Истанбул малае (дәвамы (3))
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
Исмәт абый
Мәхмәтләр яши торган урамда гәзит, журнал, комикс китаплары сатыла торган могҗизаи урын – баккал, безнеңчә әйткәндә, кечкенә кибет бар.
Мәхмәт урамдаш дуслары белән күпчелек нәкъ менә шуның каршында кайнаша. Олырак малайлар яки күрше-тирә урамнардагы «ярамаслар» – тәртипсезләр килеп бәйләнә башласа, баккалчы агай хәзер калын тавыш белән кычкырып, тегеләрне куркыта: «Кем минем кардәшләремне кыерсыта?!»
Гомумән, күрше урам малайларыннан качарга шәп урын ул баккал. Анда алагаем зур суыткыч тора. Тегеләр белән берәр нәрсә бүлешә алмыйча низаг чыкканда яки уйнаганда, берәр гаделсезлеккә ачулары чыгып талашып китсәләр, җиңә алмасалар, Мәхмәт дуслары белән шуның артына кереп
шыла, ә баккалчы – Исмәт абый ачуланмас, каты сүз әйтмәс. Кибете алдында солтан сакчылары төсле күзе белән генә тирә-юньне күзәтеп тик утыра. Арттан кычкыра-кычкыра куып килгән малайлар таза бәдәнле, озын буйлы кибет хуҗасын күрүгә тавышсыз кала. Баккалчы абзыйның җитди йөзе, әзмәвердәй кыяфәте үк шүрләтә, нишләсеннәр, чарасыз кире борылалар. Кибеттәге суыткыч артына качкан малайлар белән исәп-
хисапны башка вакытта ясарга уйлашып, үз урамнарына кайтып китәләр.
Мәхмәтнең балачак көннәре шулай күп вакыт, кала малайларының
язмышына тугры каларак урам бүлешеп узар иде, әгәр китап укымаса... Һәм баскетбол килеп чыкмаса. Анысы тормышына бераз соңрак керде.
Исмәт абыйның сакчы булудан тыш икенче яхшы ягы – укырга яраткан Мәхмәтне баккалда һәрчак шатланып каршы алыр. Һәм ни укырга теләсә, шуны бушка биреп тора! Бушка! Шулай булмаса, малайга ни әтисе, ни әнисе акча җиткерә алмас иде. Мәхмәт китапларны бер көнне алып кайтып китә, икенче көнне китереп бирә.
Шуның өчен ул иптәшләреннән башка кибеткә еш килә. Бу юлы да
баккалчы Исмәт ачык йөз белән каршы алды:
– О татар малае, килдеңме? Ни хәл, Кара малай? Әти-әниләрең ни хәл? Мәктәпкә бардыңмы?
Мәхмәт инде аңа җавап бирергә өлгерми. Чөнки ул арада башка
сатып алучылар кибетченең игътибарын җәлеп иткән була. Мәхмәт исә, сатып алучыларын елмаеп озаткан кибетче абзыйның күзләренә текәлде. Шаккатуын яшерә алмады, кычкырып җибәрде:
– Исмәт абый, синең дә күзләрең кысык икән!
Әле генә кергәннәр туздырып ташлаган газеталарны тезеп кую белән мәшгуль Исмәт абыйсы җавапка рәхәтләнеп көлде.
– Әйе, шул. Яңа күрдеңме?!
Комикслар булганда, Мәхмәт кибетченең күзләренә карап торсынмы инде?! «Әйе» дигәнне аңлатып, баш кына селкеп куйды, аннары читкәрәк китте, балалар журналларын караштырырга тотынды. Исмәт исә чәй өләшеп йөрүчедән бер стакан чәй алды, урындыгын малай янына якынрак җиргә
күчереп куйды. Шунда тәмләп, чәен эчеп утырды, үзе урамдагыларны тыныч кына күзәтте. Аннары яшерен хикмәт ачкандай серле, басынкы тавыш белән әйтеп куйды:
– Менә син татар малае, мин дә татар малае бит.
Мәхмәт Исмәт абзыйсына кулындагы комикстан аерылырга теләми генә күтәрелеп караган иде, гаҗәпкә калды. Комикс геройлары төсле баһадир абзыйның әле генә көлеп торган кысык күзләреннән берничә яшь бөртеге сыгылып чыкты. Тиресе җилдә, кояшта ашалып тупасланган яңакларга күренер-күренмәс кенә эз салып, бик тиз юк булдылар. Мәхмәт абзый якында гына утырганга күрә, аларны ап-ачык күреп калды. Ул арада
баккалчы чәен тагын бер кат йотып куйды һәм кабат телгә килде.
– Менә минем исемне беләсең, Исмәт, ә фамилиям Бәкйәл. Бәк йәл ни дигәнне беләсеңме?
– Юк.
– Бәк йәл. Кырым татарлары шулай әйтә аны. Казан татарлары телендә «бик җил» була ул. Минем бабайлар Кырымнан Румыниягә күченгәннәр, аннары Төркиягә килгәннәр... Күрәсең, җилне бик әйбәт уйнатканнар...
Исмәт абзыйның күзләре янә кысылды, янә бер-ике бөртек күз яше сытылып чыкты. Бу юлы күз төбендәге җыерчыклар арасында югалдылар. Баккалчы үзе генә белгән серне чишкәндәй кырымчалап кабатлады:
– Бәк уйнатканнар йәлне, бәк, югыйсә үзләрен Бәкйәл дип йөртмәсләр иде...
Чәен эчеп бетергәч, комикслар сайлап алган малайны:
– Менә шулай, Кара малай, белеп тор, мин дә татар малае. Синең
әтиләрең җәмгыять эшләре белән йөри. Син икенче юлы миңа татар җырларын алып кил, яме, – дип озатып калды.
Исмәт Мәхмәтне хәтта укытучысына караганда да, күбрәк укытты
шикелле. Баккалындагы балалар өчен сатыла торган һәр төрле басманы укырга алып торырга рөхсәт итүе белән никадәр гыйлем бирде, никадәр яңа дөнья ачты...
Баккалчы булудан тыш, Исмәт абзыйның бүтән шәп һөнәре дә бар.
Балыкка, балык тотуга исе киткән кеше! Көн саен диярлек таң атканчы урамдагы дүрт катлы өйләр түбәсенә чыгып караганда, якында гына кебек күренеп торган, җәяүләп киткәндә, ярты сәгатьләп вакыт алган Мәрмәр диңгезенә балык тотарга бара. Иртән яктыргач, кармагын-чиләген күтәреп, кибетен ачарга кайта. Үзләреннән арткан балыкларны еш кына күршеләренә
өләшә, шул исәптән Мәхмәтләргә дә эләгә.
Исмәт абый хатыны белән генә яши, балалары юк. Ә менә аквариум балыкларын бала бакканнан ныграк карыйлар төсле. Мөгаен, дөньяда үз өйләре булган бердәнбер балыклар аларныкыдыр!
Мәхмәтнең әти-әнисе күрше хакын хаклап һәм якын дуслары күреп,
Исмәт абыйларга хәл белергә керештерә, аны да ияртәләр, әлбәттә. Бу мосафирлык бер үк вакытта нечкә күңелле, ярдәмчел һәм юмарт җанлы баккалчы агайга урамда уйнаган бала-чагага күз-колак булганга рәхмәт белдерү төсле иде. Мөһаҗирлек язмышына дучар милләт дәвамчыларына хас тумыштан күчкән сәләт – «җирсү», «югалту» кебек ачы хисләрне күңелләре белән тоя белү исә, юллары кайда, нинди шартларда кисешмәсен,
күзгә күренмәс элемтә җепләрен тиз үрә.
Өлкәннәр сөйләнеп утырганда, Кара малай аквариум каршысына
утырып, судагы тормышка чума: күзен дә алмый берсеннән-берсе матур, тыныч җан ияләрен күзәтә. Салмак кына койрык селкеп йөзүләре, бер-ике бөртек җим төшүгә тынычсызланып, тавыш чыгармый гына «сугышып» алулары, мөлдерәп торган түгәрәк күзләре белән карап торулары – барысы да малайга кызык тоела иде.
– Улым, балыклар белән сөйләшәсеңме?
Чәй эчеп утырган Исмәт абзый шулай ерактан балыкларын саклый.
– Алар сөйләшми!
– Сөйләшә. Ничек кенә!
– Юк!
– Балык, беләсеңме, ни ди?
– Юк.
– Мин бик күп сөйләшәм. Авызым тулы су, шуңа күрә сөйләгәннәремне ишетмисез, ди! Улым, ипләп кенә тыңла, яме?
Балыкларның аквариумы гадәти пыяла савытка бөтенләй охшамаган. Чөнки аның урамдагы өйләрнеке кебек түбәсенә кадәр бар! Гүя, Исмәт абыйның балыклары пыяла савытта түгел, чып-чын өйдә яшиләр! Һәм өй «салып» бирүчене яхшы белә Мәхмәт. Алар торган өйдә өске катта яшәүче әнисенең бертуган энесе Харун абый! Соң ничек белмәсен, Исмәт абый кергән саен кабатлый:
– Кулларына саулык! Харун абыең ясаган өйне балыклар бик яратты!
Фатих солтан Мәхмәтнең Наполеонга охшаган оныгы
Көннәрдән бер көнне әтисе, күп китаплар укуын күреп, энциклопедия бүләк итте. Мәхмәт шулкадәр кызыклы, төрле мәгълүмат тупланган китапны укып туя алмады. Маҗаралы, мавыктыргыч хикәятләр күңелен тиз яулап алды. Китапта рәсемнәргә кадәр бар, исе китеп сәгатьләр буе карады.
Менә шул энциклопедиядән Византия башкаласы Константинопольне яулап алган, аны Истанбулга әйләндергән Фатих солтан Мәхмәт, бөтен дөньяны үзенеке итәргә омтылган француз Наполеон Бонапарт турында бигрәк тә йотлыгып, гаҗәпкә калып укыды ул.
Батыр һәм кыю йөрәкле Фатих солтан Мәхмәт Византия башкаласы Истанбулны алыр өчен гаскәрләрен туплаган. Айлар дәвамында әзерләнгән. Һәм үзенекенә ирешкән. Император, полководец Наполеон исә Париждан меңәрләгән чакрым ерак илләргә кадәр барып җиткән, әллә никадәр җиңүләр
яулаган. Болар кылганнар турында шундый кызык итеп сурәтләнгән, һич битараф калмалы түгел.
Әллә шуңа күрә болай да кызыксынучан, бай фантазияле Кара малайга бу китап хикмәтле тәэсир ясады. Бер башка үстерде төсле. Хәзер инде ул мәктәптәге яшьтәшләренең ят итүләренә үртәлми, киресенчә, үзенең алардан аерылып торуына басым ясый башлады. Хәтта тагын да ныграк аерылып торырга тырышты.
Моның өстенә яшьтәшләре белән барган көрәштә малайларча каһарман калып җиңү теләге көчәйде, шул ук вакытта үзен яклау юлын тапкандай хис итте һәм Наполеон сурәтендәге кебек бер кулын алга, икенчесен артка куеп, «наполеонча» йөрергә өйрәнде. Алай гынамы әле, үзен Фатих солтан Мәхмәтнең оныгы дип игълан итте.
Шуннан соң «Наполеонга охшаган Фатих солтан оныгы» һәр көн диярлек мәктәп бакчасында сабакташларына энциклопедиядән укыган гаҗәп хәлләрне аңлата, мавыктыргыч итеп сөйли башлады. Моңарчы өлкәннәрдән ишетмәгән әйберләрне сөйләгәнгә күрә, укучылар аны рәхәтләнеп тыңлый. Әмма үзенә башка исем таптылар, «профессор» дип йөртә башладылар. Бу инде кушамат кебек яңгырамады, олылап әйткән төсле иде.
Тәнәфес вакытларында бакчага чыкканын көтеп ала башладылар.
– Профессор килер хәзер, ни аңлатыр бүген...
Мәхмәткә шулай һич көтмәгән хөрмәт килде.
Өйдә энциклопедиянең иң соңгы битендәге рәсемле язманы ушы китеп укыган иде, бу юлы шуны аңлатырга карар итте. Өлкәннәр тарафыннан бала-чагага сөйләнми торган кайбер нәрсәләр була. Янәсе белергә иртәрәк, артык тирән фикерле, барыбер аңламас... Янәсе, үскәч белер. Тик еш кына өлкәннәр үзләре үк бу «бала-чага белергә иртәрәк» дигән нәрсәне, бигрәк тә фәлсәфи-психологик мәсьәлә икән, чынлап торып аңламас. Кая инде 10 яшьлек балага аны сөйләп тору! Мәхмәт укыган һәм башкаларга җиткерергә
җыенган язма шундый тема иде: «Нәрсә ул холык?» Менә кайсысының әтисе яки әнисе холык болай була, тегеләй була дип өйрәтеп утыра? Тәртип бозма! Мәрхәмәтле бул! Дәресеңне укы! Бабайларның, әбиләрнең, синнән кем өлкән – шуның кулын күрешкәндә башта үбәргә, аннары маңгаеңа тигезеп алырга өйрәтерләр. Ә холык нидер?!
Кара малай үзенең хәтеренә гомерлеккә кереп урнашкан рәсемле язманы һәркем күз алдына китерерлек итеп сөйләде.
– Холык нидер? Беләсезме? Холык ул нинди дә булса вакыйгага тарыгач ясала торган гамәлләр. Ул дүрт төрле була. Менә берәү юлдан бара икән, каршында киртә күрә, ди. Нишләр? Менә шунда аның холкы күренә. Ул дүрт төрле була...
Китапта нәкъ ул әйткәнчә, юлдан баручы рәсеме һәм аның юлын бүлгән коймага охшаш киртә ясалган иде. Шулай ук дүрт төрле холыкны күрсәткән башка рәсемнәр бар иде. Беренче холыкны сүрәтләгән рәсемдә юлдан баручының киртәне җимерүе, ачуланганы, кызганы күренә. Икенчесендә урап узганы, өченчесендә сикереп чыкканы, дүртенчесендә кирегә таба
китеп барганы сурәтләнгән.
Мәхмәт һәркайсын аерым-аерым аңлатты:
– Холкы усал, тиз кыза торган кеше: «Бу киртәне юлга кем корды?» – дип кычкыра башлар. Киртәне ватар, җимерер. Әгәр кем корганын белсә, аны да кыйнар. Юлны шул рәвешле узар. Бу беренче төр холык була.
Наполеонга охшаган Фатих солтан оныгы янындагылар тын калып
тыңлаганга, читтәрәк уйнап йөргәннәр дә аларга игътибар итте. Кайчан карама әтәчләнеп йөргән, тукмашырга әзер сыйныфташлары килә-килешкә сукмакта аунаган ташны ачуланып тибеп очырды. Таш тимер торбага бәрелеп, шак итте. Мәхмәтне тыңлаучылар шаркылдап көлеп җибәрде. Таш типкән малай бу кыланмышы белән Мәхмәтнең сүзләре дөрес дип, мөһер сукты, диярсең. «Профессор» көлмәде, Наполеонча кулын алга куеп,
җитди кыяфәт белән арлы-бирле йөреп, сөйләвен дәвам итте:
– Икенче төр холык – беренченең киресе. Һич кызмас. Беркем белән талашмас, киртәне этәргә, җимерергә тырышмас. Урап узар. Өченче төр холык. Киртә күрсә сөенер, яшерен хәер бар монда дияр һәм спорт белән шөгыльләнә башлар. Аннары юлында очраган бөтен киртәләрне сикереп кенә чыгар, һичкемгә ачуланмас, берни җимермәс. – Күңеле бу өченче төр холыкны үз иткәнгәме, аның турында яратып, озак кына аңлатты. –Дүртенче холык. Ул юлында киртә күрсә, язмышым, дияр. Миңа юлны
шушында кадәр генә дәвам итәсе икән, дияр. Һәм юлыннан борылып кирегә китеп барыр...
Башкалар ничектер, Мәхмәт тормышына үрнәк итеп, өченче холыкны сайлады.
Шул вакытларда, әллә артык күп укудан, әллә башка сәбәптән күзләре начар күрә башлады. Аны табибка алып киттеләр. Күзлек тактылар. Күзлек «профессорлыгын» арттырды гына. Ләкин «профессор»га әйләндем дип кенә, балалык беркатлылыгы бетеп китмәс шул.
Мәхмәт энциклопедиядән чынбарлыкта булган хәлләргә, тарихи
шәхесләргә, галәм, җир, кеше сыйфатларына кагылышлы фәнни мәкаләләр укып, хыялый тормыш корса, әтисе дә кимен куймады: ул киресенчә, күп серияле пәһлеваннар турындагы маҗаралы хикәятләр белән мавыкты. Төрекләрнең «майлы көрәш» – милли көрәш каһарманнарын пәһлеваннар, диләр. Адәм – адәм, пәһлеван – башка адәм. Шуларның үзара сөйләшкәннәре, ничек җиңүгә ирешкәннәре, көрәшне алып бару ысуллары, башка көрәшчеләр турындагы уйлары укып туймаслык маҗара итеп языла иде. Күрәсең, бала кешегә чын хикәят, ә өлкәннәргә чын
тормыш авырлыкларыннан онытылып торырга һәр санда «дәвамы бар» дип котырткан, кызыктырыч, дәвамлы маҗара җитми...
Пәһлеваннар турындагы күп бүлемле хикәятне Төркиянең бары тик
бер гәзите бастыра. Ул «Һәркөн» дигән басма бөтен җирдә сатылмый әле. Әтисе аны эштән кайтышлый ала. Ә ял көннәрендә гәзит алырга Мәхмәтне җибәрә торган иде.
Мәхмәтнең айдан төшүе
Дөньяны шаулаткан хәбәр таралды. Американнар Айга менгәннәр!
Өйләренә кунаклар җыелса, татар агайлары җырлап утыра:
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә.
Айга менеп, түбән карап,
Сезне күрәсем килә.
Ә менә анда чынлап торып менүчеләр бар икән!
1969 елның 20 июлендә миллионлаган кеше тын алырга куркып радиодан американнарның Айга менүе турында хәбәрне тыңлады. Һәр газета-журнал Җирне үтеп китеп, башка күк җисеменә аяк басуы турында язды. 12 космонавтның иң беренче айга басканы Нил Армстронг икән. Аның: «Минем өчен кечкенә, кешелек өчен зур адым» дигән сүзләрен кабатлый- кабатлый, шактый озак вакыт галәм, ай темасы телдән төшмәде.
Мәхмәтләргә исә бу хәбәрне укытучылары сөйләде. Хәтта бар кешенең ушын алган радиотапшыруны тыңлатты. «Наполеон кыяфәте алган солтан малае»ның бу хәбәргә исе китте дию генә аз булыр. Энциклопедиясеннән йолдызлар турында укыганнарын искә төшереп, тагын да дулкынланды. Үз күзләре белән галәмне, айны күрде кебек. Бәлки, берникадәр вакыт узгач шау-шу тына төшкәч, башкалар кебек үк Мәхмәт тә ай турында онытыр
иде...
Ял көне җитте. Гадәттәгечә, Мәхмәт әтисенә гәзит алырга чыгып китте. Берникадәр ара узган иде, җир асты базары өчен казу эшләре барган, чокырлар казыганда, иске йортлар чыга башлагач күмеп, тигезләп куелган Аксарай мәйданыннан ишетелгән тавыш игътибарын җәлеп итте. Урам мәйданы уртасына машина туктаган. Машина янында басып торган тәбәнәк буйлы, чандыр гына, кара мыеклы, кара күзлекле агай кычкыра-кычкыра
халык җыя. Үзе әллә ни таза булмаса да, тавышы көр чыга:
– Килегез, килегез! Карагыз! Җәмәгать, барыбыз да белә, технология бик алга китте. Хәтта Айга менә башладылар. Айдан Җиргә туры трансляция күрсәтү мөмкинлеге туды! Хәзер менә шушы робот-телевизордан трансляция башланачак. Ярты сәгатьтән! Айда йөргән кешеләрне күрәчәкбез! Ярты сәгатьтән башлана! Килегез, күрегез!
Чыннан да, машина өстенә робот утыртып куйганнар. Робот үзе әллә ни зур түгел, курчак хәтле. Хикмәте галәмәт: гәүдәсе телевизор экраны төсле итеп ясалган, озакламый шуннан Айны күрсәтә башлаячаклар икән. Мәхмәт күрми калудан курыкты, робот утырган машина каршына ук барып басты. Юк, күрсәтми әле, азрак көтәсе икән...
Ул арада шактый кеше җыелды. Машинаны уратып бастылар. Яңа килгәннәр аптырап:
– Ни бар? – дип, кызыксынса, Мәхмәт бик тә ышанырлык итеп җавап бирде:
– Айдан трансляция башлана. Көтеп тор.
– Айдан?!
– Айдан!
Кара күзлекле абзый гына түгел, беркатлы картлар, яшьләр әнә шулай үткән-сүткәнгә сөйләнә-сөйләнә кеше җыйды.
Халык шактый туплангач, Айдан туры эфир ясарга җыенучының сүзе үзгәрде:
– Җәмәгать, технология шул кадәр алга китте. Менә бу технология
казанышы булган продукт белән авырткан тешегезне үзегез тартып ала башлыйсыз!
Алдарак басып торганнарның «Аһ!» иткән тавышы ишетелде.
Кайберләре абзыйны куәтләгәндәй кычкырды:
– Шәп! Гүзәл! Шәп булмасмы?! Докторларга йөрү кыйммәт, хастаханәләрдә чират, теш караучылар бик аз.
Ул арада машина янында түгәрәк корсагын сыйпап торган берсе:
– Теше черек кеше бармы? – дип кычкырды. Селкенми дә тыңлап торучылар ишетеп-аңлап өлгергәнче, алда торган өч адәм машина
янына барып та басты. Түгәрәк корсак аларны ашыкмаска өндәп
тынычландыргандай итеп йөрде. Авызларын ачып карады, янәсе, чыннан да теше черекме?.. Иң черек тешлесен тапкандай, берсен аерып, чандыр ир каршына китереп бастырды. Шунда тегесе кесәсеннән мамык тартып чыгарды, кулындагы даруны шуңар тамызды һәм кычкырып сөйләвен дәвам итте:
– Менә шулай... Даруны тамыздык. Хәзер мамыкны тешкә ябыштырабыз. Һәм 30 секунд көтәбез. Бер, ике, өч... Аннары кулыбыз белән черек тешне тартып алабыз!
Һәм кулындагы тешне халыкка күрсәтте. Ягъни, күрәсезме, ничек җиңел генә тартып алды. Халык янә «Аһ!» итте.
– Чынлап тартып алды!
– Технология ничек алга китте, ә!
– Күрдеңме?!
Чандыр халык шаулашып алганны бер-ике минут көтте дә белдерү ясады:
– Җәмәгать, бу дару бик кыйммәт тора. Без аны күпкә очсызга сатабыз!
Айдан туры эфир башланганчы, кемнәр тели, сатып ала торыгыз!
Бу тамаша шул кадәр көтелмәгәнчә мавыктыргыч һәм ышандырырлык итеп уйналды. Кечкенә баланың авызын ачып торуы бер хәл, сакаллы агайлар чиратка басып, «дару» алды. Алар айны онытты, аларга теш даруы кирәк иде. Мәхмәткә исә Ай! Инде кешеләр таралышып диярлек бетте.
Абзый теге черек тешле адәмнәр белән бергә җыена башлады. Ничек инде алай? Кая ашыга болар? Мәхмәт карап торды-торды да чандыр янына барып сорады:
– Абый, туры эфир башланамы әле?
Черек тешле ирләр кычкырып көлделәр. Чандыр аны ачуланып куды:
– Кит әле моннан! Ышанып торасың мәллә? Бар, өеңә чаптыр. Әти-әниең көтәдер! Бар! Кит тизрәк!
Мәхмәт шунда абзыйларның калган даруларын, роботларын тиз-тиз генә машина артына тутырып, туры эфир күрсәтмичә китеп баруларына ышанмыйча озатып калды. Машина күздән югалгач айныды, инде караңгы иңеп килә икән. Әтисе гәзит көтеп арыгандыр инде. Әнисе орышырга әзерләнәдер. Малай тизрәк дөм караңгы булганчы дип, гәзит алды да өйгә чапты.
Өйдә әти-әнисе: «Шулай озак кайда йөрдең?» – дип каршы алдылар. Малай урамда күргәннәрен сөйләп бирде. Әтисе рәхәтләнеп көлгәч, телевизорны эшләтер өчен электр, антенна кирәклеге турында бөртекләп сөйләде. Мәхмәт шулай итеп айдан «төште». Энциклопедиядән тарихи хикәятләргә караганда, техник язмаларны аңларга тырышып, күбрәк укый башлады.
Ярым инкыйлаб
70 елларда хәрбиләр хөкүмәт эшенә янәдән тыкшынырга – интервенция ясарга әзерләнделәр. Европа илләрендә барган студентлар агымы йогынтысы: митинглар, полицияләр белән тарткалашулар Төркиягә кадәр килеп җитте. Чит ил кешеләре уйлавынча, бу вакытларда Советлар иле «алтын чор» кичерә иде. Татарларда бер мәкаль бар ич, күрше тавыгы күркә булып күренә диләр, төрекләрдә дә бар бу әйтем. Күрше тавыгы, каз булып күренә, диләр. Бер сүзе үзгәрсә дә, мәгънәсе шул.
Советлардагы тормышка кызыкканнар Төркиядә революция кирәклеге хакында сүзләр сөйли башладылар. Студентлар һәм эшчеләр хәрәкәте көчәйде. Хәрбиләр менә шуларны басарга, туктатырга теләделәр.
Әллә мөһаҗирлек юллары төрле булганга, әллә илдәге сәяси вазгыять йогынты ясады, татарлар арасында да 60-70 нче елларда фикер төрлелеге шактый сизелде. Югыйсә бер милләт кисәкләре, һәркайсын шул бер Нужа бабай йөртә, дигәндәй... Теләкләре, нигездә, аерылып тормый кебек. Тормыш көтәрлек эш булсын, акча табылсын, гаилә тук яшәсен.
Әмма араларына үзгә ризасызлык хисе үтеп керде. Әлбәттә, беркайчан кеше кешегә ни сүзе, ни гамәле белән ярап бетә алмас, бу ризасызлык исә бүтәнчәрәк иде. Үзе күзгә ташланып-чәчрәп тормый, үзе шактый тоемлана... Ул беренче булып финишка якынлашкан атның җайдагын иярдән сикереп төшәргә кодалаган кебек килеп чыга иде. Әйтерсең, аты чапсын, бик әйбәт, бөтенесе аның алга чыгуын тели, әмма җайдагы түгел... Нигә?! Ә иярсез ат
уңга яки сулга борылып, финиш юлыннан бөтенләй читкә чыгып чапса?!Иреккә тиенерме?! Әллә теге төшеп калган җайдак урынына чабып барган атка башкасы сикереп менәрме?! Ничек?! Менә шулай, татарлар арасында барлыкка килгән үзара ризасызлыкның тотып күрсәтерлек мантыйгы юк кебек иде. Ә бәлки, моны ризасызлык дип атау үзе үк ялгышлыктыр?
Бәлки бу – кайчак, хәтта бик кызганыч һәм ямьсез кыяфәткә кереп
чиркандырган, шуңа карамастан алгарышны, һич югы тормыш барганын, җанлылык булганын исбатлый торган бер көндәшлек кенәдер?! Ә «болай ярый – ярамый», «дөрес һәм дөрес түгел», «эшлиләр – эшләмиләр», «Казан төркиләре дияргә – димәскә», «Казан татарлары дияргә – димәскә» һәм башка шундыйрак «фикерләр» күбәеп китү исә, бүлгәләнүдән түгел, төрлеләнүдән киләдер... Төркиянең Госманлы империясе чорындагы тарихи
вакыйгаларына бәйле рәвештә күпләр тарафыннан «татар» сүзенең начар кәлимә кебек кабул ителүе фикерләрне тагын да куерта иде. Татарлар хәтта үзләрен татар диюдән тыела иде.
Истанбулда «Идел-Урал төрекләре культур вә социаль ярдәм җәмгыяте» рәсми рәвештә 1955 елда оешты. Берничә сан «Идел-Урал культур мәҗмүгасе»н нәшер иттеләр.
Татарлар бит Төркиягә күпкә-күпкә элгәре заманнарда килгәннәр, нигә җәмгыять 55тә генә баш калкыта?! Моны төрлечә аңлатырга мөмкин.
Төркиягә әүвәлрәк аяк басканнар – туплам-туплам килеп урнашкан
һәм авыл корган татарлар. Алар өчен җәмгыять ул – авыл. Алар динне дә, телне дә, үзләрен дә авыл булып сакларга омтылганнар. Шул сәбәпле хәтта Истанбулда, Искешәһәрдә урнашып калмаганнар. Авыл өчен яңа җирләрне үзләштергәннәр. Никадәр ихтыяр көче, никадәр физик көч түккәннәр!
Аерым җәмгыять оештыруга ихтыяҗ, бары тик 50 нче елларда оныклары шәһәрләшә башлагач кына туган дияргә була. Һәрхәлдә, моны сәбәп итеп санарга җирлек бар. Истанбул татарлары уздырып килгән чаралар читтән караганда, җәмгыять туплантысыннан бигрәк, якташлар очрашуын, туганнар күрешүен хәтерләтә. Алар бер-берсен Төркиядәге татар авылларында көн күргән әтиләре, әниләре аша якыннан белеп аралаша.
Гомумән караганда, Төркия 1945 елга кадәр Русия белән элемтәләрне бозудан куркып, бу яклардан килгән мөһаҗирләргә, ни татарына, ни кавказ халыкларына җәмгыять төзергә рөхсәт итми. Вазгыять 50 нче еллардан башлап үзгәрә башлый. «Төрек күчмән һәм сыенучы җәмгыятьләре федерациясе» корылу һәм федерация тарафыннан 1966 елда «Төрек дөньясы» журналы чыгарылу, шулай ук Азәрбайҗан, Төркестан, Кырым, Кавказ, Идел-Урал, Балкан, Болгария һәм башка тарафлардан килгән
мөһаҗирләрнең җәмгыятьләре өчен барысына уртак бина бирелү – Төркия тарафыннан күчмән төрекләргә карата миһербанлы сәясәт алып барылуын күрсәтә. Хәтта журналның беренче саны Ататөрекнең: «Мөһаҗирләр югалган өлкәләрнең милли хатирәләредер», – дигән сүзләр белән чыгуы, Төркиянең төрки мөһаҗирләргә карата ни кадәр хәерхаһлы булуына
ишарә. Бәлки, дәүләт сәясәтчеләре ниндидер башка яшерен интересларын федерация артына саклаганнардыр. Шуңа карамастан, 60-70 елларда «Идел- Урал төрекләре культур вә социаль ярдәм җәмгыяте» әлеге федерация эчендә татарларны күпмилләтле Төркиягә тәкъдим итеп яшәде.
...Инде Русиядән башка илләргә – кытайлар тарафына киткән мөһаҗирләргә килсәк, алар өчен җәмгыять – беренчел ихтыяҗ. Чөнки, беренчедән, мөселман илләрендә яшәмиләр, бу исә диннәрен, гореф- гадәтләрен сакларга өстәмә кыенлыклар тудыра. Иң башта үзара төркемнәргә, җәмгыятьләргә берләшергә, уртак карарлар кабул итәргә, шул карарларны үзләре яшәгән җирлек хакимиятенә җиткерергә тиешләр. Бу эшләр шәхесләрен, гамәлләрен таныту, татарлыкларын саклау белән үрелеп
бара. Төркиягә күченгәч тә күбесе шул юнәлешне алга куя.
60-70 елларда Русиядән Төркиягә Япония аша яңа килгән берсе «Идел- Урал төрекләре культур вә социаль ярдәм җәмгыяте»ндә әгъза булып алды да имеш-мимешләр таратты. Имештер, Кытайдан, Япониядән килгән яңа мөһаҗирләрнең әхлагы чамалы, имештер өйләренә аяк киемен салып кермиләр. Хәтта ярамаган эчемлекләр кулланмышлар... Япония һәм Кытайдан килүчеләргә, киресенчә, җәмгыять кешеләрен хурлап чыккан икән: имеш, алар белән башкортлар идарә итә, имеш, алар дөрес сәүдәгәрлек
алып бармый... Әллә ул адәм махсус татарлар арасына чөй какты, бер Алла белә. Әллә бары тик телен тыя белмәде, ә тел ул ерткыч җанвар төсле, иреккә чыгарсаң – юлында очраган һәркемне ашар. Аннары ул үзе Төркиядә озак тоткарланмады, Америка тарафына күченеп китте.
Шунысы бар, әлеге имеш-мимеш сүзләрдән башланган үзара
гаепләүләрдән соң күп кенә татарлар җәмгыятьтән чыктылар.
Аерылганнарның берничәсе үзләренә «Сөембикә» җәмгыяте оештырып йөрде...
Шул ук вакытта яңа килгән мөһаҗирләрнең балалары – чит ил
мәдәниятен күреп үскән аерым төркем – заманча, сәләтле, амбицияле татар яшьләре үзләренә күрә башка оешма теләде. Теләкләренә ирештеләр, әлбәттә, 1963 елда «Тукай яшьләр клубы» оештырдылар.
Икенче яктан, бер шәһәрдә ике татар оешмасы булганга борчылучылар табылды. Моны таркаулык, бердәмсезлек итеп бәяләделәр. Берләшү өчен төрле чаралар оештыру турында сөйләшүләр китте. Хәтта клубны оештырганнар җәмгыять җитәкчеләре, әгъзалары булып сайланды. Ләкин барыбер җәмгыятьтә Төркиягә төрле елларда, төрле юллар белән
килгән, төрле ил культурасы тәэсирен алган татарлар арасында фикер каршылыклары күзәтелеп торды. Тора-бара клуб оештырганнарның бер өлеше җәмгыять эшчәнлеген туктатырга теләде.
Ахырдан үзләре бер эш чыгардылар, үзләре оештырган клуб урынына 1969 елда «Казан төрекләре культур вә ярдәмләшмә җәмгыяте» кордылар. Моңа кадәр «Тукай бюллетены» чыгарып килсәләр, 1970 елдан башлап, «Казан» журналын нәшер итә башладылар. Иң тәүге санында ук зур һәм кирәкле максатларын ачык күрсәтеп: «Журнал Казан төрекләренең тарихын, әдәбиятын, культурасын, бөекләрен таныту, Русия тышындагы Татарлар
арасында багланышлар кормак һәм Төрек дөньясына казанлыларны таныту нияте илә хәрәкәт итүне төшенде һәм эшләрен бу юнәлештә йөртергә карар бирде», – дип язып чыктылар. Укыгыз, укытыгыз, языгыз, абунә булыгыз!
Менә шулай итеп, яшь буын мөһаҗирләр Төркия, Америка, Алмания, Финляндия, Япония татарларын берләштерергә омтылган татар басмасы нәшер итүгә керешеп, Төркиядәге мөһаҗирләр тарихында иң тирән һәм мөһим эз калдырачак зур эш башкардылар. Афәрин! «Татар милләтенең гыйлемле әфәнделәре, милләтпәрвәр шәхесләре, нык рухлы шагыйрьләре, язучылары барлыгын белегез!» Әлеге язулары ук тирән горурлык хисен
уятырлык иде. 70 нче елларга караган татарлар тормышы турындагы язма чыганак, хәтта гыйльми чыганак буларак, дистә еллардан соң да нәкъ шушы басма хезмәт итәр әле...
Шул ук вакытта яңа чыга башлаган «Казан» журналының беренче
саннарында «Идел-Урал төрекләре культур вә социаль ярдәм җәмгыяте» турында «15 еллык бер тарихка ия җәмгыятьнең татар төрекләрен танытмак өчен берникадәр тырышлыклары булса да, алар канәгатьләнерлек гамәлләр кыла дип сөйләү дөрес булмас», – дигән язулар күренгәләде. Әлбәттә, бу сүзләр яңа фикерләргә юл ачты. Япониядән, Германиядән килгән йөзләгән яңа мөһаҗиргә, эмигрантка, шулай ук Төркиядә туып-үскән яңа буын татарларга эш табарга, гыйлем юлын сайларга булышлык иткән, ярдәм
кулы сузган өлкән буын мөһаҗирләр хәтерен калдырудан курыкмаганга шулай яздылармы?! Әллә һәр яшь буынга хас гадәти тәнкыйди караш өстенлек иттеме?!
Ике җәмгыять кешеләре арасында көндәшлек шулай, ара-тирә үзен сиздереп торды, тора-бара исә төрле чараларга бергәләп җыелулары хакында хәбәрләр күренгәләде.
Милләт бит ул бик тә кадерле, кыйммәтле музей экспонатына әйләнгән, меңәр еллар дәвамында ни сыйфатын, ни рәвешен һич үзгәртмәгән таш түгел. Андый ташлар гаҗәпкә калдырыр, соклану хисен уятыр, йөзләгән галимнәр-белгечләр тарафыннан өйрәнелер, төсләре, сыйфатлары, бәяләре иҗат кешеләрен хыялый хикәятләр тудырырга этәрер. Миллионлаган кешеләр ул таш барлыгын белер һәм күрер өчен әллә ни кадәр акча сарыф
итеп, ерак юлларга чыгар...
Шулай да, Аллага шөкер, милләт каткан таш түгел. Аның эчендә, һәм сыйфат төрлелеге, һәм җанлы хәрәкәтләр агышы бара. Бу һәр милләткә хас хәрәкәтләрне таркаулык дип бәяләү, шуңа басым ясау яки хәрәкәтләрне махсус таркаулыкка сәбәп итү нәтиҗәсендә төрлелек көтелмәгән зур көч алыр һәм милләтне таркатыр. Ә милләтне милләт иткән сыйфат нәкъ менә төрлелек. Чөнки тарихи, сәяси, иҗтимагый, гаилә хәлләре аркасында үзгәрешләр һәр заман, һәр мизгел туар, бер буын икенче буынга охшамас. Бу
күренеш котылгысыз һәм табигый. Моны тану төрлелек милләтне тарката дип куркудан арындырыр төсле. Ягъни төрлелектән курку туктамаса, «без бер милләттән» дигән эчке бергәлек җимерелүен дәвам итәр...
Истанбул малае Мәхмәт әтисе өйгә алдырган «Казан» журналындагы татарлыкка кагылышлы рәсемле язмаларны яратты, «Төрек дөньясы»н укып, башка милләттән булган дуслары, танышлары турында тагын да күбрәк белде. Дөрес, язмалар бала укыр өчен түгел, озын язылган, аңлап бетерәм,
димә. Шунысы рәхәт: беразын укыса, калганын әтисе аңлатып-сөйләп бирә.
...Ә илдә гомуми вазгыять катлаулана барды.
1972 елда гаскәриләр кабат идарәне үз кулларына алып, боерык бирә башладылар. Төркиядә «сыкы юнәтем» – «каты идарә» итү башланды. Урамга чыгып йөрүләр билгеле бер сәгатьләрдә вакытлыча тыелды. Ял көннәрендә исә хәрбиләр үзләре теләгән өйгә кереп, тикшерүләр уздыра ала иде.
Гөрләп торган Истанбул урамнары янә тынып калды. Кибетләр каршында чәй китергәнне көтеп, сәгатьләр дәвамында гәп куертып утырганнар чәйләрен өйләрендә генә дәмләде.
...Сәрвиназ тегү машинасы тавышына күмелеп, тыштагы атыш
тавышларын ишетмәде. Тык-тык, тык-тык... Кечкенәдән, әле авылда әтисе уч кадәр тукыма алмаган заманнарда ук, тегү, үрү эшенә һәвәс иде. Хөсәен тегү машинасы алып кайтып биргәч, ике куллап ябышты: кем ни теләсә шуны текте. Бөтен мәхәллә аңа йөрде. Өч баласын үзе тегеп киендерде. Әле өй кирәк-яракларына, көндәлек тотарга азмы-күпме акча кереп бара
иде. Ателье эшләре өчен дә машина бик ярап куйды.
Берара машинасын туктаткан иде, мылтык тавышларына сискәнеп китте. Эшен ташлап, тәрәзәгә йөгерде. Атышкан, чабышкан кешеләр күренми күренүен, димәк, кайдадыр, күрше урамнарның берсендә болар. Сәгатькә карады һәм йөрәге кабат жу итте, тегеп утырып вакыт узганын сизми калган. Мәхмәтнең мәктәптән кайта торган сәгате күптән үткән, ә улы юк!
Мәхмәт мәктәптән вакытында кайтырга чыккан иде. Мәктәп белән
өйләре арасындагы урамны япканнар, урам башына хәрбиләр тезелеп баскан. Урамга кеше кертмиләр. Нидер булган, күрәсең, йөзләре бик җитди, кулларында мылтык. Шушы тирәләрдә дуслары белән көн дә диярлек куышлы, качышлы уйнаган, туп типкән Мәхмәт урамга эләгү җаен тапмасмы?! Кызыксынуы шул кадәр көчле иде, ике уйлап тормыйча читтәге тар тыкрык аша урамга кереп китте. Солдатлар аны абайламый калды.
Урам буп-буш. Ни бар соң монда шул кадәр дигәндәй, акрын гына
як-ягына карый-карый юлын дәвам итте. Кинәт аткан тавыш ишетелде.
Тагын ишетелде. Тагын... Мәхмәт күз ачып йомганчы подъезд ишеге ачык калган йортка шылды. Шунда каршы йортта гына атышканнарын аңлап алды. Акрын гына ишек тәрәзәсеннән тирә-юньне күзәтте. Атышу туктап-туктап, шактый вакыт дәвам итте. Ниһаять, мылтык тавышлары ишетелми башлады. Йорттан хәрбиләр бер төркем революционерларны тотып алып
чыгып киттеләр. Урам кабат тынып калды. Мәхмәтнең йөрәге шул кадәр каты типте, дөп-дөп иткәне мылтык тавышыннан да ким яңгырамады. Тагын атыш башланудан куркып, урыныннан кузгала алмый утырды. Бераздан әнисеннән курку җиңде, яшеренгән җиреннән чыгып, өенә таба элдерде генә.
Мәктәптән соңарып кайткан малайга әнисе аягындагы башмагы белән шәп кенә эләктерде. Урамда котны алган атышлар бара, ә балаң һаман кайтып кермәсен әле. Баксаң, ул шул атышларны карап йөргән икән, син акылыңны югалтырдай булып көт аны!
Әй, бала, бала, кызык эзләп үз башына җитә язган ич. Инкыйлаб күрми калырмын дигәндер инде...
Мәхмәт өчен бу икенче хәрбиләр инкыйлабы булды. Бу елларда инде ул 12 яшен тутырып, җәйге вакытларда әтисе янында эшли башлаган иде.