Алло, кем әле бу?! (дәвамы (3))
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
***
Төрмә камераларында төрле дәрәҗәдәге җинаятьчеләр белән шыплап тулган. Урыннар җитешмәгән чакта, зинданда утыручылар телендә әйтсәк, «хата»да гомер куар өчен утызлап кешегә ятак әзерләнгән. Бориков та биредә үзенә урын тапты. Ике катлы ятаклар арасыннан кысылып йөрерлек кенә ара калдырылган. Төрмә камерасы кечкенәрәк казарманы хәтерләтә.
Иң түрдә, парашадан ерактарак, блатнойлар үзләренә урын җайлаган. Аларга якын-тирәдә ялагайлары, дус-иш, әшнәләре урнашкан. Яңа килүчеләргә шикләнеп, сынап карыйлар, йомшак якларыңны ачыкламак булалар. Астыртын гына сине күзәтәләр. Беренче кат бирегә эләккән тәҗрибәсез яшь-җилкенчәк үзләрен ерткычлар арасында итеп сизә. Гражданкада әтәчләнеп, узган-үткәнгә көтүләре белән урамда бәйләнеп йөрүчеләрнең бу атмосферада кикрикләре тиз шиңә, шым булалар.
Хатын-кызларны кимсеткәнеңне, мохтаҗ-мескеннәрне рәнҗеткәнеңне сизә калсалармы – Алла сакласын! Биографияңне ачыклауга – синең почмак-ятагың параша янында. Син инде абруйлылар белән бергә утырып тамак та ялгый алмыйсың. Син инде биредә корт, мескен мәхлук кына. Әз генә хата ясадыңмы, ахыры начар бетәчәк. Кирәкме, кирәкмиме, сине мыскыл итәләр, кыйныйлар һәм иң куркынычы, явызлыкларыннан котырган, күптән хатын-кыз тәне күрмәгән иблисләр сине тотып көчләргә дә күп сорамый. Әгәр бу хакта хәбәр саласың икән, чаң сугылган, сиңа
яшәргә күп калмаган дигән сүз! Төрмә камераларының һавасы да үзенә генә хас тынчу, күңел болгаткыч – бигрәк тә яңа керүчеләрнең борынын ярып кереп, җирәндерә торган ис ул. Борыныңны кысып, ялгыш кына «фу» дип ычкындырсаң – сиңа шундук мөнәсәбәт үзгәрә. «Фу-фуыңны» күрсәтәчәкләр! Әгәр дә инде көчең ташып торса... Көчең ташып торса да, зинһар мактанма, өстенлегеңне вакытыннан алда күрсәтә күрмә. Фил кебек таза, елан кебек шома булсаң да, үзеңне дөрес тотмасаң, иртәме-соңмы сындырачаклар. Биредә мәкерле, тәҗрибәле рецидивистлар утырганын бер генә мизгелгә дә онытырга ярамый. Мондагы законнарны хөрмәт итүеңне сиздерми чараң юк. Паханнарга ярарга тырышсаң гына, күпмедер дәрәҗәдә тынычлык табарсың... Бу турыда аны Марс бик ныклап кисәткән иде. Менә хәзер ул, тозакка эләккән киек җанвар кебек, ишек төбендә
бимазаланып басып тора. Дистәләгән кеше аны күзәтә. Араларында иманын югалтканнары да, явызлары да, хәтта мескен карашлылары да бар. Юра бөтен ихтыяр көчен җыеп, сарыклар арасындагы бүрене эзләде. Әнә алар түрдә наралар арасына табуреткалар куеп, кәрт суга. Шуларның берсе
яңа килүчегә: «Нәрсә катып калдың, түрдән уз!» – диде. Бориков аның уң битендәге озын яра эзен шәйләп алды. Пычак белән сызганнар, күрәмсең. Шул микән пахан? Шул арада чандыр гына карачутыр бер адәм, наралар арасыннан килеп чыгып, аңа таба юнәлде. «Нәрсә инде син, чибәркәй, югалып калдың? Уз әйдә, уз түрдән», – дип, Юра янына салмак кына якынлашты. Аның йөрешендә үк ниндидер ирләрнекенә охшамаган гәүдә сыгылышы бар иде. Күзләре, исерек кешенеке кебек, томанлы һәм сәер
карый. Наркотик кулланган, күрәсең, йә булмаса, анаша белән агуланган. Кара озын чәчләрен хатын-кызлар кебек тузгытып, бөдрәләрен чайкый- чайкый йөри. «Оялып торма, чибәркәй, уз әйдә, әйдә, түрдән, уз!» – дип, җилбәзәк аны әйләнеп, тикшереп чыкты. «Башланды! – дип уйлап куйды Юра. Әллә кәеф тоткан килеш үзе мине сынап карый, әллә кемнәрдер котыртып җибәргәнме?! Ул да түгел Юраның биленнән үк урап кочып
алды. Егетнең борынына хатын-кыз хушбуе исе китереп бәрде. Ул шул мизгелдә генә уянып киткәндәй булды. «Андыйлар бәйләнсә, күп уйлап торма, чыраена манчы берне! Югыйсә бөтен биографияңне пычратачак, абруең беренче сәгатьтән үк түбән төшәчәк», – дип тә кисәткән иде Марс. Шул мәлдә теге хатынша үрелеп үбеп алгандай итте. Болай да ярсуы көчәйгән Бориков, боксер дусты өйрәткәнчә, аның ияк төбенә берне томырды. Теге гөрселдәп, бетон идәнгә ауды. Инде ни булыр икән дип аптырап торганда: «Йә, нәрсә анда терәлдең, якынрак кил», – дигән әлеге
дә баягы корыч тонлы тавыш кабат аңа эндәште. Ул үзен кыюрак тотарга тырышып, шул якка атлады.
– Исәнмесез! Миңа пахан кирәк иде?!
– Мин дип беләдер идек паханны, – дип җавап бирде аңа иң түрдә
утыручы нык гәүдәле, соры күзле, кыю карашлы бер адәм. Карап торышка ул Бориковка гади генә бер кеше булып тоелды.
– Мин Бориков Юра Дмитриевич! Казаннан! Статьям... – диде.
– Беләбез, статьяңны! Анатолий Петрович булам! Каты сугасың икән, әллә боксёрмы син? – дип, кәрт сугуын дәвам итте пахан. – Король белән бастым! Синең ход!
– Бернинди боксёр да, спортчы да түгел мин! Тәвәккәл егетләрнең
йомышларын үтәп, аралашып йөрүемне санамаганда, гади фотограф, слесарь-сантехник, плиточник.
– О-хо-хо! Кара, нинди оста икәнсең! Казанның кайсы почмагыннан инде син, хөрмәтлем? – диде аңа Анатолий Петрович, кәрт уйнавын дәвам итеп. – Куда, куда ты ходишь, Мухомор? – дип, иптәшен шелтәләп алды.
Тегесе исә, борыны яралы, хәйләкәр чырайлысы, алтын тешләрен күрсәтеп, авызын ерды:
– Извиняюсь, братан! Күрми калганмын, анда йөреш пикилар белән икән бит, пардон, күзләр начар күрә шул, крести белән чәпәгәнмен!
– Хәзер мин чәпәсәм үзеңә, хәрәмләшкәнең өчен, йә булмаса, менә бу яңа кергән иптәштән сорасам, сиңа берне ямарга! – диде хата хуҗасы, каш астыннан сөзеп карап.
– Ярар инде, Анатолий, шаярттым гына мин! – диде, борыны яралы адәм җитдиләнеп.
– Синең һәрвакыт бөгештерергә кулың кычытып тора! Ярый, бар чәй әвәлә әнә, яңа кунакны да сыйларбыз, үзебез дә тамак ялгап алырбыз, син кәҗә уенын барыбер рәтле-башлы, хәрәмсез уйный белмисең! Дуй, давай!
– О-о-о! Рәхәтләнеп, шеф, үземнең дә тамаклар кипте! Китим алайса! – дип, нарадан арт санын күтәргәч, тәнен язарга киерелеп тә алды.
– Ой, мороз, мороз, не морозь меня, моего коня белогривого! – дип җырлап, кайсыдыр тарафка юл тотты. Шуннан кемгәдер: «Әй, баламут, син кая? Чәй куярга, өстәл әзерләргә кирәк!» – дип кычкырды.
– Казаннан инде алайса? Якташ, димәк! Кайсы почмагыннан соң, Юра братан? – дип төпченде пахан.
– Мин Күмер бистәсеннән. 113 нче мәктәптә укыдым.
– Менә сиңа мә! Мин дә сигез классны өчкә-көчкә шунда бетергән идем бит! – диде паханның сул кырыенда утырган, кулбашын, тәнен наколкалар каплаган, ялан тәнендәге кабыргалары күзгә ташланып торган ябык бер адәм. – Ул кайсы урамда соң әле? – дип сорап куйды әлеге кысык күз, кан баскан трахомалы бәбәкләре белән аңа текәлеп. Бориков шунда гына аның бер күзе кылый икәнлеген чамалап алды. Күренеп тора, ул монда гомерлек
пропискада, төп йорты биредә.
Юра уйлап, һәрбер сүзен үлчәп, җавап бирергә тырышты.
– Әгәр дә мин укыган 113 нче мәктәп булса, Сыртлановада ул!
– Шул инде, шул булмыйча соң! Казанда тагын ике-өч 113 нче номерлы мәктәп юктыр. Анда хәтерем ялгышмаса, друган Талгун да селкенеп йөргән иде?
– Әйе, аралашырга туры килмәсә дә, күреп белә идем мин аны! Без дүрттә укыганда, ул җидедә иде бугай. Аннан кинәт мәктәптән юкка чыкты.
– Дөрес! Сугышып, колониягә китеп барды ул. Син соң кемнәр белән аралаштың?
– Дамир белән күрше сыйныфта укыдык, аның аша Марслар, Камилләр белән дә таныш. Кирәк чакта сантехника, евроремонтлар белән дә ярдәм итә идем.
– Кайсы Дамир ул?
– Бокс Дамиры!
– Точно, онытып җибәргәнмен!..
– Аның белән дә шактый аралаштык.
– Аңлашылды. Хәтерем ялгышмаса, Дамирның бер якын дусты бар иде. Фамилиясен оныттым, шайтан алгыры. Каспармы, Касаровмы шунда. Агылый белән тагылый кебек йөри иде алар. Фамилиясен хәтерләмим. Витюк бугай исеме...
Юра кем икән инде ул дип, уйлана башлады. Ул Марслар төркеменә сирәк-мирәк кенә килеп киткәләгән берәүне белә иде.
– Кормильцин түгелме?
– Юк, юк, әз генә бүтәнчәрәк иде аның фамилиясе.
– Ничек инде мин Дамир тирәсендә йөргән братваны белмим? – Шулчак, эчеп алса дуамалланып йөри торган Кацапов Витя аның күз алдына килеп басты. Алар бит Дамир Бокс белән бер ишегалдында торалар иде.
– Әллә Кацапов Витюкмы? – диде ул.
– Әйе! Нәкъ үзе! Яхшы белә идеңме Кацапны?
– Беләм дип, аралашкан булды. Төрле чаклар – шашлыклар-машлыкларда очрашкан, чәйләгән бар!
– Менә сиңа мә! – дип, теге наколкалы чуар тәнле чандыр бәндә, иш иткәндәй, җилкәсенә сугып куйды. Аның селтәнүеннән Бориковның борынына тәмәке исе китереп бәрде. Ул аңа кысык күзләрен тагын да чекрәйтеп карады:
– Бәлкем, Витюк Кацапов белән сөйләшеп аласың киләдер, танышлар, дуслар да булгач?!
Юраның эченә җылы йөгерде. Әллә Кацап та биредә утыра микән?
– Әгәр дә мин белгән Кацап булса, – диде Бориков, шикләнеп. Аның йөрәге жу итеп куйды. Бәлкем, ул төрмә сынауларын үтә алмагандыр да, мыскыл ителүчеләр арасына озатылгандыр, шуңа күренергә дә теләмидер.
– Әйдә, алайса, Кацап белән гәпләшеп ал! – димәсенме тагын теге
чандыр. Үзе сул яктагы стенага таба китте. Аңа Юра белән кызык
эзләүчеләр иярде. Диварның бер ноктасы сагыз белән генә сыланган икән, стена төсе белән тәңгәл килеп, аның ясалма икәнлеген белеп тә булмый. Кылый күз шул ябышкакны шырпы белән кубарып алды да, тишеккә тутырылган марля-бинтны сөйрәп чыгара башлады. Ул елан кебек озын булып чыкты. «Әй, братцы, Кацапов Витюкны сөйләшергә чакырыгыз әле!» – дип, карлыккан тавыш белән стена артындагы хатадагыларга
кычкырды. Юраның аңына барысы да барып җиткән иде инде. Димәк, Кацапов күршедә генә утыра. Хәзер ул Юра эндәшкәч, төрмә сакчылары аларның элемтәсен сизмәсен дип, аны танымаска тырышса... Бу камерада рәт бетәчәк, абруе төшәчәк икән аның! Егетнең эченә шом керде. Дивар аша кемдер: «Кем анда?» – дип сорады. «Бу мин, Сергей», – диде кылый
күз иясе. «Тыңлыйм, братан! Хәлләр ничек, пацаннар нишли анда? Анатолий Петровичка миннән сәлам!» – дип, Кацаповның тәвәккәл тавышы ишетелде.
– Яхшы, братан, әйтермен. Витюк, монда сине беләм дигән бер пацан табылды. Сөйләшеп алмыйсыңмы үзе белән?
– Кем икән ул, вәт кызык!
– Витюк, мин әле бу, Юра! Юра Бориков!
– Юра?! Юра Бориков, братан! Син дә биредәмени? Прогулкага чыккач яхшылап сөйләшербез. Сиңа 16 ел чәпәгәннәрен Марслар әйткән иде. Анатолий Петрович тирәсендә яшәргә тырыш! Ул менә дигән егет. Давай, пока. Күрешкәнче братан! – дип, сүзне озакка сузарга ярамаганны белгән иптәше әңгәмәне тәмамлады.
Юра Бориковның борчулары таралып, киеренкелеге бетеп, әлеге
хәлләрдән башы әйләнеп, чактан гына идәнгә егылмады.
Ул һушына килгәндә, стена буена җыелган бәндәләр таралышып беткән иде. Шунда: «Әй, энекәш, бире кил! Чәйләп алыйк әле!» – дип аны кемдер чакырды.
– Әйдә, әйдә, Юра братан! Анатолий Петрович үзе чакыра, – дип, кылый күз ни сәбәпледер юхалана ук башлады.
Бер мизгелдә аңа карата булган мөнәсәбәт үзгәрде дә куйды. Соңгы айларда нык тетрәнүләр кичергән Бориковка читлектәге тормышка ияләшер өчен бик күп вакыт кирәк иде әле. Иң мөһиме: азау теше ярган рецидивистлар аны сынап, тикшереп, үз араларына кертте. Керттеләр дип әйтү артыграк шикелле, дөресрәге, ул беренче сынауларны лаеклы үтте. Кемнәрдер аның бу кечкенә генә бәхетеннән читтән генә көнләште. Кемнәрдер инде аны бүгеннән башлап, тиң күрергә кирәклеген аңлады. Юк-бар мәзәкләр, кызыклар ясарга ярамаганлыгына төшенде. Чөнки егетне Анатолий Петрович үз канаты астына алып ята...
– Утыр менә монда, энекәш! – дип, пахан урын күрсәтте.
Юра яңа гына булып үткән, көтелмәгән хәлләр тәэсиреннән айнып килә иде. Үзен кулга алырга тырышты:
– Рәхмәт сезгә! – дип куйды.
– Борчылма, энекәш, барысы да тәртиптә булыр! Кацаплар, Марслар – алар безнең җегетләр! Ничек булса да, бергәләшеп яшәрбез. Әй, Баламут, Гриша, атагызның баш бармагы, чәегез кая? – дип тә өстәде. Ул да түгел, шаян чырайлы, сипкелле, почык борынлы бер адәм: «Рәхим итегез, хөрмәтле әфәнделәр!» – дип, ике кружка белән дегет кебек кара эчемлекне урындыкка китереп куйды. Кылый күзлесе исә, тимер табага дуңгыз мае белән сарымсак, суган кисәкләрен турады. Өченче берәве ипи телемнәрен китерде.
Бориковның шунда гына катомкасы исенә төште.
– Минем дә сумкамда бераз күчтәнәчләр бар кебек иде!
– Гриша, табып китер әле сумканы!
Юраның хәзинә капчыгыннан бер блок фильтрлы сигарет чыкты. Ул аны Анатолий Петровичка сузып:
– Мин тәмәке тартмыйм. Үз кирәгегезгә тотыгыз! – диде.
– Рәхмәт!
– Менә, миңа да сало, сарымсак, шоколадлар тыкканнар. Ике палка ысланган колбаса, сыр да бар! – дип куйды ул, мал-мөлкәтенең аз булуына уңайсызлангандай. – Бераз акча да бар, анысын мин биредә ничек куллануларын белмим, сезнең карамактагы уртак мал булсын! – дип, уң ботинкасын салып, эченә кыстырылган целлофан пакетны чыгарды. – Ике
мең сум гына! – диде акланып.
– Гриша, общакка җыеп куй! Әйдә, Юра, шоколадлар белән үзең дә чәй эч әле. Аннан ял итәрсең, яңа килүчеләрнең хәлен аңлыйм мин... Андрей, син берәрсен читкә күчер. Юраны безнең тирәгәрәк урнаштыр! – диде пахан.
Соңыннан, өстәл артында тамак чылатып утырганда, сүз күбрәк иректә калган тормыш турында барды. Тегене-моны, Боцманны, Корольне, Карасьны беләсеңме?
– Мин ул урамда фырт киенеп, таза ботларын күрсәтеп йөргән Маша пирожокны да озаткалаган идем, – диде яңа танышы Гриша.
Белдеңме, янәсе?! Юра җилкәсен генә күтәреп куйды. Сүз аша сүз чыга.
Баламут дигәннәре беренче тапкыр ике иптәше белән ипи кибетен басканын сөйләп, әллә инде шул чорларны сагынып, әллә инде мактанасы килеп, караклыкка кереп китүенең беренче адымнарын сөйләде.
– Ирек белән Анатолийны алып киттем мин төнлә ипи кибетен басарга. Миңа ундүрт, теге икеңә унөчәр генә. Бер ишегалдында яшибез. Маҗаралар эзләп, хыялларга чумып йөргән чак. Шул темага укымаган китап калмады: «Том Сойер маҗаралары» да, «Плутон иленә сәяхәт» тә... Кереп чумам да алар кебек кыю, үткен буласым килә башлый! Шул сәбәпле киттек без өчәүләшеп, өчәү – акыл утырмаган чуваклар, ипи кибетен таларга! «Сумкаларыгызга затлырак әйберләр тутырыгыз, ипине аны уналты сумга да юнәлтеп була», дип, тегеләрне алдан ук кисәтеп куйдым. Чөнки кибеткә кичкырын «Татарстан», «Изюминка» дигән тортлар, тагын әллә нинди тәмле ризыклар китергәннәр иде. Үземне теге зур, шоколадка күмелгән Татарстан торты күбрәк кызыксындыра. Классташым Әнвәр үзенең туган көненә алып килгән иде шуны бермәлне. Ә парта артында утыз кеше авыз суларын корытып утыра, күз алдына китерегез, бүлгәч күпмешәр тигәнен. Бер каптың да йоттың! Ой, аның тәмлелекләре, ой, аның авызда эреп китүләре, малай! Бик озак онытылмады. Әнкәйгә дә, туган көнгә
«Татарстан» торты алыйк әле, дип ялынам. Әнә исерек атаңнан сора, бөтен эшләгән, тапкан тиеннәрен аракыга тыгып бара, диде. Әнвәрдән ачуым чыгып көнләшәм, шундый әти-әниләрем булмаганга гарьләнәм, хурланам хәтта. Шуңа күрә үзем кебек хәерче иптәшләремә дә «Татарстан» тортын туйганчы ашатасым килгән иде. Тегеләргә планымны сөйләдем, озак икеләнеп тормыйча ризалык бирделәр. Абзагыз зур хәрби стратег кебек,
кибетне басу әмәлләрен төзеде. Үземне теге – бөек полководец, кем әле, хәтеремнән чыккан, э, э, э?!
– Суворовмы?! – ди Анатолий Петрович, дегет кебек чифирын тәмләп кенә йота-йота.
– Юк, юк! Анысы түгел!
– Кутузов инде алайса, братцы! – ди белемле булып күренергә тырышкан кылый Гриша, наколкалы тәнен бет баскандай кашып.
– Түгел лә инде! Теге Ватан сугышы герое, өч алтын медаль таккан рәсемен дә күргәнем бар әле!
Юра Бориков ул полководецның исем-фамилиясен белсә дә, тыйнаклык күрсәтеп, әйтмәскә булды. Ни дисәң дә, яңа кеше әле ул, тамыр җәйгән зеклар арасында белемле булып күренәсе килмәде.
– Жуков инде алайса! – диде пахан.
– Во, нәкъ үзе, Анатолий Петрович! Үземне Жуков итеп күзаллыйм!
– Ул бит илне саклап, стратегик план төзегән. Ә син, мескен, кибетне басарга план төзисең, стратег, – дип шаяртты пахан. Әңгәмәдәшләр хихылдап куйдылар.
– Ул да әллә кем булмаган әле, итекче, чабатачы баласы гына!
– Ярар, ярар, сөйләп бетер, сузма, полководец! – диде Анатолий
Петрович, сүзнең озакка киткәнен өнәмичә.
– Ну киттек инде караңгы төшкәч, өчәүләшеп, дошман тылына, өстәвенә безнең бәхеткә көзге яңгыр сибәли. Ул кибет Парк Петрова янында Халтурин урамына урнашкан. Яңа гына подвалында ремонт эшләре башланган иде. Төзүчеләр тирәсендә кайнашкалыйм. Идән астының кысык тәрәзәләренә сварка белән тимер рәшәткәләр ябыштыралар. Бер көнне әйбәт кенә салып алдылар да, эшләрен ахырына җиткерми генә, калай белән каплап, терәтеп калдырып киттеләр. Мин вакыт җиткәнлеген
аңлап, команданы җыйдым.
Кысык күз Гришка да ашыктырып:
– Сузма әле, кыскарак бытылда! – дип куйды.
– Барысы да мин уйлаганча килеп чыкты. Теге тимер рәшәткәнең
ябыштырылып бетермәгән ягын өчәүләп тотып каердык та подвалга төштек. Мин биредә кайда нәрсә ятканын яхшы беләм! Әнкәйгә ияреп, идән юарга килә торган идем. Ул анда ике ел чамасы җыештыручы булып эшләде. Баскычтан өскә күтәрелдек. Ишек булырга тиеш. Ниһаять, арматура белән каера торгач, ул да ватылып чыкты. Эчкә үтеп кереп, өчәр торт эләктереп, чыгып тайдык. Күрүче дә, белүче дә юк безне! Өченче көнне, көтмәгәндә, өчебезне бергә җыеп, мәктәптән алып китмәсеннәрме! Әнвәр мине тыңламыйча, сеңелкәшен сыйлыйм дип, берсен өенә алып кайткан икән, дурак! Тегесе иптәш кызына мактанган. Сүз иярә сүз китеп, барып җиткән иясенә. Шулай итеп, безне учётка бастырдылар!
Сүз боткасыннан туеп, йокымсырап утырган Анатолий Петрович
урыныннан торды.
– Ярый, җәмәгатъ, бераз ял итеп алыйк! – диде ул.
***
Полковникның Кырымга Натальясы белән барасы килмәгән иде. «Акчам да юк, булганын да чүпкә чыгара барасың»! – дип, каршы төшеп маташты. Тик теге «чүпрәк баш» кына пенсионер анасыннан акча теләнеп алган, әтисе аша путёвкалар юнәткән, көчләп диярлек алып чыгып китте үзен! Тукта, тукта, бала тапса үзгәрер әле дип түзсә дә, алты ел вакыт узды инде, тик андый-мондый кискен үзгәрешләр күренмәде. Бәләкәч тә юк, тынгылык та
юк! Әллә яраксыз булып чыктымы шунда? Ул үзенең бу халәтенә ияләшеп бара инде. Тегендә моны саталар, анда тегене саталар дип кенә яшәгән, атылып кайтып кереп, акча таләп иткән, бирмәсәң әйткәләшеп, авызын турсайтып чыгып китеп, әти-әнисеннән бертуктаусыз теләнгән бичәсенә ул күптән кул селтәгән, күңеле суынган инде. Биредә хуш исләр бөркелгән Ялтада да тамак ялгарга ашханәгә генә бергә баралар, аннан юллары икегә
аерыла. Генерал әтисенең погоннары, кызга калачак байлыклар гына тотып тора иде аны Наталья белән. Әрсез егәрен берәр иҗат эшенә кулланса, ни була! Югыйсә, ярыйсы гына романслар да җырлый, пианиносында да бармакларын оста йөгертә! Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләсә йә мәктәптә укытса! Юк бит! Ахрысы, шуңа бала да бирми торгандыр инде Ходай Тәгалә.
Аны күңелсез уйларыннан бүлдереп, ишек шакыдылар. Ул җитез генә сикереп торды, стенадагы көзгегә күз салып алды. Тиз генә спорт трикосын киеп өлгерде. Шуннан соң гына: «Керегез!» – дип җавап кайтарды. Бүлмәгә урта яшьләрдәге администратор хатын симез башын тыкты. Хәйләкәр зәңгәр күзләрен уйнатып бүлмәне барлап чыккач:
– Хөрмәтле, Дмитрий Усадович, Сезне директорыбыз Герман Аронян үзенә чакырды, тагын ун минуттан Сезнең белән сөйләшер өчен кемдер элемтәгә чыгарга тели! – диде.
– Каян икәнлеген белмисезме?! – дип сорады полковник аптырап.
– Төгәл генә әйтә алмыйм, әллә Кряжданмы шунда! Әллә...
– Кряждан?!
Анда беркеме дә юк бит аның. Дөрес, өченче номерлы төрмә бар барын, дип баш ватты ул. Үзе күлмәк төймәләрен эләктерде, үзе кулындагы швейцария сәгатенә күз салгалады. Шуннан, журнал өстәлендә яткан шоколодны алып, искәрмәстән, хәбәр җиткерүче хатынга сузды. Ул бүлмәне бикләп, кунакханә хезмәткәренең артыннан иярде.
– Әйе, Дмитрий Усадович Приюткин тыңлый, кем әле бу? – дип сорады аның белән элемтәгә чыккан кешенең тавышын танымыйча.
– Сезнең белән 0018 нче объект җитәкчесе полковник Крайнов сөйләшә. Биредә бер ханым объектның лазаретында авырып ята. Сезгә җиткереп калдырасы әманәтем бар иде, ди. Хәле искитмәле түгел, күреп каласыгыз килсә, Дмитрий Усадович, ашыгыгыз!
«Кем икән ул?» – дип, офицер чарасыз калды. Әллә, элеккеге мәхәббәте Лариса микән?
– Исеме кем соң аның, исеме ничек, иптәш полковник? – дип кычкырды ул эш телефоны трубкасына, чукрак кеше белән сөйләшкәндәй.
– Тамара Ивановна!
– Сәер. Андый хатынны белмим! Тизрәк кайтып җитәргә тырышырмын, рәхмәт! – дип, сүзен тәмамлагач та, гаҗәпкә калып, басып торды.
Кунакханә җитәкчесенең кабинетыннан чыгып киткәч тә, билгесез
хатынны искә төшерергә маташты... Тамара Ивановна? Тамара Ивановна! Кара, шайтан алгыры, фамилиясен сорарга да оныттым бит, каушап калып. Өлкән яшьтә, ди. Әллә чыннан да. Әгәр дә... Аны якты дөньяга тудырган газиз әнкәсе булып чыкса?.. Полковникның күңелен сагыш биләп алды, рәнҗеше бавырын китереп кысты, сулыш алуы авырлашты, күзләрен яшь элпәсе каплады. Әгәр дә шулай булып чыкса, ни әйтер ул аңа? Әнкәем,
дип эндәшә алырмы? Мәңге әйтелмәгән, өйрәнелмәгән, кабатланмаган сүзне телен әйләндереп җиткерә алырмы? Юк, бармыйча калырга ярамас, ахырдан гомер буе үкенүе ихтимал. Ашыгырга кирәк! Димәк, Тамара Ивановна! Ничек шулай, көтмәгәндә! Ашыгырга кирәк! Натальясына, «элек хезмәт иткән җиренә ашыгыч рәвештә чакырталар, ике көннән әйләнеп кайтам», дигән язу калдырырга да, хәзер үк кузгалырга. Хәзер үк! Ул үзалдына сөйләнеп, юлга җыена башлады. Симферопольгә хәтле
такси тотарга да, самолётның иң беренчесенә утырып, Куйбышев каласына очарга! Хәрбиләргә бронь бардыр әле! Бу шәһәрдә аның дусты, элеккеге хезмәттәше подполковник Климентий Иванович бар. Бәлкем, Кряждан әйләнеп килергә шофёры белән машинасын да биреп торыр.
***
Полковник Крайнов аны төрмә шифаханәсенә үзе озата барды. Дүрт урынлы палатада өч кенә кеше ята иде.
– Тамара Ивановна, сезнең янга кунак килде! – диде колония җитәкчесе керә-керешкә.Сул якта стена кырыена урнашкан ятакта кемдер селкенеп куйгандай булды. Приюткин шул якка атлады. Ике ятак арасына куелган урындыкка килеп утырды.
– Исәнмесез, – диде ул авыру хатынның йөзенә сынаулы карап.
– Саумысыз, – дигән хәлсез тавыш ишетелде.
Крайнов исә:
– Хөрмәтле гражданкалар, палатаны беразга бушатып торалмабыз микән?! – дигәч, гәҗит укып утырган урта яшьләрдәге ханым белән зәңгәр күзле кызыкай да салмак кына торып, бүлмәдән чыгып киттеләр. Полковник Крайнов үзе дә:
– Иркенләп сөйләшегез, Дмитрий Усадович! – дип, бүлмә ишеген ябып чыкты.
– Үзгәргәнсез, Дима! – Төсе киткән, битен тирән җыерчыклар баскан, зәңгәр күзләренең нуры качкан хатынның тавышы хәлсез иде.
– Сез кем буласыз, Тамара Ивановна?! – дип сорады ул, дулкынланганын сиздермәскә тырышып.
– Мин... Мин Лариса Фёдоровнаның ахирәте идем.
Приюткинның кәефе төште. «Мине тапкан хатын түгел икән», – дип уйлап куйды.
– Сез Ларисаны хәтерлисезме? Чибәр, зәңгәр күзле яшь кыз иде ул...
– Хәтерлим кебек! – диде Приюткин сагаеп, ә үзе яшьлек мәхәббәтен күз алдына китерергә тырышты.
– Ул синнән бала табып үстерде. Синең Юра атлы улың бар. Бик матур, акыллы егет, – дигәч, өлкән яшьтәге җинаятьче хатынның күз яшьләре сытылып чыкты.
– Аңламадым, нинди бала? Нинди Юра?
– Синең улың – Юра Дмитриевич! Ларисаның «условно-досрочно»
белән вакытыннан иртәрәк иреккә чыгып киткәндә, өч айлар тирәсендәге йөге бар иде, – диде бөтен гомерен төрмәдә уздыручы хатын, еш-еш сулыш алып.
– Сез аны нишләп минеке дип уйлыйсыз?!
– Лариса сеңел срогы бетеп иреккә чыккач алты айдан ук бала тапты, Дмитрий Усадович!
– Нигә ул бу турыда үзе шул гомер хәбәр җиткермәде соң?! Нигә?!
– Ул әрсез, хәерсез хатын түгел шул! Башта уңайсызланды, соңрак гаиләгез бардыр дип, тормышыгызны бозасы килмәде. Бик тыйнак, гади кеше ул! Бәлкем, үзегезнең эзләп табуыгызны да көткәндер!
– Гаҗәп, шул гомер, бер хәбәрсез! Ул балага ничә яшь инде хәзер?
– Үзегез исәпләп карагыз! Яңа гына егерме алтысын тутырды!
– Ничек шулай? Егерме алты елга бер мәртәбә булса да элемтәгә
чыкмаган, алиментка бирер, йә булмаса матди ярдәм сорап, судларга чакыртыр иде...
– Андый әрсез хатын түгел шул ул, Дима энекәш! Андый түгел шул
Ларочка! Булганына шөкер итеп яши белә ул!
«Менә ничек икән бит? Әгәр дә бу хәл дөрес булып чыкса, яшәвемнең мәгънәсе генә артыр иде!» – дип уйланып алды Приюткин, икеләнгән күңеленә урын таба алмыйча.
– Ышаныгыз миңа, койган да куйган, сезнең копиягез ул! Тик гәүдәгә генә ныграк.
– Кайда яши соң алар?
– Казанда. Әле сезне котларга да онытып торам, бабай да инде хәзер сез! Оныгыгыз Олег бар! Тиздән алты ай тула аңа, – диде авыру хатын, сөенеп.
Аннан кабат күңелсезләнеп калды.
– Адресларын бирә аласызмы? Нигә сез миңа моны әйтәсез, Тамара Ивановна!
– Ул үзе беркайчан да сезгә килеп ялынмас, кыюлыгы да җитмәс иде. Әйтеп торам бит, бик кыюсыз, тыйнак ул! Бөтен тормышын, яшәешен бердәнберенә – улына багышлады Ларочка! Аның бит зинданга эләгүе дә очраклы гына хәл... Ахыры, Ходай Тәгалә, Юраны дөньяга тудырыр өчен шулай хәл иткәндер! Сез, Дмитрий Усадович, икеләнәсез, ахры! Нигә бу чит-ят хатын үлем түшәгендә яткан килеш кайгыртучанлык күрсәтә дип тә уйлыйсыздыр! Шикләнәсез! – дигәч, ханым еш-еш сулыш алды, аннан
туктаусыз йөткерә башлады һәм стаканга ымлады. Приюткин сул кулы белән башын күтәртеп, хәлсез түтәйгә су эчерде. Ул әле шуннан соң да гыж-гыж килеп, бер-ике минут хушына килә алмый яткандыр.
– Сезгә ашыгырга кирәк! – диде Тамара Ивановна гыжылдавык тавыш белән. – Чит-ят кеше эзләткәнгә, зинһар, гаҗәпләнмәгез. Борчырга җөрьәт итмәс идем, тик шартлар үзенекен итә!
– Ни булды соң?
– Тумбочка тартмасыннан төргәкне алыгыз әле!
Приюткин целлофан пакет тартып чыгарды. Андагы өч фотога күз салды. Бер сурәттәге хатын-кыз аңа таныш! Ә бусы кем? Ларисаның улы шулдыр, күрәсең! Олыгайган хатын янында кулына имчәк баласын күтәреп, икенче берәү дә басып тора.
– Болары сезнең килен белән онык! Тегесе Юра үзе! – дигәч, Тамара ханымның күз яшьләре сытылып чыгып, бите буйлап тәгәрәп төште.
Полковник фотоларны җентекләп тикшерде. Ни гомер үткән булса да, Ларисасын таныды ул! Күңеле әрнеп, сыкрап куйды. Аннан Юра сурәтенә төбәлеп карап торды. Күз чалымнары аныкына охшаш та кебек! Ияге, иягендәге чокыры да аныкына тартым!
– Дима, тагын бер документ бар анда, чыгар әле! Менә бу ышаныч
кәгазен Ларисага тапшыр. Бу хәлендә аңа бик тә кирәк булуы ихтимал! – диде. Приюткин язуга күз салды, анда Тамара ханым үзенең Бөгелмәдәге бер бүлмәле фатирын Лариса Фёдоровнага яздырган иде.
– Кирәк булса, Юрага, шуны сатып ярдәм итсен! Юраны кеше үтерүдә гаеплиләр... Сезнең өчен көтелмәгән хәл шул! Ләкин Ларисаның сездән гайре ярдәм итәрлек беркеме дә юк. Юра кеше үтерә алырлык бәндә түгел. Ышаныгыз миңа, үтенеп сорыйм, акылыгыз, тәҗрибәгез, дәрәҗәгез җитәрлек! Казанга барып, Ларисаның үзен табыгыз! Ул барысын да тәфсилләп аңлатыр.
– Үз фатирыгызны нигә аңа бирергә уйладыгыз? Аңлавымча, ул сезнең бердәнбер байлык!
– Минем якын туганнарым да, кадерле кешеләрем дә юк. Ходай Тәгалә безнең нәсел затын корытырга уйлаган, күрәсең... Ни рәхәт күрдем соң мин бу тормышта? Исерек әти-әни! Шул чама туган-тумачалар! Язмыш барысын да теге дөньяга себереп түкте! Минем төрмәдән чыккан саен барып сыеныр урыным Ларисалар гына. Юра миңа үз улым кебек якын, кадерле. Алардан гайре беркемем дә юк!
– Ә үзегез биредән чыккач, кайда яшәрсез?
– Миңа күп калмаган инде! Сезгә, шул әманәтемне тапшырып өлгерергә генә кирәк иде. Хәзер тынычлап китә алам!
– Юкны сөйләмәгез әле, Тамара Ивановна! Сезгә бит алтмыш яшь тә юк!
– Төрмә кешене тиз картайта, сәламәтлеген дә тиз суыра! Ләкин минем өчен бу урын җил-яңгырдан саклаган, ашаткан-киендергән, шыксыз булса да, йортым булды. Зинһар, сез дә полковник Крайновтан үтенегез әле, мине вакытыннан алда чыгарып җибәрә күрмәсеннәр! Үтенеп сорыйм. Салкын, таш урамнарда ташландык эт кебек егылып үләсем килми...
– Менә күрерсез, аякка басачаксыз әле!
– Кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен рәхмәт, Дмитрий Усадович! Рәхмәт! Хәерле юл сезгә!
...Полковник Крайнов Тамара ханымның шәхси үтенечен искә алып, иреккә чыгарыр вакыт җиткәч, биш грамм наркотик ыргытып, тәки абруйлы ханымның срогын озайтты. Яңа срогын утырып бетерә алмаган төрмә бикәсен өч атнадан илтеп җирләделәр. Ул соңгы минутларына хәтле төрмә җитәкчелегенә рәхмәт укыды. Шулай ук Ходайдан Лариса белән Юраларга
да саулык-сәламәтлек, матур тормыш ялварды.