Логотип Казан Утлары
Повесть

Умарта (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Ә Каракүл егетләре Хәсәннең иске генә буханкасына төялешеп кузгалганда, алар арасында аерым бер күңел күтәренкелеге бар иде. Ниһаять, яшьтиләр бергә җыелган  - кемнең кем булуы онытылган, монда балачак дуслар гына калган. Каракүлгә якынлашкан саен кәефләре төшә барды егетләрнең. Элекке ямь-яшел көтүлекләр, әрәмәлекләр, тугайлар урыны-урыны белән актарылган, тимерчыбыклы коймалар белән әйләндереп алынган, бөдрәләнеп утырган таллыкларның кап уртасыннан ярып, олы машина-трактор эзләре үтә, кайберләре янып, җир өстендә күмерләнгән кәүсәләр генә тырпаеп тора. Ә Каракүлнең иң матур ярын бөтенләй чит-ят кешеләр басып алганнар... Иң элек Камилнең ачуы кузгалды. Килеп туктауга иң беренче булып машинадан сикереп төште ул. Менә нәкъ шушы урында авыл көтүен тиякләтәләр иде бит алар. Аның хәтеренә әллә кайчан – үсмер чагында күргән төше килде. “Коткар мине!” дигән иде аңа Каракүлдә йөзеп йөрүче бер кыз. Кыз булдымы, еланмы – ул вакытта Камил аңламаган, юрамаган иде төшен. Менә хәзер туган җире аның күз алдында мәсхәрәләнгән кыз бала хәлендә ята. Менә кемне коткарырга кирәк икән! Ул болар да күрә микән бу хәлләрне, дип егетләргә карады. Тегеләр дә аптыраулы кыяфәттә сүзсез генә басып торалар иде.

- Менә күрдегезме? – диде Әхмәт, телгә килеп.

- Ничек бу хәлгә килеп җиткән соң безнең Каракүл? – дип аптыраштылар Илсур белән Илнур.

- Нәрсәсенә аптырадыгыз? Дөнья шушындый кешеләр кулында хәзер, - дип, ирен чите белән усал елмаеп, җавап бирде аларга Хәсән. – Әнә, карагыз, безнең әти белән Әхсән энекәшне алган күл боларга “әх!” тә итми. Чөнки болар сорап тормыйлар – үзләре алалар.

Камилнең бу адәмнәргә биредә кем хуҗа икәнен аңлатасы килә иде. Болай гына бирешергә ярамый дип котыртты ул. Әле кайчан гына “көчлеләр җиңә" дип фәлсәфә куерткан егет йодрыгын төйнәп, тегеләрнең капкасына китереп типте. Кемнең көчле икәнен күрсәтер вакыт җитте! Күрүгә үк оясыннан атылып чыгып өрә башлаган алабай эт, абалап өрә-өрә боларга ташланды. Камил аны бугазыннан эләктереп алды да гипнозлап җиргә яткырды. Бу таныш булмаган кабилә кешеләре кичкә ниндидер бәйрәмгә,  әзерләнә иде, ахры - кыланмышлары ниндидер үтә дә мөһим йолага әзерлекне хәтерләтә. Арырак эш белән мәшгуль булып, әрле-бирле  йөренгән кешеләр туктап, боларга карап тора башлады. Берәүләре – болары түбәнрәк статуслы кешеләр булса кирәк – алъяпкычлы эшче киеменнән ит чаба, балык чистарта, мунча яга. Берәүләре терраса өстәле артында калын юрганнарга төренеп, ботын ботка куеп, ашап-эчеп утыра. Хатын-кызларын санамаганда,  унбиш-егермеләп кеше булса кирәк үзләре. Капкадан шулай әрсезләнеп килеп кергән алты егетне күрүгә тегеләрнең түгәрәк кояшларына күләгә төшкәндәй туктап калдылар.

- Сез кем? – диде берсе, сикереп торып һәм боларга таба атлады.

- Ә сез кем? – дип сорауга сорау белән җавап бирде аларга Камил һәм Илнурга ымлады. Янәсе, әзер тор.

- Сез шәхси биләмәгә бәреп кердегез. Шуңа күрә дә беренче сез җавап бирергә тиеш, - дип, итагатьле итеп сөйләшергә тырышты теге адәм.  Камил аңа шулай ук итагатьле итеп, салкын гына елмайган булды. Кем икәнлекләрен болай әйтергә теләмәсәләр, әйттерербез, дип уйлады һәм кулы белән тегенең битен сыпырып төшкәндәй итте. Тегенең күзләре томанланды, ул Камилгә таба ава башлады. Гипнозчы егет аны тотып калды.

- Ашыктың, - диде Илнур шулвакыт. Аларга таба бер көтү алъяпкычлы кешеләр йөгерә иде. Кайсы пычак, кайсы балта тоткан.

- Сез килмешәкләр! Монда без – хуҗа! Бу - без туган җир!  - дип, тамагын ярып кычкырды аларга Камил.

Алып кебек алты егет аларны башта берәм-берәм кул очында бөтереп, очырып кына торды. Әмма тегеләргә ярдәм килә торгач, күп тә үтмәде, егетләрне алтысын бер рәткә тезеп, бәйләп, бу биләмәдә үзен хуҗа дип санаган адәм алдына китереп салдылар.

-  Хуҗа була белмәгән хуҗага мал әрәм, - дип тончыга-тончыга канәгатьлек белән ыржайды кабилә башлыгына охшаган түрә, калын юрганыннан бер кулын гына чыгарып, сыра йота-йота.  – Минем туган көнгә мондый ук гладиаторлар сугышы көтмәгән идем. Рәхмәт импровизация өчен! – дип як-ягына карангалап, кыланып баш иде. - Хәзер боларны нишләтәбез инде?

- Бәйрәм табынына чакырырга кирәк, - дип хихылдады берсе. – Араларында клоуннары да бар түгелме соң?

Шулай хәл ителде. Төш авышканчы аларны бәйләгән көйгә әрдәнәләп өеп, караңгы бер бүлмәдә тоттылар да мәҗлес башланыр алдыннан чыгарып, иң зур йортка озын итеп көйләнгән өстәл янына утырттылар. Кулларын чишмәделәр. Камилнең күзен дә бәйләделәр – гипнозламасын, янәсе. Һәм бертуктаусыз көлә-көлә аларның авызларына аракы койдылар. Тегеләр исереп беткәч, машиналарына утыртып чыгарып җибәрделәр.

Иртәнге кояш төш җитәрәк тоныклана башлады, кичкә таба күл ягыннан болытлар бер-берсен кыйнаша-кыйнаша авыл өстенә агылды. Кинәт суытып җибәрде, себермә җил чыкты. Бераздан яңгыр яварга тотынды, аннары ул кытыршы кар булып себерергә тотынды. Нәфисә көннең бу үзгәрешләрен шаккатып, борчылып күзәтте. Никләр генә кайтмыйлар соң инде? Шушындый һава торышында нишләп кенә йөрмәк кирәк?! Ул шулай абыйларын  ачулана-ачулана янә күкләрдән рәхим-шәфкать сорады. Кичкә таба атына атланып, Каракүлгә юыртты. Ул бер тапкыр шулай күкләргә ышанып, әтисен югалтты инде. Күкләр үзләре аннан нәрсәдер таләп итә, ахрысы...

Карлыгач кушаматлы биясе Нәфисәне җилдертеп кенә Каракүлгә алып килде. Теге ятлар кабиләсе дөньяларын онытып бәйрәм итә – аларга буран да, давыл да киртә түгел, диңгез тубыктан. Алар утарыннан ары таба күл тирәли көзге тайгак юлда әвеш-тәвеш килеп, бер машина бара. Әһә, дип җиңел сулап куйды Нәфисә. Әнә алар! Шулай дип сөенергә өлгермәде,  машина нык кына бер салулады да таеп китеп, күлгә чумды һәм бер мизгелгә күл өстендә утлары яктырып торганнан соң, су астына төшеп юк булды. Нәфисәнең җаны чәлпәрәмә килде. Ул тиз арада үзен кулга алды һәм Карлыгачның кабыргаларына аягы белән тибә-тибә әле генә машина баткан якка томырылды. Бу вакытта ул бәреп-бәреп искән салкын җилне дә, җил белән битенә сылаган карны да, хәтта күзгә төртсәң күренмәслек караңгыны да сизми иде. Ул атны куалыймы, ат аны алып барамы - алар икесе дә бик ашыга иде бу мизгелдә. Ләкин анда барып җитеп, Нәфисә нишләсен үзе дә белми әле. Кая ул, машина баткан урынны да хәзер төгәл генә әйтә алырлык хәлдә түгел. Караңгыда түгел, көндез дә белмәссең: Каракүл зур һәм бормалы-бормалы бит ул.

- На! На! – дип кычкыра-кычкыра чаптырды ул атын. – Табам, Каракүлне аркылыга-буйга йөзеп чыксам-чыгам, батып үлсәм-үләм, әмма барыбер табам мин сезне! Җитте, үлемгә юл куймаячакмын бүтән!

Бераздан ул машина баткан урынны якынча чамалап, атын туктатты да сикереп төшеп, күлгә чабып керде. Күл өстендә җил тантана иткәндәй сызгыра-сызгыра бии, тирә-як гүләп тора, әмма абыйларының эзенә төшәрдәй бер генә ым да юк. Нәфисә бот төбеннән суга кергән килеш туктап калды.

- Юууук! – дип ыңгырашты ул. Һәм күккә карады. Аның бу төпсез караңгылыкка беренче генә багуы түгел инде. Әнә аның ак канатлы, кара төймә күзле кошы баш очында бөтерелә. Ул кошына кулын изәде, кош та саубуллашкандай бер әйләнде дә күк катына юл алып, күздән юк булды.  – Зинһар өчен!.. Китмә... – Нәфисә күзләрен йомды һәм ныклы бер карарга килеп, тагын да эчкәрәк атлады. Салкын су бөтен тәнен куырып алды, әмма кыз аңа игътибар итмәде. Менә су аның муеныннан булды, тагын бер адым – һәм ул су астында күзләрен ачып җибәрде. Шул вакытта ул үзе янында ниндидер хәрәкәт абайлады. “Зур балык! – дигән уй сызылып үтте аның башыннан. – Хәләф абый хаклы булган икән”. Ул ихтыярсыздан кулларын җәеп, йөзгән кебек хәрәкәтләр ясады һәм өскә чыкты. Тирән итеп сулыш алды. Шулвакыт үзеннән уң якта егерме адымнар тирәсе ераклыкта абыйлары утырып киткән машина калыкты. Бераздан машина бөтенләе белән су өстенә чыкты. Ул зур балыкның сыртына утырган иде.

Нәфисә нишләргә кирәген бик яхшы аңлый иде инде. Ул машинага таба йөзеп барды, зур балыкның койрыгына таянып, өстенә менде. Машинаның бөтен ярыгыннан су ага, ләкин эчтә бер хәрәкәт тә сизелми. Нәфисә аның ишеген ачып җибәрде – аннан Хәсән абыйсы егылып төште. Кыз аны тотып кала алды – шул мизгелдә аның беләкләрендә тагын кодрәт уйный башлады. Ул берәм-берәм абыйларын тартып алып, зур балык өстенә сузып салды. Зур балык ярга якын ук килде – Нәфисә егетләрне ярга чыгарып тезеп яткырды. Һәм коткаручы зур балык судан башын чыгарып,  Нәфисәнең күзләренә карады да янә күлгә кереп юк булды. Кыз ул карашта теләктәшлек һәм көч күреп калды. Ул яшен тизлегендә егетләрне берәм-берәм аңга китерә башлады. Иң беренче Хәсән сулап җибәрде, ул тончыга-тончыга авызыннан суын чыгарып бетергәч, ни булганын тиз арада аңлап, кызга ярдәмгә ашыкты. Аннан соң Ильнур белән Илсур, Әхмәт һәм кияү-балакай күзләрен ачтылар. Ә менә Камилне, ничек кенә тырышмасыннар, аңга китерә алмадылар.

- Үлмисең!!! – дип улый-улый уды аның күкрәген Нәфисә. Бераздан абыйлары аны Камилдән мәҗбүри диярлек аерып, читкә әйдәделәр. Кыз инде өметсезлеккә бирелеп, Карлыгачы янына килде. “Алып кайтырга кирәк!” – диеште егетләр. Шул мизгелдә Нәфисә тагын Камилгә атылды, аны күтәреп алып, Карлыгачына аркылы салды да өйгә чаптырды.

Камил өйдә дә аңына килмәде. Нәфисә төн буена аны саклады. Камилнең йөз чалымнарын, йөзендәге һәр күзәнәген өйрәнеп чыгарга өлгерде.  “Ач инде күзләреңне!” дип такмаклый-такмаклый, кайнар тынын өрә-өрә кулларын уды, әмма иртәнгә таба да ул-бу сизмәгәч, көчсезлеген танырга мәҗбүр булды. Энҗебикәгә апага нәрсә дип җавап бирермен дип борчылды. Булган хәлләрне абыйларыннан кат-кат сөйләтте. Тегеләре суга баткан җирләреннән аларны Нәфисә коткаруын белә, әмма зур балык турында ләм-мим әйтерлек бер хәбәрләре дә юк иде. Уйлары кызны кабат-кабат зур балыкка алып кайтты. Каракүл балыгы гыйфрит түгел, киресенчә, аларны коткаручы икән бит! Ул аларның исән калуын теләгән зат булып чыга түгелме соң? Ә ул үзе кем? Тукта, ул Әхмәт абыйсын, Хәсәнне аңына китергәч, тегеләре Нәфисәне күреп, телсез калмады бугай бит?

Нәфисә таң атканны чак көтеп алгач, Камилне абыйларына калдырып, Әхмәтләргә йөгерде. Әхмәт йокламаган иде әле, тәрәзә чиртүгә бусагада күренде.

- Мин килдем, Әхмәт абый, – дияргә ашыкты Нәфисә. Аны күрүгә Әхмәт телсез калмады. Узган төндә генә могҗиза белән исән калган егет өчен бусы икенче бер могҗиза иде: ул очып барып кызны кочаклап алды.

- Нинди гүзәл син, Нәфисә! – диде ул, соклануын яшермичә. Алар ишегалды буйлап шатлана-шатлана әйләнергә керештеләр. Таң атканда, нинди тавыш бу дип, капкасына килгән Зәки дә иң элек Нәфисәне күреп алды. Ул да тораташ булып катмады, дөрес күрәмме соң, дигәндәй, күзләрен уа-уа сөенде. Алар бергәләшеп Хәсәннәргә таба төшеп киттеләр. Хәсән дә йоклый алмый яткан, күрәсең, тавышка тиз чыкты. Ул да Нәфисәне күреп, күзләренә ышанмый торды. Аларга Тәнзилә белән кияү балакай кушылды. Бу бәйрәм шаукымы Энҗебикә өенә килеп җиткәндә генә тынарга мәҗбүр булды. Камил турында ничек әйтергә белми торганда, капкадан Энҗебикә килеп чыкты.

- Нәфисә кызым, синең тавышыңны ишетәм. Бер-бер хәл бармы әллә? – диде ул карлыккан тавыш белән. Ул да йокысыз төн үткәргән иде. Нәфисә аны җитәкләп үзләренә алып китте, үзе турында сөйләде. Камил абый бездә әле, йоклый, дип ялганлады.

Алар кайтып кергәндә, өйдә кабер тынлыгы иде. Энҗебикә Камил янына ашыкты.

- Кая ул? Нигә берегез дә йокламый? Нигә Камил генә йоклый? Әллә...  – дип илереп елап та җибәрде. – Улым... Әйтегез, үлдеме ул? Гәүдәсе кая?

Нәфисә аны кулыннан тотып, улы янына алып килде. “Юк, Энҗебикә апа, ул яшәргә тиеш!” – дип, әллә үзен, әллә сукыр хатынны тынычландырмакчы булды. Ильнур да табиб буларак, ананы ышандырырга тырышты. Бераздан алар ана белән улын икесен генә калдырып,  яшь җиңги белән танышырга дип, өске өйгә менеп киттеләр.

Иртән мәгълүм булган бу вакыйгалар телдән телгә күчеп, тиз арада бөтен авылга таралды.  Камилнең хәлен белергә дигән булып, авыл кешеләре Мостафалар капкасын какты. Бер очтан яшь киленне дә, Нәфисәне дә күрделәр, аның ничә еллар буе риваятьләргә кергән матурлыгына сокландылар. Сихерче түгел икән бит аларның авылдашлары, киресенчә, куш йөрәкле батыр кыз икән! Камил генә менә авыр язмышлы бала булды инде, дип уфтандылар. Әнә шулай итеп, бер шатлыклы, бер кайгылы хәбәр белән кайтып китте килгән кеше.

Энҗебикәнең догалары беләнме, әллә вакыты җитепме, Камил кичкә таба күзләрен ачты. Идәнгә утырып, маңгаен улының кулына куеп, авыз эченнән догалар пышылдаган әнисен күреп, аптырап калды.

- Әни? – диде ул, беренче сүзе итеп.

          - Улым!!! – Энҗебикә сикереп торды. – Сине үлә дип торабыз бит! Син исән!  - дип кычкырып җибәрде ул улының тавышын ишетүгә.

Әнисенең бу сүзләреннән айнып китте Камил. Кичә булганнарның барысы да исенә төште аның. Әйе, ул исән!

- Калганнар исәнме? – дип сорады ул Энҗебикәдән.

- Исән, ә нәрсә булды?

Камил булган хәлләрне әнисенә сөйләп бирде. “И балалар! – дип күз яшьләренә чыланып, тагын да ныграк үксергә тотынды Энҗебикә. – Мостафалар өенә синең хәлне белергә дип, бөтен авыл килеп китте инде. Менә-менә үлә дип тордылар...

Бу сүзләрне ишетүгә Камилнең йөрәге тагын да ярсыбрак тибәргә тотынды. Юк, үлми әле ул, ул исән!

Аның тизрәк исәнлеген белдерәсе килә иде. Камил атылып диярлек болдырга чыгып басты. Тере икәнлеген иң элек үз-үзенә раслар өчен күкрәк киереп сулу алды. Көзнең боз исе кергән салкын һавасы җылы канны уятып үпкәләргә төшеп утырды. Авыл өстенә эленгән кичке тынлыкка да үзеңнең тере икәнлегеңне расларга кирәк иде: Камил ишек катына ук терәп куелган кабакка җен ачуы белән китереп типте. Менә ни өчен кайтырга кирәк булган икән аңа!

... Ишегалды уртасында башын кабакка тыгып торганда, аның янына Нәфисә килеп басты. Иелеп, Камил абыйсының башын күтәрде. Аларның карашлары очрашты. Камил Нәфисәне каршында шушы чынга ашмастай тоелган хыялын күргәч, сүзсез калды. Тик бу башкача сүзсез калу иде. Ул Нәфисәнең битләренә кулларын куйды. Алар бер-берсенең күзләренә карап, озак тордылар. Аяклар талганчы, күзләр арганчы. Шушылай кара-каршы, күзгә-күз басып торганда, алар яңа тормыш турында уйладылар.   Ымсындырып, үзенә тартып торган мөлдерәмә тормыш турында...

Иртә белән халыкны Габит мулланың азан тавышы уятты. “Җеназа укып туйдым!” – дип аңлатты ул бу яңалыгын. Камилнең үлем йокысыннан айнуын белгән авылдашлары аларга күчтәнәчләр ташыды: кем бал алып килде, кем прополис, кем балавыз дигәндәй...  Быел бал бик уңган иде бит! Авыл тантана итте. Камил әллә каян исенә төшереп, әллә кайчан бөтен авыл халкы диярлек бергә җыелып, зур балык янында төшкән фотоны актарып алып карады. Анда үзен танып, җиңел сулап куйды.

Шатлык кайтавазы тынгач, Каракүл кызыксынып та, кайгыртып та Нәфисәнең язмышын юрарга кереште. Ул арада Әхмәт белән Камил чын мәгънәсендә көндәшләр булып китте. Алар Нәфисәнең күңелен яулар өчен ярышка чыккан шаһзадәләр кебек төрледән-төрле сынаулар уйлап чыгара, гыйшык утында яна, көнләшә, мәхәббәт таләп итә иде. Камил көннәр буе Нәфисәгә зур дөнья турында сөйли, кызыктыра.  Кыз аны әсәренеп, кабат-кабат сөйләтеп, әкияттәй мавыгып тыңлый.

Көннәрдән бер көнне Камил кызга юлга әзерләнергә кушты.

- Ничек? Син китәсеңмени? – диде Нәфисә. – Каракүлне ташлап китәсеңмени?

- Әнине дә, сине дә алып китәм, - диде Камил, катгый итеп. – Каршы килмисез.

- Каракүлне ташлап китәбезмени? – дип кабатлап сорады кыз, дөрес ишетәмме соң дигәндәй.  

- Без кайтырга дип китәбез, - дип тынычландырырга тырышты аны егет. Нәфисәнең аңа бик тә ышанасы килә иде. Тик бер тапкыр ул Камилгә дә, абыйларына да ышанды һәм аларны югалта язды.

- Син китәр өчен кайтмаган идең бит! – Нәфисә шулай дип өзгәләнде. – Мин моннан китсәм, үземне югалтачакмын.

- Ә миңа үземне табарга кирәк! -  Камилнең өзеп-өзеп, кисеп-кисеп әйткән сүзләренең җеп очы аның йөрәгендә уйнаган бураннарга тоташа иде. Үзен хуҗаларча иркен тоткан теге түрә сүзләре аның колагына гына түгел, йөрәгенә үк уелып калган иде. “Хуҗа була белмәгән хуҗага мал әрәм!” – диде ул. Дөрес әйтте.

Баштарак исән калу шатлыгыннан авылын беренче күргәндәй яратып, сокланып йөргән иде ул йөрүен. Озакламый егетнең җаны чарасызлыктан, үзенең көчсезлеген танудан үрсәләнә-бәргәләнә башлады. Әле кайчан гына “монда мин хуҗа!” дип, чит-ятларны өркетеп маташкан иде. Кем хуҗа соң? Хуҗа булып, нишли ала соң ул? Мин көчле дип күкрәк төю беләнмени, әнә, хәзер сөйгән кызын саклар көче дә юк аның. Шуңа да китүне - әнисен дә, Нәфисәне дә үзе белән алып качуны бердәнбер чарасы дип уйлады ул. Вакытлыча китәм, хуҗа булып кайтыр өчен, көч туплар өчен дип юатты үз-үзен.

...Китәр көне җиткән саен күңелендәге шик төене кысыла барып, җанын сызлата иде Нәфисәнең.  Юл чатында калу җиңел түгел икән...

Көн саен саубуллашырга дип, күл буена килә ул. Теге төндә өмет кылы зиһенен томалардай итеп зыңлап торганда, калсам - калам, батсам – батам, тик абыйларын, Камил абыйсын коткарам дип, күлгә кереп барганда, аның уенда мыскал да шик юк иде... Ә бүген? Ул туганнан бирле дөньяга чыгарга хыялланды. Аңа кешеләр кирәк иде. Һәм менә... Дөнья күрә, имеш. Дөнья болай да аларның уч төбендә ята бит инде. Яңа тормыш кайдадыр еракта түгел, нәкъ менә шушында башлана.

 Әнә, Каракүлне кар каплаган. Теге яктагы “кабилә” халкы өчен генә кыш та юк, җәй дә юк: алар һаман нәкъ элеккечә итеп күңел ачарга әзерләнә.  Күл өстенә җәелгән илаһи тынлыкны бозып, алар ягыннан иләмсез авазлар ишетелгәләп ала.

Шулай да кайдадыр бик тирәндә зур балык барыбер сакта тора. Ә җир өстендә Нәфисә бар. Каракүлнең Нәфисәсе бар әле.

 

                                                                      Февраль, 2018 - декабрь, 2019