткә ишарә ясап сорады:
– Хөсәеннең юан малаемы син?
Мәхмәтнең татарчасы үзенчә дигәндәй, юанны ул юындыңмы дип аңлады.
– Юк әле, юынганым юк, – диде.
Бабай кет-кет көлде. Соравын төрекчә-татарча кабатлады.
– Бөек малаемы?
Ә-ә-ә... Болар зурны юан, диләр икән...
Кибеткә кергәннәр иде, анда да Бөгредәлекчә сөйләшергә өйрәттеләр. Кибетче Мәхмәтнең кул сәгатен күргәч, вакыт сорады.
– Җидене җиде кичә, – диде малай. Яртылаш татарча, яртылаш төрекчә.
Кибетче аны төзәтте:
– Етдене етде кичә.
Телләре бераз аерылып торса да, авыл малайлары белән уртак телне тиз таптылар. Бөгредәлек малайлары Рәхмәтуллаһ, Өмәр, Наҗат белән елга буенда йөрделәр, тауга менделәр. Таудан авылны күзәттеләр.
Өйдә чәй эчеп утырганда, авылны йөреп чыккан кунаклар хуҗалардан аптырап сорады:
– Нишләп сезнең авылда агачлар юк?
Бая тауга менгәч, Мәхмәт тә моңа игътибар иткән иде. Бөгредәлекләр төгәл генә бер җавап ишеттермәде, кунаклар исә Һөекне искә алды. Анда су коедан чыкканын әйттеләр. Монда елга агып торганга, су җитәрлек, шуңа күрә агачларны күбрәк утыртыгыз дип киңәш иттеләр.
Кич исә барысы җыенга тупланды. Нәкъ менә шунда Казан татарлары Истанбулдагы очрашуларда еш башкарылган «Галиябану» җырын беренче тапкыр дини-илаһи мөнәҗәт әйткән кебек җырлаганны ишеттеләр. Хәйдәр абзый аккордеонда уйнап, Иззәт абзый скрипка сызып, сагыш тулы күңелләрне юаттылар. Җаннарын биләгән моң, күңелләрендәге милли тойгылары, йөрәкләрен әрнеткән кайгы-сагышлары уртак шул.
Без туган илләрдә чәчәк идек,
Таралдык чит илләргә.
Тагын чәчәк булыр идек,
Кайтсак туган илләргә...
Без үскәндә үскән идек,
Тал тамырлары кебек.
Аерылыштык чит илләргә,
Кош балалары кебек...
Иртән исә кунаклар калган өйләрдә ишегалдында йөргән казларның авызларын бәйләп куйганнар иде. Аларны күргән мосафирлар ни кызганырга, ни көләргә белмәде. Хуҗалар аңлатуына караганда, махсус шулай эшләгәннәр. Шәһәр кунаклары иртәннән торырга ияләшмәгән. Казлар тавышланып уятмасыннар, дигәннәр икән.
Икенче көнне Идел-Урал яшьләре милли уеннар күрсәттеләр. Янә
биеделәр, җырладылар... Янә кунакка йөрештеләр... Тарихларын,
нәселләрен, туганнарын янә бер барлап чыктылар... Себер татарларының туганнарча каршы алулары, һәр теләкләрен үтәргә әзер торулары кунакларның күңеленә сары май булып ятты.
Бөгредәлектә әтисен якын итүчеләр, Истанбулга килгәч куна калучылар шактый. Шуңа күрә Мәхмәтләрне кунак итәр өчен чиратка тезелделәр, хәтта үзара бәхәсләшеп китә яздылар. Әтисе шаяртып, бәхәскә нокта куйды:
– Икенче юлы авылыгызга килгәндә, иң башта тауга менеп басачакмын һәм җырлаячакмын. Кем беренче булып, минем җырлаганны ишетеп килә, шуңар кунакка барачакмын.
Тау дигәнне ишеткәч, бер Истанбул татарының исенә төште:
– Җәмәгать, без тауга кайчан менәбез?!
– Әйдәгез тауга!
Мосафир теләге – боерык.
Бөгредәлектән өченче көнне фотоларга төшеп, елаша-елаша аерылыштылар.
Сәфәрдән кайткач, Мәхмәт әтисенең шактый вакыт уйга калып йөрүенә игътибар итте, әйтерсең, әле һаман нигезе нык салынган Себер авылыннан кайтып җитә алмаган иде. Һаман Бөгредәлектәге дуслары белән сөйләшеп йөргән кебек, авыз эченнән нидер әйтә, елмаеп куя. Атна узмагандыр, эштән
кайткач кәгазь, каләм алып утырды. Дәресләрен хәзерләп утырган улына:
«Безне кунак иткәннәргә рәхмәт әйтеп, хат язарга кирәк», – диде.
Шактый вакыт язды, сызды... Ул арада инде әнисе урын җәйде, ятаргаьвакыт җитте. Ниһаятъ, ниятенә ирешкәндәй, әтисе елмаеп, урыныннан кузгалды, язган хатын өйдәгеләргә кычкырып укып күрсәтте. Менә ни өчен шулай озын-озак утырган икән, гадәти генә хат язмаган лабаса! Сәфәр вакыйгаларын, хисләрен, тойгыларын, рәхмәтен шигырь юлларына тезгән.
Хуҗа көрсидә вәгазь бирә,
Сөйләгән сүзләре йөрәккә тия.
Аять, хәдис белән аңлата,
Һәм җәмәгатьне елата.
Гаеттән чыгып, зиратка киттек,
Зиратта, бергәләшеп, дога иттек.
Хуҗа Коръән укыды, без – Фатиха,
Аннан инде өйләргә кайттык.
Өйгә кайтып, бәйрәм итеп,
Хәзер булган бәйрәм чәен эчтек.
Һәм эчәбез, һәм сөйләнәбез,
Хәсрәтне китәрәбез.
Урамга чыктык йөрергә
Дус-ишләрне күрергә.
Тотынышып йөрдек.
Бик күп хөрмәтләр күрдек...
Мәхмәт әтисенең шигырь юлларын тыңлаганда, сәфәрнең һәр мизгелен исенә төшереп барды. Бөгредәлекнең тар урамнарын... Йомры битле, елмаеп кына торган кысык күзле абыйларны, апаларны... Авыл яныннан узган юл буендагы елганы, шунда мәш килгән бала-чаганы... Бөгредәлек бик сагындыра шул. Аллаһ кавыштырсын иде янә дә...
Хөсәен төн уртасына кадәр кулдан язганнарын тык-тык килеп,
машинкада басты. Мәхмәт татлы хатирәләргә оеп, йокыга китте.
1 Софра – иске татар теленнән: табын.
2 Дәмләү – сөйләм теленнән: ботка, чәй, бәлеш һ.б. шундыйларны берәр нәрсә белән каплап, төреп куеп,
парланып пешеп җитәргә мөмкинлек бирү.