Идегәй итеге (ахыры)
ЯСА-ЯСАМА
Ул баланы Җантимер,
Итегемнән алдым дип,
Итегемнән алганда
Илсез-көнсез калдың дип,
Атын куйды Идегәй.
"Идегәй" дастаны
Чыпчык тавы,
Чомбыракта...–
Чорсыз парламентларда,
Чордаш чабата кайтара
Кыпчакның пычак кынабы –
Яу итеге
Кунычында,
Биләнеп, үскән татарга!
Кемне ул?
Артта калдырган.
Алтын Урда –
Нугай Йорты,
Тугай тулып, туйлар ясап,
Кәрван-кәрван камка ертты1.
Кан алмашып...
Хан алышып...
Ярым-йорты калды илкәй,
Ярым-йорты!
Кемне ул?
Артта калдырган.
Йорт уртасы –
Чаңыракта,
Утырып аркан! –
Изге чыртан –
Чал учакка...
Чабатасын кайтарганны
Атта калдырган,
Тарлан Бүздәй,
Ап-ак атта!
Кемне ул?!
Атта калдырган...
2
Алыстагы
Алтын Урда!
Олысыңда олы буза...
Ярлык та юк,
Ярлыкау да!
Бөек кенәз2 антын бозса...
Таштан кирмән ясандырып,
Ил-күзгә каш ясаса да, –
Илнең күзе чыккан килеш!
Урлашканны
Күрмәс, имеш...
Бугаздан ук алыр буза:
– Кая китте?
Китте!
Кая?
Ясакка дип!
Җыйган көмеш!
Һәй!
Идегәй килә!
Идегәй килә!
Идегәй килә!
Элмә капуны
Эл-элмә:
Үртәлдереп,
Кирмәнеңә
Үрт койрык әтәч элә!
Шау килә мәйдан, шау килә:
Яу килә!
Илгә яу килә! –
Очлым салган Бөек кенәз?
Өч көн алдан чыгып качкан!..
"Арыслан котын
Алабызмы?!
Азырак тотып
Калабызмы?!" –
Тәгәрәтеп мәйданнарда,
Һөнәрчеләр тәпән ачкан!
Идегәйне белә Мәскәү,
"Итекче!" дип,
Көлә Мәскәү, –
Колак киртләп,
Сүзен ипләп...
Элә Мәскәү,
Теләсәң-теләмәсәң!
Бәкләр бәге хәйран калган:
Бу бузаны
Бугазыннан!
Булмас алып –
Тәгәрәшеп ята халык...–
Урамы да келәм Мәскәү!
Чәчкәләрен коймый өскә,
Чәркәләрен тотып көчкә,
Чәрелдәвен төреп өчкә,
Ил чабата
Кайтарганда!
Өзәңге кигән итектән
Чыгуың гына аз икән:
Мыскыл итә белә Мәскәү,
Мескен итә белә Мәскәү,
Чабатасы
Чөйдә килеш...–
Долой сапожника, имеш,
Долой сапожника!
3
Чабатасы чөйдә килеш,
Утырып аркан!
Изге чыртан...–
Чал учакка,
Чордаш чабата кайтара
Алтын Урда кунычыннан
Илсез-көнсез чыккан...
Татарга.
Алыстагы
Алтын Урда!
Олысыңда олы буза...
Ярлык та юк,
Ярлыкау да!
Бөек кенәз Яса бозса.
Яңа Урда ясандырып,
Ил-күзгә каш ясаса да,
Ярлык та юк,
Ярлыкау да, –
Бөек кенәз бозды Яса!
Чыңгыз йорты, –
Чаңыракта,
Чалкан төшеп
Чал учакка,
Чыпчык тавы
коенган көл...
Ачуыннан бурлатланып,
Тузгый микән?
Идегәй морза айгырыдай
Азный микән?–
Азулы куз!–
Кайтавазда:
До-лоло-лой!
Сапожника...
1Камка ерту – Алтын Урда татарларының туй йоласы: затлы ефәкне, бүлгәләп, кунакларга өләшү.
2Бөек кенәз – Мәскәү белән Владимир кенәзе Василий I.
ИСКЕ КИСЕКБАШ
– Барын, сиңа ни кылдым?
Берең ике булмасын!
Йортың-караң калмасын!
Ханнан ханны мин ектым,
Хан булып син дә калмассың! –
Сөт урынына кан койдың.
Идегәй башы аны әйтеп,
Көнгә табан әйләнде,
Әйләнгәндә янә әйтте:
– Алдагы көн агырга1
Без барабыз, ул килмәс!..
"Идегәй" дастаны
Казанда ул!
Яңа гасыр башы. –
Һич тә бетми Казан астында ут.
Сүрәнләнә калса,
Кисаугачлар
Дөнья бутый башлый
Шундук!
Казанда ул.
Кайный гасыр башы!
Һич кирәкми утын ватарга, –
Бәйрәм ясаттырып,
Мөмкин хәтта
Казанны
утсыз да
кайнатырга!..
Казанда ул.
Ташый гасыр башы!
Татар башы сыман
Такыр башы...
Туртасы да аның
Исәптәдер:
Юмартланып, Мәскәү
Кисәткәндер:
“...Исни алган кадәр
иснәргә бер
мөмкин хәтта
Сез яулаган Мөстәкыйльлектә!..”
Өреләрне Мәскәү җыеп торыр.
Кыска Казан асты кисаугачы –
Шаһалиләр,
Хуплап, җыен корыр
Яңа әмәл
Әтмәлләшергә –
Оптимальләшергә кирәк, имеш,
Бетергәнче,
Юк иткәнче...
Минимальләшергә!
Мәскәү сала, учлап, канәферен...
Уңай гамәлеңнең
Кылган берен
Кире кагып тора гелән генә:
“...Татар теле –
Патша сые бит ул
Кириллица белән генә!..”
Империядә –
Пешекче холкы:
Милли азчылык ни,
Казчылык ни аңа... –
Тере килеш мамыкны йолкы!
Тере килеш халыкны йолкы!
Шагыйрьләре аның
Шырпы-шырпы... –
Пешеклә дә йолкы!
Пешеклә дә йолкы!
Казанда ул.
Яңа гасыр башы.
Татарныкы сыман такыр башы.
Кырылган баш, имеш,
Ул –
Өтелгән! –
Калмады төк
Мөстәкыйльлегеңнән...
Бер өтелгән
Күпне өмет итмәс... –
Казан асышкан
Хан дәвереннән:
Кайнар халык! –
Кайнар холык кана!
Бурыч сеңгән! –
Борыч сеңгән канга! –
Берсәк...
Җилдерәлсәк!
Тамак ялы...2 –
Җәбәленең кырык картасы да...
TARTAR картасына!3
Әверелә.
1"Алдагы көн агырга" – дастан табышмагы. Агыр - ике мәгънәгә ия. 1983 ел көзендә:"Йә, Нәкый ага,татарның киләчәге кемгә кала?Агыр - олы түрәләргәме?Әгер – бурзай этләргәме? – дип сорадым. "Эзәрлекләүчеләргә!.." – дип, елмайды мәшһүр шагыйрь...
2"Тамак ялы – ялланган гаскәрне туендыру өчен вакытлыча бирелгән җирләр.
3Тартар картасы – Алман сәяхәтчеләренең борынгы харитасында татар иле – Тартария Үзәк Евразияне биләп тора.
ҖИДЕСУ
Миркасыйм Госманов рухына дога
Ак утауның1 түрендә,
Яулыгын кыя салып,
Күргәннең исен алып,
Хур кызыдай утырган
Сылуны күрде Идегәй.
Алтын башлы чаң кубыз
Кыз кулында чыңгыйдыр;
Кыл кубызын чыңгытып,
Елый биреп җырлыйдыр:
– Ак беләкле кыз булдым,
Ак беләгем каерылып,
Бер гавергә кол булдым.
"Идегәй" дастаны
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк:
Ханбикәне эзләп чыгу кирәк!
Ханбикәнең чулпы чыңы кирәк:
Хан-дәүләтең искә төшмәс,
Төшсә дә,
инде
килешмәс... –
Ефәк юлының да чыны кирәк! –
Учка төшкән алтын-көмешләрдә
Ханбикәнең
Чулпы чыңы кирәк...
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк:
Ыргый поезд!
Шаһалиләр салган
Сакма эзе буйлап.
"Дәште Кыпчак!
Син дә сатма безне!" –
Ханбикәнең чулпы чыңын танып,
Укага!
Ташлана!
Сакма эзе...
Ханбикә телендә пристань ялвара. –
Елатьма:
"Елатма! – ди, –
Е-лат-ма-а..."
Казаннан Касыймга борылган ярларда
Барлык күнчек!2
Итәген
чылаткан...
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк!
Ханбикәнең чулпы чыңы кирәк...
Хан-дәүләтләр искә төшмәс,
Төшсә дә,
инде
килешмәс... –
Иделнең саф сулы чагы кирәк! –
Казан ярларына ягылганда,
Ханбикәнең
Чулпы чыңы кирәк...
Ханбикәне эзләп чыгу кирәк!
Җидесуда3
Сагыш тукталышы... –
Горур кызын көтә Сары Шаган.
Җан да саргаймасмы?
Поезд түгел,
Вакыт монда үзе
Шып туктаган!..
Өркәч-өркәч
Калкулыклар монда... –
Коммы күмгән
Кәрван дөяләрен?
Кушчылары4 инде әйдәмиләр:
Кайтып җиттек өйгә, диләр...
Йокла, җилләр искән көйгә, диләр...
Йокла, комнар күчкән көйгә, диләр...
“Җир астында тезелде ку сөякләр!.. ”5 –
Дияләрме?!.
"Ай-һайлаучы ком"6 барханын
Өркәчләрдә мең ел тоткан
Бөек Ефәк юлы дөяләре...
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк:
Ханбикәне эзләп чыгу кирәк!
Ханбикәнең чулпы чыңы кирәк...
Хан-дәүләтләр искә төшмәс,
Төшсә дә,
инде
килешмәс... –
Ефәк юлының ул чыны кирәк!
Сары Чаган яфрак койган чакта,
Ханбикәнең
Чулпы чыңы кирәк...
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк:
Поезд җилгән Бөек Ефәк юлын
Бәйләп куйганнармы?
төйнәп-төйнәп... –
“Стопкран”га баса!
Кол тәкъдире
баса
асылыңны...–
Беркая да китә алмый ил-күч,
Чолыгында кала, асылынып.
Китә алмый,
Көтә генә ала:
Өмет кенә итә, өмет бары.
Семафорлар яна! –
Сөен Бикә янган
Янгыннарның очкыннары...
Семафорлар янар,
Узганнарың
Каршы поезд булып, килми торып:
Сәгать түгел,
Гасырларга соңлый!
Вагоннары
өзелеп
калган
тарих...
Офыкларга китә атлар.
Рәшә...
“Кылган буе малай, качты атың!” –
Без көләбез,
Ә егылган малай
Тел күрсәтеп кала,
Ташлар атып.
...Тәрәзәдән бага Дәште Кыпчак.
Баялычка
Төргән
Такыр башын.
Ярты вагон куба йокысыннан:
“Кая минем атым?!” –
дип саташып...
Без китәбез.
Офыкларда – рәшә!
Без китәбез!
Дәште Кыпчакмы ул?! Дәшә:
“Таш атачак сезгә!
Үкенечем... –
Аттан егылып калган
Үткән өчен!”
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк –
Яулыккаен кыя салган
Ханбикәнең чыны кирәк:
Яулап алган!
Чулпы чыңы кирәк... –
Ханбикәне эзләп чыгу кирәк!
Тозлы балык сата дала кызы.
Ком ирендә көя...
Су!
Су сорыйм! –
Кое суларының тын шәүләсе
Боек ат күзендә йокымсырый.
Алатаудан төшә кар сулары,
Чаң кубызда чыңгу көйли-көйли:
Үзәннәрдә бии Элә суы,7
Бии, дала тозын или-или! –
Җидесуны иңләп килә!
Дала тозын иләп килә!
Алатауның асау суын,
Ипләп кенә, ипләп килә
Тозлавыкта үскән кылганнарга!
Озак җилгән атта дала кызы... –
Яланаякларын кылган ярган.
Күңелендә әллә кинә бармы:
Сусатырга килгән юлчыларны
Тозлавыкта үскән кылганнарга!
Су сатарга монда җилмәгән ул,
Сусатырга килгән,
Су-са-тыр-га!
Ул –
үзән түгел,
Үз сүзле гүзәл! –
Җөясе ни8 йөз чакырым су ташуның:
Айдалага
Балхаш кадәр Балхаш! –
Бал кашыгы бары,
Бер йотымлык бал кашыгы!
– Коктал9 алың! Сазан алың!
– Алың! Кылганда ысланганын!..
Кылган шавын
Саклый кемнең каны?
Ә мин яңгырларны тыңлап үстем... –
Тик бер тәлгәш...
Яңгыр!
Бирче, җаным.
Бармы толымыңда...
Яңгыр шавы?!.
...Ишетми дә.
Бакыр беләгенә балык өйгән.
Кыстый мине, кыстый дала кызы.
Балык алдым – абау!
Кулы икән!
Ирексездән, куллар күрештеләр.
Ирексездән күреште күз...
Кисәк!
Киермәле сонай!10
Тойдым кулда,–
Уң учымны
җәя җебе кисә!
Карлыгачтай кузлы,11
Кыйгач күзләр! –
Яурын башак12
уклар оча,
зеңләп:
Хәтер төпкеленә төбәлгәннәр
Алыска сирпелгән
Сәрпи13 күзләр! –
Миннән ерагая...
Оран эзләп?! Ыру эзләп?!
Шәҗәрәле Коръән эзләп?!.14
Сер-елмаю белән кайта кире,
Әллә табалмыйча,
Әллә табып:
Дулкын дип белдеме эзләремне? –
Комга
Ыргып төште!
Барлык!
Балык!
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк:
Ханбикәнең
Яулыкларын
Кыя салган чагы кирәк...
Ярлыкаган!..
Чулпы чыңы кирәк... –
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк!
Хан-дәүләтләр... Искә төшмәс,
Төшсә дә,
инде
килешмәс... –
Ефәк юлының да чыны кирәк:
Курганда тал15
Тәңкә яфрак яра! –
Ханбикәнең
Чулпы чыңы кирәк...
Кыл кубыздай чыңгый йөрәк!
Без китәбез.
Офыкларда – рәшә!
Без китәбез!
Дәште Кыпчакмы ул?! Дәшә:
“Таш атачак сезгә!
Үтәмешем!..16–
Аттан егылып калган
Үткән өчен!”
Тозлы балык сата дала кызы.
Ком ирендә көя...
Су!
Су сорыйм! –
Кое суларының
Тын шәүләсе
Боек ат күзендә йокымсырый...
1Ак утау – күп гөмбәзле зур тирмә.
2Күнчек – килен-киленчәк.
3Җидесу – Үзәк Азиядә, җиде зур күл:Эссекүл, Балхаш, Зәйсән, Сасыкүл, Алакүл, Әби-нур, Сәйрәм-нур күлләренә коючы дистәләгән елга-инешләрнең мул тугайларын биләгән борынгы төбәк, төрки халыкларның уртак бишеге, Бөек Ефәк юлының – Кытай капкасы.
4Кушчы – кәрван хезмәтендәге кол.
5"Җир астында тезелде ку сөякләр!" – Дәрдемәндкә тәкълид.
6Ай-һайлаучы ком" – (Айгайкум) дөньяның җиде могъҗизасына кертелгән, меңәр ел урыныннан купмаучы, әле көйләп дога укучы, көннәр бик коры торганда, орган тавышлары чыгарып, нәгърә оручы тозлы ком барханы.
7Элә суы – Кытайда башланып, Җидесу аркылы узып, Балхаш күленә коючы елга.
8Җөясе ни – ни мәгънә.
9Коктал – (күктал) баялыч күмерендә кыздырылган акбалык, Җидесу халкының кунак сые.
10Сонай – җәянең бер төре.
11Карлыгачтай куз – ук сабагына юнәлешне дөрес бирү өчен куелган җәпле койрык.
12Яурын башак – яуда кулланылучы ук башы: тисә үтерми калмый, - кан күп аксын өчен улагы бар.
13Сәрпи – ерактан алучы ук.
14Шәҗәрәле Коръән – буыннан буынга тапшырылучы изге китапка укымышлы татарлар җиде буын бабасы теркәлгән кәгазьне – нәсел-ыру шәҗәрәсен кыстырып куярга онытмаган.
15Курганда тал – Җидесу төбәгенең үзәге; Ефәк юлының Кытай капкасы, сәүдәгәр татарлар борынгыдан күпләп яшәгән Талдыкурган каласы.
16Үтәмеш – Үтәмешгәрәй(1546 -1566) – Казан ханы. 1551 елда әнисе Сөен Бикә ханбикә белән Мәскәүгә әманәткә – әсирлеккә озатыла.