Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вакытны шул булмый туктатып...

Вакыт җитми, дибез...

Ашыгабыз һаман...

Хафаланып,

Өтәләнеп дөнья көтәбез.  

 – Вакыт юк бит! Вакыт җитми! – дибез,

Эш күплекне сылтау итәбез.

 

Вакыт, вакыт...

Барысын да уптым

Без бәйлибез мескен вакытка.

Вакыт юк бит, дибез... Ник булмасын!

Без үзебез – вакыт... Факытта!

 

Әйтерсең лә, вакыт – дөньялыкта

Сирәк очрый торган бер нәрсә.

Кирәк булса, теләк булса әгәр,

Вакыт табабыз бит, югыйсә!

 

 Ничек итсәк итик, әмма табыйк,

Зарланмыйча табыйк вакытлар!

Вакытларың булыр бервакытны...

...Югалтканны булмас табыплар.

 

Бүген гүя үлеп терелдем мин...

 

Бүген гүя үлеп терелдем мин:

Гасырга тиң озын төн аша,

Саташулы төшләр эргәсеннән

Төсе качкан өнгә тоташам.

 

Күз алдымнан үтә мең күренеш,

Мең яңалык йота карашым.

Илдән – илгә, телдән телгә күчеп,

Өйдән өйгә йөри кара шом.

 

Дөнья күген караңгылык баскан,

Тыпырчына зәгыйфь яктылык.

Көзге көннең нурсыз йөзләрендә

Кайчан кояш калкыр – яктырып?

 

...Саташулы төшләр эргәсеннән

Өнгә кайтып кердем төн аша:

Кичәгемне бүгенемә ялгап,

Мин иртәгәм белән тоташам.

 

 

Мона Лиза кебек серле ханым

 

Мона Лиза кебек серле ханым

Кергәнгәме әллә төшемә,

Бүген кинәт кенә,

Париж, Париж,

Син килдең дә... төштең исемә.

 

Әле кайчан гына – май аенда,

Җилләр белән бергә лыбырдап,

Йөргән идем синең урамыңда...

Йөргән идем синең Луврда!

 

Буйдак чаклар күптән артта калды...

Кырык елга бераз соңарып,

Мона Лиза кебек серле ханым,

Ник төшемә кердең соң әле?

 

Париж, Париж!

Сине инде бүтән

Мин сагынмам, дигән идем дә...

Бүген менә Эйфель, Монмартрның

Чагылышын күрдем Иделдә.

 

...Мона Лиза кебек серле ханым

Төшләремдә йөрде тулганып...

И сөеклем! Иркәм! Газиз ярым! –

Син булгансың икән ул ханым.

 

 

Мин бүгеннән ашыкмаска булдым...

 

Көне-төне... Ары-бире... Мәхшәр!

Тын алырга кайчак юк вакыт.

Чабуыннан тартып торыр идем –

Вакытны шул булмый туктатып.

 

Мин бүгеннән ашыкмаска булдым...

Тын алырга булдым тагы бер.

Күпме генә чапма, бу дөньяны

Куып җитеп булмый барыбер.

 

Бүгеннән мин ашыкмаска булдым...

Сабыр булуларга ни җитә.

Сабыр иткән – морадына җиткән,

Ашыкмаска кирәк ничек тә!

 

Ашыкмаска булдым бүгеннән мин...

Бисмилладан башлыйм иртәмне.

Акча – бүген бар ул, иртәгә – юк,

Булганына шөкер итәмен.

 

Ашыкмаска булдым мин бүгеннән...

Син дә тын ал, әйдә, тагын бер.

Күпме генә чапма, бу дөньяны

Куып тотып булмый барыбер.

 

 

Төшенкелек биләп ала кайчак...

 

Төшенкелек биләп ала кайчак –

Бигрәк кыен булган мәлләр бар.

Аңлый алмый торган әйберләр күп,

Аңлап булмый торган хәллә бар.

 

Чорлар арты чорлар алышына,

Гел үзгәреп тора замана...

Аңлый алмыйм: иксез-чиксез илдә

Кешегә җир җитми һаман да!

 

Бу дөньяда, әгәр уйлап баксаң,

Җиргә бәйле кебек һәр нәрсә...

Ике арадагы ызан өчен

Күрше белән күрше әрләшә!

 

Чир китә ул, гадәт китми, диләр.

Миңа калса, килгән чир китми.

Берсен-берсе бугазларга әзер –

Бәндәләргә һаман җир җитми!

 

Ирләр генә түгел, җир дәгъвалап,

Илләр белән илләр сугыша.

Киеренке халәт: кайсы җиңәр? –

Кысылыплар куя сулышлар.

 

Илдә-көндә бетмәс көрәш бара –

Җирләр яна, таулар ишелә...

...Югыйсә бит, ахыр чиктә, бары

Өч аршын җир җитә кешегә.

 

 

Акыл сатучылар – адым саен...

 

Акыл сатучылар – адым саен,

Өйрәтүче – дөнья тутырук.

Вәгазь сөйләүчеләр хәттин ашкан,

Киңәш бирүченең чуты юк!

 

 – Алай итмә, болай ит син! – диеп,

И өйрәтә сине барсы да.

Нервың какшый шулчак: эшең бармый,

Эчтә ачу кайный ярсудан!

 

Үз-үзеңне көчкә тыеп кына

Елмайган һәм көлгән буласың...

Киңәшләрдән тәмам туйсаң да, син:

 – Рәхмәт, рәхмәт! – дигән буласың.

 

Сабырлыгың сына ахыр чиктә,

Түземлегең бетә берочтан...

Шул чагында әйтәселәр килә

Каты итеп – тозлап-борычлап!

 

Юк, ярамый!

Начар сүз әйтүдән

Син каласың янә тыелып.

Ачуыңны тыеп кала алу –

Бу тормышта – иң-иң кыены!

 

Өйрәтәләр сине төрле яктан –

Киңәш бирә олы-кечесе...

Барлык киңәш-фәләннәрен тотсаң,

Алар өчен әйбәт кеше син!

 

Мин дә, ахры, шулар кавеменнән,

Алар белән бергә – бер рәттә.

Әле менә, киңәш бирмәгез, дип,

Өйрәтмәгез, диеп... өйрәтәм.

 

 

Дөнья шулай яратылган...

 

Дөнья шулай яратылган:

Кояшы бар, ае бар.

Юмарты бар, сараны бар,

Ярлысы бар, бае бар!

 

Дөнья шулай яратылган –

Яңгыры бар, кары бар.

Чокыры бар, таулары бар,

Елгасы бар, яры бар.

 

Дөнья шулай яратылган:

Карасы бар, агы бар.

Баллысы бар, ачысы бар,

Эресе бар, вагы бар.

 

Дөнья шулай яратылган:

Җиңеле бар, кыены.

Олысы бар, кечесе бар,

Турысы бар, кыегы.

 

Даруы бар, агуы бар –

Сырхавы бар, дәвасы.

Эчим, дисәң – чишмәсе бар,     

Сулыйм, дисәң – һавасы.

 

Дөнья шулай яратылган –

Гүя һәркем бертигез:

Кемдер – арыш, кемдер – арпа,

Кемдер – бодай бөртеге...

 

Дөнья шулай яратылган:

Иртәсе бар, киче бар.

Холыклысы, холыксызы –

Һәркемнең үз ише бар!

 

Матуры бар, ямьсезе бар, 

Озыны бар, кыскасы.

Тегесе дә, бусы да бар –

Озын сүзнең кыскасы!

 

Дөнья шулай яратылган:

Искәрмә юк вәләкин:

Син дә әүлия түгелсең,

Мин дә түгел әлләкем.

 

Дөнья шулай яратылган –

Кайгысы бар, шатлыгы.

Яхшысы бар, начары бар,

Яшьлеге  бар, картлыгы.

 

Дөнья шулай яратылган –

Иге-чиге юк аның...

Тәмугы да, оҗмахы да

Бар бу фани дөньяның!

 

Дөнья шулай яратылган –

Рәхәте бар, газабы...

...Тормыш – кино. Матур булып

Бетсә иде азагы.

 

 

 Карап торам тәрәзәдән...

 

Тәрәзәдән карап торам:

Киенеп кара төстән,

Вакыт белән култыклашып,

Төн узып бара өстән.

 

Еракларда тонык айның

Шәйләнә силуэты.

Ашыкмый барган берәүне

Каядыр сөйри эте.

 

Үтә таныш күренеш бу:

Таш йортлар, урам, кибет.

Карлы ялгыз эскәмия.

Лампалар тора  көлеп.

 

Көне-төне тыз-быз йөреп

Өшәнгән машиналар,

Берсен-берсе уза-уза,

Һаман да ашыгалар. 

 

Менә хәзер тротуардан

Парлылар узар кебек.

Мәңге таныш манзараны

Бер сәрхуш бозар кебек. .

 

Карлар төшә, уйнаклый җил –

Ак тузан тузып ала.

Карап торам тәрәзәдән...

...Гомерләр узып бара.

 

Мин күп нәрсәләр беләм

 

Мин күп нәрсәләр беләм,

Күп нәрсәләрне белмим...

Үземнән үзем көләм,

Үземнән үзем көнлим.

 

Мин күп нәрсәләр белмим,

Күп нәрсәләрне беләм...

Таш бәреп чыккан гөл мин,

Саргаймый торган үлән!

 

 

Мин

 

Мин –

кукурузлы елларның

китек шат авазы.

Мин –

карантинлы дөньяның

ятим кайтавазы.

 

Мин –

ак матчага эленгән

сиртмәле бишек.

Мин –

киез белән тышланган

сыкылы ишек.

 

Мин –

асылмалы

җиделе лампа яктысы.

Мин –

акшарланган мичтәге

учакның чаткысы.

 

Мин –

балачагым күгендә

уйнаклаган яшен.

Мин –

әниемнең мендәрен

чылаткан күз яше.

 

Мин –

җиргә ятып үксегән

көзге яңгыр җиле.

Мин –

ятим үскән әтинең

иң авырткан җире.

 

Мин –

ике авыл арасын

тоташтырган сукмак.

Мин –

гомер буе бик еш

башка төшкән тукмак.

 

Мин –

яңа пешкән ипиле,

зур киндер биштәр.

Мин –                                        

иске китапханә

һәм андагы киштә!

 

Мин –

укытучы апаның

хәерхаһлы карашы.

Мин –

борынгы бабамнарның

төзәләсе ярасы.

 

Мин –

иясенә ирешмәгән

тәүге сөю хаты...

Мин –

шигырь!

Мин – поэма!

Мин – хисләр тәгълиматы.

 

Мин – трактат.

Мөмкин түгел мине ятларга.

Мин – теорема.

Авыр мине исбатларга.

 

Мин –

бунтарь шәкерт!

Мин –

сөйгәнемнең язмышы.

Мин –

дустымның дошманы.

Мин –

ялгыз аккош сагышы.

 

Мин –

тугрылыкның сыңары.

Мин –

хакыйкатьнең адашы.

Мин –

соңлап килгән бәхет.

Мин –

тынлыкның юлдашы.

 

Мин һәрчак әзер –

бәхәсле диспутларга.

Мин –

үлем карары:

бүгенге деспотларга.

 

Мин – үземә-үзем кыйбла.

Мин – шигъри дога.

Кичер мине, Аллам...

Мин – бәддога!

 

Күп абындым...

Җитәр!

Хәзер мин – элекке түгел.

Мин –

яшьләре кипкән күз бүген.

Мин –

дөньяны күрәм яңача.

Мин –

яшим өр-яңадан:

бик күпне ишеткән колак мин

һәм баш мин – күпне аңлаган!

 

Мин –

сүкмим кемнедер,

тиргәмим язмышны:

мин – үзем гаепле,

мин – үзем ялгыштым.

 

Шуңа мин,

акланып,

вакланып маташмыйм.

Мин – бүтән!

Мин – Такташ! –

Бөтенләй башкача –

өр-яңа Такташ мин!

 

Мин – вакыт ярчыгы...

Мин – каләм...

Мин – кәгазь...

Мин – ипи кисәге бер...

Теләсәгез, теләмәсәгез дә,

ни генә дисәгез дә,

мин – шагыйрь барыбер,

мин – шагыйрь!