Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өч Тукай яшен яшәгән Гаташмын...

(Робагыйлар, уйланулар)

***

Гомеремнең, күр, җиткән икән бит киче!

Туймадым – укып Тукайны, Бабичны.

Алар рухына шәкерт сиксәндә дә,

Бәхетле мин: җаным җырлы, бай, хисле!

***

Ни кичерсә ил, халкың, ул – җаныңда,

Милләт әнкәсенең типсен канында.

Карында ук тойсын Моңны, балаңны

Җырлап өйрәт телгә тугры калырга.

 

***

– Айсыз кара төндә кем милли җанын

Ут-чыраг иткән Илгә? – дип сорадың.

– Ә ул Өметебез безнең: сүндермик,

Яктыртсын озак ул Җирне, чырагым!

 

***

Дөнья иркен: кем дә тыгызлык итми.

Ник сыймыйлар берәүләр? Нәрсә җитми?

Бу бабта гөнаһым юктыр… Төштә дә,

Шөкер, мәрхүмнәр дәгъвасын сиздертми!

 

***

Алатауга менмәдем, дип үкенмәм…

Асау тайда җилмәдем! дип үкенмәм.

Дала җилен, акын телен соң алдым,

Төрки Тәңрем, Синнән гафу үтенәм.

***

Йөз ел тоташ Җир иде ут эчендә,

Янды асыл ирләр «сугыш миче»ндә.

Дөньяны сөйрәп барды кем? Хатын-кыз,

Әле дә шулай! Язам белгән өчен дә!

***

Ә тираннар курку, оялу белми:

Явыз эшен дә Ходай белән «көйли».

Бәгъзе затлар да шулай: милләт сата,

Ә мөнбәрдә Тукай исеменнән сөйли!

 

***

Үстерде, кеше итәргә тырышты, –

Иң әүвәл без әнкәйләргә бурычлы.

Сугыш чоры буыны сау: көч алдык

Үлән сутыннан – Җир үзе булышты!

 

***

Заман ахырымы? Нәфескә таман бу:

Дон Кихот Дон Жуан булган заман бу!

Бәламе ул – ничә пәйгамбәр җирдә,

Безнең гөнаһ өчен аздыр һаман бу!

 

***

Кордашларым, сезгә дәшәмен, дуслар!

Шагыйранә сыктап яшәдем, дуслар!

Картлыгымны инде тыныч каршылыйм,

Юатмагыз – кипте яшьләрем, дуслар!

 

***

Үрәзмәтне еш уйлыйм ник, Исәкне?

Яшь хыялларыма кайтыр исәпме?

Чынлык – шул: тай ул кайда да баш бирмәс,

Әмма тиргәрләр үшән карт ишәкне…

 

 

***

Унике ел! Тоташ бер мөсәл булды.

Яшерен янудан бит Гаташ чал булды.

Дус, дошман? Хәтта үзең дә белмәдең.

«Постмодерн»?! Бу – шуңа мисал булды!

***

Шәҗәрәңнән, Разил, хакыйкать ачык:

Зәйдән «илһам эчкән» Шәңгәлче, Ташлык!

Ялчыгол фатихасы бу: мул уңыш –

Милли ашлык! Булмастыр рухи ачлык!

 

***

Элекке Бөре өязендә авылым – Марсым!

Бабич, Наҗар, Атнабай туган як дим! –

Сарьян, Әхсән Баян да шуннан иде, –

Инде Роберт… Изге җаннан ит, Раббым!

 

***

«Ник Марсыңнан Рәшит Гатауллинны

Искә алмадың, – дисәләр, – абыеңны?!»

Иҗатта да туганнар без! Мирасын

Нәшер итәм, онытаммы соң мин аны!

 

***

Күп газап-тетрәнү кичерсәң элек,

Азак шигырь аша килсә җиңеллек?!

…Бүген дә җанымда нәрсәдер давыллый,

Нидер сызсам, ашыгып бәя бирмик!

 

***

Ә укучың «бизсә» – «булса хыянәт»?

Бәлки, итмәскәдер ашыгып илтифат?

Зурдыр дәгъвасы, үзгәргәч дөньясы,

Сабыр, әһле каләм! Сүнмә, шигъри дәрт!

 

***

Дөньяга яудырган Сәгыйть Рәмиләр

Нәләт, ләгънәт… Ә бүгенге «даһи»лар?!

Нечкә җаннарны дөнья гел ят саный,

Безнең дәвердә күбрәк тә дәлилләр!

 

***

Элек көчлеләр көчсезне яклаган.

Көчәеп, көчсезләр тәхетләр яулаган.

Һәм көчлегә «рәхмәт әйткән»: юк иткән…

Шуннан чәм калган – бүген дә дау һаман!

 

***

Чынлап, инкыйлаб ни? Иблис мәкере?

Ник дин, телгә һөҗүм аның ахыры?

Без белмәгән нинди көч чыга өскә?

…Аллаһның да чиксез бугай сабыры!

 

 

***

Җасусларга Гайсә нәби кем генә?

Доносчыга Иуда, Ишми – өлгегә!

Андыйларда яңа аклану сүзе:

«Халкым бәхтенә…». Кызара белми дә!

 

***

Теленнән ваз кичкәч, сорый мөкяфәт:

Акчага, данга зур анда мәхәббәт!

Һаман күбрәк сорый – әрсезлек шаһы;

Һәм шундыйга, ни гаҗәп, караш – әйбәт!

 

***

Китапмы тәрбиячебез? Интернет!

Күпме моңсыз күбәйде шуннан, җирбит…

Рухи дөньяга каршы гамәл хуплана,

Нишли дөнья? Акылына килер бит?!

 

***

Маңкортлар үч ала – көч алган, күрәмсез?

Диненә, теленә тугрылар, сизәмсез?!

«Бишенче колонна» һөҗүмгә кузгалган,

Артында кем тора? Мөгаен, белмәссез…

 

***

Бүләк томнарыма күз салмый, ахрысы.

Вазифа – зур: бушый алмый, ахрысы.

Укып, беркөн әйтсә шулай: «Атак, күр,

Был татар гаҗәп хыялый, ахрысы!»

 

***

Әлибай дус кайтмас шул Йөрүзәнгә.

Кайтмас Тимер, Ирек – Әйгә, җәйләргә.

Китте алар… Сарт кызы, сиңа кала,

Каршы чыгып, Пегасымны бәйләргә!

 

***

Ишембай бар: асыл ирләр төяге!

Вәлидине тудырган Юрматы иләве.

Тәлгать Сәгыйть, син шул заттан дип беләм:

Макар егете, Көзән (Зәки!) кияве!