Логотип Казан Утлары
Шигърият

Офыклардан кояш күренә...

Ленар Шәех (1982) – шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика, Абдулла Алиш исемендәге әдәби, Евразия халыкара һ. б. премияләр лауреаты. Татар, рус, инглиз, башкорт, кыргыз телләрендә дөнья күргән егермедән артык китап авторы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

 

Халкым киләчәген уйлаганда...

 

Күңелләргә шом йөгерә бит, әй,

Табигатьтә давыл дулаганда...

Йөрәкләрем әрнеп-әрнеп китә

Халкым киләчәген уйлаганда.

 

Телем киләчәген уйлаганда,

Милләт киләчәген уйлаганда,

Җаным өшеп-өшеп куя бит, әй,

Урамнарда карлар уйнаганда.

 

Нәрсә булыр? Кайда туктар татар?

Ахыргача ул соң баралырмы?

Меңәр еллар туплап килгән мирас

Берәр кайчан әллә таралырмы?

 

Сораулар күп. Без белмибез аны.

Ни буласын бары Алла белә.

Бүген тормыш дөрес, матур кебек,

Ак болытлар йөзә, кояш көлә.

 

Иңгә төшкән таудай авырлыкны

Без дә күтәрмәсәк, кем күтәрер?

Аркан төшсә кулдан, җеп ычкынса,

Бабайларның йөрәкләре әрнер.

 

Ак болытлар булып еллар ага

Җан түрендә давыл дулаганда.

Күңел кылы буйлап зар-моң ташый

Халкым киләчәген уйлаганда,

Халкым киләчәген уйлаганда...

*  *  *

 

Татар башын татар ашар, диләр, –

Нигә, татар, нигә шундый син?

Мохтаҗлыкта яткан улларыңа

Ярдәм кулы нигә сузмыйсың?

 

Нигә аның саен батырасың,

Йә булмаса – нигә битараф?

Без биредә мең ел көн күрәбез...

Алла каргаганмы... бу тараф?

 

Үз халкыннан өмет өзгән кеше

Бу дөньяда ничек яши соң?

«Татарым!» дип сиңа ялварсам да,

Син, гадәттә, берни дәшмисең.

 

Татар акыллары төштән соң, ди...

Янгыннан соң нигә кычкыру?

Яшь буынның уе һәм теләге –

Тизрәк көнбатышка ычкыну.

 

Барыбыз да анда күчеп бетсәк,

Кем яшәр соң монда, кем калыр?

Бөек татар шулай укмы инде

Дөнья буйлап эреп югалыр?

 

Кемнәр көтәр безне, кунак итәр,

Сагынырбыз икән кемнәрне?..

Тешне кысып, кан-яшь түгә-түгә

Чылатырбызмыни мендәрне?..

 

Горур татар, киң күңелле татар,

Ихлас, дибез, күкрәк кагабыз.

Ә үзебез...

Әдәбиятыбыз, телебезгә –

Киләчәккә юлны ябабыз.

 

Үз ишеңә Әндри казнасы юк;

Безнең урын абзар артымы?

Нинди булыр икән йөз елдан соң

Татарымның рухи артымы?

 

...Татар башын татар ашар, диләр,

Татар акыллары – төштән соң...

 

*  *  *

 

Габдулла Тукайга

 

И татарымның бөеге,

Даһи җаны, иреге!..

Арабыз – галәм киңлеге,

Арабыз – күз күреме.

 

И татарымның ихласы,

Керсез җаны, тереге!..

Татар теленең нигезе,

Әдәбият белеге!..

 

И татарымның йөрәге,

Буй җитмәслек өрлеге!..

Халкыбыз узган юлларның

Тарихи серлелеге!..

 

И татарымның кояшы,

Гомере, гомерлеге!.. –

 

........................................

Мәңге яшәсен бу җирдә

Милләтебез хөрлеге –

Бөек Тукай һәм шигърият,

Милли хисләр берлеге!

 

*  *  *

 

Чынбарлыктан аерылдык тамы,
Чын булмаган якка киттекме?
Әллә шуңа җаннар каралдымы,
Кеше күңеле шуңа китекме?

Ялган эчләрендә яшәү – ялган! 
Юк-бар белән вакыт үтәдер.
Шайтан урлар вакыт адәмнәрнең
Башларына, бәлкем, җитәдер.

Рәшә эчләрендә яшәү – рәшә,
Ә без рәшә түгел – чынбарлык!
Әй бер Аллам, безгә рухи көч бир
Ялган зинданыннан чыгарлык.

Зынҗырларны өзәр вакыт инде, 
Күңелләрне бәйдән җибәрер... 
Көтелмәгән җиңүләргә кадәр
Атлары да тәртә тибәдер. 

Тормыш – читлек, ләкин безнең заман – 
Читлек эчләрендә читлекләр.
Белеп булмый, кем соң якын дустың...
Битлек өсләрендә битлекләр.

Без, чын, әйе, барбыз һәм яшибез,
Теләмибез генә белергә. 
Баш очында болыт, зәп-зәңгәр күк, 
Офыклардан кояш күренә. 

Асыллар бер, ә фасыллар төрле,
Уйлыйбызмы төптән, тирәннән?
Татлы уйкугыздан уятырга,
Дөнья куласасын кузгатырга
Кешелеккә шигырь җибәрәм!
Үз юлыңа кайт син, и адәм! 

 

 

Швециядән киткәндә

(«Швед дәфтәре»ннән)

 

Мин китәсе көнне ак кар койды,

Ак кар иште швед күгеннән.

Әйтерсең лә минем өскә генә

Ак болыттан бәхет түгелгән...

 

Кем әйткән соң швед халыкларын

Усал йөзле, кырыс холыклы?.. –

Викинглар, әйе, гаярь булган,

Дөнья белә, тарих онытмый.

 

Йөзләр якты монда, сүзләр татлы...

Белә икән алар ничә тел?

Океаннан искән уйнак җилкәй,

Талгын гына шулай исә тор!

 

Гамла-Станга[1] җилләр үтә алмый,

Борынгылык кая карама!

Һәр почмактан... үткән тавыш бирә,

Күз алдында еллар яңара.

 

Мин китәсе көнне ак кар иште –

Сагышлардан гүя аралый.

Мин китмәсен, калсын диюеме!? –

Аэропортка поезд баралмый.

 

Ак кар төргән Нобель музее да,

Патша сарае да ак уйда.

Таң алдыннан таш урамда йөрим,

Кунак булып ерак абыйда.

 

Барыр юлларымны ак кар күмгән,

Ак җәймәләр – минем өченгә.

Швед җирләренең мәрхәмәтен

Бүген җаным ныграк төшенә.

 

Җан авазы булып шатлык килә,

Аклык килә тарих төбеннән.

Бабамнарның фатихасы кебек

Ак кар ява швед күгеннән.

 

*  *  *

(«Бельгия дәфтәре»ннән)

 

Әгәр күбәләк булып

Дөньяга килгән булсам.

Ямьсез генә бер корттан,

Әверелеп, кабат тусам,

Бу җирнең матурлыгын

Күралмый калыр идем,

Бик аз яшәлде бит дип,

Утларда яныр идем.

Үкенеч ялкынында

И дөрләр, дөрләр идем,

Караңгыдан

                     ак җаным

Гел җиргә үрләр иде.

Кояш нурын күрергә,

Саф һаваны тоярга,

Чәчәктәге чыкларны

Канат җилпеп коярга, 

Шаян җилгә бирешми, 

Очарга да очарга, 

Берничә көн гомергә

Матур уйлар кушарга

Һәрчак ашкыныр идем,

Дөньяда бик аз торсам, 

Әгәр күбәләк булсам,

Бары күбәләк булсам... 

Кеше булу – нинди зур 

Бәхет бит ул, уйласаң! 

Шулай! Ныклап уйласаң, 

Аллаһ биргән акылны

Бер йодрыкка җыйнасаң!..