Идегәй итеге (дәвамы)
ҖӘБӘЛЕСТАН
Нәкый Исәнбәт рухына дога
Соргавылны1 күргәндә,
Идегәй ир аны әйтте:
Әй, соргавыл, соргавыл,
Сыргыең2 бар, соргавыл,
Саркытың юк, соргавыл!
Кузалак арба йөрмәстәй
Каргаулымы иде илегез?
Терәкле арба йөрмәстәй
Тиргәүлеме иде илегез?
Гарип бер юлчы килмәстәй
Хәерсезме иде илегез?
Каласын күрдем анда,
Йортын күрдем юлда,
Тияге монда, үзе кайда?
Җир кемнеке, тел кемнеке,
Дин кемнеке, әйт! – диде.
"Идегәй" дастаны
Кан чаптыртып,
Баш чаптырткан
Маңгытлары3 өчен
Дәште Кыпчак –
Мәңге Тәңре өе...
Чабылган башмы? –
Дүңгәләкнең,
Орылып – бәрелеп, тәгәрәве бу, –
Орлыгын
җилгәреп,
тәгәрәве...–
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе!
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе!
“Тәңрем!..” дип,
Күпме җан күккә ашкан?! –
Җетеләнгән
Күкнең күгелҗеме...
Һәй, өзелгән гомеркәйләр күпме?!. –
Тоҗым җебе оча...
тоҗым җебе...
Поезд җилләренә ялганучы
Тоҗымнарның,
Пыскып,
Яна очы:
Урда алалмаган кала калса,
Урап алган утлар елдырымдыр... –
Яугыр
Җаннарыдыр! –
Бакыйлыкка
Кыска ялганышы...
Даладагы соңгы аҗагайдыр?! –
Туктамыш та...
Башы белән бергә!
Куш канатлы аҗау салыр...
Туктап калган
Туктамышлы вакыт,
Дала белән кала арасында, –
Алтын Урталыкта... –
Алтын Урда!
Атың барып җиткән олысларда,
Ил-йортларның кече-олысын да
Яса4
Ясандырган!
Барысын да!
Каен череп ауган сазлыкларга
Маңгыт аты аяк басмаса да,
Җан исәбен белеп алган Яса,
Җае белән ясак салган Яса... –
Бөек Новгород та ясак җыйган,
Баскак аты!
Аяк
басмаса да...
Кыялы Үзису5 кыятлары,
Күп учаклы кичү кыпчаклары,
Сакмада6
Калын яу сагымланса,
Кыргын-яу көтеп тә... –
Кәрван узса!
Дала намазлыгын кочаклады.
Биек дивар да юк,
Дәрваза да,
Дала җиле урап исмәсенгә...
Күрмәм, димә, –
Мәчет-сорнае күп.
Кермәм, димә, –
Кәрван сарае күп.
Мәрҗән төймә!
Тезгән
Алтын Урда
Бөек Ефәк юлы дисбесенә.
Кубалама, җилкәй,
Кабаланма,
Курганнарда кылган калгулары, –
Сырт артында һаман поскын тора
Бачман явы! –
Дала “угрылары."
Монастырьда тумас
Манас дастан, –
Үз "Сүз"е туар...
Кисеп астан,
Мөртәт итәр Тәңрегә тугрыны:
Туган каумен яклап,
Көрәшкәннәр –
Йә”поганый!” бу илдә,
Йә“угры!..”7
Урлы кирмән дә юк,
Капу да юк
Туксан башлы Урда каласында:
Җәйләүләрдән
Җитез җәйран кергән, –
Җәйләүләрдән
Җитез җәйләр кергән,
Челәнле
арыктан
чөмергән дә,
Эт ияртеп,
Һәй, элдергән даласына!
Туктамышлы вакыт туктап калган,
Намазда оеган картлар сыман... –
Алты гасыр!
Алтын гомер сөрә
Алтын Урда... –
Татарлары догасында...
Сары ай батучы
Сарай Бату өчен,
Дәште Кыпчак –
Мәңге Тәңре өе.
Тере ут йомгагы?
Дүңгәләкнең,
Хәтәр үрт салып, тәгәрәве бу! –
Хәрабәле8
даласында...
тәгәрәве:
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе...
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе...
Туктап калган
Туктамышлы вакыт,
Дала белән кала арасында, –
Алтын Урталыкта, –
Алтын Урда!
Атың барып җиткән олысларда,
Ил-йортларның кече-олысы да
Маңгытыңнан!
Азган!
Барысы да!
Мәскәү олысының чикләрендә
Тынып тормас тояк тупырдавы:
Камышларга һаман үрт салалар!
Бурсыклыда9–
Һаман туплар явы...
Ут чорналган чорсыз чаптарларда,
Яна-яна!
Янә!
Ыргый яуга
Айдарлы баш10 –
Дала угыллары...
Яманатлар тага елъязмачы, –
Империясенә эттәй тугры:
Туган каумен хаклап, көрәшкәннәр –
Һаман "нәкәс," имеш...
Һаман “угры!”
Туктамышның кыю кыятлары11,
Уң канатның тугры нугайлары,
Идегәйне12
Бары эзәрлекләп...–
Ияр менгән саен!
Тезген төйнәп...
Яу тәсбихын
уңайлады.
Туктамышлы заман туктап калган,
Өйләдә оеган картлар сыман... –
Алты гасыр!
Алтын гомер сөрә
Җәбәлестан...13 –
Татарлары догасында.
Ил-көн дә юк!
Ияр-дирбия дә...–
Йөгәнгә
Өйрәтүчеләр юкта.
Ә җәбәләр14 табырларда калыр.
Ә җәбәләр бугалакта – тамыр!
Ә җәбәләр бугалакта – сабыр...
Әҗәлләр дә,
жәлләп,
җанын алыр:
Идегәйне танымаган табыр
Баш өткәндә генә!
Салыр...
Нукта.
Яуда ятып калган меңнәр өчен
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе.
Чабылган башмы?
Дүңгәләкнең,
Балталыга!
Кереп,
тәгәрәве бу! –
Тәре походларын татар орган, –
Айдарлы баш
Ардар15 толым үргән
Полтавага кереп тәгәрәве...
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе!
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе!
Томаннан саман сукма, Тахтавыл16.
Кырык кубыз сулкылдатма, камыл.
Учакка текәлде сукыр кобзар...–
Дала да тар!
Дала да тар!
Дала да тар! –
Далада – аһ-зар...
Далада – аһ-зар...
Әй, елый-елый,
Тулгаучы акын,
Дума – дастаның,
Һай, җанга якын,
Татарның курган –
Мазары калган;
Саз кылларында
Аһ-зары калган,
Кырыкка ярылып!
Моң-зары калган...
Томан туласын баса Тахтавыл... –
Туктамыш хан тукталган тын авыл.
Туктамышлы дәвер дә тукталган.
Кала белән дала арасында...–
Алтын урталыкта!–
Алтын Урда!
Атың барып җиткән олысларда,
Кавемнәрнең кече-олысы да, –
Аһ-зарыңнан!
Азган!
Барысы да!
Туктамышлы дәвер дә тукталган,
Ахшамда оеган картлар сыман... –
Алты гасыр!
Алтын гомер сөрә
Алтын Урда...–
Татарлары догасында!
Кала белән дала арасында
Тынып тормас тояк тупырдавы:
Камышларга һаман үрт салалар!
Бурсыклыны урый убыр явы...
Ут чорналган чорсыз чаптарларда,
Яна-яна!
Янә!
Ыргый яуга
Ардарлы баш –
Дала угыллары...
Күп учаклы
Кичү кыпчаклары,
Кыю Мамай морза кыятлары, –
Яудан кайтса гына...
Ил-йортына
Китап чыгартырга ниятләре...
Кирмән дә юк,
Имән капкалар да...
Кала белән дала арасында. –
Кысанлыкта орышмаган Урда:
Даласында!
Орган!
Барысын да!
Күпме төтенсез йорт... –
Курган тора?
Күкләр белән җирләр арасында.
“Тәңрем!..” дип,
Күпме җан күккә ашкан? –
Тамып тора
Күкнең күгелҗеме...
Һәй, өзелгән гомеркәйләр күпме?! –
Тоҗым җебе оча...
тоҗым җебе...
Өреп тотмый икән, –
Орып тота!
Җаннар ашыручы боракны да
Каңтарыплар17 тота
Хан каргышы!.. –
Поезд җилләренә ялганучы
Тоҗымнарның,
Пыскып,
Яна очы:
Урда алалмаган кала калса,
Урап алган утлар елдырымдыр... –
Яугыр җаннарыдыр... –
Бакыйлыкка
Кыска ялганышы!
Даладагы соңгы аҗагайдыр?! –
Туктамыш хан
Башы белән бергә!
Куш канатлы
Алтын аҗау салыр...
Тын суда ат сугара саз кошы, –
Чын татарча, көйләп,чөңгердәве:
Томан гына калган...
Төмән-төмән томан!
Мамай орышкан кыр –
Мәңге Тәңре өе...
Чала би
башыдай
дәү дүңгәләк!
Кырда, орып-бәреп, тәгәриме?
Кырга орлык бәреп!
Тәгәрәве...–
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе!
Дәште Кыпчак – мәңге Тәңре өе!
Тугайлы Тау ягы нугайлары,18
Туктамышның тугры кыятлары,
Ил-йортына
Китап чыгартырга...
Арба-атлысына!19
кыяклады.
Туктамышлы замана тукталган –
Ил-күзсезләр
Ил рәхәтен күрә...
Туктамышлы замана тукталган –
Ил-көнсезләр
Алты гасыр
Алтын гомер сөрә...
Туктамыш хан заманы!
Тукталган. –
Ил рухына Китап чыгучылар
Туктап калган...
Йәсин сүрәсендә.
1Соргавыл – гаскәрнең артка калдырылган күзәтчесе.
2Сыргый – алка.
3Маңгыт – төркиләшкән монгол ыруы, татар умырткасы – Меңнәр ыруы белән нугай татарларының ерак бабалары.
4Яса – Чыңгыз хан заманында ук корылтайда кабул ителгән, үзгәреш кертүләр катгый тыелган төп канун.
5Үзису – Днепр елгасының кыпчаклар кушкан исеме.
6Сакма – Меңләгән яу атлары узгач, боз суккандай, кыяк үләннәре ауган алагаем киңлектәге дала сукмагы.
7"Угры" – Мәңгү ханның сарай тарихчылары кыпчак яугырларын шулай атаган.
8Хәрабәле даласы – Сарай Батуның хәрабәләрен туфрагы астында саклаучы япан дала.
9Бурсыклы – Днепрның уң кушылдыгы, ул елга тугаенда өч гасыр саен зур сугышлар кабатланып тора...
10Айдарлы баш – маңгай чәче калдырылып, кырылган татар башы.
11Кыятлар – Кыпчак даласына сибелгән борынгы татар ыруы, запорожье казакларының бабалары. Бөек кенәзләр шәҗәрәсе дә кыятларга тоташа. Бәкләр бәге Мамай – Иван Грозныйның (анасы ягыннан) тугызынчы буын бабасы.
12Бәкләр бәге Идегәй – Бачман баһадирның баскыннарга каршы көрәшен дәвам иттерүче, Алтын Урданы тар-мар кылып, Дәште Кыпчак дәүләтен тергезгән – Нугай Урдаларын төзегән татар каһарманы(1352-1419).
13Җәбәлестан – Идел аръягында Алтын Урда биләмәләре, Ефәк Юлы иминлеген саклаучы татарларның ил-йорты.
14Җәбә – ябага тай, сугым өчен үрчетелеп, авызлыксыз йөгән - нукта киеп үскән елкы малы.
15Ардар – такыр баш түбәсендәге чәч чугы (рус. чуб, хохол).
16Тахтавыл – Туктамыш хан ыруы нигез салган борынгы авыл, хәзер ул Полтава каласының бер бистәсе.
17Каңтару – атның тезгенен иярнең алгы башына, тарттырып, бәйләп кую.
18Тау ягы нугайлары – Алтын Урда чорында, Идел белән Тын елгасы арасында яшәүче Җәбәлестан татарлары.
19Арба-атлы – Мәскәү каласының Арбат урамы.