Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кешенең кыйммәте - илендә

Илаһи таң

Күр дөньяның матурлыгын, дигән кебек,

Илаһ нуры иңә таңда күк түреннән.

Җанга куна ниндидер бер тынгы-шифа,

Иманлылык сизелеп тора фикеремнән..

 

Аллаһыга ышануым ныклыдыр, тик

Шул килеш тә ныгыганнан ныгый бара.

Илаһ нуры иңә таңда болыт аша,

Сөенепләр кара, ди ул, бу дөньяга.

 

Изге эшләр күреп кара, игелекләр,

Табигатьнең камиллеген танып кара.

Югалганнар кара көчләр күз алдымнан!

И Ходаем, Син Хуҗасың бу дөньяга!

 

Син Хуҗасың күңелдәге хисләремнең

Татлысына, яхшысына, матурына.

Бөтен нәрсә манчылган бит, кояш чыккач,

Туфрак, чыклар, кошлар, уйлар... таң нурына!

 

Алдану

 Хакыйкатькә гашыйк булдым йөз мәртәбә,

Акыллыдан, галимнәрдән ишеттем дә.

Тик аңладым асла хата икәнлеген,

Уйлап баккач, шул көнне үк кич җитүгә.

 

Гашыйк булдым матур сүзгә мең мәртәбә,

Гашыйклардан, инсафлыдан ишеттем дә.

Тик аңладым ялганлыгын, шул сүзләрне

Айлар, еллар кабатланыр дип көттем дә.

 

Гашыйк бугач егетләргә, чын ирләргә,

Яннарында хатын-кыз күк хис иткәнмен.

Картлыгымда гына алдым шуннан гыйбрәт,

Мин нибары ялган вәгъдә ишеткәнмен!

 

1 июль 2020

Илең, телең юк бит синең, диде берәү.

Йөрәгемә ут капкандай булды кинәт.

Әйткән сүзе ким түгелдер очкыннардан,

Төштеләр дә карт йөрәгем китте көйрәп.

 

Хәлсезләндем, чара тапмам бу вакытта,

Сүндерегез аның утын, ул яначак!

Сайлау көне үткәнне дә көтмәс, сизәм

Бу тәнемдә шашкан җаным калмаячак.

 

Илең, телең юк бит синең, диде берәү,

Җәй сайлауга барган чакта очратты да.

Кояш белән җил эссесе узды тәнгә,

Киемнәрен тәнем кинәт югалтты да...

 

Гаеплеме уйлаганын әйткән күршем.

Кыздым аңа, тамырларда кызды каным.

Көйрәү исе менеп җитте бугазгача,

Без шушы ук хәлдәмени, татарларым?!

 

Ризамыни илсез, җирсез яшәүләргә?

Ризамыни канун язган Ил башына?

Мең-мең ләгънәт хуҗасына сайлауларның,

Алар сайлап хәл итәчәк язмышыма.

 

Алда булыр әле, диләр кайберәүләр,

Милләтнең дә якты көне, килер бәхете.

Күрәсеңдер, Аллам, сорыйм: коткар шуннан –

Баскан аны каракошның кургаш тәхте.

 

Чүлмәк белән бәхәс

 

–Мин – чүлмәк, ватылсам, иңәрмен

Борчылмый, балчыкка, туфракка...

Мин балчык булырмын барыбер!

Башкадан ни калыр ул чакта?

 

–Кешедән уй калыр, хис калыр

Һәм кылган гамәле иң башта!

Әлбәттә, аның да ләхетен

Алырлар ул туган туфракта.

 

Кешедән ул калыр, кыз калыр,

Кемнеңдер исеме калачак.

Язылса кабере ташына,

Исемен кабер дә алачак.

 

Чүлмәкләр күп алар, савытлар –

Күбесе ясалган балчыктан.

Тапсалар казынып ватыгын,

Хуҗасын эзлиләр тарихтан.

 

Эзлиләр остасын, эшләнгән

Урынын барлыйлар кимендә.

Балчыкның, чүлмәкнең, кешенең

Кыйммәте төрледер илендә.

Яхшы палач

 

Сайладылар ханга яхшы палач.

Булсын телсез, диде, тәне тыгыз.

Йөзгә якын ир чиратка басты,

Диеп, телне кисеп ыргытыгыз.

 

Риза иде алар сөйләшмәскә,

Туклык шулай торган булгач кыйммәт.

Йөзгә якын ирнең шул көн теле

Бурзайларга булды затлы нигъмәт.

 

Каты карар көтә иде Аны…

Бит... яшәрсең, диеп алдадылар.

Бәдәннәрен тотып карый-карый,

Шул кешегә (!) палач сайладылар…

 

Сайладылар серне чишмәслекне,

Эндәшмәслек – теле киселгәнне!

Алмадылар эштән сыгылганны,

Алмадылар тыны кысылганны.

 

Хөрлек җыры Илгә таралганга,

Каты карар көтә иде Аны.

Бер кешегә йөздән (!) сайладылар,

Йөз кешелек, диеп, горур җаны!

 

Айбалтаны кайрап тотты палач,

Бар халыкка карап чыкты палач.

Күзенә кан бәргән иде аның,

Сүзе чыгар урын табалмагач.

 

Бәдәннәре уйнап торды аның.

– Аһ, – диде Ил. –  Бетә Шагыйрь башы.

Тик бер сукты палач. Тотынды да

Кистәненә яугир торып басты.

 

Ул бер Агач идее ябалдашсыз.

Ул бер Шигырь идее шушы хәлдә.

– Аһ, – диде Ил. –  Шагыйрь дигәнебез

Күккә очар миссияме әллә?

 

Тәгәрәде башы мәйдан буйлап,

Егылды ир, инде чында үлеп.

Ул кайтачак әле, бер кайтачак,

Үз халкының яшәр теле булып.

 

Инде эшем бетте, дигән сыман,

Айбалтаны читкә куйды палач.

Аягына килгән башны күргәч,

Коса-коса кулын юды палач.

 

Булсын көчле, диде Патша, телсез.

Сайланганнан сайладылар аны.

Аңлады соң: анда Исәр көче,

Ә Шагыйрьдә – үз халкының җаны.*

 

*Борынгыда кайбер ханлыкларда, төрмәдәге, хөкемдәге хәлләрне сөйләмәсен дип, палачларның телен кискәннәр

 

Шомлы төн

Әйтеп бирче, мин ахмаккка, наданга,

Йолдызчы, тик син беләсең боларны:

Ыңгыраша күкләр инде төн буе,

Тартылгандай галәмнең бар кыллары.

 

Сыпырды керфекләремнән йокымны

Казан өсли нинди нурлар балкышы?

Башландымы әллә йолдыз сугышы?

Карыйлармы ут атышып, тартышып?

 

Ялт та йолт итте шырпы кабызгандай,

Киек каз юлында ук һай сыздылар!

Ыңгыраша галәм инде төн буе,

Әллә соң шулай елыймы йолдызлар?

 

Йокыларга ята алмыйм белмәстән,

Ярдәмең кирәк, йолдызчы, бу төндә.

Качты тынгым, шаһиты булдым да мин

Галәмнең серләренә көтмәгәндә.

 

Әйтеп бирче мин наданга, ахмакка:

Яшәрбезме таңга тикле, керде шом.

Күзләрең кояш кебек зурайганнар,

Торбаңнан карап, күктә ни күрдең соң?

 

Килер көннең авырыннан, кайгыдан

Кисәттеңме патшаларны, хуҗаңны?

Йолдызчы булып үлә калсаң әгәр...

Ходаны танып, кылдыңмы догаңны?

 

Санадыңмы йолдызларны, әйт санын,

Кызылларын, сарыларын, карасын...

Балкытып күкне, еракта аларның

Ыңгырашып туа мәллә яңасы?

 

Сыпырды керфекләремнән йокымны,

Тартылды галәмнең барлык кылы.

Бер кылы тартып атса Җирне?..

Бугазыннан кем алыр йолдызчыны?!

 

Ялт та йолт итте шырпы кабызгандай,

Киек каз юлын юлында ук һай сыздылар!

Ыңгыраша галәм инде төн буе,

Бу төндә бигрәк йолдызлар кыздылар.

 

Корт чаккыры

Челләнең дә иң-иң эссе көнендә

Бал-аш җыя чәчәкләрдән бал корты,

Без дә без, ди мактанып, тапкан саен

Һәм шул безләве белән дә куркытып.

Баскан идем тузганаклы ызанга,

Торамын эчтән генә утлар йотып.

 

Мин менә шифа эзлим тузганактан.

Бу эсседә эшче кортка ни калган?

Чәчәкләр хәлсезләнеп ирен бөргән,

Булмыймы чыкса аңа кичкә табан?

Корт чаккыры! Әллә бастым өстенә?–

Ут булып яна ялан үкчәм һаман!

Ноябрь

Менә безнең чыныбыз, дип,

Кырлар чишенгәннәр, шәрә.

Шәрәлек килешми икән

Кешегә дә, җирләргә дә.

 

Картаеп сорыланган күк

Тора борынын җыерып:

Болыт өстендә болытлар...

Күп туфрак агар юылып.

 

Кургашын болытларны җил

Килеп бер таратса икән,

Алдан барган юламанын

Чит якка каратса икән.

 

Бу кырларның, бу җирләрнең

Безне яшәтәсе бардыр,

Тагын ашлыклар үстереп,

Илне ашатасы бардыр.

 

Күкнең усалланган чагы,

Болытларның – ядрәләнгән...

Үрмәкүчнең ятьмәләре

Кубып оча әвернәдән.

 

Җил, җирнең килә кибәсе,

Син инде болытны тарат.

Ай буе яңгыр ява бит!

Ку барысын ераккарак.

 

Кырларның җәйге киемнән

Тәмам арынган чаклары.

Тора да төшә сил таудан

Һәм агыза туфракларын.

 

Күк күкрәп сала авазын,–

Яшен яшьнәтәсе бардыр.

Барысын кочкан күкрәккә,–

Аны сөйгән болытлардыр.

 

Сакласын иде яңгырлар

Ашлы туфракларын җирнең.

Аның, ашлыклар үстереп,

Яшәтәсе бардыр Илне?!

 Вирус

 

Тиеп торган иде кулларыма

Ялгыш кына синең кайнар кул,

Сөю чире йоккан кебек булды...

Вирус иде мәллә синдә ул?

 

Әйтәм җирле, сине күргән кеше

Төнлә исемең белән саташа.

Сөю күздән күзгә күчә диләр,

Миңа менә күчте кул аша.

 

Тиеп торган иде кулларыма,

Кайнарлыгы йокты аларның.

Бу хастасы инде кешеләрдән

Үтте, ди идем мин, заманның...