Логотип Казан Утлары
Повесть

Умарта (повесть)

Аның әле беркайчан да тормышка бу кадәре үк аек караганы юк иде. Ул беркайчан да бу кадәре тере түгел иде. Юк, үлми әле ул, үтерергә ашыкмасыннар!

Камил атылып диярлек болдырга чыгып басты. Тере икәнлеген иң элек үз-үзенә раслар өчен күкрәк киереп сулу алды. Көзнең боз исе кергән салкын һавасы җылы канны уятып, үпкәләргә төшеп утырды. Авыл өстенә эленгән кичке тынлыкка да үзенең тере икәнлеген расларга кирәк иде: Камил ишек тупсасына ук терәп куелган кабакка җен ачуы белән китереп типте. Кабак тонык тавыш чыгарып очып китте дә, шундый ук тонык тавыш белән дөп итеп җиргә килеп бәрелде, һәм урталай ярылып, аның бер кисәге акрын гына җиргә янтаеп төште. Келәт янында үсеп утырган карт шомырттан  бер  көтү чыпчык фыррр итеп күтәрелде дә тагын нинди тамаша булыр икән дигәндәй,  электр чыбыгына тезелешеп  утырды. Ишегалдына төче кабак исе таралды. Менә! Менә нәрсә өчен кайтырга кирәк булган икән авылга! Аңа чын исләр, чын төсләр кирәк иде. Сирәк очрый, тотып, капшап була торган. Тормышның чыны монда икән.  Әхмәт дусты юкка гына чакырмаган...

 Камил кабакка якын ук килеп, җиргә тезләнде, аның йомшак, сусыл эченә борынын төртте. Иреннәре белән төшләрен капшап тапты, бер-икесен авызына алып, шул килеш кенә чәйнәп төкерде.

       25 яшендә үзе туган авылында ярык кабак эченә башын тыгып торганда, әллә кайчангы бер көнне исенә төшерде ул. Сирәк була торган көннәрнең берсе иде ул.

Ул вакытта Каракүл зур булмаса да, һәр өендә бишәр-алтышар кеше яши торган 60-70 ихаталы бер авыл иде. Өйләре бәләкәй, бүрәнәләре дә әллә ни эре дип әйтерлек түгел. Шулай да хуҗалыклар ныклы, бөтен авыл белән умарта корты тоталар. Кемнең кем булуына карамастан, каракүллеләр бал кортларына бердәй мөнәсәбәттә иде. Бөтенесенең ихатасында аллы-гөлле умарталар рәт-рәт тезелеп утыра. Бакча артларында юкә тезелеп үсә, эчендә – алмагачлар. Ашаганнары да, эчкәннәре дә - бал гына. Каракүл халкының бөтен авыруга бер даруы, бер дәвасы бар – прополис, бал, балавыз.

 Күл буенда урнашканга, авылга шуның исеме бирелгән иде. Кара күлнең үзенең дә риваятьләре бик күп. Гомер узган саен, дәверләр алышынган саен яңалары өстәлә  бара.

Күлдән ерак түгел Кама ага, ул елны яз җитү белән елга ярларыннан ташып чыкты, күлне дә узып, авылның аскы урамына ук килеп терәлде. Яшелчә бакчасы су астында калды. Су киткәнне дүрткүзләп көттеләр. Су көтүлекләргә дә җәелгән, көтү йөртергә болынлыклар кирәк. Авыл халкы эшсез тора алмый, бакча да үстерәсе бар. Каракүл халкы тирә-як авыллар арасында беренчеләрдән булып помидор үстерә башлаган иде. Быел да помидорлары белән шаккаттырасы килә аларны. Һәм көннәрдән бер көнне су китте. Ул иртәне авылның йөрәге булып, көннәр буе тек-тек басып, урамнарны урый торган Миңнегали карт таң беленүгә хәбәр салды:

- Анда, анда, - дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, абына-сөртенә ашыгып атлый иде ул. Оекларына пөхтәләп кыстырып кигән чалбар балагы җилфер-җилфер килә, җилкәсенә салган камчылы чыбыркысының сабы атлаган саен селкенеп, аркасын төя, ләкин ул боларның берсенә дә игътибар итми. Кәкре бармагы белән Кама ягына күрсәтә. Әле капкаларын ачарга өлгермәгән Каракүл халкы Миңнегали картның шаукымын әллә каян тоеп алды. Сыер сауган җирләреннән хатыннар чиләкләрен тоткан килеш урамга чыгып бастылар. Артларыннан ирләре баш тыкты.

- Анда, - дип көчкә тын ала-ала сөйли Миңнегали карт, эчкә баткан яңаклары сүз әйткән саен аска-өскә йөреп тора, тешсез авызы белән иреннәрен чәйни, -  алагаем балык, күзе минем йодрык кадәр, үзе биш үгез чаклы! Валлаһи менә! Иткәччәйләр, иткәччәйләр бит әй! Ал бидрәңне, пычак ал, әйдә, - дип туктап та тормый теркелди үзе. Авылның икенче очына җиткәнче, аңа шактый гына кеше ияргән иде инде. Миңнегали карт очына-җилпенә, кагына-кагына халык җыеп, яшелчә бакчасына таба төшеп китте. Теге балык чыннан да зур, ахрысы, авылдан ук түмгәк булып күренә. Су килгәнчегә кадәр, анда бернинди түмгәк тә юк иде, авыл  халкы аяк очыннан күз күреме кадәре араны биш бармагы кебек белә. Ирләрдән генә торган төркем төшеп җитте, дигәндә, авыл ягында ачы итеп чыбыркы шартлаганы ишетелде. Кем икән, диясе дә юк, болай итеп чыбыркыны Зарифә генә шартлата ала. Алмачуар атының өстендә йоклый ул, кайчан карама, иярдә. Аның чыбыркы шартлаткан тавышы Каракүлнең имләп кенә тора, ишетелми башласа, юксындыра башлый.  Миңнегали карт авылның сагында торса, Зарифә - каравылда. Фермада төнге каравылчы булып эшләве аңа көндез өенә дә ияреп кайта. Уяулыкларына күз тимәсен. Бу юлы Зарифә соңга кала язды, шуны явызлыгы белән кайтармакчы: айгырын камчылый-камчылый туп-туры ирләр өстенә ажгырып килә.

- Туктагыз, туктагыз!  Имансызлар, туктагыз, хәзер милициягә шалтыратам, башыгызны төрмәдә черетәм мин сезнең, - дип кычкыра-кычкыра килеп терәлде ул ирләр янына, айгырын биетеп.

- Шалтыратам мин сиңа! – Мостафа төркем алдына ук чыгып басты. Кулындагы балтасының йөзен да ялтыратып алды. “Күр”, янәсе. Зарифәнең ирдәүкәлеген болай да җене сөйми иде аның, монда да башбаштакланып йөрмәкче була. Башка вакыт булса, Мостафа башы белән вакланып тормас та иде. Мостафа – балта остасы, авылдан авылга чират торып чакырып торалар үзен йорт салырга. Ул да коралын кулыннан төшерми, йоклаганда, баш астына куеп ята, диләр. Сакалын да балта белән кыра, ди. Бервакыт базар көнне кайнесе Шәкүр белән сүзгә килеп, бөтен кеше күз алдында балта белән тегесенең мыегын кырып алган иде. Шуннан бирле Шәкүрнең мыегы үскәне юк.

- Синнән сорап торганнар, ди монда! Хатының бәбәйгә тулгаклый анда, бар, кайт, районга алып барасың булса... Монда үләксә каравыллап йөргәнче, хатыныңны кара! – дип, Мостафага гына карап сөйләде Зарифә. Аннан бөтенесенә берьюлы:

 - Кагыласы булмагыз, козгыннар! Ләйлинур түткәй төшмичә торып, якын да килмисез! Имансызлар! – дип кычкырды. Зарифәне Мостафа гына куркытырлык түгел иде. Ирләрдән курыкмаска ул төнлә фермада каравылда торганда өйрәнде. Кемнәрне генә күрмәде ул төннәрен. Янына наз өмет итеп килгәннәре бер хәл әле, алары эт булып өрергә дә, кушсаң, күләгәгә әйләнергә дә риза. Караклык юлында йөрүчеләренең иманы бөтенләй юк – аларын куркыту өчен иң элек үзеңә курыкмаска кирәк. Төн уртасында йокламаган кеше болай да хәтәр: үзенең куркулары, шикләре белән син түгел, үз-үзен дә танымый әле ул. Ә Зарифәнең боларны төнлә, дөм караңгыда, әнә шундый чакларында күргәне бар. Шуңа да өстән генә карый ул аларга. Мостафаның да авырткан җирен белә: уң кулының беләзеге ычкына аның, тоткан әйберләре төшеп китә. Мостафаның бар курыкканы шул: бөтенләй тотмаска әйләнсә, нишләр?

- Әбекәй белән Газраилнең эше күп бүген: Самат корткасы үләргә ята, Йасин чыгарга китте! – Әхмәт әбисенең исеме яңгырауга телгә килде. Балык дигән бу гыйфритне күреп, ул шүрләп калган иде. Эченнән сиздерми генә “ләхәүләсен” кабатлый.

- Каракүлдән гыйфрит чыккач, ахырзаман җитәр, диләр иде, әнә, чыккан да инде! – диде ул вәсвәсәләнеп. – Самат корткасы да үлсә...

Җыелган халык пошынып, үзара карашып куйды. Әхмәт әйткәннәр аларның да күңеленә килгән иде.

- Әнә, гыйфритең чыккан да бездәге якты тормышны күреп, гарьлегеннән үлгән, - дип төрттереп алды аксак Хәләф. Ул үзе Каракүлдән балык тотып кайтканда, мотоциклдан егылып, сул аягын тубыктан өздергән иде. Өзелгән аягы ялганмады, протез киеп йөри. Балык җене кагылган иде аңа, көне-төне балыкка чаба торган гадәте бар. Каракүл халкы болай җенләнгәнне бер дә өнәп бетерми: үз башыңа ашкынасың, ди. Хәләфкә дә “Әле ярый аяк белән генә котылдың, күл иясе җаныңны да сорар”, дигән сүз ишеттерүчеләр дә булды. Аксак Хәләф мондый хорафатларга кул гына селтәде. Минем урында коммунист Зәки булса, аңа да шулай дияр идегезме, дип шаркылдап көлде.

- Әбиеңнең әкиятләрен өйләнгәч тә тыңларга өлгерерсең әле, - дип төрттерде берәү Әхмәткә.

- Чү, оланнар, әнә коммунист Зәки килә, - дип, Миңнегали карт авыл ягыннан килүчеләргә ымлады. Авыл халкы чүлдәге дөяләр кебек бер сызыктан тезелешеп, бу якка агыла иде, алдан Зәки бара. Тәгәрмәчләренә балчык уралып, әйләнми башлагач, мотоциклын карт өянке төбенә калдырып, җәяү атлый. Зәкигә “коммунист” сүзенең кушамат булып тагылуы да аның чыннан торып сул карашларда торуыннан түгел иде. Каракүлдә җәмгыятьне беркайчан да уңга һәм сулга бүлеп карамадылар. Түгәрәк дөньялары белән бергә әйләнә иде алар. Әйләнгән саен элек уң дигәне хәзер сулда кала, сул дигәне уңга әйләнә бара – моңа әллә кайчан төшенделәр инде. Колхоз төзергә кушкач, төзеделәр. Социалистик ярышта катнашырга дигәч, артка да калмыйча, алга да чыкмыйча эшләп йөрделәр. Авыллардан кулакларны чүпли башлагач, чекистлар аптырап бетте: бакчасында кимендә  кырык умартасы булган, келәтендә мичкә-мичкә балы утырган кешене кайсы төркемгә кертәсең? Каракүлдә исә бөтенесе дә шундый. Сыйнфый дошман эзләп килгән чекистлар Каракүлдә өйдән-өйгә йөреп, бер атна ятты. Балны мичкәдән чүмечләп кенә чөмерделәр. Эчкәч, зиһеннәре июль челләсендәге кебек рәшәле булып кала, тик менә буыннар йомшара, аяклар йөрмәскә әйләнә. Гомерләрендә бал татып карамаганнары гәрәбә кебек балдан авыз итүгә үк сузылып төште. Тәҗрибәлерәкләренең бер ихатадан икенчесенә кадәр барып җитәрлек хәле булса да, аларын да күршедә шундый ук сары сыеклык көтә иде. “Кулак түгел, сихерче сез! Сөрәсе түгел, яндырырга кирәк сезне!” дип җикеренде үзләре. Бу хәл күпме дәвам иткән булыр иде, анысын Каракүл халкы үзе дә белми. Алар инде дә бу әрәмтамаклардан туя башлаган иде, ярдәмгә кортлар килде. Булачак коммунист Зәкиләрнең капкасына кагылганнар гына иде. Бу вакытта аларның берьюлы биш умартасы аерып ята. Зәкинең атасы Баязит абзый әле бер, әле икенче күч артыннан ак яулык тотып, ихатасы буйлап чабып йөри иде. Ак яулыкны күрүгә чекистларның авызлары ерылды: менә бер кулак таптык, үзе бирелә, дип сөенделәр. Ул арада Баязитнең ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды. Шешенеп беткән чекистларны Баязит абзый үзе илтеп тапшырды районга. Шуннан коммунист булып кайтты.  Тышкы дөнья белән элемтәне күбрәк шул Баязит абзый алып бара иде, шуңа да “коммунист” сүзе бик килеште аңарга. Кушамат-вазифа мирас булып улына да калды. Авыл халкы ул вакытта күмәк хуҗалыкны үзләренчә аңлап, без болай да күмәк бит инде, дип, “Каракүл” дигән исем бирде, бал кортлары да күмәкләп йөрсен дип, авыл тирәсендәге басу-кырларга карабодай чәчте. Карабодай игү буенча Каракүл беренчелекне бирмәде.

- Бу борынгылар әйтә торган кырпы балыгына охшаган. Ите бик тәмле диләр. Патшалар ризыгыдыр, имеш... - Миңнегали карт учын учка уа-уа шатлана. Һәрхәлдә бу хикмәтле хәлне яхшы фал дип кабул итә: коммунист Зәки килсә дә, Ләйлинур остабикә төшсә дә, аларның фатихасын вә дә рөхсәтен алып, тизрәк эш итәргә кирәк дип уйлый иде. Шуңа да балыкны аркылыга-буйга адымлап та, карышлап та үлчәп чыкты.

- 19 карыш! - дип кычкырды ул, халыкка карап. - 19 карыш!

Ул арада Миңнегали карт тагын уяулык күрсәтеп өлгерде. Балыкны фотога төшереп калырга дигән уй иң беренче аның башына килде. Авылда фотоаппаратлы бер генә кеше бар. Зарифәнең энесе исәр Зиннур мәктәп тәмамлаганнан соң шәһәргә чыгып китеп, берничә ел югалып торган иде. Көннәрдән бер көнне аны Каракүл халкы телевизордан күреп танып калды. Кәчтүм-галстук киеп, фотоаппарат тотып, ниндидер бер партия җыелышында утыра иде. Шуннан соң озак та тормады, шул ук кәчтүм-чалбарыннан, бер иңенә фотоаппарат, икенчесенә транзистор асып, кул очына чемодан тотып Каракүлгә кайтып төште. Башта русча гына сөйләшеп маташты.Татарчасына төрек, гарәп, фарсы сүзләре кыстыргалап кыланды. Миңнегали карт Беренче дөнья сугышын да күргән кеше буларак, Зиннурны шпион түгелме икән, дип шикләнде. “Ышпиун ул, андыйларны исеннән таныйм мин!” дип үзенекен тукыды. Икенче берәүләр: “Кем аңа ышпиунлыкны ышанып тапшырсын, галим-голәмә булып йөргәндер, артык күп укып исәрләнгән генә ул, шуңа кайтарып җибәргәннәр”, - дип ышандырырга тырышты. Әмма үзенә ләм-мим берәү дә дәшмәде, төпченеп сорамады. Көне җиткәч, үзе сөйләр, дип көттеләр. Зиннур кайда нишләп йөргәнен өйдәгеләренә дә әйтеп тормады, фотоаппараты белән уйнап тик йөрде. Моңа кадәр сугышлы, куышлы, качышлы уйнап юанган бала-чага өчен бәйрәм булды аның кайтуы. Зиннур урамга чыгуга, янына шунда ук бала-чага җыела. Кайткан көннән алып, Каракүл малайларын алай итеп тә, болай итеп тә төшерде фотога. Соңыннан билгеле булды: ул фотоаппаратның пленкасы юк икән... Шуннан инде Зиннурга исәр кушаматы бөтенләйгә тагылып калды. Ә фотоаппараты чыннан да әйбәт иде аның, тугыз-унда укый торган малайлар кирәк вакытта пленка алып кайтып, фото төшерергә, ясарга өйрәнде. Шулай итеп, Каракүлнең фотохроникасы барлыкка килде. Өлкәннәргә дә тиде Зиннурның файдасы. Исәр кушаматына рәнҗеп-нитеп йөрмәде, агай-энеләрне транзистор тыңларга үз тирәсенә җыя башлады. Капка төбендәге шомарып беткән имән бүкәненә чыгып утырып,  радиоалгычын “Голос Америки” дулкынына көйли дә иелә төшеп тыңлый.  Баштарак авылдашларын Зиннурны урап узарга котыртып йөргән Миңнегали картның үзенең кызыксынуы көчлерәк булып чыкты. Күп тә үтмәде, шик-шөбһәләрен җиңеп, “ышпиун” авылдашы янына килеп утырды да фронттан ук трофей итеп алып кайткан төрепкәсенә тәмәке тутырып, сүзсез генә тарта башлады.

- Дөньяда ниләр бар? – диде ул өч тапкыр ашыкмыйча гына төтен суыргач, сәлам урынына. 

- Салкын сугыш, - диде Зиннур да, өзелгән әңгәмәне дәвам иткәндәй.

- Сугышның салкыны да, кайнары да безнең файдага түгел, коткы таратасың, сүндер бу нәмәкәеңне. Тынычлыкның кадерен белеп кенә яшәсе, - дип, киңәшен биргәндәй итте Миңнегали карт. Ул үзе тыныч тормышның кадерен кеше сөйләгәннән гнә түгел, ә сугышта үлем белән күзгә-күз очрашып йөргән кеше буларак белә иде. Зиннур каршы дәшмәде, сүндермәде дә. Берничә көннән Каракүл ирләре кич саен транзистор тыңларга йөри башлады.

Каракүлгә бәхет ишелеп төшкән көнне фотоаппарат Мостафа малаенда иде, Зарифә тиз генә айгырына атланып, аны кайтып алды. Фотога төшәргә халык бик күп җыелган иде, бала-чага белуганың алдына, олыраклар артына басып төштеләр. Зарифә ат өстендә, Мостафа балтасын кысып кочаклаган килеш. Җиде яшьлек Камилне әнисе кочтырып төшкән кебек хәтердә калган. Фотоны хәтта газеталарда бастырып чыгардылар. Камилләрдә аның төп нөсхәсе саклана иде. Камил аны шәһәргә китеп яши башлагач, яңарттырып та карады.

“Монда мин дә бар”, - дип ядкарь итеп сакламакчы, гаилә корып, балалары, оныклары туа калса, аларга төртеп күрсәтеп сөйләмәкче иде. Ләкин ни гаҗәп: фотода үзен таба алмады. Әнисе бар, әмма ул үзе генә, гамьсез елмаеп тик басып тора.

Ул көнне Каракүлдә балыктан кала тагын ике вакыйга булды. Еллар буе үлә алмый азапланган Самат корткасы дөнья белән алыш-бирешен өзде. Хорафатларга төрлечә карый торган Каракүл халкы бу өч вакыйганы бергә бәйләп караргамы, әллә болар барысы да очраклы гына туры килгәнме дип, баш ватып тормады. Самат корткасы дигәннән, аңа ничә яшь икәнне берәү дә төгәл генә белми иде. Метрика кенәгәсенең әүвәлгесе югалган, яңасына күчереп язмаганнар. Исеме дә онытылган, хәтта бала-чаганың теленә дә Самат корткасы булып кереп калган, чөнки аның үзенә турыдан-туры дәшкән кешеләр торган сирәгәя бара, алары да исем белән сөйләшеп тормый.  Колагы ишетми башлагач, дәшүнең кирәге дә калмады. Соңгы елларда ул болай да урамда сирәк күренә иде. Яз җиткәндә, урамга чыгып, быел да кышны исән чыгуы өчен кешеләрдән гафу сорап утыра. Эчендә бер генә мәкере булмаса да, йөз-кыяфәте белән, озын-озак еллар халыктан аерым, мөртәт булып яшәве белән Каракүл кешеләренә ул чын Убырлы булып  күренә башлаган иде инде. Авыл башындагы иске өе дә хуҗасы кебек кыегаердай нәрсәсе бар, шуның белән җиргә бөкрәеп төшкән. Анда кайчандыр – бик күптәннән, һәм аларны хәтерләүче кешеләр дә берән-сәрән генә калып, алар да хәтерләрен җуеп бара инде - хәлле кешеләр яшәгәнлеге турында  морҗа турысына кадакланган тимердән чүкеп ясалган әтәч сыны – флюгер гына искәртеп тора иде.

Соңгы дистә елларда ялгыз карчыкның хәлен белергә авылның иң карт әбиләре кереп йөри иде. Бигрәк тә киленнәр курка Самат корткасыннан. Хорафатларга әвәсрәкләре аның чыннан да үлемсез булуына ышана иде. “Борын заманнарда да үлемсез кешеләр булган, диләр”, - дип үзара сөйләште алар.

- Үлемсезләр матур килеш кала. Вампирлар. Мәңге ямьсез булып яшәүнең ни мәгънәсе бар?

 - Алай димә, Убырлы да кан эчеп яши, ди, яшь кызларны ярата, ди, имеш. Башта чәчен тарарга куша икән. Чәч төбе тулы алтын-көмеш, ди. Ул арада алдына ятып, ботыннан канын суыра, ди...

- Болай гына Убырлы булып күренә ул кешеләргә, кирәк вакытта күз явын алырлык кызга әверелә ала, ди, имеш...

Мондый сөйләшүләрдән соң, киленнәр пешергән ризыкларын да аңа кайнаналары аша биреп кертә иде. Имансыз Хәләф көлә тегеләрдән: “Галимнәр үлемсезлек генын кайчаннан бирле эзли, Самат корткасыннан гына сорыйсы бар икән!” – дип төрттерә. Әлеге борынгы карчык турында тагын бер риваять яши иде авылда: имештер, яшь чагында ул бик чибәр булган...Әлбәттә, монысына ышанучылар тагын да азрак иде Каракүлдә.

Самат корткасын җирләгән көнне Габитны авылга мулла итеп билгеләп куйдылар. “Тавышың матур, хәтерең дә яхшы, дин сабакларын бездән күбрәк беләсең, син укы”, диделәр. Мәрхүмәне гүргә иңдергәндә, Ләйлинур остабикә өйрәтеп торды, Габит мулла үтәп торды.

Шул ук көнне өченче вакыйга булды - Мостафаның төпчек кызы туды. Аның да тәпиен юасы бар иде. Халык нишләргә белмичә, аптырашта калды: нишләсәң дә, мәрхүмә теге дөньяга киткәнгә кайгырмаган, бәби туганга шатланмаган  кебек килеп чыга бит. Кичкә хәтле карчык-корчыклар авыз эченнән туктаусыз укыштырып, ирләр белән хатыннар юк мәшәкатьне бар итеп көнне сузып йөрделәр дә урамда бер-бер хәрәкәт күренмиме дип койма аша муеннарын сузып караштыргалый башлаганнар иде, шул вакыт  “яңа гына табадан төшкән мулла”ның ишеге дөбер-шатыр килеп, киерелеп ачылып китте дә аннан шактый кызмача көйгә хромка гармунын тотып,  Габит мулла чыгып басты. Өстендәге күн кәжәне белән аягындагы кирза итеге шыгырдап тора, чегәннеке кебек кара бөдрә чәчләре башындагы күн кепкасы астыннан салынып төшкән.  Баскычка чыгып та басты гармунының бакасына басып акыртты да “Кыммарикааааа!” дип сузып җибәрде. Ишегалдында чирәмдә утлап йөргән кәҗә бәтиләре төрле якка чәчелде, тәкәсе акаеп, хуҗасына карап тора башлады. Гадәттәгечә Зиннурларның капка төбенә җыелышкан ирләр телсез калды. Мондый ук тамашага әзер түгел иде әле алар. Телсез каласы көннәре моның белән генә бетмәгән булып чыкты.

Хикмәт шунда: Мостафаның төпчек кызына Нәфисә дип исем сайладылар. Бәби туып, биләүгә төрү белән өйдәгеләр аны күреп телсез калды: анда тиңе булмаган гүзәл бер бала ята иде. Нәфисәнең бер атнасы тулганчы, Ләйлинур әбине чакырып, исем куштырмакчы булдылар. Мул итеп табын әзерләделәр, Мостафа белән хатыны Фатыйманың ике улдан соң, бик теләп алган кызлары иде ул. Ак биләүгә дә биләделәр, бәхет тә теләделәр. Фатыйма да, Мостафа да биләүдәге кызга карап, нишләргә белмәде. Моның кадәр дә камил, гүзәл баланы күргәннәре юк иде әле. Ике абыйсы Илнур белән Илсур Нәфисә кызчыкның бишеге янына сакка бастырып куйган солдатларга әйләнде, сеңелләрен бер мизгелгә дә калдырмас булдылар. Янына берәүне дә китермиләр, бәби ашы кертә кергән күршеләрен дә бишеккә якын җибәрмиләр. Азан әйтеп, исем кушарга кирәк, дип үгетләгәч кенә, Ләйлинур остабикәне чакырырга ризалык бирделәр. Ул арада Мостафаның бик тә гүзәл кызы тууы турында хәбәр авылга таралып өлгергән иде инде, бәби күрергә теләүчеләрдән чират җыелды.

Ләйлинур әби исем кушарга хәзер безнең авылда мулла бар, Габитка әйтегез дип караса да, берсе тугыз, берсе унбер генә яшьлек Илнур белән Илсур ризалык бирмәде. Ни кырыс Мостафа да үгеткә кертә алмады үзләрен. “Муллагыз да, абыстаегыз да кирәкми, теләсә кемне чакырыр булсагыз, Нәфисәне алып качабыз”, - дип куркыттылар. Алар инде болай да моңа кадәр бик шук, бик чая балалар булып, әниләре Фатыйма катырак әрләгән саен, чыгып качалар да төн авышкач кына “Сак-Сок” көен көйләп кайтып керәләр иде. Ышанырсың икән, баланы алып чыгып качарлар. Фатыйма үзе әкиятләр белән генә үстерде шул аларны. Мостафа атналар буе чит авылларда йорт салып йөргәндә, төннәр озын, малайлар төн кошлары кебек йокламыйча аптыраталар иде.

Ләйлинур остабикә ак яулыгын җилкәсенә салып бәйләп, бер кулына дисбесен, икенчесенә Һәфтиякләрен тотып кергәндә, Нәфисә кызчык бишегендә ята иде. Фатыйма табын әзерләү белән мәшгуль, остабикәне Мостафа каршы алды. Анысы озакка сузмады, исәнлек-саулык алышкач, тизрәк бишек янына килеп укый да башлады. Ярый әле тиешле догаларны укып бетерә алды, колагына исемен пышылдыйм дип, бәбинең йөзен ачкан иде, телсез калды. Валлаһи, бер кәлимә сүз әйтә алмас булды. “Нәрсә булды?” дип сорамакчы булып авызын ача, ләкин бер сүз чыкмый. Нәүмизләнеп йорт хуҗаларына карый, тегеләре дә берни аңларлык түгел. Ярый әле Фатыйма абайлап алды, тизрәк чүмеч белән су китереп бирде, Ләйлинур әбине диванга утыртты. Су эчкәнгә карап кына теле кайтмады, әби чын-чынлап курыкты: бөтенләйгә шулай булып калса? Шуңа да Ләйлинур әби Мостафа белән Фатыйманың ай-ваена карамыйча, җәһәт кенә итәк-җиңен җыйды да чыгып та китте. Өенә кайтып, күпмедер вакыт узгач кына “Йа Алла!” дип әйтә алды. Тиз генә чәй куеп, йөзем җимешләре кабып чәй эчкәч кенә, хәл керде үзенә. Бала исемен кабул итмәде, шуңа күрә дә фәрештәләр телемне кисте, дип уйлады ул бераз аңына килгәч. Тынгысызланып, янә Фатыймага кереп китте. Шик-шөбһәләрен сөйләп бирде-бирүен, тегеләр генә артык илтифат итмәде. “Ләйлинур түткәй, бер дә аптырама, кем белән булмый андый хәл! Нәфисәбез кабул иткәндер исемен, син чыгып китүгә изрәп йоклады”, - дип тынычландырды алар остабикәне.

Ләкин Ләйлинур остабикә белән булган хәл башкалар белән дә кабатлана башлагач, алар пошаманга төште. Кем генә кереп, Нәфисәгә күз салмасын, барысы да телләрен йоткандай, сүзсез калалар, сөйләшә алмыйча нәүмиз булалар иде. Сүзсез калу гына бер хәл әле, аларны эчтән ниндидер бер билгесез хис биләп ала, алар бу хисне тел белән аңлатып бирә алмый, шуңа да аннан куркалар иде.  Бу хәбәр Каракүлдә яшен тизлеге белән таралды. Чыннан да шулаймы-түгелме икәнен сынар өчен халык Мостафаларга агылды. Бу хәлгә Илнур белән Илсурның түземе тиз төкәнде. Алар кечкенә сеңелләрен болай да кешегә күрсәтергә атлыгып тормый иде, хәзер инде килгән берсен капкадан ук куып җибәрер булдылар. Шулай итеп, беркая чыкмыйча сеңелләрен сакладылар. Мостафа белән Фатыйма нишләргә белмичә аптырап калды. Иң элек аларны кызларының бүгенгесе түгел, ә киләчәге борчый иде. Гомергә шушындый хикмәте белән яшәргә язганмы Нәфисәгә? Ничек үстерергә дә, ничек итеп тәрбияләп бетерергә? “Син гаепле”, - диде беркөнне Мостафа Фатыймага. “Нишләп мин? Син!” – дип каршы төште тегесе. Шуннан артык сүз булмады. Һәркайсы үз казанында кайната иде уен. Гаепләр өчен дәлил кирәк иде – тапмадылар.  Озак уйланды Мостафа. Фатыйма да озак баш ватты. Ләкин сабый янына килү белән бөтен борчулары, шик-шөбһәләре юкка чыга иде.

Ул арада Каракүл халкы бу мәсьәләдә икегә бүленде. Берәүләр бишектәге сабый баланың кешеләрне телсез итә алу сәләтен шайтан коткысы дип бәяләде. Шайтан матурлык белән алдый, дигән дәлил китерделәр. Яхшыга түгел бу, чарасын күрергә кирәк, дип пышылдаштылар. Икенчеләре, киресенчә, аны Аллаһ могҗизасы итеп кабул итте. Рәхмәте белән туган бала булсын, сөенеч китерер әле, дип көтте. Аллага да, муллага да ышанмый торган Хәләф халыкның үзеннән көлде. “Бөтен бәла шул ышанулардан”, - дип гадәттәгечә кул селтәде ул. Кемне-кемне, кайчан карама салмыш, тәмәке исе килеп торган Хәләфкә Нәфисәне күрсәтмәячәк иде инде Илнур белән Илсур. Тегесе дә күрәм, дип ашкынып тормады. “Шайтан да, фәрештә дә түгел, гап-гади гипнотизер, экстрасенс. Тумыштан шарлатан”, - дип нәтиҗә ясады ул. Ә Нәфисә тиңе булмаган бер матур бала булып үсә торды. Әтисе белән әнисе дә, ике абыйсы да телсезләнми иде аның янында. Шуңа да нарасый үзенең бүтән төрле икәнен сизми иде әле. Сабый чакта аңа әтисе оста куллары белән шыгырдап торган бүрәнәдән салган алты почмаклы өй дә, юкә агачлары белән әйләндереп алган бакча да җитә иде. Көннәрдән бер көнне аны бакча гына канәгатьләндерми, ул өйдәгеләрдән капканың теге ягына алып чыгуларын таләп итә башлады. Бүтәннәрне телсез итә торган булса да, үзенең теле иртә ачылды Нәфисәнең. Бертуктаусыз сөйләшеп, сорау биреп йөдәтеп бетерә. Өйдә ул гап-гади бала кебек булгач, Мостафалар тынычланып  калган иде. Аларга кеше-фәлән кереп-чыгып йөрмәвенә дә күнектеләр, үзләре дә тышкы дөнья белән алыш-бирешне шактый киметте.

Көннәрдән бер көнне Нәфисә койма арасыннан урамга чыгып китте. Илнур белән Илсур мәктәпкә киткән, Мостафа - мал арасында, Фатыйма ишегалдындагы вак-төяк эшне эшләп йөри иде. Әнисе янында такылдап йөргән Нәфисә берара тавыклар куып уйнады да чуар тавык артыннан йөгереп, карлыган куаклары арасына ук кереп китте. Нәфисә урамда малайлар тавышы ишетеп коймага терәлде. Ә анда күптән тотылган койма черегән дә, кадагында чак эләгеп тора иде, бәләкәй бала авырлыгына да киртәсеннән аерылып китте. Кызчык үзе сыярлык тишек күрүгә шунда ук аны зур дөньяга ишек итеп, теге якка атлап чыкты. Ниндидер бер эчке дәрт, кызыксыну аңа йөгерергә куша иде. Курку турында уйламады да, борылып та карамыйча чапты гына. Кечкенә кызчыкның нәни аяклары җиргә тигәндерме, юктырмы, ул дөньяның киңлегеннән кинәнеп, аны иңләрдәй булып көлә-көлә алга йөгерде. Аның каравы мәктәптән кайтып килүче малайлар олылар арасында пышылдауга күчеп кенә сөйләнә торган “ахырзаман баласы”н урамда берүзен күреп, шаккатып карап калдылар. Малайлар арасында Камил дә бар иде. Ул уйлап-нитеп тормады, Нәфисә артыннан чапты. Кечкенә кызны куып тоту озак түгел, ике атлап бер сикерүгә  янына килеп тә басты. Бәләкәй кыз Камилне күреп туктап калды, аның да чит кешене болай якыннан беренче тапкыр очратуы бит. Малайның да бик күпләр кебек кызны беренче күрүе. Билгеле инде, ул да телсез калды. Нәфисә чыннан да сүз белән генә әйтеп бетерә алмаслык матур кыз иде. Соклануга тагын әллә нинди таныш түгел бер уңайсыз хис килеп кушылды. Малай эчтән куырылып килде, алай булса да үзе кызчыктан күзен ала алмады. Нәфисә Камилне баштан-аяк күзәтеп чыкты да кулыннан җитәкләп алды, алга әйдәкләп тарта ук башлады.“Әйдә тизрәк, әйдә”, - дип ашыктыра иде ул. Малайның каршы дәшә алмыйча, сихерләнгән кеше кебек иярүдән башка чарасы калмады. Урамның теге башында мәктәп икәнен, озакламый аннан йә Илнур, йә Илсур чыгачагын бик яхшы белсә дә, Камил берни эшли алмый иде. Мәктәпкә килеп кергәндә, соңгы дәрестән чыгарга дип кыңгырау шалтыраган гына булган, күрәсең, коридор тулы кеше иде. Нәфисә ачык ишектән эчкә үтте дә туктап калды. Аны күрүгә умарта күче кебек гөжләп торган мәктәп шым булды. Кызчык Камилнең барлыгын да онытып, әле бер кешегә, әле икенче кешегә талпынды. Кечерәкләр куркып олыраклар артына качты, олылары нәүмизләнеп бер-берсенә карашты. Ул арада Илнур белән Илсур килеп җитте, алар тиз генә сеңелләрен күтәреп алдылар да өйләренә йөгерделәр.

Бу хәл Каракүлне тагын бер дулкынландырып алды. Авыл янә икегә бүленде.

- Балалар куркып калганнар, хәл итегез, югыйсә зурга җибәрәбез! Мөртәтләр! – дип янады ат биленнән төшмәс Зарифә. Аны яклаучылар: “Әйе, дөрес!” дип мөһер сугып тордылар. Бу сүзләрдән соң Фатыйма урамга бөтенләй чыгып йөрмәс булды, Мостафа балтасын кысыбрак тотты.

- Фәрештә кебек бала, уйныйсы килә инде аның, дәвалап карарга кирәктер, берәр дәвасы бардыр, - диеште калганнар. “Гарип түгел, нидән дәваларга соң аны? Ул түгел, сез әпәләнәсез бит”, - дип җавап бирде күз яшьләренә буылып Фатыйма.

- Авылдан кудыртам, сихерегез белән авызны яба алмассыз! – дип зәһәрләнде Зарифә. “Китсеннәр!” – дип утка утын өстәделәр аны хуплаучылар. Хәтта: “Иремне аздырасың!” – дип атна элек кенә Зарифә белән канга батып сугышкан Кәримә дә аңа иярде. Ул вакытта Зарифә ирле-хатынлы Тимергали белән Кәримәнең икесен бергә тотып кыйнады. Шул вакытта тегеләре “этнең койрыгын кем киссә, шул яхшы” дигәндәй Зарифәгә каршы килмәскә кирәген яхшы аңлап калдылар.

- Тәүбә, диген, Фатыйманың да, Мостафаның да кешеләргә бер начарлыгы да тигәне юк бит әле, ни сөйлисең? – дип яклады бүтәннәр.

Каракүлдәге  һәрбер яңалыкны саескан урынына такылдап, очраган бер  кеше белән пешеп җитмәгән ит кебек тәме беткәнче чәйнәргә өйрәнгән Миңнегали карт Нәфисә тугач, бу турыда бертөрле дә фикер белдермичә, тешсез авызында төрепкәсен генә әвәләп, дәшми генә йөргән иде. Авылдашларының шушы рәвешле бүленүен күреп,  хафага төште. Кешене авылдан куу ике башлы таяк ул: куылучыларга да, куучыларга да тап төшерә. Үзләре китәбез, дигәндә дә, юл куймаска кирәк. Китеп, кая барсыннар? Бала – үзебезнеке! Шулай уйлады Миңнегали карт. Ике якны да канәгатьләндерә торган сүз табарга кирәк иде, һәм ул тапты да:

- Чү, сүзгә килмәгез. Мин яугир кеше, мине  әнә сугышта булганнар яхшы аңлар. Без сугышта яхшымы, начармы дип уйлап тормый идек. Туган ил хакына, туган җир хакына да утка керә идек. Утка кер, дисәләр, утка кердек, суга төш, дисәләр, суга төштек. Ә сез монда туган җирне бүлешеп ятасыз. Бүленми ул. Һәркайсыбыз өчен дә тигез. Вәт. Мин әйттем, - диде. “Шулай, шулай”, - дип баш селкеде сугыш ветераннары.

Аның каравы Нәфисәгә Камилнең әнисе Энҗебикә сөенде. Кызчыкны җитәкләп йөгергән көннән соң, улын алыштырып куйган кебек булды. Моңа кадәр: “Мәктәптә укымыйм, көтүче булам!” – дип йөргән малае, кинәт кенә бу уеннан кире кайтып, “Мин галим булачакмын, шулай кирәк”, - диде дә, көне-төне китапларына ябышып ята башлады.

- Фатыймакаем, сезнең кызны күргәч, Камилем “биш”кә генә укый башлады бит. Галим булам, ди, Нәфисәне терелтәм, ди. - Энҗебикә сөенә. Фатыйма гына ни сөенергә, ни көенергә белми: Нәфисә бит дүрт саны төгәл, саф зиһенле, камил бала! Кешеләр бит аны күрүгә үзләре үзгәрә. “Барысы да яхшы, без бергә!”-  ди ул Мостафасына утларны сүндереп йокларга яткач, күзгә йокы эленмәгәндә. “Китап сүзе сөйләмә миңа, күз күрер, йокла!” ди гадәттә ире.

(Дәвамы бар)