Логотип Казан Утлары
Хикәя

Синең белән янәшә (хикәя)

А ң л а т у   х а т ы

           Исәнме, дустым Заһит!

           Әйе, Илүсә дигән кыз бу дөньяда бар әле. Йә, Аллам! Күпме бәргәләндем сиңа хат язарга батырчылык итә алмыйча! Көннәр, айлар, еллар узды... Кәгазь-каләм алып, өстәл янына утыруга, ниндидер көч шып туктата: хат язсаң, син Заһит каршында кем булачаксың соң? Бу бит үзеңне акларга маташу, үзеңне түбәнәйтү. “Безнең арада барысы да бетте, мине оныт”, - дип аңа телеграмма сугучы үзең ләбаса!” Коелып төшәм дә туктап калам. Ләкин бер көнне, бу газапның мәңге дәвам итә алмаячагын ниһаять аңлаганнан соң, мин язарга утырдым.

           Каян тотынырга белмим. Яшьлекне искә алудан башлыйк әле булмаса. Яңа ел кичендә Алабуга шәһәрендә танышкан идек без. Мин ФАШта, син педучилищеда укыйсың. Быел җәй диплом алачакбыз. Дүрт-биш көн үтүгә, без аерылмас дусларга әверелдек. Дәресләр бетүгә, син йөгереп килеп җитәсең. Син өлгермәсәң, мин сагынып сине юллый башлыйм.  Урамда да бергә, танцыларда да, концерт-спектакльләрдә дә, төрле кичәләрдә дә бергә. Безгә сокландылар, бездән көнләшүчеләр дә булды. Мин чиксез бәхетле идем. Курсташым Фәридәдән башка дусларым юк иде. Әнкәй әйткәндәй, мин бик көйсез булдым. Кызлар да, егетләр дә минем энәләремә бер кадалсалар, кабат якын килмиләр иде. Ә менә син тырпайган энәләремне каз мамыгыдай йомшарта белә идең. Ачулы күзләремне читкә борган чакларда, син чәчләремне йомшак кына сыпырып, керфекләремнән үбәсең дә колагыма пышылдыйсың: “Елганың текә ярына килеп җиттек, эчеңдәге җенеңне шунда төртеп төшерик, Назлыҗамалым...” Мин пырхылдап көлеп җибәрәм, үпкәләүләремне онытам һәм без яшьлекнең алсу томаннары эченә кереп югалабыз...

           Ләкин безгә мәхәббәт диңгезендә озак йөзәргә туры килмәде. Укулар бетте, имтиханнарны тапшырдык, без – булачак шәфкать туташлары, дипломнар да алдык. Син, “ашыгыч эш килеп чыкты,” дип районыгызга кайтып киттең. Өч көннән дипломга киләм, көт дидең. Курсташларым таралышып бетте, мин берүзем Алабугада торып калдым. Өч көн үземне кая куярга белмичә бәргәләндем, ашаудан-эчүдән калдым, синең белән икебез очраша торган Ленин бакчасына кердем дә еладым, кердем дә еладым. Өч көн миңа өч ел кебек тоелды. Дүртенче көнне дә кичкә кадәр түздем. Аннары почтага бардым да теге телеграмманы суктым. Җанымның телгәләнүләре, барлык ачуларым басылгандай булды. фартирыма кайтсам, өстәл янында бер егет утыра. Өй хуҗам Нәсимә апаның туганы икән. Рәис исемле Буа мишәре. Ашап-эчкәч, Нәсимә апа мондый матур кичтә өйдә утыралармыни, дип безне урамга куалап чыгарды.  Рәис үзенең армиядә хезмәт иткәнлеге, Ленинград төзелеш институтының беренче курсын тәмамлавы турында сөйләде. Сезгә медицина  институтына укырга керергә кирәк, дип мине Ленинградка кодалый башлады. Әтисе ягыннан бер туганы шәһәр Советында эшли икән, керергә ул булышачак, дип ышандырды. Ләкин мин Актанышка эшкә билгеләнгән диюемә, Рәис кул гына селтәде. Төн уртасы җиткәнче, Ленинградның матурлыгы турында, кайнап торган институт тормышы турында сөйли торгач, ул минем күңелемдә әллә нинди давыллар кузгатты. Миндә әкият дөньясына кызыгу тойгысы уянды.  Нәсимә апа икенче көнне безне иртүк Кама  буйларын, Шишкин урманнарын карарга чыгарып җибәрде. Аларны ныклап карадыкмы-юкмы, әйтә алмыйм, Рәис кабат кичәге сүзне дәвам итте. Мин үземнең эшкә билгеләнгәнемне кабатладым. “Кияүгә чыгасың, - диде Рәис. – Киявең кая тели – шунда китәсең.” Мин: “Кайда соң ул кияү?” дип көлеп җибәрдем. “Синең каршыңда ул кияү”, – диде Рәис. Мин башымны артка ташлап, тыела алмыйча көләргә тотындым. Шунда ул кулымны тотып: “Илүсә,  бер әйбер сөйлим, тыңла әле, - дип күзләремә ялварулы караш ташлады. – Нәсимә апаның мине читтән торып сезнең белән таныштыруына ике елдан артты инде. Мин хәзер күңелемнән көн саен сезнең белән танцыларда йөрим. Нәсимә апа Алабугага гел чакырып торса да, килергә җай чыкмады.” Рәис  кесәсеннән фото чыгарды. Ул шактый зурайтып эшләнгән рәсемем иде. “Нишләп бик таушалган ул?” дип соравыма: “Мин аны көн саен кат-кат үбеп торганга”, – дигән җавап ишеттем. “Мин сезгә читтән торып гашыйк булдым, Илүсә. Сезнең уңганлыгыгыз, булганлыгыгыз турында Нәсимә апа туктаусыз язып торды. Мин күптән сезнең белән никахлашып яшәгәндәй итеп тоям үземне, характерларыбыз да туры килде, сез кайнаррак, мин сабыррак. Моңа кадәр үпкәләшкәнебез булмады.” Аның бу сүзләреннән мин тагын көлеп җибәрдем. “Нәсимә апа дүшәмбе көнне ачуланып шалтыратты: “Йә кыз китә, йә син авыз ачып каласың! – ди. – Егете киткән чак, килеп җит!”- дип боерды.

         Аның сөйләгәннәрен мин комедия карагандай кабул иттем. Беркайчан да институтка керү өчен генә кияүгә чыкмаячакмын, дидем. Хәзер кешеләр йә фатир, йә чит илгә чыгу өчен, йә башка сәбәп белән никахлаша. Язылышу – ул бит әле бергә тору дигән сүз түгел. Минем каршы әйткән һәр сүземне Рәис әнә шулай юкка чыгара барды. Аның сүзләре мине гомерлек хыялым булган медицина институтына якынайтты. Миңа кинәт әллә ни булды. Башымны бөтенләй югалттым. Ул минем алдымда торган якты киләчәк турында сөйләде дә сөйләде, мин матур төш күргәндәй сихерләнеп, шул киләчәктә йөздем... Нәсимә апа да Рәис сүзләрен  хуплавын колагыма гел тукып торды. Ике тәүлек дигәндә, мин ризалык бирдем... Язылышырбыз, мин үз фамилиямдә калам, бергә тормаячакбыз, дип килештек. Әти белән әни башта аптырашса да, туй ясамыйбыз, Алабугада язылышабыз да Ленинградка китәбез, беркемгә дә әйтмәгез, дигәч, ризалаштылар. Аларның мине зур врач итәселәре килә иде. Әгәр килешсәк, уйларыбыз берексә, институт бетереп кайткач, туй ясарбыз дидек.

          Абыйсының ярдәме дә булгандыр, мин институтка кердем. Ул Рәис абыйларында, мин тулай торакта яшәп укый  башладык. Ул миңа Нева буе шәһәренең барлык истәлекле урыннарын да күрсәтеп чыкты. Концертларга, театрларга, танцыларга йөрдек. Монда мин Октябрь бәйрәменең  ни дәрәҗәдә зурлап үткәрелүенә таң калдым. Демонстрациядән соң Рәис, “Әйдә, бер танышларыбызга кереп чыгабыз”, дип каядыр алып китте. Лифтта алтынчы катка күтәрелдек. Рәис, үз ачкычы белән ачып, бер фатирга алып керде. Бу искиткеч зур бүлмә иде. Бөтен нәрсә бар. Савыт-саба да, суыткыч та,  диван-карават, туалеты, ваннасы. Биредә кеше тормаганлыгы күренеп тора иде.

         “Ә кайда соң дусларың?” дип сорауга, Рәис елмаеп: “Менә бит, икесе дә кара-каршы басып тора”, диде. Ваклыкларын сөйләп тормыйм. Рәис минем күңелемдә урын алып өлгергән иде инде. Ул көнне без шушында калдык. Дүрт көннән бер бабайдан яшерен генә никах укыттык. Икебез дә комсомол бит...

          Никахтан соң миңа әллә ни булды. Эчемдә нидер дөрли башлады. Ул сүнмичә бик озак интектергәннән соң, моның сәбәпчесе син икәнне аңладым, Заһит! Бөтен вөҗүдемне коточкыч тойгы биләде: яшәүнең шатлыгы син янәшәдә чакта гына булган икән! Югыйсә без Ленинградта  кайнап торган тормыш белән яши идек. Әлбәттә, мин бу хәлне иремә сиздермәскә тырыштым. Әмма күңелем үсмәде, эчтән сыздым. Бутала башладым. Лекцияләр начар үзләштерелә, укыганнарым истә калмый, зачет-семинарларда битарафландым. Моның аяныч нәтиҗәләргә китерәчәген уйлап, эчке дөньямда тәртип урнаштырырга керештем. Ләкин бу ачыргаланып бәргәләнү генә иде. Ахырда юлын таптым. Синең белән икебезнең арадагы сөю тулы мизгелләрне күңелемнән үткәрергә тотындым. Шул чакта миңа искиткеч рәхәт иде. Сине үземнән өзеп ташлый алмаячагымны аңладым. Сиңа якынаю гына җанымны сулкылдап сызлауларыннан коткара алачактыр, мөгаен. Бу минем Ленинградка килгәч алган иң зур сабагым иде.

          Менә ундүрт ел вакыт узган да киткән. Институттан соң Нижневартовскида эшләү, Чаллыга кайту,  хәзер Казан. Әйе, башкалабызга күчүебезгә өч ай. Мин терапевт булып урнаштым. Рәис – төзелештә инженер. Мин синең университет тәмамлавыңны, гаилә хәлләреңне,  тел-әдәбият өлкәсендә бик мөһим фәнни хезмәтләр чыгарганыңны, филология фәннәре докторы, профессор булуыңны, күптөрле дәрәҗәләргә, дәүләт бүләкләренә ия икәнеңне күптән белә идем. Калган казанышларың белән Казанга кайткач телевизор, газета-журналлар аша  танышып барам һәм эчемнән горурлык кичерәм.  Син көләрсең болай язуыма. Тик нишлим? Бернинди өлешем булмаса да,  горурланам, күңелем рәхәтлек кичерә уңышларың өчен. Кызганыч, бу хакта кешеләргә сөйләп кенә булмый.

          Яшьлек үтте. Ләкин аның яме күңелемнең иң кадерле урынында саклана. Мине бормалы юллар урый-урый сиңа якынаерга шул этәргәндер инде.

          Хатым озынга китте. Вакытыңның минутлап бүленгәнен беләм. Максатым –теге чакта шул адымны ясаганым өчен аклану дип аңлама, зинһар – бары аңлату гына иде. Әмма бик үк барып чыкмады, чөнки ул чактагы халәтемә үземнең дә төшенеп бетә алганым юк.

          Түземлегең җитсә, укып чыгарсың. Җавап яз димим. Шуңа күрә адресымны да куймыйм. Хатны секретареңа кертеп бирерләр. Мин сиңа иң изге теләкләр генә телим.

                                                                   Ф ә р и д ә г ә   х а т

         Сәлам, Фәридә!

         Миңа көмештәй якты ләйсән яңгыры яуды бүген! Күңелемдәге гөлләрем чәчәк атты!  Минем Заһитка хат язганымны беләсең бит. Гел көтмәгәндә очраштык бит, малай! Камал театрына барган идем. Рәис, гадәттәгечә, сәбәп табып, өйдә калды.  Фойеда артистларның фоторәсемнәрен, театрга бәйле тарихи әйберләрне карап йөргәндә: “Илүсә, бу син түгелме соң?” дигән тавыш ишетелде. Артыма борылдым да катып калдым.  Заһит елмаеп тора!  Ике куллап күреште, кулларымны ычкындырмыйча тартып, дивар буендагы аулаграк урынга алып килде. “Хатыңны алдым, рәхмәт!” – диде. Аның бу сүзләренә берәр нәрсә әйттемме-юкмы – хәтерләмим, мин аңа караган килеш өнсез-тынсыз калдым. Беләсеңме, малакаем, ул бит яшәргән! Валлаһи! Йөзендә ник бер җыерчык булсын! Гәүдәсе төп-төз! Дулкынланып торган чәчләре дә агармаган. Тавышы гына бераз калынайгандай тоелды. “Син гел картаймагансың”, диюемә көлеп: “Күз тигерә күрмә”, – диде. Ул арада өченче звонок шалтырады, залга кереп утырдык. Урыннарыбыз ерак, бер-беребезне күрерлек түгел иде. Антрактта ул мине буфетка чакырса да, баш тарттым.  Дөресен әйтим, минем аның белән икәүдән-икәү генә буласым килде, халык арасыннан читкәрәк атладым. Без эшебез, гаиләләребез турында сөйләштек. Спектакль карасам да, уйларым гел аңа алып китте.  Тамаша беткәннән соң, ул тагын мине эзләп тапты.  Дөресрәге, мин үзем таптым бугай. Ашыкмадым, юри генә күргәзмә-истәлекләр тирәсеннән урап килдем. Киемнәрне алырга чиратка басмыйча гына гардероб тирәсен күзәтеп бер-ике әйләндем, тик ул күзгә чалынмады. Киенеп кайтып китте микәнни, дигән уй йөрәгемне яндырырга тотынды. Саубуллашмыйча да китмәс бит инде ул, бәлкем тышта көтәдер дип уйладым да ашыгып гардеробка килдем. Киенеп, чыгарга кузгалганда, мин аны күреп алдым. Заһит спектакль куйган режиссер белән нидер сөйләшә-сөйләшә икенче каттан төшеп килә, шоколад төсендәге плащы беләгенә салынган иде. “Сине озатып куйсам карышмассың бит?” – диде, ишеккә таба атлаганда. Мин дәшәргә өлгермәдем. Урамга чыккач, “Киттекме?” дип сорады. “Әйдә” дип бер сүз әйтәсе урынга, беләсеңме, мин нишләдем? Бик эре кыяфәт белән: “Безнең озатышып йөргән кичләребез бик еракта калды бит инде, - дидем. – Сүрелгән хисләргә кагылмыйк...”

***

         Заһит акрын гына минем салкын бармакларымны уттай учларына алды, күзләремә җитди карашын төбәп, болай диде: “Гафу ит, Илүсә, әгәр мин сине урамда калдырып китсәм, үземне кешегә санамас идем.” Ул мине култыклап, театр артындагы мәйданчыкта торган кара “Волга” янына алып килде һәм без Константиновка бистәсенә юл алдык.  Мин сабырсызланып сүз башладым: “Син мине бик каргагансыңдыр инде, әйеме?” Бу сорауны ишетүгә, Заһит кинәт машина тормозына басты, без дык итеп туктап калдык. Ул башын ялт итеп миңа борды: “Ни дигән сүз ул каргау?!” Аның тавышы ачулы яңгырады. “Син филолог, аның мәгънәсен яхшырак беләсең”, дидем мин. “Синең хатыңда да үзеңне гаепләү ярылып ята, – диде ул. – Бу нәрсәгә кабат кайтмас өчен әйтеп куям: син миңа элекке чактагы кебек якын. “Алдыйсың!” дип кычкырасым килгән иде, әмма Заһитның кичерешләрдән уйнап торган йөзе, уттай күз карашы сүзләренең хаклыгына ышандырды. Каргамасаң, гаепләгәнсеңдер, дидем, башымны читкә борыбрак.  “Мин сине һаман яратам! – диде ул хисләнеп. – Безнең җаннар бер-берсенә үрелгән инде.” “Ә хатының?”  “Аны да яратам”, диде Заһит. “Алай була алмый!” дидем мин, үзем дә сизмәстән тавышымны күтәреп. Ул борылып миңа таба иелә төште. Бик уйчан кыяфәттә һәр сүзенә басым ясап сөйли башлады: “Мин әле тагын бик күп хатын-кызларны яратам! Хатын-кызның гәүдәсе, матур кыяфәте моңнан яратылган, ә эче тулы сагыш... Сезгә карата булган гаделсезлек мине балачактан ук изә. Мин кайда гына булсам да, сезне яклыйм...”  “Ә син моны ничек аңлый алдың соң?” дип сорадым мин.  Ул бер генә мизгел уйланып торгач, телгә килде: “Моны аңлау өчен сугышта ирен югалтып биш баланы, әби-бабайны тәрбияләгән, үзе көне-төне фермада эшләгән әниең булуы кирәк.” Шуннан соң ул миңа үзләренең тормышын сөйләп шаккаттырды. Ул педучилищеда да, университетта да гел эшләп укыган икән. Күпме газап күрдем мин Заһитның йөзендә. Аның бер генә сүзенә дә ышанмый мөмкин түгел иде. Шунда мин аңа үземнең нинди шалтыравык икәнемне, күңелемә җыелганнарны сөйләмичә түзә алмавымны әйттем, дулкынланган уйларымны ике елга бер мәртәбә булса да хат итеп язарга рөхсәт итүен сорадым. Ул риза булды, шалтыраткалап алсаң да ярар, дип визиткасын биреп китте. Мин визитканы учыма кыскан килеш шактый вакыт урамда басып тордым, аны элеккедән дә ныграк яратуымны аңладым. Гүя миңа әнкәй балачагымда сөйләгән күк капусы ачылды.

            Менә шул. Бүтән яңалыгым юк. Ахирәтең Илүсә.

 

А л т м ы ш   я ш е ң   б е л ә н   к о т л ы й м!

         Заһит!

           Бүген синең алтмыш яшьлек юбилееңа багышланган “Олпат галим” дигән мәкаләне укыдым.  Үзем укыйм, үзем шатлыктан куанам.  Укып чыккач, ярый әле көнендә шалтыратып котлаган идем, дип сөендем. Әйбәт язылган, синең башкарган хезмәтләреңә, шәхесеңә дә зур бәя бирелгән. Әгәр мин язган булсам,  мәкаләмә “Кайнар кеше” дигән исем куяр идем. Кызык булсын, иң истәлекле бер көнебезне исеңә төшерим әле.  Без, гадәттәгечә, Ленин бакчасында чаган агачлары янында очрашырга тиеш идек. Син бераз соңардың, мин инде үпкәли башлаган идем. Менә тонып чабып килеп җиттең. Спортзалдан гына чыкканың күренеп тора. Өстеңдә кызыл футболка, аякларыңда ак кедылар. Чәчләрең тирләгән маңгаеңа ябышкан. Килеп туктауга соңаруыңның сәбәпләрен аңдата башладың. Ә мин ишетмим, сиңа сокланып карап торам. Алсуланган бит очларың шоп-шома. Ияк асларыңа йомшак кына төкләр дә чыга башлаган икән. Минем әнә шул мамыктай төкләреңә бармак очларым белән кагыласым килде. Тагын ни теләгәнмендер, ни уйлаганмындыр – хәтерләмим. Син мине кинәт кочаклап алдың да иреннәремнән суырып үптең. Бакчадагы агачлар да, дөнья да югалды. Синнән бәргән кайнарлык минем һәр күзәнәгемә күчте. Бу безнең беренче үбешүебез иде... Ярты елдан артык кына дәвам иткән мәхәббәтебез чорында синнән иңгән кайнарлык, без йөзләрчә километр ераклыкларга аерылгач та, мине гел җылытып торды. Ә без Казанга күчеп, элемтә урнашкач, авыр чакларымда сиңа шалтыраттым, җентекләп хатлар яздым, киңәшләр сорадым. Эшемдә дә, гаиләдә дә туган төрле кыенлыклардан мин еш кына стресска бирелдем. Шундый чакларда синең белән телефоннан сөйләшсәм дә, шикләнүләрем юкка чыкты, четерекле хәлләрдән котылу юлы табылды, күңелдә киләчәккә ышаныч туды. Син тәрбияләгән яшь галимнәр бүген телевизордан синең игелеклегең, эрудицияң турында, синең булышлыгың, тәрбияләвең белән фәнгә килүләре турында сөйләделәр. Аларга кушылып, мин дә чын күңелемнән мең-мең рәхмәтләр укыйм сиңа.

            Заһит! Сине чын мәгънәсендә Мәшһүр Шәхес статусына ирешүең белән ихлас күңелдән котлыйм. Шундый биеклекләргә күтәрелеп тә, гади, ярдәмчел кеше булып калуыңа сокланам. Синең өчен куанам, безне очраштырган өчен Ходайга  рәхмәт укыйм. Гомернең азагына кадәр шушлай яшәргә язсын берүк!

                                                                                                                           Илүсә.              

 

                                                        Ф ә р и д ә г ә   и к е н ч е   х а т                   

         Фәридә!

          Кайнар сәламнәр юллап, Илүсә. Бу хатым белән  борчуым өчен гафу ит. Мин Рәис белән аерылышырга булдым. Безнең тормыш хәлләрен син беләсең. Берни дә үзгәрмәде, киресенчә, начарая гына бара. Күпме көч түктем мин аны тәрбияләргә. Театрларга, концертларга алып барырга тырыштым, искиткеч кызыклы китаплар алып кайтып карадым. Аның өчен – эш, эштән соң дуслар белән рюмка тотып,  тагын эш турында тарткалашу кызык.  Тормыш юлыбыз капма-каршы юнәлештә. Ул һаман үз юлында. Мине тыңламый. Адәм баласы бер генә яши, бер генә! Үкенмәячәкмен. Элекке яратулар да шиңгән гөл кебек корыгандыр инде. Балалар дип гомер узды. Хәзер алар үсте. Мин картаеп аерылышкан кешеләргә аптырый идем, менә аңладым инде. Бүген судка гариза тапшырам. Хат язып вакытыңны әрәм итмә, минем холкымны беләсең. Бер-берсенә кушылмаган ике аерым дөнья булып бер гаиләдә яшәү тәмам туйдырды.

          Фәридә, сиңа язган хатымны нишләптер сала алмадым...

          Аннары Заһит күз алдыма килде. Рәис белән ничек яшәвебез турында күп еллар буе аңа язмакчы булдым, тик кыюлыгым җитмәде. Бәлкем үземне бәхетсез итеп күрсәтәсем килмәгәндер. Судка гаризаны тапшырдым. Бу хурлыклы адым минем өчен үлем белән бер булды. Икенче көнне иртүк Заһитка больницадан шалтыраттым,  судка гариза биргәнемне әйттем. Ул шактый вакыт дәшмәде, сулыш алганы гына ишетелде.  Аннары кич эштән соң больница каршында машинада көтәрмен, диде.  Кич очрашкач, акрын гына безнең якка юл тоттык. Мин юл буе аңа Рәис белән ничек яшәвебезне сөйләдем. Ул бик игътибар белән тыңлады, сирәк-мирәк сораулар да биреп алды. Иң соңыннан бу хәлгә Рәиснең мөнәсәбәтен сорады. Мин аның, “бу ниятеңне ташла”, дип ялынуын әйттем. Безнең өйгә кайтып җиткәч, машинасын сүндереп, Заһит миңа борылды. “Синең сөйләвеңчә, ирең бик тере, хәрәкәтчән кеше булган. Хәзер син аны “бөтен нәрсәгә битараф”, дисең. – Заһит күзләремә туп-туры карады да: - Сәбәбен әйтимме? – диде. “Әйт”, - дидем. “Син аны тәмам баскансың, сиңа аның кол булуы кирәк.” “Каян беләсең?!” – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. “Сине мин үземнән әйбәтрәк беләм, – диде Заһит. – Алдыңа тезләнмәгәч, аны аермакчы буласың”. Минем күзләрне яшь каплады. “Мин аны ничекләр генә тәрбияләп карамадым!” Заһит әйтерсең лә мине ишетмәде: “Синең үзең теләгән затны ясарга тырышуыңа ирең тавыш-гауга чыгармыйча гына, эчеп каршы тора. Яхшы чакта гаризаңны ал!” “Юк!” – дидем мин күз яшьләренә буылып. Машинасын кабызгач: “Минем әйткәннәрем хакында ныклабрак уйла әле син, Илүсә, – диде ул күзләремә карап. – Мин бит сиңа да, гаиләңә дә начарлык теләмим.” Мин саубуллашып та тормыйча өебезгә йөгердем...

           Фәридә!

           Хатымны язудан туктаганыма ике айга якын вакыт узды. Заһитның сүзләренә бәйләнә-бәйләнә, мин төрле кичерешләрдә тинтерәп яшәдем.  Гомер юлымны балачактан бүгенге көнгәчә беркайчан да болай җентекләп барлап чыкканым юк иде. Мин баш бирмәс, ярсу, үз дигәнемне итмичә тынычланмый торган зат булып чыктым. Минем бу сыйфатларымны әти-әнидән, мәктәптән башлап, бик күп кешеләр кат-кат сиздереп килгәннәр икән. Заһитның әйткәннәренә бик озак карышсам да, аның белән килешергә мәҗбүр булдым. Судтан гаризамны алдым. Су болганды, болганды да тынды... Рәис тә, үзем дә коточкыч газаптан котылдык. Тик икебезнең дә йөрәктә яра калды. Әлбәттә,  анысын вакыт төзәтер дип уйлыйм. Сине дә борчыдым, гафу ит инде.

                                                                                                                           Илүсә.

                                                     К о т л а у н ы ң   д ә в а м ы                                                        

           Иртән иртүк сиңа Яңа ел котлавымны җибәргән идем. Кич бакчабызга ярты сәгатькә генә һава суларга чыккач,  кабат уйларыма килеп кердең. Түзә алмыйча,  шуны язам әле, котлавымның дәвамы булсын.

           ...Бакча уртасында басып торам. Акрын гына ябалак-ябалак кар ява. Карларны аралап, аллы-гөлле гирляндаларның шаян нурлары миңа күз кыса. Яңа елга нибары бер атна калды. Ниләр алып килә ул безгә, җирдә яшәүче җиде миллиард ярым халыкка?  Мин үземне вакыйганың бер чиктән икенче дәвергә күчкән тарихи бер ноктасында басып торгандай хис итәм. Күңелне сафлык, тынлык, илаһи бөеклек били. Шунда хисләремә син килеп кердең. Синең янәшәмдә икәнеңне тоеп яшәү Казанда үткән кырык елга якын гомеремне гел җылытып торды. Зирәк киңәшләрең тормыш тәҗрибәбезгә әверелде. Син безгә, якыннарыбызга күп мәртәбәләр ярдәм иттең. Синең яшәү рәвешеңнән мин бер нәрсәне аңладым: дөньяда иң бөеге Шәфкатьлелек икән! Тормышны мәхәббәт тота диләр. Ләкин эгоизм белән сугарылган мәхәббәт фаҗигалары гасырлардан гасырларга дәвам итә. Юк, минемчә, иң бөек хис – тойгыларның, эш-гамәлләрнең асылында иң элек шәфкать ятарга тиеш. Син миңа шушыны аңларга булыштың. Мин бит үтә тотрыксыз, әллә ничә кисәккә вакланган идем. Син миңа бер бөтен булып җыелырга ярдәм иттең. Картайган көнемдә, әллә нинди чытырман хисләрдә адашып,  аерылышудан коткарып калуың өчен генә дә ничә еллар рәхмәт укыйм мин сиңа. Балаларыбызга, оныкларыбызга куанып гомер кичерәбез. Рәис тә үзгәрде, гөрләшеп яшибез. Моңа да син сәбәпче булып чыктың. Рәис әле күптән түгел генә пневмония белән больницада бик каты авырып ятты. Шуннан терелеп кайткач,  серен чиште. Мин судка гариза язып йөргәндә, ул сиңа язган хатларыма юлыккан. Мин бит хатларымны копировка кәгазе аша язам. Шуларны укыгач, моңа шок булган. Бик нык уйландым, ди. Шул вакытта мин аның эштән соңармыйча кайтуын, китап-журналлар укый башлавын, яшь чактагыча җорлануын аерылышудан куркудандыр, вакытлыча гына кыланып маташадыр, дип уйлаган идем. Алай булмаган. Шул серен сөйләгәч, Рәисне максатыңа ирештең, чын ир икәнеңне расладың, дип ихлас мактадым. Әгәр синең белән чагыштыру өчен ирем булмаса, мин күп әйберләрне аңламас та идем. Шушы кадәр еллар эчендә уйларымны, ниятләремне, кылган эшләремне еш кына син ни әйтерсең микән, дигән бизмән аша үткәрергә күнектем. Рәисне читтәрәк калдырганмын. Алайса миңа кайсыгыз күбрәк ир булган соң? Бергә яшәүче иремме, әллә миңа бармак белән дә кагылып карамаган синме? Ә нишләп ир? Бәлкем син минем өчен Хозыр Ильястыр? Мин бит бик ерактан, әйтерсең лә галәм биеклегеннән синең карашыңны йөрәгем, һәр күзәнәгем белән тоям. Өйдә дә, урамда да, эшемдә дә, теләсә кай җирдә. Әгәр без синең белән өйләнешкән булсак,  нинди олы, мәрхәмәтле шәхес икәнлегеңне мин аңлап бетерә алган булыр идемме икән? Синең таләпләрең буй җитмәслек югары бит. Ә мин үземне тәрбияләүчеләргә теш-тырнакларым белән карыштым. Алабугада училищеда укыганда, син бу хакта миңа юмор белән төрттергәли идең. Серкәң су күтәрми, дигәннәрең дә хәтердә. Ә шулай да син мине тәрбияләдең. Иң якын эч серләремне үзеңә кабул итүең белән тәрбияләдең. Синең бер күз карашың, һәр сүзең минем йөрәгемдә. Син булмасаң,  яшәвемнең яме бик нык кимер иде. Барлыгың өчен рәхмәт! Аерым яшәсәк тә,  без бергә бит. Моны тою миңа чиксез рәхәт!

         Киләсе елга сиңа 78, миңа 76 яшь тула. Гомерләребез бик озын шикелле күренә. Ләкин кай арада үтте икән соң ул? Ярар, алдагысын әйбәткә, шатлыкка, бәхеткә юрыйк. Сау-сәламәт яшә! Эшләрең үзеңә шатлык, милләтебезгә файда китерсен иде. Киләсе Яңа ел бергәләп алга омтылышыбыз елы булсын.

                                                                                     Сиңа сыенып яшәүче Илүсә.

        

         АВТОРДАН. Үткән елның соңгы көннәрендә ишек алдында кар көрәп йөргәндә, капкада таныш хатын күренде.

       - Киявебезнең әбисе Илүсә сезгә тапшырырга кушты, - дип миңа бер төргәк тоттырды да чыгып китте.

       Төргәктә пөхтә итеп язылган кәгазьләр иде. Иң өскә түбәндәге язу салынган: “Хөрмәтле Фоат Миңлеәхмәт улы! Мин сезнең әсәрләрегезне яратып укып барам. Болар – минем хатларым. Игътибарга лаек тапсагыз, иҗатыгызда файдаланырсыз. Шушы килеш бастырып чыгарсагыз да, сүзем юк. Аларда яшерерлек әйбер күрмим. Бәлкем кемнәрдер гыйбрәт алыр. Язмаларымда саф дөреслек кенә.

       Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, сәламәтлек, иҗат уңышлары телим.

                                                                            Галимҗанова Илүсә Зәки кызы.

        Мин ул хатларның берничәсен “Казан утлары”на тәкъдим иттем. Кайнар йөрәк тибеше белән язылган уй-кичерешләргә каләм белән кагылуны гөнаһ санадым.