Умарта (дәвамы (3))
...Ул җәйдә безнең авыл олыгаеп китте. Моңа Ләйлинур әбинең үлеме сәбәп булгандырмы, әллә җәйнең бөтен ямен алган корылык сагышландырган идеме, әмма авыл өстенә күзгә күренмәс, әмма күңелгә сизелерлек бер төрле сарылык ягылып калган кебек булган иде. Ул елны Илсур абыем хәрби хезмәтен тагын да Ерак Көнчыгышта дәвам иттерәчәге турында хат язып, әти белән әнине хафага салды. “Бер дә кайтып китәргә җыенмый бу бала, ике ел бит инде күзгә күренгәне юк”, - дип өзелеп елады әни сагынуына түзә алмыйча. Әти гадәттәгечә дәшмәде. Илнур абыем мәктәпне тәмамлап, сап-сары алтыннан койган медален кесәсенә салгач, башкала тарафларына карап юл тотты. “Табиб булам”, - дип китте. Киткәндә, миңа тырышып укырга кушты. “Укый тор, мин барыбер синең арттан кайтачакмын”, - диде. Әни аның беләгенә асылынып: “Җибәрмим, китәрсең дә кайтмассың кебек”, - дип еласа да, абыйның китми кала алмасын да яхшы аңлый, әмма үз-үзен белештерми бәргәләнә иде. Әти моңа озак түзеп тора алмады: “Үләргә җынмыйсыңдыр бит, тукта хәзер үк, күз яшьләре белән озата торган җиргә китми ул”, - дип каты гына әйткәч, әни дә үз-үзен кулга алып, тавышсыз гына үксергә кереште. Әллә әнине кызганудан, әллә абый белән аерылышу сагышыннан мин дә еладым. Әти абыйны район үзәгенә кадәр автобуска илтергә дип “Жигули”ен кабызып, әни алар артыннан озатырга чыгып китүгә, мин арт капкадан чишмәгә йөгердем.
Абый белән Камил абый да китте. Алар икесе бергәләп, имештер, медицина институтында укып, зур гыйлемнәргә ия булачаклар да Каракүл авылындагы бер кызга ярдәмгә кайтачаклар иде... – Чишмәгә түкми-чәчми шушыларны сөйләп бирдем. Ә аның үз хәле хәл: тавышсыз гына агуында. Элекке кебек йөгерек челтерәве булса, бәлки, мине тыңлагандыр, ишеткәндер, дияр идем. Ә болай ул миңа битараф кебек тоелды. Нишләтим соң мин сине, чишмә? Син дә мине ташларсыңмыйни?
Әни мине әллә ничек... дорфа каршы алды.
- Кайда йөрисең син, кызый? – диде ул миңа карамый гына. – Кырык эш кырык җирдә таралып ята, булышыйм, дияр идең бераз... – Әни ишегалды тулып йөргән каз-үрдәк чебешләренә җим сала. Хәрәкәтләре элекке кебек сыгылмалы түгел, гүя терсәк очлары белән һавада сынык-сынык эзләр калдыра. Әнинең миңа болай кырыс итеп дәшкәнен моңа кадәр бер дә ишеткәнем юк иде. Куркып түгел, аптырап калдым. Ялгыш әйтә, дип уйладым.
- Чишмәгә төшкән идем, - дидем.
- Нәрсә калган анда? Су алып кайтыр идең, ичмасам, төшкән уңайга. Йөрисең, юкны бушка аударып.
- ...Әни, булышыйммы?
- Юк! Бар, өйгә кер, өстәлне җый! Табак-савыт юарга да ярамыйсың.
Бу безнең әни түгел иде. Әмма бусы минем генә әни иде. Абыйлар белмәгән, алар танымаган.
Өйгә кереп, Илнур абыйны озатыр алдыннан әзерләгән табынны җыярга керештем. Тырышып, һәр тәлинкәне, һәр йомрыны, һәр кашыкны чиста булсын дип юдым, чиста су алып чайкадым, йомшак тастымал белән сөртеп, урыннарына тезеп куйдым. Менә әни керер дә күрер, “Нәфисә кызым зур үскән, кул арасына керә башлаган”, дип гадәттәгечә алдына алып яратыр дип тырыштым. Мин инде эшләрне бетереп, диванга утырдым да карашымны ишеккә төбәп, күз дә йоммый әнине көтәм. Ә ул юк та юк. Бер-бер хәл булдымы икән әллә, дип тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп карап чыктым – күренми. Чыгар идем, анда ул һаман терсәкләре белән һаваны ярып-ярып, каты-каты басып, кош-кортка җим салып йөридер кебек тоелды.
Мин һаман диванда утырам. Мине янә теге ак таплы ялгызлык били башлый. Мин янә тапка әйләнәм кебек: тезләремне кочаклап утырам, аннары шулай ук итеп кырын ятам. Күзләремне йомам. Дөнья каядыр билгесезлеккә таба чигенә башлый. “Әни, син кайда?” дигән сорау гына кала...
Әтинең машина тавышына уянып китәм. Бераздан алар әни белән сөйләшә-сөйләшә өйгә килеп керәләр. Мин сикереп торып, аларга таба йөгерәм. Әни ашыгып кына янымнан узып китә, аның каравы мин шул мизгелдә әти кочагында калам.
- Нәфисәбез үзебезгә генә хәзер! – ди әти колак артыма борынын терәп тирән итеп чәчләремне исни. Әтинең сүзләре минем көндезге куркуларымны сөртеп алгандай итә, ялт кына борылып әнигә карыйм. Тик ул әтине ишетмәгән бугай, җавапсыз кала. Минем өстәл җыештырып куюыма да игътибар итмәде бугай. Суыткычтан ашны алып, газ плитәсенә җылытырга куеп маташа.
Әтинең кочагыннан ычкынгач, әни янына йөгереп барам:
- Әни, чиста булганмы?
Ул дәшми генә миңа тәрәзә төбендә юылмый калган салат савытын күрсәтә. Күзләренә карыйм: салкын.
- Икенче юлы юармын.
- Ярар, үзем юам. Аша да ятарсың. Иртәгә Кадер кичәсе түгел, - ди ул. Юк, бу чыннан да минем әни түгел. Юк, минем ашыйсы да килми, йоклыйсы да килми, миңа әнинең элеккечә җылы карашы гына кирәк. Бәлки, бүген абый киткәнгә борчылып, үз-үзен җиңә алмыйдыр, иртәгә барысы да элеккечә булыр, дип йокым килмәсә дә, урынга менеп ятам. Аңа кадәр әнине ачуландырмас өчен ул салганны сүзсез генә ашап куям.
Әни бераз йомшарса да, элеккечә үк мин дип өзелеп тормаска әйләнде. Абыйны илтә киткән җиреннән, әти яңа эш табып кайткан, ул балта-чүкечләрен җыйнаштырып, иртәгесен үк юлга кузгалды. “Атна-ун көнсез кайтып булмас”, - диде киткәндә. Үзе көзләр җиткәндә генә уч тутырып акча эшләп кайтты: берәүдә балта эше бетүгә икенчеләре көтеп кенә торган икән.
Без әни белән икәү генә калдык. Мин хәзер кул арасына керә торган зур кыз, әнинең терәге булып киттем. Ә ул кышка малларга азмы-күпме ризык булыр, дип иртәдән кичкә кадәр болында печән чаба. Киткәндә, әти печән эшләп торма быел, сатып кына алырбыз, дисә дә, әни үзенең җәйләрен печән эшләми генә үткәрүне күз алдына да китерә алмый иде бугай. Беркөнне дә капка аш агына Кәримәттәйгә: “И-и, ничек печән эшлзми каласың, ди инде, аннан башка җәй буламыни?” – дип әйтеп тора иде. Мин исә җәйнең озын көне буена чишмә тирәсеннән кычыткан алып кайтып төям, кош-кортларга җим бутап бирәм, көндезләрен бакчада чүп утыйм, кичен түтәлләргә су сибәм. Ишегалды чүбен себереп түгәм, җиләс һава эзләп, эссе кояштан качып әрле-бирле сугылып йөргән тавыклар көн саен баскыч төбенә килеп тиякли – алар артыннан юып алырга кирәк. Әти белән абыйлар өйдә булмагач, әни бәлеш тә, пәрәмәч тә пешерми. Икебез генә ашаганнан калган савыт-саба күп түгел: аларны җәһәт кенә юып куярга күнектем. Һәр көн шундый мәшәкатьләр белән үтә.
Кайбер көнне чишмә янына төшкәч, аның белән сөйләшергә, умарталарымны әйләнергә дә вакытым кала. Миңа инде чишмә белән сөйләшүләр, өянке куышында утырулар гына җитми башлады. Мин хәзер чыннан да зур үстем, дип, чишмә аша сикерәм дә басу яклап урманга таба йөгерәм. Битне җилгә куеп, яңаклар яна башлаганчы йөгерәм андый вакытта. Аяклар мамык кебек йомшарганчы. Ул якта кешеләр сирәк йөри, гадәттә.
Шулай берсендә иртәнге эшләр тәмамлануга урманыма барып кайтырга дип чыктым. Еракта ук атлар утлап йөри. Бер аягына аксабрак булса да, тиз-тиз атлап, Миңнегали бабай китеп бара. Аны еш кына шулай ерактан күрәм. Ул көн саен авылны берничә тапкыр урап чыга. Кайчак ул да мине күрә, күргәндә, ерактан ук кул болгый. Бу юлы күрмәде. Мин аны туктап, озак итеп күзәтеп торам. Башкалар кебек булсам, гел аңа ияреп йөрер, куса да, китмәс идем, дип кызыгам. Әнә, бер түгел, алар икәү бара имеш: Миңнегали карт белән Нәфисә бала. Икәүне күзәтүчегә дә күңеллерәк булыр иде. Миңнегали бабайга да, миңа да. Туктаусыз сөйләшер идек, ул сугышта күргәннәрен сөйләр иде.
Тукта, ни булды: Миңнегали бабай бераз барды да кинәт чайпалып китте. Алпан-тилпән бер-ике адым атларга маташты һәм тотынырга нидер эзләгәндәй кулларын бутап алды да җиргә ауды. Үлән арасыннан күренерлек тә түгел, офыкта тере затлардан атлар гына калды. Үлде микәнни? Бу турыда тиз генә кайтып әнигә җиткерергә кирәк иде: ул авылдан ярдәм җыйнап алып килер иде. Ә бәлки үлмәгәндер дә әле? Шушы уй аякларымны җилдәй җитез итеп Миңнегали бабай янына алып китә. Ни булса, шул!
Килеп җиткәндә, бабайның куллары суынган иде инде, суламый да бугай. Аның каравы минем йөрәк чыгардай булып тибә. Чит кешене болай якыннан беренче күрүем. Миңнегали бабайның сынын гына танып беләм. Тоташ җыерчыклардан торган кара тут йөзле икән ул. Калын куе кашлы, зур борынлы булган. Сакал урынында сирәк кенә ак төкләр.
Минем йөрәк дөп-дөп күкрәк читлегендә тибә, Миңнегали бабайныкы да шул тирәдәдер, дип кулымны күкрәгенә куеп тыңлап карыйм – сизелми. Колагымны куям – ишетелми. Шулчак баш очында ак канатлы кош пәйда була. Бер-ике әйләнеш ясап очкач, якын ук килеп куна да чем кара күзләре белән миңа карап тора башлый. Таныш кошны күрүемә сөенеп куям. Килдеңме?
Кош миңа тоттырмый, бабай яныннан да китми. Минем аяклар янә таш белән бастырып куйган кебек бер адым да атламас була. Миңнегали бабай, зинһар, алай итмә, дип эчтән генә ялварам. Күзләргә яшь тула. Нинди кеше соң мин? Кем мин? Бөтен дөньяга ачуым чыга, җанымны рәнҗеш-нәфрәт баса. Бөтен көчем белән Миңнегали бабайның күкрәгенә басам, аның күкрәген ачып, йөрәген аласым килә. Алышыр идем йөрәгемне аныкы белән: нигә кирәк миңа бу йөрәк? Илнур абый, йөрәк туктаса, кеше үлә, дигән иде. Менә Миңнегали бабайның да йөрәге туктаган – җансыз ул. Бир, бир миңа җансыз йөрәгеңне, дип елый-елый мәрхүмнең күкрәген төям икән мин. Ә Миңнегали бабай күзләрен ачкан да миңа карап тора. Дәшми, дәшә алмый, билгеле. Кинәт кулларымны артыма яшерәм, шым булам, еларга да куркам. Үлмәгән бит, үлмәгән икән ул! Шулай дия-дия өйгә йөгерәм. Әмма кайтып җитәрәк тынычланам. Әнигә сөйләргә өлгерми калам – ни гаҗәп, өйдә юк ул. Кая барып, кемгә әйтим, дип аптырап калам – янә Миңнегали бабай янына чыгып йөгерәм. Ни булса, шул!
Чишмәне узып, авылдан чыгып җитүгә, Миңнегали бабайның атына атланып, берни булмагандай кайтып килүен күрәм. Яңа гына минем белән булган хәлләр, әйтерсең лә, төштә генә узган. Тукта, чынлап та төш күрмәдемме соң мин?
Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. “Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, - диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә.- Соңгы сүзе “Нәфисә” булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?” Шунда аңа төшемнеме, әллә өнемнеме сөйләп бирергә дип ачкан авызымны ябарга туры килә. Үлгән иде, суламый иде, суынган иде, теге ак төстәге кош килгән иде, мин аны төя-төя еладым да ул терелде, дисәм, ышанмаса? Ачуланса? Әмма тагын кем белән бүлешә алам мин күргәннәремне?
- Әни, мин күрдем аны. Яланда... ул үлгән иде...
Әнинең күз каралары зураеп китте. Баярак кына Миңнегали бабай белән булган хәлне әнигә бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Шуннан соң әни мине каршына бастырды да күземә туп-туры карап болай диде:
- Бу турыда берәүгә дә сөйлисе булма. Хәтта әтиеңә дә. Абыйларыңа да. Ишеттеңме? Һәм моннан соң еракка китеп, чыгып йөрисе булма.
Әнинең бу сүзләреннән соң минем бер куркуны икенчесе алыштырды. Мин бит Миңнегали бабайга яманлык кылмадым, киресенчә, аңа ярдәм итәргә теләгән идем!
- Әни нигә? Нигә берәүгә дә сөйләргә ярамый?
- Кызым, Нәфисә, син гаепле түгел, ләкин кешеләр төрлечә уйларга мөмкин. Алар синнән курка, кызым...
Ул көнне әнигә тагын бер сорау бирдем:
- Әни, мин кем?
Әни җавап бирмәде. Шул көннән соң ул янә “безнең әни”гә әйләнде.
3 бүлек.
Миңнегали картның үлеме Каракүлне бер шаккаттырса, аның “Нәфисә” дип сүз әйтә башлап, әйтеп бетерә алмыйча китеп баруы авыл халкының кызга кагылышлы хәтер сандыгына кирәк чакта алып әйләндереп карар өчен бер ядкарь булып кереп калды. Сугыш ветераны булгангамы, башкасымы, Миңнегали картның үлемен үз үлеме түгелдер, дип санап, мәетен районга алып китеп, ярып карадылар. Йөрәге ташка әйләнгән, дип кайтардылар.
Мәрхүмне җирләп, урнаштырганнан соң, Габит мулла янә гармунын тартып, урамга чыкты. Гадәттәгечә, “Кыммарикааааа”, дип сузмады, гармунының бакасын гына акыртып торды да “ыхым-ыхым” дип тамак кыргалап торгач, үзенең урынсызга чыгуын аңлап, кереп китте. Миңнегали җыясын җыеп, сулыйсын сулап, яшисен яшәп китсә дә, аның үлемен мулла итеп сайлап куйганнан алып, Шәригатьне өйрәнергә тырышып та, укыган саен зиһене дин фәлсәфәсенә таба каерган Габит мулла гына түгел, бөтен Каракүл ниндидер бер хәвеф белән кабул итте. Хәвеф чыганагының каян икәнен уйлап-төшенеп тә, сизеп-тоемлап та бетерә алмагач, ул көнне кич җиткәнен дә абайламый калдылар – кояш баеп, эшләр бетергәч, урам башына җыелып, дөнья хәлләрен сөйләшергә гадәтләнгән ирләрнең берсе дә күренмәде.
Бу хәлләрдән соң, Фатыйма янә вакытын күбрәк кызы янында уздыра башлады. Сабые, нарасые Нәфисәсенең ялгызлыгын уртаклашмый чарасы юк икәненә ул Миңнегали картның үлеменнән соң янә бер кат инанды. Алла сакласын, Нәфисәгә кырын карап, күңелләрендә ачу саклаулары да бар. Ярый ла теге вакытта Мостафаның төпчегенә кагылышлы хәлләр җәягә куелган кереш кебек киеренкеләнә башлап, авылны капыл урталай аерып куйганда, Миңнегали бабай үзе хәлиткеч сүзен әйтеп, аларны яклап алып калган иде. Бу юлы исә үлем түшәгендә нидер әйтергә талпынып, әйтә алмыйча үтүе күпмедер хәвефләнергә дә урын калдыра шул. Әллә гаепләве, әллә әманәте итеп әйткән ул соңгы сүзен – кем белә? Шөкер, балага якын килә алганнары юк, аның үз-үзен саклый торган үзенчәлекле бер сәләте бар. Ичмасам, Илсур да кайтып китми – хәрби киемнән урамнарны бер әйләнсә генә дә, артык сүз әйткәнче, кат-кат уйларлар иде. Юк, авылдашларына һич кенә дә кинә саклап фикер йөртүе түгел Фатыйманың, тьфү-тьфү, моңа кадәр тел-теш тидермәделәр, үзләренеке итеп хөрмәтләп яшәделәр. Заманалар кешеләре белән бергә үзгәрә икән бит аның. Әнә, бер көнне телевизордан П.Чайковскийның “Аккош күле” балетын күрсәткәннең иртәгесендә исәр Зиннур дипломатын тотып, шәһәргә чыгып киткән, диделәр. Көпә-көндез “Аккош күле”н берәү дә карап утырмый, билгеле, авылда. Зиннур үзе күргән. Киткәндә, “эшләр харап”, дигән.
Балет белән Зиннурның фараз-гоманнары вә дә кыланмышлары арасындагы бәйләнешне аңларга Фатыйманың гына башы җитәрлек түгел иде. Ул ана күңеле белән генә балаларын, ирен бер нигезгә җыярга кирәклеген тоемлый, ләкин ничек? Янәшәсендә Нәфисәсеннән кала берсе дә юк. Кайту турында уйламыйлар да бит әнә газизләре. Тыныч тормыш шуның белән бетте микәнни? Ирләр өйдән чыгып китә, дөньяны алып бару хатын-кыз җилкәсенә кала башлагач, Фатыйманың әллә кайсы тамырларыннан аккан кан хәтере хәвеф тойгыларын уятып җибәрде. Ул хәзер түземсезлек белән Мостафасын көтә, телевизордан яңалыклар карый, ул-бу хәл килеп чыга калса дип, бакчада үскән бер генә яшелчә, җиләк-җимешне әрәм-шәрәм итмичә, тозлап, киптереп бара башлады. Кичләрен әллә кайчанннан бирле түрдә генә торган Китапны алып, шуны укый, белер-белмәс көенә догалар кабатлаган була.
Ә дөньялар, чыннан да, үзгәрде. Үзгәрде генәме соң? Асты өскә килде. Каракүл халкы моңа ышанмас та, игътибар да итмәс иде, бәлкем, әлегә кадәр дөньялар ничек кенә әйләнеп тулганганда да, алар үз көйләренчә күмәкләшеп яши бирделәр. Хәзер исә әнә һәркем үзенчә, үзе өчен генә яши башлады. Телевизор сөйләгәнгә, кайткан-киткәннәрнең имеш-мимешләренә ияреп, кемдер болай яшәүне “азатлык”, кемдер “мөстәкыйльлек”, кайсы берсе “демократия”, хәтта “либерализм” дип тә атадылар.
Соңгы атаманы, билгеле инде, Зиннур алып кайтты. Киткәннән соң, шактый озак вакытлар йөреп, арып-таушалып кайтып егылды ул Каракүленә. Бер атна өеннән чыкмады, бары тик иртәләрен Зарифә апасының кәҗә сөтен эчеп, кичкә аның җәй буе кычыткан турап, сөттә ипи җебетеп ясаган тугым белән иркәләп кенә үстергән бройлер чебешләреннән шулпа пешереп ашап, бераз хәл җыйганнан соң гына капканың бу ягында күренә башлады. “Ышанмагыз сез телевизор сөйләгәнгә!” – диде ул, гадәттәгечә, кызык эзләп аның тирәсенә җыелган агай-энегә акыл сатып. – Демократияләренең ахыры ни белән тәмамланасын белгән кеше юк, сез менә либерализм дигәненә ышаныгыз. Анысы сезне кеше итәр ичмасам!” Бу юлы Зиннурга бөтенләй ышанмадылар, аны тәмам акылдан язып кайткан дип, кул гына селтәделәр.
Иллә мәгәр колхоз дигәннәре таралып, фермаларда маллар калмагач, Зарифәнең каравыл торуының кирәге дә юк иде. Шуны гына белгәндәй, аның карт алаша алмачуар аты да аякларына баса алмас булып чирләп ятты да бер атнадан аякларын сузды. Зарифәттәй үзе дә әллә картайды, әллә үзенең хатын-кыз икәнен исенә төшерде, көннәрдән бер көнне сандык төбеннән кияүгә чыкканда ук алып килгән күлмәклеген алып, күлмәк тектереп алды да шуны киде, башына чөеп яулык бәйләп куйды. Ире яшьләй янып үлгәч үк кигән һәм шуннан бирле салмаган сырмалы ыштанының ат өстендә йөри-йөри каешланып беткәнен әле генә күргәндәй әйләндереп карады-карады да бөгәрләп, мунча миченә илтеп якты. Икенче көнне иртән үк кибеткә китте. Дөрес, гомер буе ат өстендә йөреп кәкрәйгән аякларын әвеш-тәвеш китереп, бер яктан икенче якка айкала-тулгана атлавы читенрәк иде дә, ләкин Зарифәттәйнең үзгәрергә дигән иманы нык иде. Авыл кибетенең товар сату урыны гына түгел, бер очтан информ-бюро икәнен белми түгел – юри күрсеннәр әле дигәндәй, нәкъ шул вакытны туры китереп барып керде ул анда. Патша заманыннан калган складны үзгәртеп ясалган райпо кибетенең бу дөньяда тотрыклы нәрсәләр дә бар әле, дигәнне раслап, вакыт узган саен катылана барган имән ишеген каты кулы белән киереп ачып килеп керүгә үк андагы кырмыска оясы кебек гөжләп торган халык шым булды.
- Нәрсә карап каттыгыз? Зарифәгә күлмәк кияргә ярамый дип белдегезме әллә? Менә, кидем әле, мин кемнән ким? – диде ул, кыяфәте белән алмаштырып куйгандай күренсә дә, холкының тамчы да үзгәрмәгәнен раслап.
- Ярый-ярый, бик хуш, - диде сатучы Гөлчәчәк, кибетендәге киеренкелекне тизрәк йомшартырга теләп. – Килешеп тора үзеңә, әллә кайчан шулай итәсең калган.
- Моннан соң үзем өчен яши башлыйм. Үзең өчен яшәргә кирәк, бу дөньяга бер генә киләбез! – диде ул, кистереп.
Кибеткә җыелган халык Зиннурның сүзләренең мәгънәсен шунда гына аңлады: менә нинди була икән ул либерализм! Бу хакыйкатьләренә апалы-энеле икәү аерым-аерым ирешкәнме, апасы энесенең нотыкларын күңеленә сеңдереп, үзенчә шәрехләгән идеме – кибет халкы һичшиксез боларны үзенчә аңлап, үзенчә нәтиҗә ясады: кара, бу апалы-энеле икәүнең сүзендә, валлаһи, хакыйкать орлыгы бар бит!
Әнә шулай Зарифәттәй үзе мисалында күргәзмә әсбаб булып аңлаткач, яңа тормышның да ни икәне шәйләнә башлады кебек: “Үзең өчен яшәргә кирәк!” белән “Бу дөньяга бер генә киләбез!” дигән гыйбарәләр канатлы сүзләр булып, авыл өстенә очты.
Аларны умарталар да ишетте булса кирәк. Җыйган балларын һич кенә дә үзләреннән арттырасы килмичә, елдан-ел хәлсезләнә бардылар. Каракүллеләрнең келәт түрендәге бал мичкәләре елдан-ел саекты, авылны әйләндереп алган юкәлек элегрәк җәйге челлә вакытларында бал кортларының бердәм безелдәвеннән җанлы әйбер кебек дулкынланып тора иде – хәзер анда да умарта кортлары берән-сәрән, кунакка кергәндәй генә ял иткәләп йөри. Әллә нәрсә булды, әллә нәрсә булды шунда Каракүлгә!
Көннәрдән бер көнне инде тәмам картаеп, күзләре сукырайган, йоннары теткәләнгән карт мәче Бохар урманга китеп барды да шул китүеннән кайтмады. Ярар инде, дип фикер йөртте Энҗебикә, акыллы мәче үлемен кеше кавеменә күрсәтмәс. Барысын да алдан хәзерләгән иде песи, кеше акыллары бар диярсең. Улы Камил киткәч, ялгызы өзгәләнгәнен, мәчесе дә үлсә, тагын да кыен булачагын җан иясе хуҗабикәсенең үзеннән дә яхшырак тоемлаган, күрәсең, Бохар нәкъ үз токымыннан булган мәче баласы ияртеп кайтты да танавы белән эткәләп-төрткәләп диярлек Энҗебикә алдына китереп салды. Алдында яткан шушы йомшак йомгакның бергә гомер иткән мәчесеннән соңгы әманәт икәнен чамалады акыллы хатын - кунакны шундук үз итте, кушамат та такмый торды. Бохар үзе шуннан соң бер атна узгач китеп югалды, Энҗебикә яңа өйдәшенә аның кушаматы белән дәшәр булып китте. Яшь Бохар тиз ияләште, әмма бер сәер гадәте бар: ул карт Бохар эзеннән урманга китеп, йөреп кайта торган иде. Инде бер-берсе белән аралашу, күрешеп, болай гына хәл-әхвәл белешү, бер-береңә кич утырмага керешү гадәтен сирәгәйтә башлаган Каракүл халкы Энҗебикәнең ихатасында карт мәчесенең яшь нөсхәсен күреп шикләнеп калды. Ялгыз хатынның беркая чыгып-нитеп йөргәне юк, янына килгән-киткән кеше дә күренмәде, малаеның кайтмаганына да ярты еллап узгандыр – кемдер эшли-эшли укый, дигән хәбәр тараткан иде. Камиле дә булмагач, саварга ферма сыерлары да калмагач, Энҗебикә болай да кеше арасында сирәк кенә күренештерә иде. Ә менә Бохарның яшәрүе үтә дә сәер тоелды авыл халкына. Ниндидер хикмәт бар монда, диеште алар, каян килсен аңа яшь мәче! Энҗебикә әллә сихер-михер белән шөгыльләнәме? Әлеге дә баягы Хәләф утка күмер өстәде:
- Фигавеннәр затыннан булгандыр ул мәче, фиргавеннәр шулай яңадан туа торган булганнар, - дип, учын учка ышкый-ышкый көлде.
- Кит аннан, чынмы? – диеште кыз-хатыннар. - Шуның ише юк-барга ышанырга гына торалар инде. Шуны гына көткәндәй, әй китте хатирәләрне яңартып, Энҗебикәнең сихерчелегенә дәлилләр эзләү шаукымы:
- Һы, булыр-булыр, без ун сыер сауганчы, ул унбишне сава торган иде, гомер буе алдынгы савымчы булып эшләде – җеннәре булышкан инде аңа!
- Җеннәре булышмаса, кырыгар литрлы флягаларны җилтерәтеп кенә йөртә алыр идеме?
- Без сыер савып кайтабыз да билне турайтып тормыйча да шул килеш бәрәңге бакчасына чыгып китәбез, ә ул кичтән эшен бетереп куйган була инде. Менә-менә, төннәр буе ни өчен йокламаганы аңлашыла инде хәзер!
- И, ире Хәбир мескен дә булган икән, үлеп кенә котылган....
- Соң, Камиле кемгә охшаган алайса? Гел әнкәсе инде!..
Энҗебикәгә “Сихерче” кушаматының мәңгелеккә тагылачагын менә шушы соңгы дәлил билгеләде. Дөнья арбасын ялгызы гына тартып барырга күнеккән Энҗебикәнең бу кушаматка әллә ни исе китмәде: ире үлгәннән бирле аңа нинди генә гөнаһ эләргә маташып карамадылар инде. Кеше ирләрен аздыручы себерке дә, ирле хатыннардан көнләшүче гайбәтче бичә дә булды, ләкин дөреслеккә туры килмәгәч, берсе дә йокмады, монысы да мәче койрыгына таккан консерва калае кебек шалтырап алыр да тора-бара төшеп калыр әле, дип уйлады Энҗебикә, яшәгән саен андый имеш-мимешләргә карата тиресе калыная барганлыгын тоеп. Хәләфен дә әйтер иде инде! Үзен белсен, әнә! Хәер, Энҗебикәнең сихерчелеген тәмләп чәйнәргә мөмкинлек калмады – Хәләф үзе авылның яңалыклар үзәгенә әйләнде.
Элегрәк балыкка җан рәхәте өчен генә йөрим, дип борчак сиптерә иде ул, хәзер Каракүл балыгын тозлап киптереп сатам, дип хыяллана башлаган, ди. Кармакка тоткан балык кына сатарлык җыелмый шул – кияүгә чыкмыйча калган кызына, өйләнмәгән ике улына да җитәрлек түгел. Күп уйлады бу турыда Хәләф. Малайларымны да ияртсәм, өчебез бер әртил булабыз – балыкчылар әртиле ачып җибәрәсе булыр, кызны кайткан балыкларны чистартып, эшкәртүгә куярмын – барыбер шәһәргә китеп, кеше буласы юк, кияүгә дә алмыйлар үзен, дип фикер йөртте. Алай-болай эше уң килеп, сату эшен җәелдереп җибәрә алсамы? Яшәп күрсәтәчәк әле ул каракүллеләргә! Җиң сызганып эшләргә иде Аксак Хәләфнең исәбе. Шулай итте дә. План-ниятләрен өйдәгеләре белән бүлешкәч, хатыны йоласына туры китереп, Габит мулладан хәер-фатиха алырга йөгерде, Хәләф үзе базар кануннарының яңа заман кысаларына ничегрәк сыешуы турында беләсе килеп, аксак аягын җитез-җитез генә сөйрәп, Зиннурга киңәш-табышка китте.
- Кая барасың, әйкәем, кичә генә айныган мулла-мунтагай өшкереп-төчкергәннән генә күлдә балык үрчи, димени? – дип кычкырып калды Хәләф капкадан чыгуга Габитларга таба юыртып алдырып киткән хатыны Тәслимәгә.
- Гомер буе кирегә сукалап яшәдең, туксан тугызлы Зиннур җүнле киңәш бирер, дисеңмени? – дип каршы төште Тәслимә, иренең барыбер аның сүзенә колак салмаячагын белсә дә, әйтми калмас өчен генә.
Габиттан да, Зиннурдан да “Булдырасыз!” дип, киңәш-фатиха алып кайтканда, инде өч дистә ел бергә яшәп, бакчасында үскән бәрәңгенең артып калганын – карбызга, җыелган буш шешәләрне лимонадка алыштырудан кала, бер шырпы да сатып карамаган парның тамырларында сәүдәгәрлек каны кайный иде инде. Мулла Габит дин әһеле буларак түгел, ә кайчандыр үзенең дуамаллыгы белән дан тоткан, һәртөрле маҗараларга баш-аягы белән кереп чума торган кеше буларак бирде киңәшен: “Молодец Хәләф туган, кем килен, әйт шуңа, шәп нәрсә уйлап тапкан ирең. Яшьрәк чагым булса, үзем тотыныр идем. Миннән фатиха, диярсең!” Сабантуй аты кебек тантаналы бии-бии атлап, өенә кайтып килгәндә, гөнаһ шомлыгына каршы, Тәслимә каршында әллә каян гына Энҗебикә пәйда булды. Һай, бик вакытсыз очрашты алар нәкъ менә бүген. Элек алар икесе дә алдынгы сыер савучы иде. Ярыша-ярыша эшләделәр. Әмма да ләкин Энҗебикәне уза алганы булмады Тәслимәнең. Әле генә Габит мулланың шифалы догасы белән үзен фәрештә канаты сыйпаган өр-яңа эшкуар хатыны итеп хис итә башлаган Тәслимә каршысында гомерлек көндәшен күргәч, ниһаять, кемлеген күрсәтергә форсат чыгуына куанып, күкрәген тагын да киеребрәк, җилкәләрен тагын да уйнатыбрак, авызын очлайтыбрак:
- Исәнме, Энҗебикә! – дип кычкырып исәнләште. – Уф, котны алдың бит кинәт килеп чыгып! – дип артистланып, читкә сикергәндәй итте. Соңгы араларда чыннан да сихерчегә санап, аны урабрак узарга тырышкан авыл хатыннарының кыланмышларына ияләшсә дә, Энҗебикә югалып калды. Кем-кем, Тәслимә алай кыланырга тиеш түгел иде бит инде.
- Исән генә әле, Тәслимә! – диде шулай да. Һәм тегесенең тагын нидер әйтергә теләвен күреп:
- Ни эш бетереп йөрисең? – дип сорарга булды.
- Без ни, ахшам вакытында иманыбызны ныгытып, мулла абзыйларның хәер-фатихасын алып йөрибез инде, кайберәүләр кебек кояш баегач, песигә әйләнеп, төнге ауга чыкмыйбыз, - диде Тәслимә, күрәләтә кыерсытырга теләп. “Ахмак” дип уйлады Энҗебикә, ахирәтенең чама югалтуына шаккатып. Кәефе артыгы белән яхшы моның, нидер майтарып йөрүе, ахры, кычкырып исәнләшүе дә, төрттереп сөйләшүе дә бүтән. Димәк, димәк... Энҗебикә уйларга да өлгермәде, теле белән әйтеп ташлаганны үзе дә соңыннан гына ишетте. Кыяфәтенә юри серлелек биреп, ахирәтен иңеннән кочаклап алды да тегенең колагына: “Теләсәң, эшең уң килеп чыксын өчен сихер ясап бирәм, ахирәт, синең хакка гына”, - дип пышылдады. Тәслимәнең кикриге шунда ук шиңде. Боларның ни эш белән йөргәнен каян белгән бу Энҗебикә, дип аптырады. Халык сөйли дип, ахирәтенең сихерчелегенә ышанмый иде бит әле ул! Әллә кемнәр булырга мөмкин Энҗебикә, хәтта ки абыстай булып, догалар да өйрәнерлеге бар, тик менә сихер-михергә маһирлыгы барыбер ышандырмый: артыгы белән беркатлы иде бит ул. Беләгендә ирләрнеке кебек көч булгангамы, Энҗебикә хәйлә белән яши белми иде. Тәслимәнең үзенең генә дә ничә тапкырлар тәмле теллеләнеп, кәкре каенга терәткәне булды аны. Шуңа да хатын ни дияргә белмичә, тынып калды.
- Йә, - дип ашыктырды аны отыры кыза барып Энҗебикә, кабыргасына да төртеп алды. – Иртәгә шушы вакытта миңа килерсең, әзерләп куярмын. – Шулай диде дә, ахирәтен эңгер-меңгер уртасында калдырып, кайтып китте.
Тәслимә ире башлаган эш уң килеп чыксын өчен әнә шулай берьюлы Алла белән дә, Иблис белән дә килешү төзеп кайтканда, Зиннурлар өендә хәер-фатиханың башка төрлесе – рациональ орлыклысы уңдырышлы туфракка төшеп яткан иде.
Аксак Хәләф килеп кергәндә, Зиннур Зарифә апасының түр караватында каз йоныннан күпертеп ясалган ястык өстенә кырын ятып, бер күзе белән телевизор карап, икенче күзе белән читтә йөргәндә җыйнап алып кайткан китапларының иң калынын укып ята иде. Зарифә апасы кәҗәләрен савып, кош-кортларын төнгә урнаштырып кергән, мичкә пешәргә бәрәңге тәкәләре төреп тыккан, йон эрләргә кабасын алып кына утырган гына иде. Бусагада Хәләфне күргәч, апалы-энеле туганнар аптырап калды, шулай да берсе бер кыяфәтләренә чыгармады. Хәләфнең ни йомыш белән килүен белгәч исә бөтенләй җан керде боларга. Зиннур бу киңәшмәдә үз миссиясен төгәл төшенеп, түгәрәк башы белән Каракүл тарихының яңа битен ачачак әлеге яңалыкның оеткысында эшкуарлык микъдарын исәпләгән арада Зарифә авылның үткәнендә булган кайбер вакыйгаларны искә төшереп, Хәләфнең ниятен какшамаслык итә торган сүзне әйтте:
- Хәләф, синең Сафа бабаң революциягә кадәр сәүдәгәр булган бит. Безнең бабай Габди карт та аның йомышчысы кебегрәк кушканны эшләп йөргән әле. Габди бабайның: “Сафа мировой кеше иде, берне өч, икене биш итә торган кеше иде”, - дигән сүзләре колакка кереп калган. Бәләкәй чакта белдекле кыланып, бабайлар сүзен тыңлап тормый идек шул, күбрәк сөйләтәсе калган да... Авылны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган. Мәкәрҗә ярминкәсенә кадәр йөргән кеше булган ул синең бабаң! Әнә, бүгенге ләвкә дә шуныкы бит ул.
Зарифәнең бу сүзләрен ишетүгә Хәләфнең күзләре елтырап куйды. Кинәт кенә җитдиләнеп, учы белән тезен ышкып алды. Менә бит ничек килеп чыга! Әбисе Җинан карчык аларны: “Улым, кем баласы икәнегезне кешегә әйтмәгез”, - дип үстерде. Үзе сандыгындагы укалы камзулын алып кияргә куркып, гомерен көя кисеп бетергән киез бишмәттән үткәрде. Сафа бабай турында сөйләргә бик яратмый иде. Хәләфнең, дөресен генә әйткәндә, үзенең кем баласы икәнен бик төпченеп торганы булмады, бары тик балачакта аларны ачы хәерчелектә яшәргә мәҗбүр иткән кулак бабасына хәтере калып йөргәнен генә белә. Менә хәзер бабаңның кулак икәнен искә төшереп, нәсел җебен шуннан суза башла инде! Бөтен Каракүл халкы кебек үк Хәләф тә бер хакыйкатькә инана: дөнья уң белән сулга гына аерылмый, дөнья түгәрәк ул! Һәм менә шушы түгәрәк дөнья тәлинкәсендә әйләнә торгач, Аксак Хәләфнең дә сәгате сукты.
– Болай булгач, синең каныңда ук сәүдәгәрлек бар икән бит. Сәүдәгәрлек кара халык эше түгел инде ул. Аксөякләр белән дин әһелләреннән кала өченче сословие вәкилләре алар. Менә нәрсә, Хәләф абзый! Минемчә, киләчәк аксөякләр кулында да, дин әһелләренекендә дә түгел. Ышанмый аларга халык, чөнки тегеләр булдыра алмыйлар. Нәрсәләре белән ышандырсыннар? Могҗиза күрсәтми торып, ышандырырсың бүген халыкны, бар. Ә могҗиза ул – мал! Киләчәк нәкъ менә сәүдәгәрләр кебек кыю, талантлы кешеләр кулында! Курыкмыйча тотын уйлаган эшеңә - киңәшем шул! Әх, үземнең башыма килмәде! Ярар, эшләрең уң булсын. Мине дә киңәш-табышчың итеп алырсың, кем әйтмешли, компаньон булырбыз... – диде Зиннур.