Офыкларда кояш күренә... (дәвамы)
* * *
Янгыннар да кинәт чыга,
Сулар да баса кинәт.
Бу дөньяда яшәп булмый
Талгын гына көй көйләп.
Шатлыклар да кинәт килә,
Кинәт килә кайгылар.
Кинәтлектән азат кебек
Кояш белән ай гына.
Имәннәр дә кинәт кенә
Авалар да китәләр.
Кайвакытта шартлап сына
Милли, рухи киртәләр.
Кинәт буран, кинәт давыл... –
Дөньялар кая бара?
Зилзиләләр уртасында
Кала кеше – бичара.
Көтмисең дә уйламыйсың –
Бәхеттән ташый җаның...
Яшәеш гел каршылыкта –
Төрле ягы бар аның.
Бу дөньяда яшәп булмый
Талгын гына көй көйләп...
Әй бер Аллам, нык иман бир,
Дөрес яшәргә өйрәт!
Үзизоляциядә узган көннәргә
Дөньяны туктатты бу афәт,
Иркенлек китерде уйларга –
Тиз үткән юлларга күз ташлап,
Акылны, фикерне җыйнарга.
Кешенең күзләре томанлы,
Күңеле гүя таш иде бит.
Бу вирус, күкләрдән иңгәндәй,
Вакытсыз… вакытлы килде бит.
Моңарчы адәмнәр шәм кебек
Яндылар, яндылар... сүнделәр.
Ихласлык, сафлыкны уйламый,
Елмаймый елмая белделәр.
Ашалмый ашалды ашлар да,
Эчелде сулар да тәм тоймый.
Мәхәббәт булдымы тормышта? –
Белмәссең: кем сөя, кем уйный.
Бу шулай тиеш дип эшләнде;
Уйсыз уй йөрдеме башларда?
Ярый ла юл бирде, йә Аллам,
Тормышны яңадан башларга!
Заманны кудык без, акчаны –
Тоталдымы икән беребез?
Күз ачып йомганчы чәчелде
Ничә мең көнебез, төнебез.
Дөньяны туктатты бу афәт,
Адәмгә чын-дөрес уй керде.
Кемнәрдер аңлады, кемнәрдер
Киләчәккә карап төкерде.
Гомерләр тиз үтә; ник кирәк
Тормышны тагын да тизләтү?
Бу вирус – күкләрдән бер сынау,
Мөгаен, иң соңгы кисәтү!