Логотип Казан Утлары
Повесть

Умарта (дәвамы (4))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Аксак Хәләф рәхмәтләрен әйтеп, кайтырга кузгалганда ук, үзен икенче төрле – эре купец кебек үк булмаса да, һәрхәлдә гади крәстиәнчә түгел инде – итеп хис итә иде.  Әле кайчан гына үзе үк исәр кушаматы тагып, мыек чәйни-чәйни Зиннурдан көлеп йөргән иде, хәзер менә аның белән ике куллап күрешкәндә дә, гомер буе кара эш эшләп кәкрәйгән бармакларын турайтырга тырышып маташты ул. Тик менә аягы гына аксак. Кимсенергә бер сәбәп булыр инде, дип эче пошып алды. Анысын Тәслимәсе тәмле теле белән “төзәтеп” куйды: “Кайсыдыр бер журналда күргәнем бар, купецлар, киресенчә әле, таяккка таянып йөри торган булганнар. Сиңа да кул таягы алырбыз. Башына алтын балык сыны да ясатып куярбыз. Безнең “фирменный знак булыр! Менә сиңа коеп куйган бизнесмен!” – дип, читкәрәк китеп, ике кулы белән биленә таянып, сынап карап торды иренә. Гомер буе яшәгән хәләлен беренче күргәндәй өстән аска, астан өскә күз йөртеп бәяләп чыкканнан соң, эченнән генә “ничава” икән әле бу, дип тә куйды. “Һы, ниемә кирәк, ди миңа алтын балык! Кара, диген! Каракүлдә беркайчан да балыкның алтыны булмады. Монда кара балык кына була ала!” – дип үзеннән өстәде Хәләф. Каракүлдә “иске яңа” эшкуар-сәүдәгәр әнә шулай итеп туды. Һәм җиң сызганып, дөньяны мөгезеннән алып, эшкә тотынды.

Иң элек теге имән ишекле кибетне үзенә кайтарып алды ул. Зиннурларда “эшкуар” күлмәген киеп кайтканнан соң, тавышы бөердән булмаса да, күкрәк түреннән чыга башлаган Хәләф иртә белән үк килеп,  кибет халкына хәбәр җиткерде. Ишекне киереп ачып килеп керде дә нәкъ уртага басып, ике генә сүз әйтте ул: “Бу – минеке!” – диде, таш кибетнең таш идәненә төртеп күрсәтеп. Сатучы Гөлчәчәк лып итеп урындыгына утырды, калганнар күзләрен челт-мелт йомгалап, үз колакларына үзләре ышанмыйча гәүдәләрен бер аяктан икенче аякка авыштырып тын калдылар. Хәләф тагын бер мәзәк уйлап чыгарган икән дип, тыңларга әзерләнделәр.

- Ничек инде синеке? – дип әйтә алды бераздан Гөлчәчәк, авызы белән һава йотып. Ул инде телевизордан кибет басучылар турында кинолар карап,  фантазиясе өчен байтак мәгълүмат туплаган тәҗрибәле сатучы иде. Алай гына да түгел, көтә иде инде ул үзе белән шуның ишерәк берәр төрле хәл килеп чыгуын. Югыйсә көн саен кабатлана трган бертөрлелектән туя да башлаган иде. Хәләф абзыйсының куеныннан уенчык булса да, мылтык чыгарып, үзенә төбәвен көтте. Ләкин Хәләф бернәрсә дә төбәргә җыенмый иде аңа. Гомумән, ул монда берәү белән дә җәелеп китеп сөйләшергә җыенмый иде. Шуңа да сүзен баскын карак кебек кыска тотты:

- Минем Сафа бабайныкы булган ул. Димәк ки, бу аның мирасы буларак миңа фарыз. Белеп торыгыз, - диде дә сәүдәгәр булу хөрмәтенә каз мае белән майлап кигән кирза итекләрен шыгырдатып чыгып та китте.

Кибет синеке түгел, бирмибез дип тормадылар, тиешле документларын алып килеп күрсәткәч, Хәләф бабасының мирасына хуҗа булып та алды. Гөлчәчәкне кирәгең чыкса, дәшәрмен, әлегә эшчеләрем бар, дип кайтарып җибәрде, сатуга Тәслимәсен бастырды. Тегесе “бизнесмен хатыны була торып, прилавка артында торырмын менә!” дип, күкрәк киерә башлаган иде, Хәләф аны тиз туктатты: “Мокыт булма инде, әйкәем, син бит прилавканың бу ягында, халык теге ягында. Син түгел, алар синнән сорап килә торган булачак. Күз алдыңа китер: бөтен яңалык синең колак аша үтә, бөтен товар синең кулда!” - диде. Тәслимәгә властьның бу ягы ошый иде. Кызы Тәнзиләне шәһәрдән кайтартты, малайларына да эш тапты. Дөресрәге, Хәләф ике улы Хәсән һәм Әхсән  белән бергәләп, бөтен эшкә бердәй тигез чапты: кәгазь эшләре бер айга сузылды, калганы җайга тиз салынды. Әллә фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде, әллә Хәләф яңа заман җилләренең кай тарафтан исүен дөрес чамалаган иде – эшләре майлаган кебек гел уң булды аның. Хәләфнекеләр үзләре балыгын да тота, үзләре эшкәртә дә, үзләре сата да.  Кама буена ук урнашкан Җиде утрау авылы урыслары белән балыкка йөрүе бушка китмәгән, Хәләф бу тирәдәге сулыкларның холык-фигылен биш бармагы кебек яттан белә. Кайсында нинди балык, кайчан тотарга була, кайсын ничек итеп тозларга, кайсын киптерергә, кайсын какларга яки ысларга икәнен дә бик яхшы белә. Озак та үтмәде,  Каракүлдәге “Карабалык” фирмасының даны бөтен тирә-якка таралды. Мавыгуының шушы рәвешле табыш чыганагы булып китүенә гаилә башлыгы үзе ышанып та җитә алмый иде әле. Ә менә Тәслимәсе балыкчы иренең көннән-көн күбрәк балык тотуын таләп итеп, кергән керемнең тиенен тиенгә санап бара.  Көн саен таң беленгәнче үк уянып, ирен эшкә куа. Хәләф иренми, бары тик моңа кадәр ире балыкка барам, дисә, кара тавыш чыгарган Тәслимәсе үзе хәстәрләп җибәргәч, юньлегә микән соң бу, дигән кебек беркадәр аптырабрак та йөргән иде әле. Тора-бара хатыны белән дә кирегә сукаламыйча гына эшләргә өйрәнде. Тәслимә исә бик үткер хатын булып чыкты. Каян гына өйрәнеп алган диген, ул шома юлдан тәгәрәгән тәгәрмәч кебек ипле генә барган бизнесларыннан һаман канәгать түгел иде, аңа һаман күбрәк кирәк, тизрәк кирәк иде. Анда комсызлык чире уянган иде. Ә бу чир анда Каракүл хатыннарын уздырып, аларны көнләштереп яшәү теләгеннән килеп чыккан иде. Ул үзе әтиле-әниле булып үссә дә, әтисе эчәргә яратканга, өйләрендә әни сүзе генә закон иде. Яшьтәшләре арасында да әти дәрәҗәсе белән йөри алмады. Кияүгә дә сайланып түгел, алучы барында чыгыйм әле дип кенә барды. Хәләфнең ыштансыз хәерче икәнен белеп чыкты, өстәвенә булачак ире егет чагында ук эшлим дә байыйм дип түгел, эленке-салынкы гына йөри, җае чыкса, атналар буена кайтмыйча балыкта ята иде. Шулай итеп, ир дәрәҗәсенә дә ирешә алмады. Аның каравы ат кебек сәламәтлегем бар, дөньяны үзем җигелеп тартырмын дип,  тормыш итә башлап, алдынгы савымчылар рәтенә чыккан хатын булды ул үзе. Гомер буе үзе кебек үк сыер сауган Энҗебикәдән көнләште, ире күләгәсендә балда-майда гына йөзеп яшәгән Фатыймага кызыкты. Менә шуларның борынына чиртәсе килә иде аның!

  Иренең, малайларының кулыннан эш килсә, Тәслимәнең теленнән килә иде. Ул шулай сөйләнә-сөйләнә, “Карабалык” турында гәҗитләрдә язып чыктылар. Тәслимә инде интервьюлар бирергә дә өйрәнеп бетте. Шулай бервакыт арттырып җибәреп, газета хәбәрчесенә Каракүлдә алтын балык юк, әмма алагаем зур балык бар, менә безнең фирма шуны аулау белән мәшгуль әле, дип ташлады.

Ә зур балык чыннан да бар иде Каракүлдә. Көннәрдән бер көнне төне буе ятьмә куеп йөргәннән соң, җәйнең Сабантуй иртәсе кебек матур бер таңында Камадан кайтышлый Хәләф Каракүлгә туктыйсы итте. Офыкта үзәкләрне өзәрлек матур булып таң атып ята иде. Хәләфнең күңеле нечкәреп китеп, күл буена ук килде дә атын тугарып, үлән утларга җибәрде, үзе кожанкасын җәеп, яр буена ук килеп утырды. Таң сызылгандагы эңгер-меңгердә Каракүл  дегет кебек каракучкылланып, җәйрәп ята. Минут саен яктыра бара, күл өсте минут саен ачыклана. Ак җеп белән кара җепне аерырлык булып яктырганда, Хәләф күл өстендәге кара сызыкка игътибар итте. Биш-алты метр тирәсе сузылган бу сызык ярга таба шуышкан кебек. Хәләф текәлебрәк, сөзеп-сөзеп күзәтте аны. Теге сызык ярга җитәргә җиде-сигез адым гына калганда, Хәләф аны елан дип белеп, читкә сикерде. Янында гына утлап йөргән ат та хуҗасының кисәк сикерүеннән өркеп, кешнәп җибәрде һәм арткы аякларына басты, аннары кушаяклап чабарга тотынды. Шул мизгелдә Каракүлдән алагаем олы балык күл өстендә дуга ясап сикерде дә кабат суга кереп чумды. Коты алынган Хәләф өстенә чиләкләп койгандай су бөркелеп калды.

Кайткач, ул бу хәбәрен хатынына җиткерде. Берәүгә дә, хәтта улларына да әйтмәскә кушты. Башта үзем тагын бер кат инаныйм әле, аннары хәстәрен күрербез, диде. Әмма Тәслимәнең теле шактый вакыттан бирле инде үзенә үзе генә тхуҗа иде. Шулай итеп, Каракүл зур балык турындагы хәбәре белән тагын телгә керде.

- Тот шуны, - дип ысылдады Тәслимә Хәләфкә. – Шуны да тоталмагач, нинди балыкчы инде син? Югыйсә мин ялганчы булып калам!

Бу вакыйгадан соң, уйчанланып киткән Хәләф көннән-көн үз эченә йомылды. Көне дими, төн дими, Каракүлдән кайтмыйча, зур балыкны сагалый башлады. Бөтен эш хатыны белән балалары кулына күчте, Хәләф исә кырагай булып, күл буенда яшәргә калды. Ул инде хәзер зур балык белән сөйләшергә күнегеп китте.

- Син көчледер инде, миңа бирешмәссең. Моннан күп еллар элек синең иптәшең булдымы ул? Без аны күптән ашадык инде. Менә сиңа чират җиткәндер. Әллә соң син күл иясеме? Монда каян килеп чыктың соң? Кайчаннан бирле яшисең?

Әнә шул рәвешле күңеленнән генә зур балык белән сөйләшә-сөйләшә Каракүлне әйләнә Хәләф. «Чыгып кына күрен инде бер, минем күзгә генә күренмәгәнсеңдер бит!» – дип елардай булып ялына башлый. Кайчандыр ни Аллага, ни муллага ышанмаган кешенең зур балык белән сөйләшеп йөрүе читтән караганда юләрләнүгә охшап торса да, Хәләф үзен, киресенчә, беркайчан да булмаганча,  үтә дә уяу, саф зиһенле итеп хис итә иде. Тормышының мәгънәсен менә кайчан тапты ул!

 Каракүл бизнесменының күл буйларын әйләнгәләп, әллә чын, әллә күзенә генә күренгән зур балык белән сөйләшеп йөргән көннәрдә күл яныннан зур-зур машиналар үтеп йөри башлады. Хәләф аларның беренчесенә үк игътибар итте. Тикмәгә генә йөрмәгәннәрен шундук аңлады: Каракүл сазлыгына кызыгучылар күп бу араларда. Узган ел гына биредә нефть бар, дип сөйләнәләр иде, быел инде, әнә, кул суза башлаганнар, димәк.

Хәләф дөрес гоманлаган булып чыкты. Озакламый Каракүл авылы астына нефтьчеләр килеп төште, алар да күл буена вагон-йортларын тезеп куеп, шунда яши, эшли башладылар. Озакламый Тәслимә тагын интервью бирде: “Менә ул Каракүлнең зур балыгы – майлы калҗасы. Күпме кирәк, шуның кадәр суыртып алалар”, - диде ул, Хәләфенә кырын карап. Әмма ләкин балык җене кагылган Хәләф моның белән генә тынычланмады. “Халыкны алдап була, үзеңне – юк”, – диде ул, җәен күргән гыйфритне тотмыйча тынычлана алмаячагын белгертеп. Ул янә күл буена төшеп китте. Хәзер анда ул үзе генә түгел, ә нефтьчеләр белән иде. Баштарак Хәләф бу чит-ят кешеләр белән бик аралашмады. Үзенә күрә бер кечкенә генә авыл хасил итеп тезелешкән вагон-йортларның хуҗалары бик аралашучан кешеләр булып чыкмады. Шулай да Хәләф көне-төне кизү торып арыгач, тәмәкесен чәйнәп ялыккач, яңа күршеләре янына барып чыккалый башлады. Тегеләрнең ни эш бетереп йөрүләре дә кызыксындыра иде аны. Бу юлы егетләрнең балыкка төшәргә җыенып, яр буенда кайнашканнарын күргәч, кисәтергә дип алар янына ашыкты.

- Җир маен чыгарабыз, дисез инде... Алай икән... Ә аның безгә файдасы булырмы соң? Авылга, дим. Безнең авыл астыннан суырасыз бит... – дип ерактан сүз башлады ул, ничектер турыдан бәреп әйтергә кыймыйча. 

- Файдасын бездән сорамагыз, без – бәләкәй кешеләр, - дип җавап бирде  араларында өлкәнрәк дигәне. Анысы да 30-35 яшьләр чамасында гына әле.

Шунда Хәләф турында ишетеп белгән яшьрәге әйтеп куйды:

- Син үзең дә шушы күлләрдән балык тотып сатасың бит. Авылга файдасы бармы соң?

Хәләфнең бу әрсезгә ачуы килде. Шулай да дәшмәде. “Маңка малай, кем белән сөйләшкәнен белми, – дип уйлады ул. – Тотсам, мин үз җиремдә тотам, кеше өлешенә кермим”. Ә җавабы мондый булды:

- Анысы сез дә нефть кенә чыгарып ятмыйсыз, балыкка да төшәсез. Киңәшем шул: балык тотасыгыз килсә, башка күлләргә барыгыз. Каракүлгә кермәгез!

Егетләр бу авыл абзыйсының кисәтүен саранлык дип кабул итте. Тәслимәсенең карунлыгы аркасында, болар турында саран байлар дигән дан бөтен тирә-якка таралырга өлгергән иде инде.

- Нәрсә, Каракүл атаң малымы әллә? – дип тупас итеп сөйләшүгә күчте теге усалрагы.

- Кермәгез, дигәч, кермәгез инде, олы кеше әйткәнгә колак салыгыз бераз, - диде Хәләф, артык сүз озайтып торасы килмичә. Үзе күлдәге зур балык турында әйтсәм, бала-чага әкияте дип кабул итәрләр дә бөтенләй ычкынган икән бу диярләр, дип уйлады. Һәм: “Берәр нәрсә кирәк булса, дәшегез, мин монда булам”, - дип, таягына таянып, үзенең алачыгына атлады. Ә тегеләр череп баеп беткәннән соң, дөньясын онытып, күл буенда яшәп ятучы бу сәер абзыйның сүзләрен мыекларына да элмәделәр. Баесак, күл буенда түгел, диңгез ярында ятар идек әле, дип көлештеләр. Һәм шулай ук шаулаша-шаулаша, әйткәннең юри киресен эшләгәндәй, көймәләрен Каракүлгә этеп төшерделәр, шуннан ике егет утырып, моторын кабызды да күз ачып йомганчы су ерып, күл уртасына таба атылдылар. Сүзен тыңламаганнары өчен Хәләфнең хәтере калса да, ул эчке бер кызыксыну белән аларны күзәтә башлады. Зур балык күргәннән соң, малайларына бу күлдә балык тотуны тыйган иде карт балыкчы. Белгәч, күңел шикләнә бит ул. Ә болар берни белми. Гәрчә ул зур балык моңа кадәр дә Каракүлдә яшәгән бит инде, берәүгә дә тими иде... Алай дисәң, балык тотам дип йөрүчесе дә аз иде инде аның, бала-чага яр буеннан кармак кына сала иде бит элек. Күлдә батып үлгән кешеләр дә булгалады элегрәк заманнарда – кем белә, бәлки, аларны шушы зур балык алгандыр?

Кичкә таба нефтьче егетләр Хәләфнең ишеген кактылар.

- Көймәңне биреп тор әле, - диде алар, аны-моны аңлатып тормыйча гына.

Тегеләрнең кайтмыйча озаклап ятуларына Хәләфнең үзенең дә эче поша башлаган иде инде. Кояш батып бара, озакламый караңгы төшәчәк, ә көймә һаман да булса күренми әле.Ул тиз генә чөйдән биноклен барып алды. Якты күздә эзли чыгарга кирәк. Каракүл бик зур бит ул, бормаланып-бормаланып, еракка ук китә. Бинокльдән ул тегеләрнең көймәләрен бер нокта рәвешендә генә күреп алды. Кыймылдамый да шикелле, бер урында тик тора. Ярда калган иптәшләрен Хәләфкә иптәшкә иярергә теләсә дә, ул аларны үзе белән алмады: бәласеннән башаяк. “Сез балыкчы түгел, ничу монда кыланырга. Хәзер барып алып кайтам”. – дип, көймәсен күл уртасына таба борып алып китте. Эңгер-меңгердә ул көймә янына барып җиткән иде инде. Барса, көймә ялгызы гына суда чайкалып тик тора. Анда берәү дә юк, буп-буш. Тып-тын. Байтактан шулай тора, күрәсең, төбе коп-коры. Алай дисәң?.. Көймә төбендә егетләрнең киемнәре ята. Димәк, болар су коенырга уйлаганнар... Ярга ук йөзеп чыкмадылар микән? Хәләф яр буйларын айкап-карап чыкты. Тапталган-ауган камышлар да, эз дә күренми. Барысы да садә, адәм аягы басканга охшамаган. “Ә-һә-һәй!” дип сөрән салып, бик озак эзләде ул егетләрне. Инде караңгы төште, ай калыкты. Ай яктысы күл уртасында чайкалган көймәгә сузылып, гүя үзенә чакырып тора. Үзе түзеп булмастай матур күренеш, үзе кот очарлык шомлы, акрын искән җилдә камышлар шыбырдашканы гына ишетелеп, ул шомны тагын да арттыра.

Хәләф көймәсе уртасына баскан көйгә чарасызлыктан гасабиланып, тирә-ягына каранды. Моңа кадәр курку белмәгән карт балыкчыны әллә нинди тәкъдири бер курку алды. Ул үзен тозакка эләккән җанвар кебегрәк хис итә иде. Ни дисәң дә, хәзер ул зур балык биләмәсендә, аның стихиясендә. Менә хәзер зур балык белән бергә-бер чыгып көрәшәсе булса? Хәләф бу мизгелдә әнә шул көрәшне котылгысыз итеп сизде, каушады, дулкынланды. Көймәсен кабызып, ярга кайтасы урынга ул нәрсәдер көткәндәй, колакларын шомрайтып басып торуын дәвам итте. Моңа кадәр күзләре күргән нәрсәгә генә ышанып яшәгән авыл агасы зур балыкка да ышанмас иде, әгәр җәй башында аны үзе күрмәгән булса. Йә акылдан шашам мин, йә зур балык чыннан да бар монда, дип уйлады ул һәм көймә читенә үк килеп кулындагы фонаре белән суга яктыртып карый башлады. Күл төбенә үк ятадыр инде ул. Каһәр! Тоттырмас инде. Хәләфнең күңелендә комарлык дәрте уянды. Менә хәзер анда Мостафа кызының кодрәте булып, зур балыкны эләктерә алса иде ул!

Эләктермәде аны Хәләф. Киресенчә, ул шулай фонарь яктыртып торганда, зур балык көймәнең икенче ягыннан калыкты да бу якка сикерде.  Көймә чайпалып китеп, Хәләф суга килеп төште. Балык авызына кергәндерме-юктырмы ул, су төбенә төшеп җиткәнче аның йөрәге ярылып үлгән иде инде.

Бу хәлдән соң, Каракүлне аркылыга-буйга йөзеп, батып үлүчеләрне бер атна эзләделәр. Тапмадылар. Тугызынчы көнне теге ике яшь егетнең гәүдәләре өскә калыкты. Хәләфнеке күренмәде. Халык янә үзара пышылдашып алды: аны су иясе үзенә алган, шулай буласы билгеле иде бит инде... Малайлары гына әтиләре Каракүлдә батып үлмәгәндер дигән фикергә килеп, аны шул тирәдәге сазлыклардан эзли башлады. Тапмадылар. Бигрәк тә Хәләфнең төпчек улы бик бетеренде. Тәслимә уллары өчен кайгырып, әтиләрен эзләүне тыйса да, ул туктамады. Вакыты бармы-юкмы, өйдән чыгып китә дә көннәр буе Каракүл сазлыгын урый. Һәм көннәрнең берендә ул көзге салкыннар төшәр алдыннан соңгы тапкыр дип балыкка китте. Аңа Зиннур да иярде. “Хәләф абзыйга киңәш бирүче мин булдым, аның улына ярдәмем тисен хет”, - диде ул. Ятьмәгә балык күп керде ул көнне. Сөенә-сөенә ятьмәне җыя башладылар. Шуннан Зиннур тәҗрибәсезлеге аркасында ятьмәгә уралды, аны коткарам дип кергән Әхсән дә тозакка эләккәндәй буталып, чыга алмады. Алар икесе дә вафат булды. Каракүл халкы аһ итте. Әтисе үлү кайгысыннан олы уллары эчүгә салышкан иде.  Эшләре тукталды. Кызлары тагын шәһәргә чыгып китте. Тәслимә исә үз хәле белән килешергә теләмичә алай бәргәләнде, болай бәргәләнде. Ул язмышына үпкәләде, Хәләфенә артык кырыс булуы өчен үкенде: ни дисәң дә, яраткан бит аны ире. Яратмаса,  Тәслимә әйтте дип, зур балык артыннан чабар идеме? Бертуктаусыз карганды ул, аның гаеплене табасы, аны җәзага тартасы килә иде.

Һәм ул тапты. Улын җирләп, атна-ун көн тирәсе нәләт орып, өендә бикләнеп ятты да көннәрдән бер көнне кичкырын җил-җил атлап, Энҗебикә өенә юл тотты. Капкасы ябылып беткәнче ишеге ачылды ялгыз хатынның: бусагада күзе акайган, чәче-башы тузган Тәслимәне күрүгә аның йөрәге жу итеп китте. Чын күңеленнән кызгана иде ул ахирәтен, баеп киткәч, аның белән исәнләшмәсә дә, кибет халкы аша төрле сүзләр ишеттереп каһәрләсә дә, бүген менә Тәслимәгә карата эчендә бер генә кинәсе дә, үпкәсе дә калмаган иде. Эчен бушатасы киләдер инде бахырның дип, Тәслимәгә таба атлавы булды, тегесе җиң эченнән зур булмаган шешә чыгарды да: “Сихерче! Синең генә эшең!” дип битенә әллә нинди сыеклык бөркеде. Һәм тагын бик күп кирәкмәгән әшәке сүзләр әйтте бугай. Бөтен йөзе әчетүгә түзә алмыйча, Энҗебикә битен каплап сыгылып төште. Ул арада Тәслимә чыгып та йөгерде. Беркемгә бернәрсә әйтмәде, өенә кайтты да тагын бикләнеп ятты. Энҗебикә исә бөтен йөзе-бите янган-пешкән хәлдә ярдәм сорап урамга чыгып җиткәнче шактый вакыт узды, ярдәм күрсәткәнче соңга да кала язганнар булып чыкты. Камил ничек кенә тырышмасын, нинди генә табибларга күрсәтеп карамасын, Энҗебикәнең йөзе куркыныч шадра, ә күзләре күрмәс булып калды. Улы аны үзе янына яшәргә чакырды, ләкин хатын Каракүлемнән башка миңа яшәү юк, дип кырт кисте. Камил нишләргә белмичә ике ут арасында калды. Ул әнисен шушы хәлгә калдырган Тәслимәне күралмый, ә аңа кадәр сихерче кушаматы таккан Каракүлгә ачулы иде. Нахакка рәнҗетелгән әнисенең китәргә теләмичә шушында калырга теләвенә ярсыды.

- Әни, алар сине тереләй кабергә тыгачаклар! – дип, йодрыгын төйнәде ул. – Ә син алардан башка яши алмыйм, дисең. Мин моны берничек тә аңлый алмаячакмын. Мин монда еллар узгач булса да, әйләнеп кайтачакмын һәм үч алачакмын! – дип ант итте.

 Әнисе ярсыган улын ничек кенә тынычландырып карамады:

- Улым, мин монда тудым, монда үләм. Әгәр шушылай үләргә язган икән, димәк, бу – язмыш эше. Гомер иткән җиремне ташлап, чит-ят җирләргә киттең дә кагылып-сугылып яшәдең ни дә, туган туфрагыңда кагылып-сугылып яшәдең ни? Мине бу көемә кайда да кабул итмәячәкләр, ә монда ичмасам мин һәр карышны беләм...

Камил әнисен тыңлап тормады, яшь Бохарны ияртеп, Тәслимәләргә китте. Ишекне бөтен көченә тартып кына ачып җибәрде. Бусагада кинәт пәйда булган Камилне күргәч, Тәслимә каушагандай итте. Әмма аның йөзендә курку билгесе дә, кылган гамәле өчен үкенү тойгысы да сизелми, киресенчә, мәгънәсез бер тантана бар иде. Бохарны күргәч, мыскыллы елмайган булды хәтта.

- Килерсең дигән идем... Икегез дә килгәнсез икән.

Камил каршы бер сүз дә дәшмәде. Ул туп-туры хатынның күзләренә карап тора башлады. Энҗебикә малаена әйтәсе сүзләрен кат-кат уйлап куйган, әмма аның гипнотизер икәнен оныткан иде Тәслимә. Буыннары йомшарып, артына утырганда гына исенә төште. Ләкин соң иде инде. Ул күзләрен йомды...

Камил аннан зур балык турында сөйләтте. Хәләф аны күргән иде һәм шул балыкны тоту турында хыялланып үлде дә инде, диде. Хәләфнең аны ничек яратуы турында әйтеп маташты. Камил Тәслимәнең гипноз астында да килделе-киттеле сүз сөйләп утыруына беркадәр аптырап калды. Шул гынамы? Шундый мәгънәсез үлем һәм шул мәгънәсез үлем аркасында бер юаныч та китерми торган гөнаһлы гамәл һәм җинаять, дип уйлады ул әнисен күздә тотып. Болар ирле-хатынлы тилемсә булганнар икән, чиләгенә күрә капкачы, дигән нәтиҗә ясап кайтып китте. Киткәндә, Тәслимәне юри Бохар белән куркытты:

- Менә бу песи төн саен синең яныңа килеп йөриячәк, - диде. Шул җитә калды болай да акылы авыша башлаган хатынга. Ул чыннан да песи күрсә, куркып чәрелдәр, төнлә урамга чыгып йөрмәс, шылт иткән тавышка да сискәнеп, катып кала торганга әйләнде. Тәслимәнең  акылдан язуы тиз генә булмады. Башта йокыдан калды ул, аннары ашаудан. Ямьсезләнде, бетеренде. Саташа, алмашына башлады. Аннан соң кибет төбенә килеп, очраган бер кешегә: “Хәләф зур балык тотарга китте”, - дип сөйләнеп тора торганга әйләнде. Кызганды аны авыл халкы, ничә кабатласа да, беренче ишеткәндәй итеп кыланып тыңлыйлар да җитәкләп, өенә кайтарып куялар.

Энҗебикәне дә кызгандылар. Улы укуын тәмамларга киткәч, аны ярдәмнәреннән ташламадылар. Бигрәк тә Мостафа белән Фатыйма иртә җитсә дә, кичкә керсәләр дә, сукыр хатынның хәлен белеп, кирәк-ярагын алып килеп, йомышларын йомышлап йөрер булдылар. Шул рәвешле авыл беркадәр тынычлангандай итте,  Каракүл тәлинкәсе үз күчәренә төшеп әйләнә башлады дип, җиңел сулап куйдылар. Башы-ахыры шул булсын дип, амин тоттылар.

Әмма бу Фатыймага кагылмады. Каракүлнең кыш кояшы ап-ак киңлек артына тәгәрәп кереп, дөньядан җылылыкны да, яктылыкны да алып китеп, җирне ятим итеп, үзеннән соң салкын караңгылык кына калдырган бер мизгелдә хатын кочагына ярган утын тутырып, өйгә алып кереп бара иде. Кинәт башы әйләнеп, хәле бетеп китте. Кочагындагы утыннары җиргә чәчелде, аяклары чалшаеп, ул һушын югалтып егылды.

Фатыймада яман шеш авыруын таптылар. Илнур аны әйбәт хастаханәләрдә дәвалап карады, ләкин файдасы тимәде. Шулай бер табибтан икенчесенә, аннан өченчесенә йөри торгач, Фатыйма дәваланудан баш тартты. Тагын бер яз, бер җәй үтте шулай. Көннән-көн ябыкты, хәлсезләнде хатын. 

Көннәрдән бер көнне яман чирнең дәвалап булмастай чиккә җитүен табиб улы Илнур билгеләде. “Күп дигәндә, өч ай калгандыр”, диде ул, диагноз кәгазьләренә күрсәтеп. Аннан соң ярты ел үтте инде. Шуңа да Нәфисә ул кәгазьләргә ышанмады. Кыш уртасында чишмәсен уятып, саф чишмә суын алып кайта. Җәйдән бик күп итеп җыеп калдырган кырык төрле үләнен шул ару суда пешереп, әнисен юындыра, кайберләреннән төнәтмә ясый.

 Нәфисәнең абыйларына ышанмаслык нигезе ул гына түгел. Бертуктаусыз тәҗрибә  җыеп, укып йөргән булалар. Имеш, Нәфисәне өйрәнәчәкләр. Ә үзләренең аны кайтып күргәннәре дә юк диярлек. Илнуры – Европада,  Камил абыйсы әле Тибетта, әле Кытайда.

Нәфисә гадәттәгечә таң белән торып, әнисенең битләрен дымлы чүпрәк белән сөртеп, чәчләрен тарап үрә. Киемнәрен, астын алыштыра. Мостафа да уянып, кызы белән хатынына комачауламас өчен кече якка чыгып, ут кабыза, мич  авызыннан коры каен утын алып, чыра телә һәм кече мичкә ягып җибәрә. Газ плитәсенә чәй кайнатырга куя. Фатыйманың авыр сулышын күмеп, чытыр-чытыр утын янган тавышка чәйнек җыры кушыла. Менә алар өчәүләп яшәү белән үлем чигендә кышны чыгып баралар. Кул сузымында гына Фатыйманың үлеме йөри, кул сузымында гына яшәү җыры әле ялкын булып, әле кайнар пар булып тавыш биреп тора.

Нәфисә әнисе янындагы мәшәкатьләрне бетереп, кече якка чыккач, өстәл әзерләп, алар әтисе белән сүзсез генә диярлек иртәнге чәйне эчәләр. Шуннан соң Мостафа мал янына чыгып китә, бераздан Нәфисә дә тананы савып керә. Олы сыерлары менә-менә бозауларга тора.

- Кызым, Иркә бүгеннән дә калмас, мөгаен, күз-колак булып торырга кирәк, былтыр да бозавы үле туды, - диде Мостафа ул көнне керә-керешкә, чәй кайнаганчы абзарны урап кереп.

- Әни дә тагын да начарайган кебек тоела, мин сыер янына чыгармын, син врач чакырт әле, әти, - диде Нәфисә аңа каршы. Төне буе тыңлап ятты - Фатыйманың сулышы санаулы гына калганын нечкә күңеле бик яхшы сиземли иде аның. Мостафа “Бүгенмени?..” дигән кебек коты алынып, кызына бакты. Карашы белән генә җавап бирде дә Нәфисә чәй дә эчеп тормыйча сыер янына чыгып китте. Мостафа калтырап, каушап төште. Тукта, кызы-бердәнбере, нечкә күңелле, нәзберек җанлы Нәфисәсе ничек алай тыныч кына әйтте соң әле моны? Врач чакыртырга кирәк, Илсурга, Ильнурга хәбәр бирергә... Йәсин чыгарга кемгә генә әйтергә соң? Дога белгән кешесе дә калмады бит аның! Ахырзаман җиткәндә, дога укыр кеше калмас, дия иде элгәреләр. Хак микәнни?

Мостафа каударлана-каударлана телефон янына килде, ашыга-ашыга хастаханә номерын җыйды, врач Гүзәлияне чакыртты. “Тагын, тагын, хәзер, хәзер...” дия-дия улларының телефон номерларын эзләде. Ул арада Нәфисә кереп, әнисенең кулларын тотып, сулышын тыңлап, маңгаеннан үбеп чыгып китте. “Әти, анда Иркә бозаулый, бик авыр аңа, ветврач та чакыртмассыңмы?” – дип дәште ишек катыннан гына. Ашыга-ашыга каталарын кигәндә әйтте ул моны. Мостафа: “Нинди сыер кайгысы синдә? Әниеңә ярдәм кирәк, яныннан китмә, ичмасам, Йәсин укыр идең!” – дип кычкырып калды. Моңа кадәр каушауның ни икәнен белмәгән тотнаклы Мостафа җебеп төште. Каушавы шулкадәр көчле иде ки, телефоннан шалтыратам, дисә, номерларын таба алмады - күз алдында саннар сикереште, Фатыймасы янына барып бәхилләшим, дисә - сүзләр таба алмады. Лапаска чыгып киткән кызын җилтерәтеп алып керим дип, ишеккә омтылса, әҗәл белән якалашып яткан хатынын үзен генә калдыра алмады. Аптырагач, караваты янына тезләнеп,  Фатыймасының хәлсез кулын битенә терәп, үксеп еларга тотынды. Бу Мостафаның үзе хәтерләгәндә беренче елавы иде. Бераздан тагын Нәфисә керде. “Әти, Иркә үлә анда, бозавы арты белән килгән, булыш, зинһар!” – дип кычкырды ул өйалдыннан ук. Әтисенең бөтен тәне белән калтырап елап утыруын күргәч, имәнеп китте.

- Әниең! – диде Мостафа аңа каршы. -  ...Китә бит!

Нәфисә очып диярлек алар янына килде. Бер мизгелдә ул капыл урталай ярылган фани дөньяны күңеленнән генә бизмәнгә салып өлгерде: Фатыйма күкрәге белән сулап ята, тагын берничә сулыштан соң тамагына гына калачак ул тын. Әнисенең үлеме – котылгысыз! Ә менә Иркәне алып калырга була әле, була!

Нәфисә мәче җитезлеге белән шүрлектәге Коръән китабын алып, Йәсин сүрәсен язылган битне ачты да Мостафаның кулына тоттырды.

- Укы, – диде ул тыныч кына. Тегесе тыела алмыйча үксүен дәвам итә иде, Нәфисә каты итеп: - Укы! - дип җикерде. – Туктама, укы, бәлки, өлгерермен әле, - диде. Аннан соң әнисенә иелде һәм җаныннан: “Бәхил бул, әни!” дигән сүзләрне сыгып чыгарды.

Кыз җылы лапаска килеп кергәндә, олы сыерлары башын кырын салган да авыр итеп сулап ята иде инде. Нәфисә “хәзер, хәзер”, дип аның артына чыкты. “Иркә, түз, яме!” дип, җиңнәрен сызганды да эчтән генә бисмилласын укып, кулын сыерның аналыгына ук тыкты. Сыер ыңгырашып куйды, Нәфисә бозауның аякларын эзләп тапты һәм бер мәл сыерның йөрәк тибешен тыңлап торганнан соң, җан көче белән бозауны тышка тартты. “Үлмисең! – дип күкрәк ярып кычкырды ул сыерга. – Үлеп кенә кара!” – Кыз әнисе катына килгән Әҗәл белән үзенчә әнә шулай итеп якалаша иде.

(Дәвамы бар)