Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәрәзәмә йолдыз кунды...

Серле буран

Буран дулый, ишек кага, тәрәз шакый,

И, тузына, и, туздыра бар дөньяны.

Хуҗа булган урамнарга, басуларга,

Ду китерә урман дигән чытырманны.

 

Үпкәләр, дим, буран, ятсам өйдә генә,

Кидем итек, уралдым да мамык шәлгә –

Чумдым мин дә ап-ак буран диңгезенә,

Сокланудан тынып калдым тик бер мәлгә.

 

Бөтереп алды ак бураным үз эченә,

Нидер әйтә, нидер җырлый кыш көенә.

Колагыма ак бураннар серен сөйли,

 Син – Хыялый, аңларсың, дип, и сөенә.

 

И, ак буран, җаннарны да агартасың,

Синең чиста саф җилеңнән ачыла тын.

Ак буранда адашулар шундый рәхәт,

Иләс-миләс күңелләрне юатасың.

 

Ап-ак булды мамык шәлем, итекләрем,

Авыраеп түбән төште керфекләрем.

Тәгәрәдем ап-ак карда буран белән,

Сихерләнеп көнгә бакты бу күзләрем.

 

Иртәгә дә серләшербез яме, буран,

Ерак китмә, сине сагынып көтеп торам.

Тагын кайтар  балачагым дөньясына,

Тылсымыңа ура да  бер, серле буран!

***

 

Тәрәзәмә йолдыз кунды бүген,

Әйе, әйе.

Хәтерләмим, синең күзләрең дә

Йолдыз кебек,

Зәңгәр иделәрме?

Зәңгәр кебек...

Алар да бит йолдызлардай

Карый иде көлеп.

 

Тәрәзәмә йолдыз кунды бүген,

Чынлап, чынлап.

Онытмадым, йолдызларны чүпләп,

Йөри идек икәү

Сукмак буйлап...

 

Япь-яшь идек...

Йолдыз кебек чая карашларың

Бага иде сөеп –

Тәрәзәмә кунган

Сүнмәс йолдыз кебек.

 

Син булганга

 

Мин яратам икән бу тормышны,

Син булганга.

Миңа якын, ласа, сукмаклар да,

Син узганга.

 

Очынып кайтам икән өйгә,

Тик син, диеп.

Син булмасаң, тәрәз күзлим,

Янып-көеп.

 

Синең караш, синең сүзләр

Озата гел дә.    

Тик син диеп, өзгәләнеп,

Яшим өндә.

 

Еласам да, елмайсам да,

Сәбәпче – син.

Янымда син булсаң гына,

Яшь, сылу мин.

 

Үзем турында онытып,

Сине уйлыйм.

Йолдыз атылса, теләкне

Сиңа юрыйм.

 

Төшемдә дә, өнемдә дә

Гел син, иркәм.

Ә мин үзем синең өчен

Әйт, кем икән?

 

Мәхәббәт ул...

 

Мәхәббәт ул татлы түгел,

Мәхәббәт ул газаплы.

Без беренче түгел юкса,

Һәм без түгел азаккы.

 

Йөрәк телгәләнеп бетә,

Күңел тула ярага.

Качыплар китәсе килә

Иясез буш далага.

 

Ачу килә аккан яшькә,

Пешерә тәнне ялкын.

Тапталган хис ачысыннан,

Бәгырьгә үтә салкын.

 

Өермәдәй бөтереп уйный,

Төртеп ега суларга.

Йөрәкне  кысып ала да,

Ирек бирми суларга.

 

Үлеп беткәч, яшәү бирә,

Мәхәббәт шулай сыный.

Картлыкта да куып тота,

Аннан шул качып булмый.

 

Мәхәббәт ул татлы түгел,

Мәхәббәт ул газаплы.

...Газапларны үткән сөю

Татлы шул, бигрәк татлы!

 

Көзге халәт

 

Яңгыр ява.

Шыбыр-шыбыр җырлап,

Тәрәзәмә кага.

Яңгыр үпкән сары яфрак

Яна-яна...

 

Яфрак ява.

Күбәләкләр кебек уйнап,

Чәчләремне сара.

Җилләрдән калышмый гомер

Ага-ага...

 

Еллар ява.

Әллә җырлый, әллә елый дөнья,

Йөрәк яна.

Керфекне чылатып,

Яңгырлы яшь тама...

Тып-тып итеп,

Йөрәккә кан сава...

 

Киттең

Киттең. Тукта! димим,

Бәхетең тап,

Бәхетең тап башка янында.

Тукта, дип, илермим,

Син бит миндә –

Йөрәктә яшисең, җанымда.

 

Киттең. Хәерле юл,

Парыңны тап,

Парыңны тап башка, үзгәне.

Тукта! дип  ялынмыйм,

Син бит миндә –

Кадерлесе, җанны өзгәне.

 

Киттең. Тик хушлашмыйм,

Ялгышың тап,

Ялгышың тап, ләкин сагынма.

Тукта! дип йөгермим

Мин бит синдә –

Алгысытыр минем ягыма.