Уены-чыны бергә
Уңышлы аклану
Күренекле җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов, заманында, “Йолдызлар сәламе” дигән бик зур фестиваль оештырган иде. Исән булган барлык татар җырчылары катнашты әлеге тамашада. Атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов та чыгыш ясап, эчүчелек турында бер шигырь сөйли. Ләкин, яше шактый булу сәбәпле, зиһене буталып, икенче чыгышында да ... шул ук шигырьне кабатлый. Тамашачыларның чыш-пыш килүеннән, серле итеп елмаюларыннан “эшне” аңлап алса да, тукталмый, бүленми – азаккача укып бетерә. Алкышлар тынгач, болай ди:
Җәмәгать! Ике тапкыр укыганыма исегез китмәсен. Миңа Илһам Шакир, “хәзер халык күп эчә бит, Фәйзи ага, янә бер сеңдереп сөйлә әле, бераз файдасы тимәсме”, дип әйткәнгә генә шулай эшләдем, ди.
Халык, гөрләтеп, Фәйзи абыйга тагын бер кул чаба – бу юлы судан коры чыкканы өчен.
Хәйләсез дөнья файдасыз
Г.Камал театры артистлары Сергач ягында йөри. Бер мәлне, билет сатучы Роберт Әбелмәмбәтовны бәреп очыралар – кешеләрнең акча түләп тамаша карыйсы килми. Спектакльдә Наил Дунаев милиционер ролен башкарасы икән. Әлеге хәлне күргәч, ул костюмын кигән килеш, фойега чыгып баса. (Сергачта аны ул вакытта бик танымыйлар да әле). Районнан милиция килгән ахры дип, халык шым була, ипләп кенә билетлар алып залга кереп тулалар. Милиционер образында актер сәхнәгә чыккач кына, эшне абайлап алалар... Оста уенга, тамаша тәменә керешеп киткән халык спектакльне азагына кадәр карап, шаулатып кул чаба.
“Булган бит инде”
Данлыклы Илһам Шакиров Чирмешән районының Бәркәтә авылында чыгыш ясагач, тамашачылар аңардан үз авылдашлары – Г.Тукай исемендәге филармония солисты Минхамәт Гыйләҗев турында сораганннар:
Безнең Минхамәт ничек җырлый соң, Илһам?
Олуг артист сорауга сорау беләнрәк җаваплый:
Кайтадыр ич?
Кайта.
Җырлагандыр бит?
Әйе.
Тыңладыгызмы соң?
Тыңладык.
Алайса, булган бит инде!
“Түбә”
Бер төркем артистлар төнлә “Юмор фестивале” концертыннан Казанга кайтып бара. Мамадыш юлындагы бер кафега ашарга тукталгач, боегып киткән коллегаларын дәртләндерергә теләпме, шаярыпмы Равил Шәрәфиев спектакль “куеп ала”: тыныч кына “салып”, ашап утырган халыкны сискәндереп, күзен акайтып, кафега бәреп керә дә әшәке тавыш белән:
Крыша приехала, готовьте бабки! – дип кычкыра.
Залдагы халыкның кайберсе шыпырт-шырпырт кына чыгып сызгалый башлый. Читтәрәк ашап утыручы бер татар егете генә данлыклы актерны танып ала.
Сезмени бу Равил абый? – дип бик озак көлешәләр.
“Кем яна?”
Яшел Үзән районы авылларының берсенә салкын клубка артистлар килеп төшә. Аннан-моннан гына табылган калорифер китереп куялар. Концерт башлана. Габдулла абый Рәхимкулов, гадәтенчә, алдан ук сәхнә киемнәрен киеп, калориферга терәлеп җылына башлый. Юлда арыган, өшегәнлек белән, оеп-калгып ук китә. Кисәк кенә төтен һәм көек исе чыга башлый:
Әй, алё? Кем яна? – ди җырчы.
Ипләбрәк караса, үзенең кремплен чалбар балагына ут капкан икән. Шулчак аны конферансье Илдус Сафин игълан итеп куя. Габдулла абыйга янган балагын каккалый- суккалый сәхнәгә чыгып китүдән башка чара калмый... Кайдадыр утырган хәлдә, кайдадыр ян беләнрәк басып, янган балакны каплап-томамалап дигәндәй җырлап керә.
Юк өчен борчылу
Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең лекторы, музыка белгече Фатыйма Вәлиева гастроль вакытында Сара Садыйкова һәм Нәфисә Василовалар белән бер фатирга керә. Тик гөнаһ шомлыгы, Фатыйма ханым йоклаганда бик ару гына гырлый икән. Кыскасы, тегеләр төн буе йокы заты күрми.
Иртән Фатыйма ханым киерелеп-иркәләнеп уянганда композитор белән җырчы ханымнар утырып тора икән.
– Хәерле иртә, кызлар!
– Ух..., – дип тегеләр төксе генә икенче якка борылып утыра.
– Йоклый алдыгызмы соң?
– Йокларсың монда..., - ди Нәфисә кәефсез генә.
– Нишләп?
– Төне буе трактор йөрде...
– И, кызлар, урамдагы трактор тавышын тыңлап, йокламый яталар димени?!
“Җырлавыңны болай да беләләр”
Күренекле җырчы Флёра Сөләйманова филармониянең лекториенда эшләгән дәвердә була бу хәл. Наҗия Теркулова кебек җырчыларга музыканттан тыш, сүз остасы Әзәл Яһүдинны да беркеткәннәр икән. Ә Флёра апага яңа гына консерватория тәмамлаган баянчы Азат Хәлимовны биргәннәр дә – вәссәлам. Шуңа күрә, районнар буйлап йөргәндә, Флёра апага концертны үзенә үк алып барырга да туры килә. Ул ара-тирә сөйләп тә алгалый.
Бик озак сөйли бу дип, миңа үпкәләмә инде, Азат энем, яме? – ди ул берсендә сәхнәдәшенә.
И, Флёра апа, сез сөйләгез, сөйлә! Җырлаганыгызны болай да беләләр ич. Сез күбрәк сөйләгез! – дип куйган ди музыкант егет.
“Үз балчыгың үзеңә”
Усман Әлмиев, иҗаты гөрләгән чакны, Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы бер авылда җырлый икән. Авыл кешеләре бит инде классик юнәлештәге, опера фасонындагы әсәрләрне, йомшак итеп әйткәндә, өнәп бетерми. Ул як тамашачысы тәкәллеф саклау ягыннан да бик егылып төшми. Берсе алкышлау барышында хәтта артистның аяк астына балчык та тондыра! Халык тына, нәрсә булыр икән хәзер, дип сагаеп кала. Усман ага да югалып калмый. Балчыкны иелеп ала да очып килгән якка чүреп җибәрә:
– Мә, үз балчыгың үзеңә!!! – дип тә өсти.
Шуннан, тамашачы җиңел сулап куя. Авыр хәлдән җиңел котылган җырчы да яңа дәрт белән концертны дәвам иттерә. Шул көннән алып, бу як халкы өчен Усман Әлмиев үз кешегә әйләнә.
Һәркайда – Әхмәтовлар
2006 елның 8 декабрендә Рәшит Ваһапов фестиваленең йомгаклау концертына Казахстаннан дөньякүләм танылган опера җырчысы Бибигөл Түләгәнованы чакыралар. Фестивальне оештыру комитеты рәисе Рифат Фәттахов олуг ханымның кызы Мәрьямгөл Түләгәнова белән сөйләшү алып бара, Казанга килергә кыстый. Ниһаять, озак сөйләшүләрдән соң, Мәрьямгөл ханым ризалаша:
Бибигөл Әхмәтовна риза. Үзегез дә Әхмәтович икән бит. Ярар. Карагыз әле, Рифат әфәнде, ә концертмейстер кем булыр икән соң?
Рифат Фәттахов, тантаналы- вәкарьле тавыш белән трубкага болай ди:
Концертмейстер – Татарстанның атказанаган сәнгать эшлеклесе Тәлгат Әхмәтов!
И-и-и! Тагын Әхмәтов! Болай булгач, барабыз да барабыз инде!
Таяк кем кулында?
2005 елның 10 апрелендә Рәшит Ваһапов фестиваленең чираттагы концерты Мәскәүдә узды. Бик күп сәнгатькәрләр, шул исәптән Казан Мили-Мәдәни үзәге артистлары, Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге катнашты, галәмәт яхшы үтте. Мәскәүләр дә җавапсыз калмады – Әсәдуллаев йортына алып барып банкет – хәләл мәҗлес үткәреп безне сыйларга булдылар.
Бардык, кунак булдык... Инде кайтыр юлга кузгалыр өчен, урамда автобусларга төялешәбез. Бер чатта Россия Мөфтиләр шурасында эшләүче Ягъфәр хәзрәт Фәйзрахманов “Казан нуры” оркестры җитәкчесе-дирижёр Рәсим Ильясовны “вәгазьли”. Сөйләшүдән аңлаганымча, оркестрдагы музыкантларга урын җитмәгәнме, тиешле урынга утырмаганнармы, хәзрәт шул уңайдан дирижёрга дәгъва белдерә булса кирәк:
Артистларың сине тыңларга тиешле!
Рәсим, зыялы кеше буларак, җаваплылыкны өстеннән төшермәкче:
Мин башлык түгел бит, миннән башка да монда өч-дүрт администратор бар!
Мин бу концертта музыкант кына...
Юк-юк. Алай димә! Синең кулда – таяк бар бит!!!
Мең елга бер
Мәскәү 2005 елның Сабан туена әзерләнә. Берничә көннән Россия башкаласы милли бәйрәмне гөрләтергә җыена, режиссер Әлфия Кәримова соңгы штрихларны куя: барлау, тикшерү, кабатлаулар, мәйданны сынау эшләре бара.
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Роза Хәбибуллина Мәскәүдә яши. Ул гадәттәгечә, режиссерны үз борчулары белән өтәли:
Мәскәү Сабан туенда мәскәүлеләргә ничу делать, концерт өчен дә әз
вакыт калдырасыз...
Илдар Кыямов, парламентер сыман, аны юатырга тели:
И, Роза ханым, Казанның 1000 еллыгында безнең җырчыларны да
кайсын дачасына, кайсын авылына кысрыкладылар. Казан бәйрәме казанлылар өчен түгел дип үпкәләделәр дә әле...
Казанда ичмаса мең елга бер генә бит ул. Ә Мәскәүдә ел саен шул хәл!
Алма эчендә ни бар?
Легендар ике баянчы - Кирам Сатиев белән Рөстәм Вәлиев Америка Кушма Штатларына барып татар моңнарын яңгыратып кайтты. Сан-Франциско аэропортында тамга хезмәте аркылы узалар. Бөтен йөкне энә күзеннән үткәрәләр, ди. Менә эт бәйләнә генә бит бер юлчының сумкасына, бер туктаусыз өрә дә өрә икән. Кара тәнле, олы гәүдәле күзәтче “опен!” – дип боера. Ач, имеш, букчаңны. Киемнәр эченнән зур алма килеп чыга. Бу хәлне Мәскәүгә очкыч көтеп торучы Андрей Макаревич та күзәткән икән:
А в яблоке что?.. – дип төрттерә ул. Шуннан алманы да пычак белән ярып карыйлар. Аннан берни дә чыкмый. Ә шулай да эт сизгер һәм үз вазифасын төгәл үти: һәр нәрсәдән әфьюн эзли.
“Ыштансыз” һөнәр
Аграфена Васильева, театр училищесында укыган чагында, Г.Камал театрында гавам күренешләрендә уйный. Яшәргә урын юклыктан, аңа берсендә шунда ук кунып та калырга туры килә. Бер көнне керләрен юып, элеп укырга китә. Кайтса, керләреннән җилләр искән. Икенче көнне ул, үзенең дус кызына шыпырт кына болай ди:
Ыштансыз каласың килсә,театрга эшкә кил икән...
Театрның файдасы
Г.Камал театры Гаяз Исхакыйның “Курчак туе” драмасын сәхнәләштерде. 2009 елның 3 ноябре көнне спектакльне журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр өчен күрсәттеләр. Урта рәттә утыручы Римзил Вәлиев, ерак сәфәрдән кайткан көнне булгандыр күрәсең, (ул чакта “Азатлык” радиосының Казан бүлекчәсе рәисе) беренче бүлекнең уртасында җиңелчә генә оеп китә.
Тәнәфестә тамашачыларга чәй эчү каралган. Шунда ук беренче тәэсирләр буенча фикер алышулар да башлана.
– Римзил абый йоклап китте, аңа ошамады ахры, – ди бер журналист. Фикер алышуга драматург Туфан Миңнуллин кушыла:
– Сез журналистлар һаман театрны сүгәсез, гел тәнкыйтьләп язасыз. Менә бер файдалы ягы бар икән: эштән арып, хәлең беткәндә, хет утырган килеш йоклап чыгарга булса да ярый икән бит театр дигәнең...
“Әни акча эшли”
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман Казан мәктәпләренең берсендә укый. Беркөнне боларга русча гына сөйләшүче психолог ханым килә, балалар белән әңгәмә кора. Чират Нариманга җитә:
Папа где работает?
Нигде.
А мама?
– Тоже.
А на что живете?
Мама поздно вечером из дома уходит, утром приходит с деньгами.
Психолог аптырап, директорны чакырта. Директорга Нариманның әнисе җырчы Илсөя Бәдретдинова икәнне аңлатып бирергә туры килә.
Остаз фатихасы
Салават Фәтхетдиновның шәкертләре күп. Шулардан берсе – Рифат Зарипов үсеп, концертант сыйфатында сәхнәгә мөстәкыйль рәвештә чыгарга уйлый.
– Салават Зәкиевич, сез миңа хәер-фатиха бирегез инде! – ди ул.
Шук телле артист шәкертенә карап-карап тора да, болай ди:
– Фатихамны бирәм, энекәш, хәерен халыктан алырсың инде...
Дусларча уен
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләүче тенор Вадим Ивановский белән Шәүкәт исемле җырчы якын дуслар булган. Гел бергә йөриләр, гастроль вкытында да гел янәшә бит инде. Поездда барганда күңеллерәк булсын өчен, бераз “чеметеп” алу - табигый хәл. Шулай яхшы кәеф белән ике дус шахмат уйный икән. Янәшәдәге бүлемдә өске киштәдә ятучы баянчы Рәшит Мостафин боларның уенын күзәтеп бара. Шәүкәт дигәне калын пыяла күзлек киеп йөри ди.Бермәлне уен кыза, шахматчылардан төртмәле сүзләр ычкына башлый һәм Шәүкәт күзлеген салырга тотына. Бу дусларны күп тапкырлар күзәткән Рәшиткә бер уй килә: “Әһә, Шәүкәт күзлеген яшерә, димәк, хәзер болар сугыша башлаячак! Фаразның дәлиле дә озак көттерми – шахматчылар бөтен вагонны шаккатырып, тәпәләшергә дә тотынганнар.
Ышык тапкан
Җәйнең эссе көнендә Чаллы шәһәрендә Фән Вәлиәхмәтов артыннан һич калмыйча бер малай ияреп йөри икән. Җырчы аптырашка кала: “Минем бала дисәм, гөнаһ кылганым да юк инде. Минеке булырга тиеш түгел, – дип уйлап куя ул. – Әллә җырларымны ярата микән?” – дигән икенче уй да йөгереп үтә. Шактый гына баргач, ул артына борылып:
Энекәш, нигә арттан тагылып йөрисең? Әллә минем җырлавымны яратасыңмы? – дип сорый.
Абый көн бик кызу бит, ышыкта йөрисе килә, ә синең күләгәң зу-ур! – дип җавап бирә малай.