Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тукай юбилеена – кыйммәтле бүләк

Тукай юбилеена – кыйммәтле бүләк

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап, Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясенең Низами Ганҗәви исемендәге Әдәбият институты бәһаләп бетергесез зур бүләк әзерләгән. Шушы көннәрдә Бакуда И.Габиббәйле һәм И.Османлы тарафыннан язылган «Тукай һәм Азәрбайҗан» (Баку: Гыйлем вә тәхсил, 2021.536 б.) китабы нәшер ителә.

Әлеге китапның авторлары – Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясенең вице-президенты, академик, Россиядә дә, төрки дөньяда да билгеле, күренекле әдәбият галиме Иса Габиббәйле һәм азәрбайҗаннар татар тамырлы галим буларак хөрмәт итә торган, борынгы һәм Урта гасыр төрки әдәбиятлар белгече Исмехан Османлы. Аларга бу игелекле эшләре өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр сыман.

Ике телдә – азәрбайҗан һәм рус телләрендә язылган китапта Габдулла Тукайның Азәрбайҗан вакытлы матбугаты, әдәбияты, аерым шәхесләр белән мөнәсәбәтләре, шулай ук Тукай әсәрләренең һәм мирасының тугандаш илдә ничек өйрәнелүе,саклануы мәсьәләләре күтәрелә. Хезмәт өр-яңа тарихи, мәдәни мәгълүматларга бай, ул Татарстандагы Тукайны өйрәнү фәнендә моңа кадәр аз билгеле чыганакларны фәнни әйләнешкә кертә.
Чыганаклар дигәннән, китапта кулланылган әдәбият исемлегендә азәрбайҗан телендә – 140, русча – 77 һәм татарча – 38
хезмәт китерелгән. Шулардан, азәрбайҗан телендә нәшер ителгәннәре татар укучысына бөтенләй диярлек мәгълүм түгел.
XX гасыр башы матбугатын күзәткәндә, китапта көтелмәгән нәтиҗәләр хасил була. Тукайның төрки дөньяда мәшһүр вакытлы матбугат басмалары («Тәрҗеман» (Бакчасарай), «Җөмһүрият»
(Париж), «Төрек» (Каһирә), «Төрек йорды» (Истанбул), «Каракүз» (Истанбул) һ.б.) белән бәйләнешләре, аның иҗади фикерләвенә, мәдәни мохиткә азәрбайҗан язучылары һәм журналистлары нә-
шер иткән «Иршад», «Фиюзат», «Икъбал», «Тәкаммел» һ.б.ның тәэсире мәсьәләсе, татар галимнәре тарафыннан кагылып-кагылып үтелсә дә, бүген әле үз тикшеренүчесен көтә. Әйтик,
Уральскидан Казанга килгәндә, Тукай «Молла Насретдин»нең укылган саннарын үзеннән калдырмаган. Яки «Молла Насретдин», «Хәят» традицияләре 1905 елдан соң кинәт күтәрелгән татар
сатирик басмалары «Уклар», «Ялт-йолт», «Яшен» һ.б. эчтәлегендә, бизәлешендә аермачык сизелеп тора. Тукай иҗатында төрки дөньяның мәгълүм каләм әһелләре, бигрәк тә Мирза Алиәкбәр Сабир, Җәлил Мамедгулузадә кебек шәхесләр
фикерләре белән «сөйләшү»-диалог та үзара багланышларның без күзаллаганнан тирәнрәк, куәтлерәк булганлыгы турында
сөйли. Яшь Габдулланы «Шәркый рус», «Хәят», «Тәкаммел» һ.б. басмалар белән танышу әдәбиятка, журналистикага тартты, диюләре белән (511 б.) хаклы булган хезмәт авторларының «Молла Насретдин» журналы татар шагыйренең сатирик фи-
керләү осталыгын формалаштырды дигән сүзләре белән дә килешмәү мөмкин түгел. Мондый сәхифәләр татар һәм азәрбайҗан
багланышларын яңадан өйрәнергә, ХХ йөз башындагы тарихи-мәдәни яңарышка төрки дөнья киңлегендә әйләнеп кайтырга
кирәклеген искәртә.
Шул ук вакытта хезмәт авторлары һәр талант иясенең мөстәкыйльлеген, кемнеңдер йогынтысы астында түгел, үз
фикер-карашларын дөньяга чыгарып иҗат итүен дә һәрдаим ассызыклап баралар.
1906-1917 елларда Тифлистә нәшер ителгән газета-журналларның саннарын, аларда басылган яки андагы материалларга җавап итеп язылган Тукай әсәрләрен тик-
шереп, И.Габиббәйле һәм И.Османлы әле бүген дә Тукай историографиясендә яшәп килүче кайбер хаталарга да игътибар итә.
Хезмәт татар фәнендә шактый өйрәнелгән дип саналган чор – ХХ йөз башы Казан тормышы хакында да гаять кызыклы мәгълүматлар бирә. Аерым алганда, китапта бүлекчәләр багышланган азәрбайҗанлы Казан университеты студентлары Мир Идаят бәк Сәитов, Рәхим бәк Мәликов, Алиаббас Кадыймовлар, аларның татар зыялылары белән бәйләнешләре, Тукай белән фикер-карашлар уртаклыгы – гомуми иҗтимагый-сәяси тормыш, мәдәният, сәнгать картинасына яңа бизәкләр өсти. Әйтик, совет чорындагы тайпылышлардан соң без бүген сакланыбрак карый торган Хөсәен Ямашев эшчәнлеге, революцион-демократлар даирәсе турындагы күзәтүләр дә әлеге
мәсьәләдә идеологик өстәмәләрдән арынып, милли иҗтимагый-мәдәни күтәрелеш күзлегеннән карау кирәк түгелме дигән сорауны калкуландыра.
Иң тәэсирле бүлекләрнең берсе азәрбайҗаннарның күренекле җәмәгать эшлеклесе, табиб һәм драматург Нариман Нариманов
турында сөйли. Анда Тукайның ике айлап Әстерханда яшәгән вакытына җентекләп тукталына, төрле катлау кешеләре белән
аралашулары хакында мәгълүмат шагыйрьнең сәяхәтен яңа яклардан ачып җибәрә.
Хезмәт авторлары бу ике шәхеснең тарихи очрашуын аларның биографиясендә иң якты мизгелләрнең берсе дип, дуслыкла-
рын исә татар һәм азәрбайҗан халыклары арасындагы дуслык-туганлыкны тагын да ныгытучы бер фактор итеп карыйлар.
Хезмәттәге тагын бер бик мөһим мәсьәлә – Азәрбайҗанда Тукай историографиясе. Аңа «Азәрбайҗанда Габдулла Тукай
әдәби мирасын өйрәнү һәм бастырып чыгару» дип аталган бүлек багышланган. Анда Тукайга кагылышлы махсус эзләнүләр алып
барган профессорлар Пәнах Хәлилов, Азиз Шәриф, Азиз Мирәхмәдов, Мәмәд Араз, Манзар Ибраһимова, Вилаят Гулиев, Манзар Хәсәнова, Паша Кәримов, Низами Тагисой, Алмаз Үлви, Ариф Мәмәдов, Эшканә Бабаева, шагыйрь һәм тәрҗемәчеләр Хәлил Рза Олытөрк, Анар, Рәмиз Әскәр, Хураман Һүммәтова, Сабир Рөстәмханлы, Мәмәд Казыйм һ.б. бик күп зыялыларның шушы олы эшкә керткән өлеше анализлана. Бу материал Азәрбайҗанда Тукайны өйрәнү фәненең барлыгын, зурлыгын дәлилли. Шул ук вакытта аларның исемнәре хәтта «Тукай энциклопедиясе»ндә дә булмау Татарстанда да хезмәтләрен таныту, аларны уртак Тукай фәне кысаларында карау
кирәклеген дә искәртә.
«Азәрбайҗан матбугатында Габдулла Тукайның үлеменә мәрсияләр», «Габдулла Тукайның вафатыннан соң Азәрбайҗанда
аның истәлеген ныгыту чаралары» дигән ике бүлек, бер яклап, бөек шагыйребезгә төрки халыкларның мөнәсәбәтен тагын да
тулырак күрсәтеп бирсә, икенче яктан, төрки дөньяның бердәмлеген, үзара аңлашып, бер-берсенә ярдәм итеп һәм хөрмәт күрсәтеп яши белүен раслый. Кызганычка каршы, хезмәттә үзара бәйләнешләрнең совет чорында (бигрәк тә 1920-1950 еллар-
да) бик нык юкаруы, өзелү чигенә җитүе дә ассызыклана. Бу материалда 1991 елдан мөстәкыйльлек юлына чыккан Азәрбайҗанда татар халкы мәдәниятенә игътибарның
кабат үсүе дә аермачык күренеп тора. Шуның белән китапның язылу, басылу максаты да яңа яктан ачылып китә: әйтерсең лә, ХХ йөз башындагы уртак омтылышларны, бердәм иҗтимагый-мәдәни хәятны һәм алгарышны, шәхесара мөнәсәбәтләрнең
тирәнлеген күрсәтеп, галимнәр фәндә үзара хезмәттәшлеккә, алгарыш юлы буйлап бергәләп хәрәкәт итәргә чакыралар. Без дә
шушы чакыруны ишетә, аңа лаеклы җавап
бирә алсак иде.