Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (бәян)

Мартның да уртасына якынлашабыз. Көннәр сизелеп озынайды. Кояш та яктысын көннән-көн мулрак сибә. Тәрәзә турысындагы куаклыкта көн үзәгендә чыпчыклар “сабан туе” уздыра башладылар. Ниндидер куанычлары бар кебек, бер-берсен уздыра-уздыра чыркылдаша бирәләр.

 Мин  тәрәзә аша аларга күз төшерми булдыра алмадым. Бигрәк тә ихлас куанышалар, алар да яз килүенә битараф кала алмыйлар, күрәсең. Чыпчык булып чыпчыкның күңелен уятып, җанландырып җибәргәнне, яз килүенә кеше тыныч кына карый аламы соң? Әйе, табигатьтәге язгы үзгәрешләр җанны җылыта, күңелне үзгәртә.  Шулай булмый хәле юк, кеше шул ук табигатьнең бер өлеше ләбаса. 

Менә миңа да нәкъ бер атнадан җитмеш яшь тула. Мин моңа үзем ышанып та бетмим, күңел кабул итеп бетерми. Юк, миңа түгел, кемгәдер бүтәнгә туладыр ул җиде дистә дигәнең. Мин әле, Ходайга шөкер, алтмышта ничек йөргән булсам, бүген дә шулай җиңел генә хәрәкәтләнәм кебек. Лекцияләремне  дә студентлар көтеп алалар сыман тоела. Шулай булмаса, аудиторияне тутырып утырмаслар иде. Аларның игътибарлы йөзләрен күрә-күрә сөйләү миңа көч бирә, яңадан-яңа мәгълүматлар җиткерәсе, яшьләрне фән хикмәтләре белән тагын да нечкәләп таныштырасы килә башлый.

Тәрәзәдән тыштагы чыпчыкларның кыланышларын карап торганда,  мин шундый уйлар белән мәшгуль идем. Шуңадыр, кабинет ишеге ачылуын да сизмәдем. Хәер, керүче аны кыяр-кыймас кына, ачылмаса ярар иде дигәндәй, йомшак кына ачты. Шулай да минем колак әле сак,  артымдагы   кыштырдау тавышына борылып карадым. Ишек янында бер яшь кенә кыз басып тора. Берәр студенттыр. Әмма аның моңа кадәр күзгә чалынганы булмады кебек. Мин кызга текәлдем. Кыз  игътибарлы карашымнан тагын да җайсызлык сизде кебек. Миңа  таба бер-ике адым атлады да тукталып калды. Мин аңа өстәл каршына куелган урындыкка күрсәттем, үзем дә кәнәфиемә урнаштым. Кыз, акрын гына килеп, күрсәтелгән урындыкка утырды һәм бик җентекләп миңа карап тора башлады. Мондый караштан инде миңа уңайсыз булып китте. Әмма  андый текәлеп торулар белән генә мине шаккаттырып  булмый. Шуңа күрә, кызны бу җайсыз хәлдән чыгару өчен, тыныч кына әйтеп куйдым:

 – Сез кем һәм нинди йомыш?

Кыз әле һаман да миңа  текәлеп карап торуын дәвам итә иде. Мин уйлап куйдым:

 – Хәзерге буын бик кыю, аларны үзеңнең халәтеңнән чыгып кына аңлап бетереп булмый. Әйдә, алай теләгәч, карап торсын инде, аргач туктар. Бабай кешенең йөзендә кызлар өчен артык мавыктыргыч нәрсә булмас.

Шулай да  карашып торуларның күпкәрәк киткәнен кыз үзе дә сизде булса кирәк,  кечкенә генә сумка шикелле нәрсәсеннән нидер эзли башлады. Ниһаять, тапты булса кирәк, өстәлемә ниндидер саргайган кәгазь кисәген   чыгарып салды.

 Фоторәсем икән ич!

Мин шунда бу кызны телсез икән дип уйладым. Чөнки бүлмәгә кергәннән бирле бер генә сүз дә әйткәне юк. Мин, күзлегемне киеп, әлеге рәсемгә текәлдем һәм аптырап калдым. Бу  минем армиядә хезмәт иткәндәге дустым Тәлгать белән төшкән рәсем иде. Икебез  дә, әле солдат киеменә киенеп, ике-өч ай үттеме-юкмы, шәһәр күреп кайтырга рөхсәт алган идек. Бу хәрбиләр телендә “увольнениегә чыгу” дип атала. Шунда, бер фотографиягә кереп, шушы рәсемгә төштек. Аның бер данәсе минем үз альбомымда саклана. Җае туры килгәндә, мин  аны актарып утырырга яратам, шунда әлеге рәсемгә дә күзем төшә. Бу рәсем урнаштырылган битне тиз генә әйләндереп узып китә алмыйм. Ник дигәндә, ул бик якын дус иде шул. Җитмәсә якташ, Янсыбы авылы егете Тәлгат Фәтхри улы.

Мин аптыраулы карашымны  кызга текәдем. Ә ул бер сүз дә дәшми, елмаеп тик карап тора. Мин дә берни  әйтмим, әйтер идем дә,  телсезләр белән бармаклар ярдәмендә сөйләшү серләрен бөтенләй дә белмим. Әмма шулай да мин дәшми кала алмадым, эчтән генә уйлангандай итеп, әйтеп куйдым:

 – Бу фоторәсем синең кулыңа ничек килеп керде икән соң?

Һәм шул вакыт, минем исемне китәреп, кыз телгә килде: 

 – Бу минем бабам рәсеме. Ә менә монысын сез дип әйттеләр...

Кыз рәсемдәгеләрнең икесенә дә бармаклары белән төртеп-төртеп алды.

Минем эчемә җылы керде. Димәк, шөкер, бу кыз белән сөйләшеп була икән,  телле кыз!

 – Дөрес әйткәннәр, бу – мин. Моннан илле ел элек армиядә хезмәт иткән вакытта төшкән рәсем. Монысы - минем дустым Тәлгать. Син аны бабам, дидең. Димәк, син аның оныгы буласың инде?

 – Әйе, мин бу фотоны бабамның бик яратып укый торган китабы эченнән табып алдым. Мин аны бабам истәлеге итеп саклыйм. Әниемә дә күрсәттем. Бабам рәсем артына язып та куйган...

Мин рәсемнең артын әйләндердем. Анда дустымның таныш язуын күрдем. Тәлгать нәкъ шулай матур итеп, ашыкмыйча, хәрефләрне ясый-ясый яза иде. Аның хатлары әле дә саклана. Бу – аның язуы. Әнә, гадәтенчә, түгәрәк-түгәрәк хәрефләр белән язып куйган: “Армиядәге дустым-якташым Фоат. 24 декабрь. 1962 ел. Тамбов-Малиновка”.  Мине бу хәл бик тәэсирләндерде. Шул вакытлардагы хәл-әхвәлләр бер-бер артлы  хәтеремдә яңара башлады...

 

 

...Тамбов шәһәреннән ун гына чакрымда Пушкари исемле разъезд бар. Шуннан ерак та түгел Малиновка авылы күренеп тора. Безне Казаннан биредәге хәрби частькә китерделәр. Бу кече хәрби белгечләр әзерли торган уку-укыту батальоны икән. Шуңа күрә җиде-сигез ай саен биредәге солдатлар алышынып тора. Укып белгечлек алганнар, алга таба шул һөнәрләре буенча эшләп хезмәт итү өчен, башка урыннарга таратылалар. Биредә исә  яңадан-яңа курсантларны әзерләү эшләрен алып баручы офицерлар белән сержантлар гына даими хезмәт  итәләр. Тәлгать белән мине дә шушында китерделәр. Тәлгатьнең армиягә алынганчы ук машина йөртү һөнәре  булганга күрә, аны беренче көннәрдә үк эшкә куштылар. Шулай итеп, аның армиядә хезмәт итү өчен, белгечлеге бар дип исәпләнелде. Ә мин, армиягә кирәкле  белгечлегем булмау сәбәпле, укырга тиеш булдым. Шуңа күрә, килү белән, безне төрле-төрле  казармаларга урнаштырдылар. Мин эләккән взводтагылар радиотелеграфист-радиомеханик дигән һөнәрне үзләштерергә тиеш икән. Без, иртәнге физзарядкалар ясап, урын-җирләрне тәртипкә китерәбез дә, стройга тезелеп, ашарга барып киләбез, аннан классларыбызга таралабыз. Дәресләр арасында безне стадионга алып чыгып, йөгертеп тә кертәләр, утын ярдыралар, тагын шуңа охшаш эш бирәләр. Аннан тагын дәрескә утырабыз...

Ярты чакырымда гына  урнашкан урыс авылындагы кызлар кичләрен часть коймасы  буена килеп безнең мондагы тормышны күзәтәләр. Ниндидер кызык табып, көлешкән булалар. Бу исә әле генә иректән килгән күңелләрне иләсләндерергә җитә кала. Кайчакта, бөтенесен ташлап, шулар янына чыгып китәсе килә башлый. Әмма шунда ук, үзеңнең армиядә икәнлегең исеңә төшә дә, булмаган мыек астыннан гына елмаеп куясың.

Ныклап ук укый башлагач, дөресрәге, хәрби ант кабул иткәч, чират буенча (әгәр тәртибең яхшы булса!) “увольнениегә чыгарга” рөхсәт бирә башладылар. Бер  якшәмбедә без Тәлгат белән рөхсәт ала алдык. Старшинаның бетмәс-төкәнмәс үгет-нәсихәтләрен, кисәтүләрен тыңлаганнан соң, частьнең керү-чыгу пунктында ныклап тикшерелгәч, ниһаять, иркенлеккә чыктык. Ничә атналар буе күзне кыздырып торган тимер юл тукталышына йөгердек. Өч вагонлы дизель поездына утырып, Тамбовка киттек. Исеме Һади Такташ белән дә бәйле булган шәһәр урамнарында адашып йөрдек, фотографиягә кереп чыктык. Рәсем киләсе атнага гына әзер булыр, диделәр. Аннан гына чыккан идек, урамның каршы ягында бик матур бинага юлыктык. Театр икән. Моны белгәч, Тәлгать әйтеп куймасынмы:

 – Әйдә, театрга керәбез!

Әле өйдән килгән байлыктан акча да бетеп җитмәгән. Тиз генә билет алып кереп тә киттек. Нинди әсәр карарга тиешлегебезне дә белмибез. Анысы белән кызыксынарга чамабыз булмады. Бик вакытлы кергәнбез. Урыннарга урнашуыбыз булды,  залда ут та сүнде. Тамаша башланды. Сәхнәдә ниндидер җимерек торак, тәртипсезлек күренешләре шәйләнә. Ярым караңгылык. Менә бераз яктылык иңә төште. Ул арада кешеләр дә күренә башлады. Тәмам яктырып бетте. Шунда гына абайлап алдык. Сәхнәдә ниндидер зур гына бер  бүлмә. Ул чаршаулар белән ике-өчкә бүленгән. Шуларның алгысында башына татар түбәтәе кигән бер егет бүкән өстенә куелган тимер сандалда кәйлә очлый. Башына татарча итеп яулык япкан бер кыз тагаракта кер уа. Барысы да нәкъ менә татарча. Тәлгать белән бер-беребезнең иңнәребезгә төртеп алганыбызны сизми дә калганбыз. Кая килеп эләктек без, янәсе! Менә сәхнәдәгеләр сөйләшә башладылар. Русча! Без инде, күңелебездән сөйләшүләре дә татарча булыр дип көткәнбездер, күрәсең. Русча сөйләшсәләр дә, безгә рәхәт иде. Димәк, болар татарчадан тәрҗемә ителгән әсәрне уйныйлар! Без сәхнәгә менеп китәрдәй булып карый башладык. Тәнәфестә программа сатып алдык. Бу безнең Шәриф Камал дигән  язучыбызның “В вороньем гнезде” дигән әсәре икән ич!  Буфеттан алган булка белән чәйне эчә-эчә, бәхәсләшә башладык – бу татарчада ни исемле әсәр булган? Ворона дигәне карга була инде, гнезда дигәне ни икән? Оя була торгандыр инде, кош оясы. Димәк, “Карга оясы” була инде. Шулай итеп, спектакльнең исемен бергәләп тәрҗемә иттек. Инде аңлабрак карарбыз, дибез. Әмма, карый-карый, тагын аптыраштык. Сәхнәдә сурәтләнгәннәр белән “Карга оясы” арасында нинди бәйләнеш бар? Шулай да, спектакль беткәч, иң тырышып кул чабучылар без булганбыздыр. Эт чаба дип, бет чаба, дигәндәй, без тырышып кул чапкач, башка тамашачылар да калышмадылар.  Башка телдә булса да, үзебезнең автор әсәре белән көтмәгәндә шушылый  очрашу күңелле булды.  Шуннан алган тәэсирләр белән, юлдагы бер ашханәгә кереп, тамак ялгап алдык та, теге өч вагонга өлгерү өчен, тимер юл вокзалына йөгердек. Иртә дә, соң да түгел, нәкъ күрсәтелгән сәгатьтә частебезгә кайтып җиттек. Ә рәсемне икенче атнада шәһәргә барган иптәшләребез алып кайтып биргән иде. Димәк, бу рәсемне Тәлгат тә пөхтәләп саклаган икән.

 – Әйт әле, сеңлем, бабаң бу рәсемне үзе яраткан китап эчендә саклаган, дисең. Нинди китап икәнен хәтерләмисеңме?

Кызның җавабы әзер иде:

 – Мин өйдә хәзер дә бу рәсемне шул китап эчендә тотам. Мирхәйдәр Фәйзинең “Пьесалар” дигән китабы. Кызыл тышлы.

Мин үз алдымда утырган кызның дустым Тәлгатнең оныгы икәнлегенә тәмам ышандым. Ник дигәндә, Тәлгат театр сәнгатен бик ярата иде. Дөрес, аңа әле Казан театрларында булырга туры килмәгән. Үз авылларында, колхозларының үзәге Татар   Кукмарасындагы клубта һәвәскәрләр куйган спектакльләрне карап үскән. Бер тапкыр Кукмара район мәдәният йортына аларны спектакль карарга алып барганнар. Аны Минзәлә театры артистлары куйды дип хәтерендә калган. “Ул кайтты” дигән спектакль булган ул. Тәлгат шул тамашадан алган тәэсирләре турында еш сөйли торган иде. Төп вакыйгалардан бигрәк, аңа пролог белән эпилогта кара, озын күлмәк кигән бер артист хатынның ниндидер шомлы тавыш белән монолог сөйләве нык тәэсир иткән икән. Дулкынланган, калтыранган тавыш белән, үзәккә үтәрлек итеп сөйләвен һич онытасым юк, дия иде. Шуннан соң ул миннән үзем караган спектакльләрнең эчтәлеген сөйләвемне сорый торган булды. Мин Г. Камалның “Беренче театр”, “Банкрот”, Т. Гыйззәтнең “Наемщик”, К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәрләренең эчтәлеген аңа сөйли  идем. Ә менә Ш. Камалның Тамбов театрында караган “Козгыннар оясында” (“Карга оясы” түгел икән, соңыннан гына белдем) пьесасы белән армиягә кадәр мин  үзем дә таныш булмаганмын  икән. Сүз арасында аңа үземнең “Галиябану”да Хәлил ролен башкарган  булуымны әйтәм. Тәлгат чат ябыша. Сөйлә, ди. Мин аңа бу әсәрне шактый үтемле итеп сөйләгәнмен, ахры. Ник дигәндә, Хәлил роленең сүзләре, җырлары минем хәтеремдә, яттан сөйли-җырлый алам. Ул аны миннән кабат-кабат сөйләтә.  Аеруча “Ни хәлләр бар икән бу йортта?” дип башлана торган күренешне  тыңларга  ярата. Син аны “Ул кайтты”дагы теге кара киемле хатын кебегрәк итеп әйтәсең, ди. Сине тыңлаганда, кулларга каз тәннәре чыга, ди. Соңыннан ул М.Фәйзинең китабын тапкан, аны кат-кат укып яшәгән икән ич. Мин аны йә укытучы, йә мәдәният кешесе булып китәр дип уйлый идем. Моны аның үзенә дә кат-кат әйткәнем булды. Ихтимал, минем янымдарак яшәсә, мин аңа бу юлларның берсеннән китәргә этәргеч бирми калмаган булыр идем. Миңа  аның белән  армиядән соң рәтләп күрешергә  туры килмәде шул. Шуңа күрә аңа нинди дә булса  тәэсир ясый  алмадым.

Мине инде бу кыз үзе кызыксындыра башлады. Нинди йомышы төште икән? Бу рәсемдәге бабасының дустын күрергә дип кенә кермәгәндер бит? Хәер, мондый кызыксынучан кызның нәкъ менә шуның өчен генә дә килүе мөмкин. Моңа аптырарга ярамый.

Шулай да сорарга булдым:

 – Минем янга килүең шушы рәсемне күрсәтү өчендер инде? Бу миңа бик тә күңелле хәл.  Мин үзем дә аны еш кулыма алам, хатирәләргә бирелеп, уйланып утырам.

 – Бу рәсем сездә дә бар икән. Әле мин, булмаса, күчермәсен ясатып бирермен дигән идем.

 – Әйе, бар. Ул - синең бабаң белән минем яшьлегем истәлеге. Әмма аннан соң бик күп еллар үтте. Без инде бу рәсемдәге егетләрдән нык аерылабыз. Әйтерсең лә, болар бөтенләй башка кешеләр. Вакыт кешеләрне әнә шулай танымаслык итеп үзгәртә икән. Мин шактый еллар узгач кына белдем, бабаң инде вафат булган икән...

Кызның йөзендә моңсулык билгеләре пәйда булды.

 – Вафат шул инде. Мин аны әбием белән әнием сөйләүләре буенча гына беләм. Бабам әбием белән аерылышканнар. Шуннан соң ул үзенең туган ягы Кукмарага кайтып киткән. Мин исә нефть чыга торган якларда туып үстем.

 – Алай икән. Димәк, син бабаңны бөтенләй дә белмисең...

 – Әйе, ул мине күрә алмаган. Тәлгат бабам минем дөньяда барлыгымны белмәгән дә кебек.

 – Ә минем аның белән армиядә бергә хезмәт иткәнемне кайдан белдең?

 – Моны миңа әбием сөйләде. Сез Казан радиосыннан сөйли торган эштә булгансыз, ягъни диктор. Сез сөйли башлагач, бабам әйтә торган булган: “Әнә минем армиядәге однокашник сөйли”. Еш кына, сезнең белән бәхәскә кереп, болай дип әйтеп куя торган булган: “Син үзең уйлаганны сөйләмисең, язып биргәнне генә укыйсың, - ди икән. – Күңелеңдәгене сөйләсәң, мондый тормышны мактап утырмас идең. Яки син анда – Казанда – чын тормышны белмисең. Очрашырга туры килсә, үзәгеңә үткәреп төшендерер идем мин сиңа, бүтән алай сөйләп утырырга уңайсызланыр идең, ди икән”.

Мин уйга калдым. Шактый тын утырдык. Кыз инде мин моны үпкәләттем, нигә генә бабамның бу сүзләрен әйтттем? – дип борчыла башлады кебек. Мин шактый вакыт  кызга карап тордым. Карасана, беренче карашка җилбәзәк кенә кыз кебек. Күңелендә бабасының әнә нинди сүзләрен дә йөртә икән.

 – Гаҗәп-гаҗәп, ниләр әйткән икән? Армиядән соң бик сирәк очраштык шул. Анда да бик ашыгыч вакытларда гына. Иркенләп сөйләшеп, эчне бушатып әңгәмә корып утырырга җай чыкмады. Инде хәзер соң, ул җир куенында ята. Шулай да аның күрәзәлек сәләте булган икән. Ул бервакыт миңа болай дигән иде:

 – Син, Фоат, озак яшәрсең. Картаеп, чәчләрең ап-ак булганчы. Ә мин чәч агартырга өлгермәм. Күңелгә шулай тоела... Дөресендә дә шулай булып чыккан шул.

Бүлмәдә шактый дәвамлы тынлык урнашты.

 – Син кайдадыр укыйсыңдыр, әллә эшлисеңме?

 – Мин сезнең университетның икътисад бүлегенә укырга кергән идем дә... Тора-бара бу белгечлекне яратмавымны аңладым. Икенче факультетка күчәргә булдым әле.

 – Алай икән. Минем ярдәм тиярлек түгелме?

 – Юк, инде барысы да хәл ителде. Шул эшләр тәмамлангач, менә сезне дә күреп чыгыйм, дидем.

 – Бик яхшы иткәнсең. Менә мин дә күпме яңалыклар белдем. Тәлгат дусны мин болай да догадан калдырмый идем. Инде, авылына барып, каберен зиярәт кылып, хәерләр биреп кайтырга кирәк булыр, дим. Синең белән сөйләшкәндә, шулар турында уйлап куйдым. Син инде алга таба да мине онытып бетермә, күренгәләп йөр.

Кыз саубуллашып чыгып киткәч, мин тирән уйга чумдым, күңелемдә яшьлек дустым Тәлгат белән бәйле хатирәләр яңарды...

 

...1962 елның 1 ноябрендә мине армиягә алдылар. Сугыш башланган елның март аенда туган булганга, ул вакыттагы тәртип буенча, мине 1960 елда ук җибәрергә тиешләр иде. Әмма, район өчен кирәкле кеше дип санап, минем чакырылуны, үземнән дә сорап тормыйча, һаман кичектерә тордылар. Комсомолның район комитетында эшләсәм дә, җырчы булып танылгач, мине  концертларда катнашырга чакыралар, язгы һәм көзге кыр эшләре вакытларында агитбригадалар белән авылларга чыгарып җибәрәләр. Район яшьләре эшен оештыруда да көн үтсә ярый дип кенә йөреп булмый, бөтен мөмкинлегеңне җигеп тырышыра кирәк. Әнә Кукмара янындагы таулар шәп-шәрә иде. 1961-62 елларда нәкъ менә без, мәктәп укучыларын, бистә яшьләрен җыеп, өмәләр уздырдык, тау битләренә агачлар утырттык. Ходай рәхмәте, алар бик әйбәт булып тернәкләнделәр, гөр килеп үсеп киттеләр. Район үзәгендәге  бу күңелле эшне күреп, минем туган ягымдагы Пычак тавы маңгаендагы кызыл комлы урыннарга да агачлар утыртылды. Элек Кызыл тау дип йөртелгән тау битләре ямь-яшелгә әйләнделәр дә куйдылар. Шундый эшләр белән әварә килеп, мин ике ел буе яшьтәшләремнән кала бирдем, армиягә алынмадым.

1962 елны кинәт халыкара мәйданда  шактый катлаулы хәлләр килеп чыкты. Американың безгә күрше Төркия җиренә үзенең ракеталарын китереп урнаштырганлыгы билгеле булды. Моңа җавап итеп, безнең ил дә, шундый ук куркыныч коралларны илтеп, Куба җиренә корып куйган икән. Болар бик яшерен эшләнсәләр дә, һәр ике як үзенә янаган куркынчыны сизеп алды, шуның нәтиҗәсендә бик каты шау-шу килеп чыкты. Төркиядән Кара диңгез аша безнең илгә кул сузымы гына булса, “азатлык утравы” дип йөртелгән Кубадан Кушма Штатларга мондый корал барып җитсен өчен, шулай ук санаулы минутлар гына кирәк. АКШ Президенты Д. Кеннеди һәм КПСС җитәкчесе Н. Хрущев һәр ике илдә дә сугышка әзерлекне беренче дәрәҗәгә җиткерергә күрсәтмә бирделәр, дөнья менә-менә атом-төш сугышы башлану алдында калды. Кремль белән Ак йорт арасында турыдан-туры телефон элемтәсе булдырылды. Хрущев белән Кеннеди, кирәк дип санаган саен, бер- беренә шалтыратышып тордылар. Анастас Микоянның Гавана белән Вашингтон арасында йөреп, арадашлык итүе дә нәтиҗәле булды, һәрхәлдә бу бәрелешнең кабынып китүенә ирек бирелмәде. Аның каравы, АКШ Төркиядән, СССР исә Кубадан ракеталарын чыгардылар, ике ил дә ут белән шаярырга ярамаганлыгын тәмам аңлап калдылар. Шуннан соң инде ярты гасыр буена һәр ике ил нинди дә булса кискен хәрәкәтләр ясаудан тыелып яшәп киләләр. 

Менә шушы хәлләр  кызган көннәрнең берсендә мине хәрби комиссариатка  чакырдылар да кулыма повестька тоттырдылар – өч көннән армиягә! Арпаяз авылына кайтып, әнием белән саубуллашарга, әтинең апасы Шәмсехәят өенә, иптәшләремне-дусларымны чакырып, озату мәҗлесе ясап утырырга, тагын әллә ниләр эшләргә өлгерергә кирәк иде.  Дуслар ярдәме белән барысына да өлгерә алдым. Кукмарадан минем белән бергә яхшы танышым Геннадий Говорков та китә икән. Вокзалда озатып калучылар да шактый иде. Гена белән икәү аларга кул болгап китеп бардык.

Күпме якын кешеләр, дуслар Кукмара станциясендә калды. Аларның  якты, елмаюлы карашлары хәзер дә  күз алдында кебек. Менә Кукмара артта калды. Өч вагонлы Нократ Аланы-Казан поезды Састамак разъездында тукталды. Монда да гармун уйныйлар, җырлашалар, елашалар. Хәрби комисариат вәкиле керүчеләрне исемлек буенча тикшерә һәм безнең янга утырырга куша.

Минем янга уртача буйлы, каратут йөзле бер егет килеп утырды. Байтак сөйләшми бардык. Күренеп тора, егет әле уйлары-хисләре белән озатучылардан аерылып бетмәгән. Алдына карап моңсуланып баруын дәвам иттерә. Каенсар тукталышында тагын берничә егет керде. Болары – мари егетләре. Сөйләшүләреннән  үк билгеле. Ике-өч егет-кыз аларны Казанга кадәр үк озата бара икән. Шулай итеп, Шәмәрдәнгә җиткәнче, Кукмара районыннан армиягә китүче унбишләп егет җыелды. Барысы да минннән яшьрәкләрдер кебек тоела. Минем дә алардан аерылып торган җирем юк, ике яшь ул вакытта әлләни әһәмиятле түгел, күрәсең.

Казанга кадәр дүрт сәгатькә якын барырга кирәк. Без Гена белән Кукмарада озатып калган дуслырыбыз турында сөйләшәбез. Аның апасы Зоя минем яхшы танышым. Ул – китапханәче. Аларның китапханәсе безнең район Мәдәният йорты бинасының икенче катында урнашкан. Төрле чаралар уздырганда, бергә-бергә эш итәргә туры килә. Ул Генаны да, мине дә кочаклап саубуллашты. Бер-берегезгә иптәш булыгыз, дип озатып калды.

Састамакта утырган егетләр дә әкренләп телгә килә башладылар. Берсе, безгә ымлап, янындагы иптәшенә әйтә:

 – Бу урыс малайларының армиягә китүләренә бер дә исләре китми, ахры. Тыныч кына сөйләшеп баралар.

 – Нигә исләре китсен, аларга кайда да бер. Үз телләрендә булгач, бөтен җир туган илләре кебек тоеладыр.

Өченчесе сүзгә кушыла:

 – Менә монысы, синең янда утырганы, урыс түгел кебек, минем аны кайдадыр күргәнем бар.

Моны ишетеп, мин елмаеп куям.

 – Әйе шул, ул узган ел Татар Кукмарасына агитбригада белән килгән иде. Җырлады да әле.

Мин инде рәхәтләнеп көлеп җибәрәм. Егетләрнең  дә мине үз итүләре күренеп тора.

 – Әйе шул, - дим мин, -  андагы клуб мөдире Зәкия апа Гыйззәтова һәр елны безне концерт белән үзләренә килергә чакырмый калмый иде.

Без менә шулай әкренләп сөйләшеп киттек. Үз чиратымда мин дә сорап куйдым:

 – Ә син үзең кайсы авылдан? Састамакта утыргач, шундагы якын авылларның берсеннәндер?

 – Янсыбы авылыннан. Састамакка ике генә чакрым.

 – Әйе, беләм. Әмма сезнең авыл клубында концерт куйганыбыз булмады. Клубыгыз кечкенә, диләр иде. Аның каравы минем авылыгызда кунып чыкканым булды. Әле узган кышта гына.

 – Кемдә кундың? Ничек булды ул?

 – Кемдә икәнен белмим дә инде. Өйләре, Купка авылыннан килгәндә,  кырыйдарак иде. Шулай Купка авылында яшьләр җыелышы уздырдык. Декабрьдә көннәр иң кыска чак. Кичә тәмамлаганда, инде караңгыланып беткән. Әлеге авылдагы колхоз ул чакта  Тукай исемен йөртә иде. Шуның председателе Гали абый Бариев  әйтә:

 – Бу вакытта җәяүләп юлга чыкма инде. Иртән Кукмарага ат белән баралар. Шуларга утырып китәрсең.

Мин исә кайтырга карар кылдым. Янәсе, Кукмарадагы танцы кичәсенең  азагына гына булса да кайтып өлгерәм. Берәр чакрым китүем булды, буран чыкты. Башка әллә кире борылыйммы дигән уй да килә. Алда бернәрсә дә күренми. Ярый әле, юл кырыйларына, маяк булсын дип, ылыслы ботаклар тезгәннәр икән. Шуларны шәйли-шәйли алты чакрым араны көчкә үткәнмен. Көтмәгәндә агач рәшәткәгә килеп төртелдем. Эчкә җылы керде, димәк, болай булгач, биредә авыл булырга тиеш. Чыннан да, шул рәшәткә буйлап билдән кар ерып бара торгач, бер өй янына килеп чыктым. Инде җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. Тәрәзәгә чирттем. Фонарь кабызып бер апа чыкты. Минем хәлне күреп, сорашып та тормыйча,  өенә алып керде. Анда бер әби дә, тагын бер апа бар иде.  Мине ашатып-эчертеп, йокларга урын җәеп биреләр. Шулай итеп, бу рәхмәт төшкере апаларда төн кунып чыктым. Иртәгәсен чәй эчертеп озатып калдылар.

 – Ә, беләм мин аларны, исемнәрен генә онытканмын, әйбәт кешеләр.

Бу егет Тәлгат исемле икән.  Җиде классны тәмамлагач, тракторчы булган. Военкомат аны шоферлыкка да укыткан. Колхозда шушы һөнәрләре буенча да эшләргә өлгергән.

Ул арада Тәлгатне Састамакта бергә утырган иптәшләре үз яннарына чакырып алдылар. Алар безнең арттагы бүлемдә урнашканнар икән. Шулай ук армиягә китеп барышлары. Берсе (соңыннанрак аның Иске Йорт авылыныкы икәнлеге ачыкланды) Тәлгатне аеруча үз итә. Алар бер-берләренә “кода” дип эндәшәләр.

 – Йә, кода, хәлләр ничек? Җан көегеңне сагына башламадыңмы әле?

 – И кода, сагыныр көннәр алда әле. Казанга иртәгә үк килеп тә китәрмен, дип калды.

Мин елмаеп куям, “җан көекләре”н искә алучы бу егетләр кайчан кода булырга өлгергәннәр?

Казандагы хәрби комиссариатта тагын бер тапкыр комиссия уздырдылар. Шул арада “кодалар”ны бер-береннән аердылар кебек. Һәрхәлдә, “кода”ның икенчесе башка күренмәде. Гена да каядыр югалды. Тәмәй авылыннан Рафаэль Галимҗанов исә мондагы комиссиядә армиягә яраксыз дип табылды кебек. Аны кайтарып җибәрделәр, диделәр. Кайдандыр минем адресны табып, ул миңа посылка да җибәрде әле. Эчендә Һади Такташның бер томлыгы бар иде. Мин бу җыентыктагы әсәрләрне өч ел буена ятлап бетердем кебек. Тәлгатне исә мин барасы төркемгә керткәннәр булып чыкты. Инде без аның белән, кодалар ук булмасак та, ят егетләр арасында танышлар, кукмаралылар буларак якынлаштык. Безне биредә такта сәндәрәләрдә ике тәүлек яткырдылар. Тәлгатнең “җан көеге”, чыннан да, сүзендә торган булып чыкты. Тәлгат, җаен табып, аның янына чыгып керә дә алды.

Эш болай булды. Кыз, военкомат ишеге төбендә торучы бер солдаттан үтенеп, Тәлгаткә үзенең мондалыгын белдерә алды. Безгә исә әйтеп торалар:

 – Теләсә кайсы минутта сезгә автобусларга төялергә әмер бирелүе мөмкин, шуңа күрә беркая да таралмаска, шушы казармада гына булырга!

Ул арада барыбызга да бер зур бүлмәгә керергә куштылар. Сезгә хәзер лекция укыячаклар! – диделәр.

Мин Тәлгаткә әйтәм:

 – Лекция ул инде кимендә кырык-илле минут булыр. Димәк, әле ул арада безне алып китмәячәкләр. Тиз генә койма аша чыгып керә аласың!

Тәлгат,  миңа капчыгын тоттырып, чыгып ычкынды. Мин исә лекция тыңлап калдым. Миннән башка тагын утызлап егетне кертеп утырттылар. Сүз физика фәнендәге ярымүткәргечләр турында иде. Күрәсең, теманы очраклы гына туры китермәгәннәр. Монда бәян ителгәннәрне миңа һәм биредәге егетләргә, армиядә гамәлгә ашырырга туры килде.

Лекция дә бетте, мышкылдаган Тәлгат тә килеп керде. Ул арада безгә тиз генә көндезге ашны ашаттылар да юлга кузгалырга әмер бирделәр. Тәлгат кызы алып килгән күчтәнәчләрдән миңа да өлеш чыгарды. Без инде аның белән авылдашлар кебек үз булып киттек. Чит-ят җирләрдә райондаштан авылдашка әйләнү бер дә кыен түгел икән. Без моны Казаннан кузгалып киткәч, аеруча нечкәләп тойдык.

Без барасы хәрби часть вәкиле - иптәшләребез шулай “покупатель” дип атады – Мәскәү ягыннан килгән. Власов фамилияле өлкән бу лейтенант әйбәт кенә кеше булып чыкты, егетләр белән ачык йөз күрсәтеп сөйләшә, тегеләй итмәгез, болай итмәгез, дип артык бәйләнми. Безне кая алып барасыз, дигән сорауга да шаярып кына җавап бирә:  имеш, моннан күренми, бетте-китте вәссәлам, барып җиткәч күрерсез. Мәскәүдә ул безне Павелецкий вокзалына алып барды. Өч-дүрт сәгатьтән без Тамбовка бара торган поздда утыра идек инде. Ярый әле, әлләни ерак түгел икән. Әмма ул әйтеп куя:

 – Сез Тамбовта сигез ай укыячаксыз. Аннан төрле урыннарга җибәреләсез. Дөнья күрәсегез алда әле.

Тәлгат белән Кукмараны сагынып та өлгердек. Авыл, райондагы үзебез белгән хәлләр турында сөйләшеп барабыз. Ул болай гына гади бер малай булып күренә, бик ачык фикерле, акылы йөгерек егет икән. Караган спектакльләре, концертлары турында кызык кына иттереп үз карашларын белдереп куя. Әйләндереп-чолгандырып тормый, туп-туры гына әйтеп сала. “Узган ел, ди, -  Кукмара РДКсына Камал театры килгән иде.  Авыл яшьләре белән барып карадык. “Тормыш җыры” дигән әйбер иде. Миңа музыкасы матур тоелды. Җыры да нинди матур!

Мәхәббәт көчле, диләр,

Салкын үлемнән!

Әмма бер нәрсә ошамады. Басыйр исемле сугышчы ролен башкаручы артист абый, сәхнәгә чыгып басты да, берничек тә хәрәкәтләнмичә, уйнамыйча гына шул бер баскан урыныннан сүзләрен генә  әйтеп тора. Район өчен, әйдә, ярар, дип кылануыдыр инде. Казанда да шулай уйнаса, аны сәхнәдән куып төшергән булырлар иде. Башка артистлар да артык тырышлык куеп уйнамадылар”.

Карале, бу егетнең тамашага үз бәясе бар икән бит. Алай гына да түгел, аның әйткәннәре сүз югыннан сүз булсын, дип, тел шомарту гына түгел,  бәлки уйланылган булуы белән кызыклы. Әлеге спектакльдән Кукмара зыялыларында да шуңа охшаш тәэсирләр калган иде. Янсыбы авылының  Тәлгат  исемле егете шуны ярды да салды.

Бара торгач, тагын шул билгеле булды: Кукмара районыннан хезмәт итәргә баручылар икебез генә түгел икән ич. Арабызда Зур Сәрдек авылыннан Фаил Гобәйдуллин, Село Чурадан Андрей Большов  барлыгы беленде. Икесе дә таза егетләр (Мин соңыннан гына белдем: Фаилнең әнисе Мәрьям апа Арпаяз авылыннан, безгә туган тиешле дә икән ич. Минем әни аның ирен Харис җизни дип йөрткәне ачыкланды). Шулай итеп, безгә күңелле булып китте. Дүртәү булу ул инде икәү булудан күпкә яхшырак. Бер-береңә таяну, яныңда иптәшләреңне тою бер дә артык булмас. Ник дигәндә, солдат тормышы турында төрлесен сыйлиләр. Бигрәк тә беренче ел хезмәт иткәндә “бабайлар”ның төрле хикмәтләр оештырулары гадәти нәрсә булып кабул ителә икән. Янәсе, “өлкәннәргә” ни кыланса, шул  килешә.

Икенче көнне төш җитәрәк поездыбыз Мичуринск дигән шәһәргә килеп туктады. Монда шактый озак тордык. Егетләрнең күбесе, вагоннан төшеп, ашау-эчү әйберләре, тәмәке ише әйберләр алып керделәр. Берничәсе хәтта поезддан калды, диештеләр. Чыннан да шулай булгандыр, “покупатель”, “стоп-кранга” басып, хәтта поездны туктатты. Әмма барыбер утырып бетә алмаганнар, күрәсең. Частькә икенче поезд белән килеп җиткәннәр, диделәр. Бер-икесе, милициягә эләгеп, берничә көннән соң гына табылды. Эш шунда, безне, Тамбовка җитәргә ун чакырымнар кала, Пушкари дигән бер кечкенә генә тукталышта төшерделәр. “Тәмәкече егетләр” исә, икенче поездда аны узып, Тамбовка ук киткән булып чыктылар. Безне, перронга тезеп, барлау уздырдылар. Ничә санасалар да, өч призывникның җитмәве ачыкланды. Майор йолдызлары таккан бер офицер безне алып килгән өлкән лейтенантны бик каты орышты. Югалганнарны табу сезнең өстә, дип, аны тагын да борчуга салды. Без бу кешелекле абыйны бик кызгандык, бер нәфесләренә хуҗа булмаган иптәшләребезне күңелебездән әрләдек.

(Дәвамы бар)