Логотип Казан Утлары
Кунычтагы ильязма

Идегәй итеге

 СӨЕН БИКӘ

Каргышым кара ташны үтәдер,

Аһларым күкне-җирне тотадыр.

...Каргамый, ак китием!

                         

                            "Идегәй" дастаны

 

Алыштырган сыман чыгар, –

Бүре сугар

Сунарчылар!

Ашинәнең1 аш инәе

Күккә ашты... –

Күптән качты!

Киек Казның

                       артышына.

 

Артышларда – кара җимеш

Бүре Ана каны, имеш...

Артышлармы?

Орлык коя... –

Орлыгын да орып коя!

Артышларда – сөт тамчысы,

Камчы-камчы сөт тамчысы... –

Им-томлаучы...

Каргыш кына,

Камлый-камлый,

                              камчы суга!

Дөньялыкта

Ашмый калган,

Йолдызларга ошый алган

Риваятьтә

Бәреп чыга! –

                                         Сөен Бикә2 белән бергә,

Ташлана җан...

Манарадан! –

Ак эз сузып, килер чорга:

Чыраг-чыраг сөт тамчысы

Чыгынтылы

                     чырайларда...

                                        Кузгалдыңмы?

Сәях җанкай,

Аен җуйган айдалаңа!  –

Анда-санда

Җирдә яндык,

 

*Ахыры. Узган елдагы 8-9 саннарда дөнья күргән НУГАЙ ЙОРТЫ роман-кыйссасының эпилогы.

 

 

Яндык Җирдә! Анда-монда... –

Күчмә учакларның

Төтен ... –

              Арканымы?

Ыргытылган!

                Томаннарың,

                                Андромеда...

 

Яратылган бу җиһан да,

Күчмән булып... –

Каз Юлында –

Тояклардан купкан болыт!

Күчә җиһан! –

Тыйган гына Күк чаптарын...

Айдалага, “Казык” сугып,

Корык куйган, –

Корып куйган!

Чатма ефәк

Күк чатырын.

Табын-табын йолдызларга

Монда табын! –

Даласыннан

Учагына корак җыйган,

Казан асып...

“Күчмәскә!” дип, корын   җыйган

Күчмән булып яратылган җиһан!

 

Күк чаптары ятып тормас...

Күк-Тәңре атын бормас, –

Хәрәкәтнең бәрәкәтен

Онытмас та

Оныттырмас!

 

Учактагы артышлардан

Айдалада –

Сөтле төтен...

Кам дөңгере гөрселдәвен

Яу поскыны каршылаган:

Кан сиптерми, –

Сөт сирпелә!

Балта ярган нургыбадан... –

Соңгы яуга китә каһан:

Айдалада –

Кам дөңгере...

Сөтле төтен...

                        дөрселдәве... –

Им учагы артышыннан...

 

"Кем дәүләте өчен?!

Хәзер тырышам!..3 " - дип,

Күлтәгиннән4 бирле

Татар

Тар-ты-шы-на...

 

Артышларда –

Кара җимеш

Бүре Ана каны, имеш...

Артышлармы?

Орлык коя... –

Орлыгын да орып коя!

Артышларда –

Сөт тамчысы,

Камчы-камчы сөт тамчысы... –

Им-томлаучы...

Каргыш кына,

Камлый-камлый,

                              камчы суга!

Диңгездән

Диңгезгә

Кылганын тигезгән, –

Ашкынган далада,

Тиңсездән тиңсезләр!

Көбәле атларда,

Тиңсездән тиңсезләр! –

Диңгездән

Диңгезгә

Яуларны яручы

Ашинә яугырлар,

Уклардан янтаеп,

Кайнаган  кылганга

Елыша алганнар!

Пар кылыч тураса,

Авыр ат таптаган:

И,Тәңрем,

Син идеңме? –

Ашинәгә калкан!

Атыннан егылып

Төшсә дә аумаган,

Ялларга тотынып,

Үлсә дә яулаган, –

Каулаган!

Ашинә.

Бары бер атлаган... –

Барыбер атлаган!

Бердәнбер каршына –

Күк-Тәңре кашына!

 

Яу атлары ятса тормас...

Күк каһаны атсыз тормас! –

Хәрәкәтнең бәрәкәтен

Онытмас та

Оныттырмас!

 

Тамгасында – ике пычак,

Каңгысында – биек көпчәк,

Офыгында – боек учак:

Күңелләрне дәште һәрчак

Тәңре иле! –

Дәште Кыпчак.

 

Баскынчакның

Баялычы!

Кашкыр бүрең кая качты?

Актүбәдә сөтле төтен...

Кан алгандыр камыш башын... –

Атауларга кереп качкан

Ягыры яман Бачман!5

Иделләрдә сөтле төтен:

Им учагы,

Баялычтан...

"Бер кавем дә тураялмас,

Бер кавымга мунчак кисә..." –

Канга манчып

Камыш башын,

Ярып чыгачак ил!

Кара җирдән каек йөрткән

Каргышлар

Камалышын...

 

Сум алтын ул,

Эресә дә

Зәркәнченең учагында,

Юкка чыкмый! –

Артып тора:

Кыпчак кызы кочагында

Иктең

            күпме

                       иләтләрне,

Яңа канлы!

Алтын Урда,

Кияү кала капкасында,

Озак еллар сине көтеп,

Иярләнгән атың тора!

Кемдер юшан  бәйләгәндер

Боҗра тун

                   канҗагасына...

 Ак Суфия6

Бар чаңнарын!

Ярыштыра:

"Табын-табын

Ыруыңа

Монда табын!

Тәңре – Тәре

Бер тамырдан... –

Монда табын!

Тимерчеләр –

Көбә тунын-н,

Тиречеләр

Бүре тунын-н

Казакига алмаштыра! –

Ай-тәреле

Сыргый аскан

Чалма башлы Сары Азман7

Тәңресен

Тәресенә

Алыштырган,

Алыштырган-н!

 

Әй, Ашинә!

Аш инәең

Күккә ашты... –

Ташлап качты

Киек Казның артышына!

Сөт суалту

Аһлары да

Ашинәне илсез тотты...–

Түзәрсезме?

Бүре Ана каргышына!"

 

Тәңре хакын, күрше хакын

Дала халкы якласынга,

Кияү кала уртасында

Китап саклый Ак Суфия...

"Күн сабадай, сауылмаган

Китапларда  –

Ил сагышы...

Кымыз башы...

                       Ачып тора!

Татар килеп, тапкан китап8

Бүген дә ул... Ачык тора:

Кыпчакларның

Башка бәргән!

Куәтләнгән! Ил өмете!

Ил-көнсезне көрмәкли дә,

Ил-күзсезне камаштыра...

Сөт суалту аһлары да

Айдаланы айсыз тотты... –

Түзәрсезме?

Ай өстенә Тәңре баскан

Дәште Кыпчак каргышына."

 

Ак Суфия

Бар чаңнарын

Ярыштыра:

"Табын-табын

Татарларга

Монда табын!

Тәре-Тәңре

Бер тамыр-дан-н! –

Монда табын!.."

 

Даласыннан

Учагына корак җыйган,

Казан асып...

“Күчмәскә!” дип,

Корын   җыйган

Күчмән булып яратылган җиһан!

 

Дөньялыкта ашмый калган,

Йолдызларга ошый алган

Риваятьтә

Бәреп чыга! –

Сөен Бикә белән бергә,

Ташлана җан...

Манарадан! –

Ак эз сузып, килер чорга... –

Чыраг-чыраг сөт тамчысы

Чирап тора

                    чырайларда:

"Ашинәнең аш инәе

Күккә ашты... –

Ташлап качты?!

Каз Юлының артышына:

Сөт суалту

Аһлары да

Казаннарны кыйрап тотты... –

Түзәрбезме?

Ханбикәнең каргышына!"

 

Кузгаласың!

Җан-җайдагым,

Борылу белмәс боракта...9  –

Кайсы соңгы

Йолдызга соң?

Кайсы өйгә? Кайсы өйгә?!

Кузгаласың...

Буран дулый Киек Казда!

Бүре улый,

Урый-урый, 

Кайтавазлап! –

Табырланган учак саен,

Баш астына ияр җайлап,

Казан  аскан ун нугаем... –

Ил-күч җыя!

                      Сөен Бикә! –

                                         Кассиопея...10

 

 

1Ашинә – Күк төркләрнең сөт  анасы –  бүре ыруы. VI гасырда Ашинә ыруының Евразия далаларын тулысынча биләгән Күк Төрк каһанлыгы оеша.

 2Сөен Бикә –  татар иле рухы,  хан-дәүләтеннән сөрелгән, татар догасына сусаган Сөембикә ханбикә.

3"Кем дәүләте өчен?" – Орхон ташъязмаларыннан. "Зур язма" ( VIII гасыр).

4Күлтәгин –  Күк Төрк каһанлыгында гаскәр башлыгы.

5Бачман  –  Алтын Урда белән көрәштә партизан сугышына нигез салучы кыпчак каһарманы (1200-1239).

6Ак Суфия  – София соборы  –  XI йөздә бөҗәнәкләрне җиңү хөрмәтенә, Киев - Кияү каласында салынган чиркәү.

7Сары Азман  – кыпчаклардан  азган дон казакларының беренче атаманы.

8 Татар тапкан китап  –  Татар китабы тарихы белгече, академик Әбрар Кәримуллин София соборында кыпчак хаттатлары әрмән имлясы белән күчереп язган борынгы татар китапларын да барлаган...

9Борак - җанны соң сәфәргә  – күкләргә ашыручы канатлы ат.

10Кассиопея  – юнан мифларында "Тәхеттәге Ханбикә" йолдызлыгы.

(Дәвамы бар)