Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы (5))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

 – Армиядә сиңа хәзер радиотехника белән эш итәргә туры килә, алга таба шул юнәлешкә тагы да керә барачаксың. Җәмәгать эшләренә күңел тартылмыймы?

 – Бик тартыла. Әмма монда минем бурычым башка. Моны яхшы аңлыйм. Әнә шул белгечлегем буенча эшләүне иҗтимагый эшем итеп тә карарга кирәктер дип уйлыйм. Аны күпме яхшырак башкарсам, үземә дә, илгә дә әйбәтрәк.

 – Син бик пафослы итеп әйттең. Төптән уйлаганда, сүзләрең дөрес инде. Мин синнән нәкъ менә шундый сүзләр ишетергә теләгән дә идем. Без әле синең белән күп эшләрдә бергә катнашырбыз.

Липецк яшел генә шәһәр икән. Урамнар парк кебек, ике яктан биек-биек тирәкләр тезелеп тора. Өлкә үзәгеннән ерак та түгел зур маталлургия комбинаты эшләп торгач, аның тискәре тәэсирен киметү өчен, әнә шундый агачлар мохите булдыруга аеруча көч салганнар.

...Округ политбүлегендә мине бер полковникка керттеләр. Шактый олы яшьтәге бу абый (нигәдер, яшьләргә  олырак кешеләр һәрвакыт инде бик өлкән булып күренәләр) беренче сүзләрдән үк ягымлы кеше булып тоелды. Ул миннән, Духновский кебек үк диярлек, моңа кадәрге эшләрем турында сорашты. Алга таба да башкаларга үрнәк булып яхшы хезмәт итәргә тиешлегемне әйтте.

 – Учетка кую өчен, килүең мәҗбүри дә түгел иде. Гадәтем шундый, безнең карамакка килгән һәр кешене үз күзләрем белән күрергә телим. Кеше белән кәгазь ярдәмендә генә танышу һич тә җитәрлек булмый. Менә үзеңне күрдем, сүзләреңне тыңладым. Ил мәнфәгатьләренә тугрылыклы тагын бер яшь кеше белән очрашу миңа да күңел рәхәте бирә. Сиңа хезмәтеңдә уңышлар телим, иҗтимагый активлыгыңны тагын да үстерерсең дип ышанам.

Инде урынымнан кузгала башлагач, көтелмәгән сорау бирә:

 – Ә син үз телеңне – татарчаны беләсеңме?

 – Беләм.

 – Бик яхшы. Офицерлар арасында минем бер татар дустым бар иде. Аңардан миңа сезнең шагыйрь Муса Җәлилнең  татарча китабы калган иде.

Полковник, урынынннан торып, шкафтан бер китап эзләп тапты, аны миңа сузды.

 – Менә шушы китап. Миндә аның русчасы да бар. Анысы өйдә. Көчле шигырьләр. Менә шул дустым әйтә иде, татарчасы тагын да көчле яңгырыйлар, дип. Чыннан да, шулаймы икән?

 – Шулайдыр дип уйлыйм, иптәш полковник. Оригинал һәрвакыт яхшырак була. Тәрҗемә – тәрҗемә инде ул ул.

 – Алаймы? Я укып күрсәт әле берәрсен. Менә беренче булып торганын.

Бу М. Җәлилнең атаклы “Җырларым” шигыре иде. Мин аны бишенче сыйныфтан ук өйрәнеп, төрле кичәләрдә, концертларда сөйләп киләм. Шуңа күрә, аны уку өчен, миңа китап кирәк тә түгел.

Мин, китапны кулымда тоткан хәлдә, әмма аңа карамыйча, сөйләп киттем. Полковник миңа гаҗәпләнеп карап тора, мин аның саен, әсәрнең рухына керергә тырышып, сөйли бирәм. Строфадан строфага хис киеренкелеге арта бара, югары пафоста тәмамлануга килә. Укып бетергәч, тирән тынлык урнашты. Полковник бераздан телгә килде:

 – Ихлас көчле икән! Татар теле, миңа бөтенләй аңлашылмаса да, сез кичергән хисләр миңа да күчте кебек. Тагын берәрсен укымассызмы?

Мин “Кичер, илем!” шигырен укыячагымны әйттем. Полковникка, әлеге шигырь басылган битне ачып, кулына   тоттырдым. Ул минем арттан карап барырга булды. Аны да укып бетергәч, әйтте:

 – Без, бер генә тел белүчеләр, рухи яктан шактый ярлы. Менә гарәп хәрефләре белән татарча язылган бу шигырьләр бөтен дөньяга таралды. Димәк, буәсәрләрнең оригиналь теле бер генә телдән дә ким түгел, никадәр бай, матур, аһәңле. Татар теле аралашу теле генә түгел, бәлки шигърият теле икәнлеген менә мин хәзер үзем тойдым. Рәхмәт сезгә. Безгә үз халыкларыбызның рухи байлыгы белән горурланырга да сәбәпләр юк түгел. Мин бу китапны сезгә бүләк итәм. Ул сезгә файдалырак булачак.

Ул миңа кадерләп кенә китапны сузды.Аның тагын бер соравы калган икән:

 – Ә сез М. Җәлил шигырьләрен рус телендә дә сөйлисезме?

 – Юк шул. Моңа кадәр бары татарча  сөйләп  килдем.

 – Монысы кызганыч. Әгәр русча да укысагыз, сезгә бәя биреп бетереп булмас иде. Русча укуны да максат итегез.

Көтмәгәндә бу яше ягыннан да, хәрби дәрәҗәсе яганнан да олы кеше белән сөйләшүем әнә шундый күңелне нечкәртерлек булып тәмамланды. Хәрбиләр бер төрле генә түгел икән ич. Алар арасында киң күңелле, башка халыкларга да тигез итеп караучылар, матурлыкны аңлаучылар булуына сөендем. Кемнең нинди өлкәдә эш итүе генә түгел, аның шәхси эчке дөньясының әһәмиятле икәнен аңладым.

Моннан чыккач, күңелгә рәхәт иде. Духновский да моңа игътибар итте.

 – Нәрсә, сиңа политбүлектә берәр бүләк бирделәрме әллә?

 – Сез хаклы, бүләк бирделәр. Менә М. Җәлилнең татар телендәге җыентыгы.

 – Татар телендәге,  дисеңме? Кайдан килгән аларга мондый китап? Ул чыннан да синең өчен зур бүләктер. Татарстаннан ерактагы бер шәһәрдә, туган телеңдәге китапны очрату гадәти генә хәл түгелдер.

 – Мин андагы әсәрләрне ятлап бетерергә тиеш. Үз алдыма шундый бурыч куям.

Без,  Духновский белән аның тагын берничә урындагы йомышларын йомышлап, шәһәр буенча байтак сәяхәт кылдык. Бер хәрби частьтә тамакларыбызны туйдырдык. Грязигә төн уртасында гына кайтып җиттек.

Индегадәти солдат көннәре башланды. Без Козырев белән ай чамасы радиостанциябезнең схемаларын, гамәлдә эшләү үзенчәлекләрен өйрәндек. Энергиягә тоташтырып, кат-кат эшләтеп карадык. Әмма, ышанычлы белү булсын өчен, бу гына җитми иде. Безгә инде боларны кыр шартларында, ерак аралардан торып, әйтергә яраса, сугышчан бурычларны үтәү шартларында сынап карарга кирәк иде. Безнең тәкъдимне рота командиры да хуплады. Алар, баш инженер белән сөйләшеп, безнең экипажны атна-ун көнгә Малиновага җибәрергә, биредәге башка радиостанцияләр белән элемтәгә кереп, тәҗрибәләр ясарга дигән карарга килделәр. Минем күңелгә җылы керде.  Ник дигәндә, үзебезнең Малиновканы кабат күрәчәкмен! Әлбәттә инде, Тәлгать белән күрешү дә шатлыклы булачак. Күңел түрендә бер зуррак өмет тә уянды. Бәлки, капитан Фролов бу көннәрдә безгә консультант була алыр? Ул әлеге яңа техниканы  ныклап үзләштереп кайткан кеше. Бу теләкне мин Козыревка әйттем. Ул исә моны рота командирына җиткерде. Юлга чыгар алдыннан бу хакта сөйләшүләр булганлыгын, Фроловның берничә көнгә безгә җитәкче булып беркетеләчәген җиткерделәр.

Шушы тулыр-тулмас бер ай вакыт эчендә Малиновкадагы частебезне тансыклаганмын икән. Анда килеп керүгә, күңел бөтенләй үзгәреп китте. Шулай да бирегә әйләнеп килүебезгә иң сөенгән кеше Тәлгать булды кебек. Ул хәзер дә тегендә чаба, монда чаба. Шундый эш араларында гына булса да аның белән очрашып, туган ягыбыз, аннан килгән хәбәрләр турында сөйләшкәләп алабыз. Әле частебез буш диярлек. Яңа курсантлар килергә  кимендә бер ай вакыт бар, диләр. Кызык, солдатлар булмагач, безгә командир булган Мошнин, Ивашута кебек сержантлар, кулларына көрәк, себерке  тотып, биредәге чисталык, тәртип саклау эшләрен башкарып йөриләр. Килер яңа курсантлар, алар инде бөтен эшләрне алар җилкәсенә салырлар.

Чыннан да, капитан Фролов берничә көн буена безгә нык булышты. Бу катлаулы схемаларны, алай гына да түгел, кәгазьдә чагылган мәгълүматларның чынбарлыктагы узеллар, күп төрле блоклардагы гәүдәләнешен йокыдан уятып сорасалар да сөйләп, күрсәтеп бирер дәрәҗәгә җитеп өйрәндек. Грязидәге коллегаларыбыз белән элемтәгә кереп, төрле параметрларда сынаулар, тәҗрибәләр үткәрүгә ирештек. Үзебезнең генә теш үтмәгән чакларда яныбызда Фроловны тоеп тору безгә ышанычлылык бирде. Ниһаять, сентябрь ахырында без, сугышчан бурычларны үтәү өчен әзерлегебезне тоеп, Грязигә кайттык.

Рота командиры шулай да безнең әзерлекне эштә сынап карарга теләде. Шуңа күрә без, Добринка дигән районның бер урман аланына чыгып, радиостанциябезнең антенналарын тиешенчә җәеп урнаштырып, Малиновка-Грязи-Добринка очпочмагында элемтә урнаштыруның ныклыгын кат-кат сынадык. Яшерен кодлар ярдәмендә партнерлар белән арлашуларның аудио, телеграф ысулларының төрле вариантларын кулландык. Аларның нәтиҗәләрен җентекләп тикшереп, полкның  баш  инженеры безнең экипажның хәрби бурычларны үтәргә, чыннан да,  тулысынча әзер икәнлеге турында җитәкчеләргә рапорт бирде. Шул рәвешле,  без бу бурычны ике ай ярымда тормышка ашырдык. Нәтиҗәдә Козыревка ун көнгә туган иленә кайтып килергә отпуск игълан ителде, миңа исә кече сержант званиесе бирелде.

Козырев әйтә:

 – Бер тарыдан ботка булмый, дип әйтәләр әйтүен, әмма була икән. Син килмәсәң, без бу эшне болай масштаблы итеп җәелдерә алмас идек кебек. Отпуск турында  хыяллану төшебезгә дә кермәс иде. Рәхмәт сиңа, Федя! 

 – Юк, Федя түгел, Фоат!

 – Фоат инде, Фоат! Ну син, татарин, эшли дә беләсең, татарлыгыңны да яклыйсың. Шуның өчен хөрмәт итәм үзеңне.

Мин инде хәзер ротада үз кеше идем. Малиновкадан бирегә бергә килгән иптәшләр (күбесе украинннар) мине үз абыйлары кебек якын күрәләр (мин алардан ике яшькә олы!), миңа сыеналар. Мин дә аларны кирәк урыннарда һәрвакыт яклап, ниндидер кытыршылыкларын җайлап җибәрергә ярдәм итәм. Сержантлар составында булу миңа бу яктан шактый мөмкинлекләр тудыра.

Козыревка ун көнлек отпуск игълан итсәләр дә, Донецкига кайтып килүен ноябрь аена күчерделәр. Чөнки аңа кадәр офицер һәм сержантларга техник укулар оештырыласы билгеле булды. Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән, фән-техника инкыйлабы шартларындагы соңгы казанышлар турында теоретик лекцияләр уку өчен, төрле югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан лекторлар җәлеп ителәчәк икән. Аларны тыңларга хәтта бу тирәдәге гарнизоннардан да хәрбиләр киләчәк, диделәр. Димәк, безнең Грязидәге хәрби шәһәрчек бу көннәрдә үзенә күрә белем күтәрү үзәге булып әверелә. Козырев та, мин дә шушы укуларга йөрергә тиеш булдык. Әмма лекцияләрнең кайберләре бары офицерлар өчен генә укыла икән. Ярый, безгә үзебезнеке дә бик җиткән.

Бу укулар, чыннан да, бик кирәкле иде. Хәтта офицерлар да, үзара сөйләшкәндә, карәле, эх, шундый ачышлар ясалсын иде дә, фәлән техник мөмкинлекләр барлыкка килсен иде дигән нәрсәләрдән дә уздырып нинди  яңалыклар барлыкка килә   икән, дип, дәресләрдән канәгатьлек белдерәләр иде. Эшләр болай барса, армия белән идарә итүдә элемтә системасы тамырыннан үзгәреш кичерәчәк. Моңа без әзер булырга тиеш, дип сөйләшәләр. Алар, сүз дә юк, дөрес бәяли. Чөнки күбесе югары техник белемле. Гуманитар башым белән мин дә моның шулай икәнлеген күпмедер чамалыйм. 

Бу укулар миңа да күп нәрсә бирде. Дөрес, үзебез җаваплы булган радистанциядә эшләү өчен, алар берни дә өстәмәделәр. Әмма бүгенге, бигрәк тә киләчәктә элемтә системасының нинди юнәлешләрдә үсәчәген күзалларга ярдәм иттеләр.

Шулай да сизеп торам: безнең экипажны чын эштә сынап карауны озакка сузмаслар кебек. Моның шулай булачагын, кем әйтмешли, җилкә чокыры белән тоеп йөрибез. Бу көн озак көттермәде: ноябрьнең беренче числосында полкта тревога игълан ителде. Һәр рота, взвод үзенә төшкән бурычны үтәргә кереште. Безнең экипажга Аннино урманындагы ...нчы кварталга барып урнашырга боерык бирелде. Без, күрсәтелгән координантлар буенча, тиешле урынга барып урнашып, антенна хуҗалыгын тулы көчкә эшләрлек итеп җәелдердек. Җир казып, двигательләрне урнаштырып, өстеннән маскировка белән каплап куйдык. Радиостанцияне тулаем эш хәленә китердек. Боларны башкару тиешле вакыт кысаларына сыйды. Үзебезнең сугышчан бурычны үтәргә әзер булуыбыз турында каядыр ерактагы штабка рапорт бирдек. Ярты сәгать тә үтмәде, безгә моннан илле чакрымдагы икенче ноктага күчәргә боерык бирелде. Сугышчан эшне башкарырга  әзерлегегебез турында мөмкин кадәр тиз вакыт эчендә доклад ясарга кушылды. Без, бөтен корылмаларыбызны сүтеп, төянеп, яңадан кузгалып киттек. Урман бетеп, авыллар-кырлар аша уза-уза, Тамбов урманнары чигенә барып җитеп, күрсәтелгән урынны тәгаенләп, тиз генә шунда өр-яңадан бөтен хуҗалыгыбызны эш хәленә китердек. Дүрт кешелән торган экипаж өчен бу шактый авыр һәм катлаулы бурыч булып чыкты. Без юлда барганда гына каты-коты белән генә туендык. Кохась рульне беразга Козыревка бирде. Ул да тамак ялгап алды. Мин шунда уйлап куйдым: миңа да машина йөртергә өйрәнергә кирәк икән ич! Әнә ничек кирәге килеп чыкты. Молодец, Козырев! Шофер белән ул-бу булса да, сугышчан бурычны үтәү экипаж өстеннән алынмаячак бит. Без бер-беребезне күпмедер алыштыра да алырга тиешбез икән. Шул чакта гына чын оешкан һәм хәрби бурычны үтәргә сәләтле коллектив була алабыз!

Без уртак тырышлык белән, күрсәтелгән вакыттан ун минут алдарак, элемтә бирергә әзер икәнлегебезне белдереп, тиешле координантлар буенча тагын хәбәр итәргә өлгердек. Безгә шунда ук морзе ысулы белән яңа төрле адресатларның парольләрен һәм аларга җиткерү өчен текстлар җибәрделәр,  ешлыкларын бирделәр. Без, шуларны кулланып,  барлык күрсәтмәләрне бирелгән бер сәгать эчендә үти алдык. Кичке эңгер-меңгер төшә башлады. Мин пульт каршында утырам, башкалар төн куну өчен әзерлек эшләренә керештеләр. Осман, маскировкага ышыкланып, учак ягып, чәй кайнату ягын кайгырта. Ул арада мин эфирдан боерык алдым:

 – Төнге икегә полкның даими тору урынына кайтып җитәргә!

Без бердәм көч белән яңадан, бөтен әйберләрне җыеп, машинага урнаштырдык. Урман эче кап-караңгы. Кохасьның күз күрү хәтере әйбәт икән, килгән юлны дөрес чамалап, хисапсыз борылмалардан адашмыйча, ачык юлга алып чыга алды.  Төнге икенче яртыда без КПП капкасыннан үтеп киттек. Инде, машинаны тиешле урынга куябыз да, ротага кайтып йокларбыз, дибез.

Безгә яңа боерык:

 – Частьнең стадионында радиостанцияне яңадан эш хәленә китерергә!

Тирләп-пешеп, бу эшне дә тиз арада башкарып чыктык. Инде радиостанциябезне бер тәүлек эчендә өченче мәртәбә корабыз. Эшебез дә автоматлаша бара. Нәрсәне кайчан, нәрсә артыннан эшлисе турында киңәшеп тә торасы юк. Барыбыз да үз бурычын  яхшы белә. Кохась та,   шофер гына булса да,  башка эшләрдә дә ни рәвешле катнашырга тиешлеген төшенеп бетте.

Иртәнге дүрттә безнең радиостанциягә полк командиры килде. Ул фәлән координантлар белән элемтәгә керергә һәм төрле урыннардагы подразделениеләргә яңа бурычлар кую турындагы мәгълүматларны тапшырырга кушты. Андый адресатлар унлап иде,  ешлыклары да төрле-төрле. Без аларның һәрберсе белән элемтәгә керә һәм кирәкле хәбәрләрне    үз вакытында тапшыра  алдык, һәм кирәкле җавапларны ала бардык. Болар турында полк командирына хәбәр иттек. 

Иртәнге сәгать сигездә командирның  барлык подразделениеләр өчен дә өйрәнү тревогасының бетерелүе, һәммәсенең дә бирегә кайтырга тиешлеге турындагы боерыгы да  безнең аша бирелде.

Икенче көнне полкның барлык тармакларында да кичәге өйрәнүләргә йомгак ясаганда, бер-ике җөмлә белән генә булса да, безнең экипаж да, уңай яктан телгә алынды.Без бер-беребезне котлаштык. Шуннан соң Козыревны зарыгып көткән ялына җибәрделәр. Шул вакытка экипаж командиры булып мин калдым.

Ноябрь аеның бересендә армиягә алынуыма  бер ел тулды. Шушы унике ай эчендә баштан күпме вакыйгалар үтте, нинди генә сынаулар аша үтмәдек тә, нинди генә хәл-әхвәлләрдә калмадык. Хәер, инде миңа гражданкадагы тормыш бер  төш кенә кебек тоела башлады. Әйтерсең лә, армиядәге тәртипләр буенча яшәү табигый бер хәл булып әверелде. Биредә һәрвакыт килеп чыга торган көндәлек мәшәкатьләрне хәл итә баруның күңелдә канәгатьлек тойгысы тудыруын сизү армия хезмәтенең мәгънәсен аңлауга китерде. Төрле буын ир-атларына илне саклау буенча куелган бурычлар да бердәй була алмыйдыр.  Мылтыктан ата белсә, атта йөрүдә елгыр булса, шулар солдатны бәяләүнең төп күрсәткечләре булып хезмәт иткән вакытлар да әлләни ерак калмаган. Менә безгә – алтмышынчы елларның беренче яртысында хезмәт итүчеләргә – дөнья илләренең ике системасы барлыкка килеп, аларның капма-каршылыгы глобаль киңлекләрдә булуы шартларында техник яктан өстенлеккә ирешү иң мөһиме булып әверелә. Мускулларның көчле булырга тиешлеген инкарь итмәстән, баш мие күзәнәкләренең сыйфаты алгы планга чыга. Солдатның сугышчан әзерлеген тәэмин итүдә аның тапшырылган эшне грамоталы итеп башкарырга сәләтле булуы аеруча өстенлекле сыйфат дип санала. Ул исә дәвамлы һәм эзлекле укыту-тәрбия эше белән тәэмин ителә. Менә минем үземә дә, армия дигән коточкыч зур машинада бер кирәкле винтик булуып әверелүем өчен,  ел тәүлеге кирәк булды. Алдагы ике елда, әлбәттә, шул ирешелгәннәрне тагын да камилләштерә барырга кирәк булачак. Сизәм, миңа Козырев белән бер экипажда озак булырга туры килмәс. Дүрт кешелек колективка ике сержант күпкә китә. Яки аңа, яки миңа аерым бер эш тапшырачаклар. Ул, сүз дә юк, тагын да катлаулырак булырга мөмкин. Шулай булуы әйбәтрәк тә, бер урында озак булу торгынлыкка гына китерә.

Козырев ялдан кайтып, шулай күңел биреп кенә эшләп йөргәндә, мине штабка чакырдылар. Малиновкадан бергә килгәннәр арасыннан биш ышанычлы иптәшеңне сайлап ал, сезгә мөһим бер бурыч  үтәргә туры киләчәк! – диделәр. Бу минем өчен шактый сәер булып тоелды. Инде миңа  мондагы иптәшләрем дә үз булып беттеләр. Күрәсең, читтән күзәтеп йөрүчеләргә яхшырак күренәдер, ни генә димә, без Малиновка егетләре белән ничектер һаман да үз кешеләр булыбрак аралашабыз шул. Димәк, безнең аралашуларда ышанычлылык дигән нәрсә саклануын дәвам итә. Әмма алар арасыннан да кайсыларындыр сайларга кирәк булачак. Ышынычлы булсыннар,  диләр бит. Ә кайсылары ышанычлы? Миңа аларның барысы да бер төрле булып тоела иде. Шулай да, ниндидер үземә дә аңлашылып бетмәгән нәрсәләрне исәпкә алып, мин штабка бер исемлек бирдем. Инде аларны да чакырып китерделәр. Бик серле итеп, бернинди төгәл сүз кыстырмыйча гына, иртәгә сәгать унга штабка җыелып киләсез, бер җиргә барып, җаваплы эш башкарып кайтырсыз, дип кенә әйттеләр.

  Егетләр белән башкарачак бурычның  каядыр ерак бер җирдә буласы турында, әлбәттә, башыбызга да китермәдек. Безне машина белән вертолет аэродромына китергәч, аптырап та калдык. Алай гына да түгел, безгә һәрберебезгә төргәкләр бирделәр. Хәзер әнә теге бинага керегез, аннан чыкканда, өстегездә шушы төргәкләрдәге кименәр булырга тиеш. Киеп килгәннәрен андагы кием шкафларына элеп куярсыз. Шулай эшләдек тә. Без куе зәңгәр төстәге комбинизон сыман киемнәр кидек. Алар өстеннән мехтан тегелгән җылы тән җылыткычлар, башка да очучыларныкы төсле шлемнар, аякларга шулай ук унты кебек нәрсәләр дә кигәч, без инде юлыбызның ул кадәр якын булмаячагын төшендек. Шул ук вертолет безне бер хәрби аэропорта китерде. Көн буе диярлек хәрби транспорт самолетына йөк төядек, бетмәс-төкәнмәс эреле-ваклы ящиклар. Шул ук төндә каядыр очып та киттек. Бик озак очтык, кайдадыр төшеп, биш-алты сәгать ял итеп тә алдык. Тамакларыбызны туйдырдылар. Һавага күтәрелеп, тагын озак кына очканнан соң, самолет шоссилары тагын җиргә тиде. Иркен сулап куйдык. Люклар ачылгач, мин эчтән генә әгүзе-бисмилланы әйтә-әйтә, беренче булып җиргә төштем, миңа иптәшләрем иярделәр. Тышта шундый бөркү, ипи пешерү өчен ягылып, яңа гына томаланган мич эче кебек. Самолетыбызны ниндидер караңгы тупикка туктатканнар. Безгә йөкне бушатырга куштылар. Бушату төяү түгел инде. Әйләнеп торучы конвеерга ящикларны куя торабыз, аларны аста кемнәрдер кабул итә баралар. Шуңа күрә эш чагыштырмача тиз барды. Таң беленә башлаганда, очкычыбыз бушап калды. Шунысы кызык, беркем берни сөйләшми, кырмыскалар кебек эшләвебезне генә беләбез. Җирдәгеләрнең дә тавыш-тыннары юк, караңгыда шәүләләре генә күренә.

Эш беткәч, безгә самолетка ашарга китерделәр. Синченко дигән иптәшебез, ризыкны кабып карагач, йөзен чытты:

 – Нәрсә бу, әчегән кәбестә дисәң, кәбестәгә охшамаган, моны ашагач, нишлисең икән?

 – Алдыңа килгәнне аша, әчегән кәбестәне өеңә кайткач ашарсың, - ди Баско.

Ашый торгач, ияләштек, хәтта тәмле кебек тоела башлады. Әлеге ботка сыман нәрсәдән соң тәмле ширбәт белән бездәге көлчә сыман нәрсәне бергә кушып ашагач, тамакка рәхәт булып китте. Кемнәрдер ящик-ящик җиләк-җимешләр, тагын башка ризыклар менгерделәр. Үзләре сүзсез генә елмаялар, безнең кулны кысалар, аннан тиз генә самолеттан төшеп китәләр. Биргәннең битенә карама, дигәндәй, рәхмәт әйтеп алып калдык.

Кичке караңгылык иңгәч, без инде яңадан күтәрелеп киттек. Без кая килдек, нинди җирдә булдык, моны беребез дә белми. Очучылар да әйтми. Кайтканда да бер тукталып алдык. Самолет җиңел, йөк юк диярлек. Без киң салонда чабыша-чабыша йөрибез, шулай оешкан аякларны язабыз. Биреп җибәргән күчтәнәчләрне ашыйбыз.

Бер атна дигәндә, без “өйдә” идек инде. Шул гадәти киемнәребезне киеп, частебезгә кайтып җиттек.

Ротадагы иптәшләр сорашалар:

 – Кайда югалдыгыз, нигә озак тордыгыз? – диешәләр. Ә без бары елмаябыз да җилкә сиертәбез. Янәсе, беркая да бармадык, шушы тирәдә генә идек.

Берәр ай чамасы үткәч, безне “кубинецлар” дип йөртә башладылар. Күрәсең, безнең кайда булганны кемдер әйткән. Алай диючеләргә без исә һаман да шул җилкә сикертү белән генә җавап бирәбез.

Шул безнең белән барып кайткан Баско дигән егет бер тапкыр әйтә:

 – Теге сәфәргә баручыларны син сайлап алгансың икән, моның өчен мин сиңа зур рәхмәт әйтәм. Синең аркада дөньяның шундый ерак җирендә булганмын. Еллар үткәч, искә алып сөйләрлек сәяхәт булды бит. Димәк, син миңа ышаныч күрсәткәнсең.

 – Сиңа да ышанмагач, инде тагын кемгә ышанырга? Без бит армиядәге беренче көннән бирле бергә утлар-сулар кичтек. Син разведкага бергә барырлык егет! Шулай булды да.

Дөресен әйткәндә, бу минем гомеремнең дә онытылмаслык бер сәхифәсе булып калды.

Мин инде икенче яңа елымны армиядә каршылыйм. 1964 елны каршы алу инде бөтенләй башка шартларда булды. Безне – берничә сержант белән солдатны, шәһәр мәдәният йортына чыгардылар. Биредәге гадәти яшьләр белән  бергә булу күңелләребезне нечкәртеп җибәрде, армиягә кадәрге тормышны сагынуны көчәйтте. Мин үземдә шуны  сиздем: армия тормышына никадәр күнегелгән булмасын, гражданкада яшәп китү, ниндидер бинадан чыккач, саф һава сулап киткән кебек, табигый икән. Бернинди тоткарлыксыз гадәти яшәешкә керәсең дә китәсең. Хәрби киемнән булсак та, биредә дә безгә, башка яшьләр кебек үк, үз итеп карыйлар. Кызлар вальска чакырып кына торалар. Без дә үзебезне, армия вәкилләренә тиеш булганча, тәртипле тотабыз: биибез, уйныйбыз, көлешәбез, аралашабыз. Күңелебезгә ошаганнары белән бергәрәк булырга омтылабыз. Киләчәктә дә дуслар булырлыкларына үзебезгә карата яхшы мөнәсәбәт казанырга тырышабыз. Быелгы яңа ел кичәсе дөньяда яшисе килүне тагын да көчәйтте дияргә тулы нигез бирде кебек.

Мин шушы кичәгә безне чакырган шәһәр комсомол җитәкчеләре белән дә  аралаштым. Беренче сәркәтип әйтә:

 – Сезнең хәрби частьне комсомоллардан гына тора дип әйтергә мөмкин. Әлегә кадәр алар белән җәмәгатьчелек тәртибендә генә эшли торган сәркәтипләр җитәкчелек итеп килделәр. Минемчә, бу вазифаны башка хезмәтләрдән азат булган берәр егет алып барса, тагы да яхшырак булыр иде. Ул турыда уйланмыйсызмы?

 – Армиядә солдат кушканны эшли, уйлар өчен командирлар бар.

 – Анысы шулай, әмма кеше барыбер уйламыйча тора алмый.

 – Дөрес әйтәсез, бары тик комсомол эше белән генә шөгыльләнүче, оештыру эшләреннән тәм табучы җитәкче булган очракта, бу хәрби тормышны тагын да эчтәлеклерәк, максатка ярашлырак итеп алып баруга китерер иде.

 – Безнең карашлар туры килә, бу сүзне башлауның төп максаты нәкъ шундыйрак җавап ишетү иде.

Мин бу сөйләшүгә артык әһәмият бирмәдем, очраклы гына танышкан кешеләрнең сөйләшер өчен тема эзләве кебегрәк кенә карадым. Әмма секретарь әлеге сүзне юкка гына башламаган икән ич. Соңыннан аңлавымча, минем бу кичәгә баруым да очраклы гына булмаган булып чыкты. Димәк, бу хакта безнең җитәкчелек белән алдан ук сөйләшүләр алып барылган булган. Һәм аларның нәтиҗәләре миңа килеп кагылыр дигән уй башыма да килмәгән иде. Монысы бераз соңрак, март аенда булды. Аңа кадәр мин бик шатлыклы көннәр кичереп алдым әле.

(Дәвамы бар)