Логотип Казан Утлары
Хикәя

Рәнҗеш (хикәя)

Равиянең вафаты сәгате-минуты белән авылга таралды. Бу кайгылы хәбәрдән халык «аһ» итте. Һәркемнең телендә шушы вакыйгага бәйләнешле сүз. «Һай, җаным, бигрәкләр дә жәл инде. Яшь бит... Яшь…Утыз биш яшеңнән кара җир асларына кереп ят инде...»
– Оялары белән киттеләр бит инде! Равия – төпчекләре. Әллә алдан киткәннәре карт идеме?!
– Әй-й, – дип офтанды күршеләре Миңзифа түти. – Әҗәлетдин яшеңне сорап тормый инде ул, ала да китә..
– Җәмәгать, Миңкамал әби рәнҗеше бу! Валлаһи, шулай! Рәнҗеш
дигәнең җиде буыныңа кадәр җитә, ди бит!
Хатынның сүзләренә каршы әйтергә берәү дә базмады. Бу мәлдә
Миңкамал әби язмышын күңелдән кичерделәр булса кирәк.
Унынчы дистәне ваклый башлаган кортканың терлек абзарында вафат булуын, аны шунда юып кәфенләүләрен һәркем белә...
Миңкамал әбинең карты Сәмигулла абзый дөнья куйганда, бердәнбер уллары Габбас егерме өч яшендә иде. Чем кара бөдрә чәчле, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле, базык гәүдәле Габбас эшкә урнашырга ашкынып тормый. Ни игенчелек, ни терлекчелек күңеленә ятмый. Шәһәр юлын таптый. Урманчылык эшенә дә тотынып карый. Тик төпләнеп, эшләп китә генә алмый.
Агач келәймәләп йөргән чагында бер кыз белән таныша ул. Әтисез, әнисез калып, балалар йортында тәрбияләнгән Хәнифә Габбасның тәкъдимен бер сүзсез кабул итә. Яшькелт-зәңгәрсу күзле, уртача буйлы, коңгырт чәчләре кыска итеп киселгән 20 яшьлек Хәнифә Миңкамал апа йортына килен булып төшә. Улының бу гамәлен әби яхшыга юрый. Кәҗәсенең игез бәтиләренең берсен суйдырып, никах укыта. Бер ай әйбәт кенә яшиләр, ике ай... Каенана алар өчен сөенеп бетә алмый. Кая карама – улы белән килене гел бергә: абзарда да, тезмәдә дә... «И-и, мин дә ир
белән торган инде, – дип куя ул эченнән генә. – Аллага шөкер, каенанамны олылап яшәдем», – дип тынычлана үзе. Бер-бер артлы ике ир бала тапкач, Хәнифәнең тавышы бөереннән чыга башлый. Габбас хәзер, хатыны янында, бертуктаусыз койрык болгап торган тугры эт шикелле... Әни кеше һаман үз эшендә: өй җыештыра, чишмәгә суга барып килә, ашарга пешерә... Бәрәңге
әрчи-әрчи, күңелендәге уйларын җыр сыман көйли:
Анадыр – бәладер.
Арба артыннан барадыр,
Хатындыр – җандыр.
Янда утырып барадыр...
Шулай бер көйгә яшәп торганда, 1940 ел да килеп җитте. Кояшлы
март аеның бер көнендә авылга «Вербовщик килде. Читкә, еракка урман кисәргә кешеләр җыя икән», дигән хәбәр таралды. Габбас бу форсаттан файдаланасы итте. Язылып, гаиләсе белән Себер якларына китеп барды.
Урамга каратып салынган, каршыдагы ике тәрәзә төбе менә-менә җиргә тиям дип торган иске йортта әби ялгыз калды. Хәзер ул эчендәге уйларын, «мыр-мыр» килеп йокларга яратучы, аклы-каралы песие белән уртаклаша. Кайвакыт серләрен чикләвек куагыннан үреп, сыер тизәге белән сыланган абзарда яшәүче ак кәҗәсенә сөйли:
– И кәҗәкәем, кәҗәкәем, – дип яратып эндәшә ул аңа. – Язмыш миңа ялгызлык насыйп иткән, күрәсең. Картым да үлде, бердәнбер улым да китте... Ярый әле Мияубикә белән син бар... Әйдә, әйдә, син дә кырланып, ялындырып торма – аша. Өч кат юып пешердем мин ул бәрәңге кабыгын.
Миңкамал әби утын ваклаганда да, кәҗә абзарын җыештырганда да, шулай сөйләшә. Яз җитте. Бакчаны кем сукалап бирер икән, бәрәңгене ничекләр утыртырмын?» – дип борчыла башлады.
Килеш-килбәте, кара-кучкыл түгәрәк йөзе белән һинд ирләренә охшаш Исмәгыйль:
– Борчылма, җиңги, – дип, җылы сүзен әйтте. – Исән чакта бер-беребезне ташламабыз.
Бәрәңге, суган ише яшелчәләрне утыртып бетерүгә матур җәй җитте. Ул матурлыкка карап хозурланырга авыл кешесенең вакыты гына юк. Өен җылытырга – утын, малына ашатырга печән җыясы бар. Ул арада бәрәңге буразналарын чүп үләне басып китә.
Миңкамал әби, һәркөн иртәнге якта, авылга якын гына гөрләп үсеп
утырган әрәмәлеккә юл тота. Урагы белән кечкенә балтасын киндер капчыкка тыгып, арба әрҗәсенә бәйли дә терек-терек үз юлында була. Сузып япкан яшел яулыгының, кара җирлеккә зәңгәр чәчәкләр төшерелгән алъяпкычының төсе көз кергәндә уңып бетә. Кайчандыр Сәмигулласы ясап биргән кул арбасының әрҗәсен иң элек корыган чикләвек куаклары, өрәңге ботаклары белән тутыра. Өскә яшел миллек яки сусыл печән җыеп сала.
Көз кереп, агач яфракларыннан җиргә сары юрган сырылгач та,
Миңкамал әрәмәлек сукмагына тузан төшерми. Кәҗәкәе өчен яфрак җыя.
Шулай яши-яши көн артыннан көн, ай артыннан ай уза. Һәм... 1941 елның матур июнь иртәсендә «Сугыш башланган!» дигән коточкыч хәбәр авыл өстен кара кайгы белән томалый.
Соңгы вакытта Габбастан хәбәр юк. «Исән микән? Сугышта йөри
микән? Балалар, гаиләсе кайда икән?» Бу сорауларына Миңкамал җавап таба алмады.
Җәйләрне – көзләр, көзләрне кышлар алыштырды. Авылга аяксыз,
кулсыз ирләр кайта башлады. Күпме кешегә кара кәгазь килде... Габбастан гына бер хәбәр дә юк. «Кайда улы? Исәнме? Хәле ничек икән?» – бу сораулар Миңкамалның уеннан бер генә мизгелгә дә чыкмады.
Исәннәр берәм-берәм туган туфракка кайтып егылды. Габбас кына
күренмәде. Миңкамал өметен өзмәде – көтте. Төнге җилләр тәрәзә
пыяласына кагылса да, салам түбә ыңгырашып алса да, күрше эте Шарик өреп куйса да, ул торып утырды. Габбасы менә-менә кайтып җитәр дә ишек шакыр сыман тоелды аңа. Күңелендә йөрткән сагыну-сагышларын җырга салып, телендә тирбәтә:
Сагышларым, сары сагышларым,
Язылгандыр инде язмышыма...
Сабырлык бир, Ходаем, сабырлык бир...
Әллә күп елаудан, әллә өлкәнәйгән көнендә дә берөзлексез авыр тормыш йөген тартудан, әллә тормыш ярлылыгыннан Миңкамалның күзләре зәгыйфьләнә башлады. Күз алдында томан барлыкка килде.
Аптырады ул бу хәлгә. Күрше-күлән киңәше белән чәй дә салып карады, кер сабыны белән дә юды, «зәңгәр-яшел» дигән таш белән күз кырыйларын сызды. Файдасы гына тимәде. Күз каршындагы томан куерганнан-куерды гына. Күршеләргә рәхмәт инде. Алар ташламады.
1949 елга кергәндә, әбинең сул күзе тәмам томаланды. Ә уңы дөнья яктысын бераз шәйли, каршысына килеп баскан кешене чамалый.
Шушы елның апреле иде. Миңкамал күршесе белән төшке чәйне чәйләп алгач, бераз ял итеп алырга ният кылды. Маңгай күзләре зәгыйфьләнсә дә, урамдагы яз һавасын, кояшның мамыклы җылысын тоеп ята ул. Күңелдә челтерәп аккан гөрләвекләр, инеш ярларын тутырып аккан бозлар... Бу юлы ул яткан гына иде, җил капка шыгырдап ачылуын ишетеп алды.
«Кем булыр икән?» – дип уйлап алды әби, урыныннан тормыйча гына. Ул арада сөйләшкән тавышлар да ишетелде. «Әнеккәем, Габбасым түгелме соң бу?» – дип торып утырды Миңкамал.
Аның колагы ялгышмады. Ишек киң итеп ачылды да аннан биш малаен, хатынын ияртеп, улы килеп керде.
Сөенеченнән Миңкамалның тез буыннары йомшарып китте.
– Улы-ы-ым! – диде ул, сәкесендә утырган хәлендә ике кулын сузып. Кайттыңмы... Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдем... – дип, Габбасының күкрәгенә капланды.
Моннан туып киткән ике малай инде буй җиткән. Артларыннан, әнә,
тагын өчәү үсеп килә. Җиде кешедән торган зур гаилә әбинең кечкенә генә өенә кереп урнашты. Миңкамалга сәкедә урын калмады: песие Мияубикә белән бергә, мич башына күченде... Күрше-күлән, бер күрешеп чыккач, Миңкамал янына кереп йөрмәде диярлек, сирәкләде. Кечкенә генә йорт, зур гаилә... Кеше уңайсызлап, борчып йөрүне килештермәделәр.
Миңкамал үзе таягына таянып, Исмәгыйльләргә кергәләде. Кайбер
көннәрне кунып та калгалады. Соңгы вакытта аның күңеленә әллә ни булды: ул үзенең гомер иткән йортында утырып торырдай урын таба алмый. Өйдәгеләр үзара урысча сөйләшә. Колакка ятышсыз шау-шу, тәмәке төтене исе... Берәү дә хәлен сорашмый. Хәер, сирәк-мирәк булса да, кайчакта Габбас: «Әни, берәр әйбер кирәкмиме?» – дип, үтешли генә сорап куя.
Июнь ае иде бугай. Хәнифә килен сөтле чәй бирми башлады. Бер көнне ул: «Килен, кәҗә буазмы, ташландымы әллә?» – дип дәшеп тә караган иде – җавап кына булмады. Ә менә бу юлы җае чыкты, Габбас аңа үзе эндәште:
– Әни, берәр нәрсә кирәкмиме?
– Ә-ә, улым... Өйдә үзең генәме?
Бу сорауны ишетеп торган Хәнифә уң кулының имән бармагын
иреннәренә куйды.
Хатынның ишарәсенә тиз төшенде ир:
– Үзем генә, – дип җавап бирде.
«Улым, сөтле чәй эчәсем килә. Килен никтер сөтле чәй бирми... – дип әйтмәкче булып Миңкамал сүз башлады. – Улым, киленгә әйт әле, сөтле чәй...»
Шул арада Габбаска әллә ни булды, кинәт күкерттәй кабынды. Мич башында утырган әби каршысына очып диярлек килеп басты.
– Син нәрсә?! – дип акырып җибәрде ул, җөмләсенә урысча тәмсез сүз өстәп. – Минем хатынның кайсы җире ошамый! – Аның тәмсез теленнән кулы да калышмады. Габбас көрәктәй зур, көчле йодрыгын әнисенең яңагына кундырып алды. Миңкамал мендәргә ауды. Аның элпә томалаган караңгы күз алдында яп-якты булып очкыннар гына чәчелеп калды. Ул бер кәлимә сүз әйтмәде. Мөлдерәмә кайнар күз яшьләре йөзенә сызылган тирән буразналардан мендәренә тәгәрәде.
Өй эче тынып калды. Кинәт бар тараф ямьсезләнеп, каралып калгандай булды. Шул мәлдә ишек ачылып китте дә Исмәгыйль килеп керде. Ул матур итеп сәлам биреп керсә дә, аңа җавап бирүче булмады. Өйнең ямен алып, җанда пычрак эз калдырып, ниндидер давыл узуына курше агай тиз төшенде. Ул туп-туры Миңкамалга эндәште:
– Җиңги, сине чәйгә алмага кергән идем. Минем кортка коймак пешерә.
– Ә-ә, Исмәгыйль, рәхмәт инде, рәхмәт... – диде Миңкамал, күз төпләрен калтыранган куллары белән сөртә-сөртә...
– Рәхмәт соңыннан, җиңги, соңыннан... Әйе... Әйдә әле, ярдәм итим.
Исмәгыйль Миңкамалның терсәгеннән тотып, мич башыннан төшәргә ярдәм итте дә ишеккә таба атлады. Кечкенә өй эчендә аның тыны беткәндәй, сулышы кысылгандай булды. Шуңа күрә Миңкамалны җитәкләп алды да тизрәк чыгып китү ягын карады.
Габбасның ни өчен кабынып китүен Миңкамал чәй янында төшенде. Улы кәҗәне сатып, он алган икән...
Сөтле чәй эчәсе килүен әйтергә теләгән өчен Габбасның әнисенә кул күтәрүен ишеткәч, Исмәгыйль түзмәде – атылып күршеләренә керде.
– Оятсыз! – диде ул, ишектән керә-керешкә үк. – Оятсыз! Ничек көчең җитте?! 

Һәй-й, адәм актыгы! Шушы яшеңә җитеп ни кырдың соң син? Сугыш вакытында Тайгада качып яттың да сугыш беткәч, кайттың! Яшь чагыңда да дүләли сугып йөрдең! Хәзер дә әнкәңнең кәҗәсен сатып, тамак туйдырасың... Ни чәчсәң – шуны урырсың, ди борынгылар. Биш малаең барын онытма! Берәрсе үзеңнән үрнәк алып үссә, нишләрсең?!
Исмәгыйль әрнүле сүзләрен әйтте-әйтте дә хатынына сыенып, сәкедә утырган Габбаска «һә-әй!» – дип, кулын селтәп чыгып китте.
Ул җәйне Миңкамал әби өенә аяк басмады. Аны алмага керүче дә
булмады...
Тормыш синең күңелеңдә ниләр барлыгы белән кызыксынмый, ага да ага. Габбасларның түр тәрәзәләреннән караганда, кояш көн дә Акъяр тавы артыннан күтәрелә. Аннары ул басу-кырларны, урман, суларны алтын нурлары белән коендыра-коендыра Ташкичү үзәненә таба йөзә. Яшел сусыл печәнле үзәнлектән соң, Коры Елга тавына да ерак калмый. Кояшның «бишеге» шунда: тау артындагы ерак офыкта алсу тасма сузылган җирдә.
Бөек серләр хәзинәсе тулы сихри йолдызларын җемелдәтеп төннең канат җәяр чагы җитә. Бу күренеш – табигатьнең катгый кануны. Адәм баласы моңа игътибар да итми: ул үз яшәеше белән мәшгуль.
Габбасның олы улы Бәдретдин тракторчы булырга укып кайтты
да МТСта эшли башлады. Бәдретдиннән кече ике малай – Гали белән Вәли, шәһәргә китеп, ташчылар әзерли торган училищега укырга керде. Бәдретдин югары оч Рәсимәсенә өйләнде. Яшьләр җиң сызганып эшли башлагач, тормышлары да тернәкләнеп китте. Ниһаять, 1955 елның язында Миңкамал әбинең нигезендә яңа йорт калыкты.
Яңа йортка күчәр көннәр җиткәч кенә, Хәнифә Габбаска болай дип
әйтеп куйды:
– Кара әле, карткаем, әнине кая куярбыз икән?
Габбас аптырап, сорау тулы күзләрен хатынына төбәде.
– Ничек инде «кая куябыз»?
Иренең чыраенда чагылыш алган канәгатьсезлекне күреп, Хәнифә сүзен җайлап кына дәвам итте:
– Гел уйлап йөрим. Әни бик жәл: үзе сукыр, үзе карт. Менә бүген, менә иртәгә китәме дип, куркып торам...
– Соң! Күпме гомере бар – шуны яшәр!
– Мәсьәләнең икенче ягы бар бит: беләсең килсә, яңа йорттан мәет
чыкканны яратмыйлар...
– Син нишләргә кушасың соң миңа? – дип аптырады ир.
– Әнинең дим, ятагын... абзарга гына куйсак, дим... Кәҗә бүлмәсе буш бит... Хәзер җәй... җылы... Сәке ясарсың...
Габбас бу тәкъдимгә ни дип тә җавап бирә алмады.
Иркә-назга юмарт Хәнифәгә каршы әйтердәй сүз тапмады Габбас.
Миңкамалны элек кәҗәсе яшәгән абзарга урнаштырдылар...
Чикләвек куагыннан үрелгән, аралары сыер тизәге белән сыланган читән абзар ташландык бер салкын алачыкны хәтерләтә иде.
Эштән кайткач, мал-туар караганда, яшь килен Рәсимә әбинең урынын йомшарта, туңмасын дип, өстенә үзенең бишмәтен ябып китә торган булды.
Габбаска бу гамәл ошап бетмәсә дә, Хәнифәнең: «Яңа өйдән мәет чыкса, артыннан мәетләр күп була икән», – дигән сүзләрен искә алып, үз-үзен юатырга тырышты. Мал-туар арасында йөргәндә, әнисенең хәлен белгәләп тә чыккалый. Беркөнне Миңкамал әби аның кулын учына алып сыйпап куйды.
– Улым, – диде Миңкамал йомшак кына итеп. – Кулың салкынча, көн үзгәргәндер. Киленгә әйт әле, мичкә күбрәк итеп яксын. Әллә нәрсәгә гел туңам...
Габбас әнисенең учыннан әкрен генә кулын алды да көч-хәл белән
«ярар» дигән сүзне авызыннан төртеп чыгарды. Кинәт ирнең тамагына төер утырды. Ул авыр сулап, бүкәнгә чүкте дә гомерендә беренче тапкыр күз яшьләренә ирек куйды...
Миңкамал әби шушы җәйне дөнья куйды. Теле беткәнче үз акылын
җуймаган сукыр әбинең күңелендә ниләр булды икән? Җырлы, моңлы җаны гомеренең сагышларын эченнән генә көйләде микән? Моны берәү дә белми. Ул аларның һәммәсен үзе белән алып китте...
Әнисен озатканнан соң, Габбас, кәҗә бүлмәсенә үзе ясап куйган сәкедә озаклап утыра торган булды...
Өйдә иркен сулыш алучы бердәнбер кеше Хәнифә булгандыр. Әмма киң сулышлы бу иркенлек озакка сузылмады. Әбинең мәңгелеккә китүенә бер ел дигәндә, яңа йортның бусагасыннан коточкыч кара кайгы атлап керде: Габбас белән Хәнифәнең иң яраткан төпчек уллары – Газизҗан янып үлде.
Малай абыйларыннан күреп, тәмәке тартырга өйрәнде. Баштарак ул өлкәннәрдән калган төпчекләрне суыргалады. Аннары инде тегеләрнең кесәләрендәге тәмәкене чәлдерә башлады. Аңа өй тирәсендә тартырга ярамый: күрсәләр – эләгәчәк. Шуңа күрә ул көн саен инеш аръягындагы әрәмәлеккә чыга. Анда иркенләп, агач төбенә утыра. Тәмәке төтенен өлкәннәргә охшатып, борын тишекләреннән чыгара. Утыра-утыра никотиннан исереп йоклап та китә. Бу юлы учак яккан. Ялкын телләренең җилдә җилферди-җилферди уйнаклавын күзәтеп, махорка тәмәкесен суыргандыр. Һәм никотиннан исереп йоклап та киткән, күрәсең...
Әрәмәлек арасыннан күтәрелгән куе төтенне иң элек урамдагы бала- чага абайлый. «Әйдә әле, барып карыйк, нинди төтен икән?» – дип, үзара сөйләшә-сөйләшә әрәмәлеккә китәләр. Алар килеп җиткәндә, учак уты тирә-юньдәге куакларга үрләгән. Янәшәдә күмерләнгән учакка терәлгән гәүдә – Газизҗан гәүдәсе.
Бу коточкыч авыр кайгыны Габбасның таштай каты йөрәге дә күтәрә алмады... Ул түшәккә ауды. Шул ятудан көчле-көрле ир аякка басып китә алмады, авырый башлавына алты ай тула дигәндә, фани дөньядан китеп барды...
Өр-яңа йорт эчен җан өшеткеч салкынлык, кара кайгы пәрдә каплады.
Бер ел эчендә – өч мәет...
Хәнифәгә гомер сәгате тукталгандай тоелды. Өй эче тып-тын. Берәү дә кычкырып сөйләшми. Бу халәт мәңге бетмәс, бу караңгы салкынлык мәңге таралмас сыман тоела.
Шушы рәвешле, яңа йортның яктылыгын, иркенлеген тоя алмыйча,
җаны куаныч эчендә йөзә алмыйча ике еллап яшәгәч, Хәнифә дә мәңгелеккә күчте...

Ел артыннан ел үтте. Кояш көн саен Акъяр тавы артыннан күтәрелде дә Ташкичү үзәнлегенә таба юл тотты. Сихри, бөек серләр саклаган йолдызларын күккә сибеп, көн артыннан төн килде.
Миңкамал әби йөргән сукмакларны әллә ничә тапкыр язгы сулар юды. Хәзер инде авылда әбине хәтерләүчеләр дә бик аздыр. Ул үзе дә, исеме дә күптән онытылган иде.
Равиянең вафатын ишетүгә, өлкәннәр, әбинең фаҗигасен искә төшерде. Искә алмыйча мөмкин дә булмагандыр... Уйласаң, уелыплар китәсең... Бу нигезгә килгән фаҗигаләрне акылга сыйдырырлык түгел...
Бәдретдин белән Рәсимә берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе эшчән дүрт кыз үстерде. Кызларны үстереп, башлы-күзле итүгә ир белән хатын бер-бер артлы бу дөньядан китеп барды. Әти-әнисеннән соң, кечкенә ике баласын ятим калдырып, өлкән кыз Мәдинә китеп барды. Яман шеш диделәр. Берничә ел үтүгә Казанда шәфкать туташы булып эшләүче икенче кыз Галияне авылга алып кайтып җирләделәр. Аннары район үзәгендәге
мәктәптә тарих укытучысы – өченче кыз Рамилә дөнья куйды. Рамиләне озатканга биш еллап вакыт узган иде инде... Кинәт җаннарны тетрәтеп, башларны иңрәтеп, авылга кайгылы хәбәр таралды – Равия вафат! Башлангыч сыйныфлар укытучысы, балаларның яраткан апалары...
Равияне җирләп кайткач та, күршеләре Миңзифа апаның уенда гел шушы гаилә булды. «Рәнҗеш, рәнҗеш, – дип кабатлады ул үзалдына. – Җиде буынга кадәр җитүе хак микәнни? Кырылдылар бит, ә... Печән пакусы шикелле бер-бер артлы аудылар... Бу балаларның ни гаебе бар инде?»
Миңзифа җанына уралган шөбһәле уйларыннан арынырга теләгәндәй, тәрәзә янына килеп, урамга карады. Миңкамал әбинең нигезе урам аркылы гына – нәкъ алар каршында. Пәрдәләре төшерелгән тәрәзәләре кояш чыгышына карый. Алар шундый моңсу: мөлдерәмә яшь белән тулган күзләр сыман. Әйтерсең лә, карашын ерак-еракка төбәп, Миңкамал әби карап тора.
Берөзлексез күзләреннән түгелүче сагыш-моңнары дулкын-дулкын булып, эңгер элпәседәй, чиксезлеккә тарала. Ирексездән әллә ул дулкыннар күкнең җиденче каты дигән урынга ук барып ирешә микән дип уйлап куясың.
Үзеннән-үзе тел әбинең җырын әкрен генә кабатлый:
Анадыр – бәладер,
Арба артыннан барадыр...
Барадыр... Барадыр...