Логотип Казан Утлары
Повесть

Умарта (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Тыштан кыя кебек нык торса да, Мостафа бәләкәй кызының зур үсәчәген, аның дөньяга чыгасы, ишләре белән уйныйсы, гашыйк буласы, мәхәббәт утында янасы, кияүгә чыгасы, бәбиләр үстерәсе киләчәген яхшы аңлый иде. Бөтен кеше дә шулай яши: туа, үсә, гашыйк була, бәхетле булам дип тырыша-тырмаша, үзеннән соң эз калсын - нәсел дәвам итсен, дип, балалар үстерә, картая һәм үлә. Шул ук вакытта Нәфисәкәйне кирәгеннән артык гүзәллеге, өстәвенә кешеләрне гипнозлаган кебек телсез калдыру сәләте белән яшәргә өйрәтергә дә кирәк. Уйлана торгач, Мостафа бу вәзгыятьне үзенчә, һәрхәлдә кулыннан килгәнчә хәл итте: ул бакча артларына Нәфисәгә дип тагын бер йорт салып бирергә булды. Бөтен гомерен шуңа багышласа багышлар,  ләкин Нәфисәгә хан кызларыныкы кебек мәһабәт сарай төзер. Кем белә, тора-бара, бәлки, кызы гап-гади бер балага әйләнер, йә булмаса, галимнәр аны өйрәнеп, берәр дәвасын табарлар. Әнә бит, Энҗебикә малае ничек кызыксынып китте. Үзенең уллары Илнур белән Илсур да берсе Нәфисәне саклар өчен хәрби, икенчесе сеңлесенең үзенчәлеген ачыклар өчен галим-табиб булам, дип хыяллана. Икесе дә укуда алдырып киттеләр, гел яхшы билгеләренә генә укыйлар хәзер. Юк, ялгыз булмаячак аның кызы. Ялгыз булмаячак!.. Кем дә кем Нәфисәнең табышмагын чишсә, ул шуңа булачак.

Ә менә Камилгә чынлап торып гыйлем чире кагылды. Бер ел дигәндә, ул мәктәп китапханәсендәге китапларны укып чыкты. Икенче елны авылныкын. Ләкин  ни хикмәт: ул китапларда Камилнең сорауларына җавап бирердәй белем юк иде. Тугызда укыганда, Камил төрле университетларга язды, ләкин  алар Камилгә төрле мәсьәләләр чишеп кара, дип  әсбаблар гына җибәрделәр, теорияләр белән таныша тор, мәктәптән соң укуыңны дәвам иттерергә безгә килерсең, дигән җаваплар белән генә чикләнделәр. Шулай да Казанның медицина институтыннан бер профессор аңа гипноз серләрен өйрәнә торырга кушып хат язды. Конвертка гипноз турында берничә кулланма да салган иде.

Бу хатны алган көннән соң 14 яшьлек Камил яңа дөньяда яши башлады. Гипноз! Кулланмаларны йотып кына куйды үсмер һәм әнисе күзеннән ераккарак яшерергә булды. Мәктәпне медальгә тәмамларга торган улының, галимлекне ташлап, “шарлатаннар шөгыле”нә күчүенә мәңгегә дә разый булмаячак иде Энҗебикә. Шуңа да гипнозны тәмам үзләштергәнче, Камил әнисенә берни дә  сиздермәскә булды. Сизмәсен өчен аның күзенә мөмкин кадәр сирәгрәк чалынырга кирәк иде. Камил үзенең лабораториясе итеп бакча артындагы юкәлек уртасында үсеп утырган йөзьяшәр имәнне сайлады. Буш вакыты булдымы, Камил шунда йөгерә. Озак итеп бер ноктага карап, йә булмаса озак итеп  күзләрен йомып утыра. Гипнозларга өйрәнү өчен шулай кирәк дип уйлый. Гипноз турында булган бөтен мәгълүматны тиз арада ятлап алганнан соң, аның тизрәк практикага күчәсе килә иде. Беренче пациенты итеп ул әнисенең кадерләп кенә асраган җан иясен – йомшак йонлы, назлы, шул ук вакытта Камилгә карата кырыс холыклы Бохар мәчесен сайлады. Юкка түгел, мәче үзе еш кына теләсә кайсы бер почмактан аны гипозлагандай усал карашы белән күзәтә иде. Камил өйдә вакытта аның бу карашыннан тәмам туеп, мәчене өйдән сөреп чыгарыр дәрәҗәгә җитә, әнисе яратканга гына түзеп тора. “Әйдә, Бохар, кадерле җан, синең чират! Нәфисә хакына! Фән хакына!” диде ул, мәчене сизмәгәндә генә эләктереп алып. Әнисе кичке савымга дип, фермага киткән иде. Бохар мәчесе йонын кабартырга өлгерми дә калды, Камил аны кочагына алып, йомшак итеп сыйпый башлады. Мәче шикләнсә дә, каршы килмәде. Шуннан яшь гипнозчы хайванны аркасына салып, тәпиләрен гәүдәсенә терәде. Тегесе күзләрен йомып, мырларга кереште. Алга таба Камил аның тәпиләрен әкрен генә бөтен буена тарткалады һәм... шул мизгелдә Бохар мәчесе мәрткә киткәндәй тынып калды. Бераздан Камил аны теләсә нинди кыяфәтләргә кертеп әвәләп карады, мәче балавыз кебек иде. Үсмер шатлыгыннан нишләргә белмәде, шунысы кызганыч, бүлешер кешесе юк. Дөресрәге, бу аның сере иде. Әле Бохар кунагын уятасы да бар. Анысын нинди техника белән эшләргә икәнен белми иде әле ул.  Әнисе кайтканчы ничек тә мәчене үз хәленә кайтарырга кирәк, югыйсә, эләгәчәк! Энҗебикә – бер карашы белән генә дә тәрбияли белә торган хатын.  Берьюлы әти дә, әни дә ул бердәнбер улы өчен.

Бәхет бер килсә, ишелеп төшә бит ул: уятасы да булмады, мичтә янган утынның шарт итеп шартлавы булды, мәче сикереп тә торды. Камил янында шатлыгын уртаклашырдай бердәнбер җан иясе булгангамы, әллә мәчене җиңә алуына сөенепме, аңа аштан тәмле калҗа алып бирде. Шуннан соң Бохар егет артыннан ияреп йөрер булды. Имән төбенә дә ияреп бара хәтта. Берсендә ул Камилгә тычкан тотып алып килеп бирде. Кыр тычканы тере, алай гына да түгел, Бохар аны имгәтмәгән дә иде бугай. Алып килде дә Камилнең учына салды. Һәм карап тора башлады, карашы белән “Әйдә, тәҗрибәләреңне кабатла!” диюе булды, ахрысы. Тычканнан да балавыз ясады Камил. Һәм мәчегә бирде. Бохар аны алгы тәпие белән тегеләй әйләндерде, болай тәгәрәтте дә, “Молодец, булган бу!” дигәндәй хуплап, Камилгә карады. Озакламый алар тавык кетәклегенә керделәр. Берьюлы әтәче белән биш тавыкны тезеп салды Камил. Бохар бәтиләр янына кереп китте. Камил аның артыннан. Ул арада фермадан кайтып, кетәклеккә йомырка карарга кергән Энҗебикә тезелешеп яткан тавыкларны күреп, чырыйлап кычкырып җибәрде. Шуны гына көткән кебек тавыклар да сикереп торды. Өстәвенә, әтәче йоклап торгач, таң дип белеп, бертуктаусыз кычкырырга тотынды. Шулай итеп, ул көнне бәтиләргә чират тими калды.

Камилнең осталыгы көннән-көн арта иде. Остарган саен, гипотезасында шикләре дә күбәя. Нәфисәнең сере башкада кебек тоела аңа, гипноз белән бәйле түгел бугай. Шуңа да үзенең уй-фикерләрен берәрсе белән бүлешәсе килә иде. Илнурга әйтеп караса? Ул да галим булам, Нәфисәгә шулай ярдәм итәм, ди бит. Ярминкә көн иде. Камил төрле хайваннар карарга дип иртән иртүк ярминкәгә чыкты. Үз ишләре шактый иде ярминкә мәйданында. Араларында Илнур да бар. Камил озакка сузып йөрүнең мәгънәсен күрми иде, шуңа да Илнурны читкәрәк чакырып алып, серен чиште.

- Кит аннан! Чынмы? – диде Илнур, шаккатып.

- Валлаһи, теләсә нинди хайванны гипнозлый алам.

-  Кешеләрне дәме?

- Кемне? Синең белән беренче бүлешәм. Кайчак дәрестә тарих укытучысы Мәхмүт абыйны йоклатыштырган бар. Әмма белеп булмый: ул болай да аяк өсте йоклап йөри торган кеше. Ышанычлырак кеше кирәк.

- Әйдә, күрсәт әле, болай гына ышана торган нәрсә түгел бу. Нишләп үземнең башка килмәгән? – дип, Илнур Камилдән хәзер үк гипнозлап күрсәтүен сорады. Аның көтеп торасы килми иде.

Камил белән Илнур рәт аралары буйлап китте.  Күрше авылдан кызыл-җирән яулыклы, йомры битле мари апасы тере тавыклар сатарга алып килгән. Тавыклары да үзе кебек җирән-кызыл иде.

- Апа, тавыкларың әйбәтме? Карт түгелме? – дип сорады Камил чын хуҗалыкчыл ирләрчә кызыксыну белдереп.

- Әйбәт булмаган кая! Күкәйне коеп кына калдыралар. Ышанмасаң, тотып кара! – дип сүзгә саранланмыйча, татарчасын марича көйгә җырлап бирде кызыл яулыклы апа.

Үсмер егетләргә шул сүз генә кирәк иде, Камил җитез генә бер тавыкны алды да, сатучы апа икенче тавыгын алырга кәрҗиненә иелгән арада, гипнозлап салды.

- Нишләттең? – дип  яшелле-кызыллы тавыш белән кычкырып җибәрде яшелле-кызыллы яулык бәйләгән йомры апа балавыз кебек сузылып төшкән тавыгын күреп. – Карагыз, тавыгымны харап итте, тотыгыз! – дип такмакларга тотынды шунда ук. Камил белән Илнурга тиз арада табан ялтыратырга кирәк иде. Алар икесе ике якка атылды. Мари апасы әтәч-тавыкларын онытып, ду килеп малайларны куа китте. Ул арада “үлгән” дигән тавыгы сикереп торды, кәрҗиндәгеләре дә иркен дөньядан чикләп торган япма юклыгын күреп, җиргә сикереп төштеләр дә нәкъ кешеләр кебек кайсы якка карап чабарга икәнен дә белмичә төрле якка чәчелделәр. Әтәч белән Миңнегали карт кына бу шаукымга иярмәде. Әтәч  койма башына сикереп менде дә бертуктаусыз кычкырырга тотынды, Миңнегали карт исә кайда торган булса, шунда басып, берәр нәрсә күздән ычкынмасын тагын, дигәндәй ялт-йолт килеп, дикъкать белән күзәтә башлады. Ике малай рәт араларыннан елгыр гына, берәүгә дә тоттырмыйча сикергәләп үттеләр дә кырыйдагы куаклыкка кереп чумдылар. Мари апасы Зоя болай гына тынычлана торганнардан түгел иде, шуңа да ул малайларны тота алмагач, Илнурның әнисе Фатыйманы танып, аны җиңеннән эләктереп алды да сөйрәп диярлек кәрҗиннәре янына алып китте. “Үлгән” тавыгын әни кешенең борын төбендә селкетә-селкетә, улын эт итеп сүгәргә теле кычытып тора иде. Чандыр, җыйнак гәүдәле Фатыйма тетя Зояның кулыннан бигрәк аның теленә эләгүдән курка иде: апакай аны да гадәтенчә оят сүзләрнең барысын берьюлы бер җөмләгә сыйдырып мыскылласа, ничекләр күтәрер? Кып-кызыл итеп буяган олы авызын ачкан җирдән ябарга да онытып туктап калды Зоя апакай. Хәтта Фатыйма да Зояның ныклы кулларыннан ычкынырга теләп, өстерәлеп барган җиреннән, киресенчә, аңа ныклап ябышты.

Тавыклар бер җепкә тезгән кебек ниндидер бер көчкә буйсынып,   җидесе бергә әтәч артыннан бардылар да, каз оясы кебек киң авызлы кәрҗингә берәм-берәм сикереп менеп утырдылар. Иң соңыннан әтәч кунаклады. Зоя Фатыйма турында шундук онытты, соңгы биш минут эчендә булган хәлләр аны чын-чынлап кыен хәлгә куйган иде.

- Кара әле, Зоечка, - диде телгә килеп, кет-кет кеткелдәп Миңнегали карт. – Синең  тавыкларың да үзең кебек артист икән...

Күрше мари авылында яшәүче Зояны тирә-якта белмәгән кеше юк, олырак ирләр аның яшь чагындагы “әтчәйний” чагын хәтерләп, Зоечка гына дип йөртә иде.

- Авылыгыз белән бертөрле икәнсез, - диде ул тиз-тиз генә кәрҗиннәрен җыйнаштырып. – Җенле-пәриле. – Шулай диде дә туп-туры Фатыйманың күзләренә карады. Тегесен калтырау алды. Кызы туганнан бирле капканың бу ягында сирәк күренә торган Фатыйма кирәк-яракка дип, тиз генә базарга чыгып кермәкче иде, көтмәгәндә игътибар үзәгенә әйләнде дә куйды. Колак очларына кадәр кызарганын сизде ул: бу минутларда Зоя түткәй генә түгел, авылдашлары да аны җенле, дип уйлагандай тоелды. Ул кешеләргә күзләрен күтәреп карарга да кыймыйча кайту ягына йөгерде.

Бу хәлләрнең шаһиты булган Энҗебикә дә базар көн ярминкәсенә алып чыккан каймак-эремчеген сатып тормыйча, тизрәк өенә ашыкты. Улын күрергә кирәк иде аңа.

- Синең хикмәтме? - диде ул өйгә керә-керешкә. Улының өйгә кайтып, аны көтеп утыруына тамчы да шиге юк иде аның.

- Юк, әни, ул үзе... – диде Камил.

- Синең ул китапларыңны тапмаган дип беләсеңме әллә? Әллә кайчан мичкә яктым инде мин аларны, - дип ысылдады әнисе. – Бохарны да син генә боздың, - дип түшәм ярыгына кыстырган сыек чыбыкка үрелде. Энҗебикәнең чыбыкка үрелү мизгелен Камил дә, Бохар да бик яхшы сиземли. Шуңа да үсмер әнисеннән өлгеррәк булып чыкты, сыек чыбык эләккәнче, алар Бохар белән чыгып йөгерде.

- Мин ул китапларны яттан беләм! – дип кычкырды ул әнисенә ишек аша. Урамда чыгуга  Илнурны эзләп табарга кирәк дип тапты.

 Ул көнне имән төбендә Илнурны гипнозлап йоклатып карады ул. Тәҗрибә уңышлы чыкты, ләкин Камилгә осталыгын арттыру өчен Илнур гына җитми иде. Дөресрәге, гипнозлап йоклатып җибәрү вакытын күз ачып йомган арага гына калдырасы бар иде. Чөнкиңңңң Нәфисәне күрүгә, Камил алданрак гипнозлап өлгерсә, сер чишеләчәк иде, ягъни кызга тумыштан гипнозлау сәләте бирелгән дигән гипотеза расланачак иде. Хәер, вакыт бар әле: Нәфисә ата йортында яши, бакча артындагы аңа дигән мәһабәт сарай яртылаш кына төзелгән. Аның каравы кызчыкны ике абыйсы укырга-язарга, санарга өйрәтә, китаплар укыйлар. Мостафалар турыннан кичкә таба үткән кеше, аларда һәрвакыт моңлы итеп җырлаган тавыш ишетә. Төскә-биткә  генә гүзәл түгел иде балакай, тавышы да үзәкләреңне өзәрлек итеп чыга иде аның. Өстәвенә, абыйлары өйрәткән һәр сабакны тиз арада отып ала торган үтә дә сәләтле бала булып чыкты.

Яшь гипнотизер иптәш табылуына сөенеп туя алмады. Илнур өзми дә куймый “мине дә өйрәт” дигәч, аны шәкерте итеп гипноз серләренә төшендерә башлады. Тиз өйрәнде тегесе. Авыл халкы Илнур белән Камилне һәм алардан бер адым да калмаучы Бохар мәчесен гел бергә күрергә тәмам ияләшеп бетте. Укуда да, эштә дә, спортта да алдынгы егетләр, маңгайларына булачак галимнәр дә, булачак чемпионнар да дип, бердәй тигез язылган. Тик бу үсмерләрнең башкалар белән әллә ни аралашмыйча, үзаллы йөрүләре, күбрәк хайван, кош-корт тирәсендә мәш килүләре генә сәерсендерә иде. Гадәттәгечә, Зарифә белән Миңнегали картның очлы күзе мондый вакытта тагын да уяурак күрә башлый.

Бервакыт теге өчәү -   Илнур, Камил һәм Бохар мәчесе имән төбендә мәрткә киткәндәй бер ноктага төбәлеп катып утырганда, яннарына Миңнегали карт килеп чыкты. Малайларның болай утыруы бер хәл әле, мәчесенә ни булган диген? Арт тәпиләрендә кымшанмыйча да тора бит! Телсез калды Миңнегали карт.

-  Ыһым-ыһым, - диде ул үзенең барлыгын сиздереп, күзләренең дөрес күрүенә инангач. Тегеләр чыннан да сискәнеп киттеләр, алар октябрь ахырында кичке эңгер-меңгердә юкәлектә кеше йөрер дип уйламаганнар да иде.

- Әәә, Миңнегали бабай, исәнме? – диделәр егетләр сикереп торып. Бохар агач ботагына менеп качты.

- Нишләп утыруыгыз булды бу, оланнар? Иманыгызга оедыгызмы? Әнкәләрегез беләме монда икәнегезне?

Егетләр дәшмәде. Әлбәттә, белми, белмәскә дә тиеш әле. Ә Миңнегали карт күргәч, әнкәләре генә түгел, иртәгә таңга кадәр бөтен авыл радиодан тыңлагандай булачак. Шуңа да алар бер-берсенә карашты да ым кагышты.

- Белә-белә, Миңнегали бабай, - диде алар һәм Камил әкрен генә килеп, Миңнегали картка кулын сузды. Карт буыннары йомшарып киткәнен генә тойды, калганын хәтерләми. Каравыл йортында аны төнгә эшкә килгән Зарифә уятты.

- Пост сдал, пост принял, - дип шаяртты ул Миңнегали картны. – Нишләп соңга калдың? Өйдәгеләр югалтыр бит үзеңне!

- Урап кайтыйм әле дип чыккан идем... Аякларны ял иттереп алыйм, дип утырган идем... Картлык бит... – Миңнегали карт чыннан да берни дә хәтерләми иде. Бары тик берничә көннән соң теге ике үсмергә ияргән Бохарны күргәч кенә, күңел төбендә ниндидер бер хис хәтере кымшанып куйгандай булды, ләкин ул да искә төшкәнче онытылды. Миңнегали карт кичәгене түгел, ә моннан кырык-илле ел элек булганнарны яхшырак хәтерләр яшькә җиткән кеше иде инде.

Аның каравы Камил үзендә ниндидер бер тыелгысыз зур бер көч барлыгын сизде. Бу хис аңа тынгы бирмәс булды. Үсмер егет бу көчкә сөенергә дә, көенергә дә, аның белән алга таба ничек яшәргә икәнен дә белмәде. Ул хәзер кешеләр белән идарә итә ала иде. Нәфисә кебек. Кыз бер генә кеше белән дә түгел, ә гавам белән идарә итә ала, ләкин әле үзенең нинди көчкә ия булуын ваемламый гына. Ә менә Камилнең күңелен кытыклый башлады инде. “Алай ярамый, алай дөрес түгел”, - ди эчке тавыш әнисе Энҗебикә тавышы белән. “Мин зыян итмим аларга, минем максатым башка!” – дип каршы төшә яңа Камил. Ләкин теләсә кайсы көчкә каршы көч бар дип аңлатты физика дәресендә укытучы Мансур абыйлары Ньютонның өченче законын. Монда да Зарифә булды шундый көч.

Көннәрдән бер көнне Камил Илнур белән ферма сарыклары янына керде.  Бохар да калмады. Сарыклар таныш булмаган әлеге ике үсмернең мыштым гына утарга керүләрен сагаеп каршылады. Печән кетердәтеп торган җирләреннән туктап, малайларга карап тора башладылар.

- Күз алдына китерәсеңме, болар сарык түгел, ә кешеләр, имеш. Клубта рәт-рәт тезелеп утырганнар да  сиңа  шушы сарыклар кебек карап катканнар, - дип көлде Илнур.

- Тс-с! – диде Камил. Ул чын фокусчы кебек яңа аудиториясен өйрәнә иде.

- Юк, күз алдына китер әле. Берничә мизгелдән барысы да йоклый.

- Йоклатырсың, бар, безнең авылларны. Хәләф абзый белән Зарифәттәй үлсә дә йокламаячак, - диде Камил өлкәннәрчә. Аның бу турыда уйлап караганы бар иде инде. Зарифәне искә төшерү белән үк сыртын чыбыркы әчесе яндырып үткәнәй булды. Ул каравылга төшкәнче өлгерергә кирәк иде. Илнур ферманың авыр ишекләрен эчтән бикләп куйды. Сарыклар селкенмичә дә бу икәүне күзәтә. Камил шәүлә кебек йөзеп кенә сарыкларга якынлаша башлады.

- Ничек? – Илнур түземсезләнә иде. Камил инде көтүгә килеп терәлә язды. Тегеләре һаман селкенми. Илнур эш пеште дип кулын уа гына башлаган иде, кинәт түшәм ишелгәндәй булды. Һәм аннан тавышсыз гына кемдер сикереп төште. Сарыклар дәррәү диварга ташланды. Ә теге кеше Зарифә иде. Үсмерләргә караганда, Зарифә елгыррак булып чыкты, тегеләр аны-моны аңышканчы, ул Камилне эләктереп алды да авызына яулык каплады. Тегесе эрегәндәй, җиргә бөгелеп төште. Ул арада Илнур иптәшен коткарырга дип Зарифәгә (!) килеп ябышты. Тегесе бик җиңел хәрәкәтләр белән икенче үсмерне дә тынсыз итте. Боларны күзәтеп торган Бохар да читтә кала алмады, ул да Зарифәгә ташланмакчы булды, әмма каравылчы мәчене дә тегеләр янына сузып салды. Зарифәне ике аягында басып торган көйгә күргәннәре булмагач, егетләр болай да югалып калганнар иде, өстәвенә түшәмнән төшсен әле!

Бераздан алар өчесе дә һаман да ярымаңсыз хәлдә каравыл өендә ята иде. Күп тә үтмәде, районнан милиция килеп төште. Милиция “уазигы” үткәнне күреп, Энҗебикә аларның эзенә бастырып килеп җитте. Икенче мизгелдә ишектә Мостафаның башы күренде.

- Улым! – дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Энҗебикә улының җансыз гәүдәсен күрүгә. Батырлык кылган кеше кебек гайрәтләнеп торган Зарифә почмакка елышты: Энҗебикә – улы өчен Зарифәнең дә, әлеге погонлы әфәнделәрнең дә бугазын чәйнәп өзәргә сәләтле ана. Мостафа балтасының да йөзе шундый итеп ялтырый: аңа карап күзгә сөрмә тартырга була. Милиция чакырып ашыкты бугай ул...

- Тавышланмагыз, исән алар, - диде участок милиционеры, беркетмә тутырыр өчен өстәлдә урын әзерләп. – Сөйләгез, ничек булды?

Сорау Зарифәгә иде. Улын уятырга тырышкан җиреннән Энҗебикә колакларын торгызды, сагаеп калды. Чыннан да, ничек булды?

- Мин... мин аларны үтердем дип уйладым. Шуңа курыктым да тизрәк сезне чакыртырга булдым, - дип гаепне үз өстенә алды Зарифә.

Милиционерлар үзара карашып куйды. Каракүл халкы читләргә сер чишәме соң инде? Монда да хикмәт башка нәрсәдә икәнен сизә иде алар, ләкин җеп очын оста итеп яшерә беләләр бит.  Ул арада малайлар бер-бер артлы баш калкыта башлады. Погонлы кешеләрне күрүгә янә йоклаганга сабыштылар. Хәтта Бохар да кымшанмаска кирәклеген аңлый иде булса кирәк.

- Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, - дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләләвен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде...

Милиционерлар буш кул белән китәргә мәҗбүр булуларына пошынып, иске уазикларын кабызганда, “Карагыз аны!” дип бармак янады. Тегеләре алтысы бер рәткә тезелеп, дивар хасил итеп, баш селкеп калдылар. “Болар безне генә кызык итте түгелме соң?” дип баш кашыды соңыннан капитан, дәшмичә озак итеп тәмәке суырып барганнан соң.

Бу хәлдән соң, ике өйдә дә бик җитди сөйләшү булды.

- Әти, әни, Нәфисә хакына! Ул гомер буе кешеләр арасына чыга алмыйча яшәргә тиеш түгел! – дип акланырга тырышты Илнур.

- Колхоз сарыкларына Нәфисәнең ни катнашы бар? Шуны аңлат син миңа!!! – дип җикеренде Мостафа. – Аларның, әнә, Зарифә белән милициядән башка эт-адәмгә дә кирәкләре юк!

- Әти, Камил аларны гипнозлап карамакчы иде. Ул шулай итеп осталыгын арттыра. Әгәр дә кешеләрне дә бер караштан гипнозларга өйрәнсә, Нәфисәне дә аңлап булачак. Ул да бит...

- Нәфисә шулай булып туган ул. Аны үзгәртеп булмый! – Мостафа әйткән сүзеннән кайта торганнардан түгел. Ул кызының үзгәрүен, кешеләр арасына чыгуын теләми дә бугай.  

- Мостафа, - дип икеләнеп кенә сүзгә кушылды Фатыйма. – Бәлки, чыннан да ярдәме тияр. Без дә бит мәңгелек түгел...

- Абыйлары бар аның! Ә Энҗебикә малаена әйт: юк белән булышмасын!

- Аларның үз тормышы, үз язмышы. Илсур да соңгы хатында хәрби хезмәттә калам дип язган. Илнур да укуын дәвам иттермәкче була. Өйләнерләр, үз балалары туар... – Фатыйма эчтән сулкылдап елый иде инде.

- Әйе, әти, абый офицер булып кайтам, диде. Кайтачак ул. Нәфисәбезне ул саклар. Ә мин табиб булачакмын, дәваларбыз.  Әни, елама, без Нәфисәне ташламаячакбыз! – Илнур өчен дөнья катлы-катлы да,  катлаулы да түгел иде әле. Ул әйткән сүзләренең нәкъ шулай буласына ихластан ышана иде.

Мостафа “Күрдеңме!” дигәндәй Фатыймага карады да бу сөйләшүләрне ишетмичә йоклап яткан кызы янына килде. Бу кадәр дә гүзәл, татлы булса булыр икән аның газизе. Юк, Нәфисәләре гаиләләренә йөк түгел, киресенчә, байлыгы аларның.  Ә  байлыкны сакларга кирәк! Каракүлгә нигез салган нәсел баласы ул Мостафа. Борынгы нәсел. Зираттагы иң әүвәлге кабер ташы унҗиденче гасырга карый, Мостафаның уникенче буын бабасының каберенеке. Моңа кадәр авылның йөзек кашы булып яшәде, моннан соң да... Нәфисәгә тел-теш,  җил-яңгыр тидермичә  саклап үстерү - аның ата-баба алдындагы бурычы. Мостафаның кан хәтере йөрәгенә шушы хакыйкатьне пышылдый иде. Шуңа да Камил  белән Илнурның тырышлыкларына бик ышанып җитми: каш ясыйм дип күз чыгармагайлары.  

Авылның икенче башында Энҗебикә улына үгет-нәсихәтне сыек чыбык аша сеңдереп өйрәтмәкче булды. Һичшиксез, сыек чыбыкка торырлык гамәл иде Камилнең кыланмышы. Әмма Камил ишектән керүгә иң беренче түшәм ярыгыннан сыек чыбыкны тартып алды да сындырып идәнгә атты. Чыбык сыныкларын Бохар тиз арада өстәл астына ташып куйды.

- Әни, дәшмә. Мин нишләгәнемне беләм, - диде Камил. – Син мине әтисез үстердең, ир кеше бул, дидең. Мин җиткән егет инде хәзер.

Улының тәвәккәл сүзләренә каршы әйтерлеге юк иде Энҗебикәнең.

- Улым, - дип, әкрен генә урындыкка утырып сүз башлады әни кеше. – Быел мәктәп бетерәсең. Медальгә барасың. Медаль белән укырга керү җайлырак. Ниндидер юк нәрсә белән шөгыльләнеп, үз язмышыңа үзең аяк чалырсыңмыни?

- Әни, беләсең бит инде, минем максатым – Нәфисәнең серен ачу.

Мостафа кызының исемен ишетүгә, Энҗебикә кайнап чыкты.

- Алланың кашка тәкәсе булды инде шул кыз. Аның әти-әнисе, абыйлары бар, сиңа ниемә кирәк булды ул?

- Бүген мин берни дә әйтә алмыйм. Белмим. Ләкин мин аны өйрәнәчәкмен.

- Дөньяда өйрәнер нәрсә бетмәгән. – Энҗебикәнең улын ышандырыр дәлилләре бетеп килә, кирелеге генә калган иде.

Чынлыкта бит аның Камиле барыбер көтүче булачакмын, дип юньле-башлы укымый да иде. Нәфисәне бер күрүгә арттан алга әйләндереп куйган кебек булды. Бүген әнә галим булачакмын, дип тора.

- Әни, мин аңа өйләнәчәкмен.

- Нәрсә???

- Өйләнәчәкмен.

- Ничек итеп? Гомер буе әпә булып яшәрсеңмени? – Энҗебикәнең зиһене аяз көн кебек ап-ачык иде.

- Юк, алай яшәмәм. Әпәләнмәс өчен, минем  үземә үзгәрергә кирәк. – Шулай диде дә туп-туры итеп әнисенең күзләренә карап тора башлады.

Боларны Камил уйлап әйтмәде. Әнисенең игътибарын читкә юнәлтүе идеме, әллә юри тагын да котыртасы килдеме, әмма теле ни сөйләгәнен колагы ишеткәч кенә аңына килде. Өйләнү турындагы сүзләрен әнисенә уйлап бетерергә калдырып, ул җөмләсенең “үземә үзгәрергә кирәк” дигән өлешен аерып алды. Тел шартлатырлык ачыш ясады ул үзе өчен! Үз ачышына үзе шаккатып торганда, кинәт әнисе кычкырып җибәрде:

- Карама миңа алай иттереп! Шайтан алгыры малай, газиз анаң мин синең! Һәм ишетсен колагың: бу эшеңне туктат! Бүген Зарифә кулына эләктең, алга таба аның күзеннән ычкынырмын димә!

Энҗебикә дөрес әйтә: Зарифә белән сак кыланырга кирәк. Камил шулай итте дә. Дөресрәге, үзе атлы бикәнең корбаны булганчыга кадәр.

Авылның сарык көтүе чираты үзләренә  җиткәч, Камил таңнан торып көтүгә чыгып китте. Иртәнге биштән көндезге унга кадәр вакытын үткәрә алмый тилмерде. “Имеш, көтүче булачакмын”, - дип мыскыллы елмайды ул эченнән генә. Ярый әле көне әйбәт, яңгырлы түгел, кояш кыздыра.  Уннарда көтүне күлгә буена алып килеп  эчертеп төякләтергә кирәк иде. Камил сарыкларны шул якка таба борды, тегеләре үлән кетердәтә-кетердәтә борыннарын җиргә төртеп бара башлады. Озакламый килеп тә җиттеләр. Күлнең пеләшләнеп беткән ярына килеп төртелүгә ял итеп алырга вакыт җиткәнлеген аңлагандай, көтү бер тирәгәрәк укмашып тукталып калды. Камил дә калкурак урын сайлап, кояшка аркасын куеп, җиргә сузылып ятты. Таңнан торуы үзенекен иткән иде, кояш нурлары аркасын җылытып, үзе сарыкларның мыш-мыш сулаганнарын, камышлар арасында ара-тирә бака бакалдыган, үлән арасында чикерткә сайраган тавышларны тыңлап ятып йоклап та китте. Шул арада төшләнеп тә алды.

Имеш, ул балачактан ук хыялланганча, чын көтүче икән. Иртә таңнан кичкә кадәр. Көн саен бер көтүче генә булгач, сарыклар аңа ияләшеп беткәннәр. Камил аларга бер генә карап куя, янәсе. Тегеләре шунда ук нәрсә эшләргә кирәген аңлап үти икән. Үзләре белеп ашап килә, ятып ял итә, тагын ашарга китә. Шулай көннәрдән бер көнне көтүче сарыкларын төякләтеп, коенып чыгарга уйлаган, имеш. Күк йөзе зәп-зәңгәр, тирә-як ямь-яшел, күл өсте көзге кебек шоп-шома икән. Күлнең аръягындагы камышлар да тип-тигез рәт булып үсеп утыра. Камил өс киемнәрен салып, күлгә чумыйм дип тирән итеп сулыш алган гына иде... шулчак камышлар арасыннан йөзеп килгән бер сылу кызны күреп туктап калды. Шундый сәер итеп йөзә кыз, әйтерсең лә, куллары белән түгел, ә балык кебек койрыгы белән генә ишеп бара. Камилне күргәч, ул туктап калды. Шактый озак карашып тордылар. Гипнозлый, ахры, дип уйлый Камил, үзе бирешмәскә тырыша, карашын кыздан аермакчы була, ләкин ничек кенә тырышса да, барып чыкмый.

- Коткар мине моннан, - ди шулчак кыз. Камил инде үз-үзен аңламыйча суга ташланмакчы була, ләкин шул мизгелдә аягына нәрсәдер уралган кебек абынып егыла. Караса – аякларына елан уралган. Еланны күрүгә ул кыз турында онытып чәбәләнә башлый. Чәбәләнгән саен елан аны ныграк урый, менә инде биленә җитте, кулларына үрмәли. Шулвакыт Камил еланның бугазыннан эләктереп ала. Елан гипнозлый белә, диләр, күзләренә карамаска кирәк, дигән уйны истә тотып, ул күзләрен чытырдатып йома.

“Чәбәләнмә,  ул сине коткарырга тели”,  дигән тавыш ишеткәндәй була. Әллә эчке тавыш шулай дәшәме? Камил инде болар турында иркенләп уйлый алмый, ләкин күлдәге теге кызның юкка чыкканлыгын абайлап кала. Юк ла, теге кыз елан булып уралган икән бит. Ааааааа! Ул инде сул аягын селкетә дә алмый, елан аны хәрәкәтсез итмәкче була. Менә инде ул аягының тез тиңентен сизгерлеген югалтты...Ааааааа! Ул арада елан аның муеныннан урап алды, туп-туры күзләренә карап тора...

Камил шыбыр тиргә батып уянып китте. Сул аягы үтереп авырта иде. Караса – чыннан да елан уралган. Еланны күрүгә Камилнең йөрәге меңнәрчә тимер кыйпылчыгына вакланып бөтен тәненә таралгандай булды. Һәм төшеннән айнып бетмәгән Камил ни сәбәпледер күлгә борылып карады. Күл өстендә беркем дә юк, ул тип-тигез булып җәйрәп ята. Ә менә елан - чын. Дөрес, төшендә ул күпкә зуррак иде. Каракүлдән ерак түгел генә – тугыз-ун чакрым ераклыктагы Имәнәй авылында туып-үскән булса, елан күрдем дип ул кадәр үк коелып төшмәс иде Камил. Имәнәйдә тузбашлар урам уртасында кояшта кызынып ята, дип сөйлиләр. Ә менә Каракүлдә бик сирәк кешеләрнең генә аларга юлыкканы бар. Шуңа да Камил үзенең аягына нинди елан уралганын да белми: тузбашмы, кара еланмы? Карасын чага, диләр. Камилнең уянганын сизеп, елан да хәрәкәткә килде, әмма һөҗүмгә ташланмады, ысылдап, егетне өнсез итмәде. Камилнең төшендәге куркуын өнендәгесе алыштырды. Дөресрәге, өн белән төш буталды. Төшендә аңа кемдер: “Чәбәләнмә, ул сине коткарырга тели”, - диде бит. Камил нигәдер төшенә ышанды. Башка чара юк иде. Ул селкенмичә дә, кымшанырга да кыймыйча утыра бирде. Аңа уйларга, белгәннәрен искә төшерергә вакыт кирәк иде. Бәлки әле, алай ук куркыныч янамыйдыр да. Камилнең кинәт торып утыруын сарыклар да күреп алды. Берсе арты берсе гаҗәпләнү билгеләре чыгарып, алар көтүчеләренә карап катты. Ара-тирә бәрәннәренең  генә “бә-э-э-э” дип сузганнары ишетелә иде. Бераздан егетнең колагына башка тавышлар да керә башлады: аның йөрәге кыйпылчыклардан кабат җыелып, хуҗасын бу дөньяга кабат кайтарып килә иде. Әнә, күкне ярып козгын кычкырып үтте. Авыл яклап искән җил тәгәрәп килде дә шыгыр-шыгыр тавышлар чыгарып, камышлар арасына кереп югалды. Кайсыдыр бәрән бәэлдәгән тавыштан куркыпмы, бер бака чулт итеп суга сикерде. Ә елан җай гына Камилнең аягына уралган көйгә ятуында булды. Көтүче егетнең аягы инде оеп, берни сизмәс хәлгә килде, әмма ул куркуын җиңгәнче шактый вакыт узды. Аягын тоемламау кебек хис тә бик авыр тәэсир итә иде, шуңа да аның куллары үзеннән үзе еланга үрелде. Башыннан тотып сүтсәм, дөресрәк булыр, дип уйлады ул һәм еланны тамагы турысыннан тотып тарта башлады. Елан шунда ук боҗраларын бушаткандай итте, бераздан бөтенләй йомшарып, сузылып төште. Камил уң аягына торып басты, сулы үтереп сызларга кереште. Әмма аңа игътибар итеп торыр хәл юк иде. Елан бөтен буена сузылганда метрдан артыграк озынлыкта булып чыкты. Карашлар очрашкач, елан телен чыгарып-чыгарып алды, әмма ысылдаган тавышы ишетелмәде. Камил аны җиргә куеп төрә башлады, тегесе каршылык күрсәтмәде. Төреп куйгач, утыз-кырык сантиметр диаметрлы боҗра килеп чыкты. Әле кайчан гына үләмме-каламмы, дип куркуы белән көрәшеп утырган егетнең күзләрендә җиңү шатлыгы бии иде. Елан белән мавыгып, ул үзе янына кеше килгәнне дә сизмәгән. Тояк тавышына игътибар итеп, башын күтәреп караса, үзеннән егерме адым чамасы гына Зарифә апасын күреп алды. Килеп җитсә, еланны күрәчәк, ә аннан соң... Зарифәгә күрсәтмәү яхшырак икәнен аңласа да, Камил еланның кайсы мизгелдә уянып хәрәкәткә киләсен белми иде, шуңа күрә дә әллә нинди планнар корырга өлгермәде, бары тик Зарифәгә таба ике-өч адым ясый алды.

(Дәвамы бар)