Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шагыйрьләрне мәңгеләштерүче

Татарның бөек уллары – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемнәре республикабыздан читтә дә яхшы таныш. Әстерханда, мәсәлән, аларны башка милләт вәкилләре дә белә. Ике мәшһүр шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән аларның исемнәре
Каспий диңгезендә йөк ташый торган судно- баржаларга бирелгән.
Икътисади яктан үсеш алган, уникаль табигатькә һәм борынгы бай тарихка ия булган күпмилләтле әлеге төбәктә бүгенге көндә
80 меңгә якын татар яши. Яшьрәк буын бөек шагыйрьләр телендә киң аралашмаса да, бу өлкәдә милли рухның, бердәмлекнең көче
әллә каян сизелеп тора.
Ә бу рухны, беренче чиратта, шул милләтнең асыл ул һәм кызлары тудыра. Шундыйларның берсе – Ринат Зәйдулла улы Әюпов. Бүгенге көндә ул Әстерхандагы йөк ташу өлкәсендә эшли торган алдынгы шәхси оешмаларның берсе булган «ВТС»
компанияләр төркемен җитәкли.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр ди халык. Әюповлар нәселе элек-электән кешелекле, кече күңелле булулары белән аерылып тора. Олыны – олы, кечене кече итә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер алар. Үрнәкләре исә күз алдында:
үз Ватаны өчен гомерен кызганмаган бабалары Равил, офицер, халыкара дәрәҗәдә эшләп килә торган холдингның чишмә башында торган әтиләре Зәйдулла бар бит.
1997 елда әтиле-уллы Әюповлар нигез салган «ВолгаТрансСервис» транспорт фирмасының (соңрак әлеге атама «ВТС» итеп кыскартыла) чирек гасырга якын вакыт дәвамында уңышлы эшли торган эре оешмага әверелүе дә бу нәселнең тырышлыгы, үҗәтлеге турында сөйли.
«Әтиемнең, бабамның фидакарьлеге, алдан фаразлап фикер йөртүләре безне, үткәнне истә тотып, киләчәккә карап эш итәргә өйрәтте. Тормышта көчле рухлы, абруйлы шәхесләргә генә таянып була. Ә андый булып җитешер өчен үз алдыңа максат куярга,
аңа ирешер өчен тырышып эшләргә, киләчәкне фаразлый белергә өйрәнү мәслихәт. Миңа беренче тормыш сабагы биргән әти-әниемә бүген дә рәхмәтлемен», – ди Ринат Зәйдулла улы, истәлекләргә бирелеп.
Шушы яктан, шушы туфрактан без. Ринат әфәнде Әстерханда туып үскән. Әнисе Гөлҗара апа ягыннан тамырлары Татарстанның Тәтеш районына барып тоташа икән. Героебыз Әстерхан дәүләт техник университетын, соңрак Сарытауның дәүләт хокук академиясен, ә 2019 елда Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен тәмамлый. Аның фикеренчә, артта каласың килмәсә, заман белән бергә атларга кирәк. Югары белем алган белгеч озакламый үз эшен башлап җибәрә. Бүген ул – өлкәдәге куәтле эшмәкәрләрнең берсе.
«Башта йөк ташу белән шөгыльләндек, тора-бара бер-бер артлы ике порт сатып алдык. 2002 елда беренче судно-баржалар алынды. Бүгенге көндә аларның саны 5 берәмлеккә җитте, – ди Ринат әфәнде. – Аллага шөкер, башлаган эшебез уңышлы бара».
Судноларга татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр исемен бирү идеясе дә аныкы икән. «Максатыбыз – татар халкы данын еракларга таныту иде. «Габдулла Тукай» да, «Муса Җәлил» дә Идел елгасы һәм Каспий диңгезе киңлекләрен иңли.
Шул рәвешле татарның мәшһүр шагыйрьләре белән Җир шарында тагын да күбрәк кеше кызыксына. Бәлки, кешеләр алар турында күбрәк белергә теләп, интернетка керер, шәхесләрнең биографиясен, әсәрләрен укырга керешер дип уйладык», – ди
Ринат Зәйдулла улы.
Ә кызыксынучылар, чыннан да, бар икән. Алар өчен экскурсияләр оештырыла, махсус стенд та эшләп куйганнар. Әңгәмәдәшебез сүзен дәвам итә:
– Тукай татар халкының милли символы булып тора. Шуңа күрә аннан башладык, соңрак бу серияне дәвам итәргә уйладык һәм бөек каһарманыбызга тукталдык. Киләчәктә тагын бер судно алсак, аңа да берәр данлыклы милләттәшебез исемен бирү
теләге бар. Бу юлы аның кем булачагын бергәләшеп билгеләрбез, мөгаен. Моның өчен, мәсәлән, социаль челтәрдә сораштыру үткәрергә була. Кайсы шәхес исеме күбрәк тавыш җыя, шулай аталган көймә дә, «Габдулла Тукай» һәм «Муса Җәлил»
белән беррәттән, халыкка хезмәт итә башлаячак. Бүгенге көндә йөкләрне нәкъ менә «безнекеләр» илнең теләсә кайсы почмагына җиткерергә мөмкинлек бирә.
Әюповлар командасында биш йөздән артык кеше хезмәт итә, араларында татарлар да шактый икән. Нинди генә эшкә алынсаң да, уңышка ирешү бары тик фикердәшләр тупланган җирдә генә мөмкин дигән фикердә җитәкче. «Бер нәрсә дә тиз генә бирелми,
барысы да белем һәм тәҗрибә аша килә. Үз алдыңа ирешә алырлык максатлар куярга кирәк», – ди Ринат әфәнде.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» мәкален тормыш девизы итеп сайлаган героебыз, төп хезмәте җайга салынганнан соң, иҗтимагый эшкә тартыла башлый. Башта Шәһәр Думасына, соңрак Әстерхан өлкәсе Думасына депутат итеп сайлана. Аның: «Башта өлкә депутаты ярдәмчесе булып эшләдем. Шул чакта килеп чыккан мәсьәләне күрүче генә түгел, ә аны чишәргә мөмкинлек эзләүче күзлегеннән карадым. Депутат булу – яңа бер баскыч ул. Бу тормышта эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк», – дигән
сүзләрен күпләр уңай кабул итәр дип ышанам.
Ринат Зәйдулла улы иҗтимагый эшчәнлекне иң гади эшләрдән – язын һәм көзен өмәләр үткәрүдән башлый. Күпфатирлы йортлар ишегалдына тонналап кара туфрак, ком, үсентеләр китерелә. Халык бу башлангычка шат кына: казыйлар, утырталар, балалар мәйданчыкларын, коймаларны буйыйлар. Җәй буена да эш җитәрлек була. Моннан тыш, шәһәрдәге мәктәп, балалар бакчаларына да ярдәм итү мөмкинлеген тапканнар. Ринат Зәйдулла улы Әстерхандагы инвалид һәм әти-әни тәрбиясеннән
мәхрүм калган балалар укый торган махсус (коррекцион) мәктәп-интернатларга да даими хәйрия ярдәме күрсәтеп тора. Моннан тыш, аның ярдәме белән шәһәрнең 40 нчы урта мәктәбе территориясендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган аллея булдырылган, мемориал ачылган. Шулай ук Ринат әфәнде гомумшәһәр чараларын оештыруга да үзеннән зур өлеш кертә. Пандемиягә бәйле вазгыять аркасында өйдә утырырга мәҗбүр булган чорда дистәләгән кеше медицина һәм башка төрле ярдәм
ала алган.
Ринат Зәйдулла улының тормыш девизы – уңышка юл алганда, тамырларыңны онытма! Чыннан да, Әстерхан өлкәсендә эшләп килә торган «Дуслык» татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы әгъзасы буларак та, Ринат Зәйдулла улы хәйриячелеккә, өлкә һәм шәһәр яшьләре арасында татар мәдәниятен, телен, традицияләрен саклау, өйрәнү һәм популярлаштыруга зур игътибар бирә. Әстерханда һәм өлкәдә яшәүче яшьләр арасында татар милли бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән төрле чараларның оештыручысы һәм иганәчесе булып тора.
2012 елдан башлап, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда делегат булып катнаша. «Казанга тәүге тапкыр 2012 елда килдем. Шул очрашудан соң күңелемдә милли үзаң уянды. Татар милләтеннән булуым белән горурланам. Казанга барган саен дәртләнеп, рухланып кайтам. Татарча аңласам да, сөйләшергә катлаулырак, мохит кирәк», – ди әңгәмәдәшем, елмаеп. Хәер, кәсебенә керешсә, максатчан героебызның туган телендә сөйләшә, аралаша башлавына да артык исебез китмәстер
кебек тоела. Әтиләреннән күреп, тормыш иптәше Анастасия белән бергә үстергән ике улы һәм кызчыклары да Тукай, Җәлил телен үз итәр әле.
Хезмәтенә күрә – хөрмәте. Бүгенге көндә Ринат әфәнде – хәйрия акцияләренә юнәлдерелгән даими ярдәм күрсәтүчеләргә бирелә торган «Алтын лавр» истәлек билгесенә, «Хәйрияче» медаленә, «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Әстерхан өлкәсе Губернаторының рәхмәт хатлары иясе. Татарстаннан читтә яшәп тә, милли рухны саклау һәм киләчәк буынга җиткерүгә, ике төбәк арасында үзара
хезмәттәшлеккә зур өлеш керткән Ринат Зәйдулла улы Әюповның игелекле эшләре алга таба да уңышлы булачагына шикләнмибез. Тәвәккәллек таш ярыр ди бит халык. Ә бу сыйфат анда җитәрлек.