Логотип Казан Утлары
Роман

Алло, кем әле бу?! (дәвамы (6))

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Бориков кабат уйлары сыман авыр ботинкаларын сөйрәп, тимер коридор буйлап атлады. Камера ишегеннән гади арестант булып чыгып киткән Юра, полковник улы дәрәҗәсендә кайтып бара. Кайда-кайда, әмма да ләкин биредә файдага эшләми торган дәрәҗә иде бу.
Бориковны диварга маңгае белән терәтеп, бөгеп куйдылар. Зиндан ишекләре шыгырдап, чинап, күңелне телгәләп, кабат ачылды. Тимер беләзекләрен ишек бикләнгәч, «баланда» өләшү тәрәзәсе аша гына салдырдылар. Юра үзенең ятагына таба тәпиләде. Очрашулар нәтиҗәсендә туган кичерешләреннән айнып бетә алмый интекте ул. Анатолий Петрович аны сораулы караш белән каршы алды. Юра аның янәшәсенә килеп утырып,
пышылдап кына паханга: «Петрович, бик мөһим мәсьәлә буенча киңәшәсе бар!» – диде. Тәҗрибәле рецидивист: «Кич һава суларга чыккач!» – дип, сүзнең җитдилеген аңлап, ризалык бирде.

***

– Анатолий Петрович, мин бит үземнең әтиемне бүгенге көнгәчә
белмичә, алимент та күрмичә, мохтаҗлыкта үстем. Бүген, менә сиңа мә – егерме җиде елдан соң атам табылган! – дип, Юра барын да түкми-чәчми сөйләп бирде.
– Әлбәттә, хәзер басым ясарга, этләнергә теләүчеләр табылачак анысы! Мин үземнең егетләргә барысын да төшендерермен! Тик үзең беләсең, теге шакал Кирилл үз янына тинтәкләрне җыя. Камерада өстенлекне алмакчы була.
– Телисезме, Анатолий Петрович, мин аны!
– Кирәкми, болай да срогың зур! Вакыты җиткәч – күз күрер!
– Аңлавыгыз өчен рәхмәт!
– Анатолий Петрович, аннан тагын бер мәсьәлә бар...
– Әйт!
– Марс белән сөйләшкәндә, ул атна азагында ике «КамАЗ» бәрәңге, суган, ит, сало, шикәр китереләчәген әйтте.
– Начар түгел бит!
– Акчасын миңа әти тиешле полковник бирәчәк, диде.
– Булса соң? Сиңа түләнмәгән алимент урынына булыр! Ни булган, ди?!
– Чынлап әйтәсезме?
– Әлбәттә! Синең исемгә керә бит ул!
– Анысы шулай! Бүген төнлә тагын провизияләр кертәчәкләр! Марс
сезгә җиткерергә кушты, Кацапов Витюкка да өлеш чыгаруны сорады.
– Хәтерлисеңме, Юра, соңгы тауарны алгач, шундук безнең камерада сакчылар «шмон» ясады.
– Әйе!
– Хатада әләкче бар! Бөтенесен җиткереп тора. Мин үз элемтәләрем аша эзләтә башладым. Провизия төгәл бүген төнлә керәме?

 – Әйе! Шулай диделәр.
– Алдан кисәтеп куюың әйбәт! Камерага кертергә ярамый! Без аны Михаил Степановичның китапханәсенә урнаштырырбыз! Ничаклы товар анда?
– Ике кап ит тушёнкасы, бер кап шоколад, ун литр бал, утыз данәләп микән чәй, төгәл санын оныттым инде, шуларга өстәп, чикләвек тә булырга тиеш. Әле ничәдер блок сигарет та бар.
– О-о-о, бик зур күчтәнәч инде бу, братан!
– Ә-ә, уылдык турында онытып җибәргәнмен. Нинди икәнлеген белмим. Кызыл, ахрысы.
– Әй, энекәш, монда бит аның ташкабакныкы да әйбәт бара, күбрәк кенә булсын, – дип, пахан көлеп җибәрде. Бориков та аңа кушылды.
Аларның хихылдауларын Столбинский ялагайлары гына чырайларын җимереп, күзәтеп торды. Соңгы арада Кирилл янына елышкан иярчене – Үләксә Андрей атаманнарына тагын нидер пышылдады.
– Безнең көлүдән йөрәкләре яна теге пижоннарның. Бу Дохлый Андрей килеп кабачак әле тиздән! Ул 69 нчы камерада утырганда, братваның общак акчаларын чәлгән, эзенә төштеләр! Көймәсе комга терәлгән аның! Әлегә икебезнең арада гына калсын! Әләкче дә шулдыр дип шикләнәм. Ярый, син безнекеләр янына бара тор! Мин провизия мәсьәләсендә кирәк кешегә пышылдыйм, – дип, Анатолий Петрович китеп барды.
Өч көн дә үтмәгәндер, яңалык калкып чыкты. Үләксә Андрей артистланып:
– Дөрес булса, братцы, безнең хатада полковник малае бар, диләр! – дип, уйнаган гына булып, әйтеп салды.
– Анатолий Петрович, дөрес булса, сез аны үз түбәгез астына алган, диләр. Күпме түлиләр инде шуның өчен? – дип, Кирилл Столбинский да сүзгә кушылды.
– Кирилл, юктан бар ясама! Сүзләрең өчен җавап бирергә туры килмәсен!
Аның егетләре зонага ике тапкыр икешәр «КамАЗ» азык-төлек керттеләр. Синекеләр нәрсә дә булса китерделәрме?!
– Монда сүз әлегә провизия турында түгел, күпме зекның канын эчкән полковник турында бара.
– Мин барыгызга да үзем белгәнне генә әйтәм! Бориков үзенең әтисе барлыгын зонага эләккәч кенә белде. Егерме җиде елга беренче мәртәбә! Нинди ата булсын ди ул!
Ләкин учакка керосинны кабат Үләксә Андрей сибеп җибәрде. Хуҗасына ошарга тырышуы да, үзен эшлекле итеп күрсәтергә теләве дә теленә тынгылык бирмәде аның. Сиздермәскә тырышса да, Бориковка булган, тирәнгә яшерелгән үче дә үз эшен эшли иде.
– Ә без каян белик, әтисен биредә генә күрде микән, әллә инде элек- электән бергә яшәгәннәрме? Братан, Кирилл дөрес әйтә. Бәлкем, безне сатып ятарга дип, аны махсус кертеп җибәргәндер! Теге юлы, әнә, тик торганнан шмон ясадылар. Кем эше бу?!
Бориков торып:
– Туганнар, әтигә килгәндә, мин аны элек тә белмәдем, хәзер дә! Әнигә дә, миңа да бер тиен түләмичә качкан кеше ул! Ә минем ике тапкыр төрмә җитәкчесе кабинетына чакыртылуның сәбәбе – эшемне яңадан карый башладылар, шул гына, – дигәч, төрмә ияләре Үләксә Андрей коткысына бирелеп: 

– Аның урыны параша янында! Братва арасында түгел! – дип шаулаша башлады.
Бу спектакльне Кириллның алдан хәстәрләп куйганлыгын Анатолий Петрович сизеп алган иде. Ул торып басты.
– Базарны туктатыгыз! Хәзер мине тыңлагыз! Акыл белән уйлап карагыз! Бүгенге көндә братва 69 нчы камерадан общак акчасын урлаган бәндәне эзли. Тиздән табачакбыз! – диде.
Тавышлы халык тынып калды. Ул тәвәккәлләп, сүзен дәвам итте.
– Общак акчасын урлаганнарны ни көткәнне үзегез беләсез!
– Беләбез инде! – дип, берәү еламсыраган тавыш белән куәтләп куйды. «Арт санына ут капты моның», – дип, эченнән генә уйлап куйды пахан. Аннан:
– Әгәр дә берәрегездә мәгълүмат бар икән, әйтегез, курыкмагыз, общак акчасын урлаган шайтанның йөзен ачкан кеше сатлыкҗан саналмый дип, Юра тирәсендәге бәхәсне икенче якка борды.
– Без, Анатолий Петрович, эзләп карарбыз аны. Ул бәндә инде срогын тутырып чыгып ук китмәде микән.
– Ишетүемчә, ул әле зонада!
Пахан күз чите белән генә Дохлыйга караш ташлады. Теге агарынып каткан, юка иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди. Дулкынлануын тыя алмый, шуны сиздермәс өченме:
– Аны табарга һәм чыраен җимерергә! – дип кычкырды.
– Бәлкем, әләкче дә безнең арададыр! Күңелем төгәл сизә, полковник калдыгы булырга тиеш ул! Манчырга кирәк үзен! – дип, Столбинский фетнәгә өнди башлады.
– Иртәгәле-бүгенле әләкченең кемлеге билгеле була. Шундый хәбәр
колакка килеп иреште. Ахырдан, ялгышлык чыкмасын дип, дөреслеген тагын бер тикшерәләр.
Хата тынып калды. Әкрен генә таралыша, нараларына ук барып утырыша башладылар. Юра Бориков эченнән генә паханга рәхмәтләр укыды.
Кич белән һава суларга чыккач, күптәнге ышанычлы иптәше Гриша Мухамор:
– Чәнчелдеримме, Толян, теге әләкчене? – дип, паханнан рөхсәт сорады.
– Кирәк-кирәкмәгәнгә җаныңа гөнаһ алма, братан! Шулай да урынына утыртырга кирәк, – диде пахан.
Бу кич Юра Бориковның җәза отрядында катнашып, Столбинскийны дөмбәслисе килсә дә, Петрович аңа: «Кысылма, эшеңне кабат тикшерәләр, читтә кал! Берәр хәл булса, мәңге чыкмаслык срок чәпеп куюлары бар! – дип, егетне ялгыш адымыннан туктатты.
Төн уртасында Анатолий Петровичның иң гайрәтле, җитез егетләре Кирилл Столбинский йоклаган кубрикка юнәлде. Ә теге – тәкәббер, кыйбласыз бәндә, башта тыгынырга, аннан ат кебек пошкыра-пошкыра йокларга ярата иде. Бүген дә ул бүксәсен дыңгычлап тутыргач, ятуга ук гырылдый башлады. Нинди
төшләр күреп яткандыр, бер Ходай гына белә! Караңгы төндә, кемнеңдер көчле кулларыннан сызгырып төшкән кирза итеге башына кунгач, түшәм ишелгәндәй тоелгандыр аңа. Бер ун минутлап «темный» ясап дөмбәсләгәч, ботарлап ташланган корбаннары яныннан киткән ерткыч җанварлар кебек, үч алучылар таралып юкка чыкты. Кирилл Столбинский ялагайлары гына тын алырга да куркып, белмәмешкә сабышып ята бирде. Берничә сәгатьтән Үләксә Андрейның гына йокы аралаш саташып еламсыраганы ишетелде.
Кириллны конвоирлар иртәнге тикшерүдә генә күреп алып, арбага
салып, лазаретка озатты. Камерада шундук «шмон» башланды. Бер-бер артлы чакыртып сорау алулар тотынды. Тик төнге вакыйгаларны беркем дә күрмәгән булып чыкты. Ахрысы, алдан килешеп куйганнардыр, эшне тирәнгә җибәртмәс өчен Гриша Мухомор барысын да үз өстенә алды. Аны кулларына богаулар салып, бәргәләп, изоляторга алып киттеләр. Тикшерүчегә ул: «Анамны телгә алып сүгенде, мыскыллады», – дип акланды. Әлбәттә, аңа ышанмадылар. Ияге, өч кабыргасы сынган
Столбинский бер айга якын урын өстендә ятты. Тикшерүче аңардан сөйләшә алырлык кеше рәте кергәч кенә, сорау ала алган. Аның исә, Гриша Мухоморның сүзләрен раслаудан гайре чарасы калмаган. Шуның белән ул аз гына булса да, төрмә абруйлылары арасында үзенең дәрәҗәсен саклап кала. Чөнки төрмә кабахәтлекләргә түзә, тик әләкчеләрне генә кичерми иде.
Юра Бориков тирәсендәге киеренкелек шуның белән бөтенләй диярлек юкка чыкты. Ләкин ара-тирә камера ияләре арасында вак-төяк ызгышлар барыбер булгалый торды. Барысын да җайга салырга Петровичның бер сүзе җитә иде. Шуның белән төркемгә бүленүләргә чик куелды.
Ә беркөнне һава суларга чыккач, Юра Яшко Горохны иптәшләре
арасында шәйләп алып, аңа сәлам бирергә булды. Таныр микән, янәсе.
– Исәнмесез, Яшко Кондратович! – дип елмайды ул. Абруйлы карак аңа карап торды-торды да:
– Ә-ә-ә! Казанныкылар!.. Хәзер, хәзер, искә төшерәм! Юра бит әле!
Таныдыммы? – диде шатланып.
– Нәкъ үзе!
– Нәрсә өчен биредә инде син?
– Үтермәгән килеш үтерү чәпеп куйдылар.
– Анысы начар икән! Сезнең паханыгыз кем анда?
– Анатолий Петрович!
– О-о-о, Толян булгач әйбәт инде. Егетләр ничек? Марс, Игорьлар?!
– Килеп хәлне белеп киткәлиләр. Дядя Яшко, сезгә дигән күчтәнәчләрне ничек тапшырырга икән?
– Бик җиңел ул, энекәш! Әнә, Анатолий Петровичка әйт, ул биредә үгез арканлаган кеше.

***

– Хөрмәтле баш судья! Гаепләү ягыннан мин дә, элек тикшерү эшен алып барган Ярмәкәев Азамат Әлмәвирович та сезне эш нәтиҗәләре белән җентекләп таныштырды. Азамат Әлмәвирович тәҗрибәле, оста тикшерүче, үзенең эшен профессионалларча, намус белән башкарган! Тикшерүдә хилафлык юк! – дип, прокурор Азат Габделәхәтович һәр сүзенә басым ясап сөйләде, Гаепләүченең дә, яклаучы Инсаф Игламович Батыркаевның да
карашы баш хөкемдар Илсинә Фәритовна Сәүбәновага текәлде. Хөкемдар ханымның күп утырудан хәрәкәте кимеп, симерә барган калмык битенә талчыгу төсмерләре иңгән иде. Вакыт-вакыт ул ярдәмчесе керткән чәйне йоткалап куйды, калын чәчләрен рәтләштереп алды.

 – Инсаф Игламович, эшне тизләтеп булмас микән? Суза башладык кебек!
– Сез хаклы, Илсинә Фәритовна! Хөрмәтле сәркатип, Сезгә тапшырылган пленканың беренчесен судта катнашучыларга күрсәтеп алыгызчы!
Экран кабынды. Видеоязмада Гыйбаев яшәгән хрущёвка ишегалды. Менә, подъезддан Гайшә түтәй чыкты. Кай тарафкадыр, азык-төлек сеткасын тотып, салмак кына тәпиләде. Озакламый «Лада» машинасында Юра Бориков килеп туктады һәм подъездга юнәлде. Бераздан Гайшә түтәй кире кайтты. Күп тә үтмәде, урамга Юра атылып чыкты һәм кабаланып, кулларын кулъяулыгына сөрткәләп, машинасын акыртып китеп барды...
– Үзегез күрәсез, Азамат Әлмәвирович судка тәкъдим иткән язма шушы һәм биредәге дәлилләр аша тикшерү дөрес алып барылган. Барысы да дөрес.
– Дәвам итегез, Инсаф Игламович!
– Хөрмәтле баш хөкемдар, Сезнең рөхсәт белән, эшкә ачыклык кертер өчен шаһит буларак, Касыймова Диләфрүз Хисамовнаны чакырам!
– Пристав, шаһидә керсен!
Калын имән ишектән өстенә яшькелт пәлтә кигән, башына да уҗым
төсендәге яулык бөркәнгән ханым күренде. Каушаудан йөзе алсуланган Диләфрүз шикләнеп, тирә-ягына каранды. Халык арасыннан кемнедер шәйләгәч, йөзендә курку төсмерләре чалынды.
– Борчылмагыз, Диләфрүз Хисамовна, сезгә беркем дә явызлык кылмаячак! Миңа җиткергән мәгълүматларның барын да сөйләсәгез, суд искә алыр!
Шаһидә ханым трибуна янына килеп басты. Пристав, аның паспортын сорап алып, баш судья өстәленә куйды.
– Тыңлыйбыз сезне, Диләфрүз Хисамовна! – диде Илсинә Фәритовна, паспорт битләрен караштыргалап.
– Нидән башларга да белмим инде!.. СМУга сәркатип булып эшкә
урнаштым. Җитәкчебез Габдулла Кәримович миңа чиксез игътибар күрсәтә башлады. Җылы карашы, бәйрәм саен кыйммәтле бүләкләре белән үзенә каратты. Ләкин аның ике баласы һәм... үзеннән биш яшькә өлкән Оркыя Йолдызовнасы бар иде. Габдулла Кәримович җитәкчесенең сазаган кызына карьера ясар өчен генә өйләнгән булган. Аларның гаиләсен Оркыя
ханымның әтисе Йолдыз Хәмзович кына тотып торган. Без шулай кача- поса, кеше-карага сиздерми йөри торгач, өч ел узып та китте. Ул арада Йолдыз Хәмзович та дөньядан китте. Габдулла Кәримовичның балалары инде үскән. Ул аларның икесенә дә фатир юнәтте, укырга кертте. Шуннан Оркыя ханым белән аерылыштылар һәм без кушылдык! Ул миңа «сагыз авызлы» яшүсмерләр кебек, акылын югалтып гашыйк булган иде. Хатыны
белән аерылышкач, аның белән гаилә төзүне гөнаһка санамадым!
– Гафу итегез, нинди авызлы дидегез әле?
– Бездә ир-ат булып җитлегеп бетмәгән, тәҗрибәсез үсмерләргә «сагыз авыз» диләр.
Суд сюжетының кызыклы юнәлеш алуыннан Илсинә Фәритовнаның күңеле күтәрелә башлаган иде. Ул кеткелдәп көлеп җибәрде. Күршесендә утырган судьяга: «Фирлис Саклабашович, теркәп куй әле, «сагыз авыз»ны, мәгънәсен дә яз!» – дигәч, шаһидәгә карап, «дәвам итегез», – диде.
– Габдулла Кәримович уртак балабыз булуын бик теләде. Тик,
бәхетсезлеккә каршы, дүрт айлык йөгем барында юл һәлакәтенә эләктек. Бу – Оркыя Йолдызовнаның үч алуы булды. Үзем исән калсам да, балам төште, – дигәч, Диләфрүз елап җибәрде. – Дөрес, гаеплеләрне өч елга утырттылар, тик сабыемны гына кайтарып булмый. Иремә дә сәламәтлеген ныгытыр өчен шактый вакыт хастаханәдә ятарга туры килде. Шөкер, соңрак, ниһаять, тормышыбызга шатлык өстәп, көтеп алынган балабыз туды. Шундый матур, шук малай инде, безгә тынычлык, бәхет алып килде ул. Аның белән юанып, тормышыбызга куанып яшәгәндә генә, көтмәгәндә, кабат явызлык кылырга теләүчеләр табылды.
Шаһидә ханым әрнеп елап җибәрде. Шактый вакыт тынычлана, үз-үзен кулга ала алмый җәфалангач, баш судья сәркатипкә: «Зинһар, су бирегез әле үзенә!» – диде. Диләфрүз калтыранган куллары белән суын эчеп бетерде, кабат күз яшьләрен сөртте. Аннан әле читлектә утырган Бориковка, әле залда урын алган куркыныч затларга караш ташлады. Хөкемдар икеләнгән
хатыннан:
– Сез кемнән дә булса өркисез, ахры?! – дип, кайгыртучанлык күрсәтеп сорап куйды.
– Мин сезгә бөтенесен дә сөйлим! – дип, тиз-тиз тезеп китте Диләфрүз.

 ***

Көн аяз, күк йөзендә ник бер болыт әсәре күренсен! Июль. Челлә. Эссе. Май-июнь айларында бәрәкәтле яңгырлар явып үтсә дә, соңгы өч атна дәвамында җиргә ник бер тамчы төшеп карасын. Вакыт-вакыт, көннең иң кызу вакытында урам буйлап «пәри туйлары» – тузан өермәләре күтәрелеп чаба тора, бөтерелә. Әйтерсең, җен-пәриләр вальс әйләнә!
Диләфрүз көне буе яшелчә бакчасында кайнашты – суын сипте, чүп үләннәрен уташтырды... Маташа торгач, көннең кичкә авышканы сизелми дә калды. Ул кызарып пешкән помидорларны, сабакларында эленеп торган кыярларны өзгәләп, кәрзиненә салды. Аның өйгә кереп, аш-су хәстәрлисе бар иде әле. Ире кичке ашка берничә кунак белән кайтырга ниятләве хакында кисәткән иде.
Табын, туйныкы кебек үк булмаса да, байлар өстәленнән ким түгел иде!
Хатын юынып, өс-башын алыштырган арада кичке биш тә тулды. Ире кичке ашка кайтканчы, Әлмирне балалар бакчасыннан алып, берочтан малайның чәчен алдырырга да кереп чыгарга ниятләде ул.
Тик малайның чәчен чәчтарашка барып җиткәнче үк кыркырга
җитешүчеләр табылган булып чыкты.
– Ничек кистеләр, кем?! – дип, аптырашта калган ана кеше улының сул чигәсендәге бер тотам чәченең кыркылган булуына игътибар итте.
– Апа кисте! – диде өч яшьлек бала.
Диләфрүз тәрбиячене чакырып, аңлатма ала башлады.
Түгәрәк битле, калын иренле, шомырт кара чәчәле тәрбияче Фирлисә Фәрдиевна балаларны урамга һава суларга алып чыккач, бер ханымның күптән белгән кешедәй, «Ой, Әлмирчик, матурым, ничек зур үскән икән!» – дип, баланы килеп кочаклавы, «Сез кеме буласыз» дигәч, «Әнисенең дус кызы», – дип таныштыруы хакында җиткерде.
– Әлмир үзе дә аңа елышкач, мин сүз әйтә алмадым, гафу итегез! – дип, акланды тәрбияче.

 – Нишләп сез балам янына чит кешене якын җибәрдегез! Ни хакыгыз бар иде?! – дип ярсыды ана.
Әле күптән түгел генә балкып торган ханымның йөзенә курку
йөгерде.
– Зинһар, гафу итегез, Диләфрүз Хисамовна! Үтенеп сорыйм,
мөдиребезгә җиткерә күрмәгез! – дип өзгәләнде тәрбияче.
Әлеге очрактан соң Диләфрүз ниләр генә уйлап бетермәде. Оркыя
Йолдызовнаның төрмәдән чыгуы хакында ишетелгән иде. Ул микән? Әллә башка берәүнең эшеме? Аларга сабыйның бер тотам чәче нигә кирәк булган? Сихер, бозым ясамакчы булалармы? Бәлкем, Әлмирне өйдә генә тотарга, үз янында гына тәрбияләргәдер? Шундый борчулы уйлар белән йөреп, көн артыннан көн үтә торды. Инде иренә җиткерергә микән, юк
микән дип йөри торгач, үзе дә тынычланып калды. Иң мөһиме, нияте ачыкланмаган хатын да балалар бакчасы тирәсендә бүтән күренмәде.
Август та килеп җитте. Диләфрүз дөнья мәшәкатьләренә чумып,
йорт-бакча тирәсендә кайнашып йөргән көннәрнең берсендә телефон шалтырады. Карлыккан ясалма тавыш белән берәү:
– Диләфрүз Хисамовна, сезнең белән күрешеп сөйләшәсе сүз бар! Бу күрешү – үзегез өчен кирәк! – дип кисәтте.
Аптырап калган хуҗабикәнең йөрәге «жу» итеп куйды:
– Кем белән сөйләшәм? – дигән соравына: «Күрешкәч белерсез! Бу хакта ирегез белергә тиеш түгел! Сүзнең ни турында баруын үзегез аңлыйсыз!» – дип, шалтыратучы күрешү көнен, урынын билгеләп, трубканы куйды.
Хатын төне буе йокыга китә алмыйча бимазаланып чыкты. Күзләре йомылгач та, әллә нинди яман төшләр күреп саташты. Ул шабыр тиргә батып, уянып китә. Һушына килгәч, янәшәдә яткан иренә күз сала. Анысы бер хәбәрсез, мыш-мыш килеп, ваемсыз гына йокы симертүен белә. Йокылы-уяулы килеш ул үткән тормышын, Габдулла Кәримович белән яңа танышкан чакларын хәтерендә яңартты.
...Көз көне иде. Шәһәр буйлап атлаганда, тукталыштагы игъланнарга күз салды. «Кирпеччеләр кирәк!», «Балта осталары!» , «Вахта эше – газ кертү» кебек белдерүләр арасында «СМУга секретарь кирәк» дип язылганы да бар иде. Тулай торактан урын да булачак, диелгән иде.
СМУда аны үзенә алмаш эзләүче сәркатип Вера Самойловна каршы алды.
– Ә сәркатип булып эшләве кыенмы? – дип сорады Диләфрүз, танышып, бер-ике кәлимә сүз алышкач.
– Юк, бер җаена төшенсәгез, бер кыенлыгы да юк!
Шул чакта телефон шалтырады. «Әйе, Габдулла Кәримович, керәбез!» – дип җавап биргәч, кызны ашыктырып алып кереп китте.
Кабинет әллә ни байлардан түгел иде. Искереп беткән лаклы өстәл, кыршылып беткән урындыклар. Җитәкче: «Утырыгыз, кызлар!» – дип, урын тәкъдим итте. Шунда ук Диләфрүзнең чибәрлеген чамалап алып, күңеленә салып куйды. Туп-туры исемен, кайда эшләгәнен сорады.
– Бүгенге көндә штукатур-маляр булып төзелештә хезмәт кылам!
Киләчәктә читтән торып булса да, укырга да керергә хыялланам! – дип, кыю гына җавап бирде кыз.
Үзенең практикантына тәҗрибәсен тапшырганда, Вера Самойловна аны: «Бик якынаерга тырышма үзе белән! Хатыны Оркыя Йолдызовна бик абруйлы, йогынтылы кешенең бердәнбер кызы!» – дип кисәтеп киткән иде.
Бик тырышып үзләштерде сәркатиплек һөнәрен Диләфрүз! Гүзәллеге ташып торган чибәркәйгә ошый иде җылы, чиста бүлмәләрдә эшләве. Хуҗасына килгән кешеләр йә шоколод, йә чәкчәк, йә бер кап конфет, хәтта затлы шәрабка хәтле күтәреп керәләр. Эшенең менә шушы ягыннан аеруча канәгать иде ул. Ә инде беренче хезмәт хакына өстәлеп бирелгән кырык сум премияне дә күргәч, бөтенләй кәефе яхшырып китте. Шул ук көнне
директор аны бүлмәсенә чакыртып алып, хәлләрен сорады. Соңыннан: «Мин сезнең эшегездән бик канәгать, Диләфрүз Хисамовна!» – дип, бер кап конфет сузды. Конфет кабын ачып җибәрсә, тагын йөз сум акча күз кысып ята иде. Сәркатип шатлыгыннан җитәкчесен кочаклап алып суырып үпте. «Рәхмәт, Габдулла абый, җаным! Кышка ничек тун алырмын икән дип йөри идем, бик вакытлы булды әле бу!» – дип өстәде. Икенче
көнне үк Габдулла абыйсы: «Менә шушы адрес белән бар, анда сиңа бер әйбер бирерләр, шуны алып кайт әле!» – дип, аңа йомыш кушты. Барып керсә, бу туннар сату салоны икән. Директоры биргән конвертны Гайнан Абрековичка сузды, тегесе язуны укыды да серле елмаеп куйды.
– Сез, сеңлем, утырып торыгыз, мин хәзер, – дип чыгып югалды.
Кыз шул арада: «Габдулла абый нәрсәгә дип бирегә җибәрде икән? Әллә хатынына, йә булмаса кызына бүләккә тун алып сюрприз ясамакчымы? Бик мөмкин, гәүдәләре минем чама булса, бүләк ияләренә сиздермичә генә сюрприз ясарга теләгәндер!» – дип уйлады. Әмма тун аның үзенә дигән бүләк иде. Диләфрүзнең аны киң күңел белән кабул итеп алуы «Мин риза!» дигән сүзе иде.