Мур кырылышы (дәвамы (12))
Салазар исемлекне укый башлады.
– Мин – Севилья кальгасының сеньоры Ордонио Рамиро король казнасыннан бурычка алып торган илле мең алтын мараведины шартнамәгә кул куйган көннән алып, бер атна эчендә кайтарып бирергә ышандырып, имзамны куям... Имза, елы, ае, көне... Рамиро кәгазьгә имза салды да кире үз урынынва утырды. Салазар дәвам итте: Мин – Леон замогының сеньоры Гарсия Бермудо...
Гарсия да кул куйды. Имза салу сөреше арткы рәткә күчте. Король Һенрих белән Бардини алга чыкты.
Бардини ризасыз иде, ул әйтте:
– Сез, король җәнаплары, кардиналга да имза салдырмыйсыздыр бит?
– Мин сездән икеләтә алган булыр идем, кардинал җәнаплары, сез хәйләкәр инквизитор, сез шартнамә язмыйча гына казнаны талагансыз.
– Инквизиторлар белән бил алышырга азапланганнарның үз билләре сынды, король! – диде Бардини.
– Бу корольгә янаумы, кардинал-инквизитор?
– Ничек аңларга телисез, шулай аңлагыз.
– Король Хуанны да без агуладык, дип әйтергә теләмисездер бит, кардинал?
Бардини шартлый язды;
– Король җәнаплары, сез артыгын кылана башладыгыз түгелме?
– Бусын да янау дип аңларга кирәкме, кардинал?
– Инквизиция барысын да күрә, барысын да белә, король җәнаплары.
– Инквизиция барысын да белә, барысын да күрә. Илне юлбасарлар талый, кая карый инквизиция? Җавап бирегез, кардинал-инквизитор! Чит ил башкисәрләренең ватаныбызда кылган кабахәтлекләре турында инквизиция белмимени? Әллә күрмәмешкә салышамы?.. - Тынлык хөкем сөрде. – Сез, кардинал-инквизитор, атам үләсе көнне аның сараенда булгансыз, шулаймы?
Бардини сагаеп калды:
– Моның белән ни әйтмәкче буласыз?
– Сез, кардинал-инквизитор, король Хуан үләсе көнне аның сараенда булдыгызмы?
– Булдым! Мин аутодафе эшләре белән килгән идем. Шуннан ни?
– Болай гына! Шунда булганыгызны гына беләсем килгән иде.
Салазар әйтте:
– Король җәнаплары! Барысы да имза салды. Ике сеньор гына риза булмады.
– Кемнәр? – диде король.
– Сеньор Опелио белән сеньор Диего Лопес.
– Зинданга! – дип боерды король.– Инквизициянең еретикларны җәзалый торган бүлмәсе аша алып барыгыз да, аерым камераларга ябыгыз.
Опелио әйтте:
– Минем казнага бурычым юк!
Диего сүз алды:
– Король җәнаплары, минем йортым, авылым янды, хәзер генә кайтарып бирерлек малым да юк.
Король әйтте:
– Гранадага якын җәйләүләрдән маврларның елкы, куй көтүләрен ничә тапкыр куып алып кайттың? Син инде янган йортыңны тагын да яхшырак итеп төзеп кердең. Алыгыз!
Опелио белән Диегоны алып чыгып киттеләр. Магнатлар үз урыннарына утырды. Кардинал белән король дә урыннарына кайтты. Тәхетханәдә кыен тынлык урнашты.
– Алга таба көн тәртибе нинди? – дип сорады король
Салазар әйтте:
– Король Һенрих IIIнче сараендагы тәхетханәдәге утырышның көн тәртибе, кардинал-инквизитор һәм магнат-сеньорларның теләге: Франциядән бәреп кергән юлбасарлар илебезне, замокларны, калаларны, көтүлекәрне, кешеләрне талый, хатыннарны көчлиләр, кызларны урлап алып китеп, таулар арасына качалар. Бу афәттән котылу чаралары, тәкъдимнәр!
– Нишлибез, сеньорлар? Илебезне талап-корытып торучыларга каршы көрәшәбезме, әллә үзара сугышып ятабызмы? – диде король.
Рыцарь Айяла сүз алды:
– Король җәнаплары, ул башкисәрләрне Франция короле Тиле Карл белән Бонифаций яллап безнең илгә керткән, дигән хәбәр бар.
Король әйтте:
– Йөз мең алтын флорин бәрабәренә аларны чыннан да Тиле Карл белән Бонифаций җибәргәне ачык, сеньорлар.
Рыцарь Айяла дәвам итте:
– Хөрмәтле сеньорлар, чыннан да, илдә тәртип урнаштырырга вакыттыр. Чит илләрдән кереп талаганнары җитмәгән, бер-беребезне талыйбыз. Каты кул кирәк! Педро IVнче, Энрико IIнче, Хуан кебек батыр король кирәк. Король җанәплары Һенриконы мин хуплыйм! Аның фәрманнарын тулысы белән кабул итәм. Иң беренче мин король карамагына ун мең коралланган атлы сугышчы бирәм. Һәм иң башта әтрәк-әләм башкисәрләрга каршы көрәшкә үзем алынам.
– Рәхмәт, Педро де Айяло, – диде король. – Син, сеньор Айяло бабам король Энрикога да, атам король Хуанга да күп еллар тугры хезмәт иткән батыр рыцарь. Хөрмәтле кардинал-инквизитор, сеньорлар, Педро де Айялоны ватаныбыз алдында күрсәткән батырлыклары өчен, башкалабыз Толедоның баш алькальды, ягъни баш хөкемдары итеп билгелим! Сугыш вакытында яки юлбасарларны эзәрлекләү заманасында Педро де Айялоны баш командор итеп куям. Ул вазифалы чакта, аның әмере – минем әмерем кебек, һич карусыз башкарылырга тиеш. Сеньор Айяло, вакыт кыса, юлбасарлар тагын да катырак кыса, шушы эш буенча кыскача фикерегез ничек?
Айяла әйтте:
– Король җәнаплары, һәр сеньорлыктан һич югында бишәр мең генә сугышчы җыелган очракта да тау араларына, тарлавыкларга, качкыннарның оясына, тау куышларына һөҗүм оештырып була. Як-якка шымчылар җибәреп, юлбасарларның кай тирәдә икәнен чамаларга, аңарчы гаскәрне туплап өлгерергә бер атна вакыт кирәк.
– Магнатлар ни ди? – диде король.
Айяла әйтте.
– Монда ризалык сорап торыш артыктыр, җәнабым. Кем күпме сугышчы бирә ала, мәгълүм бит.
– Мин алты мең атлы бирәм, – диде Рамиро.
Гарсиа әйтте:
– Мин өч мең атлы бирәм.
– Бер атнадан тауларга һөҗүм башкарырлык гамәлме? – дип сорады король.
Айяла әйтте:
– Башкарырлык гамәл, королем. – диде.
Салазар әйтте:
– Сеньорлар, кальга хуҗалары арасындагы талаш, кырылышны туктату ысуллары нинди булыр?.
– Артык сүз – ертык сүз! – диде король.– Ике күрше сеньор арасында кан коеш булса, гаепле кешене җәзага тартырга. Үлем җәзасына! Ун мең кеше үлгәнче бер сеньор үлсен! Фәрманым бөтен вилаятьләргә дә иртәгә үк чапкыннар аша җиткерелсен. Тәмам! Өченче көн тәрибе!
Салазар әйтте:
– Өченче көн тәртиәбе... Кара халык өстенә сеньорлар салган салым, сеньорлар өстенә епископлар тарафыннан салынган салым, епископлардан кардиналлар җыйган салым акчаларын чиркәүгә, Бөек инквизиторга ничек тапшырылуы турында.
– Салымнар үтәп булмас дәрҗәдә авыр, – диде король. – Халык риза түгел, алар комсыз монахлардан зарлана, инквизиторларның рәхимсезлегеннән иза чигә. Ишетеп торасыз, күреп торасыз халык баш калкытачак. Кара халык түзем, ул түзеп-түзеп тора да, бер кузгала. Кузгалса, аны тыюы шактый озакка сузылачак. Ни кылабыз?
Айяло игълан итте:
– Шушы салымнар, җир салымы, уңыш салымы, чиркәү салымы – барысы да кара халык сыртында. Шулар өстенә монахлар, епископлар “гөнаһларны ярлыкау” дигән кыйммәтле салым уйлап таптылар.
Бардини урынынннан кычкырды:
– Сеньорлар, Felix sulpa! дигән нәрсә бар. Гөнаһның бәһасе, кыйммәте, дигән сүз ул “феликс сульпа”. Языкның кирәклеге.
Һенрих көлә башлады:
– Сезгә – инквизиторларга гөнаһлылар бик кирәк, әгәр дә кеше гөнаһ кылмаса, кемнең гөнаһларын ярлыкар идегез, кемнән акча җыяр идегез? Феликс сульпа! Кешеләр һәрдаим гөнаһ кылырга тиеш, алар гөнаһ кылмаса, чиркәү нишләр иде, кешеләр гөнаһлы булганда гына инквизиция, котоликлык яшәячәк. Кешеләр гөнаһ кылмыйлар икән, аларны гөнаһ кылырга мәҗбүр итәргә яки гөнаһ кылган итеп күрсәтә белергә кирәк, инквизициянең төп максатларыннан берсе, булмаган гөнаһ өчен җәзалау. Халыкны куркытып тоту өчен кирәк ул суд процесслары. Чиркәүгә, монахларга гөнаһ кылмый торган саф кешеләрнең кирәге юк! Менә бөек парадокс кайдан килә! Бәс, чиркәү салымнарын, гөнаһларны ярлыкау салымнарын кыскартырга яки бөтенләй бетеререгә кирәк!
Күбесе:
– Дөрес! Халык җиңел суласын! – дип кычкырды.
Бардини кызганнан кыза барды:
– Сез ни кыласыз, сеньорлар. Моңарчы халыкны чиркәү, инквизиция тотып килде.
– Тотып килде, ләкин гөнаһ кылучылар азаймады, – диде король.
Бардини кычкырды:
– Бөек инквизитор салымнарны кыскартырга рөхсәт бирмәячәк! Бу гамәл ересь белән бер тигез.
Король да кычкырды:
– Моннан соң чиркәүгә дигән салымны беркая да җибәрмәскә! Мин чыгарган фәрман түгел, атам-бабам фәрманы. Король контадорлары турындагы фәрманны архивтан табып алыгыз! Анда король контадорлары, ягъни салым-ясак җыючылардан хисап алу вазифалары гамәлгә кертелгән. Салым җыю каты контрольдә тотылсын! Үтәгез! – диде дә король тәхетенә утырды.
Салазар тәхетханә утырышын япты!
Катнашучылар тарала башлады, тәхетәхәнәдә король, Салазар, Карадәрвиш, Олонсо гына калды.
- Дүртенче көн тәртибен карамадык, король җәнапләре! – диде Салазар.
- Дүртенче көн тәртибен менә хәзер карыйбыз, диде Генрих.
- Дүртенче көн тәртибе шул иде. Күршеләрдәге, ерак күршеләрдәге, бөтен дөньядагы сәяси, икътисади мохит. Бөек җыелыш алдында король җәнапларының яңа канцлеры сеньор Пилигрим нотык сөйләячәк.
Король әйтте:
– Җиде йөз илле алтынчы елда Астурия короле Фруэла илчесе Бермудо кайтып, маврлар турында хәбәр итә. Бермудо маврларны куркыныч, җиңелмәс батырлар итеп, аларның гаскәрен иксез-чиксез дип, испаннарның йөрәгенә курку сала. Король Фруэла җиңелә. Бераз хәл алгач, Фруэла илчесе Бермудоның башын чаптыра. Икенче илчесе Овиедо Кордовадан кайтып, маврларны зәгыйфь итеп сурәтли. Фруэла тынычлана, маврлар ул гаскәр җыеп өлгергәнче Фруэланың җирен баса. Король Фруэла тагын җиңелә. Бераз хәл алгач, король Овидеоның да башын чаптыра. Татарлар турында арттырып сөйләсәң, без куркырбыз, каушарбыз, бу безгә зыян булыр. Синең башың чабылыр. Татарлар турында аларның куәтен киметеп сөйләсәң, без тынычланырбыз, алар куәтләнер, бу да безгә зыян. Бу очракта да башың чабылыр. Син, Пилигрим, коры дөреслекне сөйлә. Без шуннан ни кылырга кирәклекне аңларбыз.
Карадәрвиш аягына басты.
– Хөрмәтле король Һенрих җәнаплары! Биредә дүрт мөһим мәсьәлә бар. Аларның һәммәсе дә бик әһәмиятле. Үзара талаш та, юлбасарларның азуы да, салымнарның тәртипкә салынмавы да, фәкыйрьлекне мактаучы бай монахларның әхлаксызлыгы да – барысы да җанны тырный торган, бүген хәл ителәсе мәсьәләләр, ләкин мин әйтәсе көн тәртибе каршысында алар бик кечкенә күренер. Королем, Испания сеньорлары динебез өчен бер-берсенең канын коймый, алар байлык өчен, шәхси үч өчен сугыша. Бу көчне динне яклау тарафына, ватанны саклау тарафына юнәлтергә, кардиналларның, монахларның җинаятьләрен фаш итәргә кирәк. Ләкин иң олы афәт, иң олы кырылыш... Мур кырылышннан да куркыныч афәт якынлашканын берсе дә сизенми, аңламый, күрми. Янәшәдә генә мөселман дәүләтләре: Кордова, Гранада, Балеар утраулары. Ярты Пиреней мөселман маврлар кулында... Янәшәдәге христиан дәүләтләре: Византия, Константинополь, Болгария, Юнанстан төрек солтаны Баязид Елдырым кулында. Баязит Елдырымның бер миллион кылыч тупларлык куәте бар. Ул Бурса каласын яулап ала. Яулап ала, ләкин җимерми, халкын таламый, ул Бурсаны гөл-чәчәккә күмә, ерак таудан Бурсага су китертә, мәчетләр, мәдрәсәләр төзетә, хастаханәләр салдырта. Юксылларга, мохтаҗларга бушка ашау ханәләре төзетә. Шуңа күрә, башка калалар да аңа капкаларын ачып торалар. Акшәһәр, Бәйшәһәр, Конья шәһәрләре. Халык аңа күп итеп сугышчы бирә. Шуннан Баязид Византия, Косоволарны яулады. Озакламый ул бөтен Ауропаны басып алачак. Баязид Елдырым гайрәтле, акыллы солтан. Әгәр аңа комачау итүче булмаса, биш-алты елдан ул Пиреней ярымутравын да, Англияне дә килеп басачак. Чөнки аңа каршы торырлык көч юк. Аның иле чәчәк ата, шул ватанда үскән сугышчы Баязид Елдырым өчен утка да керә, суга да чума. Сугышта җиңелгән дошманнан алган ганимәт маллары төрекләр арасында тигез бүленә. Сугышта һәлак булган яугирнең малы гаиләсенә кайтарыла. Сугышчы ни өчен үлемгә барганын аңлап бара. Баязид Елдырым безнең иң куркыныч дошманыбыз.
– Баязид Елдырымны җиңәр көч бармы? – диде король.
– Королем, сабыр итсәгез ул мәсьәләгә дә килеп җитәрбез, иншалла...
– Мин сабыр, мин түзем. Сөйлә!
– Ислам-төрек дәүләте Баязид Елдырым исән булганда иң бай мәмләкәткә әвереләчәк. Баязид Елдырым белән тигез, шулай ук дәһшәтле татар ханы Туктамыш бар. Ул Алтын Урдага баш. Бай ил, алты йөз меңлек кылыч туплый ала торган бөек Туктамыш ханның иле Идел, Чулман, Ак Урда, Нугай Урда, Кырым Урда, Азәрбайҗан иле, Кавказ илләре, Бөек Болгар дәүләтен, урыс-славян, чирмеш-чуаш-башкорт илләрен үз эченә ала. Коточкыч куәт, бетмәс гайрәт бар Алтын Урдада. Алтын Урда ислам-татар дәүләте.
– Кая качыйк? Кемнән ярдәм сорыйк? Татар муры килә! – диде король.
– Өченче куәт бар Бөек Тартариядә. Анысы сезгә мәгълүм әмир Аксак Тимер – Тамирлан. Бөек Тамирланның империясе Мәврәеннәһер, Хәрәзем, Иран, Күк Урда, далалар, тауларны үз эченә ала. Тамирлан сигез йөз мең кылыч туплый ала. Тамирлан җиңелү белмәс баһадир. Тамирлан иле – ислам-түрк дәүләте.
Король Һенрих әйтте::
– Әгәр бу сүзләрең хак булса, ахырзаман киләдер. – диде.
– Дөрес, ахырзаманга ерак түгел.
Король сорады:
– Татарлары кем дә, түркләре кем? Алар маврмы соң?
– Түрк тә, татар да – барысы да бер нәсел, барысы да мөселман. Маврлар мөселман-гарәпләр. Әгәр дә диннәре уртак, телләре бер халыклар шушы өч мөселман баһадир байрагы янында берләшә калса, аларга Гранада, Кордова, Мавритания, Мысыр мөслеманнары килеп кушылса – без мәңгегә юкка чыгачакбыз, королем. Ауропаның йоны күккә очачак. Католиклар да, православныйлар да татарларның ат тояклары астында туфрак булачак. Һуннар патшасы Атилланы гына искә төшерегез, тәкъсир. Алар бер нәсел.
– Димәк, бу өч баһадирның берләшүенә киртә куярга кирәк.
– Мин ялгышмаганмын! Сез зиһенле рыцарь... Бу өч баһадирны үзара талаштырырга, дошманлаштырырга кирәк. Үзара сугышу, зәгыйфьләндерәчәк, алар сугышкан арада христианнарга берләшергә кирәк. Бөтен Ауропаның, Кастилия, Франция, Англия, Германия, Италия, Балкан илләренең, маҗарларның, урысларның бер генә максаты булырга тиеш, шушы җиңелмәс өч баһадирны узара дошманлаштыру, аларны зәгыйфьләтү, ул арада көч туплап, Ауропаны, динне саклап калу, һәм, ниһаять, коллыктан котылу!
– Кем алына аларның арасын бозарга?
– Кемнәр алына, дип сорагыз...
– Кемнәр алына бу эшкә? Өч кеше җитә, дип уйлыйм мин. Шушы өч җиңелмәс баһадирны җиңәргә нибары өч кеше җитә. Без – фәкыйрегез Туктамыш белән Аксак Тимерны сугыштырдык, Туктамыш татарларының йөз илле меңе Кондырча болынында ятып калды. Без – фәкыйрегез Аксак Тимер белән Бөек Болгар падишасы Габдулла ханны чәкәштердек. Идел ярында болгарларның йөз мең сугышчысы һәлак булды. Алтын Урда зәгыйфьләнде. Ләкин аҗдаһаның койрыгы гына киселде, белгәнегезчә, әкияттә аҗдаһаларның өзелгән коерыгы урынына яңасы үсеп чыга. Тутамыш хан һәлак булмады, ул яраланды гына, аның куәте җитәрлек. Хәзер ул котчыккыч куәт туплап ята. Аксак Тимер ул гайрәтле баһадир, акыллы әмир. Ләкин Аксак Тимердә зиһният юк.
– Акыл белән зиһен икесе бер түгелмени, Пилигрим?
– Юк, королем, акыл башка, зиһен башка. Акыл өстенә зиһенле дә булса, кешене җиңеп булмый. Аксак Тимер акыл иясе, ул акыллы яугир, акыллы гаскәр башлыгы, шахматта аны җиңгәннәр сирәк. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны зиһенле итмәгән. Аксак Тимер никадәр генә кырыс булса да, беркатлы бәндә. Ул шикчән булса да, бик тиз ышанучан. Мин аларның дин тотудагы кечкенә генә аермаларын зур гаугага әверелдердем. Аксак Тимер бик диндар кеше. Коръән ачтырмыйча, ул сәфәр чыкмас. Ләкин Коръәнне өстән-өстән генә белә. Күп вакыт үзе Коръәнгә каршы килә торган гамәлләр кыла. Туктамыш белән Тамирлан һичшиксез тагын сугышачак. Чөнки алар арасыннан кара мәче узып китте инде. Туктамыш җиңелүенең үчен кайтарыр өчен, Аксакка каршы гаскәр туплап ята. Алар сугышканнан соң, кайсы гына җиңсә дә, Туктамыш Аксакнымы, Аксак Туктамышнымы, - җиңгән якны Баязид Елдырым белән сугыштырырга кирәк.
– Монысында нинди хәйлә?
– Хәйлә бар, королем. Аксак Тимер Туктамышны тагын җиңәр, дип уйлыйм. Баязид Елдырымга яу белән йөрер өчен Тамирланга сылтау кирәк. Ул шул сылтауны эзли булса кирәк. Икесе дә мөселман, икесе түрк-татар. Коръән буенча, мөселман мөселманга кылыч күтерергә тиеш түгел. Сәбәп яки сылтау булса, мөселман мөселманның бугазын чәйнәячәк. Төркиядә Кара Йосыф исемле бер юлбасар бар. Ул таулар арасыннан уза торган бай кәрваннарны талый, Тәбризне, Кавказ, Кырымны тетрәтеп тора. Аксак Тимергә әнә шул турыда сөйләргә кирәк. Таланган кәрваннарның хуҗалары ярдәм сорап, Аксак Тимергә килергә тиеш. Аксак Тимер ярдәм сораган һәр илгә ярдәм итәргә атлыгып тора. Дошманы ярдәм сорап килсә дә, Тимер аңа рәхәтләнеп ярдәм итәчәк. Гаскәрен шул илгә кертәчәк. Аның халыклар арасында ярдәмчел мөселман дәрәҗәсен яулыйсы килә. Чыннан да ул бик күпләргә ярдәм иткән зат. Тимер эзәрлекләгенне сизенгәч, юлбасар Кара Йосыф Баязид Елдырымга барып сыеначак. Аксак Тимер: халыкларны талаучыны яклыйсың, дип Баязидка яу чабачак. Византия, Болгария, Юнанстан Аксак Тимергә илчеләр җибәрсен. Ул илчеләр Аксак Тимердән ярдәм сорасын, имеш, Баязит Елырым аларны талый, кыерсыта, имеш, алар Аксак Тимер химаясенә кереп, аңа баш орырга тели. Аксак Тимернең көймәләре юк, ул дала кешесе. Тегеләр аңа Баязидка каршы сугышканда диңгез ягыннан көймәләр белән килеп, ярдәм итәрбез, дип вәгъдә бирсеннәр. Баязид белән Аксак Тимер сугыша башлагач, көймәләрен кирегә борсыннар. Шулай итеп, арыслан белән юлбарыс икесе генә сугышып калыр. Кем җиңсә дә безгә файда.
– Мин синең чын Бонифаций икәнеңә ышана башладым бит, Пилигрим! – диде король.
– Моны хәзергә калдырып торыйк, юлбасар Педро Бургосны фаш итәргә озак калмады. Татарларны хәлсездәндергәч, иркенләп каракны бергәләп фаш итәргә алынырбыз.
– Мин сине нинди дәрәҗәгә күтәрим дә, сиңа нинди бүләк бирим икән?
– Татарларны җиңү, Педро Бургосны фаш итү минем өчен иң зур бүләк булыр, королем.
– Каян табыйм мин үзләрен корбан итәрлек фидаиләрне?
– Аның беренчесе синең яныңда тора.
– Салазармы?
– Әлбәттә.
– Ничек?
– Салазар минем углым.
– Ничек? – дип сорады Салазар.
– Синең анаң Леонора белән без яшьли таныш идек. Синең анаңны сөйгән кебек мин бер генә хатынны да сөя алмадым. Ул сине пажлар мәктәбенә тапшырып, үзе вафат булды.
– Атам!
– Улым, Салазарым! Ата белән бала кочаклашты. Елашырга вакыт тар. Ватан бездән ярдәм көтә. Озакламый Баязид Елдырым Маҗарстанга яу чыгачак. Бу яуга каршы Изге Рим империясенең короле Сигизмунд җитәкчелегендә Франция, Англия, Ләһестан, Швеция, Германия, Болгария гаскәрләре хач сәфәре әзерли. Бу яуга Бонифаций фатиха биргән. Сез дә, королем, бу яудан читтә калмассыз.
– Мин анда батыр рыцарь Педро Айяло комадалыгында гаскәр юллармын.
– Ярамый!
– Ни өчен?
– Айяло иң кирәкле кешең. Шундый тугры терәгеңне сугышка, үлемгә юллыйлармыни? Ул сиңа монда кирәк. Кардиналлар, комсыз монахлар, гаделсез сеньорлар белән көрәштә Айяло синең уң кулың. Син күз буяр өчен генә бераз гаскәр бир. Шул гаскәр эчендә синең якын дустың, минем бердән-бер улым Салазар булыр. Баязид Елдырым бу хач гаскәрен җиңәчәк. Ә Салазар аңа әсир төшәчәк, яшь, солтан аны үз янына алдырыр. Салазар Исламны кабул итәр.
– Теләсә нинди эшкә риза, ләкин мине динемнән яздырмагыз,– диде Салазар.
– Христос синең юри генә мөселман булганыңны күреп тора.
– Син Ватан өчен, динебезне саклар өчен мөселман булып, Коръән укып, намаз кылып йөрергә тиешсең. Бу саваплы эш, сөекле улым. Бәс, минем дустым Олонсо сине гарәпчә Коръән укырга, төрекчә сөйләшергә өйрәтә башлар. Сине солтан тәрҗемәче буларак бәяләр. Телләр белгән кеше югалмый ул. Татарга тылмач кирәкми. Ә христианнарга тылмач кирәк. Чөнки христианнар үз телләреннән башка телләрне белми. Белергә дә теләми.
– Ризамы? – диде король
– Риза, королем! Риза, атам. Ярый, мин сугышта катнашырмын, исән калып әсир төшәрмен, калган вазифам нинди булыр?
– Баязидны Аксак Тимер белән сугышырга котырту. Сиздермичә генә аларның йомшак якларын өйрән. Әйтик, Баязид Юнан җирләренә басып керсә, Юнан короле Аксак Тимердән ярдәм сорый. Аксак Тимер Баязид белән сугышырга мәҗбүр булачак. Ул барып чыкмаса, юлбасар Кара Йосыфны мактап, солтан белән дуслаштырып, Тамирланның ачуын кабарт.
– Икенче зат кем ул? – дип сорады король.
- Анысы мин фәкыйрегез! Руи Голсалес Коавихо! – диде Дәрвиш.
- Руи? – Һенрих.
- Руи-Бонифаций! – диде Дәрвиш.
- Өченчесе?
- Минем тугры сакчым Олонсо. Ул Кастилия короленнән солых, килешү хаты белән олы бүләкләр алып, мин дәрвиш Исрафил, Олонсо Мостафа кыяфәтендә Аксак Тимергә барып җитәргә тиешбез. Аксак Тимер чит илчеләрне бик яхшы кунак итә. Туктамышны җиңгәч, Тамирлан Баязид өстенә барачак. Баязидны җиңгәч, ул, һичшиксез, Кытайга яу чабачак. Кытайның да, Тамирланның да көче зәгыйфьләнчәк. Ауропа олы афәттән котылачак, - Дәрвиш.
- Католикларны коткаручы дүртенче баһадир кем ул?
- Дүртенче баһадир ул барысына караганда да баһадир. Аксак Тимернең иң сөкле хатыны Гайшә бикә ул баһадир, Дәрвиш.
- Ничек?
- Гайшәнең Тамирланга үче бар. Ул Гайшәнең атасын, туганнарын яндырып үтерде. Без Гайшәне алып, кире Самәркандка кайтып китәрбез, диде Дәрвиш.
- Әгәр Тамирлан ышанмаса?
- Инанамын ки, Тамирлан ышаначак. Һәм ул аны тагын да ныграк сөячәк. Никах яңарткан бер төндә Гайшә бикә аның шәрабына агу салачак. Шулай итеп, без Кытайны тар-мар килүдән коткарачакбыз, үзебез дә татарлар, мөселманнар, төрекләр золымыннан котылачакбыз.
Һ е н р и х көлә башлады.
- Каян килеп чыктың син, Пилигрим Бонифаций? Син мине үлемнән алып калдың бит, рәхмәт. Менә хәзер шатланырга да була. Биергә дә була. Һәй, шәраб китерегез!
Лакей ливреелары кигән хезмәтчеләр, тантаналы музыка яңгырап торганда алтын төпсәләргә куелган шәраб кадехләрен алып чыктылар. Кадехләр бер-берсенә бәрелешеп серле музыка кебек зыңгылдады.
Корольнең кәләш сайлавы
Король Һенрих IIIнең тәхетханәсе
Корольнең сарайда ышанычлы өч дусты бар иде. Аның берсе сеньор Айяло, икенчесе – канцлер Салазар, өченчесе – донья Леонора. Атасы маврлар белән сугышта һәлак булган каһарман Карлос Вианның ятимә кызы Леонораны сарай тәрбиясенә алганнар иде.
Толедо сарае. Корол Һенрих белән донья Леонора әңгәмәсе:
– Һенри, мин синең өчен бик куркам, җаным. Син коточкыч дәһшәткә каршы куйдың үзеңне. Сак бул!– диде сеньора.
– Леонора, минем өчен кайгырма, – диде король. – Мин барысын да алдан уйладым. Рәхмәт сиңа! Һәрвакыт мине сакладың, мине дәваладың. Синнән якын кешем юк. Син мине аякка бастырдың.
– Һенри! Минем дә синнән башка якын кешем юк. Атам-анам вафатыннан соң, сарайда доньялар мәктәбенә тапшырылган ятимә. Син пажлар мәктәбендә укыганда бик еш авырый идең.
– Мин бакчада башка инфантлардан артка калып, озак кына ютәлләдем. Буылып ютәлләвемә игътибар итмичә, пажлар уза торалар. Аларга үпкәләмим, чирләшкә инфантаның кемгә кирәге бар. Мине пажлар сафының иң артына бастыралар, аерым савыт, аерым кашык тоталар. Аерым бүлмәдә йоклыйм. Мин гел ялгыз. Син шунда башка сеньориталардан аерылып, яныма килдең.
– Принц, сине ташлап киттеләрмени, Ходаем? Принц, мин сиңа ничек ярдәм итим. Әйдә, пажлар ятакханәсенә алып кайтып куям.
– Син ютәл йоктыру турында да уйламыйча, миңа якын килдең. Кочаклап аягыма бастырдың... Миннән җирәнмәгән кеше дә булыр икән, дип уйладым.
– Синнән башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм. Мин сине өзелеп сөям, Һенри.
– Мин дә сине үлеп яратам, Леонора.
– Ләкин минем күңелем сизенә, эчтән нидер тоям мин, Һенри, без аерылышырбыз гомергә бергә була алмабыз кебек.
– Мин дә синән башка тора алмам сыман. Ләкин, чыннан да, без алга таба бергә була алмыйбыз.
– Ни өчен, Һенри?
– Чөнки минем төзәлмәс авыруым бар.
- Мин авыру йогуыннан һич курыкмыйм.
– Юк, җаным, авыру йокмаса да безгә аерылырга кирәк.
– Күз алмам, Һенри, син ни сөйлисең? Сиңа ни булды? Берәрсе гайбәт җиткердеме?
– Юк, синең турыда гайбәт була алмый. Син изге зат, син миһербанлы җан, син наз иясе. Син минем бәгырем түрендә урын алган илаһи зат.
– Җаным, рухымның иясе... Безгә ни комачаулый соң?
– Минем гомерем санаулы гына.
– Ташла бу сүзләреңне, Һенри! Үпкә авыруы белән җитмешкә җиткәннәр бар.
– Мин башка, җаным. Мин үлемгә дучар.
– Авызыңнан җил алсын, король !
– Мин сиңа өйләнә алмыйм, Леонора!
– Чөнки син король, мин сарайда тәрбия алган бер ятимә кыз. Кардинал, канцлерлар, сеньорлар җыены никахка фатиха бирмәячәк, шулаймы?
– Анысы да бар. Ләкин аларны җиңә алыр идем...
– Шулай булгач, ни комачулый? Әгәр алар никахны хупламаса, без никахсыз гына очрашырбыз.
– Сарайның диварлары колаклы, түшәмнәре күзле... Леонора, минем дөньяга авыру туган баланың атасы буласым килми. Мин өйләнмәячәкмен.
– Йа, Иисусе Христосе! Өйләнмә! Тик мине генә яныңнан кума!
– Леонора! Мин авыру, ләкин Алла тарафыннан бирелгән кыска гомеремне корольлекләрне берләштереп, Бөек Испания дәүләте кормак булам. Бу изге максатым. Иң беренче безне урап алган Кордова, Гранада илләрен маврлардан арындыру кирәк. Мин Бөек инквизиторның комсызлыгына юл куярга тиешмен. Булачак Кастилияне татар-төрек варварларыннан коткарып калырыга. Минем шәхси тормышым юк, була да алмый. Өйләнеп, бала-чага үрчетеп, көнкүреш мәшәкатьләренә батсам, шушы дүрт бөек максатымнан читләшермен, дип куркам. Мин мотлак азат булырга тиеш! Әйе, дошманнарым аз түгел. Бабам Энрико, атам Хуан шул юлда һәлак булган. Гаиләмне, хатынымны, балаларымны шушы фетнәләргә кушып, җанымны, канымны тинтерәтмәсеннәр өчен мин өйләнмәячәкмен. Бу юлдан мине хәтта олы мәхәббәтем дә тайчандыра алмас.
– Аңладым, Һенрико. Син мәхәббәтеңне корбан итәсең.
– Мин олы мәхәббәтемне ике тапкыр корбан итәм.
– Ничек, ни өчен ике тапкыр?
– Гранаданың хәлифе Мөхәммәд куәтле ир. Аның илендә байлык, корал, гаскәр. Ул Кастилиянең борын төбендәге иң хәтәр куркыныч. Маврлар, мөселманнар халкыбызны җиде йөз ел буе коллыкта тота, бу коллык богауларын ватып ташларга вакыт җитеп килә, Леонора. Әгәр дә без Гранаданы хәлсезләндерсәк, Кордованы тиз алырбыз.
– Син сәясәткә алып кереп киттең мине.
– Гранада хәлифе Мөхәммәдне син солых төзегәндә сараебызда күрдең. Ул да сине күреп алган.
– Шуннан ни?
– Ул миннән сине сорый.
– Ничек сорый?
– Ул сине хатынлыкка алмак була.
– Син ни сөйлисең, Һенри, мине маврга сатып җибәрмәкче буласыңмы? Оятсыз!
– Тынычлан, Леонора. Тыңлап бак. Мөхәммәд хәлиф сиңа үлеп гашыйк булган. Әгәр дә аңа кияүгә чыксаң...
– Аңладым, король, син мине сатасың, мәхәббәтеңне кыргый мөселманга, маврга сатасың.
– Мин Испаниянең киләчәге өчен, католиклык куәтләнсен өчен синнән – сөеклемнән ваз кичәм. Олы мәхәббәтемне корбан итәм. Әгәр мине сөйсәң, син дә үзеңне корбан ит. Мине, ватаныбызны, динебезне ихластан сөйгәнеңне исбат ит. Син хәлиф Мөхәммәдкә кияүгә чык!