Логотип Казан Утлары
Шигърият

Имән шаулый гасырларда...

Имән кыйссасы

Биш йөз ел үскән имәннең

Биш йөз үзәк боҗрасы,

Төрки-татар язмышына

Тәңгәл имән кыйссасы...

 

..Имән шаулый гасырларда,

Имән таза, имән нык,

Кемгә – илһам чыганагы,

Ә кемгәдер... – ягулык.

Үсте имән чикләвектән,

Үсте имән көн дә төн,

Тамырларын сузды-җәйде,

Чамалап җир үзәген.

Җәйде-сузды ботакларын,

Яфрак-яфрак күк йөзе,

Челләсен дә, суыгын да

Татыды имән үзе.

Кош-корт өчен әзер оя,

Ышык – челлә-яңгырда... 

Мәңгелек бер күренештәй

Имән шаулады кырда...

 

...Менә хәзер юан бер төп,

Өстендә чыбык-чабык,

Имәнлеккә дәгъва итеп

Мәж килә яшел халык.

Киселгән имән төбендә

Сарылып үсә гөмбә,

Шул төптә үскән үлән дә

Дәгъва кыла имәнгә.

Имән төбе уртасыннан

Талчыбык җәйгән тамыр,

Мин имән дәвамчысы дип,

Чайкала җилдә, бахыр.

Имән төбенә сыенган 

Кәҗәсакал – гөлҗимеш –

Үскәчтен имән төбендә

Ул да шул токым, имеш...

 

Уйланам шуңа карап мин,

Күңел сызлый, тынгысыз,

Без имән дәвамчысымы,

Йә үләнме, тамырсыз?!

...Без төрки-татар халкы дип

Лаф орулар – Каф тавы,

Тел йотыла, мохит чит-ят,

Илем – читләр олтаны.

Безнең кайнау, безнең шау-шу –

Шул самавыр кайнату,

Имән төбе тирәсендә

Сандугачлар сайрату.  

 

Кайтырмы бер имән шавы

Күмелеп яшеллеккә?

Имән чикләвеген күзлим,

Бар өмет – чикләвектә!

...Өмет юк түгел шулай да,

Читкәрәк салсаң күзең –

Җирдән чак кына калыккан

Яшь имән үсентесе...

 

Фәнир бабай утары

Фәнир бабай утары дип, керде алан күңелгә,

Монда аның, утар булып, хыяллары үрелгән.

...Бер утар гына түгел бу,

                      бу – табигать кочагы.

Җәйге урман. Җиләкләрнең

                      учка сикергән чагы!   

Дөнья яме бер аланда, урман каюлы алан,

Чут та чут кошлар сайравы аланны чолгап алган.

Аллы-гөлле күбәләкләр, аллы-гөлле чәчкәләр,

“Күбәләк” көе күңелдә, кулда – тулы касәләр.

Касәләрдән ташып тора җан рәхәте – чын кымыз,

Әйдә, дустым, тарт тальяның, син бит көйгә дә хирыс!

Бал кортлары беззелдәве дәрт өсти күңелләргә,

Кәрәзле балы абзыйның ягыла шигырьләргә.

Балның төсе бер үк – алтын, әмма тәме! Тәм үзгә!              

Кояш нурын тутыралар бал кортлары кәрәзгә!

Яшел урман, балыклы күл, гөлләрнең кәләш чагы...

Бу – аланга әверелгән Фәнир бабай кочагы...

 

***

Дөнья якты, әмма кысан!

Лоркамы түзсен шуңа!

Юк тынгылык, йөрәк ярсый,

Күңел күккә атыла!

Таш диварлар аңа кысан –

Кая инде ул түзү!

Таштан ташка бәргәләнә

Лорканың утлы сүзе.

Бу язмыштан юк котылу,

Лоркага юл салынган,

Кыргый байтал – бәйсез ирек! –

Аның кайнар канында.

 

Бу юлның чиге билгеле,

Бу юлның чиге – упкын,

Шул упкынга оча Лорка,

Этәрә байтал холкы...

 

Миндаль чәчәк атканда

Ак альмендра чәчәкләре

гүя таң җәйгән томан,

Мәхәббәт тулы күңелдән 

ташып чыккан моң сыман.

Гүя алсу күбәләкләр

оча бакча тутырып,

Чәчәкләр агачны түгел,

Күңелне алган сарып.

Тиздән февраль. Язны тоя

сизгер агач күңеле, 

Хәбәр бирә безгә миндаль

ак чәчәккә күмелеп...

 

***

Пикассо музеенда

 

Даһилыкның серен эзлим, күзлим,

Әвеш-тәвеш килгән сызыклардан,

Баш-күз булып яткан шакмаклардан,

Сыннар булып киткән чыбыклардан.

Даһи булсаң – һәр сызганың бөек,

Һәр шакмагың сер саклаган сандык.

Даһилыкны була тамгаларга  

бүлеп, бәлки шакмакларга салып...

Әмма шакмак илтми даһилыкка,

Шакмак-шакмак – гади күпшакмаклык...   

...Даһилыкка дәгъва кылып була,

Чыбыркыны үзеңчә шартлатып!

 

...Җанлы аккорд булып яңгырый көй,

Һәр нотасы балкып җырлап тора!

Даһи аккорд яңгырашын, тәмен,

Гади ноталардан тоеп кара... 

***

 

Иксез-чиксез

яшькелт-сары дөнья.

Лимон, апельсиннар...

Менә-менә, уйнап,

Адәм белән Һәува килеп чыгар сыман...

 

***

Кыш уртасы. Шул ук диңгез,

Әмма никтер шомлы, кара.

Диңгез бүген дулкыннарын

Бер-бер артлы кисеп сала...

Өскә чөеп дулкыннарын,

Ярсып-ярсып, бәрә ташка.

Әллә кышка бәйләнүе...  

Әмма диңгез бүген башка...

Яраланган җанвар сыман

Ботарланган диңгез яры,

Яр сыртына сала диңгез 

Ак тырнаклы дулкыннарын. 

Кырыс холкын диңгез, ахры,

Бар дөньяга танытмакчы...

Әлегә кыш. Офык кысан.

Диңгез шуны аңлатмакчы...

 

***

 

Йөгерек дулкыннар  диңгездә,

Йөгерек дулкыннар күңелдә,

Күбеккә чолганган дулкыннар

Күңелдә бәйләнгән Иделгә.

 

Диңгездә йөгерә ак дулкын,

Иделдә җемелди ап-ак кар.

Яз җитәр, ташкынга әйләнеп,

Диңгезгә кушылыр ак карлар.

 

Ак дулкын, ап-ак кар – бер дөнья,

Бу аклык бик якын күңелгә,

Әйтерсең, ак карлар Иделдән,

Чук булып дулкынга чигелә...

 

***

 

И тырышты Күкләр, сипте мәрҗән,

Яз туена әзерләнү мәле...

...Әйтерсең лә ялап алды кояш

Юлдан тәгәрәгән мәрҗәннәрне...

***

Җиһанны фикер белән иңләрлек фикер.

Диңгезне хисләргә төрерлек хисләр.

Туганнарны кочакка алырлык кочак –

бу –  хыял.

 

Сине берүзеңне кочакка

алырлык кочак.

Сине берүзеңне хисләргә

төрерлек хисләр,

Сине берүзеңне уй-фикергә

биләрлек фикер –

бу – хыял.

 

Сине дә, диңгезне дә, күкләрне дә

иңләрлек, төрерлек, кочарлык

Мәхәббәт, –

Бусы бар, бу вакыйг,

бу –  реаль.

 Испания,

 Гранада, Ситҗес.