Тукай нәселе киләчәккә бара...
Равил Фәйзуллин
***
Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
ничек югалалсын дөньядан.
Язны җуймый кара елларда да,
халыкның ул гүзәл гамьнәрен,
хыялларын чорлар аша безгә –
бүгенгегә китереп бәйләде.
Тел яшергән Тарих кына белә
бар кылганын аның, күргәнен.
Ә шулай да булалган бит Илгә
игелеклелек кылу үрнәге!
Бу тарихта мәшһүрләрне куйсаң
ул яшәгән хәлгә, урынга,
байтагының шаулы даны түгел,
чыкмас иде, бәлки, тыны да!
Яшәрен һәм үлемсезлеген
дәлилләүгә мохтаҗмы халык?
Шикләнүче булса, кара, тикшер,
Бер бәгърен – Тукаен алып.
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!
Ренат Харис
***
Тукай таптап тузан иткән ташлар
дуен булып яткан Җаекка...
Һәм саеккан Җаек... Йөзмәс булган
шагыйрь кереп баскан каеклар.
Ник уалган димсез бу ташлары?
Тукай шулай авыр булганмы?
Ә бармы соң Җирдә җиңел шагыйрь –
шагыйрь иңнәрендә ил гаме!
Казан ташы, бәлки, күтәрер дип,
Иделенә кайткан әйләнеп...
Көтмәгәндә Тукай җиргә иңгән,
иңнәренә алгач галәмне...
Күңел кошы калган бу дөньяда –
тар дөньяга ничек сыясың?
Ул шагыйре кебек ятим түгел –
Һәр йөрәктә аның оясы!
Рәдиф Гаташ
Тукай таҗы
Шигърият!
Тагын җаныңны
Барлый яз – чираттагы...
Нурланып яна биектә
Тукайның мирас таҗы...
Уй җитә алмас шигъри таҗ! –
Бармы, әйт, сиңа лаек?!
Мин! Дигәннәрне варис дип
Танырмы зирәк халык?
Хакның тик исемен әйткәнгә
Әҗер без көтмибезме?!
Изге кәгъбәгә пакьсезләр,
Исерекләр үтмибезме?!
Көч, дәрәҗәбез дә бардыр
Йолдызга үрелергә?!
Ходай... аһ, Тукай каршында
Курку да булса бездә!
Ә бармы моңсыз – шигърият?!
Әдәпсез әдәбият?!
Үзең әйт, Шигырь Алласы,
Вөҗданны безнең уят!
Мәңгелек җыр – “Туган тел”не
Котлый яз – чираттагы...
Биектә һаман кул җитмәс,
Сатылмый, вакланмый торган
Шигърият –
Тукай таҗы!
Мөдәррис Әгъләм
Тукайга эндәшү
Исәнме, Тукай!
Җыенып
Килдем бит әле сиңа.
Кемнәрдер минем кулыма
Сал, диеп чәчәк сона.
(Тукайҗан, беләсең инде,
Мин үзем чәчәк сиңа.)
Калтырыйм, куркам,
Бу илдә
Ни генә кичермисең.
Өстәвенә, син бит әле
“Мәктәбең ничек, – дисең.
(Тукайҗан, миңа бит кичә
Бирелгән синең исем.)
Мәктәбең?
Мәктәбем инде
Синдә бит... Туфан, Хәким
Сиңа дип белеп киттеләр.
Ә өстәп нәрсә әйтим?
(Тукайҗан, кяфер илендә
Мин ятим монда, ятим.)
Өстәсәң өстәрлекләр бар,
Дәүләтем башын сона.
(Тукайҗан, Ташаягыңда
Саталар әле сыра.)
И, кичер, быел беренче
Зыярәт кылам сиңа.
Син һаман безнең татарның
Мәктәбе ничек, дисең. –
Үзгәрми әле мәктәпләр,
Үзгәрә бары исем.
(Тукайҗан, баргач, әрнүен
Сөйләр бер Мөдәррисең.)
Сиңа барганчы, кычкырып
Каласы иде бары.
Кычкырсын иде минем күк
Нәкъ миннән соңгылары.
(Тукайҗан, бездә бит әле
Синең сүзеңнең җаны.)
...Хәзергә хуш әле, Тукай,
Сүнмәгән әле утың...
Барып бер зыярәт кылыйм
Син, диеп, Шамил йортын.
Разил Вәлиев
Кабан күле
Серләреңне аччы, Кабан күле,
Сөйлә әле бөтен белгәнең.
Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен,
Шушы булыр иң зур бүләгең.
Суларың да әнә кибеп бара,
Аерылгансың инде елгадан.
Болагың да соңгы мәлен көтә,
Яшел кәфененә уранган.
Сөйләп калчы, Кабан, серләреңне...
Йөзгән, диләр, синдә пароход.
Үпкәләмә... сине гаепләмим,
Болай гына сорыйм, яратып.
Ничә еллар инде эндәшмисең,
Бер давыллап, ярсып ал, Кабан!
Урамнарга, мәйданнарга чык бер,
Сәлам тапшыр җиргә Тукайдан.
Шаула, гөрлә Печән базарыдай,
Сөйлә әле бөтен белгәнең:
“Кисекбаш”ны сөйлә, “Шүрәле”не,
Карахмәтнең тимер беләген.
Барысы яңа, барысы кызык безгә:
Күпме алтын синең төбеңдә?
Ничә дистә мәчет манарасы?
Күпме кан-яшь сиңа түгелгән?
Чынын сөйлә... Тукайларның гомере
Нигә алай иртә өзелгән?
Аннан сөйлә ниләр күргәнеңне.
Унҗиденче елның көзеннән...
Тирә-юндә дөнья шундый матур!
Ярларыңа басып карале.
Тукай нәселе киләчәккә бара,
Безнең белән син дә бар әле.
Эндәшмәде Кабан... Яшел күзе
Өмет катыш моң һәм зар тулы.
“Китмә” дигән кебек, дулкыннары
Аягыма килеп сарылды.
Харрас Әюп
Барып җитәр көне...
Кулларына каләм тоттырган да
Карап торган язмыш читтән генә:
Янәсе ни язар икән ятим
Кыска гомеренең битләренә?
Бу дөньяда гаме булганнарга
Язар сүз бетәме исән чакта?
Ниләр язсын Тукай –
Баганага
Сөялгәндә еллар чыгып чатка?!
Бирмеш көннәренең яраламый
Гына киткәннәре аздыр аны,
Шигырь белән бергә хатлар язган –
Бар арада нужа яздырганы.
Дусларына хәл-әхвәлен язган,
Апасына сәлам-сагынмалык:
Хәзер бөтен дөнья алып укый,
Юк, без генә аңа кагылмадык.
Колач җәеп, каршы чыгып тора
Шагыйренә инде ерак чорлар.
(Тарих өчен хатлар язып бүген
Кайберәүләр Тукай булмакчылар!..)
Кыска гомеренең битләрендә
Хатлары бар кыска-кыска гына –
Килә тора язганнары һаман,
Карамыйча вакыт кысканына.
Ул хатларны ачып үз чорына
Дастан итеп укый аңлаганы.
Алда һаман Тукай хатларының
Барып җитәр көне алда әле...
Газинур Морат
Петербурда, Тукай һәйкәле эргәсендә
Басып тора юллар чатында ул,
Мәңге дымык җилләр иркендә.
Безне хәзер шәһри Питерга да
Тукай үзе дәшеп китерә.
Бер җанына җылы табалмыйча,
Илдә йөдәп йөргән чагында,
Ул үзе дә килеп чыккан әнә
Урыс пайтәхете ягына.
Бер җанына дәва эзләп килеп,
Тынсыз иткән тынчу һавасы.
Җир читенә барып юансаң да
Табылмастыр инде дәвасы.
Иң зур илдә сулар һава җитми,
Иң зур илнең кысан читлеге.
Сыктый-сыктый сыза бара Вакыт,
Читлектәге былбыл шикелле.
Иң зур илдә мыскал ирегең юк,
Иң зур илдә мыскал хакың юк.
Каган бабаң кебек, Дала буйлап
Бер җилдерер идең, атың юк.
Дала түгел – каласында менә
Качар җай юк тынчу һавадан...
Гасыр узган юкса...
Ә илләрдә
Ютәл өянәге һаман да.
Басып тора юллар чатында ул,
Мәңге дымык җилләр иркендә.
Ел да аңа апрель иртәсендә
Акъәбиләр чәчкә китерә.
Гөлүсә Батталова
Ярлыкагыл!
Елый-елый "Туган тел"не җырлыйм –
Бер йөрәктә бүген мең хәнҗәр!
Үз ярасы җөйләнмәгән дөнья
Шагыйрь әрнүеннән бихәбәр.
Ярлыкагыл! Күз яшемне кичер!
Мескен заттан түгел кавемем!
Дәвер иярендә җир тетрәткән
Гаярьлекне йөртә калебем.
Дәүләтле дә, гайрәтле дә чагым
Төшләремдә канны котырта.
Елый-елый "Туган тел"не көйләп,
Ясин чыктым бүген коллыкка.
Ярлыкагыл! Горур карашымның
Сискәндерсә яшьле пәрдәсе.
Таш бәгырьләр байтак, кайда бүген
Тукай кебек йөрәк парәсе?
Табылыр күк җир тетрәрлек кодрәт,
Үз тарихың үзең язалсаң!
Илен бирмәс батыр алиһә мин
"Туган тел"не җырлап еласам!
Айрат Суфиянов
Тукайга
Тугры сүзең йөрәк каның белән
Иман нуры кушып язылган.
Уянырга, уйланырга өндәп
Рухың дәшә җиһан языннан.
Үз халкыңның бәгыреннән тамган
Вөҗданлы моң булып яшьнәдең.
Вакыт узган саен яшәрдең дә,
Үлемсезлек сулап яшәдең...
Шәхесеңнең горур чәчәгенә
Кундырмадың сулу төсен дә.
Гаделлекнең син илчесе булып
Сакланасың халкың хисендә.
Тарсынганга читлек – дөньялыкны,
Күккә җәйдең фикер колачын.
Ераклашкан саен якынлаша
Гүзәл гамьле илһам кояшың.
Үзең туңдың… соңгы сулышкача
Җан җылыңны бирдең халкыңа.
Вазифаңның бөеклеген аңлап,
Кимсетелгәннәргә хөрлек даулап,
Күтәрелдең хаклык хакына.
«Канмады үч, сынды кылыч» диеп
Язсаң да син соңгы көчеңнән,
Бәгырьләрне телгән күңлең кошы
Һәр яз саен моңлы сайрап уза
Хаклык көткән дөнья эченнән.
Сирень Якупова
***
Үз телемдә сүз әйтимче,
И дөнья, колагыңа!
Гомер кыска, җавап көтмим,
Син бары тыңла гына.
Ишет кенә, сикерт кенә
Чал кашыңны, сокланып,
“О бөек Тукай теле!” – дип,
Тәүге аваздан танып...
Булат Ибраһим
Күкрәп яшә, Тукай!
Апрель карый Тукай күзе белән,
Апрель дәшә Тукай сүзе белән.
Тукай яшьни язның күкрәгендә,
Тукай яши халкым йөрәгендә.
Тереләрдән тере,
Кылыч кебек теле.
Күкрәп яшә, Тукай,
Яшә, Тукай иле.
Мескен түгел, бөек,
Кул җитмәслек биек.
Күкрәп яшә, Тукай,
Яшә, Тукай теле.
Үткәннәрдән киләчәккә таба
Тукай сүзе гасырларны яра.
Тукай яшьни дөнья күкләрендә,
Тукай яши халкым йөрәгендә.
Мескен түгел, горур тота башын,
Һәр татарның Тукай – замандашы.
Тукай яшьни дөнья күкләрендә,
Тукай яши халкым йөрәгендә.