Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (документаль повесть)

"...Миңа, ахры, дулкыннарда калып,

Мәңге дулкыннарда кайнарга!"

Фарсель Зыятдинов.

 

Юлның озынлыгы сизелмәде.

...Ул борма-борма, сикәлтәле иде, шул борылмаларда тузгыган бодай кибәгедәй җил уңаена төшеп калмас өчен, дилбегәгә ике куллап, чытырдап ябышырга кирәк иде.

Шулай, һәркемнең үз сукмагы. Кемнедер кемдер колач җәеп көтеп тора, икенче берәү, чәнечкеле чытырманлыкка кереп юлыкса, җитәкләп чыгарырдай һичкем юклыгын анык белгән хәлдә, үз юлын үзе яра.

Кешеләрнең генәме?

Утның да үз юлы: мич куенында тыенкы гына җемелдәп яткан кузлары бар; учак теле булып күккә үрләгәне; яшен булып җиргә атылганы...

Җирнең дә үз юлы: өстендә дөп-дөп басып йөргәннәрнең үзеннән яралуын да, беркөн килеп, үзенә әйләнеп кайтасын да белгәнгә күрә, чәбәләнеп беткән сукмакларын тамыр-тамыр итеп тараткан да, шул тамырларның һәрберсеннән күзгә күренмәс яшәү суты булып ага бирә...

Дәрья-суның исә үз агышы: кайчагында, әрнүләренә бер-бер чара тапмаммы дигәндәй, ярдан-ярга бәрелә-сугыла, инде тулып ташырдай булып актарыла-актарыла ага ул, кайчагында, сабырлыкның төбе - сары алтын, сабырлар итим кана, дигән сыман, салмак кына тирбәлә.

Һавада исә - киек каз юлы, каурый-каурый  болытларга тоташкан чиксезлек юлы; Аллаһы Тәгалә яралткан җиде кат күкнең һәм җиде кат җирнең тоташкан юлы.

Адәм баласы ихтыярсыздан әле утка, әле суга, әле һавага, әле туфракка әверелеп, алар узган сукмакларның барысыннан да узарга дип яралтылган. Өлешенә тигән бөтен сынауларны сабырлык белән күтәрергә, үзенең буш кибәк түгеллеген - Адәм баласы икәнен расларга, артыннан озата барырдай изгелекләр калдырырга дип яралтылган.

 

Юлның озынлыгы сизелмәде.

Әллә җор телле, ачык күңелле юлдашларның бетмәс-төкәнмәс хикәятләре, әллә чакрым саен үзенә якыная барган туган якның янәшә йөгергән уйнак җиле, әллә шул җилгә ияреп тәгәрәгән йөгәнсез уй йомгагы оныттырды инде... Хәер, ул йомгак Казанны чыкканчы ук, авылга бергәләп кайтырга җыенган юлдашлар белән автобуска утырыша башлаганчы ук тыңлаусызга әверелгән иде. Ни дисәң дә, дулкынландыра. Туган якка бит, Актанышка! Авылга, Качкынга! Авылдашлар янына! Кайткан саен өр-яңа караш белән күзгә төбәлгән урамнарга, наратлары күкрәп утырган Түбәтәй тавына; талларына түгел, күңел ятмәсенә уралып калган кармаклары белән каршылаган Баҗананың челтер суына, таулар арасыннан авылга "күчеп утырган" Әреш чишмәсенә, Озын Куак, Сулы чокыр буйларында сакланып калган балачак эзләренә тагын бер кат сак кына орынып үтәр өчен... Күңелдә - әле балык тәңкәседәй шадра-шадра булып уйнаклаган вак дулкын тирбәлә, әле - ак күбек булып кайнаганы давыллап күтәрелә, әле - ташлы ярга бәреп чыгарырга теләгәндәй, җанга һәм тәнгә китереп органы сискәндереп куя... 

 

Беренче дулкын

"Әйләнәм дә кайтам шул елларга..."

 

- Хөрмәтле тамашачылар! Без бүген бирегә күренекле шәхес, күптармаклы хезмәтләре белән республикабызда дан алган кадерле авылдашыбыз - Фарсель Сәхабетдин улы Зыятдиновның иҗат кичәсенә, аның сиксән яшьлек гомер бәйрәменә җыелдык. Кичәбездә Казаннан кайткан бик күп язучылар, район җитәкчелегеннән кунаклар, авылдашлар катнаша. Күпләрегез мәктәптә Фарсель абыйга багышланган музей ачылу тантанасында да катнашырга өлгерде...

Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә түрендә алып баручы кызның идәнгә тиеп торган алсу күлмәге, чәченә кадаган кечкенә матур калфагы аның ягымлы сүзләренә бербөтен булып кушылган да үзе моңсу, үзе көләч бер җыр булып, зал буйлап тарала да тарала...  Ара-тирә көчле алкышлар тавышы әллә кайдагы, бик еракта җәйрәп яткан диңгез өстендәге акчарлакларның канат кагышы булып колак пәрдәсенә килеп сарыла. Алай дисәң... Әллә соң  авылның итәгендә тыйнак кына, тар тасма булып кына агып яткан Баҗана елгасының йә булмаса Түбәтәй тавы арасында кыйблага каршы тибеп чыккан Әреш чишмәсенең чылтыравымы бу?

Әлегә залда, авылдашлары арасында, беренче рәттә утырган Фарсель ага, уйларының тезгеннән ычкынып китәргә чамалавын, күңеленең йомшарырга гына торуын сизгән иде, ничек тә үзен кулга алырга, нык булырга тырышты. Сәхнәгә чакырып, түргә утырткач, шушы халәтен сиздермәс өчен, кат-кат тамак кырып куйган булды. Алып баручы ялкынланып-янып шигырь укыган арада, карашын зал өстеннән йөгертеп узды. Гөлҗәннәт апасы да килгән. Ак яулыгын ябынып, Кәүсәрия дә утыра. Укытучылар да монда. Эреле-ваклы укучылар... Их, бу минутта абыегызның хис-кичерешләрен, тойгыларын үлчәр бизмәннәр яралмаган шул җир йөзендә... Кендек каны тамган, тәпи киткән авыл урамының кай тыкрыкларында, кай тузанлы сукмакларында күмелеп калган соң аның эзләре?.. Бөтенләй җуелган дип көенәсе түгел анысы: әнә бит, бүген мәктәптә музей ачтылар, менә хәзер 80 яшь тулу уңаеннан, кунаклар чакырып, зурлап, тантаналы кичә уздырулары... Чәчәк таҗыдай итеп киселгән кәгазьләргә юбилярга биреләсе сораулар язылган. Ак канатлы алъяпкыч япкан кызлар, бер-бер артлы чыгып, аның тормыш юлы белән таныштыралар.

- Фарсель абый - безнең Качкын авылында туган.  Ул  язучы да, икътисад фәннәре докторы да.  Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә ия. Күпләр аны  бакчачы буларак яхшы белә. Бакчачылык турында "Ямь һәм тәм яки безнең бакча" дигән китабы - күпләрнең өстәл китабына әйләнгән... «Кызык дөнья»,  «Тагын килде язлар»,  «Гыйльми белән Белми», «Изге йорт», "Безнең гомер", "Авылдашның авыр юл башы", "Ата күңеле балада" кебек китаплар авторы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты. 

Алып баручыдан соң сәхнәгә чыккан кечкенә генә буйлы кызның чатнап торган тавышы олпат ирне ирексездән елмаеп куярга мәҗбүр итте. Аннан соң, баланың йөз сызыкларында берәрсен танымаммы дигәндәй, сынаулы караш ташлады. Юк, бөтенләй өр-яңа буынны болай гына төсмерләрлек түгел шул инде...

- Авылдашыбызның тормышы да, хезмәт юлы да татар халкы кичергән бөтен вакыйгалар белән бик тыгыз бәйләнгән. Республика алдындагы эшчәнлеге диңгездән тирән, таулардан биек булса да, ул гаҗәеп бер тыйнаклык күрсәтә,  болар хакында беркайчан күкрәк кагып йөрми... Балачагы шактый авыр елларга туры килгән Фарсель абыйның. Шулай да әлеге чорын бүген дә өзелеп сагына авылдашыбыз:

Әйләнәм дә кайтам шул елларга,

Кукыларга карыйм сокланып.

Әй йөрергә иде юа ашап,

Шәпи сугып, көн дә шукланып, -

дип яза үзенең шигырьләрендә. Фарсель абый, бу минутта сезгә дип әзерләнгән бер соравыбызны бирәсе килә...

Фарсель аганың йөзенә шаян елмаю кунды.

- Җавап бирә алырмын микән соң? - диде ул, кызның, әле кечкенә генә булуына карамастан, шактый кыюлыгына, чаялыгына таң калып.

- Салават күперендә җиде төс бар, диләр. Табигатьтә - тагын да күбрәк. Без дә менә сорауларыбызга җавапта шул төсләрне күрергә теләр идек... Сезнеңчә, балачак ул төсләрнең кайсына ия? Сез - кара төсмере белән тарихка кереп калган 37 нче елда тугансыз. Бәлки...

Кыз баланың бик ныгытып ятлаган, әзерләгән җөмләсен бүлдерергә кыймады ир-егет, сабыр гына тыңлап бетерде. Мизгел эчендә күңеленнән кино тасмасы рәвешендә үтәргә өлгергән хатирәләрне бер сулышта онытып торырга теләгәндәй, күкрәк тутырып тын алды да:

-  Балачакның күлмәге беркайчан да кара төстә булмый. Әфлисун төсендә ул, кояш төсендә, - дип җавап кайтарды, сүзләренең хаклыгын расларга җыенгандай, учын җәеп, алдындагы тәбәнәк өстәлгә куйды. - Безнең буын балаларына авырлыкны бик күп күрергә туры килде, анысы дөрес. Тик шунысы да бар бит әле: авырлыклар кешенең рухын чыныктыра, нык булырга өйрәтә. "Как сәкенең кагын татытмыйча, мендәр бирмә икән балага!" - дигән шигырь юлларым да бар минем. Ә безгә тормыш как сәкенең ни икәнен кечкенәдән шәпләп аңлатты шул...

***

...Баш өстендәге кыштырдау авазы көчәйде. Хәния сәкедә кечкенә утын пүләнен курчак итеп уйнап мәшәләнә иде, идәндә аяк бөкләп шәпи сөякләре санап утырган абыйсына борылды.

- Абый, мин куркам! - диде ул, курчагын сәкедәге киез өстенә ташлап. - Тычкааан йөри!

- Ник куркасың, тычкан бәләкәй, син зур! - диде Фарсель абыйсы, ялтырап торган шәпиләрне мич алдына тезгән шәйгә. Шулай дисә дә, өй түбәсендә кемнеңдер кыштырдап йөрүе үзенең күңеленә дә курку салган иде, абый кеше бит, сер биреп торасы килмәде - батырайган булып кыланды. Урам якка караган тәрәзәгә күз ташлап алды. Тышта караңгы төшкән, шулай да, әниләре колхоз кәнүшнәсеннән эшләрен бетереп кайтып җиткәнче, күзең күгәрер. Үч иткәндәй, Фатыйма әбиләрен дә, "Мулла җиңгәй, килеп укып китчәле", - дип, урта урамнан берәү үзләренә кунача чакырып алган иде.

Ике сабый уен белән әвәрә килергә тырышып утырганда, түбәдә сәер тавышны янә ишетеп, берара тын калдылар.

- Тычкан дим бит, ашарга эзли! - дигән булды малай, сеңлесенең мышкылдарга җыенуын күреп. - Әй, гел шунда бит инде ул, безнең янга төшеп тә тормый! - Колагын шомрайтып, үзе дә сәкегә, Хәния янына менеп кунаклады. Кечкенә генә тычканның, бик теләсә дә, болай түшәм сайгакларын шыгырдатып йөренүе гайре табигый хәл иде, моны бик яхшы аңлаган малайның йөрәгенә чын-чынлап шом үрләде. Ни булыр анда? Кем булыр?  Ни эшләп йөрер?..

Хәниядә уен гаме бөтенләй калмаган иде, ул ике куллап абыйсын кочаклап алды, яклау көтеп аңа сыенды. Абыйлы-сеңелле шул рәвешле икесе бербөтен булып, как сәкедә байтак утырдылар. Башка чак булса, сабыйлыклары белән изрәп йокыга да талган булырлар иде, ә бу мәлдә, түбәдә кемнеңдер аяк тавышы колакка аермачык ишетелеп торганда, башларында бер генә уй бөтерелде: тизрәк әниләре эштән кайтып керсен иде!  Бераздан үзе серле, үзе шомлы теге тавыш юкка чыкты чыгуын, тик ул бөтен тынычлыкны, ваемсызлыкны урлап өлгергән иде. Кая ул йокы!

- Абый, минем ашыйсым килә! - Ниһаять, Хәния дә тынычланды булса кирәк, ике тезен күлмәк итәге белән каплап утырган җирдән, тып итеп идәнгә сикерде. Голландка миче өстендәге ябулы чүлмәккә күрсәтеп, шул таба атлады.

- Хәзер әни кайта, көтеп торыйк! - диде Фарсель, сабыр итәргә күндереп.

Әниләре Мосаллия арып-талып колхоз эшеннән кайтып кергәндә, балалар күзләрен ишектән алмыйча, аның киерелеп ачылыр мәлен, газиз кешеләре пәйда булыр минутны суларга кыймагандай көтеп утыралар иде.

Бу тынлыктан шунда ук сәерсенеп калган әниләре:

- Ни булды, ни майтардыгыз? - дип, өстәлдә торган керосин лампасына ут элдерергә ашыкты. Сырмасын салып, бүрәнәдәге кадакка элеп куйды.

- Әни, анда кемдер йөри! - диде Фарсель,  бармагы белән түшәмгә ымлап.

- Кайда? Кем йөрсен, ни сөйлисең, улым? - диде Мосаллия, аның ымына  игътибар итеп бетермичә, тәрәзәгә күз салып. Итәгенә килеп сарылган Хәниясенең башыннан сыйпады. - Ишегалдына чыгарга куркып утырасызмы әллә? Кем булсын анда...

- Ишегалдында түгел, түбәдә!

- Ә-ә? - Әниләре, яңа гына исенә килгәндәй, ялт кына ишеккә ташланды. - И Ходайкаем! - дип җан ачысы белән әйткәне инде өйалдыннан ишетелде.

Фарсель дә аның артыннан атылды. Малай чыгып җиткәндә, Мосаллия, чолан ягына сөяп куелган баскычтан  мәче җитезлеге белән үрмәләп, түбәгә менеп киткән иде. Күп тә үтмәде, аһылдап, кире төште. Өйгә кермәде, баскычның соңгы тактасына утырды да башыннан яулыгын сыдырып төшерде, шуның белән йөзен каплады. Икегә аерып үргән озын толымнары күкрәгенә салынып төште.

- Кайсының гына кулы җиткән? Тамагына аркылы килгере...

 Әнисенең авызыннан яңгыраган мондый сүздән Фарсель бөтенләй аптырап калды. Беркемгә авыр сүз әйтми торган әнисеме соң бу?

- Онкаемны... Харап кына иткәннәр... Сезгә ниләр генә ашатырмын...- Мосаллиянең мәлҗерәп утырырга исәбе юк иде, ул ярсу бер хәрәкәт белән сикереп торды да, өй ишеген ачып, ялт кына сырмасын үрелеп алды.

- Өйалдының келәсен төшерерсең, улым, силсәвиткә барып кайтам. Иртәгәгә калдырсам, эт белән дә эзләп табышлы булмас... Кайткач тәрәзәгә шакырмын. Апаеңны ашата тор, самавырны да кайнарла. Яна гына күрмәгез, сак кылан!

Шулай диде дә, мамык шәлен башына урап, чыгып та йөгерде.

Малай, аның артыннан келәне төшереп, аптыраулы кыяфәттә кире өйгә атлады. "Онкаемны..." дигән сүзеннән барысын да аңлаган иде, әнкәсе узган атнада гына, күз карасы кебек саклап тоткан орлык бәрәңгесен Пучы базарында беркадәр онга алыштырып кайткан иде. Әлеге төенчекне, ышанычлы урын санап, түбәгә яшергән дә соң, кемдер шуннан да эзләп тапкан бит менә. Ач үлем тәмам якасыннан алган берәү инде, мөгаен;  Фатыйма әбисе әйтмешли, тамак тәмугка кертә, шулай булмаса, күрәләтә караклык юлына басар идеме...

Сугыш чоры авыл малайларын күпкә иртә олыгайтырга өлгерде. Фарсель да, җиде яшьтә генә булса да, тормышның язылган һәм язылмаган үз кануннары барлыгына төшенеп килә иде. Әтисе сугышка киткәннән соң, гаиләдә үзенең бердәнбер ир-егет - тотка булып калуын да тиз аңлатты тормыш.  Әнисе кара таңнан кара төнгәчә колхоз эшендә - бригадир камытын да кигерттеләр аңа, ат фермасында да бөтерелә. Ул да, авылның башка хатын-кызлары да эштән башканы күрмиләр дә, белмиләр дә. Ат урынына дөньяны үзләре сөйрәп баралар.   

Малай, әнисе кабызган лампаны читкәрәк күчерде дә, шүрлектән кечкенә әлүмин тәлинкәне алып, өстәл уртасына куйды. Мич өстендәге чуен чүлмәктә, әнисе эштән кайтышка дип, кабыклы бәрәңге пешергән иде, сеңлесенә бүлеп бирмәкче булды. Әнисенең: "Яна гына күрмәгез!" дигән кисәтүле тавышы колак төбендә янә яңгырагандай тоелды да үзәге өзелеп китте, ирен читләре дерелдәп алды. Әле кечкенә Хәмидәне югалту ачысыннан берсенең дә айнып бетә алганы юк шул, сулык-сулык килгән яра булып, яңара да тора...

Фарсель төпчек сеңлесенең - өч яшьлек Хәмидәнең курчакныкыдай матур күзләрен, аяк йөзенә тиклем төшеп торган кызыл күлмәген исенә төшерде дә, чүлмәккә үрелгән җиреннән, куллары салынып, сәкегә сикереп менде. Тәрәзәгә капланган Хәниянең яргаланган шәрә үкчәсен кытыклагандай итте. Эх, теге коточкыч көн куркыныч бер төш кенә булсын иде, менә хәзер уянып кит идең дә, шушы сәкедә икәүләп чөкердәшеп утырган сеңелкәшләрен шаяртып, чәчләреннән тартып, үртәп, әвәрә кил  идең... Юк шул, юк...

Ул көнне Фарсель, әнисе кайтышка дип, менә шушы голландка миче өстенә аш утырткан иде. Бәрәңгесе пешәр алдыннан бераз умач уып салсаң, шуңа катык катып ашасаң, тамакны алдарга ярап тора, юк ише түгел! Малай үзе лапас тирәсенә, терлекләр алдына печән ташлап керергә чыгып китте. Берочтан мал астындагы тиресне дә абзар артына ташырга тотынган гына иде, Хәниянең тавышын ишеткәч, ишегалдына үрелеп карады.

Яланөс көе генә баскычка чыгып баскан Хәниянең:

- Фарсель абы-ый, Хәмидә янаааа, кер! - дип өзгәләнеп кычкырганы башына барып җиткәч, ничек атлап, ничек сикергәнен дә абайламастан,  өй эченә йөгереп керде.

Аның артыннан, нәкъ шулай ук йөгерә-йөгерә,  күршеләре Хамисә апа да кереп җитте. Яшь хатын, урамнан үтеп барышлый, Хәниянең кычкырганын ишетеп өлгергән иде.

Өй эчендәге күренеш котны алырлык иде: кызчыкның озын кызыл күлмәгеннән төшә идеме ул кызыллык, әллә аны чолгап алган ялкыннанмы... Калганы - чыннан да куркыныч бер төш кенә кебек... Хамисә апаның утны сүндерүе дә, сабыйны Пучы больницасына алып китүләре дә, врачларның: "Бөтен эче янган, коткара торган түгел", - дип чарасыз калулары да, Хәмидәнең - әле җирдә санаулы еллар гына яшәгән, дөньяның бер матурлыгын да күрергә өлгермәгән, аның ачлыгын, ялангачлыгын, кырыслыгын гына татый алган нарасыйның җансыз гәүдәсен зиратның тын бер почмагына җирләүләре дә...

- Аш пешә микән дип... үрелеп кенә караган иде... Итәгенә... ут капты... - Хәниянең үксеп-үксеп, торып-торып кабатлаган сүзләре әнкәләренең әле дә булса кан саркып торган ярасына учлап тоз өстәгәндәй тоела да, ул, йөрәгенең әрнүенә чыдый алмыйча, йөзе белән беләгенә каплана...

Ул чакта аларның йортларына менә шундый олы кайгы ишек какты...

Шуңа да әнисенең мич тирәсендә кайнашкан улына: "Яна гына күрмәгез!" диюе йортның һәр бүрәнәсенә мәңгелек хәсрәт булып сеңеп калган ялвару һәм хәтер авазы иде...

Силсәвиткә дип чыгып йөгергән Мосаллия кайтып кергәндә, тәмам ярты төн җиткән, аны көтеп зарыккан Хәния, киез өстенә башын төртеп, йоклап та киткән иде. Фарсель исә, тәрәзәләрнең кыска пәрдәләрен күтәрә төшеп, әле урамга, әле ишегалдына карап торды, ничек тә йокламыйча, әнисен көтеп алырга теләде. Күзен йомса, Хәния шикелле авып кына төшәр дә, ишек какканны ишетмичә, әнисен тилмертер...

-  Их, дөньясы, бәндәләрне нинди генә көнгә төшерми... - Керә-керешкә үзалдына пышылдап ишектән атлаган Мосаллия, улының әйтелмәгән соравына алдан ук җавап бирергә җыендымы, әллә бәгыренә таш булып утырган ачуны, әрнүне шул рәвешле ватарга теләве идеме...

- Әни, онны таптыңмы? - Фарсельнең авызыннан барыбер шул сорау тәгәрәде, өмет тулы күзләре әнисенең кулларына текәлде.

-  Апаең нәвем базарындамыни? - Мосаллия, улының соравын ишетмәгәндәй, сәкедә җәйрәп яткан кызына карап куйды. - И-и, сабый... - Шулай дип көрсенде дә, киемен баягыча кадакка элде, килеп, Хәниянең өстенә сырган юрган япты, шуннан соң Фарсельнең башыннан сыйпагандай итте. - Ай дияргә дә белмим, улым, вай дияргә дә... Табуын таптым да...

Җитезлектә һичкайчан сер бирмәгән Фарсель ишекне ачып, ялт кына өйалдыннан әйләнеп тә керде.

- Тукта, сабырсызланма... Самавырны яңарт әле, улым, телем аңкауга ябышты бугай инде... - Әнисе, улының орчык урынына бөтерелеп, он салынган төенчекне эзләвен күреп тора иде, тик сүзен әйтеп бетерергә ашыкмады.

Малай, идәндә торган самавырның капкачын ачып, кечкенә соскы белән мичтән утлы куз өстәде, иелеп, астан пуф-пуф итеп өрде, чыжлый башлаганын ишетергә теләп, колагын җиз корсакка терәп алды. Әнисенең  вакытны сузарга, җаваптан качарга омтылуын аңлый иде, иртәме-соңмы, чишелеп китәсен дә белә иде, шулай да сабырлыгы төкәнде: 

- Иртәгә умачлы аш пешеримме, әни? - диде ул, бәләкәй йөрәгендә олы бер өмет булып торган җавапка өметләнеп. - Онны таптыңмы?

Гаҗизлеге йөзенә чыккан Мосаллия дуамал бер хәрәкәт белән мич арасына кереп китте, комганны шалтыр-шолтыр китереп, битен-кулын юды да ипләп кенә чыгып, агач урындыкка утырды. Малай аның ак йөзенә, зәп-зәңгәр күзләренә текәлде.

- Барый абыең, бичаракаем, балаларым ачтан үлмәсен дигәндер инде... Силсәвитләр туп-туры шуларга керде. Мич эченә яшереп куйган... Ничекләр гаеплисең инде аны, кызгандым... Балалары бигрәк ишле, аталарын да төрмәгә утыртып куйсалар,  нишләп бетәрләр дидем... Онны үзләрендә калдырдым. Без ничек тә җан асрарбыз, улым, әле аяк-кул исән чагында, эшләп торгач, ризыктан өзелгәнебез юк бит, Аллага шөкер...

Йөрәге мәрхәмәт һәм игелек белән тулган яшь ана, шушы сыйфатларны улына да тапшырырга теләгәндәй, авыр эштән иртә тупасланган кулы белән әкрен генә аның чәченнән сыйпады.

Малай, әллә шушы сирәк эләгә торган наздан, әллә кашыклап кына тотканда шактый көннәргә җитәрлек он тиклем оннан мәхрүм калу ачысыннан, әллә күрше абыйның гамәлен аңларга тырышудан күзләренә кайнар яшь туларга маташуын сизеп, башын читкә борды.

Каршы күрше булган Барый абыйның кечкенә генә йорты тулы бала-чага. Гарифҗаннары - Фарсельның яшьтәше, бөтен уеннары, бары-югы уртак. Өйләрендә шыр хәерчелек хөкем сөрә, ризык җиткерә алмый тилмерәләр. Ул тиклем кашыкка соң, бер утыруда гына да күпме кирәк. Ә  каян алырга? Яшь үләннең борын төрткәнен көтәргә дә иртәрәк шул, өй борынча теләнә чыксаң да, кемнең артык сыныгы булсын? Ферма тирәсендә, мал янында кайнашкан гаиләләрдә бераз булса булыр...

Узган атнада гына Фарсель, уйнарга дәшәм дип, Гарифҗанны чакырырга кергән иде. Балаларның барысы тәмам хәлсезләнеп как сәкедә яталар, ачлыктан күзләре тәмам зураеп калган, кул бармаклары сөяк тә тире - карга чукырлык ит әсәре калмаган. Әтиләре Барый абый идән уртасында  эт талагандай теткәләнгән киез итеккә олтан салырга азаплана.

- Әткәй, ашыйсы килә! - дип өзгәләнде эчен тотып бөгәрләнеп яткан Гарифҗан,  дустының ишек янында үзенә карап торуын бөтенләй күрмичә. - Ашыйсым килә!

- Юк бит, улым, юк бит, кайлардан алыйм?! - Әтисе, күзләрен  балалардан яшереп, итек табанына текәлеп утыруын белде.

-  Ашыйсы килә! - Малайның иңрәүле авазы тәбәнәк түшәмгә, җир идәнгә килеп сыланды.

Шулчак ата кеше, кулындагы киез итекне читкә бәрде дә сикереп торды, йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Ике тәрәзә арасында эленеп торган саргылт кәгазьдәге портретка бармагы белән ымлап:

- Молчать, Гарифҗан! Күрәсеңме, Сталин карап тора! - диде, ач үлемнең куркусыннан үзенең дә нурсызланып, төссезләнеп калган күзләре белән туп-туры юлбашчыга текәлеп.

Гарифҗанның да хәлсез карашы шул тарафка юнәлде. Шыңшу авазы тынды. Котсыз салкынлыгы белән болай да йөрәккә шом салып торган  өйнең һәр бүрәнәсе, бүрәнә арасыннан эчке якта җилфердәп күренгән яшькелт мүк кисәкләренә тиклем калтыранып куйгандай тоелды.

Фарсельдә уен кайгысы югалган иде. Ул, үзенең кергәнен дә, чыкканын да белми-тоймый калган өйдән ишегалдына атлагач,  тәненә коточкыч салкын йөгергәнен тойды.

Менә хәзер, Барый абыйның бүгенге адымын акылына сыйдырырга маташканда, мизгел эчендә дусты Гарифҗанның каләм күк  нечкәреп калган беләкләре, тирәнәйгән күз чокыры, өзелердәй булып күренгән муены - барысы-барысы тетрәндергеч бер сурәт булып күзалдыннан үтеп китте. Әнисенең "кызгандым" дигән сүзләренә дә шушы тетрәнү сыйганын  бар йөрәге белән аңлады Фарсель, шуңа да бер төенчек он югалтуны, чорына күрә олы фаҗига булса да, утырып елардай хәсрәт итеп кабул итмәде. 

***

Мосаллияне йокы алмады. Югыйсә, көнозын ат фермасында үзе дә ат урынына җигелгәндәй эшләп, буыннарына сызлау төшкән, җеп өзәрлек хәле калмаган иде.  Юрганны иягенә кадәр тартты да уң ягына борылып, ничек тә йоклап китәргә тырышты. Кара таңнан янә колхоз эшенә чыгып йөгерәсе бит, бераз булса да хәл җыеп алырга кирәк... Тик юк инде, әллә кая гына качып киткән йокыны куып тотышлы түгел... Әйләнде, тулганды, белгән догаларын кат-кат укып карады - берсенең бер файдасы күренмәде. Аптырагач, кәнүшнидә әле сугышка дип алып китеп бетермәгән атларны һәрберсен исемләп, берәмләп санарга тотынды - һай, ярдәме тисә кана...

Авыл читендәге ташландык зиратны халык "башкорт зираты" дип атап йөртә. Шуннан әллә ни ерак түгел, ат фермасы - анысы халык телендә "кәнүшни" генә - олысы-кечесенең күз текәп торганы. Ул тирәдә эшләгәннәр ачлык дигән зәхмәттән беркадәр ераграк: ни дисәң дә, мал булган җирдә курмысы, саламы-печәне дигәндәй... Бияләрнең колын салган чаклары булып тора, ачлыкның коточкыч шәүләсе аның үләксә икәнен онытырга мәҗбүр итә... Районнан берәр түрәнең боерыгы булганда, ат суеп илткән очраклар да булмый түгел. Аның бит эчәгесе, башы, тоягы кала...

Сугышның ачы сөреме кечкенә генә Качкын авылына да олы кайгы булып төшкән иде.

Ире Сәхабетдиннең фронтка киткәннән соң язган соңгы хаты Воронеж тирәсеннән килгән иде. Шуннан бирле суга төшкән балтадай булды да куйды. Исәндер, хәбәр бирергә җае гына юктыр дип өметләнә Мосаллия, чөнки төшләрендә ирен гел бер үк сурәттә күрә: менә уртача буйлы, йомрырак гәүдәле, күзләрендә һәрчак шаян бер җемелдәү балкыган Сәхабетдин каядыр йөгерә, йөгерә; кинәт карашы кырыслана; өстендәге ак күлмәге күз алдында карала башлый; ул да булмый, ир күлмәген сала да, каршысындагы елгада чайкарга тотына. Елганың суы башта болганчык күренсә дә, тора-бара ул тоныкланганнан-тоныклана, бермәлне бөтенләй үтә күренмәлегә әйләнә. Сәхабетдин, кулында чистарып, агарып калган күлмәген кат-кат селки дә өстенә киеп куя. Күзләрендә элекке балкыш пәйда була...

Үзгәрешсез кат-кат кергән әлеге төш яшь хатынның күңеленә өмет бирә: исән Сәхабетдин, исән! Алла боерса, сугыш бетүгә, "хат язарга вакыт булмады", - дип, елмаеп кайтып керер. Бер оя балалар үстерерләр. Олы уллары Мирсәгыйть белән төпчекләре Хәмидә бик иртә җәннәт кошы булып куйдылар шул, ни хәлләр итәсең... Ир-канаты исән-имин генә кайтсын, чынлап, оя тутырып уллар-кызлар үстерерләр әле... 

Адәм баласы михнәт өчен генә яралмыйдар ласа дөньяларына, шатлыкка тиенер, куаныч һәм бәхет күрер көннәре дә бардыр... Әлегә кадәр үтелгән гомер сукмакларына борылып карасаң, кайсы борылмасында төшеп  калгандыр да кайларда ялтырап ятадыр ул бәхет-куаныч дигәннәре...

Бер үк көнне әтиләре дә, әниләре дә үлеп киткәндә, Мосаллиягә - 4, энесе Асылгәрәйгә - ике яшь булган. Балачакның ул көннәре бөтенләй томан артына күмелеп калган инде, ничек генә үрелеп күз салырга тырышма, күренә торган түгел. "Икесе дә эч авыртудан үлеп киттеләр", - диделәр, нәрсә сәбәп булган - хәзер кемнәр белсен... Дөньяның асты-өскә килгән унҗиденче ел бит ул, ата - улны, ана - кызны белми буталган мәхшәр чоры,  диләр... Ярый әле әткәләре Морзагәрәйнең бертуганы Сәхипгәрәй дә, аның хатыны Гайнелҗинан да ятимнәрне артык кашык урынына күрмәгән, үз гаиләсе янына сыендырган. Дүрт баласы бер-бер артлы кызамыктан үлеп киткәч, бар җылыны шушы сабыйларга бирде алар, Мосаллия дә, Асылгәрәй дә үгилекнең ни икәнен белмәделәр. Алланың рәхмәте булып, аннан соң дөньяга килгән балалар белән бертуганнар кебек тәгәрәп үстеләр. Каһәр төшкән сугыш... Һәр гаиләнең ишеген кагып, үзенең кара җиле белән кагылып чыкты шул...  1915 елгы Асылгәрәй - авылдан фин сугышына эләккән бердәнбер егет заты иде, "Выборг янындагы бәрелешләрнең берсендә һәлак булды" дигән хәбәр генә алдылар. Өрлек кебек Шәйхразыйның да үлгән хәбәре генә килеп иреште, аннан да "Гараев  Шайхразый погиб в бою" дигән кара пичәтле кәгазь генә торып калды. Миңлегалидән сирәк кенә булса да өчпочмаклы хатлар килгәли, ул да ут эчендә. 1928 елда сеңелләре Гөлҗәннәт туган иде, Мосаллияне яратып туялмый инде ул, "түткәй" дип өзелеп тора.  Колхозның авыр эше аның кебек җиткән кызлар җилкәсенә поты белән төшә хәзер, чыдасыннар гына берүк... Энесе Кәшбразый биш яшьлек чагыннан чиргә олгашты, Пучы бүлнисеннән "сөяк чахоткасы" дип кайтарганнар иде,  башта аксап йөрде, аннан урын өстендә үк калды балакай. И-и, сынау белән сынады инде барысын да: әниләре Гайнелҗинанның йөрәге ватык сәгать кебек, көе китәргә генә тора, ятса, сулышы кысыла, шуңа утырып кына йоклый иде. Бүлнистә тикшергәч, "йөрәге киңәйгән", диделәр. Киңәер дә... Авыл читендәге әнә ул атлар фермасын төзегәндә бүрәнәләрне ир-атлар белән беррәттән ташыды хатыннар, лай белән саламны бутап, түбә яптылар. Һәр бригадага аерым кое казыдылар, ул коедан суны туп-туры улакка агызмалы итеп, биш-алты метрлы агачлардан, чокып,  улак ясадылар... Кәтергә хезмәте булмаса да, җелекләрне суырган мәлләре аз дисезме әллә... Берсе дә эзсез үтмәде, берсе дә... Кырык өченче елда шулар барысы бергә алып китте инде Гайнелҗинанны: улларының үлү хәбәре дә, җелекне һәм соңгы тамчы яшәү көчен суырган авыр хезмәт тә... Тылда, авылда гомер кичерсә дә, аның да саулыгын һәм гомерен каһәр төшкән сугыш урламады дип кемнәр әйтер?

Мосаллиянең уйлары, һәрберсе үзалдына сикерешкән тары бөртегедәй, чәчелде дә китте, чәчелде дә китте. Йоклый алмый тилмерүдән башы тубал булды... Бу өйгә башка чыкканчы, урамның Баҗанага якынрак очында, кайнатасы Зыязетдин белән кайнанасы Фатыйма йортында яшәгәндә, кичләрен шулай йоклап китә алмый тинтери торган иде. Анысы - урынны ят иткән, ияләшә алмый аптыраган чагы иде. Ятты исә, урта урамдагы өйләре күз алдына килә дә баса. Үз әткәсе Морзагәрәй белән Сәхипгәрәйнең йорты рәттән салынган, урам аша - җыйнак манаралы агач мәчет. "Мәчет ягыннан бер күгәргән кадак та алып кермәгез!" - дип ике көннең берендә балаларын кисәтә иде Сәхипгәрәй. Шул мәчеттән Кәрим мулланың моңлы тавыш белән азан әйткәне күңелне әллә нишләтә торган иде, күршедә генә булгач, ишегалдыннан онытылып тыңлап тора иде Мосаллия.... Манараны да кистеләр. Кәрим мулла ла, өтермән юлында йөреп кайтканнан соң, гаиләсен алды да авылдан чыгып югалды. Аның белән бергә авылның җаны да югалгандай булды... Мәчеткә чапырыш кына торган Зәйнулла бай гаиләсен дә пыран-заран китерделәр, хәләл көче белән салган ике катлы йортын тартып алып, мәктәп ясадылар, улларының йорты да колхоз милкенә әверелде. Бай улының йортын клуб итеп, анда "вичерлар" үткәрә башладылар... Яшьлекнең иләслеге үзе белән: ак-караны артык аермаган, җитеп кенә килгән кызлар-егетләр ул "вичерларда" гармун көенә тыпырдап күңел ачарлар иде.

Мосаллиянең күңеле төшкәне - гармунчы Муллаян иде. Егетнең үз тарафына оялчан, әмма ялкынлы караш белән төбәлгәнен сизгән минутларда йөрәгенә ут каба, аяклары үзеннән-үзе тыпырдарга тора кызның. Күзләренең ни рәвешле аңлашканын сизми дә калдылар -  әллә ни арада гына ике йөрәк бербөтен булды да куйды. Икесе дә озын буйлылар, икесе дә ак йөзле, зәңгәр күзле - абыйлы-сеңелле диярсең, йөзләренә тиклем охшаш иде аларның. Муллаяннарның хәерчелектән тез чүккән йортлары аскы урамда, аларның бакча очы елгага тиеп тора. Үз капка төпләренә чыкса, Мосаллиянең ике күзе шул якта: егетнең күләгәсе генә күренеп китсә дә, җанына җыр канаты куна... Тик моны белеп алган атасының сүзе кыска булды: "Муллаян янына барам дисәң, мин сине өйгә кертмим!" - диде ул, кистереп. Мосаллияне ул йортка килен итеп төшерерлекме? Салам түбәле, җиргә чүккән дүртпочмаклы өйдә төрледән-төрле бала-чага, өй тулы кеше, фәкыйрьлек чиктән ашкан...

Аннан килеп, мәхәббәт дип авыз суын корытып яшәр чормы? Исән калыйм дисәң, авызыңның туя ризыкка тиенүе кирәк шул... Сәхипгәрәйләр үзләре алты ир бала җитешле тормышта үстеләр, аталары хәлле кеше, тырыш кеше иде - ризыгын хәләл көч белән тапты, малайларын да шулай тәрбияләде. Заманалар болганып киткәнче, Сәхипгәрәй үзе дә тары суыргыч тотты, авылның дүрт урамыннан да, капчык-капчык тары күтәреп, аның янына килә иделәр. Тарыны киледә төеп, ярма итеп ясау, шуны суырту - Сәхипгәрәй станокларында эшләнә иде. Эчендә көя күбәләге йөрткән кемдер берәү ул станокларны ут төртеп яндырмаган булса, аларның да гаиләсен, кулак дип, себер сөрәселәр иде. Бер яманның бер яхшысы дигәннәре менә шул буладыр - санаулы сәгать эчендә мал-мөлкәтне юк иткән янгын аларны сөрген фаҗигасеннән саклап клады...

Сабый чагыннан үз кызы күк тәрбияләп үстергән Мосаллиянең бәхеткә тиенүен тели иде Сәхипгәрәй, туган-тумача белән киңәш-табыш иткәч, тимерне кызуында сугарга булды. Күп тә үтмәде, димләп, кызын Зыязетдин улы Сәхабетдингә ярәшеп тә куйдылар. Авылда иплелеге белән дан тоткан гаилә, Зыязетдин дә, Фатыйма да гомер бакый дини кешеләр булдылар, кечкенә генә йортларында, колхоз дигәннәре оешканчы, балаларга дин сабагы бирделәр. Зыязетдин үзе вафат; бик төпле күренгән улы Сәхабетдиннең авыл халык алдында абруе зур иде, егетне авыл совете секретаре итеп сайлап куйдылар.  Егетнең Мосаллиягә читтән генә күз атып йөрүен колак чите белән ишеткән иде Сәхипгәрәй, сүз җебен чуалтып-нитеп, кылларын тарткалап кына маташмады - Сәхабетдин белән турыдан ярып сөйләште. Шул сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, яшьләрнең чәчен чәчкә бәйләп тә куйдылар, Мосаллия аскы урамга - Муллаяннар өенә каршы йортка килен булып төште. "Үземне тәрбияләп үстергән кешегә ничекләр каршы килим инде?" - диде ул, ахирәт кызларының аптыраулы соравына моңсу гына җавап итеп. Бар әрнүен, мәхәббәтен, сагышын бәгыренең тирән бер төпкеленә үзеннән үк мәңгелеккә яшерергә тырышып, яңа нигездә яңа тормышка аяк басты.

Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный ди, хактыр. Язмышына күнеп, Сәхабетдинне ир итеп санлап, беренче баласын югалту кайгысы белән дә килешеп, аннан соң туганнарының исәнлегенә шөкер итеп яшәп ятканда, ил өстенә афәт булып төшкән сугыш барысын да челпәрәмә китерде дә ташлады бит... Үлем, хәсрәт, ачлык, ялангачлык булып төште ул. "Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз", - дип җырлый-җырлый, ирләр ут эченә, фронтка китте, киң яланнарны яңгыратып, саубуллашкандай кешни-кешни, атлар китте - РККАга (рабоче-крестьянская Красная армия) кирәк, диделәр...

Төн карасын ертып, уйлар язгы ташу урынына агылды да агылды. Таң атарга да ерак калмагандыр инде. Мосаллиягә черем итеп алырга насыйп булырмы бүген, юкмы...

(Дәвамы бар)