Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гамил Афзал шигырьләре

***

Поэзия,

Сиңа багышладым

Изге минутларын гомернең,

Синең белән таңнар каршыладым,

Синең өчен үлеп терелдем.

 

Шигырь булып туды әманәтем,

Шигырь булып чыкты хәсрәтем:

Матурлыкка – чиксез мәхәббәтем,

Явызлыкка – чиксез нәфрәтем.

        

Үзем турында

Күзләремнең нурын,

Йөрәгемнең моңын

Кураема салып җыр итәм.

Йөзем аклыгы да,

Күңелем шатлыгы да

Минем өчен шаян җыр икән.

 

Бәхет балкыр заман,

Ә мин ятып язам...

Күпме сагыш килде өелеп!

Үзем сүнеп ятам,

Үзем көлеп ятам,

Кеше бәхете өчен сөенеп.

 

***

Якты йолдыз зәңгәр күктә калкып,

Тәрәзәмнән карый кич булса,

Өмет нуры мәллә шулай балкып,

Якты йолдыз булып күз кыса.

 

Син булганга

                                      Нәфисәгә

Гомер бизәкләре мул хыялда,

Тирән уйлар йөзә күк томанда,

Бу басулар, бу болыннар ямьле,

Бу дөньялар ямьле син булганга.

 

Шушы җирдә туып үскән чәчәк,

Көмеш таңнар сиңа нур сибәчәк,

Бу дөньялар матур син булганга,

Өмет тулы бүген һәм киләчәк.

 

***

                            Шәрип авылына

Картлар үлә, яшьләр китә моннан,

Клуб та юк хәзер, кибет тә.

Тәрәзәгә бәрелеп шаулый урман,

Бер карасаң оҗмах кебек тә.

 

Бәхет – газап, кайгы – шатлык белән

Тормыш кайный иде кайчандыр;

Яшьлегемне эзләп кайтып киләм,

Күңел күлләремне чайпалдыр.

 

Бары-югы уртак

 

...Таш басмаса ташламам, дип,

Җырлаган бит кемдер.

Нурлы иртә җилбер-җилбер –

Без табышкан көндер.

 

Җил исә, йөрәк җилкенә,

Яшь гомерләр уза;

Җитәкләшеп җир читенә

Китәргә дә риза.

 

Сандугачлы, урманлы як,

Яшел гомер юлы.

Барам, диеп әйтүең хак,

Кәккүк моңы тулы.

 

Күңелләрдә сылу сафлык,

Бер төенчек бирнә.

Мөлдерәмә бәхет таптык –

Бары-югы бергә.

 

Елганы, урман читләрен

Бер карадың туктап.

Берни дә таләп итмәдең –

Гомер юлы уртак.

 

Күңел күңелгә ышана,

Дәртле яшьлек өлгер.

Таш басмаса ташламам, дип

Җырлаган бит кемдер.

 

***

Каерылып кайнады заманнар,

Ярларга чәйпалды дулкыны,

Күңелгә моң булып утырды

Ачысы, төтене, юшкыны.

 

Тырмашып ябештек тормышка,

Өметләр сыгылды, кителде,

Ялкынлы, ярсулы сулышта

Юшкыны, ачысы, төтене.

 

Тимерләр бәгырьгә бәрелде,

Кулларны кабартты катысы,

Барсы да йөрәккә кадерле:

Төтене, юшкыны, ачысы.

 

***

Шундый вакыт була: киң дөньяда

Бер кеше дә сине сагынмый.

Гомер уза, гүя елга ага,

Күңел йоклый, канат кагынмый.

 

Тузан баскан йөрәк кылларына

Ак канаттай бер кул кагыла –

Гүзәл нурлар чәчеп елларыңа,

Йөрәк балкый, йөрәк кабына.

 

***

Әгәр дә син йомшак җилләр булсаң,

Мин чәчәкләр булыйм болында;

Әгәр дә син нәфис гөлләр булсаң,

Мин чык булып төшим куйныңа.

 

Мин гомерне сузып юл булырмын,

Син бул инде минем юлдашым;

Мин юлыңда яңгырап җыр булырмын,

Син булырсың минем кояшым.