Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Парашюттан сикерү

23 февраль - армиядә зур бәйрәм. Аңа әзерлек февральнең беренче көннәреннән үк  башланды. Шул әзерлекнең иң зур чарасы – безне самолеттан парашют белән сикертү икән. Сугыш шартларында радио элемтәсен тәэмин итүчеләр десантчылар кебек. Безне дә һавадан кирәкле урыннарга ташлыйлар. Моңа да әзер булып торырга кирәк.

Пагоннарыбызда авиация билгләре булса да, монда килгәч, самолет күргән юк иде әле. Фотоларга карап, Кукмарадан син авиациядә хезмәт итәсең икән, дип кызыгып язалар иде. Аларның хатларын укыгач, елмаеп куярга туры килде. Самолетның кырыен да күргән юк әле,  дип язгач, бер дус кыз такмак язып җибәргән иде:

Минем дустым армиядә

Самолетта оча, ди.

Самолетны танымыйча,

Тракторны коча, ди.

Дөресен әйтим, мин бераз шөлләп тә калдым. Бу сиңа, малай чактагы кебек, колхозның ат абзары түбәсеннән генә сикерү түгел. Анда да без сикереп төшәсе урынга калын итеп салам җәеп куя идек. Монда инде кая барып төшәсеңне алдан белеп булмый. Ивашута белән Мошнин безне тынычландырырга, моны бик гади бер эш итеп күрсәтергә тырышалар. Үзләре дә узган ел сикергән булуларына карамастан, дулкынланалар, әмма киеренке халәтләрен сиздермәскә тырышулары барыбер күренеп тора. Ник дигәндә, алар да безнең белән  сикерергә тиешләр икән.

Кичке аштан соң булган буш вакытымда хуҗалык взводы казармасына киттем. Тәлгатне  чакырып чыгарып, аңа бу хәлне сөйләдем. Ул исә, бер дә исе китмичә:

 – Эх, хуҗалык взводында булуның бер җитешмәгән ягы! Безне шундый сынаулар аша уздырмыйлар. Нигә генә шоферга укыдым икән? Мин, ике дә уйлап тормыйча, сикерер идем. Ние бар аның? Парашютта тирбәлә-тирбәлә, бөтен тирә-якны карый-карый, төшә бирәсең. Баш очында сине саклап алып төшүче купол. Әгәр ул ачылмаса, җиргә төшеп сыланасың, эһ, дияргә дә өлгермисең. “Хәрби бурычны үтәгәндә...” диячәкләр.

 – Авызыңнан җил алсын, кешеләр сикерәләр бит әле, ул-бу булмый. Шулай да бераз  куркыта. Самолет люгыннан бушлыкка атлау мизгеле бик хәтәр, диләр.

 – Курыкма, анда сезнең кирәкле әйберләрне төяп, мин дә барырмын әле. Мин сиңа җирдән курыкма, якташың монда, дип көч биреп торырмын.

Шулай да, Тәлгат белән сөйләшкәч, тынычланып калдым. Башкаларга ни язган, миңа шул!

Менә ул көн килеп тә җитте. Курсантларны бер сәгать иртәрәк уяттылар. Безнең беренче рота бүген сикерә икән. Ике автобуска төялеп, Пушкари бистәсен үтеп, Тамбовтан утыз-кырык чакрымдагы далалы районга чыктык. Тәлгат дөрес сизенгән икән, аның машинасы безнең автобус артыннан бара. Түбәләмә итеп ниндидер төргәкләр, ящиклар төялгән. Кабинада аның белән янәшә Булкин фамилияле капитан утырган.

Көн кояшлы, басулардагы аппак кардан күз чагыла. Аякларга унты кебек җылы итекләр бирделәр, бушлат эченнән свитр сыман җылы нәрсә кидерделәр. Безне күккә Тамбовтагы Марина Раскова исемендәге  хәрби очучылар мәктәбе самолетлары күтәрәчәк  икән. Кыр аэродромында алар безне көтеп торалар. Якынрак килсәк, җиңел сулап куйдык. Бу самолетлар безгә гражданкадан ук билгеле ләбаса! Басуларга ашлама сибүче “кукрузниклар” ич! Самолетлар таныш булгач, рәхәт булып китте. Аларга бәйле шаян сүзләрне-вакыйгаларны искә төшердек.

Мин кечкенә чагында безнең Арпаяз авылының Кырмач болынына шушындый самолет төшкән иде. Кайдадыр Пермь якларында зур урында эшләүче Зәки Салихы кайткан, диделәр. Авылның бөтен малае-кызы шунда йөгердек. Бала-чага гына түгел, самолет күрергә зурлар да җыелды. Болынга төшүен төшкән, әмма очып китәр өчен тигез җир кирәк икән. Трактор белән тарттырып, самолетны якындагы такыр басу юлына чыгарганнарын авыл халкы соңыннан шактый еллар узгач та сөйләп йөрде.

Бу Зәки Салихы дигәннәре, апасы Бибинур өендә бер утырып чәй эчкәннән соң, бүләк-күчтәнәчләрен биреп, карт-карчыкларга сәдакаларын таратып,  китеп тә барды. “Летчик” дигән абый белән икесе дә күн киемнәрдән, иңнәренә дә шундый ук күн сумка асканнар. Икесе узара русча сөйләшәләр. Салих абый авылдашлар белән туган телдә аралаша. Гали Нәҗибе белән бала чагында дуслар булганнар икән, бер-берсенең аркаларыннан кагып күрешүләре бүгенгедәй күз алдында.

Самолет күтәрелеп киткәч, халык аны күмелгәнче карап калды.

Гайфетдин абый әйтеп куйды:

  – Убыр китте, урыны калды, дигәндәй, бу сәмәлүт дигәннәре юк булды,  туфракта эзе генә калды.

Юктан да кызык табарга маһир Билалетдин дигән малайга бу җитә калды:

 – Безнең авылга күктән убыр төште. Сак булыгыз, очып китсә дә, ул шаукымын калдыра икән. Төннәрен убырлы болында йөрмәгез.

 – Җыен тузга язмаган нәрсәне син уйлап чыгарасың, балалар куркытып, дип, аны әнисе Мәрьям абыстай шелтәләп тә алды.

Шул балачак хатирәсе искә төште. Эчемнән генә көлеп куйдым. Бу исә мине бөтенләй тынычландырды. Теге вакытта очып киткән шул абыйларга кызыгып калган идек, менә хәзер үзебез утырабыз. Дөресен әйткәндә, минем әле самолетка бер генә тапкыр да   утырып караганым юк иде. Җитмәсә мине беренче нәүбәттә очачаклар исемлегенә керткәннәр икән. Инструктор өс киемнәребезне җентекләп чыкты. Парашют сумкаларын да үзе киертте, күкрәк турысыннан аркылы-торкылы каптырмаларны да үзе карап каптырды. Парашютны ачу өчен кирәкле боҗраны тартып җибәрүнең ничек эшләнгәнен төпчеп аңлатты. Аннан:

 – Һәркемнең язмышы үз кулында. Каушамагыз, салкын канлылык – иң мөһиме, дип, сүзен бетерде.

Самолетка кереп утырдык. Мин ишектән өченче булып утырдым. Димәк, беренче булып сикерүче мин булмыйм икән әле. Миннән алдагыларның нәрсә эшләгәннәрен күзәтә алачакмын.

Шул вакыт инструктор боерык бирде:

 – Галимуллин, ишек янына утыр!

 Миңа урын бушаттылар. Ишек янына урнаштым.

 – Син – тыныч кеше. Башкаларга үрнәк булачаксың!

Самолетка җан керде, дерелди, калтырый башлады. Ниһаять, аның урыныннан кузгалуы сизелде. Бераздан иллюминатордан карасам, җир шактый аста калган. Һаман өскә күтәреләбез. Бераздан очкыч борыла  башлады. Шул ук вакытта өскә күтәрелүен дә дәвам итте. Менә аның очышы тигезләнде, инструктор да ишек янынарак килде, люкны ачып җибәрде. Самолет эченә җил ташкыны килеп керде. Инструктор миңа кул хәрәкәте белән урынымнан торырга, ишеккә якын килергә кушты. Мин һич тә якыная алмыйм, җил эчкә таба этә. Ниһаять, ишек янындагы тимер тоткычны эләктереп алдым. Якынрак килдем. Җир әллә кайда аста. Инструктор минем аркадан сыйпап алды:

 – Сикер!

Мин, күземне йомып, башым белән аска чумдым. Таштай атылып төшеп киттем. Әмма баш эшли, тиз генә боҗраны тоттым, һәм, тирән сулыш алып, аны тартып җибәрдем. Нәрсәдер мине үзенә тартып алгандай булды. Бер якка күтәрелеп-чайкалып киттем. Бу вакыт эчендә мин шатырдатып күзләремне йомганмын икән. Ачып җибәрсәм, парашют җәймәсе ачылган, мин аның астында, Тәлгат әйтмешли, тирбәлә-тирбәлә генә түгел, айкалып-чайкалып төшеп киләм. Отыры җирдәге машиналар, кешеләр шәйләнә башлады. Әмма инструкторның парашют хәрәкәтен ничек көйләү турында әйткәннәре хәтеремнән чыккан. Шушы килеш исән-сау төшеп җитсәм, бик шөкер, дип, нәрсә дә булса кыймылдатырга җөръәт итмичә, төшәм дә төшәм. Ниһаять, аягым җиргә тиде, мин берничә адым йөгереп барып, җиргә аудым. Әй, мине әйләндереп алдылар, молодец, диләр. Ходай рәхмәте, парашют  бауларын тарткаламасам да, мин төшәргә тиешлерәк урынга кунганмын икән ич!

 – Менә Галимуллин молодец, тәҗрибәле парашютчы кебек төшеп җитте. Егылып китүе генә эшне боза язды. Беренче тапкыр сикергәндә анысы гына гафу ителә инде, диештеләр. Алар арасында Тәлгатнең йөзе шәйләнеп  калды. Баш бармагын күрсәтә. Кем әйтмешли, авызы колагына җиткән. Булдырдың диюе!

Шуннан соң мине җыелышларда парашюттан сикерүне дөрес үзләштергән курсант дип, уңай яктан телгә ала башладылар. М. Раскова исемендәге хәрби авиация уку йорты курсантлары белән очрашуга баручылар арасында булуымны да шуның өчен дип уйладым. Ләкин бу күктән дөрес төшкән булуымның бәхетле очраклылык икәнлеген әйтеп тормадым инде. Парашют белән тагын берәр сикерергә туры килсә, әйтмәсәң дә аңлашылыр, дип уйладым. Һәрвакытта да уңыш юлдаш булып тормас. Әмма, язмыш кочагына ташлагандай, самолеттан көтмәгәндә беренче итеп сикертергә булулары гына аңлашылып бетмәде. Син үзеңне паникасыз, тыныч тотасың, диюләре хак инде, анысы. Ләкин бу тынычлык күңелдә барган давылларны баса белү бәрабәренә икәнлеген алар ничек  белсен? Мин аны кешегә сөйләп йөримме?  Тәлгатькә генә әйтеп куйгалыйм. Ә ул минем сүзләрне сөйләп йөри торган кеше түгел.

Самолеттан беренче булып сикертүгә бәйләнешле  сер соңыннанрак ачылды. Кече сержант Иваншутникның авызы ни сөйләгәнен колагы ишетми торган гадәте бар. Шул тәмәке тарту урынында әйтә  икән:

 – Бу татарин Галимуллинны гел мактап кына торабыз. Аның да кара халыкларга хас кимчелекләре бардыр. Аны шул яклары ачылырлык хәлләргә куйгаларга кирәк. Инструктор булып баручы дустыма әйттем әле, Галимуллинны самолеттан, үзе көтмәгәндә, беренче итеп сикертергә кирәк. Шул вакытта ул үзен ничек күрсәтер икән? Кеше артыннан сикерүе җиңел ул, ә үзең башлап юл салу...

Аны минем отделение командиры Мошнин бүлдергән:

 – Галимуллинга милләт ягыннан карап бәя бирү дөрес булмас. Ул, күзәтүемчә, милләт вәкиле булуга караганда, безнең тулаем җәмгыятьнең гадәти бер кешесе. Без үзебез дә аңардан өстен түгел, ул да бездән ким түгел. Син минем отделение курсанты хезмәтенә кысылма, аның үз командиры бар, яме.

Шуннан соң теге Иваншутникка сүзне уенга борып  җибәрүдән башка чара калмаган.

Урыс малайларында татарларга аерым бер мөнәсәбәт күрсәтү бик сизелми. Ә менә украин егетләре ара-тирә безгә карата үзләренчәрәк мөнәсәбәтле булуларын сиздереп-сиздереп алгалыйлар. Шулай, ашханәдә унлап курсант бәрәңге чистартып утырабыз. Хоменко дигәне әйтә:

 – Карап-карап торам да шуңа исем китә: Сезнең Татариядә бик эссе бит, шулай булгач, анда бәрәңге дә үсми торгандыр. Фоат та, Фаил дә бәрәңгене бик чиста, тигез итеп әрчиләр.

Аңа зур гәүдәле Маленко җавап бирә:

 – Син, Хоменко, татарлар алдында үзеңне хур итеп утырма. Татария кайда урнашкан? Идел буенда. Анда уртача һава. Син Татарияне Ташкент ягында дип беләсеңме әллә?

Мин өстәп куям:

 – Татария түгел, ә Татарстан. Ягъни татар иле. Бездә бәрәңге дә үсә, башкалары да. Безнең зур шагыйребез Габдулла Тукай язган: “у нас средняя погода, и дождь во время идет, и ветер в нужнее время веет”.

Шул ук Хоменко дәвам иттерә:

 – Алай уртача һава булгач, ни өчен сез үзегез кара?

Мин җавапсыз калмыйм:

 – Сез  дә бертөрле генә түгел. Син менә, Хоменко, сап-сары, Стендик кап-кара, аны бик рәхәтләнеп үзбәк яки кыргыз дип карап була. Тик йөз төзелеше генә алардан шактый аерыла. Татарлар да шулай, төрле-төрле. Менә Фаил Гобәйдуллинны гына алыгыз. Ул саф татар. Әнисе миңа кардәш тиешле әле. Карагыз, аның чәче сап-сары, йөзе дә алсуланып тора – блондин. Әнә Сабир Гәрәевне күрегез, ул кап-кара чәчле. Фәргать Гайнетдиновны урыс егетләреннән аерып карап булмый. Илья Большовның исеме урысча, үзе татар. Ә кыяфәте, йөз, гәүдә төзелеше һәр милләт өчен үрнәк булырлык.

Хоменко дигәне инде икенче яктан китереп суктырырга итә:

 – Менә без – украиннар. Украинлы, дидеңме, ул инде христиан динен тотучы була. Ә сездә әнә Илья Большовның исеме дә, фамилиясе дә урысча, ә үзен татар, дисең. Ул ничек була? Үзең татар бул, шул ук вакытта башка халыкның исемен йөрт?

 – Монысы инде тарих. Без мондый мәсьәләләргә кермик. Керсәк, чыга алмабыз. Төпкә төшкән саен, ераклаша гына барырбыз. Ә бу безгә кирәкме? Төрлелеккә килгәндә, сез үзегез дә бер калыптан гына сугылмагансыз. Баш шәһәрегез Киев тә үзегезнең сүз түгел, диләр. Ул Татарның кияү дигән сүзеннән килә. Кияү – Киев! Ә кияү – зять дигән сүз. Моны безнең тарихи әсәрләр иҗат итүче бер бик зур язучыбыз әйтә. Белсәгез, кайчандыр татарлар белән украиннар туганлык мөнәсәбәтләрендә дә  булган. Украин җырларын карагыз. Аларда татар җырларына хас булган   моң дигән сыйфат бар. Майбороданың “Рушник” дигән җырында бу аеруча шулай. Андыйлар украиннарда шактый. Шуңа күрә без сезнең артистларны үз итәбез. Алар моны белеп бетермиләрдер, юкса, Татарстанга ешрак килерләр иде.

Бу сүзләр украин егетләренең күңеленә хуш килде булса кирәк, алар беразга тынып калдылар. Хоменконың да йөзе җитдиләнеп китте.

 –  Петро, әйдә, Фоатның сүзен раслап, яки кире кагып, җырлап җибәр әле. Татар җырына хас нәрсә безнең җырларда да бармы икән?

Петроны кыстап торасы юк, ул сорамасаң да гел җырлап йөри. Менә хәзер дә әле генә мин әйткән “Рушник” (“Сөлге”) дигән җырны сузып та җибәрде. Аның тигез, йомшак кына баритон тавышы ашханәнең башка бүлмәләренә дә ишетелгән, күрәсең. Бер ишектән аш-су пешерүче апаның да башы күренде. Йөзендә рәхәт елмаю. Җыр бетүгә, кычкырып җибәрде:

  • Сезне тыңлап, әнә табадагы маема ут капкан. Столовойга килгәч, кушканны гына эшләргә генә кирәк. Кем сезгә, җыр җырлап, безгә  комачауларга кушкан?

  Әмма аның интонациясендә ярату, йомшаклык  билгеләре бар иде. Малайлар моны сизделәр. Хоменко инде татар егетләренә таба борыла.

 – Менә украин җыры яңгырады. Инде чират татар җырына. Икесе арасында бармы икән Фоат әйткән охшашлык? Я, кайсыгыз җырлап күрсәтә.

Нигәдер барысы да миңа төбәлделәр. Җырлау минем өчен күңел рәхәте икәнен әллә алар беләләрме? Дөрес,татар егетләре минем җырлый алуымны беләләр булыр. Хәер, белеп бетермәүләре дә мөмкин. Ни өчен дигәндә, мин йөргән агитбригада концертларын кукмаралылар әллә караганнар, әллә юк. Арча, Әтнә ягыннан булган Фәрхәт, Сабирлар каян белсен?  Армиягә килгәч, минем әле үзем өчен генә булса да җырлаганым  юк. Чөнки монда үзең белән үзең калырга һич тә җай юк, гел күмәк тормышта кайнашырга туры килә. Минем, ялгыз гына калып, иркенләп бер җырлыйсым килә, шушы юк кына теләкне канәгатьләндереп булмый. Хоменконың җырларга тәкъдим итүе үзенә күрә күк капусын ачып җибәргәндәй булды.

Әрчи торган бәрәңге белән эшне бетергәч, аны сулы чиләккә салдым да, шул утырган килеш кенә җырларга көйләнә башладым. Күрәсең, йөзем дә җитдиләнеп, үзгәреп киткән. Хоменко, миңа таба сузылып, кулымнан ипләп кенә пычагымны алды:

 – Болай итсәк, тынычрак булыр, җырга бирелеп, я берәр көтелмәгән эш эшләп ташларсың, - ди.

Һәммәсенең күзе миндә. Мин исә уйланам. Моңлы “Рушник”тан соң шундый ук дулкындагы көй кирәктер. Әмма кайсы җыр отышлы булыр? Бу бит гадәти генә җырлау булмаячак, башка милләт кешеләренә татарның күңел дөньясына пәрдә ачып кую кебек  кабул ителәчәк. Шактый озын тоелган паузаны кыскартырга кирәк иде. Ниһаять, “Сибелә чәчәк”не җырлап җибәрдем. Өч-дүрт ай җырлаганым булмаса да, шунда ук сизеп алдым, тавышым шактый иркен генә чыга икән ич. Моны аңлап, тавышыма тагын да көч өстәдем. Киң диапазонлы җырның кульминациясендә исә, тавышымны күкрәк төпкеленә төшереп, әкрен генә яңгырашын көчәйтә-көчәйтә җырлап бетердем. Җыр тынгач, барысы да, дәвамын көткәндәй, миңа карап калдылар. Бераздан шул ук Хоменко:

 – Менә җыр бу! Татар җыры шулай яңгырый дисәләр, ышанмас идем. Чыннан да, украин җырларының ниндидер билгеләре бар. Син, Фоат, юкка гына армиягә килгәнсең, сиңа рәхәтләнеп үз халкыңа җырлап кына йөрисе иде. Беткән мени армиядә хезмәт итәрлек башка егетләр? Мә, бишне, – дип, кулын сузды.

Бу хәл шул ук көнне бөтен ротага таралды. Миңа җырчы итеп карый башладылар. Стройда барганда, командир боерык бирә:

 – Запевай!

Шуны ишеткәч, Петро җыр башлый. Аңа бөтенебез дә кушыла. Әмма мин строй җырын башлап җырлый алмыйм. Минем җырлау рәвешем аңа көйләнмәгән. Моның өчен урыс, я украин, я белорус мохитендә тәрбияләнергә кирәктер. Моны башкалар да аңлыйлар дип беләм. Шуңадыр, миңа стройда башлап җырла дип әйтүче юк. Ә менә ниндидер уңай белән часть клубында концерт оештырыла башлагач, клуб мөдире капитан Самсонов минем шунда катнашуымны сорады. Ул, мөмкин булса, русча җырласаң, әйбәтрәк булмасмы, диде.

 – Кайсы җырны беләсең?

 – Җырларны беләм, белүен. Әмма бер дә сәхнәдән русча җырлаганым юк бит.

 – Нигә алай? Рус телендә әйбәт сөйләшәсең бит.

 – Мин татар мохитендә үстем бит. Рус җырының рәтен белмим мин. Аларны тыңларга гына яратам.

 – Я, шулай да җырлап кара әле. Кайсысын уйныйм?

 – “Яз көнендә гөлләр матур була”ны, бәлки, җырлый алырмын?

Самсонов фортепианода уйный башлады, мин кушылдым. Бер куплет җырлагач, капитан әйтә:

 – Әйе, синең тамак русча җырлауга көйләнмәгән. Татар бормалары белән матурларга тырышасың. Кирәкмәгәнгә сузасың да. Син татарча гына җырла инде. Я, татарча җырлап күрсәт әле.

Минем кулда ноталар юк, шуңа күрә Самсонов фортепианода уйный алмый. Акапелла гына җырларга булдым. Рөстәм Яхинның “Оныта алмыйм” романсын сайладым. Моның сәбәбе дә бар иде. Әле узган елны Кукмарага, һәвәскәрләрнең район күләмендә уздырылган йомгаклау концертын карарга, Казаннан Халык иҗаты йорты директоры, атаклы дирижер Разия апа Яруллина килгән иде. Ул, минем җырлавымны ошатып, Казанга барасы башкаручылар арасында мине дә күрергә теләвен әйтте. Бер атнага якын башкалада чыгыш ясарга тиешле кешеләр белән җыр дәресләре уздырды. Миңа Р. Яхинның шушы әсәрен җиренә җиткереп өйрәтте. Җырлар алдыннан төрле күнекмәләр эшләтеп, тавышымның дөрес ясалышын булдыруга, сулыш алуымны көйләүгә әһәмият бирде. Шуңа күрә бу әсәрне шактый “киртәсенә кертеп” башкару буенча күнекмәләрем барлыкка килде. Мин Самсоновка да шуны җырлап күрсәттем. Капитан җырлавымны ошатты.

 – Менә шушыны җырларсың. Бу композиторыгыз дөнья классик музыкасы алымнары белән иҗат итә икән. Татар халкының үз җырлары безнең аудиториядә авыррак кабул ителергә мөмкин. Ә бу җыр, ничектер, нейтральрәк кебек тоела, ягъни башка милләт вәкилләренә дә артык ят тоелмас. Концертта да инструменттан башка гына җырларсың. Нотасы булмагач,  уйнап булмас. Шулай да мин сиңа тиешле югарылыктагы нотаны биреп куярмын.

Шулай эшләдек тә. Иң курыкканым  - тональностьны дөрес алмау иде. Әмма капитан миңа сәхнә артыннан тиешле нотаны биреп куйгач, мин ышанычлы гына  башлап җибәрдем, шул рухта ахырга кадәр дәвам иттерә алдым. Мул гына итеп кул чаптылар.

Залда Тәлгать тә утырган икән. Соңгы көннәрдә аны каядыр командировкага җибәргәнннәр иде. Шуңа күрә концертта катнашачагым  турында аңа әйтә алмаган идем. Минем сәхнәгә килеп чыгуым аның өчен көтелмәгән хәл булган. Ул әйтә:

 – Бу төрле милләт егетләре арасында томаналары да бар икән. Сине игълан иткәч, янәшә тирәдә утыручыларның кайберләре бу татарлар җырлый да беләләрме икәнни, дип куйдылар. Җитмәсә, син романс башкара дигәч, татарларга нинди романс, диештеләр. Аның каравы, җырлавың әйбәт килеп чыкты. Шулай да мондый җирдә татарча җырламасаң, әйбәт булыр иде. Барыбер сәерсенеп карыйлар. Тавышыңны сакла, хезмәт итеп кайткач, үзбезнекеләр алдында рәхәтләнеп җырларсың.

Мин Тәлгатькә рәхмәт әйттем. Чыннан да, алга таба җыр белән сәхнәгә чыкмаска тырыштым. Малиновкада чагында   чыгарылыш кичәсендә генә җырларга җөрьәт иттем.

Мин еш кына уйланам: теге чакта мин үземнең фиркале булуымны иптәшләремә әйтми кала алдым. Ә менә шушы нәрсә егетләргә билгеле булгач, аларның миңа карата мөнәсәбәте кайсы якка булса да үзгәрмәсме икән? Чөнки солдатлар арасында төрле караштагылары очрый. Бигрәк тә Балтыйк буе илләреннән килгәннәре, сәяси мәсьәләләр тирәсендә сүз чыкса, ара-тирә шактый сискәндерерлек нәрсәләр әйтеп куйгалыйлар. Дөрес, андыйлар күп түгел, әмма юк дип тә булмый. Мин, сүз андый темаларга килеп чыкканда, дәшми калуны өстен күрәм. Ә менә минем  идарәче фирканең әгъзасы булуым мәгълүм булгач, алар миңа аерым мөнәсәбәт күрсәтмәсләрме?

Көннәрдән бер көнне ротада кизү торучы солдат казарманы яңгыратып кычкырмасынмы:

 – Рядовой Галимуллин, сине парткомга чакыралар.

Мин ул вакытта гимнастеркага акбүздән кисеп ясалган эчке  яка тегеп утыра идем. Минем тирәдәге иптәшләрем, дневальныйның бу сүзләрен ишеткәч, сәерсенеп калдылар.

 – Партком кешеләренең синдә нинди эше булырга мөмкин?

 –Әллә берәр җирдә ялгыш сүз әйттеңме?

 –Алай булса, парткомга чакырмаслар иде. Андый хәлләрнең үз урыны бар.

Әмма мин үзем ни өчен чакырганнарын белә идем. Шуңа күрә егетләрнең шөбһәле сүзләре миңа нинди дә булса тәэсир ясамады. Аппак яка тегелгән чиста гимнастеркамны киеп, башыма пилотка чәпедем дә партком урнашкан бинага киттем. Анда эшләүче капитан болай диде:

 – Безгә синең учет карточкаңны тапшырдылар. Син хәзер безнең партия оешмасында әгъза булып торачаксың. Үзенңе лаеклы рәвештә тот. Яхшы укы, тәртипле, үрнәк бул. Партия җыелышларында катнашу мәҗбүри. Партия билетыңны күрсәт әле.

Мин түш кесәсеннән билетны алып бирдем.

 – Дүрт айга взносың түләнмәгән икән. Хәзер түли аласыңмы?

Мин аңа тиешле акча суздым. Ул билетка взнос түләнүе турында билге ясады.

Минем кайтуымны иптәшләрем бик кызыксынып көтеп торалар икән. Казарма ишегеннән килеп керүгә, сорау яудыра башладылар.

 – Ник сине анда чакырганнар?

 –Парткомда кешене ачуланалар гына икән. Сине ни өчен орыштылар?

 – Әллә сине икенче урынга күчерәләрме?

Мин аларның бу сорауларына эчемнән генә елмаясым килсә дә, җитдилек сакладым. Ләкин, ни дип җавап бирергә белмичә, беразга аптырап калдым. Шуңа күрә озын гына пауза барлыкка килде. Иптәшләрем исә миңа карап торалар, җавап көтәләр. Дәшмичә калып булмый бит инде. Мин шактый ипсез генә әйтеп куйдым:

 – Берни дә юк, барысы да әйбәт. Анда кемдер Казанга барырга җыена икән. Миннән Татарстан, аның башкаласы турында сораштылар.

Минем бу сүзләремне ишеткәч, ниндидер гадәттән тыш хәл турында әйтер дип көткән егетләр җиңел сулап куйдылар. Әлеге дә баягы Хоменко да сүзне уенга борды:

 – Син болай диясең калган: Казан шәһәре бик буталчык, анда кирәкле җирне таба алмыйча аптырап бетәрсез. Мине юл күрсәтүче итеп алмасагыз, эшегез харап. Шулай итеп, туган ягыңда булып килер идең.

Солдатлар шаулап көлештеләр.

Якташым Фаил Гобәйдуллин сүзгә кушылды:

 – Үзем генә кайтып килер идем дә, миннән файда булмас. Ник дигәндә, Казанны мин үзем дә белмим.

Чуваш егете Николай да сүзсез калмый:

 – Казан ни, Чебоксар ни, безнең авылга икесе дә ике йөз чакрым. Без аларның нәкъ утасында торабыз. Без әти белән бер атнада Казанга барсак, икенчесендә Шупашкар базарында була торган идек. Безнең чувашлар Казанны Хузан дип йөртәләр. Мин Хузанны Фаилгә караганда яхшырак беләмдер. Алай-болай ул якка барырга дисәләр, миннән дә яхшырагы булмас. Мин беръюлы ике республиканы да әйбәт беләм.

Василий Стендик дигән егет тарихтан, бүгенге иҗтимагый хәлләрдән хәбәрдарлыгын күрсәтергә җай гына эзли. Һәм еш кына таба да. Ул армиягә тарих бүлегенең беренче курсын тәмамлаганнан соң алынган. Әле дә чуваш Коляның “ике республика”  дигән сүзтезмәне ычкындыруын файдаланмый каламы соң ул?

 – Менә син, Коля, республика,  дисең. Сезнең Татария белән Чувашия республикалармы соң?  Өлкәләр ич алар!

Монда инде мин дә сүзгә кушылырга тиеш булам:

 – Ничек инде республика булмасын? Башкалаларыбыз да бар, Верховный Совет та, Конституциябез дә бар. Өлкәләрдә алар юк бит. Баш шәһәрләре дә өлкә үзәге генә дип атала.

 – Шулаен шулай, -  ди Вася. – Башкала дип атыйлармы, үзәк дип әйтәләрме, эш анда түгел. Эш әлеге шәһәрнең  респубика өчен нәрсә эшли алуында. Менә Казанны алыйк. Зур, матур шәһәр, дисез. Әмма ул, башкала буларак, нәрсә эшли ала? Үзе закон чыгарып, аны үтәтә аламы? Шуны эшләргә омтылып карасын, хәзер башына сугачаклар. Татарияме, Чувашияме, сез инде Көнчыгыш илләрендәгечә авыз тутырып Татарстан, Чувашстан дисез. Янәсе, Татар иле, Чуваш иле! Мин моның алай түгеллеген бер җөмлә белән исбат итә алам.

 – Я, исбат ит әле, шундый көчле дәлилле нинди җөмлә  икән ул? – ди Коля.

Мин инде белеп торам, Вася Стендик шундый егет, уйламыйча бер сүз дә әйтмәс. Дөрестән дә аның андый дәлиле бардыр.

Вася безгә көлемсерәп карап ала. Мин сизеп торам, хәзер ул саллы фикер әйтәчәк. Чөнки йөзендә үз-үзенә булган ышынычлылыгы язылып куелган. Ирен кырыйларына “шуны да белмисез мени?” дигән елмаю кунаклаган. Ул җавабын сорау бирү белән башлады:

 – Менә әйт әле, Коля, сезнең республикада иң олы җитәкчелек оешмасы ничек дип атала?

 – Минемчә, Верховный Совет. Ул үзенең сессияләрендә карарлар, законнар кабул итә. Аларны үтәү һәр оешма, һәр кеше өчен мәҗбүри дип санала.

 – Ярый, алай да булсын, ди. Шулай да әйт әле, Татарстанның иң зур җитәкчесе кем? Шул син әйткән Верховный Совет председателеме?

 – Юк бугай. Бөтенесе дә обкомның беренче секретаре авызына карап торалар.Ул әйткән сүз һичшиксез үтәлергә тиеш дип  санала.

 – Менә, менә! Инде обком сүзе нинди сүзләрдән кыскартылып ясалганын да әйт.

 – Аңлашыла инде – областной комитет.

 – Менә күрдеңме? Республиканский комитет булса, ул реском дип аталыр иде. Ә чынлыкта областной комитет – обком дип атала. Менә хәзер сез көткән төп җөмләне әйтәм: димәк, Татарстан – югары оешмалар карашынча, нибары  өлкә генә. Ә теге Верховный Совет дигәнегез ул бары тик уен гына. Курчак уены! Мәскәүнең Генеральный секретаре Татарстандагы беренче секретарьгә боера, ә бусы сезнең Верховный Совет председателенә куша. Ул нәрсә әйтсә, халык “сайлаган” депутатлырыгыз шуңа кул күтәреп утыра. Сездә генә түгел, бөтен җирдә шул хәл. Менә безнең Украинада барысы да мөстәкыйль кебек.  Ә чынлыкта ничек? Безнең беренче секретарь да Мәскәүдәге генеральный секретарь сүзенннән бер сантиметрга да тайпыла алмый. Украина коммунистлар партиясе дип әйтү чын хәлне яшерү өчен генә. Барысына да КПСС үзәк комитеты хуҗа.

Минем дә болар турында уйланганым бар иде. Чыннан да, партиянең район комитеты дигәндә, бернинди дә туры килмәүчелек юк. Район бар, аның партия комитеты бар. Татарстан күләмендә алганда, шул ук оешма республика комитеты дип аталырга тиештер бит инде. Нигә аны өлкә комитеты дигәннәр икән? Әмма мин, Вася кебек, мәсьәләнең төбенә төшеп уйлый белмәгәнмен. Дөрестән дә, ул әйткәннәр барысы да туры килә бит. Әлеге югары оешманың исеме Татарстанны, Чувашстанны гадәти өлкәләр рәтенә тарта да төшерә. Монысының да, тегеләренең дә иң зур түрәсе – өлкә комитетының беренче секретаре. Мин Вася дәлиллләренә карата нәрсә әйтим инде дип уйланып утырганда, старшина  тавышы яңгырады:

 – Рота, тезелергә!

Без ашыгып урыннарыбыздан тордык, бил каешларын рәтли-рәтли, казарма алдындагы мәйданга тезелдек. Старшина безне хуҗалык складларына таба алып китте...

...Шул ук төнне, йокыга талгач, мине рота дежурные уятты.

 – Тор әле, якташың Губайдуллин белән бәхетсезлек булган!

Мин сикереп тордым. Тиз-тиз генә өс-башымны киенеп, дежурный бүлмәсенә кердем. Анда әлеге дежур торучы сержант белән Фаил генә иде.  “Фаил исән-сау бит, нинди бәхетсезлек?” Башымнан шундый уй үтте. “Гобәйдуллин белән бәхетсезлек булган” дигәч, мин инде аны мондый сәламәт хәлдә түгелдер дип уйлаган идем. Йокы арасында ишетелгән андый сүз аеруча фаҗигале булып аңлашыла бит. Карыйм, шулай да Фаилнең  күзләре яшьле. Димәк, нәрсәдер булган. Нәрсә? Фаил, кулына кәгаз тотып, аптырап калган. Миңа бер сүз дә әйтә алмады, шул кәгазьне сузды. Бу телеграмма иде. “Әниең фаҗигнале рәвештә вафат булды. Кайт. Бу үлем факты Кукмара район баш врачы, район хәрби комиссариаты тарафыннан раслана”, дип язылган иде.

Димәк, фаҗигале хәл әнисе белән булган. Бу инде Фаил өчен зур хәсрәт иде. Кайт дип язганнар язуын, әйтерсең лә, кайту мәсьәләсе аның үз карамагында. Армия бит бу. Хезмәт итүенең беренче генә елы. Шунда минем аңыма әни әйтә торган сүзләр килде:

 – Безнең туганнан туган Мәрьям апабыз Зур Сәрдек авылы кешесенә кияүгә чыкты. Аның ире Харис исемле. Харис җизни белән Мәрьям апабыз өйләнешкән елларны Арпаязга кайткалыйлар иде. Бала-чагалар үстерү мәшәкатьләре күмеп киттеме, байтактан инде килгәннәре юк. Ара да ерак. Безнең үзебезнең дә анда барып чыгарга күңел җиткәне юк.

Менә шушы Мәрьям апа базга бәрәңге алырга төшкәч, шуннан менеп җитә алмаган. Анда кеше өчен зарарлы газ җыелган булган. Инде аны җирләгәннәр дә икән. Әтисе берүзе калган. Фаилнең апалары кайсы кайда үз гаиләләре белән яшиләр, ди.

Мин ничек тә Фаилне юатырга теләдем. Үз телебездә сөйләшеп, күңеленә җиңеллек китерергә кирәклеген аңлыйм, ләкин аны нинди сүзләр белән юатарга икәнлеген белмим. Шулай да, мине үз янында күреп, ул бераз тынычланды.

 – Иртәгә командирлар белән икәү сөйләшербез. Минемчә, сиңа кайтып килергә рөхсәт итәрләр. Бәлки, әле армия хезмәтеннән бөтенләй дә азат итәрләр. Әйдә, кереп урыныңа ят. Йоклап китә алмассыңмы?

 – Юк инде, Фоат, ятып тормыйм. Барыбер йокы кермәячәк. Төнне шушында утырып чыгам.

 – Юк, алай ярамас. Бу –  дежурда торучылар бүлмәсе. Рөхсәт итсәләр, бераз Ленин бүлмәсендә утырыйк.

(Дәвамы бар)