Логотип Казан Утлары
Повесть

Умарта (дәвамы (5))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Сыер бөтен гәүдәсе белән куырылып килде. Аннан соң авыртудан алга ыргылып куйды. Нәфисә үзендә бу кадәр көчнең  каян килүен дә аңламыйча калды: бозауның яртылаш гәүдәсен күрүгә ул өчкә кадәр санады да тагын бер омтылыш ясады. Сыерның кыл кебек киерелүен тойды, шул вакытта хайванның арт аякларына терәлеп үк бозау килеп төште. Нәфисә кинәт бушап калган көчен авызлыклый алмыйча аркасы белән улакка барып бәрелде... һәм дөнья тынып калды. Бер, ике, өч... “Вә кыйна газаба ән-нар”. “Вә кыйна газаба ән-нар”. “Вә кыйна газаба ән-нар”. – Ни өчендер “Раббанә”нең шушы сүзләренә ябышты ул.  Бераздан куркып кына күзләрен ачты: лапастагы ялгыз лампочканың саран яктылыгы нәкъ сыер белән аның яңа туган бозавына төшә иде. Әле генә үлем белән яшәү арасында тартышкан ике хайван да хәрәкәтсез ята.  Momento mori. Җиңдем дип шатланыргамы, юкмы? Бу мизгелдә ул бу сорауны күкрәгенә оеп укмашкан авырту итеп тоя иде, авырту исә бөтен тәненә таралган, уйлау сәләтен томалаган, ул үзе дә бармак та селкетә алмаслык итеп хәрәкәтсез калган. Тагын бераздан дөнья үз күчәренә кайтып төште. Сыер да, бозау да исән икән – хәлсез генә булса да, сулыш алганнары ишетелә. Нәфисә шуышып кына килеп, сыерны кочаклады, аның җылы сыртына башын куйды. “Димәк, без җиңдек!” дип уйлады ул. Бүген алар, ниһаять, үлемне җиңде! Шуны раслагандай күршедәге кетәклектә әтәч кычкыра башлады. Гүя ул да бүрәнәләр аша бу якта нинди тартыш булганын сизеп торган да хәзер тантана итә иде. Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит...

Нәфисә нәни бозауны әнкәсе яларлык итеп сыер каршына ук тартып китерде дә күзләрен йомып, сукыр кеше шикелле капшана-капшана лапастан чыкты. Төш булсын иде бу, чынбарлык өчен артык кырыс адымнар дип, өйгә таба атлады.

Авырайган аякларын көчкә сөйрәп килеп керде ул. Өйдә үлем тынлыгы. “Вә кыйна газаба ән-нар”. “Вә кыйна газаба ән-нар”. “Вә кыйна газаба ән-нар”. Нәфисә янә шушы сүзләрне кабатлый-кабатлый әнисенең кулын битенә терәп тынып калган әтисе янына килеп басты. Мостафа әкрен генә башын күтәреп, кызына карады. Яшьләре кибеп өлгергән, ләкин күзләре кып-кызыл иде әле әтисенең. Кан баскан аларны. Нәфисә әнисенең суына башлаган тәненә кагылды. Чәчләреннән, битеннән сыйпады.

  • Син, - дип сүз башлады Мостафа кинәт. – Кансыз икәнсең.

Җаның юк синең.

- Әти, алар икесе дә исән, - диде Нәфисә, пышылдап.

- Күземнән югал, - диде Мостафа, ысылдауга күчеп. – Синең кебек еланны асраганбыз бит ничә еллар буе!

- Әти...

- Дәшмә ичмасам.

Бу коточкыч сүзләр нәкъ менә шушы  җан өшеткеч минутларда әйтелсә дә, әтисенең хәлен бик яхшы аңлый иде кыз. Аның, ичмасам, нәфрәтләнерлек булса да, хәле калган. Ә менә Нәфисәнең исә бу минутларда чыннан да каны каткан иде. Ул әтисенең боеруына берсүзсез буйсынып чыгып китте. Арт бакчадан гына үзенең чаңгы юлына төште дә карга бата-чума урман ягына алдырды. Кар көртләре бот төбеннән булгач кына, урман борынына җитәрәк ул туктап калды һәм күкрәгендәге ярсуына чыдый алмыйча улап җибәрде. Нәкъ бүре кебек итеп, сузып-сузып. Баш очында кара шомырт күзле теге ак төстәге кош пәйда булганчы улады ул. Кошны күрүгә туктап калды да кайту ягына борылды. Кошка да ым кагып кына “әйдә” дигәндәй итте. Лапаска кадәр озата барды ул кызны. Нәфисә кайтып җиткәндә, ишегалдындагы кешеләрне күреп, өйгә кермәскә булды. Туры Иркә белән бозавы янында калырга уйлады. Алар янында тынычрак та, җылы да. Әнә, әтисе үз хәленә кайткан инде – тавышы элеккечә калын ишетелә. Абыйлары барыбер кайтып җитә алмаячак – әниләренең каберен зиярәт итеп кенә китәчәкләр...

Кыз тиз генә малларына печән ыргытыштырды, алларына кичтән кайтарып куйган суны утыртты. Иркә баягыдан шактый хәлләнгән, әкрен генә бозавын ялаштырып ята.  Боларны күрүгә, ниһаять, Нәфисәнең өзелергә җитеп тартылган кыллары бушанып киткәндәй булды – ул улактагы печәнне почмаккарак өйде дә шунда кереп, бөгәрләнеп ятты. “Үлмәсәң, яшисең инде, әгәр моны яшәү дип атап булса”, диде ул үзалдына әрнеп, аннан соң усал итеп, мыскыллы елмайды. Ә бер мизгелдән күз яшьләренә ирек бирде – эчтән калтырап, тавышсыз гына елады да елады. Күз яшьләре төпсез кое кебек упкыннан чыгадыр кебек тоелса да, бу коега җыелган күз яшьләрен мәңге елап чыгарып бетерер кебек булмаса да, күпмедер вакыт узуга аны саташулы, тәшвишле йокы алды. Үзенең йоклап китүен сизеп, сәламәт, яшь организмның үз-үзен саклау инстинктыдыр инде бу, дип уйларга өлгерде. Илнур абыйсының чемоданлап кайтарган китапларын уку бушка китмәгән икән – менә кайчан искә төшеп йөдәтә кирәгеннән артык белеме.

- Ууууух! - Бу ыңгырашу лапас иясенеке булдымы, Нәфисәнекеме? Барыбер түгелмени?

Аны хатынын күмү эшләрен бетереп, кичкә маллары барлыгын исенә төшереп, ниһаять, сыер янына кергән Мостафа уятты. Көн дәвамында әти кешенең кызына карата күңеле азмы-күпме йомшарган, аны бу хәлдә сыер улагында печән арасында күргәч, хәтта кызганып куйды. Мостафа  олы сыерының исән-сау икәнен, янында имчәккә үрелергә маташкан бозавын шәйләгәч, җиңел сулап куйды. “Катырак бәрелдем бугай кызга”, дип үкенгәндәй итте. Нәфисә уңайсыз итеп ятса да, йокысы тирән булгангамы, бер дә кысанлык сизми, хәтта башындагы шәле артка шуып, ярты башы күренеп тора, калын кара чәчләре бүселеп чыккан. Йа Хода, әллә ялгыш күрә инде? Мостафа аркасы белән каплап торган лампочка яктысыннан читкәрәк китеп, текәлеп, кызының өстенә үрелеп үк карады. Кара чәчләре арасында нәкъ маңгай турысыннан сул якка бер буй ак чәчләр сузылган. Нәфисәнең җиде толым итеп үрердәй калын чәченең бер толымы  көн эчендә ап-ак булган! Мостафа күзләренә ышанмыйча, балтасының сабы кебек шома учлары белән битен сыпырып төшерде. Күзләренә ышанмыйча, тотып карарга теләп, Нәфисәнең ак толымына бармакларын батырды. Дертләп уянды кыз.

- Әни? – Нәфисәнең беренче соравы шул булды. Каршында әтисе басып торганны күргәч, чынбарлыкка кайтты. Әйе, әнисе бүген таң белән үлде бит әле аның... Кызының саташуын аңлап, Мостафа башын гына селкеп җавап бирде. Нәфисә исә шунда “мин монда нишләп ятам әле” дигәндәй, ашыгып торырга теләде. Шулчак Мостафа аның ак чәчләрен шәле астына яшерә башлады.

         - Үзем, - диде Нәфисә, бернәрсә дә аңламыйча. Һәм улактан чыгып, туп-туры Иркә янына килде. – Сыерга су бирәсе бар, - диде дә тизрәк тышка чыгып китте. Бертуктаусыз үзенә мәшәкатьләр табып торса, чынбарлык бөтен дөреслеге белән чигенер кебек тоелды аңа.

Ак чәчләрен ул, эш бетереп, өйгә кергәч кенә күрде. Мостафа кызыннан күзен алмаса да, күргәч, үз-үзен тотышыннан бераз шүрләп торса да, Нәфисә бер мизгел көзгедәге сурәтенә текәлебрәк карап торды да берни булмагандай китте дә барды. Керфеге дә селкенмәде, дип уйланачак бу турыда Мостафа соңрак. Елан дип ялгышмаган, Шаһмара булган бу кыз, дип уйланачак, төннәрен йоклый алмый боргаланып ятканда. Юха елан! Ярый әле йомшак күңелле Фатыймасы кызының нинди икәнен  күрмичә гүр иясе булды. Хәер, нинди соң ул? Мостафаның моңа төгәл җавабы юк иде, әмма ул хатыныннан башка кызы белән ничек яшәргә кирәклеген белми, хәтта курка, шүрли иде.

Ә ана белән кыз әллә кайчан инде – ата кеше чынбарлык белән килешмичә, хатынының барыбер үләчәгенә ышанасы килмичә йөргәндә үк  - сөйләшәсе сүзләрен сөйәшеп, бәхилләшеп куйган иде инде. Фаҗигагә ничек кенә әзер тоелса да, чынлыкта исә Фатыйманың үлеме кызының җанын чәлпәрәмә ватып ташлады. Караңгы төннәрдә йокылы-уяулы ятканда, Нәфисә үзенең җанын кыйпылчыклап тойгандай була иде. Ничек яшәр ул моннан соң? Әнисе аңа дөньяга ачылган тәрәзә иде бит әле. Менә ул да ябылды. Фатыйма үлгәннән соң, кызның әтисе белән дә арасыннан да ниндидер салкынлык үтте. Тышкы яктан күрер күзгә сизелми: бала ашарга пешереп, әтисенең алдына салып куя, өстәл артына дәшә, бергә утырып ашыйлар, бергәләшеп лапаска чыгып, малларны карап керәләр, нәкъ элеккечә сыерларны сава, бозауларны карый, Мостафа печән каера, малларның астын ала. Әмма икесе дә тоя: ерагая алар бер-берсеннән, һәркайсы бер кайгыны ике итеп, үз дөньясына бикләнә бара. Сөйләшер сүзләре көнкүреш мәшәкатьләреннән ары китми, артыгын белергә теләп, бер-берсенә сүз катсалар, кирәкмәгәнне әйтеп ташларлар кебек. Әниләренең җидесенә генә кайтып җитә алган абыйларына сүз куешкандай берни дә сиздермәделәр. Кемгәдер белгерткәнче, үзләренең аңлашасы бар әле...

Һәм алар аңлаштылар да. Сүзсез генә. Гамәл белән.

Хатыны исән чагында Нәфисәсен байлыгы урынына күреп яраткан Мостафа кинәт кенә аны кирәкмәгән авыр йөк итеп кабул итә башлады. Фатыйма исән булса, сорар иде ул аның белән нишләргә, алга таба ничек яшәргә икәнен. Бу заманда Ильсур белән Илнурнына да йөк кенә булачак бит бу кыз, дип фикер йөртте ул. Алай-болай Мостафа да үлеп китсә, ничек яшәр? Шушыларны уйласа, ирнең эчендә кара еланнар шуышкандай, бөтен тәнен суык ала, калтырана ук башлый, җен ачуы чыга. Кемгә ачуланырга, кемне гаепләргә белми учы белән йөрәк турысын уа. Ә бер көнне түземе төкәнде аның. Кич ятарга әзерләнеп йөргәндә, авыр уйлардан тагын йокысыз төн көткәнен аңлап, ул йодрыгы белән стенага китереп тондырды. Болай да беләзегеннән ычкына торган кулы үтереп сызларга тотынды. Моңа ачуының отыры көчәйде генә – мичкә терәп куйган балтсын алып, өстәлгә китереп сукты, аннан соң үзе ясаган имән урындыкларга бәрә башлады.

Әтисенең кинәт кенә дулый башлавыннан коты алынган кызы:

- Әти! – дип ачыргаланып, аның янына килеп җитте дә ике куллап  балтага ябышты. Селтәп кенә җибәрде кызын ата кеше. Нәфисә моны көтмәгән иде – дыңк итеп, мичкә барып бәрелде, берара тын да ала алмады, әмма тиз арада үзен кулга алып сикереп торды да, күзенә ак-кара күренмичә, балтасын уңлы-суллы болгаган әтисен артыннан кочаклап, идәнгә егып салды һәм йөзтүбән яткырып, кулларын артка каерып бәйләп куйды.

- Елан! Юха елан! – дип ысылдады тегесе, шушы ябык кына, зифа буйлы кызының алып гәүдәле Мостафага җитәрлек көче барлыгына шаккатып. Ул гынамы, Нәфисә үзе дә аңламый кала: нәкъ кирәк вакытта әллә нинди көч ташый башлый аның беләкләрендә. Үз-үзен саклау көчен мулдан биргән аңа табигать.

Мостафаның тынычланганын күргәч, кыз аның кулларын чишеп җибәрде, үзе дәшми-нитми генә өстәл, урындык ватыкларын җыярга кереште. Ир исә гарьләнеп, келәткә чыгып китте, бераздан көч-хәл белән ишек яңакларына тотына-тотына кайтып керде.

 Мостафа исерек иде. Сыгылмый гына сынды Мостафа. Каты агач шулай тиз сынучан була шул. 

Ул икенче көнне дә айнымады. Өченче көнне дә. Һәм Нәфисә аның айнымаячагын Мостафаның үзенә караганда яхшырак белә иде. Ник дигәндә, Нәфисәнең үзенең дә бу турыда уйлаганы бар. Көзгегә караган, үзенең гүзәллеген күргән, җанын телгәләгән сорауларга җавап табылмаган саен аның җир йөзеннән югаласы, вакытлыча булса да, башында кайнаган уйларны сүндереп куясы килә иде. Ләкин ниндидер бер эчке тоем белән ул бу дөньяда аек, хәзер бигрәк тә аек булырга кирәген сизенә иде. Гади кеше кебек яшәргә тумагач, гадилектән түбән төшеп үлсенмени? 

Ә Мостафа чамасын югалтты. Көннән-көн исереклек баткагына батып, дөньядан ваз кичүе генә җитмәгән, кадерләп үстергән кызына да көн күрсәтми. Нәфисә аның җикеренеп дәшүенә ияләште инде. Ияләште дип... Авызын томалап куя алмый бит инде ул әтисенең. Ә тегесе кызы каршы дәшмәгән саен отыры кызды. Элегрәк качып кына эчә иде, хәзер инде оялмыйча көмешкәсен өстәл өстенә куеп, стаканга тутырып сала да голт-голт итеп авызына коя. Аннан соң Нәфисәгә: “Җырла!” – дип җикерә. Баштарак җырлый иде кыз. Җырласам, бәлки, күңеле йомшарыр дип өметләнә иде. Әтисенең исерек авызын кыйшайтып, мышык-мышык елаганын күреп, җырының ахырына җитә алмый, үзе дә сулкылдап бетә, яшьләренә тончыга башлый. Әтисе моны күреп, “Шыңшыма!” дип җикерә. Кыз тагын җырлый, тамак төбе белән, сузып-сузып. Җырлаганда еламаска өйрәнде. Мостафа исә артында башын иеп утыра-утыра да өстәл артында гына йоклап китә, кыз аны караватына илтеп салып, эчке бүлмәгә кереп ята. Үзенең хәле-әхвәле турында ул да абыйларына зарланмый, авылдашларына да белгертергә ашыгып бармый. Түзә ала бит әле...

Мостафаның өендә эчеп ятуы турында хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Бу вакытта инде исереклек гадәти хәлгә әйләнгән авылда моңа әллә ни гаҗәпләнмәделәр. Киресенчә, эшсез калып, өйдә ятарга мәҗбүр булган, хатыны үлгән, малайлары китеп олаккан, кызының кем икәне дә билгеле түгел ир өчен бердәнбер юл кебек тоелды ул авыл кешеләренә. Хәтта теләктәшлек белдерүчеләр дә табылды. Кайберләре өйгә дә ияреп кайта башлады. Нәфисә туганнан бирле бу өйдә сер яши иде – ияреп кайтучыларга иң элек менә шушысы кызык. Ә бәлки, сернең төбенә төшеп булыр? Чибәр дип әйтәләр бит шул нәмәрсәне! Күз кырые белән генә бер күрергә иде шуны. Мостафаның да келәтендә төпсез кое бар, диярсең – кешеләрнең келәтендә бал да, ачы бал да әллә кайчан бетте инде. Моныкында бал да, көмешкә дә җитәрлек. Зоя коя белә көмешкәне, сүз дә юк!

Көннәрдән бер көнне Мостафа кемнәрнедер – күрше авыллар булса кирәк, кайчандыр үзе өй салып биргән дусларын ияртеп кайтып керде дә үзе алданрак кереп, Нәфисәгә ияге белән генә ымлады: “Чыгып тор!” – диюе иде. Нәфисә карашын да күтәрмәде, өстенә әнисеннән калган мамык шәлне бөркәнде һәм ике телем ипи алып, аскы өйгә – кайчандыр әтисе бердәнбер кызына яратып, шаһзадәләр генә яши торган итеп салган сарайга төшеп китте. “Син миннән бу киң дөньяны күпсендең, әниемне алдың, әтиемнең яратуыннан мәхрүм иттең. Бердәнбер шушы йортым калды – аны да күпсенмә!” – дия-дия, эченнән генә Ходайга ялына-ялына атлап керде ул үзенеке дигән өйнең бусагасын. Төпсез кое кебек иксез-чиксез караңгылыкка чумарга әзерләнгән күккә карап сорады. Августның ул төнендә әллә нинди хәвеф барлыгын сиздереп, офыкларны кызыл төскә манчып-манчып, аҗаган уйнады. Иртәнгә таба кемдер Нәфисәнең ишеген какты.

Авыр ишекне ашыгыбрак ачып җибәрдеме: кемдер башы белән бусагага килеп бәрелде. Иртәнге кунакны күрүгә Нәфисә үзе телсез калды: баскыч идәнендә канга батып, әтисе ята иде. Бераздан Мостафа Нәфисәнең кулында җан бирде. Үләр алдыннан гафу үтенде, “Мин үзем аларны үтерә идем, кулымнан балтам төшеп китте, кулым тотмады бит, кулым”, - дип өзгәләнде. “Үзеңне сакла, кызым Нәфисәм!” – диде дә тынып калды. Нәфисә аның күзләрен генә йомдырды.

Өске өйгә менеп җиткәнче, ул теге кара шомырт күзле ак кош белән бергәләп,  әтисенең кан эзеннән барды. Мостафаның бирегә төшеп җиткәнче, күпме каны аккандыр да күпме гомере шушы юлда узгандыр? Өске өйдә исә әтисен үтерүчеләр берни аңламаслык хәлдә булып, йоклап ята иде. Туып-үскән нигезендә, алай гына да түгел, шушы киң дөньяны алыштырган тар гына өйдә – Нәфисә өчен изге урында оятсыз рәвештә аунаган адәм актыкларын күрде дә сыгылып төште – юк, бу  күренешне күңеленнән мәңгегә дә җуя алмаячак ул. Әле кайчан гына әнисенең үле гәүдәсе яткан караватта битен сакал баскан какча гәүдәле бер ир чалкан ята. Авызы ачык. Нечкә иреннәре аркасында ул  кара чокыр булып күренә, эчкә баткан яңаклары аны тагын да тирәнәйтә кебек. Бөкреле борыны читтән караганда тагын да очлырак тоела. Маңгае маймылныкы кебек чыгып тора. Әйтерсең лә, бу адәми зат түгел, ә Әҗәлнең үзе – Мостафа кебек алып белән бил алышу авырга туры килгән дә, инә очы кадәр генә көче артыграк булып, аны җиңгәннән соң, хәлдән таеп йокларга яткан. Һәм йоклаганда, ул гүя әкрен-әкрен кеше кыяфәтен югалтып, асылына кайта бара. Икенче ир яшьрәк булса кирәк. Ләкин эчә-эчә анысының кыяфәте кантарлы балчыкта үскән бәрәңге кебек кыйшаеп беткән. Нәфисә кичә кич әтисе артыннан керүчеләрне өч шәүлә дип күргән иде. Боларның берсе каядыр юкка чыккан.

Өйгә сасы исләре таралган. Әле кайчан гына монда мәтрүшкәле чәй, яңа пешкән ипи белән токмачлы аш һәм бал исе чиратлашып аңкып тора иде. Хәтта Фатыйма үлгәч тә, Нәфисә ул исләрне сакларга тырышып, көн саен нәрсәдер пешерә, чистарта, юа, киптерә иде. Саклый алмады, булмады... “Мин бит синнән үтенеп сорадым”, - диде ул кем беләндер сөйләшкәндәй, хәлсез пышылдап. Өмете дә, ышанычы да, хәтта ки иманы да менә шушы мизгелдә өзелде аның.  Ул сикереп торды да кешелекләрен тәмам югалтып, оятсызларча йоклап яткан бу адәм актыкларын өсләреннән бикләп, урамга чыгып йөгерде.

Авыл исә гадәти таңын каршылап ята иде. Әнә, югары очтан көтү төшеп килә. Икешәр-өчәр өй аркылы сыерларын көтүгә куучылар күренештерә. Нәфисә йорт саен кереп, ишекләрне кага, ачканчы дөбердәтә-дөбердәтә: “Торыгыз, әй кешеләр! Әтине үтерделәр!” дип такмаклый-такмаклый елый башлады. Әгәр Күкләрдә аны ишетүче берәү дә юк икән, димәк, кешеләрдән башка тагын кем кала? Кем әйтә ала: Күкләрдә чыннан да адәм балаларының сыктауларына колак салучы бармы? Әллә аны кешеләр үзләренең өстеннән җаваплылык дигән йөкне төшерү өчен генә уйлап чыгарганмы? Алайса, менә тыңлап карагыз, кешеләр. Нәфисәне ишетегез, кем икәнен белегез – нинди кодрәткә ия икәнен күрегез! Әйе, кемгәдер, нәрсәгәдер, ниндидер көчләргә ышанып, алданып, озак яшәде ул.

 Үшәнләнеп кенә көтүгә чыгып барган сыерларны санамаганда, авылда кинәт мәхшәр купты. Хәер, сыерлары да җай гына атлап, көтү уңаена барган җирләреннән куучы юклыгын сизеп, кайсы кая таралып бетте. Ә Каракүл кешеләре иртә таңнан Нәфисәне күреп, өннәрен җуйды. Нәфисә шулай елый-елый, капка кага-кага түбән очка җиткәнче, авылның югары очында кешеләр хәрәкәткә килеп, ишеткәннәрен, күргәннәрен бер җепкә сала башлаган иде инде. Иң элек коммунист Зәки Нәфисә кире өенә кайтып җиткәнче, аның әйткән сүзләре дөресме-түгелме икәнен тикшерер өчен Мостафаны кереп күрергә  кирәк дигән фикергә килде. Бәлки, күршесенең төпчек кызы акылын җуйгандыр? Кем белә, анысы да бик ихтимал – соңгы вакытта урманга барып улаулары да ешайган иде кебек. Җуярсың да. Зәкинең үзенең улыйсы килгән чаклары күп була. Ай саен Каракүлдә бер кеше җирлиләр. Каракүл өстенә Үлем фәрештәсе канат җәйгән төсле тоела. Әгәр кызының сүзләре хак булып, Мостафа да китсә?!. Авылга нигез салган нәсел баласы бит ул! Начар фал бу, начар... Шулай дип уйлана-уйлана Мостафаның капкасын ачып кергәндә, Зәки аларның өенең эчке ягыннан дөбердәткән тавышны ишетеп, җиңел сулап куйды. Нәфисәнең саташуы гына булган икән... дия-дия бикле ишекнең келәсен төшереп җибәрсә, тегеннән атыла-бәрелә чыгып килүче ике ят кешене күреп, янә хафага төште.

- Мостафа кайда? – дип сорады ул “Сез кемнәр?” диясе урынга. Хәер, бераз гына төсмерли дә кебек. Районга җыелышларга барганда, күргәләгәне бар кебек боларны. Зәки киң күкрәге белән каплап, ишек катына - әлеге хөрәсәннәр каршына басты. Тукта, Нәфисә җитди сәбәп булмаса,  урамга – кеше арасына чыкмас, дигәне алыштырды аның беренче уен. Тегеләр ык-мык килә башлагач, ул аларны ике кулы белән эчкә төртеп җибәрде дә:

 - Мостафа кайда? – дип кычкырды. – Тиз булыгыз!

Тегеләр бер-берсенә карашып, җилкә сикертте. Ул да булмады,  Зәки артыннан сулышы кабып диярлек Әхмәт килеп керде.

- Әхмәт, Нәфисә хаклы булса кирәк. Тот боларны, беркая да җибәрмә, мин Мостафаны эзлим, - дип, Зәки өй эчен күздән кичерде дә ашыгып чыгып китте. Аскы өйдә тапты ул күршесенең мәетен.

Ул арада Нәфисә бушанып диярлек, Энҗебикәнең капкасына килеп кагылды. Күзләре күрмәсә дә, авылда ниндидер бер хәвеф барлыгын  сизгер колагы белән ишетеп, Энҗебикә кызның каршына үзе чыгып килә иде – Нәфисә аны күрүгә туктап калды. Ә сукыр хатын, киресенчә, тораташтай катып калмыйча, аңа якын ук килде дә Нәфисәнең битенә кулын сузды. Аннан соң ике кулы белән дә кызның күзләренә, маңгаена, чәчләренә кагылып алды һәм аны тәмам өйрәнеп чыккач, “Нәфисә кызым, синме?” дип сорады да кыз “әйе” дип җавап биргәнче аны ныклы куллары белән үзенә таба тартып китереп, кочаклап алды. Кыл кебек киерелгән тәне шунда гына үз-үзен тоярлык хәлгә килде кызның. Энҗебикә апасының кочагында җылы, ышанычлы, рәхәт иде аңа. Бу Күкләрнең җавабы иде. Кешеләр аша килгән җавабы иде.

...Мостафаның кырыгыннан соң, Нәфисә Энҗебикәне үзе янына яшәргә алды. Ул көнне алар ике йортның ишегенә йозак элде: Энҗебикәнең гомер иткән нигезенә һәм Нәфисә туып-үскән өйгә. Бу ике мөртәтнең бергә яши башлавына авыл бер сагаеп, бер мыскыллап карады. Тора-бара ияләштеләр, шулай булырга тиеш кебек кабул итәргә күнектеләр. Хәер, шулай яхшырактыр да әле: алар яшәгән өй урамнан читтә, артык игътибар итмәсәң, бер авыл дип уйламассың да. Берсе тумыштан сихерче, икенчесе – карт сихерче, үзләре безгә тимәсәләр, без аларга тимәбез, диебрәк килештеләр. Шулай җайга салынган инде: дөнья ничек кенә салуламасын, Каракүл тизрәк күчәргә утырырга тырыша, тотрыклылык эзли. Ә аның өчен кемнең кем, нәрсәнең ни икәнен белергә кирәк. Иркенләп билгесезлектә яшәргә вакыт юк: һәр яңа күренешкә тышкы билгеләренә карап тамга сугасы, аннан инде риваяте дә үсеп чыга. Менә бу икәүнең дә сихергә тырнак очы кадәр генә катнашлары булмаса да, тирә-якка сихерче дигән даннары тиз таралды. Алай гынамы, Нәфисәнең уңганлыгы, тырышлыгы аркасында гөрләп торган ихатаны читтән күзәтеп йөрүчеләр кыз баланың болай җир җимертеп, дөнья көтә алуына әллә көнләшеп, әллә чынлап та шулай уйлап, аңа кара сихерче дигән кушамат тактылар. Кызыгырлык та шул. Өй рәтеннән умарталар кыш чыга алмый кырылганда, Нәфисәнең умарталары бер башка да кимемичә бакча тулып тезелешеп утыра, каз-үрдәкләре, әтәч-тавыклары да оя-оя бала чыгара, сыер-сарыклары да ишле, Мостафа үләр алдыннан сатып алган колыннары да шәпле тай булып өлгереп җитте. Бакчасында алма-чияләре шаулап чәчәк атып, хәзер мул җимеш бирергә бөреләнеп утыра. Хет әллә нишләт шунда: авылда кешеләр үләт суккан кебек кырылганда, исәнлекләре булган егетләр өйләнә алмый,  буйдак булып, кызлары бала таба алмый, кысыр килеш картайганда, Нәфисә ихатасында гына тормыш кайный диярсең. Үзенә күрә бер утрау кебек яшәп ята бит ятимә кыз! Шикләнмәс җиреңнән шикләнерсең. Авыл әнә шулай итеп Нәфисәләрнең элекке нигезенең аяк очыннан инешкә таба төшкән сызыктан икегә бүленде. Бу юлысы чын-чынлап. Инешнең бу ягында булса да, урманга таба карап торган әлеге  ихатаны Каракүл Убырлылар утары дип йөртә башлады.  Нинди генә гоманнар кылып карамады авыл халкы. Кызның Самат корткасы үлгән көнне туганын да искә төшерүчеләр табылды.

- Самат корткасын да яшь чагында зәһәр чибәр булган, диләр иде.

- Убырлылар авылда яшәми бит.

- Боларны да авылда яши, дип булмый инде.

- Самат корткасы сукыраеп, саңгырауланып үлде. Болар хәзер икәү. Энҗебикәсе сукырайган инде, саңгырауланасы гына калган.

- Хәзер ике башлы инде болар болай булгач.

- Каракүлнең теге гыйфрите дә боларның берәр сыңары түгелме икән?

- Кара әле, Энҗебикәсенең теге мәчесе яшәрде бит әле. Берсе карт мәче, берсе яшь мәче булып йөрмиләрме икән алар?

- Кара, берәм-берәм чүпли бит болар безне!

- Каян килсен аларга шундый кодрәт! Юк сүз сөйләмә инде, сихерче дигәч тә!

Кибеткә җыелган халык берара әнә шулай сүз куертып алды. Бары тик Ләйлинур әбинең оныгы Әхмәтнең генә моңа ышанасы килмичә, Нәфисә исемле кызның кем икәнен беләсе килеп, төн йокылары качты. Убырлылар утары көннән-көн аның игътибарын ныграк җәлеп итте. Сәер килеп чыга бит әле бу: Убырлылар утары дип исем тактылар тагуын. Читтән караганда Нәфисәләр утары - гөлбакчаны, ә авыл, киресенчә, әкиятләрдәге Убырлы биләмәсен хәтерләтә. Кара инде бу урамнарны: бушап калган нигезләрне кычыткан белән әрекмән, алабута баскан, һәр өй каршына күләгә өчен утыртылган юан тупыл, өянке агачларына саескан, чәүкә, карга ише кошлар оялап, көне-төне чыркылдашып, каркылдашып, йөрәккә шом салып тора. Кая карама, шунда бәйдән ычкынган, урам буйлап ничек теләсә, шулай йөрергә гадәтләнгән этләр теләсә каян ташыган сарык тәпиләре, бозау тояклары аунап ята. Соңгы елларда тагын да киңәйгән зират инде авылга килеп терәлде дә иске коймасы кыйшаеп, бер көнне котыптан искән көчле салкын җилдә авып төшкәч, ыржаеп, сискәндереп, исән кешеләргә карап тора башлады. Ничек кенә әйләндереп карасаң да, ничек кенә күпчелеккә иярергә тырышсаң да, аек акыллы кешегә аерманы күрми калу мөмкин түгел. Нәфисәне читкә тибәрергә түгел, киресенчә, үзебезгә аның артыннан барырга кирәктер, бәлки? Менә шулай турында сөйләшәсе, төбенә төшәсе килә Әхмәтнең. Ничекләр генә Нәфисә белән сөйләшү җаен табасы? Тапты ул аны. Хат итеп язды да Нәфисә йокысыннан уянганчы килеп, кызның ишегенә кыстырып китте.

Нәфисә таң белән торып, ишек ярыгыннан ак хәбәр булып үзенә изәп торган  хатны күргәндә, Әхмәтнең әле эзе дә суынып өлгермәгәндер. Кыз хатны алуына  әллә ни аптырамады. Ачып укыганчы, билгеле. Ник дигәндә, кычкырып әйтмәсәләр дә, авыл кешеләре әйтәсе сүзләрен юк-юкта шулай кәгазьгә язып, койма ярыгына кыстырып китештерә торган иде, шуңа да кыз бу хатны да илтифатсыз гына ачып укый башлады.

 Әхмәт хаты. 

“Нәфисә! Мин бу хатны ахырыннан башлыйм. Башында әйтәсе сүзләремне мең кат уйлап, мең кат үлчәдем – алары сиңа кызык та, кирәк тә түгелдер, бәлки. Синең безнең арада яшәвең турында ул сүзләр. Юкка гына безгә килмәгәнсеңдер, дип беләм. Әйтәсе килгән сүзем шул: нәрсәдер булырга тиеш, чөнки мондый хәл мәңге дәвам итә алмый. Әхмәт.”

Кыска булса да, әллә никадәр сөйләшүне урап узган бу хатта Нәфисәгә иң кирәкле сүзләр язылган иде. Ул бит бу турыда үзе дә уйлап йөри. Ныклап уйлана. Йөри-йөри дә уфылдап куя. Энҗебикә апасы белән сөйләшеп сүзләре бетмәсә дә, үзе турында сүз башларга кыймый. Сукыр хатын да бу хакта дәшми. Алар бер-берсенә терәк, алар бер-берсе хакына яши. Шуның өчен дә бүген алар тере, исән әле. Ә менә Әхмәтнең хаты каядыр таныш түгел офыкларга дәшә. Көне буе күңеленнән җавап язды ул хатка. Кичкә кәгазьгә төшерде, төнгә каршы илтә китте.

Нәфисә хаты.

“Әхмәт абый! Мин бу турыда уйланып-уйланып та очына чыга алмагач, мәгънәсен тапмыйча туктаган идем инде. Нәрсәдер булырга тиеш дигәнсең. Бер нәрсәне төгәл беләм. Мәңге дәвам итә алмаган әйберләр үлем белән тәмамлана. Нәфисә.”

Көне буе эчке бер калтырану белән җавап көтте Әхмәт. Кояш офык сызыгына килеп терәлеп, көнбатыш тарафта җәелгән ахшам кызыллыгы егет йөрәгендә дә ут дөрләтеп җибәргәндәй итте. Минут саен кул сәгатенә карап, офыктан күзен алмыйча болдырда басып торганнан соң, ул күктә берәм-берәм кабынган йолдызларны саный башлады. Телсез калса калыр, бөтен тәнен моңа кадәр таныш булмаган әллә нинди бер тойгы биләп алып, катып калса калыр, әмма Нәфисәгә бер күз сирпеп калырга тырышыр – аның сурәтен күңеленә бикләп куяр хет. Кыз аны өнсез итеп, теләсә нишләтсен – бары тик бу билгесезлеккә чик куелсын. Киче дә, төне дә гашыйклар төне сыман тып-тыныч – йолдыз санарлык кына бит ичмасам. Гүя нәкъ менә шушы төнне тылсым булыр, әкиятләрдә генә  була торган могҗизалар чынбарлыкка әйләнер кебек.  Күкрәгендә ут ялкын булып яна башлагач, ул түзә алмыйча, өйгә кереп су эчеп чыгарга булды. Әнә шул мизгелдә Нәфисә аяк астында бармак башы кадәр бер таш кузгалган тавыш та чыгармыйча җиңел-җиңел атлап килде дә хатын капка ярыгына кыстырып кайтып та китте. Әхмәт аны чыгып алганда, ул тыкрыктан борылып өлгергән иде инде.

  Ап-ак кәгазьгә тип-тигез итеп төшерелгән хәрефләргә карап та сокланып туя алмыйча торды Әхмәт. Нәфисәнең үзен искиткеч гүзәл, диләр. Үзе генә түгел, ул орынган һәр нәрсә камил ләбаса! Бу кыз дөньяга камиллек үрнәге булып килгән. Тик сүзләре генә артык гади хакыйкатьне ирештерә. Хәер, Нәфисәдән нинди җавап көткән иде соң ул? Җаваптан бигрәк, аның кызны юатасы килгән иде. Кешеләрдән аерылып яшәргә дучар ителгәнгә, ул бу кызны ни өчендер жәлләргә кирәк дип уйлый иде. Һәм жәлли дә иде. 

Шуңа да икенче хат болайрак итеп язылды:

“Нәфисә! Үлемгә ялгызлык хас. Ул һәр кешегә аерым килә, ягъни адәм баласы теге дөньяга үзе генә китә. Ләйлинур әбием анда киткәнче үк инде бу дөнья йөгеннән бөтенләе белән арынган иде диярлек.  Ахирәтнекен белеп булмый, әмма фани дөньяда үлемнән өстенрәк әйберләр дә бар. Кешелек шулар белән яши... Үлемнән өстенрәк нәрсәләр булганга, кешеләр үзара мөнәсәбәтләр кора, бергәләшеп яши. Сиңа да шуны әйтергә теләгән идем. Синең безгә кушылуыңны телим. Ләкин моның ничек мөмкин икәнен генә әйтә алмыйм һәм үземнең көчсезлегемне танырга мәҗбүр. Тик шуны белеп тор: син үзең генә түгел. Һәрхәлдә мин бар әле.  Әхмәт.”

Тора-бара бу икәү арасындагы элемтә көннән-көн ныгыды. Алар икесе дә түземсезләнеп, бер-берсеннән җавап көтеп ала башлады. Нәфисә өчен Әхмәт белән сөйләшү чираттагы кеше заты белән аралашу тәҗрибәсе булса, Әхмәт өчен ул бөтенләй яңа дөнья, хәтта ки яңа планета ачуга тиң иде. Ул чүлдә әрле-бирле йөреп адашкан һәм инде өметсезлеккә биреләм дигәндә, акылга сыймаслык могҗиза урынына пәйда булган чишмәдән йотлыгып су эчкән кешене хәтерләтә иде. Күпме эчсә дә, сусыны басылмый, басылганчы  эчеп, чишмә яныннан китсә, тагын чүлдә адашачагын, монда калса, ялгызлыктан үләчәген белгән дәрвиш шикелле көн дими, төн дими ике арадагы сукмакны таптый. Җитмәсә, ике тәлинкәсенә ике дөнья салынган бизмәннең Нәфисә ягы көннән-көн үзенә тартып, Әхмәтнең күңелендә кызгану белән игелеклелектән өстенрәк башка хис тә бөреләнеп маташа иде. Әхмәт үзендә таулар күчерердәй көч артуын да тоя иде әле җитмәсә! Менә шунысы куркыта да инде Әхмәтне: көнгә күренмәс Көмешсылуны коткарырга килгән пәһлеван егетнең аждаһага гашыйк булуы кебегрәк килеп чыга түгелме соң?

Нәфисәнең чираттагы хаты тагын да уйландырырлык иде:

“Әхмәт абый! Мин авыл кешеләреннән читтә яшәргә мәҗбүр булсам да, Каракүлемнең һәр сулышын тоеп торам. Алай гына да түгел, мин үзем шушы авылдыр сыман... Һәрхәлдә мин туганнан соң, Каракүл элекке Каракүл түгел инде. Нәфисә”.

Кызның кыска гына хатларын Әхмәт зур табышмак итеп кабул итә. Аларга җавап эзләгәндә, егет чигә тамырларында шаулап аккан канның кайнарлыгына кадәр тоя кебек. Әгәр дә бу кыз үзен Каракүл итеп тоя икән, димәк, ул үзенең бу җиргә берегүе, аны ташлап бер адым да китә алмавы белән килешкән. Чыннан, да авыл үз-үзен ташлап, беркая да китә алмый. Һәм фикер сөрешенең дөрес юлда булу-булмавын тикшерер өчен Әхмәт бер генә сорау биреп, янә хат калдырып китте:

“Нәфисә! Синең беркайчан да авылдан китеп карыйсың килмәдеме?”

Хатка сырлаган хәрефләрнең көннән-көн матурлана баруын күреп, Нәфисә аларны сыйпап-сыйпап куйды. Җавап хаты озак тотмады. Ул беренче тапкыр аны күгәрчен белән җибәрде.

Тәрәзә каршына килеп кунган ак күгәрченне күрүгә Әхмәт сискәнеп китте. Кыекта утырган  күгәрчен үзенең ап-ак булуы белән дә үзенә җәлеп итә иде. Каракүлгә ак күгәрчен  каян килгән? Игътибар беләнрәк караса,  томшыгында хат бар икәнен дә күреп алды. Ләйлинур әбкәсенең әкиятләрен тыңлап үскән, авылдагы имеш-мимешләрне ишетеп белгән Әхмәтнең хыялы тиз арада чынбарлыктан аерылып, күз алдына әллә нинди сурәтләр ясап өлгерде: Энҗебикә апаны төннәрен песи булып йөри, диләр иде, Нәфисә әллә соң кошка әвереләме икән? Шул рәвешле хыял дөньясында ул кошның кызга әйләнүен көткәндәй, кошка карап тора башлады. Тегесе исә берәүгә дә әйләнергә җыенмый иде. Томшыгындагы хатны егетнең аяк астына ташлады да килгән ягына юл алды.

(Дәвамы бар)