Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өч Тукай яшен яшәгән Гаташмын... (дәвамы)

***

Ничә еллар Ирәмәлгә ашкынам,

Тарих яза алмам, бәлки, ташына.

Башкортның Парнасына ашыйм дим,

Якынлашыйм күккә – Ходай гаршенә!

 

***

Анда, гасырларның тоеп монарын,

Мәүлит дус тора күк, уйнап кураен:

Ирәмәлдә илаһи моңнар яши,

Моң биеклегенә күтәр, Ходаем!

 

***

Роберт дус юк. Күпме кордык исәп без:

Ирәмәлгә бергә без менәчәкбез…

Җаны аның биеккә, күккә ашты…

Көне җиткәч, шунда күрешәчәкбез!

 

***

Өч Тукай яшен яшәгән Гаташмын,

Үземне «даһи» дип, инде саташмыйм.

Сиксәнгәчә язсам, «сабыйлыгым»нан,

Туксаннан соң туктыйм – валлаһ! Маташмыйм.

 

***

Газиз җаннар – Рим*, аннан Роберт** китте,

Гаҗәеп нур – балкыш калдырып китте.

Авырайды йөгем: алар хыялын

Күтәрермен соңгы көнемә тикле.

 

***

Сугыштан соң туганнар – бездән яшьләр,

Нигә иртә киттегез, энекәшләр?!

Мөдәррис, Зөлфәт, Наис, Харрас, Роберт… –

«Сез калдыгыз» дип, шаять, рәнҗемәсләр?!

 

***

Гүяки сыналган барсы да әзәлдән:

Кәбисә ел – кыен ел, ди, әүвәлдән.

Югалтулар күпме! Күнегә алмыйм:

Язмышмы? Хатамы бер – Әҗәлдән?!

 

***

Ә яшисе килә: «Жәлке шигырьләр, –

Ди Атнабай, – китсәм, шулар үләрләр».

«Яшәтермен» мин дә – үзем исәндә,

Үлгәч, Вакыт ни дияр? Тәнкыйтьчеләр?!

 

***

Бөек Пушкин да капкан карантинга! –

Кәләшен сагынып, бик ашыкса да туйга:

Болдинода килгән аңа чын илһам!

…Без ник юлыкмадык шул шәп урынга?!

* Рим Идиятуллин

 ** Роберт Миңнуллин

 

***

Җирдә дәү этләр давы, күрәбезме?

Үзебез дә, чәмләнеп, өрәбезме?

Газиз т атарым, гел сине тешлиләр,

– Ал, брат, – дип сөяк аз бирәбезме?

 

***

Сугыштан соңгы хатирәм? Уйлыйм мин,

Урман-болынын Марсымның буйлыйм мин:

Акланда җиләк җыйган ятим малай –

Кызлар уйлый! Шуннан көләм… Елыйм мин.

 

***

«Кол Галинең Зөләйхасы…» дип, Сине

Мин генәме, бар Казан таный инде!

Кыйссаның төп белгече гашыйк булса?

Үзен, Йосыф, димәсә ярый инде.

 

***

Нинди фәкыйрь булган җаным моңарчы:

Синең бүләк китабың укыганчы… –

Мәңгелек Моң, Акыл, Хис мәктәбе ул!

Соң димәсәң, шул мәктәбеңә алчы!

 

***

Шигырең гүя миңа багышлагансың,

Шулай тоя җан: өзә сихри Сазың.

Инде фикер әйткәнне көтәсеңдер,

Кадәри хәл, хуплап, робагый языйм?!

 

***

Өлкән каләмдәшкә дуслык хисеңне

Көбә итеп әллә кидергәнсеңме:

«Сүз дә, ук та үтмәс – Гаташ өстендә

Булат сауты Уралның!» – дигәнсеңме?

 

***

Ник бирдең басмага бу гүзәл рәсмеңне,

Берәр «яңа бай» күреп, сөйсә Сине?

Йә Тәүраттан күчкән дәрт колы картлар:

– Сусанна! – дип эзәрлекләсә Сине?!

***

Төштә кем: «Уз язмышлар аша, – диде, –

Гөнаһ җыйма, тик хәләл аша, – диде. –

Үлеп, төрле сүзгә форсат калдырма,

Хас дошманнардан озак яшә!» – диде.

 

***

Күренәдер сәерлегем бик аздан:

Гомер буе һавага нидер язам

Бармак белән – күккә хатлар юллыймын,

Җавап димим, килмәсен шуннан җәзам!

 

 

***

Нинди рух ул: «Нилзә, кенәз, нилзә, – ди, –

Сөйгәнең сак, яры көнче, сизә, – ди. –

Шикләнми дәш хыялдагы рәсменә,

Шул булыр хәзергә күрешү сезгә!» – ди.

 

***

Май аеннан хуплаудыр бу! Кәгазьгә

Һаман чәчәк ява – исемеңне яза.

Ниләр вәгъдә итә бу ел безләргә? –

Иреннәрең нидән тетрәнә язда?

 

***

Сезнең бакча безнекенә туганмы?

Болытлар да шуны сизә торганмы?

Сездән килде яңгыр, күкрәде күкләр,

Каян белдең җанда ниләр булганны?

 

***

Табигатьтән бар да: табигыйлектән!

Шуны раслап күпме гөлләр калыккан.

Карыймын да: Ходай, аерма, димен,

Һаман шушы туфрактан, матурлыктан.

 

***

Син дә халкым тамырыннан Гөл булганга,

Язам сиңа, ихластан сокланганга.

Җырымда булса язларның хуш исе,

Тоярсың дим, танырсың – уянганда!

 

***

«Җирдә әгәр мин очратмасам Сине,

Таңнарым болай матур атмас иде…» –

Шул сүзләрең ышаныч бирә: Җанда

Уртак Кояш та янар – батмас инде!

 

 

***

«Зөләйха күзләрен ача?» Ачмасын,

Тагын бер маңкорт милләтен сатмасын.

Сукыр да шәйләр чынлыкны «күрми»чә,

Ак намуска безнең кара якмасын!

 

***

Тагын афәт… Тагын яный һәлакәт!

Сыгындык Хакка, кыйл дип мәрхәмәт.

Син дә мондый чакта бер эшсез калма,

Белгәнеңне укы көн-төн, Мәхәббәт!

 

***

«Бута күз»ме? Магҗан яры ул, Гөлсем…

Бездән дә исеменә гөл түгелсен.

Шул илләрдән илһам килсен миңа да:

Зәңгәр күзлем! Гөлсемнән ким түгелсең.

 

***

Ниһаять, Гөлсем хакында бер китап:

Татар кызы турында саф хакыйкать!

Дөньяга горур яңгырар хитап бу,

Халкым рухыннан тарихи зур хисап!

 

***

Ялгыш кына кагылдым да «әле»ңә,

Кердем мәллә «тәрҗемәи хәл»еңә?

Бер юлаучы мин вакытта адашкан,

Бел: Синнән ерак киталмыйм әлегә!

 

***

Миңа рәхмәт сүзләреме хатыңда

«Ышаныч», «таяныч» булу хакында?

Никтер бер моң биләде җанны кинәт:

Каушу вәгъдә итми бу хат якында!

 

***

«Кайтчы Багъка – яшерен сөю иленә!»

Кайтавазым сездән урап килде дә,

Көлде гүя каһкаһәләп… Болай да

Ниндидер шом Ходаның һәр көнендә.

 

***

Денсезлектән китү юлын тапмадык,

Быел тәүбәгә бер адым атладык:

Афәт килеп, курку, үкенеч тугач,

Болай да «ыштыр бит»не без капладык.

 

Редакциядән:

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ 36 ел буена “Казан утлары” журналының поэзия бүлеген җитәкләде, татар шигъриятенең башында торды. Үз иҗат җимешләрен дә журналыбыз аша укучылары белән бүлеште, кулына каләм тоткан бик күп яшьләргә мәрхәмәтле остаз булды.  

“Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!

Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!” дип эндәшкән шагыйребезгә бүген  без түрдән урын биреп, аны олуг юбилее белән ихластан тәбрик итәбез! Саулык-сәламәтлек, иҗаттан аерылмыйча, озын-озак  бәхетле гомер кичерүен телибез!