Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыш иттек читтә...

Рушания Абрахимова

Туган нигез

Туып үскән йортым, әти-әни                       

Бик тә якын җанга, күнелгә.                             

Кадерлеләр! Шуңа алар өчен                      

Күңелемнән җыр-моң түгелә.

Язын алмагачлар чәчәк ата.

Һәр чәчәктән жанга моң тула.

Күптән ябык инде туган йортым,

Тик күнелем шунда омтыла.

Алмагачтан алда чәчәк ата

Безнең бакчадагы чияләр

Әйтерсең лә, сине юксынабыз,

Сине сагынабыз, дияләр.

Туып үскән йортым, туган нигез,

Әни көтә кебек чәй куеп.

Яшәсәм дә ерак-еракларда,

Шунда гына минем бар уем.

 

Беләзек

Сагынганда карар өчен

Бүләк иттең беләзек.

Олы бүләк, соңгы бүләк –

Гомерлеккә истәлек.

 

Беләзегең, әнкәй, матур,

Кулларыма килешә.

Сагынмаган бер көнем юк,

Син газизем гел  истә.

 

Аерылу билгесе күк

Чын күңелдән бүләгең.

Нурлы йөзең күз алдымда,

Өзеләдер үзәгем.


Гомер үтә, көзләр җитә...

Югалмас ул истәлек.

Кызым кулларын да бизәр

Шушы ядкәр беләзек.

 Диләрә

Шөбиледә кунак кызы –

Мәскәү калаларыннан.

Иң  чибәрен җибәргәннәр

Сайлап араларыннан.

 

Алсу йөзле, татлы сүзле,

Чәчләре дә бөдрә,

Буе зифа, үзе гүзәл

Йөрәгемне көйдерә

 

Үзе уңган, үзе чая,

Үзе нечкә күңелле.

Гел елмаеп, шатлык белән

Үтсен аның гомере.

 

 

Аһ, Диләрә, Диләрә!

Инде ниләр дияргә.

Кала инде сине сөеп,

Янарга да, көяргә.

 

Балаларыма

Улым, кызым – горурлыгым, 

Сез җаныма торырлыгым.

Кояшым да һәм аем да,

Йөрәгемнең сез мае да.

Тормышымның мәгънәсе –  сез,

Сезнең өчен яшәвем дә.

Сөенечтән генә булсын

Күземдәге яшьләрем дә.

                   

Мәскәү шәһәре.

 

Оксана Ильюп

Гади фәлсәфә

Пыскып кына ерак офыкларда

Чак ялтырый кояш гәрәбәсе.

Көн картаеп төнгә әверелә –

Менә шундый гомер фәлсәфәсе.

 

Хәтерләрне ерта кайтаваздай

Әче гайбәт, чүп сүз, юк хәбәрләр.

Тузган көннән яңа туган төнгә

Өелеп бара калдык хәрабәләр.

 

Көн көленә күмелә күләгәләр

Чуалтыплар вакыт хәрәкәтен.

Үкенерлек булмасын шул, җиткәч,

Көннең котылгысыз һәлакәте.

 

Сәгать угы чаба үрсәләнеп

Килгән сыман нидер үзгәртәсе.

Төн умыра көнне комсызланып, –

Бу тормышның гади фәлсәфәсе...

 

 

Һаман мохтаҗ

Табигатьнең иң саф чагы, иң ак чагы,

Карлар ява өченче көн инде тоташ.

Мин әйтмәдем, син сизмәдең халәтемне.

Мин әйтмәдем: үзем хәлсез – сиңа мохтаҗ.

 

Җылы сүзең кирәк иде, җылы учың,

Саташулы тормышымның бу чорында.

Үзем дәшми эчтән янып терәк көттем,

Шигырьләрем кычкырдылар бу турында!

 

Мин әйтмәдем, син белмәдең – гади тарих.

Син дә юләр инде бигрәк. Без бик охшаш.

Дер селкетә тормышкаем, ә мин әле...

Һаман көтәм. Ә мин һаман сиңа мохтаҗ!..

 

 

Бу кыш миңа сине хәтерләтә

Бу кыш миңа сине хәтерләтә.

Нәкъ синең күк ул да эчкерсез.

Шунысы кызык: әгәр берегез китсә,

Калыр микән янда берегез?

 

Синең сыман актан киенгән ул.

Сулышы – тылсым, үзе – саф һава.

Ала алмыйм синнән күзләремне,

Карап туя алмыйм кышка да.

 

Аннан җылы эзлим, гүя синнән.

Тик салкын да инде үзегез...

Шунысы кызык: әгәр берегез китсә,

Калыр микән янда берегез?

 

Чиләбе өлкәсе, Еманжелинск шәһәре.

 

Ифира Хәлимова

Юаныч

Сахра җиле!

Коры,

Кайнар,

Инде ничә айлар,

Еллар

Сөртәсең син

Минем яшьләремне.

Дәшми генә.

Җан да яшьле инде.

Көтә көнен.

 

Cахра җиле!

Кемнәр

Миллион еллар элек

Күмелгәннәр

Монда.

Әйләнгәннәр

Комга.

 

Мин дә шулай

Беркөн

Тузан булып

Кунармын да

Кошлар канатында,

Кайтып,

Кушылырмын

Туган туфрагыма.

Сахра җиле!

Ялгыз сахра җиле!

Рәхмәт сиңа,

Юатканга мине!

 

Сүрия,

әл-Хәсәкә шәһәре.

 

Гөлсинә Ханәфи

Уйлану

Мин...

Хәзер берьялгыз,

Берүзем генә,

Бар идекме без?

Әллә миндә син,

Әллә синдә мин?

...Әллә бер сагыш?

 

Син...

Бар идеңме син?

Тик минем өчен

Калканнарга тиң?

Безнең бергәлек

Әллә гел ялгыз.

Әллә бер язмыш?..

 

Без...

Бар идекме без?

Нигә син ерак,

Нигә мин ялгыз?

Сөю илендә

Булдыкмы ялгыш?

 

Ник

Хәзер мин ерак,

Хәзер син ялгыз?

Безне мәңгегә

Аерды язмыш?

Ульяновск өлкәсе, Димитровград шәһәре.

 

Фаил Гыймадов

Мине көзләр эзли.

Эзли көзнең әрсез җилләре.

Качам аннан, ә ул

Эзәрлекли һаман, җибәрми.

 

Мине күзләр эзли.

Тутырып бага күзләр җаныма.

Юлларыма каршы чыга алар,

Кая барсам, шунда чагыла.

 

Мине моңнар эзли.

Әверелә кебек язмышка.

Ярый әле көзләр, ярый күзләр,

Ярый әле моң бар тормышта.

                  Казан шәһәре.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             

Бәдгиева Гөлсөя

Әткәмнең авылы биек тау башында,

Әнкәмнең авылы ярларга якында.

Сап-салкын чишмәнең суларын эчкәндә

Мин янам утларда, көямен ялкында.

 

Сагынып кайтамын илемне, нигезне,

Биш бала үскәнбез ул газиз ояда.

И сыкрый, и әрни, и ярсый һәм тынмый

Еракта икәнне күңелем тояя да.

 

Казахстан республикасы,

Шымкент шәһәре.

 

Фәрит Әхмәдиев

*** 

Бур түгелмен, әмма мин бер дәртле ир,

Кыз урларга гел әзер гашыйк шагыйрь.

Чын мәхәббәт өчен йә, кем гаепле? –

Раббым, миңа фатихаңны үзең бир.

***

Караңгыда, кеше күрмәгәндә

Гөнаһлы уй булса башыңда,

Күктә әнә балкый ай кылычы,

Хадай тота аны каршыңда.

Башкортстан республикасы, Уфа шәһәре.